Драматургия
-
1 августа 2023 - 13:00
Туганнар-тумачалар (татар тормышыннан сәхнәләр)
Әйе, ялгыз хатын булгач, төрле сүзләр дә ишетергә туры килә, явыз телләр ни әйтмәс... Син борчылма... Тынычлан... Малайлар да, үзем дә башкалардан ким-хур түгел. Азмыни безнең кебекләр... Син борчылма... -
1 апреля 2023 - 17:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (ахыры)
Рәкыйпне мин үтердем бит. Хәзер менә көн саен, сәгать саен шуны уйлап газап чигәм. Ул мине шундый ярата иде. Ә миңа гел һаман нидер җитмәде, мин аның интегүен дә теләдем – көнләшергә сәбәпләр тудырдым... -
31 марта 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
Хафиз такта белән Тимурның башына суга. Тимур аңын җуеп егыла. Хафиз шактый вакыт карап торганнан соң, аның кесәләрен капшый. Тимурның куен кесәсеннән пистолет ала... -
30 марта 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
- Мин гел сине уйлап йөрим. Кем әйтмешли, ятсам да, торсам да син күз алдымда. - Мин бит гарип. Минем бер аягым протез. (Чалбар балагын күтәреп күрсәтә.) Күрәсеңме, тезгә чаклы диярлек үз аягым түгел. Чиркандырмыймы, куркытмыймы? -
28 марта 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
Алар бит икесе бергә эләктеләр авариягә. Лениза реанимацияләрдә ятты, исән калды, улым исән калырлык түгел иде шул. Лениза миңа үз кызым шикелле. Минем бүтән беркемем дә юк... -
27 марта 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
- Нишләдең син бу көннәрдә? Мондый түгел идең син. - Кеше үзгәрә инде ул. Һәр кеше гел бер шаблоннар буенча яшәргә тиеш дип уйлыйсың син. Дөньяны бер төсләрдә генә күрәсең бугай. - Әллә рәссам кыз янына кергәч башка төсләр абайладыңмы? -
24 марта 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (драма)
Бу фатирда тора башлаганыбызга бер атна булды. Каршы йортның дүртенче катындагы бер фатирда көне-төне ут яна, игътибар итмәдеңме? Чынлап та, Сәгать инде унынчы, ә утлары һаман яна. Берәр фаҗига булмады микән анда? Авыру кеше торалмыйча ята микән? Берәрсе үлгәнме?.. -
4 декабря 2022 - 09:00
Хан кызы (дәвамы)
- Неудачник мин, кызым. Әниең үлгәннән соң ике тапкыр йортка кереп, гаилә корып карадым. Сине түгел, үземне дә тотасылары килмәде. - Эчкәнгәдер инде, шулаймы? - Шулайрак шул. Әниең минем беренче мәхәббәтем иде. Ныклап яши башламас борын аның бу дөньядан китүен мин бик авыр кичердем. Өстәвенә син зәгыйфь булып тудың. Кайгымны аракы белән юам дип, нык ялгыштым мин, кызым, кешелегемне югалттым... -
3 декабря 2022 - 09:00
Хан кызы (дәвамы)
- Мин сине Казанга туй күлмәгендә алып китәсем килә... Моннан соң инде борчылмагыз. Гүзәлне бәхетле итү өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен. - Әйткәнегез карга анты, алдан кычкырган күке вәгъдәсе генә булып чыкмасын иде. Яши башлагач, ярый ла: «Бу гомер буена миңа имгәк, җан көеге булыр», – дип, сайлаган ярыңнан күңелең кайтмаса... -
1 декабря 2022 - 09:00
Хан кызы (дәвамы)
- Рәхимҗаныма мәкерле исәп тотып, кияүгә чыгарга өметләнүең безгә билгеле. Ләкин тинтәк башыңны эшләтеп, уйлап кара: кемгә кирәк син? Имгәк башың белән иргә ничек бәхет китерә аласың? Хәтта бала да таба алмаячак син, култык таяклы чатанбикә... -
30 ноября 2022 - 09:00
Хан кызы (дәвамы)
- Иренең кадерен белмәгән, иренә хыянәт иткән хатын белән мин яши алмыйм. Син пычраткан постель – шакшы чүплек башы хәзер, син сулаган бүлмә һавасы – минем өчен агу. - Китмә, бәгърем, зинһар, кал. Асылыныйммыни инде гафу ит дип? Әллә шушы тупсага ятып, җан биримме? Юк, юк, ничә ел бергә гомер иткән хатының өстеннән атлап чыгарга җөрьәт итмәссең... -
29 ноября 2022 - 09:00
Хан кызы (мелодрама)
Ходай безне, хатын-кызны, ана булыр өчен яраткан. Ана кеше – дөньяның иң мәрхәмәтле заты, матурлык алиһәсе. Балалары хакына үзен корбан итә торган газиз җан иясе. Мин, бахыр, гына бәхетсез язмышка дучар булганмын. Аллаһ мине ни өчендер гарип итеп яраткан. Чибәр син, бик чибәр дип юаталар. Чибәрлек туйда гына кирәк шул, ә тән тазалыгы көн дә кирәк. Минем кебек гарип хатынның (Култык таягын тотып, икенче кулы белән аксый торган уң аягына кагылып ала.) кемгә кирәге булсын?! -
24 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (ахыры)
Н а д и р . Яңа пианино алмадыгызмы әле? Сафия (кычкырып). Алабыз, Надир, алабыз! Синең колакларың төзәлгәнне көтәбез. Пианиноны синең белән бергә алырбыз. Син аны көйләрсең. Ул иң дөрес яңгырый торган пианино булачак! -
23 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Син, бәлки, хаклыдыр. Әмма үз-үзеңне аңлар өчен дә, тормышта урыныңны барлар өчен дә казынмыйча булмый. Кеше, кирәкме-юкмы, гомере буе казына, төпченә, әмма барыбер ни дөньяның, ни үзенең асылына төшенә алмый. Ахырына кадәр үзеңне аңлау – үлү дигән сүз. -
22 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Бер акыл иясе әйтмешли, системага омтылу теләге намус аз булудан килә. Намуссызлар һәрвакыт системага омтылалар. «Воля к системе есть недостаток честности», – дигән ул. Ә с ә д . Шәп әйттең! Ай шәп әйттең! Менә кем белән сөйләшәсем килә.