Истәлекләр тег белән яңалыклар
-
12 августа 2025 - 17:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кызлар да фронтка китә
Шәмсетдинов Муллаянның сугыш башланыр алдыннан гына әтиләре белән әниләре үлеп китте, гаиләдә дүрт бала ятим калдылар. Өлкән абыйлары Муллагаскәр абыйны сугышның беренче атнасында ук фронтка озаттылар. Биш яшьлек Муллаян үзеннән 5-6 яшькә генә өлкәнрәк апалары белән буш йортта яшәп калды... -
10 августа 2025 - 13:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Чыгарылыш кичәсе
1943 елның май ае ахырында без, 22 укучы, җиденче сыйныфны тәмамладык. Кич кырдан эштән кайтуыбызга, безне мәктәпкә чакырып алдылар. Рәзак абый кабинетыннан чыкты да, яныбызга килеп, һәрвакыттагыча ягымлы елмаеп, барыбызны да сыйныф бүлмәсенә чакырды. Кердек. Анда – күзләребез күрсә дә, күңелләребез ышанып җитми торган хәл... -
9 августа 2025 - 13:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авыл җитәкчелегендә үзгәрешләр
Иң коточкычы кырык дүртнең язында булды. Авыл халкы, бигрәк тә балалар, агуланып аяктан егылдылар. Температура күтәрелү, тамак бизләренең кинәт ялкынсынуы, йота алмау, хәлсезлек – авыруның беренче билгеләре иде... -
8 августа 2025 - 15:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Үзәккә үткән 1942 ел
Төкерек җиргә төшкәнче боз булып ката торган салкында урман кисеп кайткан әниләребез, сукыр лампа яндырып, төннәр буе йон оекбаш, бияләйләр бәйлиләр иде. Гаилә авызыннан өзеп булса да, фронттагы ирләребезгә, дип бәрәңге киптерерләр иде... -
7 августа 2025 - 15:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кырык бернең салкын кышы
41нең декабре үзенең рәхимсез салкыннары белән кешеләрнең сәламәтлеген нык какшатты. Чи утын, ярым җылытылган өйләр, вакытында йокы, кайнар аш күрмәү үзенекен итте. Ат абзары янында корылган ындыр табагында ашлык сугучылар бик еш авырый башладылар... -
6 августа 2025 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Хушлашу
Берсеннән-берсе кечкенә, тузгак башлы балаларын ияртеп озатырга килгән Галимә апа белән Мәчтүрәттәй, ирләренең муеннарына асылынып: «Безне ташлап китүләрегез шушымыни инде? Итәкләребез тулы шушы сабыйлар белән нишләрбез? Ничек яшәрбез?» – дип такмаклый-такмаклый еладылар... -
3 августа 2025 - 13:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авыр сугыш еллары
1941 елның 22 июне. Герман гаскәрләренең илебез чикләрен бозып басып керүләре, инде иртә таңнан ук шәһәрләребезне бомбага тотулары һәм башка шундый куркыныч хәбәрләр авылыбызга көннең икенче яртысында гына килеп иреште... -
1 августа 2025 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Иске тормыштан яңага омтылу
Көтмәгәндә, Төрдәле авылы халкын колхоз идарәсе алдына җыеп алдылар. Без, малай-шалай да шунда йөгердек. Без барып җиткәндә, йөзләрен борчу баскан халык гөж килә иде. «Бирмибез! Манарасын да аудартмыйбыз, мәчетебезгә дә кагылдырмыйбыз», – дип кычкыралар иде... -
31 июля 2025 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кырынды мәктәбе
Без аннан гафу үтенергә өлгерә алмыйча калдык. Равил абый, сугыш башлануның беренче көнендә үк чакырылып, фронтка китеп барды... -
30 июля 2025 - 15:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Онытылмас 1936 ел
Утыз алтының язгы чәчүе бик авырлык белән үтүе турында өлкәннәрнең зарлануы хәтердә калган. Ул елны яз башыннан ук яңгыр яумады. Басудагы игеннәр дымга сусап, тамырлары җиргә укмашып, корып кипте. Шул ук елның көзендә авыл халкына бер-бер артлы күңелсез хәбәрләр ирешеп торды... -
7 июня 2025 - 17:00
Шакир карт
Тормышлары моннан йөзәр ел элек ничек булган, хәзер дә шулай калган, берни дә үзгәрмәгән. Иң кызыгы шул тоелды: алар бик тирәндә, җир астында яткан еланны эзлиләр. -
4 февраля 2024 - 17:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кырынды урта мәктәбенең аяныч хәле.
Авылым халкы белем алган мәктәбебез ташландык хәлдә ялгызы моңаеп утыра бирә. Мәктәбебез шундый хәлгә калыр дип кем уйлаган, яныннан күз яшьләрсез генә үтеп булмый... -
25 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Мусиннар
Йосыф ага сугышның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленинград өчен барган авыр бәрелешләрнең берсендә, кулы яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип табылып, тылга җибәрелә һәм ул Көчек җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Шунда үзе кебек яшь укытучы Гөлсем белән таныша, алар гаилә корып җибәрәләр. Ләкин бу бәхетле гаиләгә Көчек авылында озак яшәргә туры килми... -
24 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Бала табу йорты
Минем медпункт мөдире булып эшләгән вакытым. Акушеркалар Кафия Сөләйманова белән Розалия Фәрвазова юлдан кайтып керә алмыйлар, бәбәйгә узган хатыннарны Вольный Труд участок хастаханәсенә йә тимер юл хастаханәсенең бала табу бүлегенә озата баралар... -
23 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылдашыбыз – колхоз рәисе
Авылыбызда ике мәхәллә – ике мәчет барлыкка килде. Ике манарадан намазга чакырып, моңлы азан тавышлары яңгырарга кереште. Авыл халкы онытыла барган иманын кире кайтарып, әкренләп дингә тартылды...