Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

ШОДАДАГЫ КӨННӘРЕМНЕҢ ТАҖЫ...


үренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзи 1900 һәм 1916 елларда Балтач районының Шода авылында яшәүче абыйсында кунакта булган Аннары в 1923—1924 елларда. Казандагы шәрык китапханәсенең балалар бүлегендә
тшләгән чагында да чираттагы ялын шунда үткәрде Шул авылда туып үскен кеше буларак, М. Фәйзинең биредә үткәргән көннәре турында кайбер истәлекләрем 6е лән уртаклашасым килә.
Бик вакытын белеп, халыкның язгы чәчү белән урак есте арасындагы бушрак вакытын чамалап килә иде ул безнең авылга Килүе белән абыйсының гына түгел, барлык авыл кешеләренең уртак кадерле кунагына әйләнә иде
Бик йомшак күңелле һәм тумыштан ук авылга гашыйк Мирхәйдәр абый, үзенә билгеләнгән «кечкенә өйдә» урнашуга, гадәттә урамнарны урап кайта, яшьләр белән ганыша башлый 1916 елны килүендә, мин бик бәләкәй булганга, кунак абыйны хәтерләмим. Тик соңыннан аның атаклы көндәлекләреннән шул чорга караган юлларны укыгач, күп нәрсә ачыкланды* Көндәлекләрендә ул Малмыж пристаненнан Шода га тарантаста утырып килгәндә күргән табигать күренешләрен сокланып тасвирлый Табигатьне генә түгел, кешеләрнең холык-фнгылен. халык тормышын да җентекләп күзәтә. з,
■' Мирхәйдәр Фәйзинең бу якларга 1923—24 еллардагы сәфәре авыл тормышының үзенчәлекле чорына туры килде Ул вакытларда безнең якларда сабан туйлары кар зреп бетү белән, язгы чәчүгә чыкканчы ук үткәрелә иде Башта урамнарда ат чап тырып карау, малайларның урам чатларында бил сынашы үткәрү була, моны -Әренә көне» диләр иде (Бездә «гарәфә» сүзен шулай үзгәртеп, «татарчалаштыралар» ) Икенче конне инде, теш вакытларында, авылның такыр басу туры килгән урам очын да, чын сабан туе була, күрше авыллардан да кунаклар килә Бу сабан туйларына М Фәйзи кайтып өлгерә алмады.
К
Соңрак, җомга көннәренең берсендә, Шода кешеләре, күрше Куныр авылы белән бергәләп,
«Шода каршы» дигән тагын бер бәйрәм үткәрәләр. Гадәттә ул ике авыл басулары чигендә, Кубыр
суы буенда, тегермән тирәсендә була иде. Ике авыл яшьләре бергәләшеп түгәрәк уеннары
уйныйлар, бөтен тугай җыр-муэыка тавышы белән тула, әле анда, әле монда я күмәк, я аерым
биюләр күрәсең. Җәйнең иң матур вакытларында уздырыла торган бу бәйрәмдә 1923—24 елларда
Мирхәйдәр Фәйзи дә катнашты.
Уракка төшәр алдыннан тагын бер халык бәйрәме үткәрелә иде. Берничә авыл аерым
төркемнәргә бүленеп уздырыла торган һәм «җыен» дип аталган бу бәйрәм бишәр атнага сузыла,
һәр төркемнең махсус исеме бар: «җуа җыены», «чукмар җыены», «зирек җыены» һәм башкалар.
Шода белән Куныр авыллары бу бәйрәмнәр циклының өченче атнасына туры киләләр, су
буендагы кичке уеннары аерым- аерым була, ә көндезләрен бер-беренә кунакка йөрешәләр.
Кунак язучы Мирхәйдәр Фәйзи бу бәйрәмнәрдә авыл яшьләре белән бергә җырлады, бергә
биеде, авыл кызлары белән парлап әйләнде.
Шодадагы җыен бәйрәме күренешләре сизгер күңелле әдип өчен яңа иҗат дәрте, илһам
чишмәсе тудырды. Менә аның биредә алган тәэсирләре турындагы кайбер юллар: «23 июнь. 1923
ел. Җыен манзараларын күбрәк күрер өчен ашау-эчүне, өйдәге кунакларны онытып, күбрәк
урамнарда йөрим, үземне, күземне, күңелемне бәйрәм иттерәм...
Низамга кепкамны биреп, үзем аның кәнителле кызыл кәләпүшен киеп йөрим. Бодын
шундый бер чуарлык белән бизәлгән, шундый бер яшьлек белән балкыган ки, каршында сәҗдә
итми мөмкин түгел...»
Шода авылында булу тәэсире белән М. Фәйзи бик матур шигырьләр язды. Аның < Чишмә
янында». -Ибрай яры буенда», «Эх, нинди күңелле!» һәм башка шигырьләре әнә шундыйлардан.
Эш сөяр авыл кешеләренең матур итеп бәйрәм итә белүен ул шулай тасвирлый:
Урамнарда асыл гөлләр үскән бүген,
Өсләренә сөенеп куна минем күзләр,
Гөлләр алар ил бизәге — җанлы гөлләр.
Гөлләр кебек матур егет, матур кызлар.
Чишмә яны, яшел чирәм өсләрейә
Җилбәзәкләр. Гөлбизәкләр сибелгәннәр.
Гөлдән янып, алтын кояштай нурланып.
Яшь-җилкенчәк киенгәннәр, сөенгәннәр.
Ак алъяпкыч матурлыйдыр егет билен,
Кәнителле кәләпүштә нурлар яна. Егетләре кызга карап елмайганда
Кызларының керфегеннән гөлләр тама.
Менә бу шигъри чәчәкләр безнең авыл тәэсире белән язылганнар. Әсәрләренең ике томлык
җыентыгында «Шода авылы» дигән адрес шактый еш очрый.
Мирхәйдәр Фәйзи безнең авылга җәйге ялын үткәрү, кунак булу өчен генә килми иде. Ул авыл
халкы белән аралашып яшәде, яшьләр белән дуслашты, авылның мөгаллиме, коммунист Салих
Касыймов белән танышты, мәктәп тормышы белән кызыксынды.
Кайвакыт безнең ишегалдына авыл яшьләре җыела иде Шунда Мирхәйдәр абый яңа
пьесаларын кычкырып укый, тыңлаучыларның фикерләрен сорый. Гомумән, ул бөтен
әсәрләренең кулъязмаларын үзе белән алып килә иде. Шулай итеп, безнең авыл кешеләре
авторның әле матбугатка чыкмаган әсәрләре белән алдан ук таныша алдылар.
Әдәбият тарихы өчен моңарчы ачыкланып бетмәгән Шода авылы белен бәйле кайбер
фикерләр белән дә уртаклашасы килә. Беренчесе, «Галиябану» әсәре турын-
да. Датор аңлатмасында: «Вакыйга Оренбург ягы авылларының берсендә бара»,— дигән сүзләр
бар Бу — бәхәссез, әдәбият тарихчылары тарафыннан расланган хәл Әмма бу мәсьәләнең икенче
ягы да бар: М. Фәйзинең 1916 елгы көндәлекләрендә. Малмыж пристаненнан Шода авылына
барган чагын хикәяләгәндә, бу якларның табигать матурлыгына бик нык сокланып яза һәм:
«Монда күргәннәр «Сәгъдәтбаму» («Галиябанупның әүвәлге варианты) исемле сәхнә әсәре язу уен
тудырды» —дип куя Ләкин биредә бернииди дә каршылык юк. «Галиябану» драмасындагы
фаҗигале вакыйгалар чыннан да Оренбург якларында булган Драмадагы тормыш детальләре,
табигать күренешләре, су буйлары, яшьләр уеннары исә, чыннан да. авторның Шода якларында
күргән тәэсирләре белән язылган.
• «Сәрвиназ» хикәясе ничек язылган? дигән сорауга да җавап бирүе кыен түгел Бу хикәя безнең
Шода җирлегендә, авылдашларыбыз турында авторның үз кичерешләре нәтиҗәсендә язылган.
Ул чакта кечкенә малай гына булсам да, мин бу вакыйганы яхшы хәтерлим. Хикәядә исемнәре
күрсәтелмәгән кешеләр; «ул», «кыз» — Шода авылының реаль кешеләре. Ибраһим дигән егет,
Гыйлембаиу исемле кыз һәм. автор үзе. ягъни, Мирхәйдәр Фәйзи.
Хикәяне искә төшереп үтик. Ике дус егет бер-беренә сөйгән кызларын күрсәтергә вәгъдә бирәләр,
һәм яшьләрнең кичке уеннары вакытында таныштыру була: «Менә ул1». Ләкин, гаҗәпкә каршы,
икесенең дә күз атып йоргәне бер ук «ыэ булып чыга.
Тормышта эш болай була: Мирхәйдәр абый безнең күршедә генә яшәүче Гый- лембану исемле
бик матур кызны яратып йөрде. Яратып һәм., сызланып, чөнки Гый- лембануның авылда үз егете
Ибраһим бар Күптән танышканнар, бик пар килгәннәр Билгеле, кунак язучы аларның араларына керә
алмады өметсез мәхәббәт белән сызланып йөрүдән башка чарасы юк иде аның. Бу хакта ул
көндәлекләрендә бик ачынып яза: «Гыйлембаиу Шодадагы көннәремнең таҗы булды Аның белән кара-
каршы килеп бер сөйләшү мең рәхәттән рәхәтрәк тоела иде Гыйлембаиу исемә төшкәндә сөенеп, Ибрай
исемә төшкәндә көенеп китәм Ибрай—ямьле егет, күргәч тә яраткан идем. Әмма Гыйлембаиу белән
йөргәнен белгәч... Китү белен йомшарган күңел бу юлы Ибрайны дошман күрмәде Ямьле егет бит.
Гыйлембаиу белән пар килгәннәр бит. дип уйладым. »
Мирхәйдәр Фәйзинең безнең якларда булуын, ул барында үткәргән күңелле көннәр, кешеләрнең
бу сөйкемле кунакка карата чиксез ихтирамы, самими дуслык мөнәсәбәтләре әле дә онытылмый.
Авылны бик тә ярата иде М. Фәйзи, күбрәк авылда яшәде. Язган әсәрләренең барысы да диярлек авыл
тормышыннан, авыл кешеләрен чагылдыра. Шода авылында исә әле дә Мирхәйдәр Фәйзине
хәтерләүчеләр шактый, аның альбомнарга язган җылы шигъри сүзләрен әле дә кадерләп саклыйлар