Хыялдагы сурәтләр (хикәя)
Күп тә үтмәде, Әминә тормышындагы уңай үзгәрешләр белән уртаклашыйм дип, Ләйлә яшәгән йортка килде. Тик аңа хуҗабикәнең бу йортны сатып, күз күрмәгән якларга чыгып китүе турында хәбәр иттеләр. Тылсымчылар һәркайда кирәк, димәк, Ләйлә дә үзен өзелеп көткән кешеләр янына киткәндер дип уйлады Әминә. Һәм кайтуга кулына үзенең пумала, буяуларын алып, эшкә тотынды...
Индира Габдуллина Казанда туган. Мәктәпне
тәмамлаганнан соң, Казан милли тикшеренү техник
университеты – КАИга укырга керә. «Ел студенты»
бәйгесендә «Ел чыгарылышы» номинациясендә
лауреат була. Аны тәмамлап, Казан (Идел буе)
федераль университетында «Лингвистика»
белгечлеге буенча белем ала. Студент елларында
Бөтенроссия һәм халыкара чараларда волонтёр
була; студентларның «LIGA FORUM» мәгариф
форумнарында катнаша. «Студентлар язы»нда
«Журналистика» юнәлеше буенча күп тапкырлар
призлы урыннар яулый. «Ирекле очыш» дигән автор
шигыре конкурсында «Бөек Ватан сугышында
Җиңүнең 75 еллыгына» һәм «Ирекле тема» номинацияләрендә – I дәрәҗә,
Җиңү көненә багышланган Бөтенроссия шигырь конкурсында III дәрәҗә
лауреат була. XXIV, XXV «Иделем акчарлагы» конкурсының «Драма»
номинациясендә 2 урын ала.
Хәзер КФУда «Журналистика» юнәлеше буенча магистратурада укуын
дәвам итә. Чит телләр өйрәнә, сәяхәт итәргә ярата.
__________________
Ләйлә кечкенәдән рәсем ясарга ярата иде. Аңа 28 яшьләр тирәсе,
шушы яшенә аның талантын танучылар шактый күп. Иң элек ул
кәгазьгә күбәләкләр, чәчәкләр, агачлар гына төшерә иде, аннары
натюрмортлар һәм портретларга ук тотынды. Шәп килеп чыга иде.
Алар гаиләсендә рәсем белән мавыгучылар юк, шуңа да барысы да
каян килгән бу балага шундый осталык дип тел шартлатты. Ә иң
кызыгы: ул ясаган рәсемнәрнең кайберләре чынбарлыкта җанлана
иде. «Ничек?» дип аптырарсыз сез. Анысын әйтә алмыйм, әмма
җанлануы хак, хәтта мисаллар да китерә алам. Бер кызчык туган
көненә көчек бүләк итүләрен бик тели иде. Ләйлә аның теләген
тулысынча үти алмаса да, аңа көчек рәсеме ясап бирде. «Һәм?»
диярсез түземсезләнеп. Әйе, нәкъ туган көнендә теге кызга әтисе
белән әнисе йоп-йомшак, түм-түгәрәк көчек бүләк итте. Хәтта
муенына бәйләгән зәңгәр төстәге бантигына кадәр рәсемдәгечә иде. Миңа да Ләйлә белән танышырга иде, дип уйларсыз хәзер.
Могҗиза күрәсегез килер.
– Могҗизалар ничек була соң? Эш пумаладамы, әллә башка
нәрсәдәме? – диярсез.
***
– Ләйлә, бу сезме? Исәнмесез! – Телефоннан бер туташ тавышы
ишетелде. Юаш кына, моңсу яңгырый. Утыз яшьләр чамасы булыр.
– Исәнмесез! Кем әле бу? – дип җавап бирде аңа Ләйлә.
– Минем исемем Әминә. Миңа сезне тылсымчы диделәр. Дустым
Әдилә әйтте. Сезнең рәсемнәр могҗиза тудырырга сәләтле диде.
Сезнең белән күрешәсе килә иде, – дип, моңсу тавыш дәвам итте.
– Бу бераз арттырылгандыр. Әгәр сезгә минем ярдәм кирәк икән,
мин, әлбәттә, мөмкин булганның барысын да эшләрмен, – диде
ышанычлы тавыш.
– Рәхмәт. – Ләйлә уңайсызланып китте. Шулай да бу тавышка ул
юк дияргә җөрьәт итмәде һәм: – Сезгә кайчан уңайлы булыр?
Әминәнең тавышында бераз җанлану сизелеп китте:
– Иртәгә унга килсәм, кабул итә алырсызмы?
– Рәхим итегез.
– Ә адресы, адресы нинди? – дип каударлана ук башлады Әминә.
Ләйлә болай тиз генә очрашырга риза булмас дип уйлаган иде ул.
– Ландыш урамы, 1 нче йорт. Килегез, көтәм.
Теге якта кәгазь кыштырдаганы ишетелде:
– Язып алдым. Рәхмәт, зур рәхмәт...
Ләйлә яшәгән ихата бакчаны хәтерләтә иде. Чәчәкләр, күбәләкләр…
Кинәт кенә җәйгә килеп кергән кебек. Бу бакчада өметсезләр – өмет,
тынгысызлар тынычлык таба. Ә таң атканда веранда тәрәзәсенә кояш
тәгәрәп керә... Төннәрен шул тәрәзәдән йолдыз коела...
Ләйлә кунагын каршылар алдыннан буяу, киндерләрен әзерләп
куйды, хуш исле чәй пешерде дә капка төбенә үк чыгып басты.
Озакламый кара киемле бер туташ күренде. Киләсе кунагым шушы
микәнни дип уйларга өлгермәде, туташ:
– Ләйлә, исәнмесез! Мин – Әминә, – дип килеп күреште.
– Исәнмесез! Узыгыз. Мин барысын да әзерләп куйдым.
– Сезнең бакчагыз искиткеч икән, – дип, Әминә тирә-ягына
каранды. – Күпме чәчәк! Сез аларны ничек карарга өлгерәсез?
– Рәхмәт. Өлгерергә тырышам инде, – диде Ләйлә, елмаеп.
– Минем дә шундый бакчалы йортым булса иде, – диде Әминә,
хыялланып.
– Сезнеке дә булыр... Әлегә чәй тәкъдим итә алам. Шифалы
үләннәр белән әзерләдем. Эчәсезме? – диде Ләйлә һәм үреп ясалган
урындыктан урын күрсәтте.
– Эчәм, рәхмәт.
– Яхшы. Хәзергә рәсемгә нәрсә төшерергә теләр идегез, шуны
уйлый торыгыз, – дип, Ләйлә өйгә кереп китте.
Үзе генә калгач, Әминә янә тирә-ягына каранды. Чәчәкләр диңгезе
диярсең. Шылт иткән тавыш та ишетелми. Шәһәрдә машиналар,
шау-шу, ыгы-зыгы. Әгәр минем шундый йортым булса, бакчада гына
утырыр, чәй эчәр һәм табигатькә сокланыр идем. Ашыгулар шундый
йөдәтте дип уйлады ул. Ул арада Ләйлә дә йөзеп кенә килеп җитте.
– Рәхим итегез, – диде ул. – Уйладыгызмы? Рәсемдә ни булачагын?
– Уйладым... Тик бу рәсем минем дә хыялымны тормышка
ашырырга ярдәм итәр микән?
– Ә без башлыйк. Сез аны үзегез ясый башларсыз.
– Дөресен генә әйткәндә, миңа сезнең бакчагыз ошады, аны ясар
идем. Тик бер проблема бар, – дип күңелсезләнде кунак.
– Нинди проблема? – дип сорады Ләйлә.
– Мин рәсем ясый белмим.
– О-о, бу бөтенләй проблема түгел, – дип тынычландырды аны
рәссам. – Сезгә Бакый Урманче яки Шишкин булырга кирәкми.
Йөрәгегез кушканча ясагыз. Нинди төсләр кулланырга телисез?
Әминә шунда гына яткан буяуларга карады. Шулвакыт аның башы
шаулый башлады, һәм ул ике куллап башын кысты.
– Нәрсә булды? – диде Ләйлә, шундук сагаеп.
– Арыганлык җыелган. Көн саен баш авырта. Дарулар ярдәм итми.
Менә газапланам, – диде Әминә.
– Чәй эчегез. Җиңеләеп китәрсез. Сулагыз, тирән итеп сулагыз.
Менә шулай. Хәзер ничек? – дип, Ләйлә кунактан күзен алмады.
– Рәхмәт, җиңелрәк. Бик тәмле чәй, шундый хуш исле. Болында
чәчәкләр арасында кебек хис итәм үземне, – дип, Әминә елмаеп җибәрде.
– Әзер булгач башларбыз. Ашыкмагыз. Ял итегез, – дип, Ләйлә
чәен йотып куйды.
– Мин әзер. Сезне тоткарларга теләмим. Болай да эшегез күптер.
– Әгәр сезне нәрсәдер борчый һәм бүлешергә кеше юк икән, мин
тыңларга әзер, – диде Ләйлә, кунагының хәленә кереп.
– Сез кеше язмышларын тыңлап, аларның борчу-хәсрәтләрен
үзегезгә туплыйсыз булып чыга. Сезгә авыр түгелме?
– Кемгәдер аны тыңлаулары кирәк. Ләкин сез миңа килгән
һәркемнең йөрәгендә авырлык кына дип уйламагыз. Минем белән
шатлык та бүлешәләр.
– Әйе, тормыш – кара һәм ак юлларның чиратлашуы, диләр, – дип,
фикерен дәвам итте Әминә.
– Мин моны фортепианода уйнау белән чагыштырыр идем.
Уйныйбыз, паузалар ясыйбыз, тиз темптан – акрынга, моңсудан
күңеллегә күчәбез. Ансыз чын музыка тумый. Тормыш та шулай бара.
– Сез бик озак яшәгән кеше кебек сөйлисез.
Ләйлә, елмаеп, тирә-ягына каранды:
– Мин күзәтергә яратам. Кечкенәдән үк. Табигатьне, чәчәкләрне,
салкын җилне, җәйге җылы яңгырны. Сез дә тирә-ягыгызга күз
салырга өйрәнегез. Без бу матурлыкка тиз ияләшәбез. Компьютер
мониторы артында, телефонда утырабыз, колакчыннар киябез.
Әйтерсең куык эченә керәбез. Ә бит тыңларга, күзәтергә генә кирәк.
Дөнья шундый матур.
Әминәнең күзенә яшь тулды.
– Сезгә ни булды? Мин үпкәләтерлек сүз әйтемме әллә? – Ләйлә
Әминәнең күзләреннән соравына җавап табарга тырышты.
– Юк, борчылмагыз. Мин әлегә кадәр кысылган төен кебек идем.
Сез шул төенне гүя чишеп җибәрдегез. Монда шундый рәхәт, – дип
елмайды Әминә.
– Теләсәгез, без дус була алабыз. Ә хәзер, әйдәгез, рәсемгә күчик.
– Әйе, мин хәтта нинди буяулардан башларга белмим... – дип,
тагын югалып калды Әминә. – Хәер, беләм... Башта зәңгәр күк йөзен
ясыйм.
– Яхшы. Сез ясагыз, берәр нәрсә кирәк булса чакырыгыз.
Булышырмын, – диде Ләйлә.
– Ә сез нәрсә ясарсыз? – дип кызыксынды Әминә.
– Бу әлегә сер.
Ләйлә хәйләкәр генә елмаеп куйды.
Әминә каушап кына башлады, һәр сызыкны пөхтә итеп сызарга
тырышты, тора-бара чәчәкләр, агачлар, кошлар пәйда булды. Күп тә
үтмәде:
– Ой, мин барысын да боздым бугай, – дип, Әминә пумаласын каты
итеп кысты. – Һәрвакыт шулай. Минем берни дә барып чыкмый, –
диде еларга җитешеп, кирәкмәгән тапка туры карап. Ләйлә шунда
ук ярдәмгә ашыкты:
– Бер дә борчылмагыз. Барысын да төзәтеп була. Төзәтү мөмкин
түгел икән, яңадан башларга була, – дип, Ләйлә чиста пумала алып,
суга манды да тапны бетерде. – Дәвам итегез.
– Сез шундый оста, – дип, башын чайкады Әминә.
– Бу – тәҗрибә. Минем дә ничә тапкыр киндеремне бозганны
күрсәгез иде сез...
– Сез тынычландыра беләсез, – дип елмайды Әминә.
– Сез үзегезгә хата ясарга хокук бирми торган кеше бугай? – диде
Ләйлә, күзләрен кыса төшеп.
– Сез хаклы. Мин ялгышмаска тырышам. Хаталарымны еш кына
һәлакәт итеп кабул итәм.
– Үзегезгә алай кырыс булмагыз. Хаталар турында гына уйласаң,
акылдан да язуың ихтимал. Барысын да контрольдә тоту һәм идеаль рәвештә эшләү мөмкин түгел. Нәрсә дә булса эшләдегезме? Яхшы.
Тагын да яхшырак эшли аласызмы? Эшләп карагыз. Хатаны төзәтә
аласызмы? Төзәтегез. Әгәр бу сездән тормый икән, үзегездән
җибәрегез. Йөкне аякларыгызга бәйләмәгез, артык авырлык
алмагыз…
Кызлар тәмам бирелеп, эшкә чумдылар. Вакыт дигәненең
узганын да сизми калганнар. Ә вакыт әнә таягын тотып, эшләпәсен
рәтләштергән булып, табигатькә сокланып, һава торышыннан
ләззәтләнеп йөргән әфәнде кебек әкрен генә үткән дә киткән. Узып
барышлый кызларның картиналарына да күз салгандыр, тамак
кыргандай гына: «Ыһым-ыһым... Йәле, йәле, нәрсә ясыйсыз икән?
Әһә! Менә бит чәчәкләр монда... Миңа ошый...» – дигәндер...
– Мин төгәлләдем шикелле. Карагыз әле, – дип, Әминә пумаласын
бер читкә куйды да Ләйләгә эндәште. Ләйлә Әминә ясаган рәсемне
игътибар белән озаклап күзәтте.
– Бик матур. Якты төсләр күп. Бик яхшы, – диде аннан соң.
– Сез ни өчен миңа рәсем ясарга кирәклеген сөйләргә вәгъдә иткән
идегез, – дип, Әминә җавап көтте.
– Әлбәттә. Сез бит йөрәктән ясадыгыз? Шулай бит?
– Әйе. Үзем теләгәнчә, – дип килеште кунак.
– Йөрәгегез сезнең чын теләгегезне ачып бирде. Әлбәттә, мин
дә сез теләгәнне ясый ала идем. Ләкин сез үзегез хыялланганны үз
кулларыгыз белән ясадыгыз. Сез рәсем ясый белмим дидегез, ләкин
шундый матур рәсем килеп чыкты. Карагыз. Барысы да сезнең кулда.
Монда да мин сезнең ярдәмчегез генә булдым. Кирәк урында төзәтеп
җибәрдем.
– Зур рәхмәт сезгә! – дип, шатлыгын уртаклашты Әминә.
– Ә монысы минем сезгә бүләгем, – дип, Ләйлә киндеренә үрелде.
– Сез үз хыялыгызны ясаганда, мин сезне рәсемгә төшердем.
– Минеме?! – дип гаҗәпләнде Әминә.
– Әйе, сез монда елмаясыз. Мин сезнең һәрвакыт шундый шат
күңелле булуыгызны теләр идем.
– Ләйлә, сез – тылсымчы. Мин шундый чибәр була аламмыни?
Тик мин бүген кара күлмәктән, – дип елмайды Әминә. – Моннан соң
яктырак төсләр сайлармын.
Күп тә үтмәде, Әминә тормышындагы уңай үзгәрешләр белән
уртаклашыйм дип, Ләйлә яшәгән йортка килде. Тик аңа хуҗабикәнең
бу йортны сатып, күз күрмәгән якларга чыгып китүе турында хәбәр
иттеләр. Тылсымчылар һәркайда кирәк, димәк, Ләйлә дә үзен өзелеп
көткән кешеләр янына киткәндер дип уйлады Әминә. Һәм кайтуга
кулына үзенең пумала, буяуларын алып, эшкә тотынды…
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев