Истәлекләр тег белән яңалыклар
-
22 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Сукыр Сибгать кулак
Бабамның язмышы аянычлы булган. Ул сабый чагында ук шул заманның коточкыч авыруы – чәчәк (оспа) белән хасталана, бик авыр ята, терелүенә өмет тәмам өзелгән көннәрнең берсендә кинәт могҗиза була – бабам торып баса! Әмма рәхимсез авыру үзенекен эшләп өлгергән була шул инде. Бабам күзләренә ак төшеп сукырая... -
19 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылның медицина пункты эшчәнлеге турында
Ситдиковлар гаиләсендә коточкыч вакыйга булды. Кичен ау мылтыгын корып утырган җиреннән әтиләре «С»нең кинәт мылтыгы атылып китә. Каршында утырган бер яшьлек баласы белән анасы идәнгә авып төшәләр. Ядрәләр икесенең дә күкрәкләрен тишеп үтә... -
18 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылның йөрәге – авыл советы
Бөек Ватан сугышында бер аягын калдырып кайткан сугыш инвалиды Хәмидуллин Шәрифулла абзыйның малае шәһәргә китеп барган өчен, бәрәңге бакчасын кискәч, инвалид картның күз яшьләрен агызып рәнҗеп елавын күрү минем йөрәгемне сыкратып, хәзер дә күз алдымда тора. Бу очракта авыл советы кайда иде соң? -
17 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Фоат Садыйков
Елый-елый урамга чыктым. Инде нишләргә? Кая барырга? Кесәмдә сукыр бер тиен акчам да юк. Вокзалга киттем. Перронда елап утырам. Яныма яхшы гына киенгән бер кеше килде дә... -
16 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Төзелештән – төзелешкә
Илтөзәр Сәлимгәрәев һәрвакыт авылыбызны төзекләндерү турында хыялланып яшәде. Ә моның өчен, әлбәттә, төзү материаллары, бигрәк тә кирпеч кирәк. Ул елларда аны ерактан кайтару шактый кыйммәткә төшә торган иде һәм ул, уйланып йөри торгач, кирпечне үзебездә сугарга кирәк, дигән карарга килә... -
15 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Мәдәни тормыш
Авыл халкының рухи яшәешендә дә уңай үзгәрешләр башланды. 1955 елның җәендә үзенең гаиләсе белән Кырынды мәктәбенә укытучы булып Әнвәр Закиров килде. Бу үзешчән рәссам, оста баянчы, һәрьяклы талант иясе авылның мәдәни тормышында күктә балкучы йолдыз кебек булды... -
14 сентября 2023 - 11:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Утызмеңче
Офыктан сүлпән генә караңгылык иңеп килгәндә, кинәт могҗиза булды: йортларда, фермаларда, җәмәгать урыннарында, урамдагы баганаларда гөлт итеп утлар кабынды. Лампочкалардан сибелгән нурларга карап, хәтта бик сирәк елмая торган кешеләр дә елмаеп куйдылар... -
25 апреля 2023 - 15:00
"Менә шундый Зәйнәб инде мин…" (истәлекләр)
"Әнием 84енче яшендә минем туган көннән соң озак та тормый вафат булды. Ул җан биргәндә, кызганычка каршы, без гаиләбез белән Төркиядә ялда идек. Юлга чыкканчы янына кайтып килдек, хәле яхшы иде әле. Тугызынчы дистәсе белән барса да, үз аягында, ихатадагы эшләрне карап, умарталары янында кайнашып, баллар аертып йөрде. Төркиядән көн саен шалтыратам, хәлен белешеп торам, үзебезнең исән-саулыкны җиткерәм. Бер шалтыратуымда, сизәм, тавышы зәгыйфьрәк чыга. Әни, авырыйсыңмы әллә, дим. Суык кына тиде бугай, зарарлы түгел, ди әни..." -
15 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (ахыры)
Әче сызгырып, миннән 2-3 метрга гына мина килеп тɵште. Килеп тɵште тɵшүен, ǝмма шартламады. Үзем дǝ белмǝстǝн: «Мин бу сугышта үлмим икǝн!» – дип кычкырып җибǝрүемне сизми дǝ калдым. Үрмǝлǝп траншеяга барып тɵштем... -
14 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Мин сугышны күз алдына китереп, үземне фронтка озатачакларын уйласам, Зәкия миннән дә тегеләйрәк уйлый торгандыр. Кулда яшь бала. Бу минутларда әнкәйнең күзеннән яшь кипмәде. «Апагыз нишләр инде. Кулында яшь бала. Торыр урыны нәрсә инде... Кияү дә бу минутларда янында юк. Мөстәкыйм сугыш эчендә йөридер инде», – дип елый... -
12 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Яшьлек хисе үзенекен итә, күңел Зәкиягә тартыла. Без телләр белән әйтеп аңлашмасак та, күңелләр һаман якыная кебек... -
10 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Караңгы төште, ләкин олаучы атын ашыктырмый. Ә алда урман, без ялгыз. Үргә менәбез. Олаучым миңа арбадан төшмичә ятып ял итеп барырга да тәкъдим ясый. Мин шикләнәм, һәм аның һәрбер хәрәкәтен яшерен генә күзәтәм. Ат азыкларын караган булды һәм арба төбеннән пычак алып аны үрәчә буенарак җайлап куйды... -
8 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Күзенә туры карасаң да, оялуыннан бите комач кебек кызарып китә торган оялчан кыз үзенең мәхәббәт хатын, үз кулы белән, ничек батырчылык итеп, миңа бирде икән?! Уйлап карасаң, яшьлек хисе һәрнәрсәдән дә өстен, бернинди оялу, чикләүләрне белми икән ләбаса! -
7 ноября 2022 - 11:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Инспекторның урындыкка утыруы булды, яшен тизлеге белән сикереп тә торды. Китте класста көлешү. Урындыкны әйләндереп карасалар, ни күрсеннәр, булавка беркетелгән... -
5 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Ярсыган атны күрше праукага борып, Зөягә таба юл тоттым. «Киттем» дигән сүз дөрес тә булмас, мин дилбегә белән атны идарә итмим, ә чанадан егылып калмас өчен чана үрәчәсенә ябышып барам, чанадагы мөрге күптән төшеп калды, барлык уй: «Егылмаска, атны кулдан ычкындырмаска!»