Повесть тег белән яңалыклар
-
4 май 2025 - 17:00
Умарта (ахыры)
Ул арада Әхмәт белән Камил чын мәгънәсендә көндәшләр булып китте. Алар Нәфисәнең күңелен яулар өчен ярышка чыккан шаһзадәләр кебек төрледән-төрле сынаулар уйлап чыгара, гыйшык утында яна, көнләшә, мәхәббәт таләп итә иде. -
2 май 2025 - 13:00
Умарта (дәвамы)
– Сезне ничектер, ә мине Нәфисәнең язмышы борчый, – диде ул, Камилнең соравына җавап итеп әйтсә дә, Илсур белән Илнурның күзләренә карап. – Каракүлдә сеңлебез өчен борчылып торучы булуына без шат. Димәк, аны кайгыртучы бар. Анысы өчен рәхмәт. Тик син ни хикмәт белән безне җыйдың соң? – дип, сабыррак булырга тырышып сүз башлады агай-эненең өлкәне. -
30 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
«Мин бит синнән үтенеп сорадым», – диде ул кем беләндер сөйләшкәндәй, хәлсез пышылдап. Өмете дә, ышанычы да, хәтта ки иманы да менә шушы мизгелдә өзелде аның. Ул сикереп торды да кешелекләрен тәмам югалтып, оятсызларча йоклап яткан бу адәм актыкларын өсләреннән бикләп, урамга чыгып йөгерде. -
29 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Әтәч фәрештәләрне күреп кычкыра, дигәне бар иде әнисенең. Әнисе? Бәлки, ул исәндер әле? Юктыр инде... Газраил бугазыннан тоткан иде инде. Өйгә керергә кирәк, әтисе үзе генә калгандыр бит... -
28 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
– Әни, алар сине тереләй кабергә тыгачаклар! – дип, йодрыгын төйнәде ул. – Ә син алардан башка яши алмыйм, дисең. Мин моны берничек тә аңлый алмаячакмын. Мин монда еллар узгач булса да, әйләнеп кайтачакмын һәм үч алачакмын! – дип ант итте. -
27 апрель 2025 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Яшәп күрсәтәчәк әле ул каракүллеләргә! Җиң сызганып эшләргә иде Аксак Хәләфнең исәбе. Шулай итте дә. План-ниятләрен өйдәгеләре белән бүлешкәч, хатыны йоласына туры китереп, Габит мулладан хәер-фатиха алырга йөгерде, Хәләф үзе базар кануннарының яңа заман кысаларына ничегрәк сыешуы турында беләсе килеп, аксак аягын җитез-җитез генә сөйрәп, Зиннурга киңәш-табышка китте. -
26 апрель 2025 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Бу хәлләрдән соң, Фатыйма янә вакытын күбрәк кызы янында уздыра башлады. Сабые, нарасые Нәфисәсенең ялгызлыгын уртаклашмый чарасы юк икәненә ул Миңнегали картның үлеменнән соң янә бер кат инанды. Алла сакласын, Нәфисәгә кырын карап, күңелләрендә ачу саклаулары да бар. -
25 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Бераздан әни дә кайтып керде. Кәефсез, хәтта күзләре кызарып тора. Ул минем янга ук килде дә нәкъ элекке кебек алдына алып утырды. «Миңнегали бабай атына атланып кайтып, өендә җан биргән, – диде ул тыныч кына, гүя көндәлек хәбәрне җиткерә. – Соңгы сүзе «Нәфисә» булган. Нәрсә әйтергә теләде икән?» -
24 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Яңгыр яумады ул җәйне. Каракүллеләр иртән торсалар да, кич ятар алдыннан да үләннәрне күзәтә торган булып киттеләр: чык төшкәнме, төшмәгәнме? Һәркөнне айга карыйлар: яңа ай туарга тиеш иде, кырын ятып туганмы, яны беләнме? Ничек итеп тула? Тулган айны болыт каплаганмы? Кояш баеганда, болытлар артына тәгәрәп кермиме? Радио-телевизордан һава торышын әйтә башласалар, авыл сәҗдәгә киткәндәй тынып кала... -
23 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: «Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын», – диде. -
21 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
– Мин аларны караклар дип белдем, сарыклар ашатырга килгән булганнар икән, э-э-э, җәмгыятькә файдалы хезмәт... әйткәннәр иде аны киләбез дип, онытканмын, – дип дәвам итте җайдак хатын. Энҗебикә белән Мостафа Зарифәнең хәйләсен шунда ук сизеп алды. Үсмерләр дә җиңел сулап куйды. Хәзер инде аларның чираты җитте: торып берни булмагандай исәнләшергә генә кирәк иде... -
20 апрель 2025 - 17:00
Умарта (дәвамы)
Камилнең осталыгы көннән-көн арта иде. Остарган саен, гипотезасында шикләре дә күбәя. Нәфисәнең сере башкада кебек тоела аңа, гипноз белән бәйле түгел бугай. Шуңа да үзенең уй-фикерләрен берәрсе белән бүлешәсе килә иде. Илнурга әйтеп караса? Ул да галим булам, Нәфисәгә шулай ярдәм итәм, ди бит. -
19 апрель 2025 - 17:00
Умарта (повесть)
Ул арада Баязитның ак яулыгына исе китмәгән кортларның биш күче дә берьюлы һавага күтәрелде дә берара болыт кебек куерып торгач, корт яңгыры булып, ишегалдында авызларын чөйгә элеп торган чекистларга килеп сарылды. -
15 апрель 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Минем «Lexus» белән акыллы робот идарә итә, аңлыйсыңмы?.. Әйе, шофёр утыра торган урын буш. Анда пассажирлар өчен өстәмә урын. Ә робот машинаның йөртү системасына кушылып ясалган. Ул – катлаулы бербөтен механизм. Биредә видеокүзләр, аудиодатчиклар, алдагы һәм арттагы әйберләргә кадәр булган араны билгеләү өчен үтә сизгер электрон җиһазлар, ультратавыш дулкыннары һәм лазер ярдәмендә эшли торган заманча приборлар һәм башкалар... Бу машина белән идарә итүче роботның кешеләрдән өстенлеге – ул хисләрдән азат... – Сезнеңчә, хисләрдән азат булу өстенлекме?.. -
4 апрель 2025 - 15:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Шәһәрдән килгән шәпкә безне кырга җибәрделәр. Комбайннар ташлап калдырган саламны бер урынга җыю, эскертләү эшендә авыл кешеләре дә кыймылдап яталар иде. «Кыймылдап» сүзе очраклы гына ычкынмады, чөнки эшләгән эшләренең нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Үзләре әйтүенчә, инде өч көн азапланулары икән, әмма әле бер кибән дә очлый алмаганнар.