Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ-ПАРТИЯ СОЛДАТЫ

Шәмси Хамматов,
доцент, тарих фәннәре кандидаты
Вакыт җитте Хззер ярты юлда Киеп торып тыныч яшемне. Багышлареа Ватан ср.-ышына Үземне һ»м каләм кечемне
Мус* Жмшл
оциалистик Татарстана газетасында (1979 ел. 28 август һем 1980 ел.
7 май) һәм «Казан утлары* журналының 1980 ел, 2 иче санымда «Идел г г беркетә — ил беркете» исемле язмалар басылып. аларда Муса Җәлил тормышының моңа чаклы аз билгеле булган Марьино чоры яктыртылган иде
Әлеге мәкаләләр деиья күргәч, безгә күп кенә хатлар килде. теле-Ъом шалтыратулар, шәхси әңгәмәләр булды Шагыйрьнең эшчәнлеген аны оелгән кешеләр исен чакта ачыклап, ейрәнеп калырга кирек, дилер безгә мөрәҗәгать иткем иптәшләр
Мамадыш районының Түбән Тәкәмеш авылыннан укытучы Әмир Ганиев «г'уса Җелмл дус ләры-курсташ лары турындагы мекаләне мим букчамда озак саклап йөрт
С
тем һем авылдашымның да (сүз Нәзирҗан Габитов турында бара—Ш X.) ул вакыйгаларда кайнавын, Муса белен бергә укуын, күптәннән таныш булуын Сезгә язып җибәрергә исәпләдем», — дип язды.
1923—1925 елларда Казан рабфагында укыган чагында Зиннәт Ибәтович Муратов Муса Җәлилне якыннан белгән, аның сабакташы һәм кордашы булган. Ул озак еллар КПССның Татарстан елкә комитетының беренче секретаре булып эшләде. Аңардан да хат бар. «Безнең якташыбыз герой Муса Җәлилнең, — дңп яза 3. И. Муратов, — Беек Ватан сугышының беренче айларындагы эшчәнлеген, Марьи и о чорын күрсәтү, партиябез җитәкчелегендә оештырылган политработниклар курсында марксизм-ле-нинизм тәгълиматы белән коралланган шагыйрь-патриотның үсеш юлын чагылдыру— идея-лолитик эшебездә бик кирәкле чара».
Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын ейрәнүгә, пропагандалауга әдәбият белгече, тәнкыйтьче, шагыйрьнең якын дусты Гази Кашшаф бик күп кеч сарыф итте. Үзе тезеп һәм эшләп Татарстан китап нәшриятында 1964 елны чыгарган «Муса турында истәлекләр» китабын Гази ага Кашшаф, «тирән ихтирам һәм хөрмәт белен» дигән сүзләр язып, миңа 1965 елның 11 январенда бүләк итте. Журналистлар белен очрашканда ул һәр вакыт Муса Җәлил турында истәлекләрне тизрәк җыярга, туп-ларга өнди иде.
«—Муса турында истәлек кирәк!
Шушы сүзләр белән кемнәргә генә мерәҗәгать итмәдем! Язучыларга, артистларга, композиторларга, белеш-танышларына, дусларына, көрәштәшләренә... Берсе дә тәкъдимне кире какмады, бик яхшы эш, изге эш, диделәр, андый истәлекләрнең киләчәк буыннар эчен аеруча кыйммәтле булачагын искә тешерделәр һәм истәлекләр ява башларга тиеш иде, билгеле. Тик_ истәлекләр туплау эше шактый катлауланып китте һәм авырлашты. Миңа дистәләрчә кешеләр белән хат язышырга, дистәләрчә иптәшләр янына барып кайтырга, бик күпләрне күреп сөйләшергә һәм хә-терләрендә сакланган энҗе бөртекләрен инә белән казып алырга туры килде» *.
Гази ага Муса Җәлилне якыннан белгән кешеләре, аеруча аның белән Казанда рабфакта бергә укыган, башта гади эшче, соңыннан партия һәм дәүләт эш- леклесе булып үскән, шагыйрь истәлеген Бөек Ватан сугышы елларыннан соң мәңгеләштерү өчен күп көч түккән 3. И. Муратов турында повесть язарга җыена иде. Ул аның белән Мәскәүдә һәм Казанда берничә тапкыр очрашты, Зиннәт Ибәтович белән минем заманында партия аппаратында бергә эшләвемне, аның тормыш юлын һәм эшчәнлеген якыннан белүемне искә алып, үз фикерләре белән уртаклаша иде.
Гази ага Кашшаф йогынтысы белән мин дә Муса Җәлил турында, бигрәк тә аның аз билгеле булган Марьино чоры турында истәлекләр, мәгълүматлар җыю, «энҖе бөртекләрен инә белән казып алу» эшенә керештем. Әлегә андыйлардан Гази Кашшаф эзләп тапкан И. Г. Степанов, Б. X. Зязиков, Ф. Е. Герасев билгеле иде.
Мәсьәләне тулырак ачыклау өчен, бу юлларның авторы СССР Оборона министрлыгының Подольск шәһәрендә урнашкан Үзәк архивында булды, шагыйрьне белгән иптәшләргә мөрәҗәгать итте, курсташларына хатлар язды. Материал җыйнауда Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты белән кызыксынган журналистлар, авыл хәбәрчеләре авторга шактый ярдәм иттеләр. Бу каләмдәш дусларга матбугат аркылы рәхмәтемне җиткерәм.
Муса Җәлил— 1929 елдан Коммунистлар партиясе члены. «Үземнең эшем белән,— дип яза ул ВКП(б) членлыгына кабул итүне үтенеп биргән гаризасында,— партиябез өчен һәр яктан файда китерергә, марксизм-ленинизм белемнәрен өйрәнергә, большевистик сафларда большевизм рухында тәрбияләнергә тырыштым... Ленинчыл Үзәк Комитет позицияләрендә нык һәм чын күңелдән ышанып тордым»2.
Шагыйрь шул антына үзенең соңгы сулышына хәтле турылыклы булып калды. Бу язмада М. Җәлилнең Марьинода политик курсларда укыган чорда ук чын патриот, партия солдаты булганлыгын күрсәтү максат итеп куела.
' Муса турында истәлекләр. 306 бит
1 Муса Җәлил Әсәрләр, дүрт томда 3 т . Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1976, 466—457 бит ләр Алда М. Җәлилдән барча цитаталар шул басма томнариын санын һәм битләрен күрсәтеп һәр әзек азагында күрсәтеләчәк
«Квэан утлары» журналының алда әи>алган санында политраОотниклар курсында шагыйрь белән бер га укыган кайбер кешеләрнең исемлеге бирелгән, анда Хәй Нуруллович Галимовның исем-фамилиясе дә күрсәтелгән иде Ул Апае районының Чирмешен авылында яши икән. Газета һәм журналдагы язмалар белан танышкач, редакциягә хат җибәрде X Галимов Муса Җәлил белән бергә курсларда Татарстаннан бүтән егетләр булганлыгын да хәбәр итте Алар Актаныш районыннан Әмир Закирович Закиров, мәрхүм Арслан Мәхәмметиювич Мадиярое, Мамадыш районыннан Нәзирҗан Миннекәәвич Габитов. Белгород шәһәрендә яшәүче лейтенант Сергей S Дубровин да шунда укыган.
«Мин, бервакытта да армиядә булмавыма һем тәҗрибәм юклыкка карамастан, J хәрби белемне тырышып үзләштерәм һәм сугышчан бурычларны начар башкар- “ мыйма (3 том, $48 бит). Бу юлларны Муса Җәлилнең иң якын дусты Гази Кашшаф- - ка язган хатыннан укый идек. Ә менә хәзер шундый ук раслауны авыр хәрби хез- а. мстне бергә башлаган коммунист иптәшләреннән дә ишетәбез.
_ 1941 елның июле. Казаи тирәсе. Яшел урман. Каенлык. Кошлар моңына гына күнеккән урман кырмыска оясыдай мыжлап тора. Монда херби лагерь урнашкан. - Дәһшәтле коннәр. Еракта, ил чигендә туплар герселди. Явыз дошман Ватан тыныч- Q лыгын җимерергә, изге җиребезне мәсхәрәләргә, ирегебезне буарга тели. Шул илбасарларга каршы бетен халык күтәрелә. Эшче һәм колхозчы, укытучы һәм ин- j женер, галим һем әдип — бары да яшел гимнастерка кигән, бетенәсе дә ил азатлыгы у һәм бәйсезлеге эчен аяусыз керешкә әзерләнә. Ф
Әнә укытучы Хәй Галимов та хәрби политработниклар курсында укырга чакыру _ алган. Марьино курсларына (Курск елкәсе) хәрби хезмәтен Казанда рядовой булып - башлаган Муса Җәлил дә җибәрелә.
Хәй ага Галимов бу хакта түбәндәгеләрне раслый:
«Ул кәннер бүгенгедәй хәтәремдә, — ди ул. — Очраштык, таныштык. Муса ачык 7 күңелле, тиз аралашучан кеше булып чыкты. Сейлешебез. Ул безнең петлицадагы * билгеләргә карый да керсенел иуя: «Миңа бервакытта да армиядә булырга туры кил- _ меде шул. Күнегүе кыен булыр инде»,— ди Без, кадровыйда булучылар, аны үз _ итеп тынычландырабыз».
Моннан соң алар гел бер сафта булалар. Бергә товар вагонында Курскига ки- лелер, аннан Марьинога юнәләләр.
Марьино. Сугышчылар күңелендә ул туган илнең гүзәл бер җире булып сакланган. Сарай-бакчаның бик матур алма бакчасы бар, ә алмалары кызарып пешеп килә. Күл. Уртасындагы атауга сыгылмалы басмадан кәрәсең. Марьино кунакларны шулай каршылый. Ләкин кунаклар үзгә, алар барысы да хәрби киемнән, ботеиесенең до йәзләрендә тирән уйчанлык чагыла.
«Марьинога июль урталарында килеп кердек,—ди Хәй Галимое. — Безнең беренче ротаны топ бинаның беренче катына урнаштырдылар Казаннан килгән егетләр барыбыз бергә, Муса дә безнең белән. Ләкин бинада бер ай чамасы гына яшәп калдык. Бакчадагы палаткаларга күчерделәр Без Муса белән бер взводта идек, бер палаткага урнаштык Миннән сул якта Муса койкасы, уңда тагын бер татар егете бар Башкалары руслар иде. Уку киеренке, тын алырга да вакыт юк»
X. Галимовны тыңлагач, Мусаның ул вакыттагы элгәрлегенә таң каласың Кон саен 14 сегать занятие. Тактик әйрәнүләр. Фронт шартларына туры китереп, корал һәм башка сугыш кмрок-яракларын тулы килеш алып һәм тагып чыгалар Палаткага кайткач, корал чистарту, политик әңгәмәләрдә катнашу, тагын әллә никадәр мәшәкатьләр була Шундый шартларда да шагыйрь идеалына тугрылыклы шигырьләр яза. дуслары һәм гаиләсе белән хатлар язышырга да вакыт таба.
Ул херби хезмәткә ейренү белән бергә, илне сон ген йерәк тибешен дә җырында гәүдәләндерә
Каләмемне салдым юл сумкама.
Автоматым тактым аркама. Фашистларга каршы пула һәм җыр Бил каешымда бергә саклана.
(2 том. U бит|
— дип яза ул Марьино имәннәре астында корылган палаткада. Аның «Әйдә, җырым!» шигыре һәм башка әсәрләре хәрби өйрәнү шартларында иҗат ителгән.
— Мусага уку, ничектер җиңел бирелә иде, — дип дәвам иттерә Хәй Галимов сүзен — Русча әйбәт белгәнгәдер, күрәсең. Материал частьны да тиз үзләштерде Ә без станоклы һәм кул пулеметларын да, башка коралларны да өйрәнә идек. Укытучының русча сөйләвен кирәгенчә төшенеп бетермәсәи. Муса шунда ук татарчалап аңлатып бирә иде. Аңа курсантлар өчен политик темага лекция укырга кушуларын да хәтерлим.
Тагын Мусаның Казанга җибәргән хаты искә төшә. «... Хәрби белемне тырышып узләштерәм һәм сугышчан бурычларымны начар башкармыйм», — дип ул Гази ага Кашшафка нәкъ шушы чагында язгандыр, армиядә булмавына элекке көрсенүләрен читкә куеп, укуыннан канәгать булуын эчке бер горурлык белән хәбәр итәргә теләгәндер. Әмма Хәй Галимов әлеге раслауның үтә тыйнак булуына игътибарны юнәлдерә.
— Бер көнне взводны тактик занятиегә Муса алып барды, — ди ул. — Фронт шартларында топографик карта белән эш итәргә өйрәнәбез. Муса миңа мөрәҗәгать итә: «Курсант Галимов, сез — взвод командиры,— ди.— Дошман фәлән ноктада урнашкан. Сез взводыгыз белән шул ноктаны алырга тиешсез. Ничек хәл кылырсыз?» Шулай күнегүләр ясыйбыз. Курсантларның барысы да шартлы рәвештә взвод командиры булып карый. Аннары Муса занятиегә йомгак ясый. Кырдан арып, әмма канәгать булып кайтабыз.
Бөтен күңеле, хисе, тормышы белән шагыйрь кешенең әгәр дә аның йөрәк тибешен сиземләсәң, хәрби һөнәрне бирелеп өйрәнүенә гаҗәпләнмисең. Чөнки:
Фашист керде басып җиребезгә,
Аркасына асып балтасын... Ул яндыра, вата илебезне. Ничек шуңар түзеп ятасың!.. Киттем, кызым, якты бәхетебезне Бирмәс өчен фашист кулына;
Егылсам да алга егылырмын Киртә булып дошман юлына.
|2 том, 17 бит)
— ди ул яраткан һәм бик сагынган кызы Чулпанга атап язган шигырендә.
— Безне төрле сугыш коралларыннан атарга өйрәтәләр иде, — ди Хәй Галимов.— Хәрәкәт итүче мишеньга да төбәп атабыз, бер урында торганда да һич онытмыйм: бервакыт атулар төгәлләнгәч, командир курсантларны сафка тезде. Көр тавыш белән дәшә:
— Курсант Җәлилов.
— Мин.
— КурсаНт Г алимов.
— Мин.
— Ике адым алга!
Без, гаскәриләрчә атлап, саф алдына чыгып бастык.
— Ату күнегүләрен бик яхшыга үтәвегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм.
— Советлар Союзына хезмәт итәбез! — дип без беравыздан җавап бирәбез. Ул вакытта мин шат һәм бәхетле идем. Муса да мөгаен, шундый тойгылар кичергәндер. Шунда тагын болай уйлап куйдым: мин, дим, өч ел кадровыйда хезмәт иттем, корал белән эш итүдә күпмедер тәҗрибә алган кеше. Башка курсантлар да элекке хәрбиләр. Муса да мылтыктан атарга безнең шикелле тиз өйрәнде.
Әлбәттә, Муса Җәлилгә мылтыктан оста атарга, хәрби эшкә тиз өйрәнергә егерменче еллар башында ук аның Оренбург губерна хәрби-партия мәктәбендә укуы ярдәм иткәндер. «Бу мәктәптә, — дип яза М. Җәлил үзенең биографиясендә, — укучылар гаскәри хезмәтне дә үтиләр иде: шәһәрдә каравыл эшен алып баралар, бандаларга каршы көрәшәләр иде. Мин шулай бик яшьли винтовка тотып, гаскәри эшне үти башладым». (3 том, 450 бит).


— Безгә Щнгрыда озак торырга туры килмәде, — ди Хәй Галимое. — Вагоннарга төялдек Безнең взвод бер вагонга урнашты. Ике катлы агач сәкеләр, поход обста- новкасы. Без курсларда укуның ахырынача дәвам итәчәген, ә хәзер тылгарак күчерелүен белдек. Безнең Коммунистлар партиясе шундый авыр чакта да армиянең политсоставын әзерләүгә, алар аша киләчәктә сугышчыларга тәрбияви йогынты ясауга шулай зур игътибар бирде. Юлда да вакытны заяга үткәрми идек. Укулар нормаль бара. Вагонда устав һәм наставлениеләр өйрәнәбез, полйтлекцияләр тыңлыйбыз, яңа алынган газеталар аша фронттагы һәм тылдагы хәлләр белән танышабыз. Монда Муса үзенең югары политик әзерлеген, кешеләр белән эшләү сәләтен аеруча танытты. Без шулай тулы тормыш белән килә торгач, Бөгелмәгә җиттек Вагоннардан чыгып сафка басарга куштылар. Юл Минзәләгә иде...
Бер взводта хезмәт итүче һәм хәрби-политик чыныгу алучы ике татар егетенең якынлыгына курсларда да тәмам күнеккән булганнар. Кайчак аларны буташтырганнар да әле. Муса Җәлил 1941 елның 6 декабренда Г. Кашшафка язган хатында бу турыда үзе болай' дип искә ала: «...син минем кайтуымны ишетү белән телефонга чакырдың. (Ләкин беренче чакыруында «Залиловпны «Галимов» белән саташтырганнар да. минем урынса икенче кеше барды)» (3 том, 550 бит). Казандагы язучы белән шулай Муса Җәлил урынына Хәй Галимов сөйләшә, әдипнең сәламен дә ала, үзе дә ирештерә.
— Курсларны уңышлы тәмамлагач, без 10 кеше—барыбыз да политик җитәкчеләр — Мәскәү хәрби округында сугышчан частьларга билгеләү көттек. Миңа озак торырга туры килмәде, ротага политрук итеп җибәрделәр. Муса озата килде. «Дус яшәдек, Хәй»,— дип фронтта уңышлар теләп калды. Чын дусларча һәм туганнарча үбешеп аерылыштык.
Бөек Ватан сугышы ветераны Әмир Закиров та Муса Җәлилнең курсташы булган. Ул хәзер Актанышта яши. Шагыйрь белән очрашуын Ә Закиров болай тасвирлый:
«... Муса белән бергә политработниклар курсында укыдык, бергә палаткаларда һәм баракта яшәдек Минем өчен уку бик авыр иде, миңа бер рус егете белән (исем-фамилиясен хәтерләмим) Муса Җәлил төннәр буена дөрес хәзерләргә ярдәм иттеләр Ул бик кече күңелле, ифрат ярдәмчел кеше булып чыкты. Ләкин Марьинода озак укырга туры килмәде, немецлар тирә-юньне бомбага тотуны ешайта башлагач, урын алыштыра-алыштыра. Марьинодан Минзәләгә күчтек, Мин Муса Җәлил белән даими аралаштым, хәтта Бөгелмәдән Минзәләгә юлны бергәләп уздык. Мин М. Җәлилне шат күңелле, бик тә гади, шаян сүзле, теләсәң-теләмәсәң дә игътибарны үзенә җәлеп итә торган курсант буларак беләм. Актаныш районы, Наратлы авылыннан Арслан Мадияров та безнең белән бергә Марьинода да, Минзәләдә дә укыды. Ул да нык ихтыярлы коммунист иде (1974 елда туган авылында вафат булды ул). Без 1941 елның декабрендә, курсларны тәмамлагач, төрлебез төрле хәрби частьларга таралыштык. Шунда М. Җәлил белән аерылыштык һәм шул көннән бирле сугышчан дусларым, хәрби политработниклар, командирларым белән очрашып сөйләшү, күрешү насыйп булмаса да, алар минем мәңгелек дусларым булып калды».
Матбугатта чыккан язмаларыбызга авыл хәбәрчесе Әмир Ганиев игътибар иткән. Ул элек Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Нәзирҗан Габитовның Марьинода М. Җәлил белән бергә укыганлыгын язып җибәрде Сугыш ветераны, коммунист, отставкадагы капитан, ике орден кавалеры Н. Габитов белән элемтәгә керү кыйммәтле мәгълүматлар китерде.
«Мин Муса Җәлилне шагыйрь буларак та сугышка кадәр үк ишетеп белә идем, — дип искә ала Н. Габитов. — Аның шигырьләрен дә укып бардым. Шагыйрь белән беренче очрашуым 1939 елда булды. Мин бу чорда Казанда саклык кассалары мөдирләре әзерли торган курсларда укый идем. Муса Җәлил белән мине «Кызыл Татарстанының үз Көбәчесе Абдулла Вәлиев таныштырды. Минем хакта ул Хасан күле буендагы сугышларда катнашучы буларак мәкалә язган иде. Аны фоторәсем белән «Кызыл Татарстан» газетасында бастырып чыгарды1 Муса Җәлил белән очрашуым
1939 елмын 16 декабрендә басылган
Бауман урамындагы 19 ичы йортта, ТАССР Язучылар союзы бүлмәсендә булды. Шагыйрь минем Хасан куле буенда күрсәткән сугышчан батырлыгым, Кызыл Байрак ордены белаи ни әчеи бүләкләнүем хакында җентекләп сорашты. Үземдә сакланган полк газеталарын да (анда минем турыда язылган макаләләр бар иде) сорал алды. Сезнең турыда очерк язам, диде ул. Сәбәбен белмим, ни ачендер Муса Җәлил аны яза алмыйча калды. Бу чорда кАлтынчәч» әсәре белаи нык мәшгуль булуын белә ф идем. Мөгаен, вакыты җитмәгәндер. Шагыйрь белей, —дип дәаам итә Н. Габитов,— 2 яңадан Марьинода очрашырга туры килде. Мин моңа кадәр Беек Ватан сугышында < булырга, яраланырга елгергән идем. Политработниклар курсына Рязаньда госпитальдә ятканнан соң килдем. Менә бер көнне иртән безне сафка тезделәр. Анда яңа ~ килүчеләр дә бар иде. Карыйм: шулар арасында Муса Җәлил дә басып тора Саф- ж ларны таратуга, мин, аның янына ашыктым. Без бик җылы итеп күрештек, халләрне р сорашырга керештек Мин аңардан үзебезнең Татарстан, Казан хәлләрен, ул миннән ? фронт хәлләрен сорашты. Муса Җәлил шунда миңа үзенең шагыйрь булуы хакында “ бик шаулап йөрмәскә кушты Мөгаен, ул үзенә аерым игътибар итүне, курсантлар- е; дан аерылып торуны теләмәгәндер. Бик тыйнак кеше иде Муса Җәлил. Аннары шагыйрьнең тизрәк безнең белән фронтка эләгәсе килгәндер Аңа Казаннан курслардан азат итүләрен сорап үтенеч тә килгән иде. Муса Җәлил, бу хакта белгәч, курслардан китүдән катгый рәвештә баш тартты Без бер взводта, бер отделениедә бул- ' дык. Курсташым Хей Галимов «Социалистик Татарстана газетасында басылган истә- ' легенда «Миннән сул якта Муса койкасы, уңда тагын бер татар егете бәр», дип яза ♦ Бу кеше мин идем. Шулай итеп, безнең койкалар рәттән туры килде. Муса Җәлил s сугышның авыр буласын дошманны ныклы әзерлек белән генә җиңеп буласын ях- ® шы аңлый иде». *
Фронт һаман саен Марьииога ялкынлаша, артиллерия канонадасы инде бик ачык у ишетелеп тора башлый «Шуңа күрә без,— дип сөйли Н. Габитов — һәр минутта көтелмәгән хәлләргә әзер булып яшәдек Чиратлашып постларда тордык Бер төндә х немецлар Марьинодан 10—12 чакрымнар тирәсендәге Колонтаевка дигән станцияне х бомбага тоттылар. Безне тревога белән күтәрделәр дә тиз генә шунда алып киттеләр. Анда корал алып йөгереп диярлек бардык Әгәр дошман десант төшерергә ф исәпләсә, без аны ут белән каршыларга тиеш идек Десант булмады Кон яктыргач, g без яңадан Марьинога кайттык. Муса Җәлил до безнең белән булды Уя юлда арыган ипләшләргә булышырга тырышты, коралларын күтәрешеп барды
Марьинодан соң Щигрыга, аннан Минзәләгә күчәргә туры килде Бәхеткә каршы, безнең койкалар Минзәледә дә рәттән туры килде Муса Җәлил биредә шигырьләрне ешрак яза башлады. Бер кәйне ул миңа «Минзөлә» дигән яңа шигырен укып күрсәтте. Шәһәр урамнарының төзек булмавын, җыештырылмавын тәнкыйтьләп, шагыйрь чәнечкеле юллар да язды һем аны Мннзәлә культура йортында укыды »
1941 елның ноябренда язылган «Мннзәлә истәлеге (дусларча шаяру)» шигырендә мондый юллар бар
Хуш, Минзөлә, синдә кунак булдым
Бик аз гына, үтеп барышлый;
Шуңа күрә нәни шаярулы Бу җырымны сиңа багышлыйм. Исән калсын миннән урамнарың Урам баскан карың, бозларың...
(2 том. 1$ бит)
■Муса Җәлил ял көннәрне,— дип яза аннары Н. Габитов,— якын тирәдәге авылларга барып, шигырьләрен укый иде Бер колхоз председателе аны үзе килеп алып китүе хәтердә калган. Шагыйрь тегендә-монда чыгыш ясарга барасы булса, шигырьләрен матур итеп сөйләргә әйрәне иде Ул минем тыңлап торуымны, аңа бәя бирүемне сорый иде Шагыйрь минем блокнотыма миңа багышлап «Артиллерист Нәзирҗан» диген шигырен дә язган иде. Бу шигырь язылган блокнотны, кадерле истәлек
буларак, гел үзем белән йөрттем. Ләкин аны, дошман кулыңа эләкмәсен дип, бервакыт ирексездән юк итәргә туры килде». , ,
М. Җәлил Хасан күле буендагы сугышларда батырлык күрсәткән Н. Габитоаны халык каһарманнарының берсе дип атый һәм аның хакында . зуррак әдәби әсәр язарга кирәклеген әйтә. Үзе исә Хасан күле буендагы сугыи^ „вакыйгаларына, ялан илбасарларын фаш итеп, «Сабак» исемле шигырен багышльйү ,нв 1 к
рытү п-з- • ■ ■
Ул — юлбасар, төнлә кереп баса, ,
Кайда тын һәм кайда караңгы.
Тик артына типкәч итек белән, ' Кая керер тишек табалмый.
Хасан күле батыры күкрәгенә Кызыл орден таккан чагында, Утыра булыр санап кабыргасын Ул да тауның теге ягында.
|2 том, 12 бит|.
«Мәскәүгә формированием барырга боерык килгәч, — ди аннары Габитод, — без җәяүләп Минзәләдән Әгерҗегә киттек. Муса Җәлилне шуннан бер көн элек кенә озаткан идек Аның белән яңадан Мәскәүдә, үзебезнең резерв пунктында очраштык. Менә шунда ул безне туганнары белән таныштырды. Муса Җәлил минем хәрби гимнастеркамны киеп фотога да төште. Аңа әле нинди дә булса частька бил-геләү турында боерык алынмаган, шуңа күрә хәрби форма да бирелмәгән иде. Ә мин аннан алдарак 61 нче армиянең 915 нче артиллерия полкы составындагы дивизион комиссары итеп билгеләндем. Шуңа күрә Муса Җәлилнең һәрберебезгә билгеле фоторәсемдәге гимнастерканы «линеке, дип әйтә алам. Мин үз частема аннан алдарак киттем. Тиздән Муса Җәлилдән Мәскәүдән, резерв пунктыннан бер хат алдым. Ул анда озакламый фронтка китәм дип язган иде Ө соңрак Старея Русса юнәлешеннән аннан тагын ике хат алдым. Бу хатлар теге истәлекле .блоңнот белән юкка чыктылар» ,v вн_, - , .
Чыннан да М. Җәлилнең «Тупчы анты» дигән шигыре армиядә чалыңда языла һәм ул «Кызыл Татарстан» газетасында (1941 ел, 8 август) басыла. Бәлкем ул- шигыре политработниклар курсында бергә укыган артиллерист-офицьр Нәзирҗан Гө- битовка багышлап язылгандыр. , »пт»с>
Хаклык сүзе булып, фашист күген Ярып үтсен ядрәм, ялтырап. Батарея хәзер, прицел шул ук; Бир команда, иптәш лейтенант!.. Яшен булып яшьнәр минем ядрәм, Болыт булып каплар төтене; Шул төтендә эреп күккә очар Теткәләнгән фашист көтүе!
Н. Габитовның үзенең сугыштагы хәлләре турында авыл хәбәрчесе, укытучы Әмир- Ганиев мондый юллар яза «Нәзирҗан ага Муса Җәлилнең Мәскәүдән һәм Старая Русса яныннан язган хатларын да ала. Нәкъ шул көннәрдә ул хәрби корреспондент Шәйхи Маннур (ул да Тәкәнеш ягыннан — Ш. X.) белән очраша. (3 том, 567 бит). Якташларның сөйләшер сүзләре күл була. Икесе өчен дә якын дус булган Муса Җәлил турында озаклап сөйләшеп утыралар. Тик бу көннәрдә авылдашымның Мусадан алган хаты соңгысы була».
Аннары ул авылдашы Н. Габитов белән фронтта булган фаҗига хакында борчылып, мондый хәбәр юллый: «1943 елның җәе. Орел өлкәсенең Медведки авылы янында капитан Н. Габитовның артиллерия подразделениесенә дошманның һөҗүмен тоткарлау һәм безнекеләргә югалтусыз чигенү мөмкинлеге тудыру бурычы йөкләнә. Әледән-әле котырынып һөҗүмгә күчүче дошманны подразделение тәүлек буе
тоткарлап тора- Дошмаи зур югалтуларга дучар ителә Шул вакыт приказның үтәлүе, подразделениега де чигенергә һәм яңа позициягә ныгып урнашырга мөмкин булуы хакында хәбәр алына, һем кинәт дөньяның асты өскә килә кебек... Нәзирҗан аңына килгәндә, бу позиция инде дошман кулында була. Дошман гаскәрләре якында ук һаман хөрекәт итә. Аны күреп алулары мөмкин. Каты яраланган Нәзирҗан, үзендә коч табып, дошман күзеннән читкәрәк шуыша. Үч иткәндәй, якында яшеренер урын ф да юк. Шуыша торгач, ул бер чишмәгә тап була Бүтән мөмкинлек юк ул салкый _ чишмә суына төшеп утыра. Биредә байтак утырырга туры килә аңа, чөнки дошман р гаскәрләре уза тора...
Нәзирҗан ничек кенә булса да үзебеэнекеләр ягына чыгу турында уйлана. До- ; кументларын, орденын һәм башка истәлекле әйберләрен биредә күмеп калдырыр- я га кирәк дигән нәтиҗәгә киле. Чөнки дошман кулына эләгүләре мөмкин һәм менә 7 ул, дүрт елдан соң, кабат шушы якларга әлеге чишмәне эзләп юл тота. Истәлекле урыннар хәтердә нык сеңеп калган. Документлары һәм ордены да яхшы сакланган булып чыга. Үзе эчен изгегә әйләнгән чишмәнең суын эчкәндә, аның күзләреннән 5 мөлдерәп яшь тәгәри. Күңеле белән кабат канлы көрәш елларына әйләнеп кайта.. г; Аның бу тирәләрдәге сугышларда күрсәткән батырлыклары да югалып калмаган икән. СССР Оборона министрлыгының Үзәк архивында аның Кызыл Йолдыз ордены белен бүләкләнүе турында Указ саклана һәм, ниһаять, 1957 елда орден үзенең ия- сеи эзләп таба»
«Мии М. Җәлил турында еш уйлана идем,—ди Н. Габитов. Әсирлектән котылып ♦ кайтып байтак еллар узгач кына, чын хәлләр турында белдем Коммунист Муса Җо- я лил турында ахәянотче» дип әйтүчеләргә мин бервакытта да ышанмадым Аның _ хакында чынбарлык ачыклангач, үз күңелемдәге ышану һәм уйларның раслануына •' шатландым». .
Муса Җәлил турында эзләнү нәтиҗәле булды: менә тагын бу язмалар авторы- .- иың хатына җавап итеп Аксубай районы, Иске Ибрай авылында яшәгән, «Татарстан» ' колхозында бухгалтер булып эшләүче Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы - подполковник Вәлиҗан Газиз улы Галимовтан да хәбәр килеп төште.
«Мин Муса Җәлил белән булган, үткәргән кеннәрне, айларны, — дип яза ул, — ’ үз гомеремнең иң матур, бәхетле кеннәре дип саныйм Бөек Ватан сугышы башлан- - гач, июль ахырларында, мин Марьинога политработниклар хәзерләү курсына җибәрелдем Безнең арада татарлар да бар иде Муса Җәлилнең укырга килгән хәбәре бик тиз таралды Минем хәтеремдә ул килгәчтен икенче-еченче көннәрендә үк курсантлар арасында чыгышлар ясый башлады. Безнең арада урта белемле иптәшләр дә күп түгел Күпчелек курсантлар фронтка китәргә ашкыналар иде Шуның өчен дә Муса Җәлил курсантлар арасында агарту эшләре алып барды, сугыш чорында полит- рәботникларның бик кирәклеге турында сөйләде. Бер кичне взвод агитаторы белән Муса Җәлил курсантлар арасында Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты» китабын кычкырып укуны оештырдылар. Шулай бер кичне күл буенда татар курсантлары җыелып туган телләрендә җырлап утырганда, сиздермичә безнең янга Муса Җәлил килеп тыңлап тора икән, — дип яза Вәлиҗан Галимов. — Без барыбыз да аны күргөчтен олылап торып бастык. Ул безнең белән әңгәмә уздырды, сугыш серләрен саклау турында сөйләде».
Вәлиҗан Галимов «Хуш, акыллым» (Әминәгә истәлек) шигыренең язылу тарихын да искә ала. Ул хәрби-политин курсларда укыган Солтан Зарипов үтенүе буенча аның хатыны Бануга М. Җәлилнең шигырь-истәлек язып бирүен хәбәр итә. «Хуш акыллым» шигыре бер «Солтан Зариповта гына калмады, без татарлар барыбыз да купдан- кулга күчерел «Бану» исеме урынына үзебезнең сөеклеләребез исемен язып җибәрдек Сугыштан соң минем туган сеңлем һәм тормыш иптәшем яхшылап хат та яза белмәгән кеше, ничек шулай матур итеп шигырь яза алдың дип сораштылар Мин аның Муса Җәлил шигыре булуын аңлаттым», — дип яза Вәлиҗан Галимов
Аннары В. Галимов политкурсләрның Щигры шәһәренә күчүен, Муса Җәлилнең анда булган эшченлеге турында сөйли. «Муса Җәлил Щнгрыда да курсантлар арасында күп эш алып барды Политотдел, курс командованиесе Муса Җәлилне ихтирам ителер иде. Октябрь аенда Щигрыны да каты бомбить итә башладылар эвакуация
башланды. Хәрби госпитальләрне, шәһәр больницаларын эвакуацияләделәр Бу эштә без дә ярдәм иттек. Муса Җәлил Щигрыда «Госпитальдән» дигән шигырен язды. Шунда Муса Җәлил үз күзе белән күргән каты яраланучыларны ул шигырендә тасвирлаган».
Муса Җәлилнең 1941 елның октябрендә язган «Госпитальдән» исемле шигыре Ватанга, халыкка ант булып яңгырый:
Госпитальдә хәзер ммн-
Шулай да
Син борчылма, тормыш юлдашым!
Соңгы тамчы камым тамса тамсын.
Тик антыма таплар кунмасын...
Ил!
Алдыңда синең мин ант итәм, Шаһит булсын кулым арасы: Гитлер явын тар-мар итми торып. Якты күрмәс кузем карасы!
|2 том, 26—28 бит)
«Щигрыдан китәр алдыннан, — ди аннары В Галимов, — станциядә безгә Муса Җәлил татар халкының тарихта рус халкы белән бердәмлеге, дуслыгы, туган илне азат итүдә һәм саклауда халкыбызның батырлыгы турында сөйләде. Чөнки самолетлардан ташланган немец листовкаларында ниләр генә язылмый иде».
Әнә шул көннәрдә шагыйрь ил, тугандаш халыклар язмышы турында борчылып болай яза:
Яраланды ерткыч тырнагыннан
Туган илнең бөек йөрәге.
Күмерләнеп анда пыскып ята Украина иле өйләре.
(2 том, 26 бит)
«Муса Җәлил барлык милләт курсантлары алдында да ихтирам ителә иде. Кайда гына очраса да, без Муса Җәлилне олылап сәламләдек... Аны абыебыз кебек күрә идек». — дип горурланып сөйли Вәлиҗан Галимов. Аның:
«Мин пенсиягә подполковник дәрәҗәсендә чыктым. Минем намуслы хезмәт итеп, шушы дәрәҗәгә үсүем Муса Җәлил йогынтысында булды». — дип әйтүе дә моны тагын бер кат раслый.
Белгород шәһәрендә яшәгән, Марьинодагы курсларда взвод командиры булган лейтенант Сергей Яковлевич Дубровин да үзенең бер хатында шуны ук диярлек яза: «Без, командирлар составы, меңләгән курсантлар арасыннан бигрәк тә берсен — Муса Җәлилне яхшы белә идек. Ул иң актив шигырь сөйләүче, курсантларның үз- эшчән сәнгать коллективында инициативалы катнашучы һәм бер үк вакытта нәфис сүз түгәрәгенең җитәкчесе иде»1.
... «Армиядә чын мәгънәсендә политработник — ул үз тирәсенә кешеләр туплап, һәркайсының кәефен, ихтыяҗын, өметен, хыялын тирәнтен белеп, аларны фидакарьлеккә. батырлыкка алып баручы кеше» 1.
Л. И. Брежневның «Кече җир» әсәрендәге әлеге сүзләр патриот шагыйрь, солдат-коммунист. халыклар дуслыгы җырчысы Муса Җәлилгә төбәп әйтелгән кебек. Марьинода: «Ил! Алдыңда синең мин ант итәм. Гитлер явын тар-мар итәргә,— дип дулкынланып язган шагыйрьнең шул анты бик күп сугышчыларның йөрәген чыныктыра, дошманны җиңәргә куәт бирә. Шуңа күрә дә аның фашизмга каршы көрәштәге каһарманлыгы бөтен совет кешеләре күңелендә мәңге сакланыр
1 «Социалистик Татарстан*. 31 декабрь. 1975 ел.
» Л И Брежнев Кече җир Казан. Татарстан китап нәшрияты 1979 57, 49—50 битләр
ибгат Хәким
Егерме бишенче август
Нарат
Ржев. Урман. Йокы баскан мине, Окобыма сузылып,
Черем итәм, узды озын шәүлә Акылымда сызылып.
Ржев. Урман. Туплар гүләвенә Яшен яраклашкан ..
Күзем ачсам, хатын түгел, янга Яшел нарат яткан.
Сизмәгәнмен янәшәмдә шаулап Нарат ауганын да.
Нарат та мин — икәү үлекләрнең Чиксез аймагында.
Ипләп нарат минем өскә салган Ботак-ылысларны,
Ята >ңайрап, көтеп, торып шунда Минем кул кысканны.
Фронт хатлары
Төн инде. Кычкыра ялгыз Урамда калган сарык
Ятам авылда яңгырның Тавышына колак салып.
Якты, шатлыклы, борчулы — Терле кен бар язмышта, Мусаның канлы шәүләсе Калка һәр ел августта. Калка офыкта августның Егерме бише көнне, Ап-ачык күрәм, тик йөзе Суынган көл шикелле.
Сүрелеп барган августта Сагышлы була бит таң... Еракта Плетцензее, Еракта Моабитлар. Карашы аның Иделдә. Казан өстендә кебек, Казан да кайгы кичерә, Газап эчендә кебек.
Намус ул кайда да кирәк.
(Онытыла кайвакытта...) Хәтта бәрәңге бүлүне
Дуслары Моабитта
Тапшырган Мусага. Муса Тигезләп бәрәңгесен Бүлгән! Кычкыра алмаган Үлем дә: «Хәрәмлисең...»
Тукта, бу йортта кем иде? Яңгыр шыбырдап куя... Уяна Фатыйма карчык, Ишек шыгырдап куя, Чыга яңгырга карамый, Сизенә минем йөрәк: Кулында фронт хатлары, Хатлары төргәк-төргәк... Суза, укы, ди, чылатма, Куллары дер-дер килә... Ә теге йортта кем иде? Тукта, чү, кемдер килә? Йөз яшьлек Ибраһим, йөз яшь... Яңгырлы төннәрдә ул Йокламый, фронт хатларын Чүпрәккә төргән дә ул,
Йөри бер йорттан бер йортка, Сөйрәп иске галошын... Туктаусыз койган шул яңгыр Искә төшерә барысын. Урамда тагын кемнәрдер Йокламый, йокысызлар. Аларның йөрәге сызлар, Нигезе, йорты сызлар. Төн буе хат укый картлар, Түләүсез хат, сап-сары, һәр өйдә сандык төбендә Ята фронт хатлары. Укыйлар картлар. Соң инде, Зарары бар саулыкка... Сандыкта фронт хатлары, Барлык фронт сандыкта.
Туган як — мәңгелек моңым, һәрнәрсә гади, садә.
Күземне тутырып карыйм Җирдәге һәрнәрсәгә.
Туган як — мәңгелек моңым, Омтыла рухым алга,
Күңелне үртәп йөгергән Мәңгелек дулкыннарга Күземне тутырып карыйм. Ул дулкыннар мәңгелек.
Арышлар шул хакта сөйли Минем биткә бәрелеп.
Июнь мине бик бәхетле итте (Миңа хәзер җитмеш яшь инде...). Ватан сугышын искә алмаганда, Булды миңа чиксез рәхимле. Яшәсен тик кулда каләм, кәгазь, Болын (>елән безнең тыкрык,
Әллә каян хисләр килде ташып, Июньдә мин яздым котырып. Башка айда, башка чакта ничек?
Я килмәде бәхет, я килде... Ватан сугышын искә алмаганда, Июнь миңа булды рәхимле.
Июнь яңгыры
Өйдән чыккач баскыч, ишек алды, Капка, аннан безнең өй чаты. Бүрәнәдә авыл кешеләре, Авыл бит ул — халык иҗаты. Сөйли берсе, арада иң карты (Утыралар кояш батканчы!); Имеш, патша (безнең патша түгел, Ни өчендер, төрек патшасы?) Саклап торып йорты турысыннан Узган чагын шунда ярлының Туктаткан ди (ярлы, күккә карап, Көтеп йөргән июнь яңгырын.): «Үлчи алсаң, байлыгымны үлчә, Теләсә ничек үлчә, бел рәтен».
Өйгән, имеш, барлык алтыннарын, Өйгән җиргә ул мал-мөлкәтен. Ярлы һаман үз яңгырын көткән, Күңелендә һаман кайгы-моң! .— Июньнең бер яңгырына синең Тормыи^игән, бөтен байлыгың...
■I 43 idTqo
14 .^4 н 4Мү ТвХ .
Фәрхинур
Әүвәлгечә дулкынлана арыш, Әүвәлгечә өстә балкый нур Әүвәлгечә көлеп син каршыма Ник чыкмыйсың юлга, Фәрхинур. Әүвәлгечә дулкынлана арыш, Әүвәлгечә ата таныш таң. Тик күренеп китсә дә мин риза Ал яулыгың синең арыштан Туган якның яшел сукмаклары Очраштырыр безне бәлки бер. Очрашсак та ләкин көннәр буе Торырбыз күк сүзсез, Фәрхинур.
Hi ... .1 Ъ 0Ө *
,n.«q ,tf. ■■ • мг .■ > ■ d ■
‘ I. • x • • _
Әллә нинди гаҗәеп тун иде, Туй яратмый кемдер тыйганны, ,Туй бер кнлә, күргәнем юк иде Әлегә кадәр мондый туйларны. Туй мәҗлесен аягүрә басып, «Туган төл»не җырлап яптылар. Бу мәҗлестә хуҗа булып түрдә Үзе утыра иде Габдуллаң.
«Тел»не җырлап туй урамга чыкты, «Тел» ил белән бергә тоташты, Ил каршына кырлар уртасыннан Озата барды Тукай туташны Туйга кинәт илаһилык көрде, Бөтен нәрсә гүя илаһи.
Тукайдан син әгәр өстен булсаң — Булсаң бөек, булсаң син даһи Башка җыр тап, башка җырны җырла. Туган якның сихри моңнары Яши миндә, үзем яшәп калам Онытып шунда бөтен дөньямны.
Туй кырларның уртасыннан бара Кайда туктар, белмим, билгесез Мин шат бүген, мин бәхетле бүген Барыгыз да «Туган тел»ле сез.
Тором уйланып урамда
Торам уйланып урамда, Торам карап: тормыш Үзгәрде, кайда балалар? Урам тып-тын, тын-буш. Урам буш, урамда чирәм. Карлар тынып аккан... Кайда, дим, теге малайлар, Кармак тотып чапкан?
MRO
Урамда каз бәбкәләре, Бәбкәләр дә боек. Кайда, дим, теге әбиләр, Әбиләр һәм оек? Кайда ул теге малайлар: Урам чатыннан ук «Кайта!» дип ура кычкырган Уннарча шат онык?
Бер карасаң, арыш җәелеп ята Яшел кием тесле,
Бер карасаң, дулкынлана, уйный Яхин кее төсле.
Уҗым кыры, уҗым аралары Традицион шигырь юллары күк, Яки безнең Казан артындагы Әтнә белән Шимбер юллары күк.
Китә язган минем туган ягым
Йошкар-Ола булып,
Хәзер дә мин карыйм кебек шуннан Яшь карама булып.
Миңлебай кызы Газизә
Ел тәүлегенә бер тапкыр Күрешәм әнкәй белән. * Янудан туктамый йөрәк Күрешәм дип әйткән белән. Иркәлә яки тиргә дип, Иңенә куйган сыман, Салам кайгылы башымны Зиярат коймасына. Иям хәсрәтле башымны Мин туган җир кабренә, Ваз кичеп бөтен дөньядан, Икәүдән икәү генә
Сөйләшкән чагым бәхетле, Күңелдә кабына бер ут, Аяза күңелем, әйтерсең, Югала кара болыт. Яңадан тулыша рухым Изгелек һәм нур белән, Ашкынам алга, ниндидер Якты шигъри үр менәм. Миңлебай кызы Газизә, Әнкәйнең — Газизәнең Кабрендә тополь... Киткәндә Үрләрдән кул изәдем.
Шушында минем оям
Минем бала чак эзләрен Камышлар күмгән күптән. Әйләнә башым очында Тиззитлар түмгәклектә. Тиз кит, тиз кит, диләр алар. Кушалар тиз китәргә. Ә минем китәсем килми, Үпкәлим тиззитларга.
Ничаклы борчу... ничаклы Тузгыган җан кычкыра, Ә аста торфлы болын, Түмгәк тә камыш кына. Очалар тузгып, очалар, Елыйлар, чыелдыйлар, Елыймын мин дә, җыелган Шушында җыен моңнар. Шушында авышкан гомер, Авышкан күптән өйләм, . Әйләнәм мин дә туктаусыз, Шушында минем оям.
Нигез исе
Су белән тигезләнде җир. Калмады тигезлисе.
Кыр чәчәкләрендә күзем, Күңелдә нигез исе.
Шул авыр нигез исләрен Тугайдан искән җилләр, Сталинградтан, Ржевтан, Дугадан искән җилләр Бу якка алып килә күк, Агарып томаннардан, Тырпаеп утырган мичләр Калкалар Дугалардан. Ташланган нигезләр төсе, Нигезләр салкынлыгы...
Җирнең бертуктаусыз саркый, Шигырьнең саркый моңы.
Инде кич...
Инде кич, барам кыр буйлап, Кояшка аркам белән, Картлык ул кояшка т/ймый, Көрәшә салкын белән
* ЭТО НВНИ1
Аркамда кояш җылысы, Кояшның сүрәне дә
Җылыта, кояш сүнгәндә Картлык та сүнә бергә.