Проза тег белән яңалыклар
-
10 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Ачлык үзәкләргә үтте. Беркөн ир түзмәде, балага изеп ашатырга дип, сандыкта саклап торган соңгы бәрәңгене көлгә күмеп, пешереп ашады. Тамагы туймады, әмма даны... -
9 июнь 2026 - 13:00
Пәрәвез җебе яки кыз әби кыйссасы (хикәя)
Аның ялгыз калуында үземне бик гаеплим, Хәмдия белән соңгы тапкыр очрашып, оныт мине, үз тормышыңны җайла, дип әйтергә ничә кат талпынсам да, батырлыгым җитмәде. Икебез ике якта... -
9 июнь 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның ахыры)
– Калтыранасың, кил, җылытам, – диде Сәлим. – Җылыт әле, җылыт, – дип, егеткә сыендым. Шунда әллә мин, әллә күкләр пышылдады: – Йөзек кесәңдәме? Мин риза… -
8 июнь 2026 - 14:00
ВИЦЕ-ПРЕЗИДЕНТНЫҢ СОҢГЫ ХАТЫ (повесть)
Ике сәгатьтән соң, эштән сорап китеп, ашыга-ашыга кайткан хатын С.А.ның бөтен буена сузылып караватта ятуын күрде. Аның ничектер сәер халәттә ятуына, бернинди яшәү билгеләре булмавына игътибар итте. -
5 июнь 2026 - 14:00
УН ДОЛЛАР (хикәя)
Аңа һәрвакыт таможня хезмәткәрләренең пассажирларга мөнәсәбәтендә илнең тышкы дөньядан яшерен эчке тормышы чагылган кебек тоела иде. Юлда күп йөргән кеше таможня хезмәткәрләренең үз-үзен тотышына карап, үзе очып килгән илнең сәяси һәм икътисади хәлен, халкының грамоталылыгын һәм тормыш-көнкүрешенең нинди булуын чамаларга мөмкин. -
5 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Сабый хакы дөнья мәшәкатеннән, үпкә-рәнҗешләрдән өстен. Йөрәк тибешен тыңлап, аның өчен яшәр ул. Рәйсә рәнҗесә-рәнҗемәсә дә ир әйткәнчә булыр. Гөлсар түгел, ул килде көндәш өстенә! Никадәр аяусыз, ачы булса да, хакыйкать шул: сугыш чарасыз итте, бутады язмышларны. Сүнмәгән өмет бар: калганы – үтәр! -
4 июнь 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Кич яңа күршебез парктагы дуслары белән йортында «өй туе» оештырды. Бөтен Казан кибетләрен бушатканнар диярсең, алты машинадан төргәк-төргәк әйбер ташыдылар. Бер шәүлә пәрдә читеннән генә күзәтте. -
3 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Бәлки җырлар! Аның өчен! Җан яраткан, фронт юллары буйлап җитәкләп йөрткән, үзенә иярткән шул көйне тыңлау үзе бәхет булыр иде! Көне буе егетнең уен-хәтерен бимазалап торды шул фараз. -
2 июнь 2026 - 13:00
Табылган бәхет (хикәя)
Начармы яхшымы аның бит кызы бар. Мәликә - үз сөяге. Тик менә кушылып, бер гаилә булып яшәргә мөмкинлекләре юк. Ходайның язганы шулайдыр. Юк-юк, гаепләми ул кызын... -
2 июнь 2026 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Алар өйләнешеп, өч ел үттеме икән, табиб киңәшләрен җиренә җиткереп үтәү, өзлексез физик күнегүләр үзенекен итте – әкренләп Саниянең аягы хәрәкәтләнә башлады. Ялан тәпиен идәнгә тидергәндә, әллә ничә еллар буе хәрәкәтсез торып каткан табаны, тез буыннары чыдап булмаслык авыртса да, түзде, тешен кысып түзде Сания. -
31 май 2026 - 13:00
ФӘНЗИЛӘЕВНА (парча)
Быел мин өченче яшемне тутырдым. Әле минем күпне өйрәнәсем, күпне беләсем, күпне күрсәтәсем бар дөньяга. Яхшы мәгънәдә, әлбәттә. Минем патроним урынына матроним йөртүемә гаҗәпләнәсез, ахры?! Матроним – әти исеме урынына әнинекен йөртү инде... Әйе, мин Фәнзиләевна! -
31 май 2026 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
...Маратны Галимә юлда тапты. Харьковны үткәннәр иде инде. Шөкер, бу төбәк фашистлардан азат ителгән булып чыкты. Поезддан туп-туры хастаханәгә алып киттеләр үзен. Тулгак та озак интектермәде – хастаханәгә килеп урнашкач, өч-дүрт сәгать үтүгә, Марат дөньяга аваз салды. Тагын өч көннән, Галимә белән яңа туган баланың организмы бераз ныгый төшкәч, кабат юлга кузгалдылар. Туган якларга… -
30 май 2026 - 13:00
Упкын (хикәя)
Тырнак астыннан саркып чыккан кан бармакларның хәлен алды. Кая ябышырга белмичә, агач тамырларына ябыша-ябыша өскә үрмәләде Зәлилә... -
30 май 2026 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
«Әни! Әнием исән!» Үзалдына сөйләнә-сөйләнә йөгерде малай. Юлында очраган кешеләрнең аптырашлы карашларына да игътибар итмичә йөгерде дә йөгерде ул. Комендатурага! -
29 май 2026 - 17:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Нурәхмәт бу вакыйганы гомер буе оныта алмады. Иреккә чыккач та, ир уртасы булып җитлеккәч тә, ак сакаллы карт булгач та. Ул кызның япь-яшь килеш тормыш мәгънәсен югалтканлыгын күрсәтеп торучы тонык йөзе, һәр нәрсәгә буйсынучан карашы исенә төшкән саен, аның күзләренә яшь килә иде.