Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОБЛЕМАЛАРНЫҢ ҮЗӘГЕНДӘ-КЕШЕ


Әдәбиятта яңалык тойгысы
ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ ЯНЫНДА
Ринат Мехаммадиеа. тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты:
Бүген әдәбият һәм сәнгатебез алдында торган нинди генә мәсьәләләрне кузгатмыйк, олы юлдан, туры юлдан барырга телибез икән, ирексеэдән. Партиябезнең тарихи XXVI съезды материалларына, анда иптәш Л И Брежнев ясаган докладка мерәҗәгать итми булдыра алмыйбыз Партиябезнең зчке һәм тышкы политика ел кәсендәге чираттагы бурычлары белән та-нышканда күтөрелген проблемаларның җитдилеге, мвсштаблылыгы һәм ни дәрә җәдә интернациональ, кешелекле булуына сокланмау, гомумән, мемкин түгел Әйтик, тынычлык, иминлек ечен корәш һәм илебез халкының тормыш-кенкүрешен тагы да яхшырту хакындагы сүзләр кемне генә битараф калдырыр икән
Шуның белән бергә, әлеге җитди документта һәр кешенең күңеленә аеруча якын урыннар булуы да табигый Күп милләтле совет әдәбиятына хезмәт итүчеләр, ечен аерым алганда бүгенге татар әдипләре ечен. Л И Брежневның әдәбият һәм сән-гать елкәсендә ирешелгән уңышлар һәм алда торган бурычлар хакында олы кай- гыртучанлык белән сейләнгән сүзләре шуның бер үрнәге булып торса кирәк «Минем карашымча, барлык укучылар, тамашачылар, тыңлаучылар совет сәнгатендә яңа дулкын күтәрелүен сизәләр Соңгы елларда — һем барлык республикаларда — талантлы байтак әсәрләр барлыкка килдек.— дигән югары бәя киләчәктә тагы да җитдирәк иҗат биеклекләренә рухландыра һәм без — бүген «Казан утлары» журналының түгәрәк әстәло янына җыелган шагыйрьләр. прозаиклар, драматурглар һәм тәнкыйтьчеләр — ирешелгән уңышларны таныган тәкъдирдә, киләчәктә яуланвчак үрләр, алда торган идея-эстетик бурычлар хакында киңәшербез. бергәләшеп уйланырбыз һәм. кирәге чыга икән, бәхәсле шербеэ дә дип ышанырга кирәк Әңгәмәбезне, шартлы рәвештә «Әдәбиятта яңалык тойгысы» дип исемләп. фикерләре безне дә шул бер нокгага теби алсак вх- шы булыр иде
Рафаэль Мостафии. тәнкыйтьче филология фәннәре кандидаты, Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты:
Әдәбиятта прогнозлар ясау авыр ләкин шулай да мемкин эш Тик моның ечен үткән юлга әйләнеп карарга, соңгы еллардагы тенденцияләрне ачыкларга һәм алар ның киләчәктәге үсешен күзалларга мирен
70 нче елдарның беренче яртысында игътибар үзәгендә поэзиябез булды Ул яңа талантлар исәбенә баеды Р Файзуллин. Р Гатауллин. Г Рәхим. Р Харис Р Мингалимоя. М Әгъләмов. Зелфәт бек шагыйрьләрнең иҗаты нәкъ шул ел-ларда ачылып китте Поэзиябез яңа алымнар яңа тесмерләр һәм аһәңнәр белән тулыланды
70 нче елларның имәнчә яртысында поэзия бераз сүлпәнәя тештә Телгә алынгач шагыйрьләрнең иҗаты да ничектер тоныкланып китте, поэзиягә яңа үзенчәлекле тә- лантлар да кечле дулкын булып кушылмый тора Аның каравы, алгы планга драматургиябез чыкты Т Мнңнуплин, Д. Валиев Р Хәмид драмалары — моңа ачык мисал Драматург иябез тарихында беренче мәртәбә диярлек сәхнә әсәрләребез Ьетеисоюэ аренасына чыкты Д. Вәлнееның «Дәәамя» •.
илебезнең илледән артык театры куйды Т. Миңнуллин драматургларыбыз арасында беренче булып К. С. Станиславский исемендәге Бетенроссия бүләген алды.
Прозага килгәндә мәсьәлә шактый катлаулырак Моннан өч-дүрт ел элек прозадагы торгынлык, тессезлек турында сүзләр йери башлаган иде. Хәзер андый сүзләр ишетелми. Ни өчен? Бер караганда, прозага моңарчы күренмәгән яңа талантлар да килмәде шикелле, формаль яктан да әллә нинди яңа ачышлар юк кебек Шулай да мин прозадагы яңарыш турында сүз йөртергә мөмкин дип уйлыйм. Бу яңалык Г Ахуновның «Идел кызы», А. Расихның «Сынау», М. Мәһдиеанең «Кеше китә — җыры кала», А. Гыйләҗевнең «Җомга хөн кич белән», Ә. Еникинең «Тынычлану», М. Юнысның «Табу һәм югалту», X. Сарьянның «Бер ананың биш улы» кебек әсәрләрендә чагылыш тапты. Әйе, югарыда саналган әсәрләрнең берсендә дә формаль яктан «Америка» ачылмый. Ләкин аларда тормышның ниндидер яңа яклары, моңарчы язучылар игътибарыннан читтәрәк калып килгән яклары игътибар үзәгенә куелган. Әйтик, Г. Ахунов әсәрендә бу — Габбас мулла образы. Катлаулы, фаҗигале, уйландыра торган образ «Сынау»да яшь буынның кайбер кире сыйфатлары турында сүз бара, һәм, әйтергә кирәк, бу проблема яңача, тормышчан нигездә алына. Шулай итеп, прозабыз соңгы елларда тормыш белән якынаю юнәлешендә үсә. Прозадагы яңалык тойгысын, бәлки, нәкъ шунда күрергә дә кирәктер
Туфан Миңнуллин, драматург, РСФСРның К. С. Станиславский исемендәге Дәүләт, ТАССРиың Г. Тукай исемендәге Дәүләт, Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премияләре лауреаты:
Татар әдәбиятындагы үзгәрешләр турында сөйләгәндә һәм ул үзгәрешләрнең соңгы елларда нинди яңалык алып килүе хакында уйланганда, без иң элек гомум совет әдәбиятына, хәтта дөнья әдәбиятына да күз салырга тиешбез. Чөнки бер әдәбият та, бигрәк тә бүгенге коммуникацияле заманда, ялгыз гына үз эченә бикләнеп яши алмый.
Без яңалык тойгысын, иң беренче чиратта, форма өлкәсендә күрергә гадәтләнгәнбез. Күрәсең, анда ул күзгә ташланыбрак, өстәрәк ята торгандыр. Бүгенге заман әсәрләренең һәр жанрда елдан-ел кыскара, тыгызлана баруы — әнә шундый күренешләрнең берсе Мисалга драматургияне алыйк Әле кайчан гына пьесалар ечәр-
/ Бәширин •Кайбер кешеләр кәзер инде чишмәле, сандугачлы авыл турында суз бармый, диләр »
дүртәр актль иде. Спектакльләр өчәр сәгать уйнала иде Бүген исә еч пәрдәле пьеса язучылар бөгем лей юк Барлык пьесалар ике пәрдәле, хәтта бер пәрдәле әсәрләр ешрак күрена башлады Шунысы кызыклы әсәрләрнең күләме кимү фикернең тараюы хисабына бармый Киресенчә, әсәрләргә салынган фикернең колачы киңәя, фәлсәфи яктан тирәнәя, кәгазьгә төшкән сүзләрнең кадере арта, әйтелгән Һәр сүз салпылана бара. Нигә шулай? Чөнки бүген укучылар зур белемле, киң мәгълүматлы Элегрәк. мәсәлән, «телевизор» дип язсак, телевизорның •■арса икәнлеген укучыларның күбесенә аңлатып бирергә тиеш идек, бүген исә бот буе малай да әллә ниткән сүзләрнең мәгънәсен аңлый Шуңа күрә син аларга буш сүз сөйләмә, фикер давай Бала-чагасы * шулай булгач, алардан дәүрәкләре нинди була имдеП
Әсәрләрнең эчтолегенә’ кагылган яңалык, мииемЧә, шәхескә игътибар артуда. Хәзер язучылар үзләренең геройларын тирәнрәк тикшерәләр Үз йөзе булмаган персонажлар кимегәннән-кими бара Шуның нәтижәсендәдер, роман, повестьларда катнашучы геройларның язмышын тикшерергә күбрәк урын кала Мисалга Чыңгыз Айтматовның «Гасырга тиң кен» исемле
романындагы персонажларны санал чыксак, аларның күп түгеллеген күрәбез. Романдагы һәр кеше җентекләп өйрәнелгән, язучы һәр героеның рухи анатомиясен ача, һәрберсен шәхес дәрәҗәсенә күтәрә. Шәхеснең психологиясен, рухын нечкәләп тикшерүгә корылган әсәрләр татар әдәбиятында да күбәя. Әмирхан Еники хикәяләре, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗее повестьлары (бигрәк тә «Җомга кен кич белән» повесте), Атилла Расихның «Сынау» романы шуның мисалы. Нинди генә җирлектә язылмасыннар, аларның бер уртаклыгы бар — кеше язмышы
Мөхәммәт Мәһдиев, язучы, филология фәннәре кандидаты:
Безнең прозага бөтен бер буынны тәрбияләрлек, бөтен бер буынга рухи азык булырлык әсәрләр кирәклеге, шулерның җитмәве турында инде әйтелде. Моны әйтү генә аз: прозабызны харап итә торган бер тенденциядән котылырга кирәк. Без, еш кына, безнең бөтенесе дә бәр. без шәп. без күп язабыз, дип сейләргө яратабыз. Бездә Айтматовның «Ак пароход» кебек, Распутинның «Соңгы срок» кебек әсәрләр күптән иҗат ителде, дип сейли- беэ. Алай икән — ник соң бу әсәрләр союз аренасында күренмәделәр, шауламадылар? Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре татар-башкорт укучысы өчен буй җитмәслек сәнгать бөеклеге булды Распутинның «Соңгы срог»ы исә ботен Советлар Союзы укучыларын тетрәтте. Димәк, Распутинныкы киңрәк адрес белән язылган. Соңгы еллардагы авыл тормышын без күл яздык, әмма Ф. Абрамовның «Йорт» романы бетен язганыбызны тоныкландырды да куйды. Безнең язучылар Ватан сугышында каһарманнарча көрәштеләр, сугыш турында күп очерклар, повесть, романнар яздылар. Әмма сугышның нәрсә икәнен без утыз еллар узгач, 8 Быков, Ю. Бондарев әсәрләрен укып кына белдек
Шулай булгач, нишләргә?
Бетенсоюэ әдәбияты дәрәҗәсен» ирешү ечен осталыкны арттырырга Айтматов, Быков, Абрамов. Бондарев. Распутиннар осталыгына ирешү ечен тырышырга.
Без бүгенге көндә үзебезнең бер хикәябезне ниндидер Түбән Чокырча авылыннан пенсионерка Хәмдениса түти мактал язган k хат белән генә канәгатьләнеп яши алмыйбыз. Кайчан безнең китабыбызны, Айтматов китаплары кебек, чиратка язылып укый башларлар.
Гомәр Бэш ир ое, яэучы^ СССР Дәүләт премиясе лауреаты:
Әсәрләребеэнең Бөтенсоюз күләмендә яңгырамавына без үзебез дә гаепле. Безгә артык тыйнаклык комачау итә. Фикердә тыйнаклык... Кайсыбер' яңа әсәр чык-
С Хаким *Шигыйрь күңеле җирдаге изгелекне җырларга тиеш »
кач укыйсың да, бу бик зур вакыйга булыр инде дип уйлыйсың. Кызыклы гына сюжет бар, геройлар бар, ләкин тарихка кереп калырлык фикер тирәнлеге җитми. Яңа образ, яңа характерлар җитми. Язу эшене җиңелрәк карый башламадыкмы?
’Бездә язучылар сафы бик ишейде, аларның саны һаман арту ягына таба бара. Әмма сан үзгәрешләре сыйфат үзгәрешен тудыра диген мәгълүм положениеме һич тә әдәби әсәрнең сыйфаты яхшыра бара дигән мәгънәдә генә аңларга ярамый. Үзгәреш диел яхшыруны да. начарлануны да атап була бит Мине соңгы елларда иң борчыганы — урта кул әсәрләрнең күбәюе. Ихтимал, минем үз язганнарым дә шул
«урта кул» әсәрләргә керә торгандыр. Ләкин мин әле үз иҗатым турында түгел, гомумән, әдәбият турында сөйлим. Бүгенге татар прозасындагы күл кенә әсәрләр читтән торып укучы студентның имтиханын хәтерләтәләр... Аңа «начар» билгесе куеп булмый — ул нәрсәнедер белә; аңа «яхшы» билгесе дә куеп булмый — ул бик күп нәрсәне белми. Менә шуннан, зур газаплардан соң, «өчле» куясың. Әйдә, ярар индэ, дисең. Күрәсең, язучыларның күп язуы, редакцияләрнең басылмаган әсәрләр белән күмелеп ятуы безне шуңа этәрә. Әйдә, ярар инде, бу иптәш күптәннән йөри бит, юньле генә иптәш күренә, басыйн инде, дип әсәрен бастырабыз. Әсәре басылган иптәш бераздан анһ> күтәреп Союзга килә, член итеп алуларын үтенә. Алыр идең — таланты юк, алмас идең — басылып чыккан әсәре бар бит. Әнә шулай итеп «урта куллар» сафы ишәя, әдәбият-ның гомуми фоны төссезләнә.
Вакыйф Нуруллин, язучы, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы:
М. Мәһдиевнең чаң кагуы аңлашыла: яңалык, кимчелекләрдән арына барып, үзенә юл сала. Тулаем алганда, әлбәттә, әдәбиятыбызның төп төсен уңышлар билгели.
«Совет җәмгыятенең рухи тормышы һаман куп төрлерәк һәм баерак була бара. Бу — культурабыз, әдәбият һәм сәнгатебез эшлеклеләренең бәхәссез нәтиҗәсе». Партиянең XXVI съездында бүгенге совет әдәбиятына әнә шундый зур бәя бирелде. Бу бәя безнең татар әдәбиятына да тулы- гынча кагыла. Чыннан да, әдипләребезнең иҗат активлыгы елдан-ел арта. Әсәрләре- беэнең сәнгатьчә эшләнеше камилләшә бара. һәрхәлдә, илебезнең әдәбият табынына куелган рухи азык (ягъни китаплар) арасында безнең әдипләребез өлеше йөз кызартырлык түгел. Съезд документларында бурычлар да бик җитди һәм конкрет итеп күрсәтелгән. Менә шул ноктадан караганда, бездә эшләр ничегрәк тора соң’
Доресен генә әйткәндә, бүгенге прозабызда барысы да ал да гөл дип әйтерлек түгел шул әле. Билгеле, басылган әсәрләр арасында үзебезнең әдәбият өчен вакыйга булырдайлары да күренгөләп ала. Соңгы ике-еч ел эчендә дөньяга чыккан әсәрләрдән Ат><лла Расихның «Сынау» романын, Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» повестен мин шундыйлар рәтенә кертәм.
Ә Еники сБорчылу тойгысы ул — чын язучының табигатендә» (Уңда Н Арсланов).
Шулай да мин М. Мәһдие» фикеренә кушылам, безнең прозабыз әлегә урта кул дәрәҗәсеннән уза алмый. Талантлы прозаикларыбыз байтак булса да, кызганычка каршы, без әле Ч. Айтматов, В. Распутин, В. Быков, В. Астафьев, И Авиҗюс, Ф Абрамов әсәрләре белән рәттән торырлык, Бөтенсоюз күләмендә вакыйга булырлык повесть һәм романнар бирә алганыбыз юк. бу мәсьәлә мине бер бүген генә түгел, күптәннән борчыл килә. Чөнки мең еллык тарихы булган, заманында илебезнең бөтен терки халыклары арасында исемнәре танылган Тукайларыбыз, Галимҗан Ибраһи- мовларыбыз, Такташларыбыз булган әдәбиятыбызда минем бүген дә зур фигураларны күрәсем килә
Хикмәт нәрсәдә соң? Нигә безнең прозабызда ил күләмендә вакыйга булырлык әсәрләр һаман әле туа алганы юк? Моның теп сәбәбе, Гомәр ага әйткәнчә, безнең үзебездә булса кирәк; барына канәгать булып, әдәби традицияләребез бай дип тынычланып, пошмыйча, янмыйча яшәвебездә Кайсыбызның әле авыл халкы арасында яшәп, аның тормыш-көнкүрешен ныклап торып өйрәнгәне бар? Кайсыбызның шәһәрдәге хезмәт кешеләре тормышын җен текләп өйрәнгәне бар? Ә бит шунсыз бүгенге укучының күңелен җәлеп итәрлек, аны чынлап торып уйландырырлык аңа сабак яки үрнәк алырлык әсәрләр имат итү мөмкин түгел Язучының үзе яза тор ган олкәдо ныклы һәм заманча мәгълүматы булу мәҗбүри Гариф Ахунчаның моннан егерме еллар ук элек язылган "Хәзинә» романын әле һаман әйбәт роман дип телгә алабыз икән, Шамил Бикчуринның «Каты токымны чит илләрдә дә басылып чыккан икән, моның топ сере шунда, әлеге авторлар икесе дә үзләренең геройлары тормышын еллар буе һәр яклап ои- ронеп-бслеп яздылар.
Сибгат Кәким. шагыйрь. РСФСРның М. Горький исемендәге. ТАССРиың Г Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты:
Яңалык., Гомеремнең ахырына якынлашкан саен, юлда йөреп узган көннәремне уйлап шатланам Олыгая төшкәч, картайгач ул кайнап узган елларның кирәклеген ныграк тоясың икән. Еллар йрмгагын әкренләп сүтәсең, уйларыңда үхоннорг» кайтасың— язылган, язылып бетмәгән, карт лыкка да калган . Менә кайчан искә төшә икән ул тормыштагы активлык. Язучының активлыгына мин күп нәрсәне кертәм. Шул күп нәрсәне бергә җыйган сүз — тынгысызлык. Җанның тыйгысызлыгы. Туктаусыз уйланып, борчылып яши торган җан. Мин аны үзем өчен эзләнү дип тә йөртем Күңел туктаусыз эзләнә. Нәрсәдер җитми аңа... Шул ук сүз белән янәшә торган тагын бер төшенчә: канәгатьсезлек. Үз- уэеинән канәгатьсезлек. Шагыйрьне шулар йөртәдер тәгаеи. Сугышны күрдем, тәмам арып, авырып кайттым. Бераз хәл керде, яңадан шул урыннарга сөйрәде җан. Нәрсә калган, нәрсәне әйтеп бетермәгәнмен, әйтеп бетерәсе иде.
Туган якка күпме кайттым икән мин үз 'омеремдә Кешеләр бер кунак булып килү дип кенә уйлыйлар. Ә мине кайгып- кайтып та сөйләп бөтереп булмаган изге хис газаплый Шигырьдә, җырда языл карыйм, юк — ул хис тирәндә Ә җир үзе гап-гади, кешеләре гади, яшәешләре г»ди Җир һәм кеше, хезмәт һәм кеш» . Тормышның нигезе Кешелек дигән сүз үз» д» табигать эченнән калыккандыр сыман Кешеләр торган с»«н шул табигатькә. г»- днл»кк» кайтырлар. Мин хәзер үк инде н»рс»л»рн»д»р оныта барганыбызны сиэәм Шагыйрь куңап» җирдәге иэгелеки»
җырларга тиеш. Ә ул миңа кайчак җәйге тын һавада уйнаган рәшә шикелле тоела. Кешеләрнең, буыннарның рухлары әзлексез уйный кебек анда.
Син тота алмаган хистән дә авыррак нәрсә юк дөньяда. Шул хис мине 1966 елны Германия Демократик Республикасына илтте. Аерылып бетмәгән сугыш хатирәләре, Мусалар язмышы илтте. Быел яңадан шул ук урыннарга чакырды шул хис. Нәрсә турындадыр зур итеп сөйлисе ки-лә. Бөтен Европа буйлап эзлим мин ул хисне. Миңа аның бер генә юлы кирәк. Борчулы, драматик юлы. Шул юлны тапкач мин өемә ашкынам, кечкенә генә бүлмәмә ашкынам, инде миңа бүтән бернәрсә дә кирәкми, мин бөтен кешеләрдән бәхетле ул чакта.
Дөньяда иң яратмаган нәрсәм — китаплардан укып җыелган хисләрне яңадан кабатлау. Тормышның үзеннән чумырып алган хисләргә ни җитә! Яңалык, ничек бәхетле итәсең син шагыйрьне. Яшәсен тормыш, яшәсен борчулы җаным.
Ризван Хамид, драматург:
Тормышның үзеннән чумырып алган хисләр турындагы фикерегезне куәтләп, Сибгат ага, әдәбиятта яңалык тойгысы, тормыш чынбарлыгын дөрес тасвирлауга якынаю белән бәйле, дип конкретлаштырасы килә, һәр чор үз героен тудыра. Язучы, драматург аны алдан тоя белергә, ул героинь' үсеш процессында, перспективалы итеп сурәтләргә тиеш. Без моны дөнья әдәбияты мисалында бик яхшы күрәбез Әйтик, танылган Америка драматургы Теннесси Уильяме «Хыял трамвае» драмасын кырыгынчы елларда ук яза. Пьесаның үзәгендә— гади кеше, үзе әйтмешли, «йөз процентлы» американ. Аның яшәү принцибы— көчлеләргә зәгыйфьләр буйсынырга тиеш. «Заман безнеке хәзер»,— ди ул һәм үзен хуҗа итеп тота. Бу драма Америкада бик күпләрне шаккатыра, авторны уйлап чыгаруда гаеплиләр. Ләкин берничә ел үтми, бөтен Американы әнә шул персонаж кебек кешеләр басып ала. Белгәнебезчә, хәтта президентлар да гади фермерлар, артистлар арасыннан сайлана башладылар. Димәк, Тепнесси Уильяме тор-мышта борынлап кына килә башлаган яңа-лыкларны алдан күрә алган.
Тагын бер бик кызык күренешкә игътибар итик. Ул — авторның әдәби персонаж язмышына карата мөнәсәбәте. Берничә мисал китереп үтик. Островскийның «Яшенле яңгырвында Катеринаның үлеме чынбарлыкка чакыру ташлау, рухи батырлык булып яңгырый. Ә Чехов пьесаларында шундый ук үлемне башка персонажлар хәтта сизми дә калалар. Үлем — көлке хәлгә әйләнә, көчсеэлекне, булдыксызлыкны раслый. Гарсиа Лорка әсәрләрендә исә үлем, үтерешүләр яшәү нормасы итеп бирелә. Хикмәт нәрсәдә? Островский заманында кеше үзенә-үзе хуҗа булмаган, Чехов иҗат иткән чорларда кеше беркемгә дә кирәкми торган «югалган дәверләрне» тәшкил иткән, ә Гарсиа Лорка фашизм килүен күргән Җыйнап әйткәндә, без әдәби яңалыкны авторның чорга һәм герой яз-мышына мөнәсәбәтендә күрәбез.
J.i .u Нури: ’Яңалык тойгысы язучылар алдына зур бурычлар куя».
Әлбәттә, яңалык формада да булырга тиеш. «Тәртибе—ноль» исемле бер француз фильмын карарга туры килгән иде Фильм мәктәп тормышыннан алынган. Ул тамашачыны беренче кадрларыннан ук гаҗәпләндерә: персонажлар искиткеч зур гәүдәле, өстәл, урындыклар ярты экранны каплап тора. Соңыннан аңлашыла: бу кино кечкенә укучы бала биеклегеннән төшереп алынган икән Аның эчтәлеге әллә ни шаккатырлык түгел, ә бу алым көтелмәгән зур эффект бирә. Иң әһәмиятлесе —
картина бик табигый кабул ителә. Димәк, форма яңалыгы табигыйлектәи аерылгысыз булырга тиеш.
Гариф Ахунов, язучы, Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе, СССР Верховный Советы депутаты, ТАССР- ның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Иптәшләр байтак кына кызыклы фикерләр әйттеләр Әйтик, әдәбиятта яңа юнәлеш— миф, фантастика алымнарының прозага, роман-повесть кебек зур күләмле әсәрләргә килеп керүе турында сүз булды Димәк, әдәбиятта яңалык төшенчәсен без, бер яктан, форма белән бәйлибез. Моңа мисал ител Ч. Айтматовның «Гасырга тиң кен» романын, дөнья әдәбияты әсәрләрен китерәбез Мңн әдәбиятта форманың яңарып торуына һич тә каршы килмим. Фор-маның яңаруын, камилләшүен чор, дәвер үзе билгели Без хәзер утызынчы еллардагы чамадан тыш ялыктыргыч сойлоп бирү алымы белән яза алмыйбыз Заман тыгызлыкны, фәлсәфилекне, психологик тирәнлекне таләп итә Әнә ул тирәнлекне һәм тыгызлыкны В Астафьев В Распутии кебек яңа заман язучылары алып килә. Болары мифлар белән шөгыльләнми, болары рус тормышын — борынгысыннан башлап, бүгенгесенә кадәр — күңелдән уздыра, Геройның хәзерге халәтен, психологик киеренкелегем үткәнгә бәйли, киләчәккә күз сала. Боларның иң отышлы яклары халык телен, халыкның мең еллык тарихым, гореф-гадәтләрен яхшы белү Бездә андыйлар рәтенә Әмирхан Еникинең шигъ-ри югарылыкка күтәрелгән һәм трагизм дәрәҗәсенә җиткерелеп драматикалаилы- рылган прозасын кертергә була
Мин үзем, әдәбиятның тышкы кабыгы яңарудан бигрәк, аның эчке доньясы баюын. кеше җанына отыры тирәнрәк үтеп керүен яклыйм. Бу мәсьәләдә Туфан Миң- нуллин белән килешәм Әмма ул әйтә, драматургиядә массовый сәхнәле, күп кешеле асәрлор кими, аз кешеле әсәрләр, кеше җанына тирәнрәк үтеп керә торган әсәрләр күбәя бара, ди Бу — нигездә дөрес фикер. Ләкин драматургия алга таба бары тик аз кешеле әсәрләр исәбенә генә үсәр дип фараз кылсак, бигүк дорес булыр микән! Тарихны, эпиклыкны, халык массаларының океан дулкыннарыдай шаулап яңа заман сулышын алып килүен югалт мабызмы яз кешеле, төгәлрәк итеп әйт кәндә, дүрт-биш кешеле пьесалар белән! «Оптимистик» трагедия»ләр, «Любовь Яро- вая»лар. «Зәңгәр шәл» (тәм «Ташкыннар» алып килде бит тарихи дәверләрне Юк мин драматургиянең бер яклы үсүен алга сөрмим, полифония дә, симфония дә булсын.
Бу сөйләшүдә, безне уртакул әсәрләр басып китте, соңгы елларда басылып чыккан романнарда һәм повестьларда уй-фи- кер юк. алар гамьсез язылган, диделәр. Килешү кыенрак бу бәя белән. Әдәбият ның үсешен, нигездә, талантлы әсәрләр билгели дип алсак картина киресенчә түгелме? Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хи-кәят», «Җомга көн кич белән» повестьларында фикер юкмыни! Алар гамьсез язылган әсәрләрмени7 Алыйк Мөхәммәт Мәһдиевне. Аның «Фронтовиклар» романы, «Ут чәчәге». «Кеше китә — җыры кала» повестьлары уй-фикерсез язылганмыни! Яки Миргазиян Юнысның «Табу һем югалту» повесте, -Энҗе эзләүчеләр» исәме белән чыгарылган хикәяләр җыентыгы уй- фикерсез әсәрләрмени! һич юк Җитмешенче еллар башында әдәбиятка килгән Әхәт Гаффар. Марсель Галиев, бөтенләй дә яшь Нэбирв Гыйматдинова хикәяләрендә дә уй бар. гамь бар фикер бәр. Бу — чынлап торып уйласаң — татар совет әдәбиятының соңгы еллардагы иң яәчле ягы. Моңарчы булган байтак әсәрләрдән аеры-лып торган ягы, яңалыкка, тирәнлеккә, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә битараф калмавы Мено шуңа күрә дә татар прозасы, татар драматургиясе ил күлеменә ныклап, зур йөк күтәреп чыга башлады.
Азат Әхмәдуллин. тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты. Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы медире:
«Зур йөк күгәреп, ныклап», дигән сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә. Фикер ягыннан булсын, жанр үзенчәлекләрен үзләштерүдә һәм формада яңа табышларга ирешүдә булсын — бүгенге әдәбиятыбыз һәм. аерым алганда, драматургиябез билгеле бер яңарыш һем үсеш чоры кичерә.
Шулай да драматург иябезнең артта калуын да танырга тиешбез. Тормыштан, чынбарлыктан, җәмгыять үсешеннән артта калуын Без гаҗәеп заманда «шибәз Ил күләмендә дә денья күләмендә дә глобаль проблемалар. искиткеч катлаулы
чәсьәләләр туа тора. Димәк, җәмгыять үсешендәге яңа күренешләр, кешеләр тңында, дөньяга карашында килеп чыккан . зенчәлекләр билгеле бер гомумилөш- ерү һәм сәнгать иләге аша үтеп сәхнәгә <ыгарга тиеш. Чынлыкта шулаймы соң? Чистереп кенә уңай җавап бирүе кыен.
рухи байлыгы һәм гражданлык позициясе хезмәт процессына мөнәсәбәттә ачыла.
Бүгенге драматургия җиңеп үтәсе авырлыклар тематик киңлек җитенкерәмәүгә дә карый. Бездә революцион тарих темасы сыегайды. Бүгенге данлы эшчеләр сыйныфы, аерым алганда нефтьчеләр турында, башка төр профессия кешеләре хакында пьесалар аз языла. Сәхнәдә яңа профессия кешеләре чагылу — ул шул ук яңа хезМәт формаларының сәнгатьчә чагылышы, тамашачыны хезмәт белән тәрбияләүдәге яңа бер төсмер ул. Театрда героик үткән һәм бүгенге хезмәт процессы тулы чагылмау, үзеннән-үзе, драматургиянең героик пафосы түбәнәюгә китерә. Ә тамашачыга героик пафоаның, романтик күтәренкелекнең, публицистик үткенлекнең ни дәрәҗәдә кирәк һәм кадерле булуын Т. Миңнуллин- ның «Моңлы бер җыр»ы тагын да бер кат раслады
Бүгенге сәхнә стиль һәм форма яңалыкларына да сизгер. Мәсәлән, шартлы-мета- форик алымнардан файдалану көчәйде. Шулай да соңгы еллар драматургиясендә сюжет ярлылыгы сизелә. Хәтта драматурглар һәм тәнкыйтьчеләр арасында сюжетка кимсетебрәк карау бар Хәлбуки тыгыз, хәрәкәтчән һәм катлаулы сюжет пьесаның тамашачыга барып җитү мөмкинлеген бермә-бер арттыра.
Т. Миңнуллин •Язучы һәр героеның рухи анатомиясен ачарга. һәрбер, ен шәхес дә-рәҗәсенә күтәрергә тиеш».
Мәсәлән, тормыш тарафыннан көн тәр- • ибенә куелган бер проблемага гына игъ- ибар юнәлтәсем килә Элек /ләктәпнең 'еп бурычы балаларга гомуми белем бирү, еларга киләчәк тормышта профессия сайлаганда кирәк булачак белемнәрнең нигезен бирү иде Баланы хезмәт белән тормыш үзе тәрбияли идЬ Хәзер мәсьәлә үзгәрде һәм катлауланды Мәктәпнең бабаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә роле артты, алай гына да түгел, хәлиткеч төс алды Бу — тормышчан һәм мөһим проблемаларның берсе генә әле Ә бүгенге сәхнә шул проблемаларны хәл итүдә күпме ярдәм күрсәтә' Драматургларыбыз шул тормышчан проблемаларны сәнгать проб-лемалары итеп күтәрәләрме' Шул җәһәттән драматургиядә Диас Вәлиев алып барган эзләнүләр игътибарга лаек Тоела Аның Дәвам», «Диалоглар» кебек драмаларында нәкъ менә кешенең кыйммәте, аның
Туфан Миңнуллин:
Еш кына без әсәрләрне теге яки бу темага язылуына карап бәялибез. Ләкин ба ры тик тема артыннан гына куганда кешеләрне онытып җибәреп ялгышабыз. Нинди генә темага язсак та. әсәрләребездә кешенең, бүгенге кешенең рухи дөньясына игътибар төп үзәктә булырга тиеш. Кем булып, кайда гына эшләвенә карамастан, һәр кеше безнең өчен кадерле
Без ФТР заманында яшибез Техниканың гаҗәеп тизлек белән безнең көнкүрешебезгә ныграк керүе, көчлерәк тәэсир итүе кешенең үз дәрәҗәсен киметмиме дигән сораулар еш әйтелә. Бәлки шулайдыр, бәлки кеше икенче планга кала барадыр? Бу сорауга төгәл җавап бирергә алынмыйм Әмма әдәбиятта кеше үзен-үэе ныграк эзли башлады, үз кадерен аңлый башлады дип әйтеп буладыр Проблемалар үзәгендә— кеше Бу — әдәбиятның төп законы Шул законнан читкә тайпылсак — без искеләр, аны намус белән үтәсәк — һәрвакыт яңалар Чөнки заман яңарган саен, кеше-
лар да яңара, яңа кешеләр турында язу әдәбиятка һәр көн яңалык алып килә.
Вакыйф Нуруллин:
Тема мәсьәяәсенә карата берничә сүз. Туфан, давайте, иптәшләр, әдәбиятта «тема» дигән сүзне кулланмыйк, диде. Туфан- I а хас булганча, бераз арттырыбрак, образлырак итеп әйтсә дә (чөнки «әдәбиятта тема» сүзен кулланмыйча мөмкин түгел), нигездә, ул хаклы. Чыннан да, тема акту-альлегенә аркаланып, әдәби эшләнешләре ягыннан шактый сыек әсәрләр һаман чык- калап тора. Сүз дә юк, безнең әсәрләрдә хезмәт ияләренең тормыш-көнкүреше, уй- хисләре, максат-омтылышлары чагылды- рылырга тиеш. Ләкин безгә аларны тулы канлы образлар, җанлы кешеләр итеп, тормыштагыча бөтен рухи нечкәлекләре белән сурәтләп бирүгә ирешергә кирәк Безнең геройларыбыз еш кына тар мөхиттә яши, үз каланчаларыннан торып кына фикер йөртәләр. Ә бит тормышта алай түгел. Бүгенге гади эшчеләрнең һәм колхозчыларның да ил күләмендәге, дөнья күләмендәге вакыйгалар белән якыннан кызыксынып яшәүләре һәм бу җәһәттән кайбер югары белемле интеллигентларга караганда да тирәнрәк фикер йөртүләре беребезгә дә сер түгел ләбаса!
Кыскасы, язучы халкына таләп зур. Бүгенге укучыны тема актуальлеге белән генә җәлеп итеп булмый. Аны. барыннан да бигрәк, безнең әсәрләрдәге кешеләрне рухи дөньясы, чынбарлыкка мөнәсәбәте нинди булуы кызыксындыра
Рашат Низамиев. шагыйрь;
Әйе, әдәбиятның төп объекты — кеше, кеше җаны, кеше рухы. Адәм баласы биологик яктан гына үлә. Аның хыялы, күңел хәзинәсе, кылган гамәле, теләк-омтылыш- лары, акыл куәсе — үлемсез Тормыш давылларының уртасыннан атлап баручы кеше кискен хәлләрдә кайсы юлны сайлый, нинди идеалларны юлдаш итә' Яңалык тойгысын, беренче чиратта, әнә шундый со-рауларны сәнгатьчә хәл итә белү димәк, кешене ачу, ача белү осталыгы белән билгеләргә кирәктер
Өйе, сәнгать әсәре чын мәгънәсендә ачыш булырга тиеш. Шул чагында гына ул йөрәгебезгә һәм акылыбызга йогынты ясый ала, доньяны танып-белүдәге рухи тәҗрибәбезне баета. Мисаллар эзләп ерак барасы юк Әйтик, үзенең «Тынычлану» ди гәи хикәясендә гомернең бик тә кадерле нәрсә булуы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең гаять тирән мәгънәгә ия икән-леге турында сөйләп, Әмирхан ага Еники һәммәбеэ өчен дә зур ачыш ясады. Драматург Туфан Миңнуллин исә кыю рәвештә «Адәм баласына ял кирәк»» дип чаң сукты, һәм шушы аваз һәммәбезие сискәндерде, айнытып җибәрде, тормыш мәшәкатьләренә чумган акылыбызны өскерәк. югарырак күтәрде Аяз Гыйләҗеанең «Җомга көн кич белән» исемле повесте да яшәү мәгънәсе, кеше күңеленең матурлыгы хакында кат-кат уйландырды. Әдәбиятыбыз тагын да үссен һәм көчәйсен өчен әнә шундый ачышлар мул кирәк Иҗат эшенең зурлыгын тойган өлкәннәр дә. «шедевр» язарга хыялланучы яшьләр дә бу хакта туктаусыз уйланырга бурыч лылар.
Без — бүгенге көн балалары Тирә-ягы быз тормыш белән, серлелек белән, яңа лык белән мөлдерәмә тулы Яңалык үзе һәр язучыны сагынып, көтеп тора...
Нури Арсланов, шагыйрь:
Бу сөйләшүдә без билгеле бер фикергә килә барабыз шикелле яңалык дигән нәрсә, чыннан да, иң элек әдәби әсәрнең тематикасында, проблематик чишелешендә, сәнгатьчә сурәтләү чараларында чагылыш табадыр ул Әмма мәсьәләне шуның белән генә чикләп кую да дөрес булмас иде Укучы күңелен яулап алырлык, аны ма хәббәт яисә нәфрәт давылларына салып тетрәтерлек хисләрне бирү ечон бик шәп тел дә кирәк бит әле. иптәшләр! Әгәр сүзләрең салкын, җайсыз икән, алардан тормышчан кайнарлык бөркелеп тормый икән, өр-яңа теманы да әрәм итәргә мөмкин
Әйтәсе килгәнем шул безгә киләчәк*., әдәби тел мәсьәләләренә игътибарны бн> нык көчәйтергә кирәк Көндәлек матбу гатта чыккан кАйбер шигырь үрнәкләрен укып караганнан соң аптырашта калырга, алай гына да түгел.— борчылырга, хафа ланырга туры килә Урынлы-урынсыз кул ланылган сүзләр дисеңме, урамда яис.. кайсыдыр төбәктә генә сөилешенв торган сүзләр дисе»<мо.— гөнаһ шомлыгына кар шы, һәммәсе дә оялмыйча шигърият түре нә кереп баралар
һәркем үзе теләгәнчә, үзе аңлаганча гына яза башласа әдәби телебез дә дәрес юлдан үсмәячәк Әдәбиятның килечеге —
яшьләр кулында, шуңа күрә яшьләр тел мәсьәләсендә аеруча сак булсыннар иде.
Әмирхан Еники, язучы:
Тел һәм форма үзенчәлегенә кагылышлымы ул, сурәтләү объектына мөнәсәбәт белән бәйлеме, яңалык тойгысы — язучы өчен бик кирәкле сыйфат Нури Арсланов дөрес әйтә; Бигрэктә ул яшьләрдә үткен булырга тиеш. Ләкин мин яңалык тойгысына борчылу тойгысын да өстәр идем. Юк, бу ике тойгыны бер-берсеиә һич тә каршы кую тү-гел. Яңалык тойгысы — эзләнү, алданрак күрү, тизрәк аңлау.. Ә борчылу тойгысы ул чын язучының табигатендә Ихтимал. Достоевский белән Толстойны бөек язучы иткән төп сыйфат та шул борчылу тойгысы булгандыр... Безнең Тукайны гына алыгыз — бөтен иҗаты борчылудан гыйбарәт бит!.. Билгеле, бу тойгыдан хәзерге язучылар да мәхрүм түгел, чөнки заманының үзендә уйландырырлык һәм борчылырлык мәсьәләләр туып кына тора. Безнең заманда андый мәсьәләләр күбрәк тә һәм зуррак та әле Әйтик, җир йөзендә тынычлыкны яки табигатьне саклау мәсьәләсе бетен дөньяны борчый торган проблемага әйләнмәдемени?! Шулай ук безнең үз тормышыбызда да борчылырга мәҗбүр иткән тискәре күренешләр яки хәл ителүен көткән җитди мәсьәләләр азмыни? Кыскасы, гамьсезлек язучыга хилаф нәрсә, гамьсез язучыдан юньле әсәр дә көтеп булмый.
Әмма язучыны борчыган күп төрле мәсьәләләр үзәгендә кем тора? Әлбәттә, кеше!.. Чынлап та, тормыштагы бөтен яхшылык һәм яманлык, гаделлек һәм гаделсезлек, миһербанлык һәм кансызлык, матурлык һәм ямьсезлек, ниһаять, бәхет һәм бәхетсезлек кешегә, дөресрәге, кеше-нең кем булуына кайтып кала. Моның мең төрле мисалларын китерергә мөмкин булыр иде. Әйтергә кирәк, кеше гаять катлаулы һәм каршылыклы җан иясе, барлык уңай һәм тискәре сыйфатлар аның табигатендә булырга мөмкин. Тик берәүләрдә шуның уңае, икенчеләрдә тискәресе өстенлек ала. Ни өчен? Моның сәбәпләре бик күп, тикшерә башласак, без бик ти-рәнгә кереп китәр идек... Әмма бер хакыйкатьне ачык әйтү кирәктер: барысыннан да битәр, кеше җәмгыять әгъзасы ул. җәмгыятьтә, үзе кебек кешеләр арасында яши. Димәк, аның үз-үзен тотышы, тормыштагы позициясе турыдан туры җәмгыять үсешенә кагыла, барлык кешеләргә дә килеп тия Менә ни өчен язучы беренче нәүбәттә кеше турында уйларга һәм борчылырга мәҗбүр. Безнең тормышта һәр төрле начарлык, түбәнлек, гаделсезлек булмасын өчен кешедәге тискәре сыйфатларны бетерү, яхшысын ничек тә үстерү язучының гражданлык бурычы... Миңа калса. әдәбиятның иң төп максаты 'да кешене яхшы итүдән, киләчәк кешесе турында уйланудан гыйбарәт.
Мөдәррис Вәлие», журналның әдәби тәнкыйть һәм сәнгать булеге редакторы:
Бу сөйләшүдә төрле буын язучыларының катнашуы үзе бер мәгънәле һәм кызыклы фал. Шуңа күрә бүген аксакалларның артык җитдилеге һәм сабырлыгы, яшьтәшләремнең исә гадәттәгедән акыллырак булып күренергә тырышуы да аңлашыла. Чыннан да, сөйләшү бик зур мәсьәләләр, әдәбиятның алтын баганасы булырдай кануннар турында бара
Р Мосгафин »Мин пролада.ы яңарыш процессы турында суз йөртергә мөмкин дип уйлыйм».
Әмирхан ага Еники дә. Нури ага Арсланов та, яңалыкка бигрәк тә яшьләр сизгер булырга тиеш, диделәр Иҗатның, го
мумән, яңалык тойгысыннан башка була алмавы болай да мәгълүм, элбатта Өлкән язучыларның тел төбендә шундый бер киная ята шикелле: сүз күбрәк әдәбиятның киләчәгенә, димәк, яшьләргә кагыла, дип әйтергә телиләр бугай алар
Яңалык тойгысы, һичшиксез, әдәбиятка яңа исемнәр килү белән дә бәйләнгән. Әдәбиятыбыз ирешкән биеклекләр яңа буын язучыларның ил-көн алдында җавап- лылыгы тагы да зуррак булуын искәртеп тбра. Гадәтсезлек һәм өлкәннәрне тәкъдир итмәү булып тоелмасын,— иртәгесе көннең иң яңа сүзен без яшьләрдән көтәбез. Шагыйрь Зөлфәт, прозаик һәм драматург Әхәт Гаффар язганнарны ныклы иман, чынбарлыкны заманның иң алдынгы карашлары күзлегеннән бәяләү, җәмгыятебезнең идея һәм әхлак нигезләрен яклап керәшү кебек тел сыйфатлар берләштерә Шулай да аерым әсәрләребездә китаптан килү һәм сүздән мөгез чыгарырга азаплану, мөһим мәсьәләләрне һәм кичерешләрне ваклау күренеп китә икән,— бу — яшь авторларның тормышка үз мөнәсәбәте, җитди фикере булмау билгесе. Вакытында «диагноз» куярга, яман чиргә әверелеп китәргә юл калдырмаска, яшьлеккә генә сылтамаска кирәк. Шуңа күрә, әдәбиятта, аерым алганда яшьләр иҗатында, һәртөрле «шартлылык», «миф», -көнкүреш» проблемаларыннан бигрәк, язучының тормыш позициясе дигән мәсьәлә борчырга тиеш безне дип әйтәсе килә.
Заманымның иң якты идеяләренә хезмәт итәргә езерменме? Халкыбыз тарихын, бүгенгесен ҺӨЛА киләчәген үз күңелемнән кичерә аламмы? Дөньядагы барча төсләрне туган илгә мәхәббәтем аша аерырлык кечем бармы? Чын мәгънәсендә яңалык тойгысы, күрәсең, менә шул сорауларга намуслы җавап биргәндә генә киләдер.
Гомер Бәширое:
Чыннан да. тормыш позициясенең дөреслеге Һәм ачыклыгы бик меһим мәсьәлә. Язучы мең төрле җепләр белән тормышка тоташкан. Ул, сейсмограф кебек. Җәмгыятьтә булган үзгәрешләрне, заман таләпләрен сизеп, аларга үзенең мөнәсәбәтен һәрдаим билгеләп торырга, үзенең иҗаты белән вакытында җавап бирә ба-рырга тиеш
Авыл темасына язучы әдип буларак мине бу мәсьәлә барыннан да бигрәк менә шушы темага кагылышы ягыннан, шуңа бәйләнешле рәвештә кызыксындыра. Үз иҗатымда мин төп мәсьәлә, төп тема итеп элекке игенче агайның яңа заманда, ягъни совет власте шартларында кеше буларак үзгәрә баруын, яңа сыйфатларга ия булуын өзлексез рәвештә күзәтеп барырга тырыштым. Хәзерге авыл кешесе ниндирәк рухи тормыш белән яши, анда яңа җәмгыять кешесенә хас нинди сыйфатлар өстенлек итә? Шул ук вакытта аңа нинди сыйфатлардан арынырга кирәк! Бу тема минем өчен бервакытта да искерми, ул ми-нем алдыма һәр заманда үз чорына хас таләпләре, үзенчәлекләре белән яңа булып килеп баса.
Безнең кешеләрнең холкында-фигылен- дә барлыкка килгән яңа күркәм сыйфатларны язу, ягъни совет җәмгыятендә кешенең рухи яктан үсә баруын күрсәтү — әдип өчен бик шатлыклы һәм куанычлы вазифа. Мин андый сыйфатларны энҗе эзләгән кебек берәнлекләл җыярга, аңа кечемне кызганмаска һәрвакыт әзер Бу— тормышта яңалыкны күрергә тырышу дигән сүз.
Ләкин шушы үсеш процессында барлыкка килгән кайбер кимчелекләр дә күңелне борчый. Мәсәлән, тормыш-хезмәт шартларының кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә торган саен ныграк тәэсир ясавы барыбызга да мәгълүм. Производство кешеләрне якынайта, фикердәшлек, рухи туганлык җепләрен ныгыта. Шул ук вакытта без кан кардәшләрдән ераклаша бармыйбызмы, туганлык, кешелек җылысыннан үз-үзебеэне мәхрүм итмибезме? Минемчә, бу күренеш — социологлар һәм педагоглар тарафыннан да. әдәби әсәрләребездә дә һәрьяклап өйрәнелергә тиешле өлкә
Табигатькә яңача мөнәсәбәт тәрбияләү дә хәзерге көндә язучылар эчен иң җаваплы бурычлардан берсе дияр идем мин Табигый байлык ларыбызның иксез-чиксез булуы халыкта аңа карата ваемсыз, битараф караш тууга сәбел булган Чишмәләре, күлләре корып, урманнары, әрәмәләре киселеп, бер шыксыз желте калган икән, андый авылда яшьләрне тоту мөмкин булмаячак. Туган якка мәхәббәт — абстракт бәр нәрсә түгел Яшьләрдә патриотизм тойгысын үстерү мәсьәләсен гомум- кешеләк хисләре тәрбияләү белен комплекста. туып-үскән төбәккә, аның табигатенә сак менәсебөт белен бергә байлап карарга кирәк. Шуңа күрә дә авылларның
үз тесен, үз матурлыгын саклау авыл турында языла торган әсәрләрнең дә төп максаты булырга тиеш.
Бу хакта сүз чыкканда кайбер кешеләр, хәзер инде чишмәле, сандугачлы авыл -урында сүз бармый, бүгенге авылның табигате башкача, «эаманчаи матур булырга тиеш диләр. Әлеге иптәшләр, күрәсең, авыл пейзажына индустрия элементлары өстәлүне күз алдында тоталар булыр. Файдалана белгәндә алар бер-берсенә һич комачауламыйлар, бәлки, киресенчә, берсен- берсе тулыландыралар. Ә нигә хәзерге заман кешесе чишмәле, инешле, сандугачлы табигатьтән ваз кичәргә тиеш икән’ Замандашыбызның матурлыкка ихтыяҗы тагын да арта, аның эстетик зәвыгы тагын да төрлелән^, камилләшә бара бит! Безгә менә укучыларыбызны шул матурлыкны күрергә, шуннан ләззәт ала белергә өйрәтергә, моңа ирешү өчен, ул матурлыкны яңача, заманча күрсәтергә кирәк.
Роберт Миңнуллин, шагыйрь:
Яңалык тойгысы дибез. Кешегә якынаю дибез. Әмма балалар әдәбиятын, шул исәптән балалар поэзиясен, бөтенләй онытабыз түгелме? Биредә Т. Миңнуллин белән М. Мәһдиев күтәргән мәсьәләләр, Гомер ага Башировны борчыган табигать һәм авыл проблемалары — барысы да балалар әдәбиятына да турыдан-туры кагыла. Әйтик, ялгызлык проблемасы. Безнең чорда һәр гаиләдә дүрт-биш бала үсте. Әле ул чакта безнең белән бергә Тимур да. Васек Трубачев та, маякчы кызы Илсөяр дә, Шәвәли дә булды. Алар безнең чын мәгънәсендә иптәшләребез иде. Ә хәзер анарга дәвамчы булып нинди геройлар килә? һәр өйдә, һәр квартирада бер бала да бер телевизор гына калып бара түгелме соң? Балелар иң сизгер халык. Яңалыкка ом- тылучан җаннар. Ә без нәкъ менә яңалыклар заманында, информация «бумы» чорында яшибез. Баланы гаҗәпләндерү, сокландыру ифрат дәрәҗәдә авырлашты, кат-лауланды. Шуңа күрә балалар өчен язылган әсәрнең, аерым алганда балалар шигыренең. һәр детале, һәр хәрефе уйла- нылган, төгәл һәм гади (билгеле, кирәк чакта катлаулы да) организм булырга тиеш. Татар балалар поэзиясе бары тик уен- көлкеле шигырьләрдән генә тора дигән фикер уздыручылар бар бездә, Чынында шулаймы соң’ Юк. әлбәттә! Балалар поэ-зиясендәге юмор, нигездә, шигырьне укучыга тәкъдим итү формасы гына ул.
Аннары, дидактика мәсьәләсе. Бала туганнан бирле үгет-нәсихәт белән шигырьдән башка да еш очрашып тора. Ләкин безнең байтак кына балалар шагыйрьләре ни өчендер дидактика белән күбрәк мавыга.
Яңалык тойгысын шигырьнең тышкы формасына гына кайтарып калдыру очраклары да бар. Экспериментлар кирәк, әлбәттә. Ләкин турыдан-туры нәниләрнең рухи дөньясында тәҗрибәләр уздыру, миңа калса, педагогикага да, этикага да сыя торган күренеш түгел. Андый шигырьләрнең төп кимчелеге — балаларның үз дөньялары чагылмауда, тышкы бизәкләргә генә корылуында. һәр заманның — үз атрибуты. Заман үзгәрә. Иске атрибутлар белән бергә андый шигырьләр дә гамәлдән чыга бара. Чөнки безнең укучыбыз, шул исәптән, бала да, үзгәрештә, яңарышта, үсештә. Өлкәннәрне борчыган бик күп проблемалар аны да кызыксындыра, борчый. Бү-ген кызыксындырмаса, иртәгә кызыксындырыр. Көн кадагындагы проблемалар турында бүген сөйләшмәсәк, иртәгә соңлавыбыз бар.
Ринат Мөхәммәдие в:
Безнең сөйләшүдә яңалык тойгысы ул — киләчәкне күрү дигән формула да оешып килә шикелле.
Әдәбиятның киләчәген күзаллаганда, аның көннән-көн кешегә якыная барып, чор һәм заманның аеруча четерекле мәсьәләләрен конкрет шәхес рухы, эчке кичерешләре тирәнлегеннән каерып алып сурәтләргә, тасвирларга тиешлеге ачыклана төште. Күп милләтле совет әдәбиятларында иҗат ителәчәк әдәби җәүһәрләрнең кайбер төсмерләрен мин Ч. Айтматовның, Ю. Бондаревның. Н. Думбадзеның яңа романнарындһ һәм Г. Матевосянның психологик тирәнлек һәм табигый рух көрлеге белән аерылып торган хикәяләрендә күрәм. Бездә исә бу юнәлештә Ә. Еники һәм А. Расих, А. Гыйлөҗев һем М Мәһдиев, драматурглардан Т Миңнуллин үзгә бер нәтиҗәлелек күрсәтеп иҗат итәләр. Ләкин безгә бер нәрсәне һәрчак истә тоту кирәк, ул да булса — яңалыкның югары әхлак нормаларыннан, коммунистик идеяләрдән аерылгысыз булуын тану. Бу очракта Т. Миңнуллинның «Моңлы бер җыр»ы гыйбрәтле үрнәк, минемчә.
Без әлегәчә. нигездә, проза һәм драматургия мисалында фикер йөрттек. Инде шигъриятебезгә килсәк, анда да яңалык — кеше күңеле, кеше рухының тирәнлеклә- рендә... Шагыйрьләргә, бигрәк тә яшь шагыйрьләргә, әйләнә-тирәне һөм замандашны гына түгел, барыннан да элек үз-үзлә- рен өйрәнергә, табарга һәм югалтмаска кирәк булачак. Моның бердәнбер дөрес юл икәнлеген шигъри мирасыбыз да ачык раслап килә.
Тагын бер мәсьәлә. Әдәби культура үс- кәннән-үсә бара, рухи байлык запаслары да берөзлексез артуга юл тота, алар ’белән танышу мөмкинлекләре дә киңәйгән- нән-киңәя ген» бара. Менә шуйдый шартларда, әдәби культура байлыкларына ирешеп тә, үзеңнең табигый авазыңны саклап калу, табигать һәм җанлы тормыш белән элемтә урнаШтыру хәлиткеч факторга әвереләчәк. Гомумән, әдәби иҗат язучы шәхеснең беренчел ачышларыннаи гына гый-барәт булырга тиеш дип беләм. Никадәрле генә шома һәм нәфис булмасын, әдәбиятның үзеннән килеп язылган әсәрләр — икенчел әсәрләр — чын мәгънәсендәге* иҗат нәтиҗәсе түгел. Бу хакыйкать берөзлексез игътибар үзәгендә тотылырга тиешле.
Рәдиф Гатауллин, шагыйрь
Үз-үзсңно табу, яңа сүз әйгү, табигый авазыңны саклап калу... Болар барысы да гаять катлаулы һәм зур мәсьәләләр. Ши- гырьдо, әлбәттә, мөһим шарт булган яңалык төшенчәсе белән безгә һәрвакыт очрашырга, шул хакта бәхәсләшергә, кайчакта исә ялгышырга да туры килә. Чөнки әдә-би тема, образ, фикерләү рәвеше буларак абсолют яңалык бәлки бик бәхәсле дә нәрсәдер... Моннан бик күп еллар элек иҗат иткән грек, Рим шагыйрьләре бүгенге укучы өчен яңача яңгырамыймыни’ Аларда безнең заман кешесе белән уртак якларны да һичшиксез күреп булыр иде Әйе, дөнья — материянең үзе кебек үк иске до, шул ук вакытта яңа да Тормыш, яшәеш үзгәреп, үсеп тора, заман безгә Гамлет сорауларын гына түгел, яңа таләпләр, бурычлар да куя — үзебезнең чорны җырлауны, дөньяга актив, коммунистларча мөнәсәбәтне калку итеп, һичкемне кабатламыйча. яңачаны күрсәтүне сорый. Ә бу инде һәр шагыйрьнең инди видуаль йөзе, Шигъри куәте, эрудициясе, традицияләрне үзләштереп, үстерә алуы. фикер һәм хис концентрациясе, кыскасы, укучыга өр-яңа дөнья .ачарлык таланты булу-булмау белән бәйләнгән.
Соңгы елларда шигырьдә, бигрәк тә яшьләр иҗатында, бер-береннән аерып булмый торган, бер үк тема, образлар, алымнарны үзләштереп мәйдан даулаган әсәрләр күбәя башлады. Индивидуаль йөзе, стиль, образлар беренчеллеге булмау — бу инде шагыйрьнең яңалыгы юк дигән сүз. Темада үткәннәр, тарихи чигенешләр белән мавыгу яки зур шәхесләр турында бик мәгълүм фактлар һәм әдәби образ-ларны кабатлау, ваклау да күңелне борчый. Чын әдәби образлар, әсәрне яңа. калку итеп күрсәтәчәк монументаль, зур образлар — Такташ, Туфан, Сибгат Хаким әсәрләрендәге кебек тормышчан, укучыны уйландыра, рухына тәэсир итә. ияртә ала торган геройлар, зур фикерләр, гомумиләштерүләр кирәк. Бу бигрәк тә поэма жанрына карый.
Сибгат Хәким:
Зур жанрда гына зур фикер әйтеп була дигән фикер белән килешеп бетмим Шагыйрь җаны тибеп торган лирик шигырьдә дә бик күпне әйтергә момсин Шулай да поэзиябездә киң сулышлы, эпик әйберләр күрәсе килә пГасырлар һәм минутлар» кебек. «Киләчәккә хатлар» кебек
Гариф Ахуиов;
Белеп, аңлап торабыз. әдәбиятыбыз ирешкән казанышлар зур һәм шул биек леяләрдән без яулыйсы текә үрләр дә бик ачык күренә. Гомумән татар әдәбиятының, бигрәк тә прозасының соңгы елларда яңалыкка омтылуы, дөнья әдәбияты һәм күп милләтле совет әдәбиятының иң яхшы вәкилләре ирешкән югарылыкка ирешергә йөз тотуы сөенечле хәл моңа һәр яклап ярдәм итәргә, моны хупларга кирәк. Әмма безнең әсәрләребезнең ил күләменә бһк соңарып, ун еллап вакыт узганнан соң гына чыгуы, чыккан сурәт тә дэ, оригиналдагы нәфислеген, үткенле-ген, тәэсир кочеһ югалтып чыгуы—менә бу безне чын-чынлап борчырга, уйга салырга, зур дөньяга чыгуның зур юлларын эзләргә мәҗбүр итәргә тиеш Әйе оие, мәҗбүр итәргә тиеш. Без Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васывтке^ ил күләмендә яңгырата алмадык Валентин Распутинның аңардан унбиш еллар соңрак языл
ган «Соңгы срок» повесте яңгыраш тагпы. Аяз Гыйләҗевнең «Урамнар артында яшел болын» романы русчада эзсез югалды, Чыңгыз Айтматовның «Ак пароходны дөньяның дистәләрчә теленә тәрҗемә ителде. Нәрсә, боларның сәнгатьчә эшләнешләре төрлечә димәкче буласызмы? Сәнгатьчә эшләнешләре түгел, алымнары төрлечә булуы мөмкин, әмма «Әйтелмәгән васыять» тә, «Урамнар артында яшел болын» да — киң сулыш белән, психологик тирәнлек белән язылган әсәрләр. Шулар янына тагын Атилла Расихның «Язгы авазлар» романын китереп куйыйк. Без аны, тирән социаль һәм психологик романны, русчага унбиш ел соңлап чыгардык. Чыгарган сурәттә дә оригиналдагы үткенлеге белән чыгара алмадык. Оригиналдагы үткенлекне саклау ягыннан бигрәк тә Әмирхан Еники повестьлары нык зыян күрделәр. Монысы инде авто|эларның үзләренә генә түгел, оештыру эшләренә дә бәйле нәрсәләр. Шамил Бикчуринның «Каты токым» романы татарча беренче вариантта бик таркау иде. аерым эпизодлардан тора иде, аны журнал редакциясе бер эшләде, күренекле язучы һәм бик оста тәрҗемәче Владимир Чивилихин икенче эшләде, яхшы итеп тәрҗемә итте, нәтиҗәдә роман ил күләмендә генә яңгырап калмады — чит илләргә дә чыгып китте. Без соңгы биш ел эчендә Мәскәүдә 167 китап чыгардык, . ягъни моңарчы булмаган рекордлы санга ирештек, инде менә хәзер сан артыннан кумыйча, иң яхшы әсәрләребезне тиешле кондициядә, барлык шартын китереп чыгара башлау ягын карарга тиешбез. Азрак булсын — яхшырак булсын. Әсәрләребез- нең сәнгатьчә зурлыгын, тирәнлеген, идея- социаль яңгырашын бик нык үлчәп, ефәк иләктән үткәрер заман җитте шикелле.
Соңгы елларда туган әсәрләребезнең әдәби камиллеген, яңалыгын ил күләмендә билгеләү, шуны Бөтенсоюз укучысына җиткерү өчен без талантлы һәм намуслы тәрҗемәчеләр табу, үзебездә дә аларны үстерү хәстәренә керешергә тиешбез.
Әдәбиятта яңа, зур, җитди әсәрләр, киң колачлы, масштаблы әсәрләр иҗат ителү өчен тагңн бер шарт бар, ул — традицияләргә таяну. Татар совет прозасының, поэзиясенең, ниһаять, драматургиясенең бүгенге үсеше, бүгенге табышлары Тукайлардан, Галимҗан Ибраһимовлардан, Кәрим Тинчуриннардан башка була алмый. Тагын да арырак гасырларга китсәк, Кол Галиләрдән башка була алмый.
Бүгенге сөйләшүдә без үзебезнең әдә-бияттагы яңалык тойгысы турында гына сүз кузгатып калмаска, яңалык тойгысын ил күләменә чыгару хакында да сүз алып барырга тиешбез. Бу өлкәдә зур һәм җитди эшне, әдәби тәрҗемәдән тыш, әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр башкара. Әдәби тәнкыйтьнең һәм әдәбият белеменең партия Үзәк Комитетының мәгълүм карарыннан соң үсүгә, конкретлыкка таба юл алуын таныган хәлдә, без алар- ның әле һаман әдәби хәрәкәттән артта- рак баруын, яңалыкны һәм үсеш тенденцияләрен шактый ук соңга калып билге- ләвен әйтми булдыра алмыйбыз. Әдәби үсешебез өчен тәнкыйтьнең йокымсырау хәленнән чыгуы, әдәби хәрәкәтне әйдәп алып баруы бик мөһим.
Кояш Тимбикова, язучы, республика журналистларының X. Ямашев исемендәге премиясе лауреаты:
Әйе. әсәрләребездәге яңа сулыш хакында сүз алып барабыз икән, әдәбияттагы һәр яңа күренешне укучыга җиткерү турында да кайгыртырга иде.1 Мин басылып
Р Миңнуллин <Көн кадагындагы проблемалар турында сөйләшүне иртәгә калдырмаска кирәк» (Уңда Р Низами<-в)
чыккан әсәрләрне әдәбият сөючеләргә вакытында ирештерергә кирәклеген, китап-ларның тузанланып ятмаска тиешлеген генә күздә тотмыйм
Заман рухы яңа әсәрләргә «арата языла торган тәнкыйть мәкаләләренә дә үтеп керсен иде1 Сер түгел әдәби тәнкыйГь бер үк әсәрне укучы эзләп алып ейрәнер- лок итеп тә, аңа кул селтәп үтәрлек итеп тә «сүтел» ташлый ала Ерак тарихка ук кител тормастаи. соңгы 20—25 ел эчендә дә әдәбиятыбызның МвИТань чм булырдай кайбер әсәрләргә, кызганычка каршы, ялгыш бәя бирү очраклары искә төшә Ә Еники, Ш. Хосәенов, А. Гынлэҗсә кебек язучыларыбызның Бөтенсоюз мәйданында, донья әдәбияты киңлегендә яңгы-рый алмасына да бер сәбәп шулдыр, минемчә. «Йорәк серев, «Рәшә» (О. Еники), «Өч аршын җир» (А Гыйләҗеа), "Мохәб бет сагышы», «Әни килде» (Ш Хәсееиов) кебек, хәзер әдәбиятта үзләренең мактаулы урыннарын алган әсәрләр әле язылып кына елгергон елларында, миңа калса, урынсыз тәнкыйтьләнделәр Бу хәл, әлбәттә, ниндидер усал нияттән тумаган. Әдәби гәнкыитебеэдоге хлалор, мөгаен, хәзерлекле белгечләр инүда.., ■ >><ри босезлектон килеп чыккаедыр
Ьәхстнә каршы, бүген ис» г.,< Р Моста фин, Т. Галиуллин, Ф. Миңнуллик, Ф Га- лимуллнн, Э, Нигьметул» • F Мо^әммә- диеа, М. ВәЛиев небе- • ■ - > хә
зерлекле, донья әдәбият» -нан - ихлүмат- лы. әсәрләрне урта» - үз итеп танучы, йерәк аша үткәр. - • с тон-
кыйтәчеләребез бар. Я’--» аләбият
'ач, кайбер твины».'« чы»
барлыкка тап ч . •>«
газета битләрендә • ышу
оештырылды, сс1ч - <алэ-
ео бирелде, әсәр Деунз* вне япен дип табылды Бәтәсле >:>рлер
турында ора-т-р» гозетх-м,р- - трда фикер алышулар эл* и бары . • ■ > «
комачауламас мдо
Ринат Мохәммәднеә
Барлык бәлане тәнкыйтьчеләр осгене аудару модага кермәсен иди Шул..» ла аңә- яык тойгысы хакында <«ы- шо-д» әдәби
тәнкыйтькә куелган зур таләпләр турында сүз чыгу бик табигый. Л. И Брежнев КПССның XXVI съездында ясалган докладында һич тә очраклы рәвештә генә «профессиональ фикер йөртү — әдәби тәнкыйтьчеләр һәм сәнгать белгечләре эше» Димәде. Чөнки әдәби процесстагы яңа үрентеләрне, үсеш билгеләрен иң элек әдәби тәнкыйть күрел алырга тиешле. Күреп алырга, яңалыкка кул сузарга һәм уңай, «на тенденцияләрне аерым бер кайгыртучаилык белән хупларга тиешле Әлегә исә безгә бу тңитенкерәми кебек •
Зәки Нури, шагыйрь. «Казан утларым журналының баш редакторы;
Әдәбиятта яңалык тойгысы бүгенгә конда киләчәк төсмерләрен чалымлау гына түгел, ул иртәгесе кондә үткенебезнең һем хәзерге яшәешебезнең закончалыклы дәвамын күрү до. Партиябезнең олы политик форумында гаять киң колачлы эшләр программасы билгеләнгәндә, күңелгә кагылган әнә шундый яңалык җиле, киләчәк тойгыры язучылар алдына да зур бурыч-лар, җитди таләпләр куя. Остазыбыз Максим Горький сәнгатьнең үзә белән тиңлеген халык хезмәте елъязмасын без кеше рухын канатландыра, йөрәккә яңадан-яңа дәрт ости торган илһамлы, хәрәкәтчән сүзләр белән сурәтләргә тиешбез Шундый әсәрләргә «Казан утларывнда һәрвакыт түр урын бирелде һәм алда да шулай булачак. Омма әдәбиятка карата съездда әйтелгән гражданлык пафосы, кимчелек-ләр белән килешмәүчәнлек, җәмгыять ХӘЛ итә торган проблемаларга катнашу бурычын без бер минутка да истеи чыгармыйбыз. Коикрет алганда, мәсәлен, үз журналыбызда югары сыйфатлы әсәрләр •tour, .«иди проблемаларга тизрәк якын «илосо иде соң?
Беренче Зур коллективларда хезмәтне сс-а оештыра белгән, инициативалы, киң күңелле, кешеләргә игътибарлы җитәкче Һинди була? ..
'-гн <е. Тормышта һәм зште яшьләр бе-
I епкәнкар мөнәсәбәте. Биографияләре «үппврю » ибрәт-үгэнәк булырлык аксакал. 5р портреты. ХәЯрге яшьләрдә җаеал- , пык тойгысы һәм социаль актан җитлегү ничек һәм ни әчем оэаккараи сузыла? Кайбереүләрнең исә зәхмәткә мөнәсәбәтләре ник бик үк яңитди түгел, е кайберәү- лоре политикада үте беркатлы булып вела бнрапар? Егетләр белән кызларны >ш-соючелор до аглрд. 1 ■ ХИВЫЙТЬ ко- тәләр. Эдип иҗагына •■■■■ әба «м дәрә- җоде саф, гадел, тугры Ь/> лрга ти»ш икә- иенэ үзәк матбугатта «о» --»• -» рВЫ« ҮРиӘК- ләр бар. Ч. Айтматовның ■Ак п<р»«ОД- повестена ■арата филерләр ико-а аерыл-
кә һәм яшәешкә өйрәтүче яхшы остазга хас Со'йфатлар. Ниһаять, яхшы белән бик яхшы үрнәкләр конфликте!.
Өченче. Үзләрендәге кешелеклелек сый-фатларын акрынлЬп җуя-җуя банкрот булып калган тискәре персонажларның инде берничә әсәрдә рәттән я эчкечегә әйләнүе. я башына төшкән шул бәладән үлеп -котылу» сюжеты тагын кабатланмасын иде.
Безнең бу сөйләшүдә әсәрләребезнең теле, иҗатта аны һәммэбезгә оста куллану кирәклеге турында да әйтелде. Чөнки сүз бит ул безнең төп эш коралыбыз — культура коралы, әдәбиятның беренчел элементы. Нури Арсланоаның фикере бик урынлы: көн тәртибенә шул мәсьәләне махсус куеп, фикер, хис һәм аһәң бердәмлеге турында зур сөйләшүне, чыннан да, җентекләп әзерләргә һәм үткәрергә кирәк. Шигырь культурасын күтәрү таләбен катгый куйган уйланулар да шунда әйтелер иде. Чөнки реаль тормыш һәм проб- лсмалар белән бәйле булмаган, бүгенге көннең нинди дә булса конкрет бер бурычын сәнгатьчә хәл итмәгән, кыскасы, яңа сыйфатлы детальләре яшәеш прозасыннан эзләп табылмаган шигырьләр шактый күп тә языла һәм, кызганычка каршы, әз дә басылмый әле.
Николай Седов фпто !. ;>•<
Гариф Ахунов:
Билгеле, барлык проблемаларны бер сөйләшүдә генә билгеләп чыгарга мөмкин түгел. Алар безнең алдагы иҗатыбызда, языласы әсәрләребездә хәл ителергә тиеш. Шулай да бу сөйләшүдә мөһим бер фикергә килдек дип уйлыйм, әсәрләребездә күтәрелгән барлык проблемаларның үзәгендә кеше язмышы булырга тиеш, чөнки иҗатыбызның төп максаты — коммунистик тезелештә актив катнашучы яңа кеше тәрбияләү. Тиражлары елдан-ел арта баручы китапларыбыз аша, йөз дә өч меңле «Ка-зан утлары» журналы аша миллионлаган укучыларыбыз алдында сүз алу безгә зур җаваплылык йөкли.
КЛССның XXVI съездында иптәш Л. И. Брежнев; «Партия иң яхшы әсәрләргә хас гражданлык пафосын, кимчелекләр белән килешмәүне, сәнгатьнең җәмгыятебезне дулкынландыра торган проблемаларны хәл итүгә актив катнашуын хуплый»,— дигән иде. Бу сүзләр безне илгә, заманга лаек яңа әсәрләр язарга, бөтен көчебезне, күңелебезне партиягә, халыкка хезмәт итәргә багышларга рухландыра. Әдәби хәрәкәтебездәге яңа тенденцияләр һәл\ яңа күренешләр, иҗади эзләнүләрнең төп юнәлешләре хакында барган бүгенге сөйләшүнең дә асыл мәгънәсен мин шунда күрәм.