Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКӘЯ ҺӘМ ХИКӘЯЧЕЛӘР


. ’5ЭДв химаянең күптәннән кил» торгам ныклы традицияләре, сокланырлык
осталары бор
Революциягә кадәрге чорны иске төшереп тормыйм 20—30 нчы елларны күз алдына китерегез Г Ибрәһимоя һем Ш. Камал Ш. Усманое һем К Нем мн, Г. Толымбай һәм М Гали, А. Шамое һәм М. Әмир кебек әдипләрнең шул чор ижатын иска төшерегез Ул елларда хикәя язмаган берәр прозаик калдымы икенМ Юктыр, мет аен 40 н чы елларда да бирешми әле хикәя
Тик 50 нче елларның урталарыннан, бигрәк тә 60 елларның башымнан хәл нык үзгәреп китә. Туфрагы ашланмаган гөл кебек, хикәя сула, шиңә башлый Дәрес, бөтенләй шиңеп бетми Мин Шабай һәм Гәбдрахман Әпсәләмов кебек мәрхүм әдиплә- ребеэнсң. Ә- Еники, ф Хесни, Р Гөхфәтуллин, Г- Минский, Г. Галиев кебек язучы- ларыбызның ойбэт-әйбәт хикәяләре чыккалал тора. Бу өлкәдә И. Гази белән Г Ме- хеммәтшии аеруча күп һөм нәтиҗәле эшли
Әмма гомуми хәлне алар гына үзгәртә алмады. Хикәя бер урында тәптандь бер югарылыкта кала бирде Эшләр хәтта партиянең XX съездыннан соң да үзгәрмәде. Хәтта дим, чөнки XX съезддан соң урнашкан иҗади атмосфера барлык әдәби жанрларның үсешенә көчле йогынты ясады Тормышның зур мәсьәләләренә багышланган романнар язылды, чорның актуаль проблемаларын күтәргән повестьлар активлашты, поэзиянең пафосы, яңгырашы үзгәрде драматургия булып драматургия җанлана төште Яэмыш җилләре тик бер жанрны, хикәя жанрын гына читләтел узды Хикея өлкәсендә башка жанрлардагы кебек кискен үзгәреш, сыйфат яңарышы күренмәде.
Билгеле, бу хәл җәмәгатьчелекне борчымын кала алмый иде Соңгы 10—15 ел эчендә хикәя турында күп сөйләнде, күп язылды. Язучыларның гомуми җыелышларында булсын, секция утырышларында булсын, хикәя мәсьәләсе гел кузгатыла торды. 1972 елда Казанга кыргыз язучылары килгәч, җыелып, тагын бер ныклап сөйләштек М. Әмир, И Гази, Ф Хөсни, Р Мостафиннариың хикәя жанры аның киләчәге өчен борчылып язылган мәкаләләре дә хәтердә әле
Әдәбиятның иң оператив һәм иң сугышчан жанры ни өчен мондый хәлгә калды' Татар хикәясенең үсеш толы нинди булачак' Яхшыруга -аба барамы уа, әллә, киресенчә, начарланганнан-начарлона гына торамы? Шул сорауларга җавап таба алмыйча аптырап беттек. Ул арада укучы һем әдәби җәмәгатьчелек каршында хикәянең абруе һәм дәрәҗәсе кими, репутациясе тешә барды Моннан бер ел элек кенә И. Нуруллин мәсәлән, хикәянең хәле сан ягыннан дә, сыйфат ягыннан да мактанырлык түгел. тиэ арада гына рәтләнмәячәк тә. дигзирек фикер әйтөп чыкты
без өмет өзеп, кул селтәргә җыенып йөргәндә, хикәя терәлеп һәм уянып хәл җыел яткан икән 1980 елда дөнья күргән хикәяләр безнең бу жанр хакындагы пессимистик наратларыбызны шактый какшата һем юкка чыгара язды
Хикәяләр дигәндә, мин прозаның роман белән повестьтан кала бөтен төрләрен: әдәби парчаларны һәм новеллаларны, нәсерләрне һөм этюдларны, миниатюраларны һәм юморескаларны күздә тотам. Шушы мәкаләне язарга хәзерлек йөзеннән, «Казан утлары» һәм «Азат хатын» журналларында, «Социалистик Татарстан» газетасында, төрле җыентыкларда дөнья күргән 100 ләп хикәя белән танышырга туры килде. Нинди типтагы, нинди төрдәге әсәрләр генә юк алар арасында: шәһәр һәм авыл тормышына караганнары, тарихи һәм тарихи-революцион темага багышланганнары, аналитиклары һәм синтетиклары, романтиклары һәм символиклары, лириклары һәм драматиклары, сатириклары һәм юмористиклары, очеркка тартымнары, истәлеккә якыннары...
Бер мәлгә хәтта югалып һәм аптырап калгандай буласың. Очраклы төстә Истамбул базарына барып чыккан турист кебек, күз камаша, баш әйләнә башлый. Хәер, озакка түгел. Күпмедер вакыт узып, күз ияләнә төшүгә, һәр нәрсә үз урынын, үз төсен ала. Акрынлап, һәр хикәя үзенә лаеклы, үзенә тиенле «ояга» кереп утыра...
Характерлары төрле-төрле булган кебек, узган елгы хикәяләрнең сыйфатлары да төрлечә икән. Сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан көчлелөре бар, уртачалары шактый, йомшаклары очрый. Әмма зәгыйфь һәм чатак идеяле хикәяләр юк дияргә була. Бу — мәсьәләнең бер ягы.
Инде аларга тематик яктан чыгып якын килгәндә, гадәттәгечә, иң зур күпчелекне әхлак мәсьәләләренә багышланган, мәхәббәт проблемаларына караган хикәяләр тәшкил итә. Узган ел совет халкы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 35 еллыгын бәйрәм итте Шул уңай белән көндәлек матбугатта сугышка каршы язылган хикәяләр күп басылган, хәрби-патриотик тема активлаша төшкән. Аннары авыр сугыш елларында безнең республикада эвакуациядә булган кешеләр, шул кешеләр белән татар халкы арасындагы дуслык элемтәләре турында да елдан-ел күбрәк, тирәнрәк яза башлаганбыз. Б. Камалов, Л. Ихсанова, К. Тимбикова, И. Ниэамоаларның әсәрләре шул хакта сөйли.
Күзгә нык ташланган тагын бер сыйфат: хикәя өлкәсендә сатирик һәм юмористик башлангыч көчәеп килә. Күңелле хәл бу! Беренчедән, хикәячеләребезнең әдәби осталыклары нык камилләшә баруы турында сөйләсә (беркемгә дә сер түгел, шәп юмор язу өчен нечкә тоем, абсолют «слух» кирәк), икенчедән, хикәя өлкәсендә сатирик һөм юмористик башлангычның көчәюе бездәге күңел һәм фикер хөрлеге турында, әйбәт иҗат атмосферасы хөкем сөрүе хакында, ягъни заманнарның имин булуы турында сөйли торган факт.
Бер генә мисал китерәм. «Социалистик Татарстан» газетасында Н. Мортазин дигән авторның «Күпер» исемле юморескасы басылган. Күргән-белгән кешем түгел, әмма язган әйберсе бик тә гыйбрәтле.
Кулмы, вакытмы җитмичә, төзәтелми яткан күперле бер авыл... Шул авылга практикага кайта Сираҗи. Җимерек күпер өчен председательне гаепли Сираҗи. Уза бер ел, шул авылга председатель булып кайта Сираҗи. Җимерек күпер өчен район юл бүлеген тирги. . Район юл бүлегенә күчәр Сираҗи — җимерек күпер өчен тагын берәрсен тотып сүгәр Сираҗи!.. Усал хикәя, заманча хикәя. Кызганычка каршы, тормышта кеше эшләгән эшне үз исәбенә күчереп, без дә сабан сөрдек, дип мактанып йөрүчеләр. бер эш өчен дә җавап бирми торган, бер гаепне дә үз өстене алмый торган Сираҗилар, адым саен булмаса да. очрап тора. Н. Мортазин шундый кешеләрдән
Аннары бездә истәлеккә тартым язмалар, өлкән буын вәкилләре — картлар һәм карчыклар турындагы хикәяләр күбәеп бара икән. Йөз хикәянең кырыкка якыны те- геләйме-болаймы өлкән буын вәкилләре, шуларның язмышы белән бәйләнгән. Г. Галиев, Г. Минский, Ф. Хөсни, Л. Ихсанова. Р. Төхфәтуллин кебек язучыларны аңлап та булсын, ди. Хәзер бездә С. Шәмси белән М. Галиев кебек япь-яшь егетләр, Н. Гый- матдинова белән Ф. Хуҗиәхмәтова кебек япь-яшь кызлар картлар белән «мавыга» башлады. Баштарак бу хәл нык кына аптыраткан иде. Ныклап уйлап карагач, аңладым әллә ни пошыныр урын юк икән. Картлар-карчыклар дигәнебез үзебезнең әти- әииләребез икән ләбаса.
Дерес, алар арасында төрле язмышлы, төрле характерлы кешеләр бар. Сирәк кенә булса да, М. Галиевнең Уразаевы («Төнге кыюлык»), Р. Кәраминең Нәгыйме («Кәккүк тавышы») яки М. Хбсәновның Зөбәрҗәте («Зөбәрҗәт») кебек гомерләрен бушка-заяга уздырган кызганыч кешеләр дә очрый. Кайсы, гомер буе талпынып та һич югы бер тапкыр егет була, ихтыяр көче, принципиальлек күрсәтә алмаган Икенчесе, күке кебек, картайганчы үз оясын корырга вакыт таба алмый йөргән Өченчесе ♦ тәти уенчыкка кызыккан сабый яки утка кызыккан күбәләк кебек, бер тәнлек мәхәб- - бот өчен яшьлеген әрәм иткән... Хәзер бик үкенәләр дә. әмма соң — гомер узган. ~ күлмәк тузган. Гыйбрәт алырлык язмышлар, кызганыч бәндәләр
Өлкән буын дигәнебез — безнең әтиләр һәм әниләр дидем Әтиләребез — Дне 2 прогэслар һәм Магниткалар салган, илдә беренче колхозларны төзегән, дөньяны фа- й шиэм афәтеннән саклап калган буын. Әниләребез — алар белән кулга-кул тотынып, 7. илдә социализм төзегән буын, сугыш китергән бөтен авырлыкны, бөтен бәла-казаны 2 үз җилкәсендә күтәргән, яшьли тол калган буын. Ил бай булсын, дөньялар имин « булсын, без бәхетле булсын өчен, гомер буе иза чиккән, гомер буе тир түккән бу- i ын. Инде шулар арасында. Ф. Абдуллинның Хатыйбы белән Латыйбы кебек, Ф Ярул- х линның «Алдану» һәм М. Маликованың «Кызыл гөл» хикәяләрендәге картлар-кар- ф чыклар кебек, үзебез төзегән тормышның рәхәтен бераз үзебез дә күреп калыйк _ әле дип яшәүчеләр бар икән, моны алардан күпсенмик! Аларның рәхәтләнеп бер г яшәп калырга тулы хаклары бар
Картлар дигәнебез, өлкән буын дигәнебез, нигездә, Октябрь революциясен яса- >' гаи, илдә совет властен урнаштырган чын большевиклар. Ленинның якын көрәштәш- 3 ләре: Р. Кәраминең Вәли абзыйсы («Ә көннәр уза тора»), Ф. Садрневның Бибигай- Z шә белән Әхмәтша карты («Ә елга һаман ага»), С. Шәмсинең Кадыйр карты («Бал- S конда»). Чорлар белән чорлар, кичә белән бүген, картлар белен яшьләр, буыннар д белен буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр елдан-ел актуальрәк төс ала барган бер заманда өлкән буын туплаган бай тәҗрибәне яшьләргә җиткерү, алардан принципиальлеккә һәм фидакарьлеккә өйрәнү, чорлар, буыннар арасында бәйләнеш һем гармония зэләү, бүгенге яшь буынны әтилоребоэнең революцион традицияләрендә тәрбияләү — бик изге һәм кирәкле эш. Шуңа күрә хнкәячеләребезнең олиәН буын вәкилләренә, картларга еш мөрәҗәгать итүе аңлашыла. Алар иҗат иткән картлар арасында Г. Галиевнең Гобәйдулла бабае («Көтелгән коннар»), Ш. Рекыйповның Михаил Максимовичы («Комбат истәлеге»), Р. Төхфәтуллинның Газим белән Зәйние. Мөкәррәмә белән Фәрәхшаты кебек («Ике каен, бер карама») таза үзәкле, нык иманлы кешеләр/ ил, дөнья язмышы өчен борчылып яши торган, үзләрен бүген дә. хуҗа итеп, тормыштагы һәр нәрсә өчен җаваплы итеп тоя торган кешеләр булганда — бигрәк тә..у
Күрәсез, безнең хикәяләрдә төрле чорлар һәм төрле вакыйгалар, төрле буын ке- шеләреней тормышы сурәтләнә, төрле проблемалар һәм мәсьәләләр күтәрелә икем. Тик темалары һәм характерлары, сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан нихәтле генә терле- терле булмасыннар, аларның иң зур күпчелеге заман сулышы белән сугарылган, заманча яңгырый торган, «җаннары» заманча булган хикәяләр Тагын да ачыклап ейтсе)}, аларның күбесе — ил һәм халык язмышы өчен, дөнья язмышы өчен борчылып йэылгән, заман җилләренә йөз тотып язылган хикәяләр. Укучыда изге хисләр матур тойгылар уята, укучыларга көчле тәфсир ясый торган актив хикәяләр Алар белән танышканда, укучы буларак, тагын да сафрак һәм намуслырак буласың, тагын да матуррак һәм батыррак күренәсең килә башлый Алар безгә кеше һәм гражданин булырга ярдәм ите торган хикәяләр-
100лоп хикәя белен танышырга туры килде, дидем. Билгеле, бик теләсәм дә. һәр хикәяче иҗатына, узган ел дөнья күргән һәр хикәягә иркенләп туктала, тәфсыйллы анализ ясый алмыйм Кыен хәлдән ничек тә булса котылу өчен, сыйфатларына карап, хикәяләрне төркемнәргә бүләргә туры килде. Ошаганнары, әйбәтләре кырыкка җыелды. Йез хикәянең кырыгы ейбәт икән, кешегә ошарлык икән, бу инде — хел зарланырлык түгел диген сүз. мин ейтер идем, хәтта шәп диген сүз.
Хикәя—әдәбиятның кыен һәм авыр жанры, дибез. Иң элек хикәянең кабатланмаган оригиналь образы җитди һәм мөһим проблемасы, мавыктыргыч ситуациясе
булырга тиеш Кайбер хикәяләрдә боларның берсе дә булмый диярлек. Безнең хикәячеләр язарга уйлаган, язарга җыенган әсәрләренең киңәйтелгән проспектын, планын бастырып чыгаргалыйлар Аерым хикәячеләргә яэ)(чы буларак өлгергәнлек, фикер тирәнлеге, чын мәгънәсендә гражданин булу җитми. Алар вак мәсьәләләрдән зур фәлсәфә чыгарырга азапланалар, я булмаса зур мәсьәләләрне ваклап, кечерәйтеп ташлыйлар, зәвыгы чамалы булган укучыларга йөз тотучылар, күз яшьләре, сенти-ментальлек белән алдырырга тырышучылар очрый...
Бүген авылда зур үзгәрешләр бара. Моны, билгеле, хикәячеләр дә читләтеп уза алмый. Әмма, И. Юзеевның «Ул чәчәкләр ярата иде» дигән язмасын, Р. Төхфәтул- линның «Ике каен бер карама» исемле хикәяләр циклын һәм узган ел дөнья күргән тагын берничә хикәяне исәпләмәгәндә, хикәячеләрнең күбесе бүгенге авылны берьяклырак сурәтлиләр — авыл халкының бай яшәвенә, тук яшәвенә сокланалар, авыл җирендә барган төзелешләр, андагы техника белән мактаналар. Кыенлыклар, хәл ителмәгән проблемалар алар игътибарыннан читтәрәк кала, әнә шул тук һәм бай халык арасындагы күңел ярлылыгы берәүне дә борчымый. Эчкечелекнең көчәеп килүен күрмәмешкә салынабыз. Аерым хикәяләрне укыганда, без җенси мөнәсәбәтләргә, әхлак кагыйдәләренә артык иркен карый башладык ахры, дигән фикер дә туа.
Хикәяләрдә төрле төстәге, төрле характердагы кабатлаулар шактый еш очрый. Иң элек исемнәре кабатлана. Сүзне шулердан башлыйк: Ә. Еникинең «Картлар» исемле хикәясе бар иде инде. Узган ел аның янына Ф. Яруллинның «Картлар» исемле тагын бер шәп хикәясе өстәлде. Ф. Хөснинең «Өч хатын белән тормыш»ына Р. Мө- хәммәтовның «Өч хатынлы ир» дигән хикәясе, Ә Гаффарның «Соңгы сүзе» янына Р Ишморатованың «Сүз» исемле әсәре өстәлде. «Социалистик Татарстан» газетасы үзенең 16 ноябрь санында Р. Фәизовның «Түләнмәгән бурыч» исемле хикәясен, ә нәкъ бер атнадан соң, 23 ноябрь санында Р. Төхфәтуллинның «Бурыч» исемле хикәясен басып чыгарган...
Безнең хикәяләрдә охшаш эпизодлар, кабатланган ситуацияләр очрый Мәхмүт Хәсәновның күптән басылган «Дулкыннар ярга тәгәри» исемле хикәясендә Гарәфи исемле малай әнисенә шәп яңа ир. Ә. Галиевнең узган ел гына басылган «Хәмит абый» ‘исмле хикәясендә бәләкәй кыз әтисенә шәп яңа хатын табып бирә. Хәтерем ялгышмаса, шундыйрак ситуация телевизион фильмнарда да кабатланган иде. Ә. Гаффарның «Ир» хикәясе Р. Төхфәтуллиның «Үзгөлем» исемле хикәясе белән охшаш ситуациягә корылган. Ш. Галиевнең «Рус казлары: га-га-га» дигән шигырен белмәгән кеше юктыр. Төптән ныклап уйлап караганда. Җ. Тәрҗемановның «Әтәч булып кычкыра беләсезме?» дигән хикәясе шул шигырьнең киңәйтелгән һәм үстерелгән варианты гына, һәрхәлдә «орлыгы» шул шигырьдән алынган. Без кабатларга, иярергә гадәтләнә башлаганбыз Исемнәр кабатлана, ситуацияләр һәм вакыйгалар кабатлана, хәтта телевизион фильмнардагы эпизодлар кабатлана. Бизәми бу безне! ■
Безнең хикәяләргә хас кимчелекләрнең кайберләрең санап чыктым. Хәзер инде, ул хикәяләрне кемнәр язган, авторлары кемнәр,— дип сорарсыз.
Нихәтле генә сәер һәм гаҗәп тоелмасын, авторлары — гомер буе хикәя язган өлкән буын вәкилләре, яисә талантсыз килеш әдәбият тирәсендә гомер уздырып, чабата туздырыл йөргән әрсез кешеләр. Бу ни хәл. диярсез. Яшьләр гел шәп хикәяләр генә язамыни, диярсез. Начар хикәяне яшьләр дә язадыр, тик аларныкын басмыйлар. Аксакалларныкын һәм әрсез кешеләрнекен басалар. Әрсезләр турында сөйләп тормыйм, анысы болай да аңлашыла. Ә өлкәннәр язганны хөрмәт йөзеннән басалар. кире борырга уңайсыз булганга күрә, һич югында, көн кадагына суга торган булганга басалар. Басалар һәм начар эшлиләр. Болай эшләп, без, беренчедән, укучыларны саташтырабыз. Аннары укучы һәм әдәби җәмәгатьчелек каршында аксакалларның һәм танылган язучыларның абруен, дәрәҗәсен төшерәбез. Шул хакта сөйли торган гыйбрәтле бер мисал китерим. Язучының 50 еллыгын билгеләү йөзеннән, «Азат хатын» журналы үзенең узган елгы март санында мәрхүм X. Сарьянның «Хәерсез» исемле хикәясен баскан. Күренеп тора, изге нияттән чыгып баскан. Күренеп тора, йомшак хикәясен баскан. Монда авторның бер гаебе дә юк. Әмма «Азат хатын» журналын күпме кеше укыганын беләбез. Кем өчендер X. Сарьян шушы бер
хикәя белән язумы булып калыр Шундый кешеләрне X Сарьян безнең әйбәт прозаик иде дип, ул «Әтием һенәре», «Бер ананың биш улы», «Егет сүзе» иебеи җи’ди повестьларның, ярсынып һәм шашынып, гаҗәпләнеп һәм сокланып укырлык дистәләрчә жикея авторы иде дип ышандырып карагыз инде! Мондый күңелсез жәлләр килеп чыкмасын өчен, нәшриятта булсын, редакцияләрдә булсын, таләп һәркемгә бертөсле булырга тиеш. ♦ ф
Хикәя жанры өлкәсендә барган кызыклы үзгәрешләрнең күбесе яшь авторлар е. исеме белән бәйләнгән. Алар арасында кызыклы шәжесләр, әзерлекле кешеләр күп. Алар — татар әдәбиятына хас традицияләрне үзләштергән кешеләр, алар — рус һәм ? дөнья әдәбияты казанышлары белән таныш кешеләр Яшьләр арасында Г Бәширов т һәм Ф Хөсни кебек әдипләребез башлаган эшне дәвам иттерүчеләр, алга 'вба үсте- — рүчеләр бар Шулай да аларга иң нык йогыиты ясаган кеше Ә Еники дип уйлыйм у Моңа ышану өчен, М Галиевнең „Төнге кыюлык», яки М Маликоваиың «Сэры тюльпаннар» исемле хикәяләре белән танышу да җитә Хәер Ә Еники иҗатының тәэси- “ ре бер яшьләр белән генә дә чикләнми Аның «Әйтелмәгән васыять», 'Төнге тамчы- 2 пар» «Тынычлану» кебек әсәрләре татар әдәбиятының бетен жанрларына мәгълүм “ бер йогынты ясады. «Тынычлану»дан соң хәтта «Табу һәм югалту» «Сынау» кебек әдәбиятыбызның казанышы саналган әсәрләр дә төсләрен һәм яңалыкларын җуя гәштеләр кебек
Әмма ни гене булмасын, мин үзем мондый йогынтыга һич те каршы түгел Һәр J2 әдәбиятның таяна торган традицияләре, һәр язучының яраткан укытучылары остаз- П лары бар. Шулай булган, шулай булачак.
Татар совет әдәбияты гомер-гомергә Тукай традицияләремдә үсеп килде Бераз- х дан Такташ, Җәлил традицияләре килеп кушылды Соңгы елларда әдәби хәрәкәткә - ,4 Айтматов, Дердмәнд, Ә. Еники, X. Туфан, Ә Давыдов кебек әдипләрнең тәэсире ие- ' «өйде. Аерым хикәяләрдә хәтта яшь Туфан — Туфан Миңнуллин тәэсире дә снэепеп е китә: Ф. Садриевның «Ә елга һаман ага» һәм М Галиевның «Аның бер кене» исемле хикәяләрен укыганда вакыт-вакыт Т Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» асәренә хас авазлар чалынып китә шикелле Мин барыннан да бигрәк спектаильдеге искиткеч җылы һәм романтик бер эпизодны — Әлмәндәр картның яшь. сылу Йе- зембикә белен очрашу күренешен күздә тотам. Ф Садриев һем М. Галиен хикәяләрендә күһмедер дәрәҗәдә шуның кайтавазын ишеткәндәй булам
«Төнге кыюлыкпта Ә. Еники йогынтысы сизелә «Аның бер кәне«ндә Т Мнңнулли* пьесасының кайтавазы ишетелгәндәй була, дидем Кешенең әлләниләр уйлавы бар Шундый уйларга урын калдырмас эчен, кистереп әйтем Марсель Галие» — үзенчәлекле һәм кызыклы язучыбыз, ышанып һәм өмет баглап торган сәләтле яшьләребезнең берсе Иҗат юлын ул шигырьдән башлады Аны интеллектуаль поэзия вәкиле, уйлы-гамьле шигырьләр тарафдары дип мактадылар Минем үземә М Галиевнең прозасы якынрак. Шигырьләренә хас ейбет сыйфатларын (фикер тыгызлыгы, кысмалык һ. б) ул проза әсәрләренә дә күчерде Авторның узган оп чыккан «Ул чакта* исемле җыентыгына кергән әсәрләре шул хакта сейли
Җыентыкка кергән повестьларның «Ак абагалар» дигәне бүгенге яшьләр турында, язылышы белән дә яшьләрчерәк, яңачврак повесть «Ул чакта» исемле икенче повесте тагын да төэегерөк һәм Җыйнаграк, камилрәк тормышчанрак әсәр булып чыккан.
М. Галиев —күп һәм нәтиҗәле зшлеүче автор Узган әл ул еч хикәя бастырып чыгарды. Нигездә барысы да ейбет хикәяләр «Тенге кыюлык» дигәне аеруча нык ошады. Әсәрде бөтен, теэек характерлар бар Гыйбрәтле һем тирен фикер бар
М. Галиев повестьларын да, хикәяләрен дә укучыга тәэсир итәрлек итеп язарга тырыша. Тырыша торгач, арттырып та җиборгәлн тесле Эмоциональлек урыны урыны белән кылану, купшылануга әйләнеп китә яза М. Галие» рәссамнар турында язарга ярата Аның күпчелек геройлары деньяга рәссам күзе белен карыйлар дәиьяиы рәссам күзе белән күрәләр «Аның бер кене» хикәясенең тел герое Ниса әби ааыпын бик сагынганда Шишкинның мәгълүм картинасын карап юане . Өне шундый егет инде ул безнең Марсель Галие» Укучыны әсәрләре белән әсәртертә һәм шәккаттырыр та ярата Үзе дә иптәшләрен есертеп һәм шаккаттырып яшәргә бераз гына мылаиып яшәргә ярата!
Татар әдәбиятының үз традицияләрен тагын да баету һәм үстерү белән бергә, яшьләр безнең хикәянең тесен һәм кыяфәтен яңарта, заманга яраклаштыра төштеләр Бүгенге татар хикәясе кайчак джинси костюм кигән, авызына пачкасы бер тәңкәлек «Мальборро» сигареты капкан, кара күзлекле фырт егетне хәтерләтә. Шул ка- дәресен дә әйтим, чама хисен югалтмаганда, безнең хикәягә мондый кыяфәт тә килешә икән. А. Ганиев һәм Ә. Гаффар, Ә. Гадел һәм М. Галиев, С. Шәмси һәм X. Гай- нетдинов, Н. Гыйматдинова һәм ф. Хуҗиәхмөтоваларның хикәяләре беләң таныш кешеләр минем белән килешерләр дип уйлыйм.
Әйе. яшьләр арасында өметле хикәячеләр күп, аннан да бигрәк, юмористлар күп. Юмористларның иң кызыклылары — Ф Яруллин белән Ф. Шәфигуллин.
Ф. Яруллинның «Зәлифә ире» һәм «Картлар» исемле хикәяләренә соклануымны белдерәм. «Картлар» дигәне бигрәк тә шәп. Вакыт күплектән, эч пошудан әй остарып «итәләр болар бер заман. Мотоцикллар белән йөртмәсләр иде, транзистор акыртуны. пианино дыңгырдатуны тыярлар иде, алай итәрләр иде. болай итәрләр иде... Итәрләр иде дә. итә алмыйлар шул. Стакан эчендә давыл кузгатудан эш узмый. Юкка гына акыллы булып кыланалар, юкка гына дөньяны тәртипкә салып, шәп законнар чыгарып утыралар. Картайгач булмый ул...
Мәгънәле һәм заманча хикәя. Бүгенге тап-таза, япь-яшь егетләрне без тормышны белмәүдә гаеплибез. Күпме еллар буе урын өстендә кузгала алмый яткан Фәнис ифрат дәрәҗәдә тормышчан, заманча һәм оптимист хикәяләрне бер-бер артлы коеп кына тора1 Уйласаң, хәйраннар калырлык...
1967 елда булса кирәк, «Каран утлары» журналы укучыларны Фаил Шәфнгул- лин дигән яңа автор белән таныштырган иде. Ул заманнарда яшь авторлар белән таныштыруның закон төсенә кергән үз тәртипләре, үз кагыйдәләре бар иде. Фаил белән дә нәкъ шулай таныштырдылар шикелле... Бер көлтә шигырьләре басылган, артистларча төшкән фоторәсеме һәм ифрат дәрәҗәдә купшы итеп язылган танышу сүзе урнаштырылган иде. Мин фәлән авылда туганмын дип кенә калмый. Минем туган бишегем, дип «җиффәрә». Фәлән җирдә укыйм дип кенә чикләнми, яшьлек хыялларыма канат үстергән белем учагым, ди. Сүз иҗат мәсьәләләренә килеп җиткәч, яшь автор тагын да йөрәкләнеп китә, тагын да арттырып җибәрә. Үзе япь-яшь бер егет Әле беренче тапкыр укучы алдына чыга. Аның инде шигъри алласы да мәгълүм, пәйгамбәре дә билгеле, әдәби кыйбласы һәм иманы да анык.
Әмма мине әле шул вакытта ук, боларның барсыннан*да бигрәк, авторның тормыш Ллы. дөнья күргән кеше булуы гаҗәпләндергән иде Кайларда гына булмаган да, кем булып кына эшләмәгән ул... Шуннан бирле мин аның иҗатын күзәтеп барырга тырышам Ф Шәфигуллин шигырь һәм проза язды, балалар өчен һәм зурлар өчен язды, җитди әйберләр һәм юмор язды. Шулай да аның таланты балалар әдәбияты һәм юмор өлкәсендә аеруча матур һәм тулы булып ачылды шикелле. Бүгенге көндә Ф. Шәфигуллин—безнең иң өметле балалар язучысы, абсолют «слух»ка ия булган иң шәп юмористыбыз.
Мин сезне язучыларыбызның бер ел эчендә дөньяга чыккан хикәяләре белә>- ’аныштырдым, өстән-өстән генә булса да ул хикәяләргә хас уңай һәм кимчелекле яклар турында сөйләдем. Хәзер инде үземә аеруча нык ошаган яки мине әсәрткән берничә хикәягә киңрәк тукталырга рөхсәт итегез.
Сүзне әсәрткән хикәяләрдән башлыйм, (һәр әсәрткән хикәя яхшы булмаска Да мөмкин. Ул кадәресе аңлашыладыр, дип уйлыйм).
Беренчесе—А Мифтахетдиновның «Келенеут» исемле хикәясе. Чукча кызы Келе- неут чегән Ложкинны ярата. Тегесе, кыздан туеп, моңардан котылырга җай эзләп йөри башлый. Дөресрәге, бөтенләй башка җиргә күченеп китәргә була. Шуны сизеп алган Келенеут яратуын көч кулланып, кулына мылтык һәм пычак тотып раслый.. Гел диалоглардан торган гыйбрәтле хикәя .. Гадәттән тыш вакыйгаларга корылган экзотик хикәя. Мин аны кыргый кабиләләр турында «Вокруг света» журналында басыла торган кызыклы мәкалә кебек мавыгып укыдым...
Икенчесе — Д Вәлиевнең «Портрет» исемле хикәясе. Шулай ук гадәттән тыш вакыйгага корылган, сәер кешеләр һәм сәер мәхәббәт хакындагы хикәя. Гомер буе ниндидер рәссам ясаган бер портретка гашыйк булып яшәгән хатын реаль тормыш-
’• шул портретка охшаган кешене очрата. Очратуга муеннан гашыйк була. Яраткан эшен һем баласы белән ирен ташлап, Никольский фамилияле шул кешене эзләп китә Аның нянкасы, экономкасы булып яши Ихтимал, ул үзен бәхетле сизгәндер Бервакыт хатын үлә Шуннан соң гына Никольский әлеге хатынның үзе ечеи дөньяда иң кадерле кеше булганын аңлый Нәкъ Г. Тукай шигырендәгеме «Без аны кая-, белик, мескен, үлеп аңлатмагач»... Шактый кызыклы хикәя, классик әдәбият тради- ♦ цияләре җирлегендә язылган хикәя Дөнья әдәбияты белән ныклап таныш булмаган. - көнкүреш темасына язылган хикәяләрне укый-укый тәмам туйган татар укучысына =» бу хикәя, ихтимал тансык аш булып тоелгандыр?! Әсәртүе дә шуннан киледер ? «Портрет» та, «Келенеут» та безнең әдәбият традицияләрендә язылган хикәяләр тү- <5 гел. -
Хәзер инде үз җирлегебездә язылган хикәяләргә тукталыйк. Алар — күп Урым 7 һәм вакыт булса мин Н. Гыйматдинованың «Моңсызлар моңы» М Малниованыч • Сары тюльпаннар». Ә Сәгьдиеваның «Палатада», Ә Гаделнең «Ялгыз аккош». Р Фә- 5 «зовның «Күңелле кен» хикәяләренә рәхәтләнеп бер анализ ясар, Р Кэрами. К. Мә- ‘ римох һәм Батулла хикәяләре хакында да мактау сүзләре әйтә алыр идем Шуляй ■ да үземә нык охшаган өч хикәя — X. Камаловның «Куян күзе нигә кызыл!», М. Хә- ф бибуллинның «Яңа өй» һәм Г. Гаффарның «Янгын» исемле хикәяләре турында бер- миче сүз әйтми уза алмыйм.
Исеменнән үк күренгәнчә, Ә Гаффар хикәясендә сүз янгын, безнең яктагыча _■ әйтсәк, пожар турында бара. Сайсызлыгы һәм гамьсезлеге аркасында. Мәүлия исем- . па хатын, авылда ут чыгарып, алты семьяны йорт-җирсеэ калдыра. Әмма, Ф Хөсни = әйтмешли мәсьәлә пожарда түгел, ә авыл кешеләренең шул хәлгә, шул янгынга “ мөнәсәбәтендә. Милиционер Шәйхулла янгын сүндерергә килгән машиналарны үэ t йортын уттан саклау өчен тота... Ут чыгарып, алты гаиләне урамда калдырган Мәүлия! _
Ут сүндергәндә керфекләрем кейде, кияүгә ничек күренермен», дип борчыла Йортлары янып, урамда калган алты гаиләнең дә пожарга исләре китми Киеиеп- ясанып, кичке биләмгә чыгалар Я ходай! Кая бара бу день»! Байлыктан симергән бу халык тагын ниләр кыланыр икән, дип шомлана башлыйсың... Ә Гаффар усал тормышчан һәм заманча хикәя язган
X. Камаловның «Иске дәфтәр» һәм «Куян күзе нигә кызыл?» исемле хикәяләре ’Урында Фатих ага Хөснинең мәкаләсен укыгансыздыр Мин нигездә ул мәкале белен килештем Тик бер ачыклык кертәсе кило. «Куян күзе ниго кызыл?» исемле хикәя. Фатих ага уйлаганча, Әнфиснең кырыс бәгырьле етисе Гаптелмоиие гаепләү өчен гене язылмаган. Гаепле кешеләр бер Гаптелмөн ага гына түгел. Эш аңа китсә чалбар кигән лаборатория кызлары белән завхозны да, хәтта куян белешен ярәта торган Әнфиснең үзен дә гаепләп булыр иде... Тик монда гаеплелөр юк. Монда кырыс тормыш чынлыгы гына бар. Сыерларга укол кадар ечеи яшь куян каны кирәк, тәмле бәлеш пешерү өчен куян ите кирәк. Бу — хакыйкать, бу — мәҗбүрият Әнфис моны үзе дә аңлый Хикмәт башка нәрсәдә. Бала беренче талкыр тормышның әнә шул мәҗбүрияте, кырыс рэхимсезлеге белен очраша. Аның бәгыре шуңа телгәләнә аның җаны шуңа әрни.. Уйландыра торган хнкея, көчле хикәя. X. Камаловның «Иске дәфтәр» исемле хикәясе дә шундыйрак Безнең Хисам Камалов диген шәп прозаигыбыз, драматик һәм сатирик хикәя остабыз бар
М. Хәбибуллинның «Яңа өе» — традицион татар хикәясе Эчтәлеген сейләл тормыйм ДрДматик хикәя, тирән психологик хикәя, характерлар хикәясе Характерларының һәммесе кызыклы, һәммәсе тормышчан. Миңа аеруча нык ошаганы Нурислам образы булды Автор мәхәббәтнең һич ком башына килмәгән якларын ача. иеше күңеленең, кеше җанының әллә кайдагы тирен чоңгылларына тешәл җитә М. Хәбибуллинның терле әсәрләре бар. Әмма «Чоңгыллар» романы белен «Яңа ей» хмкеясе аның зур мемкинлеклергә ия прозаик булуы турында сейли
Узган ел басылган хикәяләрнең телене махсус тукталып тормаска булдым Беренчедән, җанны рәнҗетерлек, бәгырьне телгәләрлек тел белән язылган хикеялер очрамады Икенчедән, тел турындагы сүзне бу елкенең үэ белгечләренә калдыру дерес булыр Шулай да әдеби тел мәсьәләсенә караган бер фикерем белен уртаклашмый үза алмый. Язма әдәби телне шартлы рәвештә ике терге бүләргә мәмкнн булыр
иде Берсе — мәкале һәм очерк теле, ягъни публицистика теле. Икенчесе — матур әдәбият әсәре, ягъни сәнгать әсәре тудыра торган тел. Публицистика телен яхшы, уртача, начар үзләштергән кешеләр булган кебек, язучылар арасында да телне белү һәм үзләштерү җәһәтеннән төрле кеше очрый. Ләкин хикмәт анда түгел. Хикмәт шунда: әлеге төрләрнең һәркайсын үз урынында кулланырга кирәк. Нихәтле генә камил һәм шома тоелмасын, публицистика теле белән сәнгать әсәре тудырып, матур әдәбият әсәре язып булмый. Ә бездә гомер буе публицистика теле белән хикәя язып йөрүчеләр бар. Начар хикәяләрнең өлкән яшьтәге язучылар иҗатында күбрәк очравы, бәлки, шуның белән дә аңлатыладыр...
Мавыгып, әллә кайларга кереп киттем бугай. Сүзне очлый, фикерне түгәрәкли башларга вакыт. Хикәя жанрының җанлана һәм активлаша төшүе күз алдында. Бу кадәресе шик уятмас, дип уйлыйм. Тик моның җирлеге кайда, сйбәбе нәрсәдә? Уйлана торгач, моңа да җавап таптым шикелле. Партиянең XXVI съездында сөйләгән докладында, әдәбият һәм сәнгатьнең бүгенге хәленә тукталып. Л. И Брежнев « Бар лык укучылар, тамашачылар һәм тыңлаучылар бер нәрсәне сизәләр: совет сәнгатендә көчле яңа дулкын күтәрелеп килә»,— диде Аның бу сүзләре безнең әдәбиятка да карый. Бездә дә шундый бер халәт сизелә: әдәбият-сәнгать өлкәсендә, гүя, менә-менә көчле давыл, зур һөҗүм, язгы ташу башланырга тора. Хикәя шул турыда сөйли, шуңа ишарә ясый. Публицистика белән драматургия кебек үк, хикәя әнә шул туып килгән ташкынның, тиздән башланачак көчле әдәби хррәкәтңең беренче хәбәрчесе, беренче карлыгачы, дип уйлыйм. Дөресрәге, шулай уйлыйсым килә'