Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

СОҢГЫ КИТАП


КАРГАЛЫ
КЕЧКЕНӘ КЕРЕШ
Язучыны аңлыйсың килсә, аның туып-үскән җиренә бар
Гете. ади генә әйтелгән бик дөрес фикер булса кирәк бу Чынлап та. әдипне яки шагыйрьне туган-үскән җиреннән аерып аңлау мөмкинме?!. Юктыр, бармасаң да, бик яхшы белү кирәктер аны тудыр I ан илне-җирне. Бу «өйрәнүчеләр» өчен бик әйбәт киңәш Әмма язучы үзен-үзе дә аңларга тиеш түгелме икән3 һәрхәлдә, тырышып карарга: кайдан мин. кем мин? «Менә ни өчен, бөек Гетеның югарыдагы сүзләрен очратканчыга кадәр үк инде, минем туган җиремә кайтасым килә иде. Күп дистә еллар аша кайтып, бала һәм үсмер чакларымны күрәсем килә иде. Ниһ’аять, мин бу озын сәфәрЛ)
өлгереп булыр дип ышанам.
Уналты яшемә чаклы мин туган-үскән җиремдә, атам анам канаты астында яшәдем Менә шушы чорым мине кызыксындыра һәм тарта Бу минем гөнаһсыз саф чагым Үзем турында да мине чорнаган тормыш һәм кешеләр турында да мин курыкмыйча чын дөресен яза алам
Уналты яшем тулгач, мин туган-үскән җирдән дә. ата-ана оясыннан да аерылдым Читкә китеш »ялгыз.’үз көнемнЬ үзем күреп, яши башладым һәм. әйтергә кирәк, бу ялгыз яши башлау минем өчен көтелмәгән дәрәҗәдә катлаулы, авыр булып чыкты. Ләкин мин анысына хәзергә кагылмыйча торам, чөнки ул зур тәвәккәллек һәм күп вакыт таләп итәчәк. Башта сүз әнә шул бик кадерле, бик кыска, әмма ни хикмәттер шактый озын булып тоелган балачак турында гына бара ак Шушы үзе дә бик озынга сузылган, әмма үтеп киткәне сизелми
тәвәккәлләп чыктым Шактый ук сонга да калдым шикелле, ләкин
калган гомернең дәвамын аңлар!а да беркадәр ярдәм игәр дип ыша нам. Шуңа күрә мин мөмкин кадәр чынлыкта булганын гына язарга тырышачакмын (билгеле, күбрәк хәтергә таянып). Миңа калса, һәрбер биографик язма үзенә күрә тарихи бер документ ул. ә документ, үзегез беләсез, һәртөрле бизәү-шомартулардан азат булырга тиеш
Әйе. мин әле онытылып бетмәгән туган туфрагыма кайтып, бик еракта калган иртә яшьлегемне якадан бер күңелдән кичерергә һәм язарга булдым Хәерле сәгатьтә! Тик менә сүзне нәрсәдән башларга?
Бабайлар эзеннән
Сүзне шулай да фамилиядән башлыйсым килә (Бу у най белән ерак тарихка да беркадәр күз салырга туры киләчәк ) Барлык рәсми > документларда минем тулы фамилиям Еннкеев дип языла Тик язучы _ буларак кына мин аны безнең әдәбиятта күптән килгән гадәт буенча < «Еники» дип кыскартып йөртәм Хәзергә әле бу фамилияне йөрткән = язучы бер мин генә
Әмма Еннкеев бик борынгыдан килгән һәм шактый күп таралган = фамилия ул. Минем туган авылым Каргалының, мәсәлән, ярты халкы о диярлек Ёникеевлар иде. Гомумән, бу авылда һәркемнең фамилиясе ' ата-бабасыннан күчеп килгән фамилия — бездә үз атасының исемен ♦ фамилия итеп алу бөтенләй булмаган (һәрхәлдә элек булмаган, ләкин s безнең дәвердә сирәк кенә ала башлаганнар ) Шуңа күрә Каргалыда i фамилияләр күп түгел Иң күбесе Ёникеевлар, аннары Терегуловлар. х аннары инде Янгуразовлар, Утяшевлар. Сундюковлар китә Тагын “ Мамлеевлар, Дивеевлар. Кнлмамитовлар да бар
Безнең авыл башкорт жиреиә унсигезенче гасырның ахырларында гына Тамбов губернасыннан күчеп килеп утырган «Каргалы» дигән исемне дә ана шушы яна жиргә килеп утыргач кына биргәннәр, югыйсә, тегендә, Тамбов жирендә чакта, авылның исеме «Иди» булган диләр. Димәк, безнең борышы төп жнрләр Россиянен үзәгендә, тагын да конкретлаштырып әйткәндә, Темников дигән шәһәр тирәсендә икән — без әнә шуннан чыккан халык (Темников хәзер Мордва рес-публикасына керә )
Ул жирләрдә торып калган Ёникеевлар хәзер дә булырга тиеш әле Шулай ук Пенза. Саратов өлкәләрендә дә аларны бар диләр. Әмма Уфа белән Казанда яши торганнары барысы да диярлек Карга лыдан чыккан Ёникеевлар (Үзе булмаса. атасы яки бабасы шуннан.) Хәер, Каргалыдан таралган Еникеевларны ерак Себердә дә. Урта Азия дә да, Кавказда да. кыскасы, Советлар Союзының бик күп почмакларында очратырга була
Кемнәр соң ул Ёникеевлар? Нинди халык? Нинди тамырдан чыгып үрчегән һәм шул хәтле таралган алар? Бу сораулар мине һәрвакытта уйландыра иде Ишетеп белүем буенча, аларның нәсел очы бик ерактан килә икән, ә башкорт жиреиә күчкәндә инде алар шактый ишле бер нәсел булганнар Бу нәселдән төрле заманда зхр гына дәрәжәле кешеләр чыккан, мәсәлән, элек патша хезмәтендә алардан полковниклар. хәтта генераллар да булган диләр Революциягә чаклы ук Ени- кеевлардаи землемерлар, агрономнар, врачлар булуы да мәгълүм Безнең әдәбиятта да алар күренеп китәләр. 1902 елда Ннгьмәтжан Еннкеев дигән укытучы Гогольнен «Ревизор ын татарчага тәржемә итеп бастыра. «Ан» журналында Сәетгәрәй Еникеевның, кызцанычка каршы, бик иртә үлеп киткән өметле шагыйрьнең берничә шигыре басылып кала 1905 елдан соң дәүләт думасына да Каргалы кешеләреннән берәү сайлана бу Гайса морза Еннкеев. (Минем атама якЫп кордаш тиешле кеше) Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узыйк Гайса морза үткән гасырның ахырларында Уфа Оренбург жирләрендә йөрен. бик күп башкорт жырларын язып алган һәм 1931 елны, үләр алдыннан, шуларның барсын да үз кулы белән Башкортстай хөкүмә тенә тапшырган Аның үзен дә яхшы жырчы булган диләр
Революция вакыйгаларында һәм гражданнар сугышында актив катнашкан кешеләр дә бар Шуларның берсе, мәсәлән. Нигъмәт Еннкеев. Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары аны хәтерләүчеләр хәзер дә бардыр әле Ә менә Исхак Еннкеев дигән
партия работнигы утызынчы елларның башында «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы булып торды Аннары Хисмәтулла Еникеев дигән Каргалы кешесенең 1912 елны Лена вакыйгаларына катнашуы билгеле: ул баш күтәргән эшчеләр тарафыннан прииска хуҗалары белән сөйләшүләр алып бару өчен сайланган булган һәм Шул чакта кулга алынып, төрмәгә дә ябылган. (Бу турыда архив материалы бар.) Билгеле инде, Каргалыдагы башка фамилияләрдән, әйтик, Терегу- ловлардан да чыккан укымышлы һәм исемле кешеләр бик күп, ләкин бу очракта мин үз фамилиям белән генә чикләнергә мәжбүрмен, чөнки сүз дә бит хәзергә минеке турында гына бара.
Гик, кызганычка каршы, мин үз фамилиямнең кайчан, кайдан килеп чыгуын моңарчы ачык кына белми идем. Гомумән, Каргалы халкының үткәне белән танышлыгым бик чамалы, бик өстән генә иде (Каргалыда тусам да. миңа бит анда үсәргә туры килмәде.) Мәсәлән, безнең халык үзләрен «төмәннәр» дип йөртәләр. Ни өчен төмән, ни өчен, әйтик, мишәр түгел? Мишәрләр иленнән килгән халык ич. телләре дә мишәрчә, алайса эш нәрсәдә?.. Дөрес, килеп чыгышлары белән алар татар-мишәрләр. моны берсе дә инкарь итми, ә шулай да үзләрен ни өчендер «төмән» дип атарга гадәтләнгәннәр. Хәтта «татар» сүзен беркадәр өнәп бетермәү дә сизелә — гүя ул аларга көчләп тагылган исем. Моның, билгеле, бик ерактан килгән ниндидер бер сәбәбе булырга тиеш.
Аннары Каргалының бер катлау кешеләрен «морзалар» дип атыйлар иде заманында Еникеевлар. Терегуловлар. тагын берничә фамилия менә шул морзалардан санала иде. Бүтән фамилияләр, мәсәлән. Утяшевлар белән Янгуразовлар, морзаларга кермәгән. Шулай итеп. Каргалы халкы сословие ягыннан икегә бүленгән: күпмедер өлеше морзалар булса, калган өлеше гади халык булып саналган.
Хуш. ә безгә — Еникеевларга һәм Терегуловларга морзалык кайдан килгән соң? һәм. гомумән, кем ул морза '. нәрсәне аңлата? Әгәр ялгышмасам. морза ул аерым хокук һәм өстенлек белән файдаланучы бер кеше. Әйтик, русның дворяны кебек. Димәк, җыеп әйткәндә, морзалар алар гади халыктан өстен торган үзенә аерым бер сословие. Ерак заманнарда алар хаким сыйныф — дәүләт терәге булганнар.
Шулай итеп, без фәкыйрегез дә. чыгыш җәһәтеннән морза булабыз. Дворян, ак сөяк — чыдап кына тор! Әле хәзер дә кайбер өлкән абзыйлар миңа беркадәр көлеп тә. әзрәк кенә үстереп тә «Морзам!» дип дәшкәлиләр Минем моңа үпкәм юк. Әйдә, шулай да булсын ди... Дворяннардан кемнәр генә чыкмаган, аңа китсә!
Тик шул кадәресе бар инде, безнең «морзалыкка» тагын бер сүз өстәгәннәр чабаталы, ягъни чабаталы морза! Мәгънәсе ачык булса кирәк морзасын — морза син. әмма аягыңда мужик чабатасы Тагы да ачыклый төшкәндә, аны болай аңларга кирәктер инде: Әйе. «морза» дигән хәтәр исем бар-барын. әмма аның реаль нигезен тәшкил иткән байлык та (мәсәлән, жир-сулар биләү) һәм ниндидер зур өстенлек (привилегия) белән файдалану хокукы да юк, бирелмәгән. Юкка гына бит халык та Карагалы морзаларыннан көлеп
Бәләбәйгә барганда итектән дә читектән.
Бәләбәйдән кайтканда чабатага интеккән,
— дип такмак чыгармагандыр. Бәләбәй безнең өяз шәһәре. Каргалы морзалары елына бер тапкыр шунда дворянский собраниегә бара торган булганнар
Ләкин ничек кенә булмасын, дәрәҗәле исем сакланган, титул рә-
* Хәзер әдәбиятта күбрәк «ммрза» дип язалар Ләкин безнен Каргалыда «морза» днләр иде — мин дә шулай алам. Ә. Е.
вешендәрәк тагылып та йөргән, хәтта безнең авылны да тирә-якта «Морзалар Каргалысы» дип йөрткәннәр Әмма минем үзем нчен бу «морзалык» дигән нәрсә электән үк шактый караңгы, чуалчык бер мәсьәлә булып кала бирде. Әлбәттә, аның бик күптәннән килгән тарихы булырга тиеш, төрле чорларны, төрле хәлләрне дә кичергәндер ул (гел генә чабаталы да булып тормагандыр), ләкин махсус эзлән- ♦ мәгәч, болар барысы да миңа жир астында күмелеп яткан борынгы әй- с берләр шикелле билгесез иде.
Инде шушы китапны язарга җыенгач, мин һич югы \з фамилиям- * нең тарихын белер өчен эзләнә, сораша башладым Ахырда үткән җәй 2 Уфадан кызыклы гына бер материал табып кайттым «Яна Каргалы g авылына ике йөз ел» дип атала ул. Яг(ъни Яна Каргалынын тарихы. ° тормышы һәм көнкүреше турында язылган очерклардан гыйбарәт зур ♦ гына бер кулъязма Аны шушы авылдан чыккан югары белемле, өл- s кән яшьтәге бер төркем кешеләр Әбүбәкер. Әхмәт. Гали. Гомәр һәм Кәлимулла Еникеевлар. Заһир Үтәшев, Гыйниятулла Терегуловлар яз - ганнар Кереш сүзләрендә алар бу хезмәтне бик озак эзләнүләр нәтн- ы жәсендә, тарихи документларга һәм елъязмаларга таянып язуларын п әйтеп үтәләр Кулъязма Каргалы халкының башкорт җиренә күчеп килгәнчегә кадәр булган борынгы тарихын да шактый ук тулы яктырткан Менә шушы борынгы тарихка караган беренче кисәген профессор Гыйниятулла абзый Терегулов мина инде биреп тә җибәрде Билгеле, бу басылып чыккан хезмәт түгел, кулъязма гына, шулай га мин аны ышанычлы чыганак дип табам һәм анардан файдалану бер лә язык булмас дип саныйм
Хуш, ниләр таптым мин ул кулъязмадан?
Актара карый торгач, минем өчен менә нәрсәләр ачыкланды без нең бабайларның башкорт җиренә күчкәнче яшәгән урыннары, чынлап та, шул Тамбов губернасындагы (хәзерге Мордва республикасындагы) Темников дигән өяздә булган икән Темниковнын борынгы исеме Сары Кылыч булган, имеш Кайчан салынуы ачык билгеле түгел, ләкин Алтын Урда заманында аның исемен руслар Темников дин үзгәрткәннәр, чөнки анда Урданың гаскәр башлыгы, икенче төрле әйткәндә «темниге» торган Шунысы, кызыклы бу «темник» сүзе русның «темь». «тьма», ягъни бик күн дигән мәгънәне аңлатучы сүзеннән алынган имеш
Кайбер тарихчыларның язуына караганда, татар мишәрләр Тем ников тирәсенә монголлар явы вакытында килеп, утырып калганнар, янәсе Ләкин кулъязма авторлары бу версияне катгый рәвештә кире кагалар Алар иске тарихчыларга һәм борынгы елъязмаларга таянып мишәрләрнең X гасырда ук инде көньяктан, ниндидер дала халыклары ның кысрыклавы аркасында, бу якларга күчеп килүләрен исбат итәләр. Килгәннәр, төпләнгәннәр һәм шунда утырып та калганнар (Бер Темников тирәсендә генә түгел, ә «мещера җирләре» дип йөртелгән шактый зур территориядә) Башта алар Болгар дәүләтенә буйсынган нар. болгарларга ясак түләгәннәр, ләкин идарә игү эшләре ү< кулла рында булган
1239 елны мишәрләр илен монголлар басып ала. Пөз елдан артык алар шулар кул астында яшәгәннәр, ясак түләгәннәр, әмма идарә итү эшләре һаман үзләрендә сакланган Ягъни башка халыклардагы мә сәлән, руслардагы шикелле үк. аларның үз бәкләре (князьләре) булган һәм шулар идарә дә иткәннәр
14 иче гасырның икенче яртысында Алтын Урда таркала һәм дәүләт буларак әкренләп юкка чыга Әмма татар дигән исем кала Бу исем белән рус елъязмалары Алтын Урда эчендәге төрки халыкларны, шул җөмләдән болгарлар белән мишәрләрне дә атаганнар (Дөресрәге
монгол явы белән килгән ниндидер кабилә исемен тора-бара мондагы төрки халыкларга да күчергәннәр) Димәк, татар безгә читтән тагыл ган исем (Ихтимал, безнең халыкның татар дигәнгә озак вакытлар күнегеп китә алмавы шунардан килә дә торгандыр). Ләкин ничек кенә булмасын, тушы исем астында заманнар үтү белән зур һәм бетен бер милләт хасил була (яки формалаша диик). Болгары да. мишәре дә шушы татар дигән бер милләткә керә.
Хәер, мин читкәрәк тайпылдым шикелле... Якадан кулъязмага кайтыйк Суз моңарчы гомумән татар-мишәрләр турында барды. Ә менә минем үз нәселем, ягъни Еникеевлар каян чыккан, кемнән башланган?
Кайчандыр, ерак заманда Бихан исемле бер князь (бәк) яшәгән. Шушы Биханнан тора-бара Кутушев. Акчурин. Кутуев. Муратов фамилияләре үрчеп, тармакланып чыккан Ә Кугушевлардан берсенең исеме Еникей булган икән, димәк, болай була: Бихан, берничә буын аша Кугуш. аңардан Еникей. Бу Еникейдән тагын биш ир бала туган: Алакай. Идей. Терегол. Усангали. Иртуган1. Башкортстанга күчеп килгән безнең бабайлар менә шул Идей белән Тереголның дәвамы икән Фамилияләре исә Кугуш улы Еникейдән башланып китә Шуннан соң инде ул үзгәрмичә буыннан-буынга күчеп килә Тора-бара Еникеевлар- дан Терегулов фамилиясе аерылып чыга (Югарыда Идей белән Тереголның бертуганнар икәнен күрдек). Каргалы халкының да иң зур үпчелеге Еникеевлар белән Терегуловлар. һәм алар, чынлап та. үзара туганлык җепләре белән бик нык чуалып, бәйләнеп беткәннәр Күрәсең. бу ике фамилия бик борыннан килә, шуңа күрә аларның күп таралуы бер дә гаҗәп түгел
Инде үзләрен «төмән» дип йөртүләренә килгәндә, моны, минемчә, ике төрле аңлатырга мөмкин Беренчедән, элек гомер сөргән җирләренә бәйләп, •ягъни алар Темниковтан чыккан халык — «төмәнлеләр» Икенчедән, аларның элек кем булуларына карап та; билгеле ки. алар борын-борыннан хәрби хезмәт кешеләре булганнар. Алтын Урда заманында мен башы, ун мең башы булып торганнар, ә татарлар гаскәр башында торучыны кайчандыр «төмән» дип атаганнар Миңа калса, менә шушы икенчесе дөресрәк булырга тиеш, ягъни алар нәселләре белән хәрби халык, алар — төмәннәр! Болай диюләрендә аларның үз- 1 ләрен башкалардан аерырга теләү дә һәм кем булулары белән горурлану да ачык сизелсә кирәк Монда тагын шуны да өстисе килә: мин белгән, күргән «төмәннәр» барсы ла диярлек озын буйлы, төз, таза кешеләр, йөзләре дә аларның озынча, ак чырайлы, борыннары бик туры Кара-сары, табактай түгәрәк йөзле, кысык күзле кешене минем аларда очратканым юк Кыскасы, «төмәннәрне» монголлар белән бәйләү һич мөмкин түгел. Димәк, алар башка токым, башка тамырдан яралган халык (Тарихчылар аларны кыпчак белән бәйлиләр, кыпчактан чыккан диләр).
Миндәге кулъязмада морза сүзе Ираннан чыккан һәм төрки халык- гарга монголлар аша кергән дип әйтелгән. Шулай да мин безнең нәсел монголларга чаклы ук инде ниндидер бер өстен таифә (каста) булгандыр дин уйлыйм Алтын Урдага буйсынгач та аларның үз җирләренә үзләре хуҗа булып калулары, гаскәр башлыклары булып торулары һәм морза исеме белән йөрүләре шул иске дәрәҗә өстенлекнең дәвамы булса кирәк Югарыда исемнәре телгә алынган Бихан да, аның токымы Кутушевлар да Алтын Урда вакытында да. соңыннан рус дәүләте кулына күчкәч тә һаман морза һәм князь булып кала биргәннәр. Димәк, буыннан-буынга күчә торган нәрсә икән ул нсем-дәрәҗә! '
4 II > м 1.>р барысы да русча язы агай Татарча әйтелеше ничек, «Идсй»ме, «Ид-ai»- ме ачыклапы бик читен. Ә Е.
Билгеле инде исем сакланса да анын реаль эчтәлеге гасырлар дәвамында күп үзгәрешл&р кичерә. Башкорт җирләренә күчкәндә безнең. бабайлар, гомумән, морза булып саналмаган—Петр I вакытында аларнын барысын да казна крестьяннарына әйләндергәннәр Тарих монын сәбәпләрен яхшы белә, ә бер сүз белән генә әйткәндә, алар диннәрен алыштырырга теләмәгәннәр Кыскасы чукынудан баш тарт ♦ каннар безнең бабайлар, һәм нәтнжәдә барысын да югалтканнар Дө- - рес, соңыннан. Екатерина 11 вакытында, кайбер фамилияләргә, шул н җөмләдән Еннкеевлар белән Терегуловларга да, морзалык яңадан 5 кайтарыла, әмма элек биләгән жир-сулары кире үзләренә бирелми з Әлеге «чабагалы морза» дигән эпитет аларга шул чакта тагылган да бул- 2 са кирәк (Газиз Гобәйдуллинның «Татарларда сыйныфлар тарихы» 8 дигән китабында морзаларның һәм «йомышлы татарларның» ничек бөлгенлеккә төшүләре ачык күрсәтелгән.)
Кыскасы, безнең бабайлар Темниковтан күчеп китәргә жыенган * чакларында казна крестьяннары булып исәпләнәләр. Бу хәл аларнын - күченүләрен бик нык читенләштерә, чөнки патша хөкүмәте башкорт J җирләрен читтән килгән һәм морза булмаган кешеләргә сатуны тыя. Шулай да алар тәвәккәлләп чарасына керешәләр. Башта ерак Темниковтан Уфа - Бәләбәй якларына йөргеннәр (ходоклар) килеп җир карыйлар, күпмедер карап йөргәннән соң. Каргалы дигән кечкенә елгачык буен сайлыйлар (Башкортстан картасында күрсәтелгән Чәрмә- сән елгасына килеп коя ул). Елгачыкның ун ягында тезелеп киткән таулар, сул ягында жәелеп ^ткан кара1 туфраклы тигез ялан — ин- шалла, бәрәкәтле җир булыр, диләр карап йөрүчеләр. Ж.нр чужасы башкортлар белән сөйләшүләр башлана Ләкин югарыда әйтелгән патша указы килешүгә нык комачаулык итә. Шулай да, өметсез шай- таң дигәндәй, юлы табыла Ике кеше — Чәрмәсәндә тегермән тотучы Әпсәләм Киекбаен белән хәрби сотник Әмирхан Хәлилов бу эшне үз өсләренә алалар Икесе дә электән килеп калган морзалар җир сатып алырга хаклары бар, шуна күрә башкортлар белән сөйләшүне дә алар алып баралар (Исемлек башына ла нн элек үзләрен язып куялар ) Бары шулар аркасында гына безнең бабайлар Канны башкортларыннан 14500 дисәтинә җирне илле ел срок белән арендага алуга ирешәләр Аренда договорын төзү Vе лә бик озакка сузыла — чын булса, сигез елга' Менә шуннан соң гына 1773 елны егерме хуҗалык (йорт) -t4-e Еннкеевлар. 6 сы Терегуловлар — пичәмә гасыр гомер иткән җирләреннән кубып, хатыннары, бала-чагалары белән арбаларга төялеп, мал-туарларын куалап яңа җиргә — Каргалыкай буена күчен киләләр Алар артыннан башкалары да һәм башка фамилияләр дә күченә башлыйлар Кыскасы, бу күченү дә бер ун елга сузыла Ахырда кечкенә елгачык буйлап утырган Яна Каргалы исемендәге «төмәннәр» авылы барлыкка килә һәм шушы авылда минем бабайларның яңа тормышлары, яна тарихлары башлана
Менә шул. Мин лә алдымда яткан кулъязманы ашыкмыйча гына карап чыгып, ябып куйдым Монда язганнар барысы ла шуннан чүпләп җыеп алынды Билгеле, анда кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар күп иде, ләкин аларнын барысын да хәзергә калдырыл торырга туры килде. Миңа бит безнең фамилиянең кайдан килеп чыгуын гына белергә кирәк иде, һәм шуның белән генә чнкләһдем дә мин Әлбәттә, фамилия тарихы ул буыннар тарихы әмма бик озын тарих Шуңа күрә бик кысып-жыеп кына мин үзем турында болай дин әйтә алам ерак гасырлар түреннән, гүя Азов дингезе томаннары эченнән чыгып. Ука— Мокши елгалары буена күченеп килгән, шунда төпләнеп күпмедер заманнар үзенә үзе хуҗа булып яшәгән, соңыннан исә төрле тарихи һәм нжтнма1ыГ| сәбәпләр аркасында төп урыннарын ташлап, башкорт җирләренә күчен утырырга мәҗбүр булган «төмәннәр»нен бер гаилә
сендә 1909 елның иске стиль белән февраль аенда мин дөньяга килгәнмен Мәрхүм атам мин туардан бер ел элек кенә сатып алган коръәннең ахыргы битенә түбәндәге сүзләрне язып куйган. «Бән морза Нигъмәтжан Әхмәтҗан углы Еникеев алдым ышбу каләм шәрнфне 1908 нче елда 28 гыйнварда Эткол ярминкәсендә. Бәһасе 65 тнен көлеш һәм ушандук калами шәрнфне 1909 нчы елда 16 нчы февральдә пәнҗешәмбе көн дөньяга килмеш углым Әмирханга һибә кылып бир-дем. Алла тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәүфыйк сорап ышбу әл- мөсхәр шәрнфне хәтем көтеп кылырга насыйп- итсен иде Амин».
Ике бөртек
Минем туып-үскән җирем икәү—Каргалыда туганмын. Дәүләкән дә үскәнмен Димәк, мина аларның икесе турында да сөйләргә туры киләчәк. Дәүләкәнне мин Каргалыга караганда күп мәртәбә яхшырак беләм. әмма Каргалы ул минем туган туфрагым, бөтен нәсел-нәсәбем шунда яшәгән, барлык якын һәм ерак карләш-ыруым да шунда яши- юр иде Билгеле, суз дә ни элек аның турында барырга тиеш.
Авылның тулы исеме- Яна Каргалы, ләкин телдә Каргалы дип кенә йөртелә. Төрле якларда бу исемдә бүтән авыллар да, мәсәлән, Ырынбур Каргалысы. Чистай Каргалысы кебекләр — булганга күрәдер ахрысы, безнең авылны «Уфа Каргалысы». «Бәләбәй Каргалысы» янә тагын «Морзалар Каргалысы» дип тә йөрткәннәр. Кыскасы, тирә- якта шактый мәшһүр авыл булган ул.
Инде Каргалының үзен, аның кешеләрен һәм атам-анамнын ан/fa яшәгән чакларын тасвир итәргә керешкәнче, башта ук бер нәрсәне «йтеп куясым килә мин атам-анама һәм якын туганнарыма монарчр •и чек дәшеп өйрәнгән булсам, бары тик шул рәвешчә язачакмын да. Хч-'рге укучыларга бу бәлки бик сәер дә тоелыр, ләкин сабый чактан ■ к әйтеп өйрәнгәнне картайгач кына үзгәртәсем килми минем. Агам ы — атакай, анамны -инәй. бабамны - бабакай, әбиемне — әбыкай |«к»ны йомшак итеп). абыйлар, апаларны — агакай, дәдәкай (атам- .«намныц бер туганнарын) һәм тутакай дип атаячакмын Бу дәшү рәвешләре барысы да төмәнчә. тик «инәй» диюем генә башкортча, чән-
• -I телем ачылган чакта без инде Каргалыда-түгел. Дәүләкәндә. баш-
чс‘||дә торганбыз (Дим буе башкортлары «әсәй» димиләр, «инәй» u I ip ) Әгәр гелем Каргалыда ачылса, мин «анакай» дип дәшергә өй-’ . "ни киткән булыр идем. Хәер. Каргалының үзендә дә «инәй» дию-
1 Р бар ләкин бу форма кайбер киленнәрнең Каргалыга чит авыл- ,i.i I i-шцләре белән бәйләнгән булса кирәк.
Хуш инде төп максатка күчик. Менә минем кулда атакайның төзеп кал тырит шәҗәрәсе саклана башына «Енпкеев.тар нәселеннән хөр-
• •т н булган бабаларыбызны^ исемнәре һәм кайдан чыгышлары» . • ып куйган Зур гына бөтен бер кәгазьгә иренмичә һәр буынның тармакланып дәвам итүен сызык һәм вак түгәрәкләр рәвешендә тө- I. .pt.ii чыккан Кагыйдә буларак, шәҗәрәдә ирләр тармагы гына күрсәтелгән. шулай да бер кешедән башлаш аң бу тармаклар саны 17 гә җиткән Иң баштагы дүрт кырлы беренче шәкел эченә «Хансуар бабай Еникеев» дип язып куелган. Бу Темников өязендә яшәп, шунда вафат булган бабабыз икән. Аның улы Бәшәр Еникеев Темннкоитан башкорт җиренә' беренче килеп утырган бабабыз була. (Шәҗәрәдәге урыны да Хансуар бабайдан сон икенче түгәрәк шәкел эчендә) Димәк, атакай
өзег-ш бу шәҗәрә бик ерактан башланмаган, асылда ул Каргалыга күчеп килгәч кенә тәвәм иткән һәм үрчегән буыннарны күрсәтә. Әлеге •17 тармак та яңа җирдә Бәшәр карттан тарала Менә шул тармакларның берсе мина ла килеп җитә Башы һәм дәвамы болай: Бәшәр -
Хәсән Әхтәм — Әхмәтхан — Нигъмәтхан Әмирхан Шулай итеп, мнн яна хирдә алтынчы буын икәнмен — бу 150 ел чамасы вакыт эчендә бер тармакның үрчүе Калган тармакларга тукталып тормыйм, алар бик күп. Тик шунысы гажәп. минем атакай үзенең шәҗәрәсендә 47 түгәрәк ясап, шуларның һәркайсына Б ә игәр карттан таралган кешеләрнең исемнәрен язып чыккан. Бернинди язма чыганакка таян- ♦ мыйча бары хәтердән генә! Дәрес, алар барысы да бер токым, бер с авылда яшәүчеләр, ләкин шуларнын бөтенесен исемнәре белән белү н өчен нинди хәтер кирәк булгандыр инде Югыйсә бит хәзер дәү әтисен * онытучылар да аз түгел з
Минем инәйнең шәхәрәсе юк. шул сәбәпле аның ерак бабаларын х мин белмим Фамилияләре Янгуразов. Темников өязендә Янгураз 8 авылы булган диләр, бәлки нәсел очы шуннан килә торгандыр Ләкин ф Каргалыдагы Янгуразовлар турында мина шунысы ачык мәгълүм бе- _ ренчедән, алар Ениксевлар кебек морзалар түгел, икенчедән, аларны * «Мулла халкы» дип йөртәләр иде. Чөнки муллалык итү аларда буын- = нан-буынга күчә килгән — Каргалының иң беренче мулласыннан баш- 1 лап. мин белгән Гыйният муллага чаклы Морзалар үзләре динне ихлас тотсалар да, муллалык итәргә яратмаганнар — бу изге эшне бүтәннәргә тапшырганнар (Күченгән чакта ук инде хәзрәтне дә ap6aia утыртып алып килгәннәр )
Инәйнен дә бабасы Габдрахман хәзрәт урта мәхәлләнең имамы булган, ләкин атасы Хәбибрахман нишләптер ата-баба юлыннан китмәгән, иген игү. мал асрау, шуның өстенә сәүдә дә итүне артыграк күргән Гомумән Янгуразовлар «мулла халкы» дип аталса да .парның бөтенесе диярлек гади крестьяннар иде (Мулла булу һәркемгә дә эләкми, ваканпиясе бик аз анын) Инәй ягыннан кардәш тиешле мин белгән Янгуразовларнын күбесе хир эшен яратып җигелеп эшләүче таза тормышлы агайлар иде
Минем атам Нигъмәтхан Әхмәтхан улы 1874 елны дөньяга килгән Анам Бибихәдичә Хәбибрахман кызы 1872 елны туган Димәк, ул атакайдан ике яшькә олырак булган Җитеп килгән кыз чагында, башта әнисе, аннары әтисе, илле яшенә дә хитмәс борын, үлеп киткән. Инәй һәм ике сеңелесе — Мәрьям белән Кәримә ятим калганнар Аталары Хәбибрахман, әйткәнемчә, таза тормышлы кеше булган эре нарат тан кара каршы салынган йортын мнн дә хәтерлим әле бабакайлар (Әхмәтхан карт) күршесендә генә иде... Әмма кызлар кулында гына- калган йорт-җир күпме генә сакланып тора ала' Ахырда кардәш ырү үзара киңәшләшәләр дә. хухалык таралмасын, кызлар да терәксез калмасын дип минем атакайны, егерме яше тулар-тулмас. инәнгә өй ләндереп. Хәбибрахман бабай йортына кертәләр Атакай үзе тә бу өйләнүдән бнк канәгать булган икән, миндә сакланган язмаларында «Хәләл зәүхәмә кушылу белән бәхетем алга китте» дни язып калдыр ган һичшиксез, инәй аңа бик кулай килгән һәм яраткан да ул аны Шул яшьтән бәйсезлеккә ирешү, үз башына дөнья көтү һәм хухалык нтү ул заманда, әлбәттә, зур бәхеттән саналган булырга тиеш Иңәйне бик сабыр, акыллы хатын ди торганнар иле. ә агакайның инде бнк дәргле. куәтле чагы — шулай булгач, аларның килешеп, яратышып тату гына «дөнья көтүләре» бер,дә гаҗәп түгел Әлеге яшьли генә калган ике балдызны да (Мәрьям белән Кәримәне) үстереп, бнк мә турлап кияүгә бирәләр. Атакай үзенең әлеге язмаларында, инәйгә өйләнеп утыз биш яшенә хәтле Каргалыда үткәргән гомерен иң бәхет ле, иң хозур чагы итеп саный һәм мнн моңа бнк ышанам, чөнки атадай үлгән көненә кадәр шул Каргалысын. андагы тормышын, кардәшләрен. дус-ншләрен сагынып яшәде
Атакайны егет чагында бик чибәр булган диләр Хәер, мин белгәндә дә ул чибәр иде: урта буйлы, җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле, кечкенә
җирән сакал-мыеклы чиста ак йөз, бик килешле тулы гына иреннәр, бик туры борын һәм күксел-соры, зур гына күзләр — әнә шундый иде ул. Сиксәнгә җиткәндә дә ул сыгылып төшмәде, бөкересен чыгарып йөрмәде.
Аннары табигате белән дә егет кеше булуын сөйлиләр. Җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, җор сүзле, уен-көлке яратучан иде диләр. Ул матур гына җырлаган да, гармунда да уйнаган, оста гына биегән дә. Туйлардан һәм мәҗлесләрдән аны бер дә калдырмаганнар. Бизәгән мәҗлесләрне. Хәтта аның яшь чакларын белүчеләрдән шуны да ишеткәнем бар тун кайткан чакта ул төпкә җигелгән атка, йөзе белән тарантаска карап, атлана икән дә кияү белән кәләшкә гармун у^нап бара икән Бик ук ышанып та бетәсем килми моңа, әмма шулай да дәртле- кыю егетләр туй вакытында ниләр генә эшләмәгәннәр!..
Мин белә башлаган чакларда атакай инде кырыктан узган кеше иде. Җигүле атка арты белән атланып баруларын күптән оныткандыр билгеле, ләкин барыбер җырлый да, уйный да, кәефе килгәндә биеп тә алгалый иде Эчке мәҗлесләрендә генә түгел,, өйдә ялгыз утырганда яки ишек алдында эшләп йөргән чагында да жырларга ярата иде. Тик ни хикмәттер, атакайның бу җыр-музыка сәләте миңа бер дә күчмәгән — мин җырлый да белмәдем, берәр уен коралында уйнарга да өйрәнә алмадым (Хәлбуки мандолина белән скрипканы тотып караган чакларым булды, ләкин барыбер берни дә чыкмады.) Ә менә атакайның нечкәрәк тавыш белән сузып кына җырлаганын читтән генә тынымны да чыгармыйча бик әсәрләнеп тыңлый торган идем Мин, күрәсең, инәй ягына охшаганмын — инәй ягыннан берәүнең дә җырлаганын белмим Үзенең дә җырлаганын миңа бер вакытта да ишетергә туры килмәде Хәер, ара-тирә өйдә ялгызы калып, тәрәзәдән тышка тик кенә карап торган чагында ул, әллә нидә бер, авыз эченнән генә мөнәҗәткә охшатыбрак нидер көйли иде, ләкин минем колак салганны сизсә, шунда ук туктый да торган иде.
Әйе, инәй төсе-бите һәм табигате белән дә бөтенләй башка иде. Кыз вакытында ул, әлбәттә, ямьсез булмагандыр Чем кара озын чәч толымнарын мин дә әле хәтерлим. Ләкин мин белә башлаганда ул инде шактый йончыган һәм ямьсезләнгән хатын иде Күзләре бозылган, кызарып тора, тешләре дә төшеп бетә язган, аркасы да бөкрәя төшкән иде. Яшерә алмыйм, башка малайларның әниләре чибәр, ә минеке ямьсез дип пошынган чакларым да булды — ләкин бу чын сәбәбен белмәүдән иде. Ә чын сәбәбе хәер, иртәрәк әле ул турыда...
Ә тормышлары бер дә начар булмаган. Иркен, мул яшәгәннәр. Атакай күбрәк кәсеп итеп йөргән Бу эшкә ул яшьтән үк тартылган, чөнки бабасы Әхтәм карт та, атасы Әхмәтҗан да иген-игү, мал асрау өстенә алыш-биреш итү белән дә шөгыльләнгәннәр Дөрес. Каргалы үзе сәүдә җире түгел, атнага бер була торган кечкенә базары да соң гына җыелып, иртә таралып та бетә иде. Өч мәчетле зур авылда Гали байның таш кибетеннән башка бүтән кибет тә юк иде шикелле — белмим, истә калмаган Бөтен халкы аның җиргә бәйләнгән, җир белән яшәгән (һәм җир өчен дип килгәннәр дә), ләкин һәрбер зур авылдагы шикелле, монда да базардан-базарга йөреп, алыш-биреш итүчеләр дә аз булмаган Билгеле, төрлесе-төрле дәрәҗәдә Гали бай кебек чардаклы, яшел түбәле өй, тимер ишекле таш кибет салдырган бик эресе белән бер рәттән Кырланчы Хәллә абзый кебек бөтен «товары» кечкенә сандыкка сыеп беткән җәяүле «сәүдәгәре» дә булган алар арасында. Гомумән, авыл кешесе тик ятарга яратмаган, хәрәкәттә бәрәкәт дип, буш вакытында һаман базар чапкан, анысын алган, монысын саткан — ничек тә акча табарга тырышкан (Ә акчаны ул бик яраткан) Мин моны НЭП вакытында үзем дә бик яхшы күреп калдым
Менә минем атакай да. әйткәнемчә, малай чагында ук атасына иярен, Дим буенда һәм Ачылы күл ягында АкчурнннарIII өчен йон җыеп йөргән (Башкортларга чәй-шикәр илткәннәр, йон-ябага төяп кайткан нар ) Атакай үзенең әлеге язмасында башкортлардан дусларыбыз күп иде дип яза Мәсәлән. Казанголда — Җәгъфәр карт. Ябалаклыда - Курмый карт. Кыдрачта — Сәфәргали агай. Буранголда — Җомагол ♦ карт — болар барсы да бай башкортлар, бик күп елкы, сарык биләгән- = нәр . Каргалыдан Дим буена 40—45 чакрым. Ачылы күлгә 30—35 ча j крым булыр, ул заманда бу «.ирләр күксел үлән дулкынланып яткан. 2 төрән кермәгән тоташ кылганлы сәхрә булган да шул сәхрәдә ара- з тирә башкортларның ак тирмәләр корып утырган җәйләүләре дә көтү § көтү утлап йөргән маллары гына очраган. Менә атакайнын бабасы Әхтәм карт та, ул үлгәч, атасы Әхмәтхан карт та шул башкортларга ф барып, ак тирмәдә ит ашап, кымыз эчеп берәр атна кунак булып ят х каннар. Ә кыш кергәч, башкортлар үзләре дөя җиккән тар чаналарга ж ит-май төяп. Бүзләк ярминкәсенә барышлый да, ярминкәдән кайтыш- = лый да безнең бабакайларга кереп, кунак булып китә торган булган * нар. Әнә шулай күңелле, кызыклы итеп яза атакай бу аралашу йө решүләрне Бик күп еллар узгач та ул әллә кайчан үлгән башкорт дусларын «фәлән агаем да төгән җиңгәм» дип сагынып сөйли торган иде
Инде өйләнгәч, атакай сәүдә эшенә җиң сызганып дигәндәй керешә Үзеннән соң туган братлары да үсеп җитә, шуңа күрәдер ахрысы, ул авыр крестьян эшеннән әкренләп читләшә, китә Кибет ачып сату итми. базар йөри, ярминкәләрне калдырмый, нәрсә алып нәрсә сатканын мин ачык кына белмим, ләкин зур байларга күбрәк тире җыйган булса кирәк. (Моны анардан калган әллә кайчангы иске, озын тар гына исәп-хисап кенәгәсенә карап әйтәм Ул анда елкы, үгез, кәҗә тнрелә рен күпмегә сатып алганын гел генә язып барган)
Әйтергә кирәк, атакай татарча бик әйбәт укый-яза белә иде. Вы- вескалар укырлык адрес язарлык русчасы да бар иде Татарча слүбе дә әйбәт иде, соңгы гомерендә яшьлеген сагынып җырлар да, башын нан кичкәннәрне шигырь итеп тә язды хәтта Срур тутакайның әйтүенә караганда, ул берничә кыш Төпкиле мәдрәсәсендә ятып укыган булган Күбрәк укыса, бәлки мулла, бәлки мөгаллим була алган булыр иде (Хәер, мулла булмас иде. нәселдә юк нәрсә, ә мөгаллимнәр күп чык • кан безнен халыктан)
Әмма ул сәүдә эшен яраткан
Ни дәрәҗәдә оста сәүдәгәр булгандыр бу кадәресе икенче мәсьәлә. Ул бит асылда хис кешесе иде, җыр яраткан, уен-көлке яраткан һәм җан иясен дә бик ярата иде Бер вакытта да аның кулы җан ия сенә күтәрелмәде — атка да ул сөеп, сыйпап кына дәшә нде Кирәк чагында, без тавыкны да күршеләрдән суйдыра идек
Хәлбуки, чын сәүдәгәрнең табигате башкачарак - хиссезрәк, каты рак булырга тиеш түгел микән? Әйтә алмыйм Ләкин ничек кенә бул масын, минем атакай чынлап торып сәүдә эшенә керешер өчен 1910 елның көзендә. Каргалыдагы йорт җирләрен калдырып, сәүдә үзәгенә әверелгән Дәүләкәнгә күчеп китә Бу вакытта әле миң бишектәге ■ а бый — бары яшь ярымлык кына Бердәнбер, бүтән бала юк
...Хәзер инде ннәйнең кара шәлен ачарга да ярын торгандыр Әйе. аны иртә бөккән, күзләрен бетергән рәхимсез сәбәп әнә шунда тугыз бала табып, берсе-бер исән калмаган Сабыйлар туып, күпмедер үскәч, нәкъ сөендерер һәм сөйдерер чакларында гына үләләр дә китәләр икән Кайсы кызамыктан, кайсы чәчәктән, ләкин күбесе эч авыруыннан Билгеле инде, ул заманда йогышлы авырулардан балалар күп кырыл
III Сембер губернасындагы сукно фабрикаларының хуҗалары Ә Е
ган Ләкин бит һәммәсе дә түгел, берсе китсә, берсе калган. Ә менә инәйнең берсе дә калмаган — нигә, ни өчен аның башына гына мондый фаҗига?! Ис-акыл җитми бу хәлгә! Югыйсә, әйтүләренә караганда, һәркайсы туган чакта туптай таза да булган имеш. Инәй үзе дә ара- тирә генә. «Мәрьямем бик матур булмакчы иде» яки «Тимербулатым бик тере — кулдан очарга гына тора иде» дип сөйләнеп куйгалый иде. Әмма ни үкенеч, тотып кала алмаганнар шул, тугыз бала очканнар да киткәннәр...
Мине иң гаҗәпләндергәне — ул чактагы кешеләрнең наданлыгы һәм көчсезлеге. Каргалы бит инде зур авыл, укыган кешеләре дә аз түгел, ә менә белеп-аңлап ярдәмгә килүче дә, һич югы дөрес киңәш бирүче дә булмаган. Бер фельдшер кисәге булган шикелле, ләкин ул да корчаңгы атларны гына дәвалый белгән. Кыскасы, медицина юк, хәтта морзаларга да!
. Хәзер сорашканда, Срур тутакай (атакайның бертуган сеңелесе) миңа әйтә, җиңгәчәйнең сөте юк иде, баласын гел кулдан ашата иде, эч авыруын йоктыру күбрәк шуңардан иде ди. Бәлки дөрестер дә, тик минем бу хакта элек берәүдән дә ишеткәнем булмады. Инәй үзе хәсрәтен бер дә сөйләми иде, хәсрәте аның эчендә яшерен иде, һәм якыннан белгән кешеләр дә: «Хәдичәттәй бит ул ифрат та сабыр!» дип әйтә торганнар иде. Әйе, ана кешегә сабыр итүдән башка ни кала?!
Шуннан соң менә мин унынчы бала! Мине корбаннар чалып, нәзерләр әйтеп, алладан сорап алганнар Мин һичшиксез яшәргә тиеш булганмын Атакайның Дәүләкәнгә күчүе беркадәр шул теләк белән дә булмадымы микән? — чөнки балалары тормаган иске урынны ташлап китүне үзләренчә хәерлегә юраулары бик мөмкин. Яна урында бит яңа өметләр дә туа...
..Ике елдан соң, унберенче бала булып, Ильдархан исемле энем дөньяга килә Тагын бер малай! Бичара инәң өчен нинди зур бәхет дисәм, бу ничектер бер генә яклы булыр кебек. Юк, бәхет дигән нәрсә алай саф килеш кенә очрамый ул тормышта.
Бөтен кардәш-ыру, якын туганнар безне «ике бөртек» дип йөрткәннәр. Ике бөртек! . Өсләрендә кан калтырап саклыйсы, үстерәсе бар әле аларны.
Гөп нигез
Дәүләкәндәге тормышыбызны язганчыга кадәр туган авылым турында күргән-белгәннәремне сөйләп бетерәсем килә Күңелемдә шулай саклана башта Каргалы, аннары инде Дәүләкән.
Каргалыда 150 елдан артыграк яшәп килгән нигезебез бар —бу минем бабакай Әхмәтҗан карт йорты. Менә шушы нигезгә атакай белән инәй еш кына кунакка кайта торган булганнар. (Дәүләкән-Каргалы арасы ерак түгел, 40 чакрым чамасы гына). Инәй итәгендә энем белән, мин дә, билгеле, кайтканбыз. Безне, ике бөртекне, тарантастан ук күтәреп алганнар, сөйгәннәр, кадерләгәннәр, әмма ләкин без аларны әле хәтердә сакларлык яшьтә булмаганбыз. Мин үзем, мәсәлән, бабакайлар йортын, андагы кайбер күренешләрне өзек-өзек итеп кенә 4—5 яшем нән хәтерли башладым шикелле, ә тулырак, ачыграк һәм күбрәк тә итеп күрә, хәтерли башлавым 7—8 яшемә туры килә торгандыр, һәм болары да бабакайлар ихатасыннан әллә ни ерак китмиләр
Бабакайларның ихатасы (ишегалды) бик зур иде, иркен иде, күп җире бәбкә үләне белән түшәлгән иде. Тик кое тирәсе, абзарлар алды гына мал таптаудан үләнсез такыр иде. Урам буйлап яңа койма сузылган, өч капка баганасы басып тора, ләкин капка үзе ни өчендер юк... Әллә такталары, әллә куллары җитмәгән, хода белсен!
Менә шул капкасыз баганалар арасыннан килеп кергәч, аз гына эчтәрәк, сул кулда бабакайларнын алты почмаклы, калай белән япкан өйләре тора. Уң якта зур гына ак келәт, шул ук рәттә, ишек алдының түренә табарак янә берме-икеме келәт, чилник (лапас), тагын ниндидер каралтылар, ә ин түрдә инде терлек абзарлары. Алар барысы да салам түбәле, тик келәтләрнең кыегына буй-буй киртәләр дә ♦ салынган ' -
Сул яклап исә, «капкадан» шактый эчтә, таза бүрәнәләрдән салын- t ган, ләкин инде җиргә чүгә башлаган янә бер иске генә өй бар Аш * ызбасы дип йөртәләр иде аны, миче бик зур иде. кочак-кочак салам з кертеп ягалар иде. Шул гөрләп янган утта Мәдинә җиңгәчәй зур чуен § тутырып бәрәңге (төмәнчә — бульба) пешерә иде. Терлекләр өчен « булса кирәк, ләкин кайчагында безгә дә салып бирә иде. Без, җыен < ыбыр-чыбыр бала-чага түгәрәкләнеп утырып, агач табактагы кайнар _ бәрәңгене үзебез азаплана-азаплана әрчеп, эре тозга тидереп, кара ж арыш ипие белән бик тәмләп ашый идек Аннары бу өйгә кышның сал- s кын көннәрендә туган бозауларны һәм бәрәннәрне ябып тоталар иде. * Минем бәрәннәргә исем китә—алар өч-дүрт көннән инде өйне бетереп с чаба башлыйлар, зурая төшкәч, мич башына хәтле сикереп менәләр Ә бозауларны озак тотмыйлар, бераз аяклангач та икенче бер җылы урынга күчерәләр. Соңыннан «аш ызбасы» юкка чыкты — кайчан, ни өчен сүткәннәрдер, белмәдем Беренче герман сугышы вакытында утын га түгел микән?!
Истә калганы тагын аш өеннән арырак кара 'мунча Кергәч тә уң якта учак, учак өстенә чуер таш өелгән, шуңа терәлеп үк торган тәбәнәк ләүкә, ә каршыла кечкенә чалыш тәрәзә Морҗа-мазар юк. якканда төтен чыксын өчен ишеген ачып куялар, шуңа күрә мунчаның бөтен эче корым сылагандай кап-кара Ләкин ни хикмәттер бу кара корым кием-салымны буямый иде.
Бик кечкенә чагымда бабакай белән әбыкайнен мине шул мунчага алып керүләрен аз гына хәтерлим Зур, түгәрәк тазга утыртып юын дырдылар, аннары бастырып комганнан җылы су белән коендырды ■iap Ләүкәгә яткызып, чабып та караганнар. Ләкин монысын мин бер дә яратмаганмын имеш — разбой сала башлаганмын
Ә менә 12—13 яшьләремдә булган бер «вакыйганы», һич тә оны тасым юк. Кышкы салкын көн иде. Абзаннан килгән кодача (җиңгә чәйнең сеңелесе) белән без икәү утын ташып, кара мунчаны ягып җи бәрдек. Башта әче төтен күзләребезне кисте, тамак төпләренә утырды, бераздан учак ялкынланып янарга тотынгач төтен кимеде, чыгып та бетте диярлек. Без мунчаның ишеген лә ябып куйдык. Кызу гына чы тырдап янган утка карап янәшә утырабыз, нәрсә сөйләткәнебезне бел мим, тик шул чакта мин. ничектер тилереп китеп, калын гына киен тән кодачаны кочаклап үбәргә тырышып карадым Хәтта битенең кай җиренәдер авызымны тидереп тә алдым Колача әлләнн ачуланмады да, бары «Куй, маташма!» дип кулымны гына алып ташлады Ул инде буй җиткән таза кыз иде, бәреп очырса да хәленнән килерлек иде Ләкин очырмады - күрәсең, балага санады
Кара мунчага бәйле «истәлекләр» шуның белән тәмам Янә баба кайларның бөтен ишегалдына ямь биреп торган, урта бер җнрдәрәк сиртмәле кое да бар иде Чатлы баганага тимер кендек белән утыртылган озын сиртмәнең җирдәге калынрак башына зур гына бүкән тагылган, ә югарыдагы нечкә очына таза бау, бауга шомарып беткән колга, колгага кара чиләк беркетелгән. Кое янында калын бүрәнәне чокып эшләгән су тулы озын улак тора, көтүдән кайткан сыерлар, са рыклар иң элек шунда йөгерешеп баралар Кем дә булса кара чи
ләкне коега су алырга төшергәндә сиртмәнең калын башындагы әлеге бүкәнгә атланып, һавага күтәреләсе килә иде.
Коеның бурасы тәбәнәк иде, шуңадыр ахры, безнең ише вак бала- чаганы ул тирәгә жнбәрмиләр — кое үзенә тарта дип куркыталар иде Чынлап та, барып, коеның тирән караңгы төбенә иелебрәк карап торсаң, ничектер баш әйләнеп киткәндәй була иде. Әгәр шуннан тартып та алса? — юк, белеп куганнар безне куркыныч-серле кое яныннан!
Иң артта читәннән үргән, салам япкан терлек абзарлары иде, ләкин мин аларны яхшы белмим, чөнки бердән, бәләкәй чагым, икенчедән, абзарлар җәй көне гел буш тора диярлек. Кояш баер алдыннан гына сыер-сарыклар көтүдән, атлар эштән кайтып керәләр. Ә мине сыер сөзмәсен, ат типмәсен дип һаман саклыйлар иде.
Абзарлар артыннан ук бәрәңге бакчасы башлана. Монысын яхшы хәтерлим, чөнки ызаны буйлап, җылы йомшак туфракка ялан тәпи бата-бата күп чаптым. Бакча бик озын, түбән таба сөзәкләнеп инеш ярына чаклы төшә Яр астында инеш — Каргалы инеше (русча Карга- линка) диләр аны Ул бик сай. бик кечкенә, чуер ташлар өстеннән сырланып ага — кайбер төшләреннән аяк чылатмыйча сикереп чыгарлык Кер чайкарлык кына яту урыннары да бар. Кисмәк бүрттерерлек, кабык чылатырлык су җыелсын өчен кайбер җирләрен әзрәк ташлар белән дә буганнар.
Инеш кечкенә, тар булса да үзәне шактый киң, ярлары да шактый биек. Язгы ташу вакытында кар суы шул ярларга сыеша алмыйча котырып, атларны агызып китәрлек булып килә диләр, ләкин мин бу ты ныч — юаш кына агып яткан инешнең андый чагын бер вакытта да күрмәдем (язын-көзен без Каргалыга кайтмый идек).
Инешне кичеп, каршы яр өстенә күтәрелгәч, тар гына тугайлык башлана Тугайлык тип-тигез, урыны-урыны белән бәләкәй генә урмандай кычыткан, алабута, шайтан таяклары үсеп утыра, чирәм җирләрендә бозаулар йөри, казлар ята, сугып киптергән зур-зур кизәк өемнәре тора.
Бу тугайлыкны тау итәге дияргә дә ярый, чөнки аз гына баргач та биек, текә тау башлана. . Тау гына түгел, таулар! Инеш буйлап, бер сафка баскандай, тезелешеп килә бу ак маңгайлы кызыл таулар Дәүләкәннән кайтканда иң элек әнә шул тауларны, аннары авылның нечкә манараларын күрәсең Каргалы кешеләренең җырларына да кергән ул таулар.
Каргалыкай тавы киртләч-кнртләч.
Киртләчләре бетәр кар киткәч
Әйе, киртләчләр күп, болар — кәҗәләр таптап салган сукмаклар Әмма тауның түбәсеннән итәгенә кадәр кар сулары ерып төшкән «сырлар» да җитәрлек.
Каршыбыздагы тауга кайчан менүемне хәтерләмим — билгеле, кечкенә чагымда үзем генә менә алмаганмындыр инде, ләкин үсә төшкәч, Каргалы малайлары белән бергә, әлеге кәҗәләр төсле, ул тауларда күп йөрергә туры килде. Безнең турыдагы «урталык тавы» дигәненең өсте тип тигез иде: рәхәтләнеп чап, уйна, көрәш! Борынрак заманда Каргалының җиткән кызлары һәм егетләре дә шушы тауга менеп төр ле уеннар уйный, күңел ача торган булганнар. Ул заманны Срур тутакай бик яхшы белә һәм бик тәфсилләп матур итеп сөйли дә. Кызлар бик горур, бик строгий, ә егетләр бик тыйнак, әдәпле булганнар имеш, сакчылы уйнаганда егет кызны куып җиткәч, кычкыртып кочакламаган. ә кул очын иңбашына тидереп кенә алган имеш. Бәлки, бәлки Ләкин мин үскәндә яшьләрнең тауга менеп уйнаулары беткән иде инде, тик ара-тирә генә аллы-гөлле чуар киемле кызларның кояш баер алдыннан тау түбәсендә тезелешеп, авыл өстенә карап утырганнарын әзрәк хәтерлим әле.
Соңрак, 24—25 елларда яшьләрнең жәйге уеннары ялан якка, тимер юл буендагы чирәмлеккә күчкән иде инде Өч мәхәлләнең дә яшьләре шунда жясла иде Егетләр, кызларның ниндиләре генә юк' Ул чакларда авыЛга Бәләбәйдән, Уфадан. Казаннан бик күп укучы яшьләр кайта иде. Алар арасында иске формаларын саклаган яшел фуражкалы, яшел тужуркалы картрак студентлар да очрый иде. Шә- ♦ һәрчә киенгән бик сылу туташлар да бар иде Авылчарак киенгәннәре е дә бик көяз-ыспайлар. шуның өстенә шактый кыю-шаяннар да иде. * Каргалы яшьләренең әнә шул кичке зур уеннарын мин дә бер-ике * тапкыр күреп калдым Миңа 14—15 яшьләр булгандыр, инде ис кергән. 2 хыял эшли, күзләрем — кызларда гына! Тик кызганычка каршы, мин S әле кызлар арасына кереп китә алмыйм, мин әле егет булып житмә- 8 гәнмен — кыюлык та, әрсезлек тә юк әле миндә Шуның аркасындадыр ф инде мин Каргалы кызларыннан берәүгә дә гашыйк була алмыйча s калдым Ә егет булып өлгергәч, мийа инде туган авылыма кайтын йө- ж рергә туры да килмәде (Соңгы кайтуым 24 елнын жәендә булды = шикелле). *
Әйе, Каргалы ул минем бала чагым Хәтирәләрем дә бала чакныкы ге Иң элек, әнә югарыда язганча, бабакайларның иркен ишегалларын, келәт, кое, читән абзарларын өй ишегеңнән чыгуга каршыла гына басып торган мәһабәт тауларын күргәнмен Шул ихата эчендә генә йөргәнмен. уйнаганмын, тавыклары, чебиләре белән танышканмын, аргач каз бәбкәседәй башымны үләнгә төртеп, йоклап та киткәнмендер бәлки,— бу минем әле бары өч-дүрт яшьлек чагым гЫна булгандыр Азрак үсә төшкәч, урамга чыкканмын, күрше-тирә малайлары белән таныша башлаганмын Бабакайлар йорты авылның нәкъ уртасында, каршыда гына агач мәчет — аны «урталык мәчете» диләр иде. Мәчет ихатасы кырыннан ук авыл зираты башлана Анда иңкәйгән, кыйшайган иске кабер ташлары күп, яңалары бик аз. рәшәткәле каберләр дә күп түгел. Үсеп утырган агачлар бөтенләй юк диярлек, тик кайбер рәшәткәләр эчендә генә сирень куаклары күренә. Әмма зыярат өсте бер дә тап талмаган кылганлы куе чирәмлек иде. Чирәмдә җир җиләге күп була иде, ләкин аны нигәдер җыючы да юк. бары без. вак бала-чагалар гына, курка-курка кереп җыйгалый идек
Терәлеп торган күршеләребез уң якта бәлеш Усман, сул якта Әсәләй Шәрәфетдине Усман абзый безгә якын кардәш - аның атасы белән минем инәйнең атасы бертуганнар Үземне белә башлагач, иң беренче кереп йөрүем дә шуларга булды Чиста җыештырылган якты, пөхтә өйләрен әле дә булса онытмыйм Усман абзыйның өч улын бе ләм, шуның уртанчысы - Ибрай исемлесе минем беренче уйнап йөргән дустым да иде Яшькә күпмегәдер олырак таза, базык малайга ияреп, мин Каргалыиың инеш буйларында, тау-чокырларында куп йөрдем Ибрайның агасы, өрлектәй таза Хәсән абзый танылган көрәшче иде Ибрай үзе дә көрәшергә бик һәвәс иде, кыстын-кыстын мине дә көрә шергә мәҗбүр итә һәм, билгеле инде, чөеп кенә ташлый иде Шулай да мин аңардан көрәшергә шактый ук өйрәнеп калдым һәм бнл ныгый төшкәч, үзем дә кайбер малайларны әйбәт кенә әйләнедереп сала баш лады.м. Хәзерге вакытта Ибраһим Янгуразов отставкадагы полковник. Уфада тора, ә мин бары тик сержант кына Күрәсез, чин ягыннан да безнең аерма бик зур.
Бабакайлар урамы авылның иң озын һәм иң төн урамы буе бер «ч чакрымга сузыла торгандыр. Югары башы — югары оч. түбән , башы — түбән оч дип йөртелә һәр ике очта да якын һәм ерак кардәш ләрсбез бик күп. Кдйтып-кнтеп кенә йөргәнгә күрә, мин аларнын бик якыннарын гына беләм, югары очтан мәсәл.ш. Рәхмәтулла абзыйлар ны, Зүрәттәкайларны («тутакай» сүзе шулай кушылып әйтелә), түбән "чтан Сатты й жизниләрне. Сәгыйть бабакайларны Ләкин алар бары
сы да диярлек мине һәм энемне беләләр иде, кунакка барганда яки үзләре килгәндә безне «Хәдичәттәйнең ике бөртеге» дип, назлап, мактап, тәүфыйк теләп башларыбыздан сөяләр иде.
Хәзергә кадәр оныта алмыйм бик иртә күңелемдә уелып калган бер күренешне. Ул чакта миңа күпме булыр? — дүрт яшьләр чамасы, шуннан да артык булмас Җәйнең җылы-матур бер иртәсендә бабакай белән әбыкай читән тарантаска янәшә утырып, мине дә үзләре белән алып, каядыр барырга чыктылар? Каршыдагы мәчет тыкрыгыннан уздык, тимер юлын чыктык, аннары такыр юлдан жирән алашаны әйбәт кенә юырттырып, яшел кыр буйлап киттек. Әйтәсе дә түгел, миңа бик күңелле, бик рәхәт иде.’Бөтен тирә-ягым бик киң, бик якты —сулда тезелеп киткән Каргалы таулары, ә уңда һәм алда офыкка китеп югалган чуар иг>ен басулары Әбыкайның итәгендә мин ялт-йолт ка-ранып барам Җирдән берәр кош күтәрелсә, шуңа башымны каерам, юл буенда берәр күбәләк талпынса, аңа да сузрлмакчы булам. Шулай озак кына бара торгач, без ахырда ерак бер яланга җитеп тукгадык. Хәзер менә чамалыйм, бу мөгаен Әркәсле яланы булгандыр — авыл дан кыйбла тарафындагы ерак кырларны каргалылар әнә шулай дип йөртәләр иде Без килеп туктаган җир тип-тигез сәхрә иде Кайсы якка карама, бихисап чәчәкләр, ә җиргә төшкәч мин куе үләнендә бөтенләй күмелә яздым Тирә-ягымда ниндидер кортлар тонык кына безелди, ниндидер кошлар пыр-пыр очып китәләр, ә бер кошчык каядыр биектә шундый өздереп, шашынып сайрый ла. әйтерсең менә безне күрүдән шатлыгы эченә сыймый, мескеннең! Аның тавышы бер якыная, бер ерагая, гүя мине үчекли, ләкин мин аны күрә алмыйча йөдәп беттем. Мин әле ул кошчыкның тургай икәнен дә белми идем. Әмма миңа бИк рәхәт иде, бик кызык иде — гүя мин моңарчы һич күрмәгән өр-яңа бер дөньяга килеп чыкканмын Билгеле, хәйран калганмындыр инде, кая карарга, нәрсә эшләргә белмәгәамендер... Йөрисем- йөгерәсем килгәндер, чәчәкләрне дә өзәсем килгәндер. Ләкин әбыкай мине ни өчендер үзеннән ерак җибәрми, гүя ашыкмаска кушкандай әкрен генә «чү. бәбкәм!» дип әйтә тара.
Ә бабакай атын тугарып, үләнгә җибәргәч, бераз читкә китеп, чирәмгә кара җиләнен җәйле дә намаз укырга кереште. Башта аяк үрә. аннары тезләнеп укыды Тирә-ягы куе үлән, шау чәчәк,’ менә шул үлән-чәчәкләр эченнән бабакайның нечкә муены белән кырпу бүреге генә күренә Якты һавада күзгә күренмәс әлеге кечкенә кошчык, тал- пына-галпына, һаман өзелеп-өзелеп сайрый, үләндә йөргән жирән алаша да әледән-әле башын селкеп, тимер авызлыгын чыңлатып куя ә без әбыкай белән бер читтә нидер көткәндәй тын гына басып торабыз.
Бабакай белән бәйле тагын бер хатирәм саклана Әлеге авылдан чыгып китә торган каршыдагы тыкрык буенда, мәчет ихатасы артын да, аларның читән белән әйләндергән ындырлары бар иде Ындыр әллә ни зур да түгел, урта бер жире тап такыр Менә шул ындырда көлтә таптатканны хәтерлим мин Көз башы булгандыр инде, көннәр әле аяз тымызык, бик җылы да иде Ындырның тап-такыр уртасына бодай көлтәләрен, башлары белән эчкә каратып, зур түгәрәк итеп, Те зеп салганнар Бабакай җигүле арбага минем ише ыбыр чыбыр бала чаганы төяп, шул көлтәләрнең башларын аты һәм арбасы белән тап татып, әкрен генә әйләнеп йөрде Озак әйләндерде ул безне — тәмам кинәндек без бу рәхәткә! Көлтә таптау—ашлык сугуның бер ысулы икән ул Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле. Таптатканнан соң шул ук көлтәләрне хатын-кызлар чабагачлар белән алмаш-тилмәш дөпелдәтеп сугарга тотындылар Бусы да бик кызыклы иде — дәртле сикерешә, күңелле тупылдаша чабагач башлары апайлар кулында!
Ындырда иртә көзен ашлык сугу — бу авыл эшенең нн хозур чагы дияр идем мин
Гажәп бу хәтер дигәнен! Күпме нәрсә онытыла, эзсез югала, ә кечкенә бер вакыйга гомер буена диярлек истә саклана Ләкин менә бабакайның үзен ни .сәбәптер ачык кына күз алдыма китерә алмыйм Дөресрәге, китерсәм дә ничектер еракта томанлы игеп күрәм Ул л гына гәүдәле, кәжә сакаллы бер кеше иде. буйга да бәләкәй и,т ’.чи- с келле һәм күпләр аны очарга торган җиңел сөякле бик житеэ карт ь иде дип сөйлиләр. Бәләкәй булуына карамастан мәчеттә ул бөтен кс- 2 шедән калка биреп утыра икән Холкы белән дә. күкерт шикелле, бик л тиз кабынып китүчән иде диләр. Улларын киленнәрен утлы табага з? бастырырга яраткан булса кирәк Ләкин бик тиз сүрелә д .• икән Андый 8 чагында һәркемгә ачык чырай да тәмле сүз ӘбыКайга ул. м. ләп, « «Якты көнем!» дип кенә дәшә иде
Мин аның озын ак күлмәк, кара комзол, йомшак кара чите ллр * киеп йөргәнен әзерәк хәтерлим Тагын бер нәрсә бик нык истә калгач s кайнаган самоварны өстәлгә китереп куйгач бабакай аның моржа ми- * нан утлы күмергә кечкенә лимон кабыгын төшереп җибәрә и я Менә я шуннан бөтен өй эченә гаҗәеп.бер тәмле хуш ис тарала иде Бу хуш исне минем әле лә булса онытканым юк. ләкин аңардан ла битәр ул заманда авылда лимон булуына гажәпләнәм Күрәсең, Бүздән яки . Дәуләкән базарыннан алып кайтканнардыр инде Дәүләклндә җиләк- җимеш подваллары да бар иде, аннары бик юка гына сурәтле кәгазьгә төргән лимоннарны Муллаҗан исемле агай, беләгенә кәрзин асып, урам буенча «лимон, кемГә лимон?» дип кычкыра-кычкыра сатып та йөри иде Гажәп бит!
Бабакай турында белгәннәрем шушы урында өзелә дияргә дә ярын Унҗиденче елның җәендә, кыска гына авырудан соң, ул Картлыда вафат була Шулай .итеп, мин бабакайның үлгәнен ' -лсәм дә. ак кәфенгә төрелгән гәүдәсен үз күзем белән күрмәгәч, бу югалтуны артык авыр кичермәдем бугай Дөрес, аңлыйм да, тоям ы ' •
бакай юк инде, базар саен диярлек безгә килмәс, безне «нкс бөртекне» җитәкләп йөрмәс, юксынырбыз да, сагынырбыз да без аны, әмма чын хәсрәт дигән нәрсәне без әле юньләп белми идек
Әбыкайны инде мин яхшы ук хәтерлим Бабакайдан сон әбыкай дүрт ел яшәп, егерме беренче елны бездә. Дәүләкәндә вафат булды. Миңа ул чакта унике яшь. зиһен кергән, күңел күзе дә ачыла төшкән . Бүгенгедәй исемдә: егерме беренче елның гаять коры, эссе җәендә б< дә ваба (холера) чире пайда булды Ара-тирә шул чир тән үлүчел.ф дә була башлады Ачлык әле килеп җитмәгән иде. әмма г.шын килеше бик өметсез, бик хәтәр иде
. Бер көнне нргәше чәй янында мин йокыда күргән тәпи мне сөй ләдем имеш, ниндидер читтән килгән чапанлы кешеләр безнең урам гз өй саен- дөя өләшеп йөриләр икән Әле берәүнең, әле н- пчеи.ң, әле өченченең ишегалдына керик кечкенә башлы. н.>кр« м; i . .
калдырып чыгалар икән Шуны ишетү белән әбыкай бик куркынып миннән сорады «Ай бәбкәм, ул дәвәне безгә дә кертм. ».о , • «Юк шикелле, дидем мин икеләнебрәк Безгә хәтл - н ■
fiopeii күрмәдем* Шуннан соң әбыкай бераз тынычланган > '- к бул ды, шулай да авыз эченнән генә нидер укып, битен сый;» ►. .
Әмма аның куркуы юкка гына булмаган икән СөЙЛәг."? чакта төшнең хәтәр мәгънәсен мин белми идем, белгән булсам, бәлки өнл.»м ... чә идем Ә баксаң, төшкә кергән дөя ул газраил имеш' Берәр якынын үләргә булса, шул юаш хайван төшкә кер.» имеш? Дөрх ыши нем алдымда юрамадылар моны мин бары тик соныччал < 6t i дем Ә белгәч, ул хәерсез дөя безгә дә килеп җиттеме -юкмы дип үз алдыма озак кына азапланып баш та ваттым
и «К У • М 10
113
Ләкин ничек кенә юрама, ваба чире шулай да безнен өйгә килеп керде. Нәкъ менә әбыкайга ябышты ул, һәм өч тәүлек дигәндә аны алып та китте. Зал белән янәшә кечкенә бүлмәбез бар иде — ул шунда ятты. Чире бик әшәке, бик каты булгандыр ахрысы, чөнки атакай белән инәй көне-төне яныннан чыкмыйча аны карадылар Көзән җыеруын басарга дип берөзлексез кайнар су ташып тордылар Фельдшер да килеп китте шикелле, ул киткәннән сон өйгә сасы карболка исе таралды. Тагын нинди чаралар күрелгәндер бу коточкыч үләткә каршы, белмим, истә калмаган, ләкин безне әбыкай яткан бүлмәгә якын да җибәрмәделәр. Инде җан биргәч, карчыклар юып, кәфенләгәч кенә безгә «Балалар, әбыкаегызны күреп калыгыз» дип керергә куштылар Ләкин мин кермәдем, йөрәгем җитмәде,— мин гел читтә, ишегалдында үземә урын таба алмыйча һаман йөреп тордым Каргалыга безнекеләр ничектер хәбәр итеп өлгергәннәр, җирлисе көнне, кырык чакрым җирдән, атын ак күбеккә батырып. Нигъмәтулла дәдәкай килеп җитте Башка ул-кызлары килә алмадылар, күрәсең, хәбәр итәргә өлгермә- гәннәрдер, аннары елы да бик хәвефле иде шул.
Әбыкайны үлгән көнендә үк җирләделәр. Өйдән алып чыкканда шактый гына кешё җыелган иде Башта мәчеткә илтеп, яшел чирәмдә генә җеназа укыдылар, аннары мәет ташый торган сай-озын әрҗәгә салып, өстен палас белән каплап, Илибатыр (Элеватор) артындагы яңа зияратка алып киттеләр. Әрҗәнең баш-башыннан һәм аркылы таякларыннан күтәргән кешеләң әбыкайны бик кызу алып бардылар — безнең шәригать шулай куша икән Картлар, муллалар утырган атлар, арттарак калсалар, юырттырып куып җитәләр иде. Әле көзгә ерак, әле җәйнең уртасы гына, ә дөнья инде көйгән, саргайган иде ул елны . Үлән үзеннән-үзе уалырга тора, аяк астыннан вак чикерткәләр як-якка чәчри, хәтта кошлар да очмый иде .
Зияратка барып җиткәч тә мин. кабергә якынаерга кыймыйча, кешеләр артында читтә генә тордым. Әбыкайның гәүдәсен ләхеткә куйганда да якынаерга җөрьәт итә алмадым Юк. булмаса-булмый икән! Сынсыз, өнсез бер хәлдә идем мин, тик снзәм — яшьләрем генә үзлегеннән ага иде... Әйтергә кирәк, үлем-бетемнән бик нык ятсыну, үлгән кеше тирәсендә чуаласы килмәү, бигрәк тә мәет йөзенә карый алмау миндә гомерлеккә диярлек сакланып калды. Хәзер дә ниндидер бер мәҗбүрият мәет янына барырга кушса да мин аның йөзенә ничек тә карамаска тырышам. Әмма бу һич тә куркудан түгел Кешенең тере кыяфәте һәм мәете шул хәтле бер-берсеннән ерак, гайре табигый нәрсә ки, мин, күрәсең, шуңа тиз генә ышана да, ияләшә дә алмыйм
Шулай итеп, без әбыкаебызны кинәт кенә югалттык та куйдык. Намаз арты саен ул: «И раббем, кыска сырхау, ансат үлем бир!» дип дога кыла /торган иде. Менә кабул булды теләге. Хәер, сырхавы бик кыска булса да җан бирүләре, ай-һай, ансат булмагандыр Чире нинди бит — ваба! Ләкин бер нәрсәгә, торып-торып хәйран калам, ни хикмәттер, бу коточкыч чир безнең беребезгә дә йокмады, эләкмәде. Нәр сә генә саклап калгандыр — хәзергәчә аңлый алганым юк.
Безнең өйгә кергән бу беренче үлем иде, беренче зур мәет чыкты безнең өйдән, һичшиксез бик авыр кичердек без бу югалтуны. Бабакай үлгәннән соң әбыкай безгә ешрак килә һәм озаграк торып та- китә иде. Шуңа күрә, без ике малай, аңа бик ияләшкән идек. Ул гәүдәгә тулы, таза карчык иде, холкы да сабыр — басынкы (бабакайның нәкъ киресе), һәм тәмле телле дә иде. Безне, тугыз баладан соң исән- имин генә үсеп килгән «ике бөртек»не, әлбәттә, бик аяган һәм яраткан булырга тиеш. Менә аның сабый чагыбызда башта мине, аннары энемне — .чөя-чөя әйткән такмагы:
Бабасының нисе бу тауга менәр гаяГы!
Әбисенең нисе бу сет өстеңдә каймагы! Дадасенең нисе бу кысып буар билбавы', Тутасынын нисе бу энже мэржән кулбэны* Атасына ан кебек, нн.к*ена көн кебек,
Килеп киткән кунакларга куя б лай юк кебек!
Әнә шулай үчтеки иткән ул безне Моны мин күп еллар узгач, _ Срур тутакайдан ишеттем Хәзер инде үзем дә әбыкай яшенә килеп 5 житкән кеше, әмма минем сабын чагым аның әнә шул такмагында = саклана
Туганнар *
Бабакай белән әбыкайдан соң миңа нн якын туганнар булып, бил- = геле инде, аларныц, уллары белән кызлары калды Болар атакайның “ ике энесе Нигъмәтулла белән Мөхәммәдьяр дәдәкан һәм икесеңле- ‘ се—Рокыя белән Срур тутакай. Энеләре Каргалыда. сенелләре исә Уфада торалар иде (Кияүгә чыккач киткәннәр) Аларныц балалары да миңа шулай ук иң якын кардәшләр - туганнан туган гына, карга лыча әйтсәк, тудыклар булабыз Без барыбыз да бер заманда үстек Югалтулар күп булмады, тик Рокыя тутакайның бердәнбер улы Әнвәр генә сугыштан кайтмады, аннары минем энем Илдархан 49 яшендә үлеп китте. Калганнарыбыз хәзергә исән әле Яшь жыннан тнңрәклә ребез балачактан алып, шушы көнгә кадәр, араларыбыз ерак булса да. һаман очрашып, күрешеп тордык Ләкин кайбер кече яшьтәгеләре бе лән минем үземә бик сирәк очрашырга туры килде мәсәлән, Нигь мәтулла дәдәкайның Идиятулласын мин бала чагында гына бер күреп калдым
Инде килеп шуны әйтергә кирәктер, бу якын туганнарның берсе дә Каргалыда тормыйлар, күптән алар төрлесе төрле якка таралып беттеләр Уфа. Казан, Мәскәү, Алма-Ата. Ташкент. Севастополь, та гын кайлардадыр яшәп яталар Пөз илле ел безнең бабайлар яңа җир дә таралмыйча яшәгәннәр, ә минем буын ун-унбнш ел эчендә таралды да бетте
Дөрес. Каргалыдан элек тә читкә китүчеләр аз булмаган, ләкин берсе китсә, бишесс кала дигәндәй төп нигез һәрвакытта сакланган һәм китүчеләр шул нигезгә гел кайтып йөргәннәр Безнең нигез исә сугышка хәтле үк бетерелгән иде Хәзер авылга кайтсаң, кемнең капкасына сугылырга белмәссең Хәер, нигезләреннән аерылучылар Кар галыда бер безнекеләр генәме сон?' Күп алар, бик күп (Хәтерлисез дер, «Туган туфрак» дигән хикәядә авылга кунакка кайткан Клара бабасының ташландык, буш йорты урынына исс китеп, каран тора бу уйлап чыгарылган нәрсә түгел, чыны шулай.)
Минем тудыкларның читтә балалары туып у ere. a.'^ip күптән өйлә иеп яки кияүгә чыгып, үзләре инде балалар үстерде Болар, безнең оныклар дип әйтик, Каргалыны әлбәттә белмиләр, күргәннәре юк, һәм күрергә бернинди теләк тә, ихтыяҗ да юктыр, минемчә Аларның бит үз «туган туфраклары» Казанда, Алма-Атада, Ташкентта Әле Карга лының үзендә туганнар да аны исләренә төшерәләр, сагыналар микән? Барлык җепләр дә күптән взелеп беткән бит инде* \ фрагын бәлки онытмаганнардыр әле әгәр аяклары җылысын тоеп өлгергән булса!
ИнәЙнең ирләрдән бер туганы да юк иде, сенелләре берсе Ташлы күлдә, икенчесе Шәрлекулда иде Шәрлекулдагы Мәрьям тутакайны
мин бөтенләй белмим диярлек, ул иртә үлгән шикелле, аннары Шәр лекул Дәүләкәннән шактый ерак булганга күрә без аңа кайтып та йөрми идек. Ә менә Ташлыкүлдәге Кәримә тутакайларга мин җәй саен кайтмыйча калмый идем. Кәримә тутакай белән Кәшшаф җизни безнең иң якын, иң яраткан туганнарыбыз иде. Ташлыкүл бер генә мәчетле авыл, җирләре тигез дала, туфрагы кара уылдык шикелле, игенне күп игәләр, уңышны да күп алалар иде. Гомумән халык анда таза тормышлы иде, Кәшшаф җизниләр исә авылның иң хәлле кеше-ләреннән иде. йортлары зур, калай белән япкан келәт-амбарлары, ла пас-абзарлары — барысы да таза-нык. ишегаллары бик иркен, өй янында матур гына бакчалары да бар — анда җәйнең эссе көннәрендә умарталар өзлексез гүү итеп тора иде Мин аларга НЭП елларында кайтып йөрдем, ләкин бер вакытта да аларда ялчы-мазар күрмәдем Бөтен эшне үзләре җимертеп эшлиләр иде. Кәшшаф җизнинең кул арасына керерлек ир баласы да юк иде. торганы кызлар һәм бөтен эш бары шул кызлар өстендә иде Мәсәлән, миңа тиңрәк Наилә саба-нын да сөрә, тырмасын да тырмалый, җитмәсә әле атка да иярсез генә атланып йөри иде Дөрес, дүрт кыздан соң Кәримә тутакай бер ир бала да тапты Тәлгать исемле иде ул, Кәшшаф җизнинең үзе төсле тыныч кына, сабыр гына бер малай иде. Сугыш башланган елны гына Тәлгать Куйбышевтагы планово-экономический институтны бетерә. Бетерү белән ирекле рәвештә фронтка китә һәм 1941 елның көзендә. Мәскәүне фашистлардан яклаган чагында һәлак та була. Бер дән-бергә тия, дип халык юкка гына әйтми икән (Минем «Ана һәм кыз» дигән хикәям Тәлгатьнең үлгәнен ишеткәннән соң язылган иде.) Атасы Кәшшаф җизни әле утызынчы елларның башында ук кыска гына авырудан соң үлеп киткән иде. Тәлгатьне апалары карап үстерде. Су гышның каһәре аларга нык тиде — Әминә белән һәммәюннең дә ирләре шулай ук сугыш кырында ятып калдылар
Әйе, заманында мин Ташлыкүлгә бик теләп кайта идем. Кәримә тутакайның аш-суы бик тәмле була иде. Алардагы шикелле куе сөзмәне. чөгендерле катыкны һәм күзәнәкләренә чык бөртегедәй май тулган тары беленен минем бүтән бер җирдә дә ашаганым булмагандыр Аннары безне якын иткән тагын бер сәбәп - кызлары Әминә дә, Наилә дә безгә килеп, берничә кыш Дәүләкән мәктәбендә укыдылар Кәшшаф җизни үзе дә базар саен диярлек килмичә калмый иде Ул, мәрхүм, китап ярата иде. базарда очраган китапларның искесен дә, яңасын да җыеп алып китә торган иде.
. Еллар узды. Кәримә тутакай да күптән вафат. Дүрт кыз калганнар иде. шуларның өчесе хәзерге көндә исәннәр Уфада төпләнеп, һәр- кайсы яңа квартирада бик әйбәт, тыныч кына яшиләр Инде оныкларын үстерәләр Тик кызганычка каршы, Наилә генә иртәрәк китте, ә ул араларында иң акыллысы, иң булдыклысы иде. аңа буйсыналар иде барысы да.
Мин аларга һәрвакытта бик соклана идем. Бердәм, чыдам, тырыш булып чыктылар минем бу кыз туганнарым Тамырлары ныкка күрәдер инде, яшьтән үк эштә чыныкканга күрәдер. Авыр сугыш елларында ирләр сынды, алар сынмадылар Язмыш аларны кая гына ташламасын, һәр урында тормышларын матур корып, тук-бөтен яшәделәр. Хәерче лек аларга бәйләнә алмады!
Ярый, тыныч Ташлыкүлдән шау-шулы Каргалыга яңадан килик әле булмаса Әйткәнемчә, анда ике дәдәбез — Нигъмәтулла белән Мөхәммәдьяр калды. Без хәзер шуларга кайтып йөрибез. Шул ук йорт, шул ук ихата — барысы да искечә. Тик елдан-ел без үсәбез һәм үсә барган саен авылыбызны күбрәк беләбез.
Ике бер туган икесе дә Герман сугышына алынган булганнар (Без әле бәләкәй ул чакта). Мөхәммәдьяр дәдәкай соңрак китә һәм
озак та тормыйча, чәнчә бармагын имгәтеп, борылып та кайта. Ничек тер, тиз ычкына дәдәбез! Мөгаен берәр төрле авыруын тапканнар дыр, югыйсә чәнчә бармак өчен генә җибәрмәсләр иде.
Ә менә Нигъмәтулла дәдәкай сугышның башында ук китә, Австрия фронтында күпмедер сугыша, ахырда чолганышта калып, пленга элә гә... Өч тапкыр пленнан кача ул, тик өченче качуында гына дошман * кулыннан ычкына. Е
Аның фронттан кайтып керүе шактый кызыклы Унжиденче елның = кара көзендә булса кирәк, безнең авыл турысыннан фронт ташлап кай “ тучы солдатлар төялгән эшелоннар үтә башлый Шундый эшелоннар с ның берсеннән татар солдатлары «Сезнең авылныкы Нигъмәтулла с кайта-а! Арттагы эшелонда, хәбәр итәргә кушты-ы!» дип кычкырып ° узганнар имеш. Кемдер шуны ишетеп, чаба-чаба әбыкайларга килеп ♦ әйткән икән. Билгеле инде, өйдәгеләр бу яшендәй ялтырап киткән хә- s бәрдән башта сискәнеп каушап, аннары чиксез шатланып, дәррәү аяк х ка басканнар Шунда ук ат җиктереп, якын туганнардан берәүне (Рәч | мәтулла абзыйны булса кирәк) Бүздәккә чаптырганнар (ул заманда ы поездлар Каргалыда туктамыйлар иде), үзләре тиз генә мунча яккан о нар, тәкә суйдырганнар Ләкин ул көнне, тәмам караңгы төшкәч, тир ләп беткән ат буш кайткан. Өмит дигәнең гажәп нык. үжәт нәрсә ул! Икенче көнне, өченче көнне, дүртенче көнне дә атны Бүздәккә куалар, эшелоннар да һаман уза торалар, әмма ләкин Нигъмәтулла . быз юк та юк. Өйдәгеләр. бичаралар, аптырап, гажиз булып, саргаеп бер атна, ике атна, хәтта бер ай көтеп карыйлар, аннары инде килеп әйтүче ялгыш ишеткәндер дип, әкренләп өмитләрен өзәләр Әбыкай озак озак кына намазлык өстендә утыра, ә Мәдинә жингәчәй казан янында тавышын чыгармыйча гына яшен коя
.һәм менә, инде кыш кергәч, чатлама суык төннәрнең берсендә Нигъмәтулла дәдәкай узып баручы эшелоннан авыл турысында сикереп төшеп кала Өстендә иске бушлат, аягында каткан итекләр, бөрмәле капчыгын иңенә аскан — тимер юлдан чана юлына чыгып, кызу гына шыгыр-шагыр атлыйатлый, үзләренең ишегалларыиа кайтып керә Аяк тавышын ишетеп, ике эт - Муйнак белән Алабай — баскыч астыннан өрә-өрә атылып чыгалар Ләкин Нигъмәтулла дәдәкай бер дәшү белән өрүләреннән туктыйлар да, янына барып бөтерелә, чынный, өстенә үк сикерә башлыйлар Исең китәр этләрнең сизгерлегенә! Әйтерсең, дүрт ел түгел, дүрт кенә көн хужаларын югалтып торганнар!
Хужа башта ишегалдын әйләнеп, каралты кураларны, абзардагы малларны карап чыга, шуннан соң гына өй ишегенә килә Бу вакытта әле өйдәгеләр ятмаган була — Мәдинә жингәчәй нидер бәйләп, әбы кай исә сәкедә тәсбих тартып утыра Тышкы ишекне кемнеңдер каты гына шакыганын ишетеп, жингәчәй үзе өйалдына чыга Ләкин шунда ук борылып та керә Артык каушаудан булса кирәк, ул төсе качкан хәлдә еламсырап: «Анакай, ишектә бер ир тавышы, әллә Нигъмәтулла инде» ди Әбыкай «Ай аллам» дня-дия, әпен-төпен сәкедән төшеп, сел- кенә-селкенә чыгып китә, һәм Нигъмәтулла дәдәкайны ияртеп керә Сөйләшерлек тәкатьләре булмый, өчесе дә сәке кырына утырып, ела шып алалар, аннары гына өйдә хәрәкәт бшлана Тиз генә мич тә ягыла, самовар да куела, таба да чыжларга тотына Дәдәкзйнын аягына жылы пима бирәләр... Төн булуга карамастан, әбыкай кушуы буенча, урам аша гына торган Гыйният мулланы чакырып, никах яңарталар Көн яктыруга инде мунча да өлгерә
Бу язмада уйлап чыгарылган берни дә булмаска тиеш, шуңа күрә әйтәсем килә Нигъмәтулла дәдәкайнын Герман сугышыннан ничек кайтып керүен күп еллар узгач Мәдинә жингәчәй үзе мина сөйләгән иде
Ике бертуган, әмма никадәр зур аерма! Бер анадан туып та бу хәтле бер-берсенә охшамаган братларны минем әле күргәнем дә юк диярлек. Кыяфәтләре үк башка Нигъмәтулла дәдәкай урта буйлы, таштай тыгыз, какча гәүдәле, ә Мөхәммәдьяр дәдәкай буйга да кечерәк, гәүдәгә дә юанрак Әмма иң зур аерма аларның табигатендә иде. Нигъмәтулла дәдәкай гаять җитез, кайнар, тиктормас бер кеше булса. Мөхәммәдьяр дәдәкай. киресенчә, шактый басынкы, авыр кузгалышлы кеше иде. һәм бу аерма ике туган арасында еш кына низагы да тудырган булса кирәк Хикмәт шунда, Нигъмәтулла дәдәкай ял-каулыкның чын дошманы —үзе дә тынгы белмәгән, кешегә дә тынгы бирмәгән, шуның өстенә шактый кызу канлы да булган. Билгеле, әкрен, салмак, ваемсыз энесенә аңардан еш кына эләккән дә' булырга тиеш Әйтәләр, Мөхәммәдьяр дәдәкай яшь чагында йокларга бик яраткан дип. Уятмасалар тәүлек буена да йоклый икән. Моны ялкаулыктан күргәннәр Хәлбуки, Срур тутакайның әйтүенә караганда, бу аның шундый авыруы икән, тик үз вакытында моны берәү дә белмәгән.
Мөхәммәдьяр дәдәкай тыштан шулай мәнсез, пошамансыз булып күренсә дә. аның, минемчә, кызыксынган нәрсәләре дә бар иде Мәсәлән, ул матур әйберләрне ярата иде, безгә килсә, шкафтагы төрле кызыклырак әйберләрне алып, әйләндереп-әйләндереп карый торган иде. Шулай ук китап актарырга, рәсемнәр карарга да ярата иде. Татарча да, русча да укый белә иде ул Ашыкмыйча гына акыл да саткалый иде, үзенә күрә фәлсәфәсе бар иде аның... •
Ә Нигъмәтулла дәдәкай дөнья куа. гәп сатып тик утыру кая ул— бөтенесенә өлгерергә кирәк. Кызу эш өсләрендә оек-чабатадан, алача ыштаннан, киез эшләпәдән өермәдәй бөтерелә иде Каргалы басулары һәм печәнлекләре шактый еракта, бабакайларның печәнлеге, мәсәлән, авылдан биш-алты чакрым, «балота» дигән җирдә иде Нигъмәтулла дәдәкай ялгыз. Унөч-ундүрт яшьлек кызы Зөләйхадан башка кул арасына керерлек беркем дә юк Калган балалары үзе пленнан кайткач кына тудылар Зөлайханы да ул бик иртә эшкә җикте.
Эшләргә, эшләргә! Эш аның өчен мәҗбүрият кенә түгел, җан таләбе дә иде шикелле, ничектер дәртләнеп, ләззәт табып эшли иде ул. Аныңча, эшсезлектән дә оят нәрсә юк Менә шушы нигездә безгә дә аңардан «өлеш» чыккалый иде
Җәйнең бушырак вакытында Нигъмәтулла дәдәкай Дәүләкән базарына да чаптырып килеп җитә иде Кояш баер алдыннан гына килә, кояш белән бергә торып базарга йөгерә, анда эшләрен бетергәч, кайтып ашык-пошык кына бер-ике чынаяк чәйне каплый да, сары атын * җигеп, капкадан ук юырттырып китеп тә бара Ә без, ике малай, эшсез йөрибез, безнең ат та юк, сарык-кәжә дә юк. бер генә сыерыбыз бар, ул да көтүдә Кыскасы, печән чабасы да юк, урак урасы да юк. Димәк, безгә, үсеп килгән ике малайга, урам таптаудан башка эш тә юк. Билгеле инде, Нигъмәтулла дәдәкай мондый хәл белән һич тә килешә алмый. Кул-аягы таза малайлар эшсез йөрсеннәр имеш! Моның өчен ул атакайны да тирги, инәйне дә тирги, ә без инде аның күзенә күренергә дә куркабыз Кайчагында исә тиргәп кенә калмыйча инәй- гә туп-туры әйтә- «Җиңгәчәй, малайларның алмашка күлмәк-ыштаниа рын карап бир, мин бу ике хөрәсән ялкавын алып китим әле булмһса, йөрмәсеннәр монда б тибеп, миндә ипекәйнең тәмен белебрәк ашарлар!» — ди Инәй дә риза була, ләкин икебезне дә түгел, мине генә җибәрә (Ничек инде «ике бөртек»нең икесен дә җибәрсен ди? — юк, булмый, ярамый!). Шулай итеп, Нигъмәтулла дәдәкай мине кабык арбасына утыртып, кырык чакрымдагы Каргалыга дыңгырдатып алып та китә торган иде.
Авылда эш бер вакытта да бетеп тормый — иртә яздан кара көз • гәчә. Кайчан гына кайтсаң да берәр «эш өстенә» туры киләсең, мәсә-
лән, кизәк суктырган чакка Каргалының үз урманы юк диярлек, агачны бик ерактан китерәләр, шул сәбәпле бөтен авыл жәй башыннан ук күп итеп кизәк суктыра. Бу шактый авыр һәм пычрак эш. Иң элек тирес өемен түгәрәкләп жәел, аңа мичкә-мичкә су ташып, бик нык чылаталар. Шул ук вакытта ыштан балакларын сызганган берәр ир кеше, жәем уртасына басып, озын тезгенле атны әйләндереп куа-куа ♦ тиресне озак кына таптЭта. Шулай чылата һәм таптата торгач, тирес с тәмам йомшарып, измә хәленә килә. Аннары инде чират кизәк сугу- 2 чыларга житә. *
Бу эштә күбрәк житкән кызлар да үсмер малайлар Ыштан балак- з ларын тездән югары сызганып, күлмәк итәкләрен бөрмәләренә кысты- g рып, алар шома такта өстенә куелган пар калыпка тирес измәсен сә- и нәк яки куллары бедән генә салып, таптый-таптый тыгызлыйлар да, ф шуннан калыпларын йөгертә-йөгертә читкә илтеп, чирәм өстенә кап s лыйлар. Кизәк тигез, шома, елтыр гына кара кирпеч булып төшеп * кала. s
Миңа, кунак малай булганга күрәме, әллә көче житмәс дипме, ка ш лыпның сыңарлысын гына бирәләр иде Сыңарлы калып белән сугуы » әлбәттә күп жиңел, ләкин мин бу эшне баштарак бер дә яратмадым Тирескә кулларым белән керергә чиркана идем, әчкелтем исеннән жн- рәнә идем. Әмма Нигъмәтулла дәдәкай кушкан эштән котылу юк, аннары башкалар эшләгәндә тик тору мөмкин дә түгел Чирканып-жи рәнебрәк булса да тотынырга туры килә иде Ә бераздан инде тирес-нең үзенә дә, исенә дә әкренләп күнегәсең, пррнн! Хәтта әле көлешә- көлешә Эшләгән кызлар янында, алардан калышмаска тырышып, жн- ңел калып белән кизәкне йөгерә-йөгерә чирәмгә илтеп салуы кызык та була башлый Тирес жәеме. никадәр зур булса да, ишле кулдан йолка торгач, без аны кояш баюдан күп элек бетереп тә куя идек. Шуннан соң кое янындагы озын улактан су сибешә сибешә кул аякларны бик әйбәтләп юабыз, кызлар мунча алдына кереп, чиста күлмәклә рен киеп, төзәтенеп чыгалар Аннары инде ишегалдының тазарак, чирәмлерәк жиренә зур торыпша жәеп әзерләнгән табын әйләнәсенә жиңгә- чәйнең каклаган ит турап пешергән өреле куе токмачын ашарга утырабыз. Барысы да — өреле токмач та, каймаклы катык та, бүген генә мичтән чыккан арыш ипие дә ашап туйгысыз! Ипекәйнең тәме монда башкарак икән шул! Аннары тагын авыз бер генә минут үз эшеннән туктап тормаса да кызлар үзара гел кызык сөйләп тә шырык-шырык көлешеп утыралар Кемнән, нәрсәдән? — Кайчак аңламыйчы да калам, тик миңа да төрттермиләр микән дип эчемнән генә борчылып куям Ә шулай да бик күңелле, бик хозур! Тирес сугуның ахыры дип әйтәсем килә.
Әнә шул рәвешчә Нигъмәтулла дәдәкай мине «ипекәйнең тәмен белеп ашарга» өйрәтте. Бер кайтуда тирес суктырса, икенче кайтуда я печәнгә, я уракка алып бара иде Кайчагында күрше малайларына ияртеп, ат куна да жнбәргәлм иде. Кыскасы, тик тотмый иде Чын авыл эшен мин асылда бары шул Нигъмәтулла дәдәкай аркасында гына азмы-күпме белеп калдым Дөрес, мин әле бик яшь идем, үсмер малай гына, өстәвен^ талчыбыктай нечкә арык та идем, әмма ләкин аякка жип-җнңел оек-чабата киеп, шуңардан эш кешесенә әйләнүемне тоеп, пакустагы үләнне агач тырма белән селкә-селкә жыеп йөрү ми нем өчен бик кирәкле дә һәм бик файдалы да булган икән ул
Бу урында шуны да әйтергә кирәк. Нигъмәтулла дәдәкай никадәр кызу кайнар кеше булмасын, ләкин ул бервакытта да тиктомалга кычкырмый һәм җикеренми иде Ничектер менә киреләнергә урын кал дырмаслык итеп, өзеп кенә куша белә иде. Инде сүзен тыңлаучыга һәм янып эшләүчегә анардан да тәмле телле кеше юк диярсең Ә безгә,
бала-чагаларга, үзенекеме, күршенекеме — һич аермыйча, гел «бәбкәм» дип кенә дәшә торган иде. Минемчә, ул асылда йомшак-нечкә күңелле кеше булырга тиеш, чөнки мин аның йорт хайваннарына да шулай сөеп дәшкәнен еш кына ишетә идем Әмма бер кабынып китсә, үзен белештермичә, кешене тетеп ташларга да күп сорамый ңде Әлбәттә теле белән Хәер, җиңел кабынып киткән шиксдле үк ул бик тиз кайтып та төшә иде: әле генә бөтенесен пыр туздырган дәдәбез, баксаң, кай арададыр сүрелеп тә өлгергән — берни булмагандай ачык чырай белән һәркемгә ягымлы дәшеп, дөнья бетереп йөри дә башлаган. Аннары, сабыр холыклы җиңгәчәй дә аны, ярсу атны тыеп кына торгандай, гел тынычлаңдырып кына тора иде.
Нигъмәтулла дәдәкай кебекләрне безнең Каргалыда, яшенә кара мастан «Егет кеше, удалой!» дип йөртәләр. Тәвәккәл, кыю, җитез, сүзгә тапкыр, туйлар һәм-мәҗлесләр күрке—әнә шундый кеше иде Нигъмәтулла дәдәкай да. Өстәвенә ул озын көйләргә шактый матур, монлы итеп җырлый да торган иде Гадәттә аягүрә басып, бөеренә таяна биреп, тавышын әз генә калтырата төшеп, сузып җибәрә иде:
Утырдым ла көймәнең, ай. түренә.
Карадым ла суларның төбенә Су төпкәйләрен дә һич кара юк. Хак язганны күрми чара юк
/\ңа, Нигъмәтулла дәдәкайга, хак язганны, дөресрәге — язмаганны, ничек итеп күрергә туры килгәнен чираты җиткәч сөйләрмен әле. Ә хәзер башкасына күчик. -
Мин Мөхәммәдьяр дәдәкай туен яхшы хәтерлим Аны, шактый утырган егетне, егерменче елның салкын кышында түбән очтагы Мам леевларның Хәиифә исемле кызына өйләндерделәр. Туйга Дәүләкәннән без дә кайттык Миңа бары унбер яшь кенә, ләкин шуңа да карамас тан, бертуганның малае диптер ахрысы, мине кияү егетләре арасына кертен йөрттеләр Башта әллә ничә пар атта түбән очка туй китте Кияү, өч кияү егете һәм мин — «ярты кияү егете» өйдә калып тордык Күп тә үтмәде, ат атланган бер егет, чаптырып килеп, кыз өендә никах укылганын хәбәр итте. Шуннан соң барыбыз да чыгып, пар атка төялдек тә. тын авыл урамын дәртле кыңгырау тавышы белән сискәндереп. җил-буран уйнатып, китеп тә бардык Күчсрдәге дилбегә тоткан егет төптәге атның башын югары күтәрттереп, ә мичәүдәгесенең башын кырын салындырып кына алып барды. Үзенә күрә бер осталыктыр инде бу. Барып җиткәч, ишегалды түрендәрәк торган келәт сыманрак кечкенә бер өй каршында чанадан төштек. Кияү кергәнне көтеп утыручы кыз шушы өй эчендә икән. Каргалы туеның борыннан килгән мәҗбүри тәртипләре бар иң элек без, кулга-кул тотынышып, аллы артлы тезелештек. Беренче булып башкияү егете, аның артыннан кияү үзе. аннары инде калганнарыбыз — иң коерыкта мин. Кияүнең өстендә яшькелт тышлы, бәрән эчле тун, башында кама читле бүрек, кулында кечкенә сандыгы — анда аның кодачаларга дигән исле сабын, ефәк чәч үргеч, түгәрәк көзге, тагын ниндидер бүләкләре Минем өстә дә тун. тик тышсыз каеры тун (хәзерге заман яшьләренең исләре киткән дуб ә башымда патша казаклары кия торган зәңгәр постау түбә- I., |>зын йонлы, галәмәт биек бүрек Билгеле, бу бүрек минем өчен махсус тектерелгән дә, кибеттән башка үлчәп алган да түгел, бәлки толчокта берәр исерек солдат кулыннан сатып алынган булырга тиеш (Ул елларда кием-салымны толчоктан гына табарга мөмкин иде). Бү рек күзләремне каплап тора, мин аны һич яратмыйм, кияргә хурла нам. ләкин кимичә чарам да юк. *
Хуш, кулга-кул тотынышып тезелешкәннән сон. башкня\ еге • «. ишек тоткасын тотып торучы житү-чая гына кыз белән нидер сөйләшеп алды Барысы да көлештеләр, кызга бүләк бирделәр, шуннан соң гына кыз ишекне ачып, безне эчкә уздырды.
Кергәч, чәй табыны әзерләнгән өстәл тирәсенә утырыштык Өстәл тулы өем-өем сый, чирек белән бал да тора Яшь кәләшне без к\ и * мәдск — ул чыбылдык эчендә утыра иде Йоласы шулай, күрәсең, кияү 5 нс мөгаен чыбылдык-эчендә каршы ала торгандыр Теге житү кыз Ь безгә зур таба белән кайнар коймак кертеп куйды. (Ул кияү белән кә- - ләшнс шушында карау өчен махсус куелган икән Бәлки әле үзе дә Е яшь килендер) Егетләр нигәдер ашыгалар иде. коймакны аннан-мон- 5 нан капкалап, берәр генә чынаяк чәй эчтеләр дә. кияүгә хәер дога п ° ләп. урыннарыннан тордылар Без чыгып киттек Мөхәммәдьяр дәдәкай ♦ ни өчендер шактый ук кызарып һәм уңайсызланган төсле дә булып. _ кәләш янында үзе генә торып калды
Аннары инде без, кияү егетләре, башка кунакларга кушылып, кыя ® ягынйан туй күтәрешкән кешеләрнең мәжлесләренә йөри башладык. Арада мин. йоннары күземә кереп торган хәшәрәт бүрекле малай гына п булсам да, әйтергә кирәк, мәҗлесләрдә игътибардан һәм сый-хөрмәттән бер дә читтә калмадым (чөнки кияүнең «читтән» кайткан якын туганы) Бу самогон заманы иде, ул чакта аны «күмүшкә» диләр ип Башта руслардан ала торган булганнар, аннары инде үзләре дә «куарга» өйрәнгәннәр Менә шул сасы нәрсәне, миңа да әз генә эчертеп ка радылар. Мин аңардан өтелдем, буылдым, үлә яздым, шуннан соң «тәкъдим» итүче булмады
„ Туй кыз ягында ике-өч көн дәвам иткәннән соң, егет өенә кайггы. Хәзер егет ягыннан баручыларга ияреп, кызны озатучы туганнары да килделәр. (Аларны бездә «жиңгәли баручылар» дип әйтәләр) Кышкы айлы кич иде. түбән очтан югары очка таба кыңгырау тавышлары белән бөтен авылны шаулатып килгән әллә ничә пар ат. ялгыз атлар бабакайлар ихатасына чаптырып ук килеп керделәр Шул чакта ке . дер мылтыктан да атып җибәрде Каршы алучылар күп иде. кайтып керүчеләрнең күбесе кызмача иде. шуңа күрә буталыш, шау-шу дә көчле иде Кияү атын ишек төбенә үк китерделәр, киленне чанадан ак киезөстенә төшерделәр, Ншъмәтулла дәдәкайның кызы- Зөләйха киленгә кашык белән бал-май каптырды Икенче, үрәчәле чанада кай кап килен әйберләрен — яшел кандыгын, урын жирен жырлый-жырлый өйгә керттеләр
Туй кияү ягында да ике-өч көн барды булса кирәк Билгеле, бу тарафта да туй күтәрешкән якын туганнар кыз ягын чиратлашып йөртеп, кунак иттеләр. ’Ләкин мин монда «кияү егете» түгел идем нн с башка балалар белән бергә буталучы'малай гына, шуңа күрә безнең тарафтагы мәҗлесләрне күрмәдем дә диярлек һәм туйның кайчан бс i кәнен дә ачык кына хәтерләмим Кияү өендәге соңгы мәҗлес i - «жиңгәли килүчеләрнең» кайтып китүләре дә төнлә булган ә без. ы»ы- зыгыдан тәмам арган бала-чагалар, төрлебез төрле урында йоклап калганбыз -
Әнә шулай үтеп китте Мөхәммәдьяр дәдәкай туе да Өйдә хәзер яңа кеше яшь килен Бусы инде миңа икенче җиңгәчәй - Хәниф.- җиңгәчәй була Ак чырайлы, юка-җиңел генә һәм бик җитез дә ик - үзе Ләкин оялчан әле. өй эчендә дә бөркәнчек ябынып, зурлардан битен яшереп йөри Басынкы, авыр кузгалышлы Мөхәммәдьяр дәдә- кайга бик кулай килгән диләр аны Чынлап та алар соңыннан бе| берсен.» ансат кына яраклашып һәм яратышып яшәделәр Балаларны ля күп үстерделәр
Бу ике дәдәм турында тагын бер вакыйга минем хәтеремдә сак- iana — форсаттан файдаланып менә шуны да сөйләп үтәсем килә Шул ук егерменче елның җәе Мин янә Каргалыда. Кем белән кайтканымны белмим — атакай да, инәй дә янымда юк иде. Ә күргәнем, исемдә калганы менә нәрсә өйнең зур як түрендә, агач кәнәфидә өч авыл карты һәм алар янында шәльяулык ябынган, укалы камзул кигән әбыкай утыра. Алардан читтә, ишек төбендәрәк Нигъмәтулла белән Мөхәммәдьяр дәдәкай басып кына торалар. Ә мин әбыкай янында аңа елышып кына утырам. Өйдә киеренке тынлык Бары әбыкай гына ашыкмыйча нидер сөйли, ә картлар алларына караган килеш ара-днрә башларын гына селкеп куялар Нәрсә турында сүз бара — мин әле белмим, тик бераздан гына төшенеп алдым әбыкай үзе исән чакта еллары белән кызларына аталарыннан калган мал-мөлкәтне бүлеп бирергә булган икән Картлар исә менә шушы бик мөһим эштә аңа үзләренең гадел киңәшләре белән ярдәм итәргә тиешләр икән Шуннан соң бар булган мөлкәтне — ат, сыер, сарык кебек аяклы маллар ны, абзар, келәт, лапас, мунча кебек каралты-кураларны, ниһаять арба, чана, сбруй һәм шактый күп эш коралларын бүлгәләүгә керешәләр. Башта әбыкай үзе кемгә нәрсә бирергә теләвен әйтә, аннары картлар, үзара әзерәк мәслихәтләшкәннән соң. кыска гына итеп ризалыкларын белдерәләр «Ярый, аллага тапшырдык, шулай булсын! Игелеккә язсын!» диләр. (Кайчагында сүз озаккарак та сузыла, ләкин гел риза булышу .белән бетә)
Кемгә нәрсә тигәнен мин әйтә алмыйм инДе, ләкин картлар хөкеме гадел булгандыр, ахрысы, чөнки шунда тыңлап торучы ике туганның берсе дә ризасызлык белдереп сүз әйтмәде. Моңарчы шома гына барды бу эш Ахырда чират иң төп милеккә — шушы сөйләшеп утырган өйнең үзенә килеп җитте Монсы инде шома гына узмады. Башта шуны әйтергә кирәк, бу өй 1906—07 елларда гына салынган бик яңа өй иде әле Бүрәнәләре дә юньләп каралырга өлгермәгән, түбә калае да шул килеш, бер тутыккан җире дә юк Үзе алты почмаклы өй — зур ягы дүрт стеналы, кече ягы зурысына кушып салынган өч стеналы.. Зур (яки түр) якның урамга таба, ә кече якның ишегалдына чыга торган ншек-болдырлары да бар Менә шул өйне кемгә калдырырга яки ни чек итеп бүләргә? Әбыкай әйтә, мин Мөхәммәдьярымда калам, аңарда торачакмын, шуңа күрә зур якны аңа бирәсем килә, ди Беразга авыр тынлык урнашты, башлап сүзен әйгергә берәү дә ашыкмый иде Ләкин Л1ул чакта — һич көтелмәгән бер хәл — Нигъмәтулла дәдәкай мич буена чүгәләде дә йөзен ике кулы белән каплап, тавышын ничек тә чыгармаска тырышып, җыларга да тотынды Бу хәлдән әбыкай да, картлар да бер мәлгә тынып, тәмам аптырашып, югалып калдылар Ә мине әллә нишләтеп җибәрде дәдәкайның җылавы, әйтерсең, йөрәгемне кемдер кысып тотты, хәтта куркытып та җибәрде. Олы ир кешенең җылавын минем әле бер дә күргәнем юк иде
Картларның берсе, ниһаять, ипләп кенә әйтте аңа «Нигъмәт-улла, нишләвең бу куй, ярамый! Сүзең булса әйт. әйтергә хакың бар, ә без тыңларбыз, мәслихәтләшербез, шулай булмыйча!» — диде Шуннан соң Нигъмәтулла дәдәкай бераз тынып торды, азрак тынычлангандай бул- 1ы. аннары борын очындагы эре яшь бөртеген сыпырып ташлады да, ашыкмыйча тыелып кына сүзен әйтә алды «Анакай, кәбәм, ни бит., үзең дә беләсең, бу өйне мин иңнәремдә күтәрдем, мин бит бүрәнәләрен үзем кисеп, үзем урманнан ташыдым Шуның өченмени миңа өч кенә стена? Өч атның да икесен Мөхәммәдьярга дңдең, сүз әйтмәдем, инде өйдән мәхрүм итмәссең дигән идем, анакай кәбәм!»
Әйе. бик киеренке, авыр бер ара иде бу Мин Мөхәммәдьяр дә дәкайҮа карадым — ул ишек төбендәрәк таш сын шикелле оасып юра,
йөзе ак, тавышы-гыны юк Нинди генә хөкем чыгарсалар да аллан ук риза кебек шундыйрак бер кыяфәт иде аңарда Әмма ик авыры һичшиксез әбыкайга иде хәлиткеч сүзне бит ул әйтергә тиеш Зур улынын һич көтмәгәндә йөзен каплап, җылап жибәрүе һәм үпкә катыш әрнеп, ялварып әйткән сүзләре ана нык тәэсир итте булса кирәк, ни чектер кинәт кенә сүнеп боекланып, тирән уйга калгандай башын да ♦ салындырып, күпмедер вакыт сүзсез-өнсез генә утырды Аннары үз ал = дына авыр гына бер сулап куйганнан соң, ашыкмыйча әкрен-тыныч н кына яңадан сүзен башлады «Нигъмәтулланың бу өйдә хакы күбрәк 3 икәнен мин белмичә, кем белсен Дөрес әйтә ул. иңнәрендә күтәрде а Ходай шаһит, улларым икесе дә миңа газизләр Ләкин мин аларның г чамаларын да беләм бит Нигъмәтуллам, иншалла. өйсез калмас, яңа S сын салырга да хәленнән килер Ә Мөхәммәдьярга авыр булачак, төп * нигездән аерырга ярамый аны Юк. Нигъмәтуллам рәнжи күрмәсен. _ өйнең зур ягын Мөхәммәдьярга калдырыйк, шуңа сезнең фатиха би- I рүегезне сорыйм, кардәшләр!»
Билгеле, мин әбыкай сүзләрен 60 елдан сон үземчәрәк яздым, әмма -J төп мәгънәсе шулай иде дип бер дә нкеләнмнчә әйтә алам Әйе. ана кеше төпчек улынын мәнфәгатен яклады, чөнки төпчек улы шуңа бик мохтаж. хәтта шуның өчен генә ул Мөхәммәдьярында калырга да тели иде Ләкин картлар бу өй мәсьәләсендә үз хөкемнәрен әйтергә ашык мадылар Бер якны да кыерсытырга теләмичә үзара жайлап кына мәслихәтләштеләр Нигъмәтулла да хаклы. Гаффә (әбыкайның исе ме) тутайныкы да дөрес Ничек итеп аларны килештерергә?. Линары мәсьәләнең бу ягы да бар өйгә төп хужа кем? Төп хужа. әле үзе исән чагында, аналары инде Димәк, аның ихтыяры беренче нәүбәттә искә алынырга тиеш Шулайрак фикер йөрттеләр картлар һәм ахырда өй нең зур ягын Мөхәммәдьярга калдыруны тиеш таптылар Ләкин шу ның белән бергә Нигъмәтулла дәдәкайны юатып та үгетләп тә әйт теләр «Син. Нигъмәтулла. Мөхәммәдьяр түгел, син бөтенләй башка Өч стенаны бик тиз дүрт тә итәрсең, теләсәң, алты почмаклысын да булдырырсың, еллар гына имни торсын Бу дөньяда бөтен нәрсә фани кешенең малы да. жаны да. тнк аңа карап, арагыз бозылма сын, бер-берегезгә терәк булып тату гына яшәгез Ә син. Мөхәммәди яр. мал кадерен бел. әрәм-шәрәм итмә, бетерүе ансат булса да. табу лары читен Атагыз, мәрхүм, нәселегездә хөрмәткә ия бер зат кеше иде. анагыз. Гаффә тутай. ил каршында абруйлы бер карчык аның хәер догасын алып калырга тырышыгыз!» диделәр Ике бертуган бу нәенхәтне баш иеп кенә тыңладылар, күңелләрендә ни булгандыр икесенең берсе дә авыз ачып, сүз әйтмәделәр Шуннан сон барысы га кул күтәреп, озын гына дога кылдылар
Әнә шулай уелып калды бу вакыйга минем хәтеремдә Күп нәрсә ләр онытылды, әмма ни хикмәттер, бусы менә онытылмады- Бәлки Нигъмәтулла дәдәкайнын чүгәләп жылавы яки әбыкайның хәсрәтле уйчан йөзе моңа сәбәптер хәзер инде моны аңлавы да һәм аңлатуы да бик читен һәрхәлдә бала чактагы аңсыз, әмма сизгер күңел пнг бу - күргәннәрдән нәрсәнедер шунда ук ташлаган, ә нәрсәнедер бабай булгач та онытма дип саклаган.
Биредә тагын шуны өстәп әйтәсем килә, минем атакай мал белешкәндә өлешкә керүдән баш тарткан икән. Сәбәбен әйтә алмыйм, бәл ки сугыш елларында болай да бик нык какшаган чужалыкны тарагын, авылдагы туганнарын артык зәгыйфьләндермәс өчендер, ә бәлки ан дагы хуҗалыкка күптән катнашы булмаганга һәм көче керм.иәшә күрәдер Соңгысы дөресрәктер дип уйлыйм Шулай да атакаГна бер тарантас тигән иде шикелле, ләкин атыбыз булмагач, ул гарант» ә Дәүләкәнгә кайтмады
Бу вакыйгадан соң бер ел үтүгә әбыкай бездә ваба авыруыннан вафат булды Яшәрлеге бар иде әле, безнең үсә төшкәнне дә күрәсе килә иде Ләкин, үзе әйтмешли, язмыштан узмыш юк Шулай да бу фани дөньядан аерылганда җаны тыныч булгандыр диясе килә, чөнки балалары алдында ул үзенең соңгы бурычын да үтәп китте.
Ул җәйне искиткеч корылык иде, бөтен нәрсә янды-көйде һәм артыннан егерме беренче елның коточкыч ачлыгы да килде. Бу хакта мин вакыты җиткәч сөйләрмен әле, хәзер исә шуны гына әйтәсем килә: ачлык елны без Каргалыга кайтып йөрмәдек, шулай ук Каргалы- ың үзеннән дә килүчеләр булмады кебек... Шуңадыр инде мин андагы туганнарның бу афәтле елны ничек үткәреп җибәрүләрен белмим диярлек. Әлбәттә, җиңел булмагандыр, интеккәндер, бәлки ачыкканнардыр да, чөнки җир, бичара, чәчкән орлыкны да кайтарып бирмәде (Ярый, алабутасы булды әле). Бигрәк тә Мөхәммәдьяр дәдәкайга бик авырга килгәндер, бәхетсезлегенә каршы, бүлешкәндә тигән ике ат ның берсе нишләптер зыянлаган да булган. Шулай да алар ачлык тырнагыннан исән-имин котылганнар иде.
Минем яңадан Каргалыга кайта башлавым я егерме икенче, я егерме өченче елга туры киләдер ахрысы... Ләкин соңрак шуны яхшы беләм, әлеге төп йортта Нигъмәтулла дәдәкай үзе генә тора иде инде Ике тәкә башы бер казанга сыймый дигәндәй, күрәсең, ике гаилә дә бер өйгә сыя алмаган Ничек кенә булмасын, ике брат үзара килешкәннәр дә, Нигъмәтулла дәдәкай зиярат буендагы урамнан буш урын алып, шунда Мөхәммәдьяр дәдәкай өчен бүрәнәдән, салам белән япкан, җыйнак кына ызба торгызган Янә өстәп бер ат та биргән. Шулай итеп бер-берсеннән бик нык аерылган ике туган ике җирдә һәм ике йортта яши башлаганнар. Ихтимал, бу икесе өчен дә хәерлерәк бул-гандыр.
Мин инде кайтканда, билгеле, гел төп йортка кайта торган идем Чөнки бу әбыкайдан калган йорт, сабый чактан ук мине шунда алып кайтканнар Бөтен истәлекләрем дә бары шул төп йорт белән бәйләнгән. Күптән нигезе бетерелсә дә мин аны онытканым юк һәм яңадан йөз ел яшәсәм дә онытмам дип уйлыйм.
Хәзер миңа атакайның ике сеңелесе турында да, кыскача гына булса да, сөйләргә кирәктер инде. Болар Рокыя тутакай белән Срур тутакай Иң гаҗәбе шул, болар да ике бертуган братлары шикелле үк бер-берсеннән бик нык аерылалар иде. Бөтен яктан да Рокыя тутакай табигате белән бик тыйнак, юаш, чынлап ачулана да, зарлана да белми торган, азга да канәгать, аздан да сөенә торган, бик саф күңелле һәм туган җанлы кеше иде Гәүдәгә дә чебеш кебек юка-ябык кына, шулай саклана ул минем күз алдымда... Ә Срур тутакай бөтенләй башка Ул чибәр, сылу, үткер, яшьтән үк бик зиһенле, ирләрдә булмаган акыл үзендә, сүзе һәм тотышы белән кешене үзенә карата белә. Ж.ыр- га, музыкага сәләтле, хәтта артистлык кабилияте дә бар аңарда Кыскасы, гранд-дама! Хәзер Срур тутакайга сиксән алты яшь, ә хәтеренә һәм ачык зиһененә исең китәр Алар арасындагы аерма тагын шуннан гыйбарәт Рокыя тутакай укымыйча калган яки бик аз укы ган, ә Срур тутакай үз теләге белән Уфага китеп пансионатта торып укыган, хәтта күпмедер вакыт Петербургта да булып кайткан. Укуын бетергәч, Каргалыга кайтып, учительница булган — балаларны русча укыткан (Шуңа күрә «мөгаллимә» димим.) Әйе, ул үз заманының белемле һәм алдынгы туташы. Аңа мондый юллар ачылуның, минемчә, ике сәбәбе бар беренчедән, аның яшьлеге 1905 елдан соң татар дөньясында башланган уяну, күтәрелү, мәгърифәткә омтылу чорына туры килә (ә безнең Каргалы кешеләренә укуга омтылу электән үк хас нәрсә), икенчедән, ул туганнары арасында ин кечесе, төпчек кыз. җитмәсә. характеры да заманча тәвәккәл-кыю, шуңа күрәдер инде анын
теләгенә каршы төшәргә базмаганнар (Ә минем атакай исә аның укырга омтылуын һәрвакытта яклап килгән — моны Срур тутакай үзе әйтә) Кыскасы. Срур туташның тормыш юлы бәхетле һәм матур башлана
Ләкин инде Рокыя тутакайның тормышы бөтенләй икенче юлдан китә. Иң элек аны яшьли генә Ибәтулла исемле жизнәсенә кияүгә ♦ бирәләр. Эш шунда ки. Ибәтулла җизни башта әбыкайларның дәү с кызы Зөлайха тутакайга өйләнгән була. Ләкин бәхетсезлеккә каршы, t Зөләйха тутакай беренче баладан ук үлеп тә китә Үзе дә. сабые да 2 (Аның исемен соңыннан Нигъмәтулла дәдәкайның беренче кызына з кушалар.) Менә шуннан соң. безнең татардагы гадәг буенча, тол § калган җизнигә балдызын бирәләр. Ибәтулла жизни өйләнгәч тә « Рокыя тутакайны Уфага алып китә һәм алар шунда әйбәт кенә тора ф да башлыйлар Әмма ләкин бәхет дигәнең бер килмәсә-килми икән ул = яки килсә дә, көзге кояштай, бик тиз югала икән Инде менә Ибәтулла Z. җизнинең үзенә әҗәл чире эләгә — астыртын усал яман шеш чыга = аның муенына. Өмит аз. котылу чарасы юк диярлек (хәзер дә юк әле S ул), җизнинең хәле көннән-кнн начарлана бара Ахырда аны Каргалы m га алып кайталар. Күпмедер вакыт аталары өендә ятканнан сон, 1917 елның январь башында, әйтергә кирәк, көтелмәгән бер чактарак, Ибәтулла җизни ниһаять җан бирә. Кырыкка да җитмәгән тап таза кеше!
Көтелмәгән чактарак дидем Әйе. гаҗәеп бер хәл! Язмышның мәкерле шуклыгы димме, ничек итеп аңлатырга да белмим, ләкин Ибәтулла җизнинең үлүе. . нәкъ менә Срур тутакайга никах укыткан көнгә туры килгән икән. Хәзрәтләр никах мәҗлесеннән чыгып, җеназа укырга киткәннәр Шулай итеп, бабакайлар өенә зур шатлык тирән кайгы белән бергә, бер үк көнне җитәкләшеп кергән Хәер, моны әйтүе генә ансат.
Мин үзем, гәрчә туйга кайткан булсак та, бу хәлне һич тә хәгер ләмим. Җиде яшьлек бала гына идем әле мин Аннары кыш үзәге, бик салкын чак, Ибәтулла җизни, әйткәнемчә, аталарында вафат, гәү дәсен дә шуннан алып чыкканнар, билгеле, безнең ише җылы өйдә утыручы вак бала-чаганың бер нәрсә белмичә калуы гаҗәп тә түгел Бары күп еллар узгач кына Мәдинә җиңгәчәй миңа бу хакта сөйләде. Хәйран калып һәм аптырап мин. ничек булды соң ул. ник туйны ки-чектермәделәр икән дип сорагач, җиңгәчәй болан диебрәк аңлатты әҗәлнең көнен-сәгатен алдан белеп булмый шул. ә туй көне Срур ның каникул вакытына туры китереп, алдан ук билгеләнгән иде Аш сулар әзерләнгән, кунаклар чакырылган, хәзрәтләргә әйтелгән инде тәгаенләнгән көне килеп җиткәч кенә аны ничек үзгәртәсең? Бик читен эш бит ул, туй хәтле туйны кичектерүе . Алланың язганы шулдыр инде, ахыры хәерле була күрсен диделәр дә никакны укытырга булдылар Шатлыгы, кайгысы бергә узды шулай итеп
Рокыя тутакай Ибәтулла җизнидән берсеннән-берсе кечерәк өч бала белән кала. Әлбәттә, кайгы баштан ашкан һәм минем шушы урында Ибәтулла җизни турында райбер ишетеп белгәннәремне әйтеп үтәсем килә. Ишеткәннәрем исә түбәндәгедән гыйбарәт Ибәтулла Те рёгулов моряк булган, хәрби флотта хезмәт иткән, япон сугышында катнашкан Минем тутакайларга (башта Зөләйхага, аннары Рокыяга) әнә шул компаниядән кайткач өйләнгән икән Яхшы ук грамоталы да булган ул.
Срур тутакайның сөйләвенә караганда. Ибәтулла җизни подполье дагы революционерлар белән бәйләнеш тоткан имеш Моның әсасы менә нидән гыйбарәт Уфа губернаторының канцеляриясендә җизнинең авылдашы Әхмәтсолтан Тсрсгулов дигән кеше хезмәт иткән Б\ инде
укыган кеше, статский советник, губернатор канцеляриясендә зур гына урын биләгән булса кирәк. Мәсәлән. Уфаның татар яшьләре спектакль яки концерт куяр өчен рөхсәтне губернатордан еш кына аның ярдәме белән алганнар. (Монысын миңа Хәсән Гобәйдуллин сөйләгән иде) һәм шушы кеше, ягъни Әхмәтсолтан Терегулов. Уфа социал-демократлары белән яшерен бәйләнештә торган имеш. Цюрупа һәм Брюханов кебек күренекле большевиклар белән шәхси таныш та булган диләр. Билгеле инде, губернатор чиновнигы белән подпольедагы социал-демократларның бәйләнеше ниндидер бер максатка хезмәт иткән булырга тиеш. Кыскасы, алар Әхмәтсолтан Терегуловтан үзләрен кызыксындырган мәгълүматларны алып торганнар булса кирәк. (Шундый сүз дә бар: революционерларга берәр төрле куркыныч туа башласа. Терегулов аларга шуны алдан хәбәр итә икән) Ләкин бу хәтәр эштә кемдер аша элемтә тотарга кирәк булгандыр бит. чөнки губернатор чиновнигы үзе турыдан-туры бәйләнешкә керә алмагандыр инде, һәм менә безнең җизни. Ибәтулла Терегулов. Әхмәтсолтанга якын кеше, әнә шул элемтәче ролен үтәгән дә имеш. Моның дөрес булуына дәлил итебрәк. Срур тутакай шундый бер кызыклы гына факт та китергән иде. Ибәтулла җизни төрле сылтау белән бер ел эчендә генә ундүрт мәртәбә тора торган фатирын алыштырган булган. Ни өчен? Билгеле. конспирация өчендер инде... Әлбәттә, болар барысы да сүз генә, кулыбызда бер төрле дә документ юк. ләкин бит кайчагында сүзнең дә ниндидер нигезе була. Мәсәлән. Әхмәтсолтан Терегулов революциядән соң да Уфада кала һәм совет органнарында хезмәт итә. Тазартулар вакытында да апа тимиләр. Элеккеге патша чиновнигы булса да! Бу бит инде юкка гына түгелдер
Ә безнең җизнигә килгәндә, ул япон сугышын күргән, хәрби флоттан кайткан кеше, димәк, аның күпмедер дәрәҗәдә революция рухы белән сугарылган булуы бик табигый. Андый кешеләр аз булганмыни ул заманда
Җизнидән калган өч бала үсеп җитәләр, кеше булалар, тик Рокыя тутакайга тагын да бер зур хәсрәт кичерергә туры килә — бердәнбер улы Әнвәр Ватан сугышында һәлак була Чыдамлыгына исең китәр! Әнвәр турында сүз чыкканда мин аның елаганын бер вакытта да күрмәдем. Тик шунда сүзсез генә елмая биреп утыра — әллә хәсрәтен яшерә, әллә Әнвәрен күз алдына китерә Шулай зарланмыйча, сыкранмыйча гына үлеп тә китте ул . Ә калган икесе, Рауза белән Ләйлә. исәннәр Болар минем ип яраткан туганнарым. Алар үзләре дә бик туган җанлылар. Бигрәк тә Рауза! Сугыш аркасында утырып калганга күрәмедер, бөтен игътибары-кайгысы аның туганнарына күчте.
Инде яңадан туй хәлләренә килсәк, минем, дөресен генә әйткәндә, искә төшерерлек нәрсәм юк диярлек. Туйда, үзегез беләсез, өй тулы кеше, ыгы-зыгы, шау-шу кая монда җиде яшьлек малайга барысын да күреп бетерергә?! Тик бер нәрсә хәтеремдә ачык саклана Срур тутакайны кияү йортына аллы-артлы ике ат җигелгән ябык повозкада алып киттеләр Эченә кереп утыра торган мондый чананы минем бе ренче күрүем, ихтимал шуңадыр ул онтылмыйча сакланган да Хәер, тагын бер нәрсәйе әзрәк хәтерлим әле: бу — бай Гали йорты, чардаклы. яшел түбәле, авылда бер шәп. матур йорт. Срур тутакайны менә шул йортка китереп төшерделәр, чөнки җизни тиешле кеше шушында фатирда тора иде. Эчендәге бүлмәләренең ике якка ачылмалы биек, ап ак ишекләре әле дә булса күз аллымда. Зур якты зал. бик күп кунаклар. өзлексез җыр-музыка. ләкин болар барысы да төштә генә кебек, хәтта мәҗлес хуҗасы җизнинең үзен дә ачык кына хәтерләмим Бусы гаҗәбрәк тә инде, чөнки никадәр бала булсам да җизни дигән затны мин аера, күрә белергә тиеш идем Ә бәлки аерган-күргән бул
сам да күптән онытканмындыр — алтмыш өч ел узып китте бит ул туйдан сон!
Әмма мин, тора-бара. әкренләп күрдем, белдем, таныдым бу яна җизнине, һәм озак еллар дәвамында ул минем иң нык хөрмәт иткән кешем булып калды Кем иде сон ул минем җизнәм? Ин элек шуны әйтергә кирәк, ул Каргалы кешесе түгел, читтән килеп, күпмедер то- ♦ рып, шунда гына Срур тутакай белән танышып. ана өйләнгән кеше с иде Исем фамилиясе аның - Шәрнфҗан Хәмидулла улы Сүнчәләев 2 Тарихта күбрәк Шәриф Сүнчәләй исеме белән билгеле шәхес. Шагыйрь 2 Сәгыйть Сүнчәләйнең бертуган агасы Казандагы учительская школа- л нк бетергән үз заманының укымышлы, алдынгы бер кешесе 1917—18 5 елларда революция вакыйгаларына якыннан катнашкан. Уфада Га 8 лимжан Ибраһимов белән бергә «Ирек» газетасын чыгарышкан, Уфа ф губернасыннан Учредительный собраниегә депутат булып сайланган, Октябрь революциясеннән соң, Башкортстан республикасы төзелгәч, ан- х дагы мәгариф эшләре белән җитәкчелек иткән егерменче елдан ком- х мунист, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Уфада аның исеме * белән аталган урам да бар
Шәриф Сүнчәләй турында төгәлрәк һәм тулырак мәгълүматны Риза Ишморат истәлекләреннән алырга була — Риза аның шәкерте, миңа караганда да ул аны күптәнрәк һәм күбрәк белә Мннем исә күңелемдә ныграк, тирәнрәк сакланганы — Шәриф җизнинең саф кешелек сыйфатлары Әмма ничек кенә итеп атлатырга моны? Ул тыныч, сабыр кеше иде, ул бик мөлаем һәм тыйнак кеше иде, тавышы Ла йомшак, кешегә мөгамәләсе дә йомшак иде. Үзе озын гына буйлы, какча гына кеше иде. бик пөхтә киенеп, гел чиста кырынып йөри иде Болары тышкы яклары, ә эчке яктан ул үтә әдәпле, инсафлы, нәзакәтле - кыскасы, анарда гүя тумыштан ук килгән үзеңә бер күркәм затлылык бар иде Ирексездән сокландыра, хөрмәт кузгата торган мондый затЛылык гадәттә иске интеллигентларда күбрәк очрый Ул да чын мәгънәсендә интеллигент иде бөтен яктан да! Ихтимал, шуңа күрәдер, мин Шәриф җизнине үзем өчен үрнәк бер кеше итеп саный идем. Дөрес, аңа охшарга, аның төсле булырга тырышмадым, чөнки бу кадәресе кулымнан килмәс иде (һәм табигатемә дә сыймас иде), әмма җнзнәмнең күркәм кыяфәте һәм чын кешелек сыйфатлары мине бозылып китүдән, түбән тәгәрәүдән ничектер тыеп килде Ә андый куркы лыч. яшерә алмыйм, мннем тормышымда булгалады
Бу урында ниндидер бер шәрехләү кирәклеген сизәм, югыйсә кан берәүләрнең җизнәңне артык мактап ташладың дип әйтүләре мөмкин ЛәкИн хикмәт мактауда түгел, һәм андый теләгем дә юк минем Хикмәт шунда кн. Шәриф Сүнчәләй һәм анһш замандашлары үткән гасырның ахырында туып, б\ гасырның башында, дөресрәге ике революции арасында җитешкән кешеләр Алар шул чорның азатлык рухы белән сугарылып, бик нык белем-мәгьрнфәткә омтылган һәм халыкка хезмәт итү максаты белән янган кешеләр һәм шушы хәл аларның идеалларын да. кешелек сыйфатларын да билгеләгән булса кирәк М.ә сәлән. Шәриф Сүнчәләйнең яки башка берәрсенең идеалы хөрлек икән, ул инде үз иркен сөю генә түгел, бүтәннәр иркен дә таныган, хөрмә) иткән. әгәр ул кешеләр арасында гаделлек булуын тели икән, иң элек үзе гадел булырга тырышкан һәм башкалардан да шуны көт кан Кыскасы, идеал белән гамәлне алар бер дип белгәннәр аерып Йөртмәгәннәр Я. бу һәр заманда, һәрбер кеше өчен .дә шулай булырга тиеш түгелмени?! Күрәсез, бер нинди арттыру, мактау юк монда
Фәлсәфә күпкәрәк китте, кире артка чигеник әле булмаса Каргал ыла туй үтеп киткәч, бер -ике айдан соң яшьләр өчәүләшеп, ягъни җизни белән Срур тутакай һәм җизнинең энесе Сәгыйть кода (Сәгыйть Сүнчәләй) Уфадан безгә. Дәүләкәнгә кунакка килделәр Мәрт
урталары иде шикелле, карлар эреп, ерганаклар юл ала башлаган кояшлы көннәр иде. Кунаклар хөрмәтенә бездә зур мәҗлес уздырылды. (Ул чакта безнең үз йортыбыз юк иде әле. арендага алган өч бүлмәле чибәр генә йортта тора идек) Мәҗлескә Дәүләкәннен мөхтәрәм кешеләре чакырылган иде. Заманның мәгълүм ике зыялысы, ике яшь. чибәр егет, икесе дә тройка костюмнан, кара кәләпүшләрдән, берсе, жизни тиешлесе, гармунда, икенчесе, кода тиешлесе, скрипкада өздереп уйныйлар. Әйтәсе дә түгел, алар үзләренең бөтен-килеш-килбәтләре, тотыш- торышлары һәм уеннары белән мәҗлес кунакларын тәмам әсир иткән, ганга калдырган булырга тиешләр. Мин моны көнендә генә белеп бе- термәсәм дә соңыннан ул мәҗлесне һаман искә төшереп сөйләгәннәрен күп ишеттем. Күрәсең, бу мәҗлес атакайның да дәрәҗәсен күтәреп җибәргәндер — кияве кем дә кодасы кем!
Әмма минем' өчен иң истәлекле нәрсә — Сәгайть абыйның бүләк итеп биргән ике китабы булды Мин әле мәктәпкә йөрми идем, хәреф- мазар да танымый идем, шулай да бу китапларга бик сөендем Икесе дә катыргы тышлы, эчендәге битләре шоп-шома, хәрефләре дә эре-ачык һәм бит саен диярлек буяулы рәсем. Миңа әйтеп бирделәр: бусы «Су анасы», ә бусы «Борчак'патша», язу таныгач укырсың, диделәр... Язу таныгач! Бу бит тиз түгел, мәктәпкә йөри башлагач кына, ә менә минем хәзердән үк беләсем килә кем ул түбәтәйле малай, озын чәчле, шөкәтсез карчыгы кем тагын, ни өчен ул куркыныч карчык малайны куып бара? .Ахырда көн саен шул китапларны карый торгач, атакай ярдәме белән булса кирәк, мин әкренләп кенә .хәрефләрне аера, таный башладым, аннары тора-бара хәрефләрдән әз-әзләп сүзләр дә оештырырга өйрәндем Ул китапларны личәмә тапкыр «сукалап» чыгуымны әйтә . алмый”, ләкин көз җитеп, беренче мәртәбә .мәктәп бусагасын атлап кергәндә мин инде ташка басканны шактый ук «сөрә» белә идем. Шу- тзй итеп, Сәгынть Сүнчәләй үз кулы белән миңа «тел ачкычы» биреп китте.
Туганнар һәм туйлар турында җитет! торыр булмаса. Хәер, тагын бер туйны әйтеп кенә үтү кирәктер ахрысы Бу - Абзан туе. Нигъмәтулла дәдәклй шул авылга мине күчертә утыртып балдызы туена алып барган иде. Миңа инде җиде яшь түгел, ундүрт яшь иде. Бәлки шуңа күрәдер, ■* бәлки җәйнең бик матур чәчәкле вакытында һәм илнең дә тук, тыныч, имин чагында булып узганга күрәдер, ул туй минем күңелемдә гомергә онытылмаслык якты тирән бер эз калдырды. Күп еллардан соң мин Абзац туенда күргән һәм кичергәннәрем не «Җиз кыңгырау» исемле хи- >ямд.1 тасвир да иткән идем. Ә кара дугага асып барган җиз кыңгырау үзе әле дә булса миндә саклана.
Тагын нәрсә?. Беттеме-юкмы?.. Үзем менә бик озынга китә түгелме дип борчылам да. кыска да буласым килә, ләкин шуңа карамастан, туктала да алмыйм: башлаган сүзне ничектер ахрына кадәр җиткерергә кпр I. Әйтик, шул ук туганнар турында Әйе. аларның язмышлары да һәм гомерләре дә төрлечә булды. (Бу табигый хәл, кешеләр төрле вакытта туган шикелле, төрле вакытта дөньядан да китәләр) Атакай бечән Рокыя тутакай шактый картаеп, үз түшәкләрендә, үз әҗәлләре белән үлделәр Срур тутакай, шөкер, яши әле. һәм яшәр дә кебек, чөнки \ I нык кеше, үзен карый да белә, яши дә белә. Ә мецә Мөхәммәдьяр белән Нигъмәтулла дәдәкайның гомерләре шактый иртә өзелде. Фаҗигале рәвештә... Мөхәммәдьяр дәдәкайны сугыш вакытында хезмәт армиясенә алып. Уралга җибәргән булганнар — ул шуннан кайтмады. Әйтергә кирәк, авылына кайтып барган җиреннән югала ул. Вакыйга болайрак була: кырык дүртенче елның көзендә (шулай истә калган) микем атакай белән Мөхәммәдьяр дәдәкай һич уйлама га н-көтмәгәндә Свердловск вокзалында очрашалар. Атакай Куандыкта торучы Кәримә тутакай кызлары җибәргән «вызов» буенча шунда китеп бара, ә Мөхәм-
мәдъяр дәдәкайның авыру сәбәпле хезмәт армиясеннән азат ителеп. «<••• • кайтып баруы икән Ике бер туган бу очрашудан, билгеле, куаналар гаҗәпләнәләр дә һәм төрле яктан килеп тыгылган халык белән шыгрым тулы вокзалда күпмедер вакыт бергә дә булалар /Хтакайнын әйтүенә караганда, Мөхәммәдьяр дәдәкай бик бетешкән булган, өсте дә сәләмә, ашарына да юк икән. Вокзал каршындагы кечкенә базардан агакай ♦ ана. ничәдер йөз сумга, бер кирпеч икмәк тә алып биргән Мөхәм с мәдъяр дәдәкайга кирәкле поезд алданрак килә, һәм ул кадерле кнр- t печен» салган киндер капчыгын кулына урап тоткан килеш шул поезд 2 ның бер тамбурына көчкә-хәлгә эләгеп, китеп тә бара һәм шул кн з дән гаеп — өенә кайтып җитми Ни булган, берәр бәхетсезлеккә. юлы g канмы, юлда-мазар үлеп калганмы? — белүче дә юк, күрүче дә юк һәм ә бер кайдан бер нинди хәбәр дә юк Олы кеше су төбенә киткән wi ф кисәгедәй юкка чыга да куя Соңыннан, бу бик сәер-серле хәлне н • _ төшереп юраган чакта, атакай әйтә торган иде шул бер кирпеч икм:и х башына җитмәде микән бичараның5 Ачлар явызлар күп иде. бәлки х шундыйларның берәрсе икмәген тартып алып, үзен поезддан бәр. i * төшергәндер, авыру кешегә күпме генә кирәк сон?! - - ди иде Хәер. л югалган кеше турында төрлесен юрарга була, әмма чын дөресен гс: • белеп булмый бер кайчан да
Нигъмәтулла дәдәкайның язмышы тагы да аянычрак, тагы .а фаҗигалерәк . Бусы инде колхозлашу елларында булган эш Ул еллар ның гаять катлаулы вакыйгаларын, үтә кискен көрәшен сөйләп тор* кирәк микән? Тарихтан һәм әдәбияттан без моны яхшы беллб^ * Тик шуны гына әйтү кирәктер ахрысы, авыл җирендә бу вакыйгалардан читтән калган, бу көрәшнең кискен жиле тимәгән кеше юктыр, бу : магандыр ул чакта Менә Нигъмәтулла дәдәкайга да тия \л ■ ■■••! ничек итеп?
1930 елның октябренда аны авыл советына чакырып алалар М • i нан, сине волостька чакырдылар дип. Бүзләккә алып китәләр Ә Бү «- дәктән Уфага озаталар һәм шул китүдән инде ул кайтмый югала Сәбәбе билгесез. Тагын юрарга гына кала Кеше бит өеннән үч .THIN белән чыгып китә, берни белмичә!. Хатыны Мәдинә җиңгәчәйнең әйтүенә караганда, Нигъмәтулла дәдәкай я.Тган әләк корбаны 6..IN" I тиеш Чынлап та ул бит авылның бер бае яки кулагы түгел и.,с га и бер середняк! Әмма бик тынгысыз вакыт, хәлләр киеренке, кар.-ui кискен, мондый чакта берәүнең үчлек белән чагуы да кешене xap.ni итәргә мөмкин, һәм ул кеше үзе дә дәдәкай төсле кызу канлы бер адәм булса?! . Андыйга үчлеләр һәрвакытта табыла Кызганычка к. (> шы, аның ише хәлләр булгалады ул чакларда
Хәтерлисездер аның җырын «Утырдым ла көймәнең ай түренә » Тукта, мин әйттем микән юк микән, Нигъмәтулла дәдәкай пленнан качкач, төшендә унике кыр казы күргән Нәкъ унике ел торып кала , i туган илендә үзенең гаиләсе белән «Югалган- чагында иллегә л.) җитмәгән иде әле. типсә тимер өзәрлек тынгы белмәс дәдәкай!
Аңардан дүрт бала калды икесе кыз. ике. е ир 6a.ii Баш бала, ы Зөләйха атасы югалганда җиткән кыз иде инде Калын өчёте ага .; i пленнан кайткач туган балалар. Арада зурысы - Бибинур ә ксч» :.ше Йдюк (Иднятулла) белән Шамил, Ндюк олырак ә .Шамиле .■ асы ми аерылганда кулда гына була әле Мин инде бу балаларның нинди v д.| калуларын НИНДИ гашпиужа кичерүләрен ГӘфсНЛЛӘЛ ЙЗЫ мыйм, чөнки тәфсилләп тормыйча ла укучы моны күз алдына кц- рә алачак дип ышанам Тик шулай да аларның язмышлары турында кыскача гына әйтеп китмичә булмас ахрысы
Зөләйха атасын алып киткәндә Каргалыда булмый Уфада укып йөргән чагына туры килә бу көтелмәгән хәл Ләкин ел саен ул к.тннкх i
вакытларында авылга кайтып, җәйге кыр эшләрендә атасына гел генә булышып, шул ук вакытта авыл яшьләре белән бергә спектакльләр, концертлар куюда якыннан катнашып йөри. Әйтергә кирәк, ул авылның күзгә бәрелеп торган бер чибәре иде. Йөзе-бите, буе-сыны ди сеңме — бер генә дә килмәгән җире юк иде аның. Шуның өстенә табигать аны башка әйбәт сыйфатлардан да мәхрүм итмәгән: атасы кебек бик матур җырлый ул, пианинода шактый ук оста уйный (Уфада Срур тутакайларда торган чагында үзлегеннән өйрәнгән), янә килеп акыл-знһен, үзен тота белү җәһәтеннән дә күпләрдән аерылып тора Бәлки беркадәр тәкәбберлеге булгандыр, ләкин үз бәясен белгән кайсы гына кызда юк ул?! Билгеле инде, мондый кызга күз агучылар күп габыла. Каргалының үзләренә артык нык ышанган кайбер актив егетләре дә Зөләйха артыннан бик «чирттереп» карыйлар. Әмма юк. Зөләйха аларның һәркайсын ике дә уйламыйча кире кага. Менә шул чакта «егетлеге» кыерсытылган кайберәүләр тарафыннан аңа карата: «Та тыра1 кызы! Борыныңны бик күтәрмә, соңыннан үкенергә туры килмәсен!» дигән төслерәк янаулар да була, һәм озак та үтми Зөләйхада, бик табигый рәвештә, атасына килгән һәлакәт шул янаулар нәтиҗәсе түгелме икән дигән шик тә туа Шик бер дә нигезсез түгел, чөнки вакыты шундый, аннары кире кагылган кешенең үч алырга яратуы да күптән мәгълүм нәрсә, тйк менә Яшерен эшләнгәнлектән аны тәгаен белүе дә фаш итүе генә бик читен
Әлбәттә, бу көтелмәгән коточкыч бәхетсезлектән Зөләйха ниләр кичергәнен бары үзе генә белә Әмма ул барысына да түзә, барысын да күтәрә. Башкача мөмкин түгел, таш белән бастырып куйсалар да ничек тә изелмичә чыгарга кирәк. Авылга кайтып тормый, Мәскәүгә Срур тутакайларга барып сыена, ә бераздан аспирантурада укучы без- гә кардәш тиешле Шәрәфетдин Еникеевка кияүгә дә чыга. Бдшта алар Оренбургка китәләр, анда берничә ел торганнан соң Алма-Атага күчәләр Ике баласы булуга карамастан, Зөләйха өзелгән укуын дәвам иттереп, институт тәмамлый. Шул рәвешчә Шәрәфетдин казакъ университетында математика кафедрасы мөдире булып, ә Зөләйха педагогия институтында казакъ яшьләренә рус теле һәм әдәбияты укытып, Алма- Атада тыныч-матур гына яшиләр . Билгеле, ул тегендә — «Каргалыкай буенда» калган инәсе белән энеләрен дә онытмый, аларга өзлексез яр- . дәм итеп тора, ә сугыш алдыннан барысын да үз янына, Алма-Атага китерә. Асылда ул, Зөләйха һәм Шәрәфетдин ике малайны «баздан» көн яктысына чыгарып, аякка бастыралар Әйе, Шәрәфетдиннең Нигъмәтулла дәдәкай балаларына күрсәткән изгелеген һич тә онытырлык түгел. Алма-Атага китергәч, җиңгәчәйгә бер кечкенә, бакчалы өй алып бирәләр, һәм ул шунда булачак егетләре белән тыныч кына яши башлый. Аңарчы әле Бибинур, апасында торып, туташ булып җитешә, институт бетерә һәм кияүгә дә чыга.. Күпме мондый язмышлар безнең халыкта!
Бибинурның сугыш вакытында күргәннәре үзе бер тарих. Ләкин читкә тайпыласы килми — белешмә рәвешендә генә әйтеп китәргә туры килә. Бибинурның ире кызыл командир, сугыш башланганда алар ил чигендә торалар. Июнь таңында фашистларның беренче бомбалары алар өстенә ява. Бибинур, күкрәк баласын алып, ут астыннан котылып чыга, ә ире ил чиген саклап кала һәм шунда һәлак та була. Озын чнгенү-качу юлы, күпме куркыныч маҗаралы хәлләргә юлыгу, инде беттек дигәндә генә билгесез, әмма изге күңелле кешеләр ярдәмендә котылып калу — баласын күкрәгенә кыскан яшь ана шуларның барысын да үз башыннан кичерә
Татыра — Нигъмәтулла л->дәкайның кушаматы.
...Сугыш бетә, яралар әкренләп төзәлә, исәннәр һаман яши бирә Бибинур да Казагыстанның Талдыкурган өлкәсендәге бер район мәктәбендә озак еллар казакъ һәм уйгур балаларын укытып тора. Шунда әкренләп үзенә йорт кора, хуҗалыгын булдыра, ут астыннан алып чык кан малаен үстерә, Ташкентка җибәреп вуз бетертә — әлхасил, бер эзгә төшкән тормыш үз җае белән һаман алга таба тәгәрәмәктә (иске- ♦ чә әйтсәк) Хәзер инде Бибинур пенсиядә, яңадан иргә чыкмады ул, с гомерен уздырган җирдән һәм мәктәбеннән читкә китмичә, шунда £ хөрмәт казанган карт мөгаллимә булып, ялгызы тыныч кына яшәмәк- 2 тә. Ачы язмышның ахыры әнә шундый, рөхсәт итсәгез, бәхетле дияргә з дә ярый. =
Идюк белән Шамилне утыз өченче елның салкын кышында миңа 8 бер кайтып күрергә туры килгән иде. Бу вакытта бабакайлар йорты юк ф иде инде, каралтылардан бушаган зур ихата да хәзер ак ялан булып _ ята, тик шуның бер читендә кардан чыгып торган нечкә генә кара * • морҗа күренә. Тар гына сукмактан мин шуңа таба киттем Бу — бер х землянка икән. Траншея кебек аралыктан төшеп, иелеп кенә такта ® ишеген ачып кердем Эчендә учак та казан, кечкенә бер сәке һәм тү- ? шәменә үк терәтеп уелган бәләкәй генә тәрәзә - шуннан көн яктысы төшеп тора... Сәкедә киндер күлмәк-ыштаннан, ялан баш ике малай утыра, инәләре юк, каядыр чыккан ахрысы Мин малайларга дәшәм — җавап бирмиләр, «инәгез кайда» дип сорыйм, юк, дәшмиләр, «мин бит абыегыз булам, дәдәгез » дип тә карыйм, барыбер тавышларын чыгармыйлар, тик шунда күзләрен тутырып, миңа карап торалар Тагын шунысы гаҗәп, аларнын бу карашында ятсыну да, уңайсызлану да һич сизелми, бары кешедән бизүгә охшаган ниндидер бер җан сал кынлыгы гына чагыла иде Менә җиңгәчәй дә кайтып керде, мине күреп исе китте, «әй, Әмирханым, Әмирханым» дип елап та алды Мин исә бер теземне кочаклап, башымны юри югары каерып (гүя шулай иткәч, күздән яшьләр бәреп чыкмаска тиеш иде), таш сындай катып, сәке кырында тик кенә утыра бирдем Җиңгәчәйдән юньләп берни сораша да алмадым, тәкатем җитмәде, хәер, үзе хәлләрен бераз сөй ләп аңлатты Зөләйхадән ярдәм еш кына килеп тора икән, шуның өс тенә җиңгәчәй каен тузыннан сагыз кайнатып, хатын-кыз арасында саткалый икән, шулай итеп көннәрен-көнгә ялгап баралар икән әле Шөкер ди, ачыкканыбыз юк ди җиңгәчәй, бичара! Татар хатыны шул
Бу минем сугышка чаклы Каргалыга соңгы кайтуым иде Күн еллар узгач, мин Ялтадан бер кайтышлый, Севастопольдә ШамнлИе эзләп таптым Землянкада дәшми утырган кечкенә малай чын ир-егет булган имеш! Атасына бик охшаган, шундый ук чандыр төз гәүдәле, аксылрак чырайлы, туры борынлы, бәлки буйга бераз кзйтыш- рак булыр Атасы кебек җитез, хәрәкәтчән, ачык күңелле, сүзгә дә юмарт икән. Ул хәрби флотта хезмәт иткән, укыган, квалификация алган, мин күргәндә дә хәрби корабльләрдә электрик булып эшли иде Өйләнгән, баласы бар Севастопольнең үзендә яңа квартирада тора
Атасын бөтенләй хәтерләми, әмма сурәтен генә булса да бик күрәсе кнлә икән Миннән дә «Атакайның карточкасы сездә булырга тиеш» дип кат-кат сорады «Юк вет» дигәнгә дә ышанып бетмәде, гареп? (Каргалыча әйтсәк) Хәлбуки. Нигъмәтулла дәдәкайның солдатта чак та бер иптәше белән төшкән фоторәсеме бар иде, мин үзем дә аны ничектер күргән идем кебек, ләкин шул фоторәсем берәүдә дә юк, кая "киткән, кемдә калган һичкем белми Ә Шамилгә бнк кирәк икән ул бердәнбер «картычкы», атасын хыялында гына булса да терелтер өчен кирәк икән аңа’ Мине вокзалга озата төшкәч тә кыенсынып кына тагын шуны кабатлады, «һич югы фотосын гына күрәсе иде бит» диде Мин инде берәр җирдән таба алсам, җибәрермен дип аны юаткан булдым
Ә менә Идюкне (Идиятулланы) теге землянка базында күргәннән соң миңа яңадан бер генә тапкыр да күрергә туры килмәде. Әмма бе- ләм, ул да үсеп егет булган, армиядә хезмәт иткән, соңыннан заводта эшләгән, аннары бер рус кызына өйләнгән. Куйбышевтан ерак түгел Кинель дигән шәһәрдә үз йортында тора икән. Хатыны да шул Ки- нельдән, хатынының ишле туганнары да шунда яшиләр икән Бәлки әле Идиятулла исемен дә үзгәрткәндер, хәер, кызыксынып сораганым юк, ә менә тормышы бик әйбәт дип ишеттем.
Мәдинә җиңгәчәй озак яшәде Әмма бу озын гомернең үзенә тигән өлеше шактый кыска Абзаннан Каргалыга килен булып төшкәч, Нигъмәтулла дәдәкай белән герман сугышына чаклы дүрт-биш ел яшәп кала. Дүрт ел солдатка булып тора, кайнатасын һәм кайнанасын карап, бөтен хуҗалыкны үз җилкәсендә алып бара Нигъмәтулла дәдә- кай пленнан кайткач, нәкъ унике ел алар тагын бергә торып калалар Шуннан соң инде җиңгәчәй тол хатын булып картая Дүрт баласы дүрт якта, ул шуларның әле берсенә, әле икенчесенә барып, кунаклап кайта-китә йөри. Ләкин гомеренең күбрәк өлешен Зөләйхада торып уздыра, аның балаларын үстерешә һәм сиксәннән узып, Зөләйха кулында вафат та була. Туып-үскән җире аның Башкортстандагы тын гына аккан ямьле «Түреш» буенда иде, мәңгелек урыны исә Казагыстанның гел селкенеп торган карлы-бозлы Алатау итәгендә. Татар хатынының типик язмышы түгелме бу?.. Хәер, мин һич тә гомумиләштерергә теләмим, мин, кичерегез, бала чагымнан ук күңелемдә сакланган бер җиңгәчәм турында гына сөйләдем. Ташлы туфрагы мамык булсын аның!
.. Якын туганнар хакында сүз хәзергә шуның белән тәмам. Нәтиҗә ясап нәрсә әйтергә мөмкин?.. Без яшәгән дәвернең төрле чагы булды, төрле хәлләрне күреп үткәрергә туры килде, үкенечле югалтулар да, кызганычка каршы, аз булмады. ,
Ләкин мондый нәтиҗә ясау өчен генә «дәдәкай тарихын» язып тору кирәк идеме соң?.. Кирәк иде, чөнки менә миңа — язучыга кагыла ул тарих. Ә язучы юкны бар итмәскә, барын яшереп тормаска тиештер дип беләм мин Бигрәк тә үзе турында тәвәккәлләп язарга тотынгач!
Ахыры киләсе санда