Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӨЕКЛЕ ШАГЫЙРЕБЕЗНЕ САГЫНГАНДА


акташ!
Бу исем — күңелләргә бик тә акын, үз, кадерле исемнәрнең берсе Аның иҗат кыры безне герле 'өстәге чәчәкләр белән мул бизәлгән киң caipa кебек сокландыра Бик җитди да гади дә катлаулы да. интим дә шаян да тоннарда язылган шигырьләре, поэмалары нәни шаярулары пьесалары җые -• тыклары — басылган берсе бик тиз таралып бетә, укыла, еирәнелә ятлана. кыйммәт'-*- рухи азык була Алар сине уйландыралар да көлдерәләр дә бэтәсләштерәләр дә шатландыралар һәм тормышка аек карарга, көрәшнең алгы сафында булырга чтиы ралар Кыскасы, Такташ иҗаты безне бер дә битараф калдырмый
Такташ турында, ул үткән тормыш һәм иҗат юлы “турында шактый күл китэпл'- истәлекләр, гыйльми хезмәтләр язылган.. Аларның һәр кайсында шагыйрь таг- ның яңа яклары, үзенчәлекләре дә, иеше буларак шәхси сыйфатлары да гел тул*, рак ачыла бара ул безгә яиынаиганнан-якыная тагын да кадерлерәк сеинсм була бара
Аның замандашларыннан берсе буларак менә мин дә шагыйрь турында кайбер фикерләрем һәм истәлекләрем белән уртаклашырга теләдем
Казанга килгән беренче елларымда ук (1926—1927) мин Такташны бик еш урамда очратып, сокланып карал кала идем. Хәтта кием-салымнарында да гадиле» матурлык, пөхтәлек бар иде аның >Ңәй кемнәрендә бигрәк тә Күбрәк яланбаш йәр" иде (куе, озын, матур чәчен нигә баш киеме астына яшерсен ул!) Ак чалбар - ачык киң якалы ак күлмәк — ул чакта шул «апаш күлмәк» шактый модада ид*- Кулыида нечкә генә матур таяк була иде аның—таянып йорү эчен түгел — с<- . > болгап йөрү эчен генә Кыскасы бөтен кыяфәте, йәзе-чырае. күз карашлары бег , • күркәм күренде миңа шагыйрь
...Әдәби кичәләр, киңәшмәләр, җыелышларның зурлары һәм иң әһәмиятле" з; - мәдәният йортында (хәзерге ТЮЗ бинасы) үткәрелә иде Эле яңарак кына исемне күренә башлаган яшь язучыларның җыелышлары исә— яшьләр газетасы, журил редакцияләрендә була М Әмир Ф Хөсни, Г Минский Ф Керим, Д ф«>>н Н Баян. Сирин. Ә Түрәй. М Хемзин. И Усманов Ф Мөсәгыйть С Каратам яшь исемнәр ул елларда да аз түгел иде Аларның кайбер утырыш-җыелышларычд - Һади Такташ. Гадел Кутуй кебек инде киң танылган әдипләр дә катнаша. укыган ишеткән әсәрләр турында яшьләргә акыллы киңәшләрен бирә торганнар иде ’'ач нал торган әдәби хәрәкәт фикер алышулар, таләпләр кызу-кыэу бәхәсләр Мат бугат битләрендә дә шулай Безнең эчен үзе бер мектеп
Такташның яшьләргә игьтибары да йогынтысы да бия көчле иде Берәүләр «■ . кабул ите. мактый ияре берәүләр килешм. «еиныйть итә Терне каршылыклы ф- мерлер Шу ларны аңларга тырышып мин каймакларны аптырауны талда дә
күбрәк басым ясыйлар, аны идеалистлыкта гаеплиләр М»- момың тенденциоз - - логена тешенә башлыйм Такташ иҗатын бутап аңлатулары ятулары белей һи- тә килешмим Әсәрләре белен күбрәк таныша баргаи саем бүгенгә Такташның л»
Т
лете һәм галилеге миндә өстенлек ала һәм мин аны шул чор әдипләренең алдынгы сафында күрем.
Шагыйрьнең зур аудиториядәге чыгышлары аеруча истә. Сәхнәдә күренүе була — әле авызын ачарга да әлгермәгән, ә зал тулы халык инде дәррәү кул чаба. Ә ул, уңайсызланьхбрак, күлмедер вакыт сүзен башлап китә алмый елмаеп тора... Аннары инде укыган шигыре һәрбере шаулы алкышларга күмелә. Аны тагын-тагын, кат-кат сәхнәгә чакырып чыгаралар.
Сәхнәдә чын мәгънәсендә яши иде ул1 Халыкка якын булу, аның белән бергә булу, гади кешеләр турында язу, алар алдында шулай иҗат хисабы бирү — аны шул яшәтә иде.
Мин гомерем буе шул кешеләрнең
Йөрәк тавышларын тыңладым. Каныма манчып язган һәр җырымны Алар теле белән җырладым.
Татар дәүләт театрында да еш кына күренә Такташ: нечкә, сизгер зәвыклы тамашачы да ул, артистлар белән дуслыгы да яхшы һәм эшлекле. Премьераларның берсен дә калдырмый карый иде. Сәхнә сәнгатенә мәхәббәте аның иҗатына йогынты ясады — соңрак Такташның оста драматург булып танылуы шуннан, әлбәттә.
Шулай, терле урыннарда, төрле очракларда — урамда, әдәби кичәләрдә, театрларда күрү-очрашулар ешая баргач, ничектер, баш иеп исәнләшүләргә дә җиттек, бугай. Әдәбият-шигърият белән кызыксынучыларны, җыелышларга, әдәби кичәләргә йөрүчеләрнең күпчелеген инде ул күреп белә-таный иде. Шуның өстенә тагын минем ТатЦИК аппаратында эшләвем дә бар бит әле. Ә аның монда килгәләвен дә хәтерлим. Республика җитәкчеләренә ул бик яхшы таныш иде дисәм дә ялгышмамдыр.
...Бүгенге миллионлы шәһәребезнең күп кенә урамнарында чал тарих эзе сакланган йортлар аз очрамый. Мәсәлән, миңа еш кына Пушкин урамы буйлап үтәргә туры килә. Урамның сул ягындагы 37 нче йортка аеруча игътибар итмичә калмыйм. Бик күптән салынган өч катлы гади генә бу йорт кай ягы белән үзенә тарта, хәтердә онытылмаслык истәлекләр кузгата соң? Моңа бик кыска, ачык җавап — аның стенасындагы мемориаль такта: «Бу йортта 1925 елдан 1931 елга кадәр Һади Такташ торды*.
«1931 елга кадәр...» Тагын да төгәлрәк әйткәндә — шул елның 8 декабрена чаклы. Чөнки шул көннең таңында Һади Такташның зәңгәр, сөйкемле, акыллы күзләре мәңгегә йомылды.
Хәрби хезмәтемне дәвам иттерү өчен Куйбышеөтан Казанга килгәч тә Гомәр Галиләрдә кунак булып яшәгән көннәрем иде. Такташ Гомерләргә еш кына килеп чыга. Якын дуслар иде алар. Соңгы көннәрдә ул күренми башлагач, Гомердән сорашам.
— Ишетмәдеңмени, авырып китте бит әле ул. — диде моңсурак тавыш белән.
— Ничегрәк соң хәле, ииңди авыру?
— Тиф дип әйтәләр. Әлегә әйбәт түгел.
Такташның шулай кинәт авырып китүе күпләрне борчуга г эшергәндер. Кызганыч. Ә минем беренче ишетүем. Минем белүемчә, аның иң шатлыклы көннәре кебек иде бу. Газета-журнал битләрендә басыла килгән шигырьләре, поэмалары аерым җыентыклар булып та чыга. Ә менә яңарак кына калын, тулы җыентыгы, зур рәсеме белән, Гомәр Галинең шулай ук күләмле, тирән эчтәлекле мәкаләсе белән беренче мәртәбә басылып чыкты. Аның шул китабын кулына тотыл ничек шатланып йөргәне әле дә күз алдымда. Анда, 1916 елдан 1930 елгача иҗат ителгән барлык әсәрләре — шигырьләре, поэмалары, хикәяләре, драмалары урнаштырылган һәм кара катыргы тышлыкта кызыл буяу белән «I том» дип тә билгеләнгән. Димәк, алда әле, һичшиксез, безне — укучыларын куандырып, аның тагын бик күп язасы, I томының дәвамнарын — II, III, ...томнарын күрәсе бар. . Күрергә тиеш! Мин моңа бик ышана идем.


эш алымнары, сөйләү манералары, эчке дөньялары шулкадәр ачык, төгәл һәм төрле- төрле булуына нәкъ менә авторның шундый хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешеп була торгандыр Соңрак, журналистика белән бергә әдәби әсәрләр тудыруга да омтыла башлагач, үзем дә моны сизми-аңламый калмадым.
Егерменче еллар—Һади Такташ иҗатының романтикадан реализмга, халыкчан- лыкка кискен борылыш чоры һәм үз популярлыгының да нң югары ноктасына күтв- релә барган еллары да иде, бугай. «Сыркыды авылы». «Байрак тегәбез», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Мин дезертир бугай, командир», «Тамбов урманнарын ташлап китәм—», «Иптәшләр», «Алсу», «Мокамай» һ. б. шедеврлары—кемнәрдә генә тормышка, көрәшкә рухландыру-ашкындыру хисләрен көчәйтми калдырды икән! Ә «Гасырлар һәм минутлар», «Киләчәккә хатлар» исә — шул еллардагы иҗатының ялтырап торган таҗы!
Ә Һади Такташ, даһи Такташ үзе тормышта һаман шул гади Такташ булып кала бирде. Иҗат колачы, талант дәрәҗәсе белән үз бәясен инде үэе дә яхшы белсә дә, масаю дигән нәрсә аңа һич тә хас түгел иде, — шул ягы белән ул кешеләрне үзенә тарта, шул ягы белән ул миңа да якынрак була бара, аның белән тартынмыйча сейләшергә. аралашырга мөмкин икән дигән нәтиҗәгә килдем.
...ТатЦИК председателе Шәймәрдәное янына да аның берничә талкыр килгәне булды. Нинди йомыш белән килүен әйтми, мин аны сорамыйм дә, Такташ хәтле Такташтан моны соравы да уңайсыз. Кабинь ишеге алдындагы минем өстәл янына килеп утыра. Исәнлек-саулык, кәефләр, теге-бу турында шулай елмаеп азрак сөйләшеп утырулар... Ул. ишеккә таба ымлап, үзе генәме анда, дип сорый. Әле генә берәү кереп киткән иде, дим. Ярар, ашыкмыйм, ул чыксын, хуҗаның үэе белән икәү генә утырып сөйләшәсе сүзләр бар әле, ди. Шунда аның күптән түгел «Кызыл Татарстан» газетасында басылып чыккан «Үпкәлим» дигән шаян бер шигыре иске төшкәч, минем аңа, тукта, хәзер үк Шәймәрдән абзаңа кереп белдерәм, нарком Такташ үзе килде, дип әйтәм, ул момент Сезне чиратсыз кабул игәчәк, дип шаярып алырга телем бик кычытып торса да. дәшми калдым. Ничек кабул итәр бит ул мондый шаяруларны?.. Такташ өстәлдәге яңа газеталарны караштыргалап, сабыр гына көтеп утырды да, теге кеше чыккач, кабинетка кереп китте. Ул анда озак булды кебек хәтеремдә калган. Кәефе күтәрелеп чыкканын күреп калдым. «Булды, хуш» диде дә миңа, ашыгып китеп барды. Үз йомышы белән килгән идеме, әллә бүтәй берәүнең гозерен үтәп йөрүе булдымы, ул кадәресен белә алмадым
Гадилектә — даһилык, дип дөрес әйтә халык. Такташның әнә шундый күркәм сыйфаты язучыларның 1929 елда булган тарихи экскурсиясе вакытыннан да истә калган. Без булган шәһәр, өлкә, республикаларның күбесендә рәсми очрашулар — танышулар һәрвакыт әдәби кичә-концертлар белән төгәлләнә торган иде. Бу өлешендә исә, башлыча, шагыйрьләр мәйдан тота. Күпчелек очракта кунакчыл хуҗала- рыбызның поэзия осталары белән безнең шагыйрьләребез аралашып чыгыш ясыйлар Мәсәлән, Банудагы шундый кичәләрдән аеруча истә калганы — коммунальникпар клубы бакчасында, ачык һавада үткәрелгәне. Бик зур бакча халык белән шыгрым тулы. Күпчелеге — татар эшчеләре Мондый кичәләрдә, очрашуларда кунакларның урыны сәхнәдә була иде. Тагын — азербәйҗан язучылары, шагыйрьләре, җәмәгатьчелек вәкилләре... Кыскасы, сәхнә дә тулы. Бер-береңә шулай якын булу, янәшә утыру, бер-береңнең сулышын тою дуслык, туганлык хисләрен тагын да көчәйтеп җибәрә... Башта — хуҗаларның котлау сүзләре, безнең җитәкчеләребезнең сәлам һәм рәхмәт белдергән җаәап чыгышлары... һәм башлана шигырь укулар! Безнең Такташ. Кутуй, Демьян Фәтхи үзләренең ялкынлы, лирик шигырьләре белән сок-ландырдылар Бигрәк тә Такташ һәм азербәйҗан шагыйрьләреннән Сөләйман Рөстәм. Бу ике зур иҗатчы беренче көннәрдән үк бик тиз танышып, уртак тел таптылар. Характерлары белән бер-беренә охшаганга күрәдер, бәлки: икесе дә бик /аелаем, садә кешеләр белей бик тиз һәм якыннан аралашучан иделәр.
Такташның Бакуда нефтьчеләр алдында ясаган бии уңышлы чыгышлары да истә. Анда татарлар т һәм алар арасында Такташның якташлары мишәрләр де күпчелек иде, бугай Чыгышлар тәмамлангач та алар Һадины сырып алалар, сорашалар,
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ
СӨЕКЛЕ ШАГЫЙРЕБЕЗНЕ САГЫНГАНДА ф
нәрен йокысыз үткәргәне йөзенә чыккан, арыгвн күзләре белән Гелчирә ханым күренүгә, ничектер кинәт сагаеп калдык.
— Әйдә, узыгыз, — диде ул тонык тавыш белен.
Такташ яткан бүлмәгә кердек... Ләкин Такташ анда юк иде Караватта сузылып яткан гәүдә бар. ләкин бу—Такташ түгел, без белгән Такташ түгел...
Үзенә табынуыбыз дәрәҗәсенә лаеклы, хаклы булган Һади Такташыбызны шундый кызганыч хәлендә күрүдән мин телсеэ-аңсыз калдым диярлек Моны бик тиз аңлагач, Гөлчирә ханымны да, тыныч булырга ендәп, үзенең җылы сүзләрен әйтергә ашыкты.
Әмма йерәк сизә иде инде:
Ашкынып җырлаган теләкләрнең Чәчәкләрен килә күрәсе. Канатларны еллар каерса дв... . All
Үләсе килми, үләсе...
Бу минутларда Такташның бетен җаны, тәне, һәрбер күзәнәге, соңгы көчләрен җыйнап, аһ-зар белән шул юлларны сүзсез генә кабатлый иде сыман.
-.Иҗатыннан барыбыз да беләбез: аның бетен җанында, йөрәгендә кешеләргә, табигатькә, тормышка, барлык тереклек дөньясына чын мәгънәсендә гыйшык уты яна бит Юк, мондый дәртле янган иҗат уты сүнмәс, сүнмәскә тиеш., «ашкынып җырлаган теләкләрнең чәчәкләрен» ул әле, һичшиксез, күрер, күрергә тиеш!
Әмма... мондый тойгылар, мондый теләкләр, мондый өметләр, салкын акыл белән уйлаганда, могҗизага ышану булып кына калдылар, ахры. Чөнки дәвалаучы медицина әһелләре «өметсез» дигән нәтиҗәгә килгән булганнар икән инде. 21 ноябрьда тимгелле тиф белән авырый башлаган һәм авыру үзәге ми шешүгә әйләнгәнлеге безгә консилиум нәтиҗәләреннән дә билгеле булды.
Икенче көнне иртән иртүк, әле урыннан да тормаган идек, тышкы ишекне шакыдылар. Гадәтенчә бик иртә торып, беренче бәбиләре Алсуны кулында тирбәтеп йөргән Харирә ханым ишекне ачуга аннан Такташның энесе, төсе киткән Габит килеп керде һәм «Абый үлде» дип әйтүе белән елап у,к җибәрде.
1931 елның 8 декабрь көне иртәнге 6 сәгать 30 минутта булган бу авыр югалту вакыйгасы шул ук көнне күпләрне тирән кайгыга салды. Ә икенче көнне бөтен халын Такташны газета битләрендә кара рамкаларда күреп тетрәнде. Бик күп оешмаларның кара сызыкларга төренгән кайгы белдерүләре күңелләрне сыкратты.
..Мәрхүмнең мәете Мәдәният йортының ак залына урнаштырылган. Бик күп чәчәкләр, веноклар... Сөекле шагыйрьләре белән соңгы тапкыр саубуллашырга килгән халык агымы ике көн буе төнге 12 гә кадәр өзлексез дәвам итте. Аларның саны Ю меңнән артты. Язучыларның күбәсе r*- i шул залда, Такташ янында булдылар. «Кызыл Татарстан» газетасы аның истәлегенә тулы бер бит багышлады. Кави Нәҗ-минең «Үлем түгел 6у1», Фатих Сәйфи-Казанлының «Идеалистлыктан диалектик материализмга таба» Закир Галимең «Күтәрелештән», минем «Такташның иҗат юлы һәм аның нәтиҗәләре» исемле бер утыруда, бер сулыш алуда дигәндәй язылган мәкаләләребез, Фатих Кәримнең «Онытылмаслык иптәш» дигән шигыре шул 10 декабрь санында басылып, иртән үк укучылар кулына җиткерелде.
Шагыйрьне соңгы юлга озату алдыннан митинг Ирек мәйданында башланды. Бетен мәйдан һәм аның тирә-ягы шыгрым тулы халык алдында Такташның бөеклеген, аны вакытсыз югалту авырлыгын сөйләүчеләр аз булмады. Мин, ул елларда хәрби кеше буларак, гарнизон начальнигы Якуб ага Чанышевның тирән эчтәлекле чыгышын аеруча яхшы хәтерлим. Ул Такташның талантлы шагыйрь генә түгел, ә чын солдат икәнен дә ялхынланып-дулкынланып сөйләде. Якуб ага 1 татар полкында хезмәт иткәндә, үзенә йөкләнгән сугышчан бурычны намус белән үтәп баруы өстене, армиябез турында, сугышчыларыбыз турында махсус шигырьләр язып калдыруына зур бәя бирде, һәм аннары мәйданда кызылармиячеләрнең шагыйрь белән саубуллашу салюты бик еракларга яңгырады.
Әйе, без шул көнне, шул сәгатьләрдә поэзиядә дә, тормышта да чын солдат булып танылган сөекле Такташыбызны сснүы юлына озвттык.