Истәлекләр тег белән яңалыклар
-
5 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Ярсыган атны күрше праукага борып, Зөягә таба юл тоттым. «Киттем» дигән сүз дөрес тә булмас, мин дилбегә белән атны идарә итмим, ә чанадан егылып калмас өчен чана үрәчәсенә ябышып барам, чанадагы мөрге күптән төшеп калды, барлык уй: «Егылмаска, атны кулдан ычкындырмаска!» -
4 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Кинәт: – Батам, коткарыгыз, – дигән әче тавыш һәм «бата, бата», дигән тавышлар яңгырады. Карасак, агымның түбәнге ягында, ярдан 8-10 метр ераклыкта бер калкып, бер чумып кемдер ага... -
3 ноября 2022 - 11:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Мин яңа галушны киеп, Зөя буенда бик тә хозурланып йөргәндә, без – малайлар, гөрләп Зөягә ага торган ермак аша сикереп чыгып уйнарга тотындык. Башкалар артыннан мин дә сикердем. Сикерүен сикердем, әмма ләкин... -
2 ноября 2022 - 15:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Дәү әнкәй кәнәфидән егылып төшкән, күзлеге, китабы идәндә ята, үзе күзен йомган, сүзсез. Без, бу хәлне күреп, зур өйдә тегеп утыручы әткәй белән туган абыйга һәм әнкәйләргә әйттек. Алар: – Әни, әни, ни булды?! – дип эндәшсәләр дә, җавап бирмәде... -
1 ноября 2022 - 11:00
Укытучы иртә чалара (автобиографик сәхифәләр)
Заһирә иртә белән көтү куганда Фәсхетдинов Гыймадетдиннең ачык тәрәзәсе аша мичтән чыгарган икмәкләрен күрә. Ач кешенең, икмәкне күргәч, күзе яна, аңы болгана. Өендәге ач балалары тавышын ишеткән кебек була. Үзе дә сизмәстән, тәрәзә аша үрелеп, бер ипине алъяпкыч астына тыга... -
12 ноября 2021 - 11:00
БӘЛӘКӘЙ ЗӨЛФӘТ
Олыгайган саен инана барам – авылда туып-үсеп, яшәргә калага киткән кеше, нинди генә гыйлем алмасын, нинди генә уңышларга ирешмәсен, барыбер тулысынча бәхетле була алмыйдыр. Алай гына да түгел, без, уналты-унҗидедә авылдан чыгып китүчеләр, бәхетсез дип әйтсәм дә ялгыш булмас, чөнки авылдан аерылдык, әмма шәһәр кешесе дә булып җитә алмадык. -
25 октября 2020 - 17:00
Үзен театр өчен җаваплы сизде...
Туфан Абдуллович, гомумән, катлаулы кеше иде. Аның иң авырткан темасы — шәһәр һәм авыл. Шундый бер кызык хәл булды. Без аның туган авылына ачык һавада «Гөргөри кияүләре»н уйнарга киттек. Мондый эшләр хәзер генә традициягә әйләнде ул, ә бу юлы — беренче тапкыр, ул да безнең белән. Менә ул безгә үзенең авылын күрсәтеп йөри...