Чәчмә әсәр тег белән яңалыклар
-
16 февраля 2021 - 09:00
Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)
Әйе, ул әллә кайда еракта түгел, ул һәрвакыт якында, янда гына, ләкин Мөхлис тә, Мөхлиснең атасы Гаян да бу дөньяда шайтанны, иблисне җиңәрлек көч барлыгын яхшы беләләр, ул – бердәнбер илаһи көч – иман. -
15 февраля 2021 - 16:20
Дәва (өзекләр)
Аның дошманы – Пистолет Тоткан Егет иде. Кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле... Ул әле дә Зифаның күз алдында һәм ул аны меңнәр арасыннан таный алырлык дәрәҗәдә иде. Тик ничек кенә эзләмәсен, таба алмады. -
15 февраля 2021 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /12)
Кеше туа, яши, үлә. Аңа гомер бер генә тапкыр бирелә. Шул бер генә бирелгән гомерне өзәргә беркемнең дә хакы юк. Бер генә тапкыр бирелгән гомерне матур итеп, мәгънәле итеп, файдалы итеп үткәргәндә генә кеше бу җирдән тыныч күңел белән, җирдә калганнарга бәхиллеген белдереп китә ала. -
12 февраля 2021 - 09:00
Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)
– Тормышмыни соң бу? Тә-муг. Бердәнбер улы атасына мылтыктан ата, ә яраткан хатыны ире каршында зина кыла. Нәрсә соң бу? Ахырзаманмы? Кемнең каргышы төште соң миңа? Әйт, Тәңрем, аңлат, мин синнән җавап көтәм, җа-а-а-вап...» Балкон артында кемдер ямьсез итеп кычкырып көлде. -
8 февраля 2021 - 13:00
Мөхлис һәм Иблис
Анаң баланы табып, берничә көн үткәннән соң, явыз атаң табибларны сатып алып, анаңны да, энекәшеңне дә үтерттерде... -
8 февраля 2021 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /11)
Тегель төрмәсендә эшләрен бетергәч, палачлар яңадан Плётцензеегә кайтып киттеләр. Анда аларны гильотинаның төзеклеген тикшереп, инде буласы җәзалау процессына хәзерлек эшләре көтә иде. -
7 февраля 2021 - 13:00
Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)
Диңгезчеләрнең йөзендә елмаю күренми. Үзләре әлегә ач булмасалар да, ничек итеп гаиләне асрарга дигән кайгылары бар. Биш-алты ай түләнмәгән хезмәт хакын, Мәскәүгә барып, капчыклар белән алып кайталар. -
6 февраля 2021 - 11:00
Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)
Туксанынчы елларның икенче яртысын хәтергә алса, Рәфикъ карт үзенүзе күрә алмас хәлгә килеп җитә. Тормыштагы иң зур ялгышлары шул чорда булды бугай. -
5 февраля 2021 - 09:00
Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)
Туган як басулары исенә килеп төште. Комбайннар бар куәтенә сугалардыр инде. 8-9нчы классларны бетергәч, ул ике ел рәттән комбайнёр ярдәмчесе булып эшләгән иде. Бигрәк тә 1967 елгы урак өсте истә калган. Икмәк бик уңды. -
4 февраля 2021 - 13:00
Исәр (дәвамы)
Бүген Зәйнәпләрнең эте дә Сабит кырында кунды. Исәр кичәге кебек, картәнисен төреп алып килгән кәүиргә уранып ятты. Ә эт аның аркасына терәлде. Шуңа да Исәргә бүген җылырак булды. -
3 февраля 2021 - 13:00
Ватан (Өченче бүлек /10)
Германиянең сугышта җиңүгә ирешмәячәге инде көн кебек ачык иде. -
30 января 2021 - 13:00
Тырыйк (дәвамы)
Ул – минем дәвамым, минем каным. Ул – үлемсезлеккә дәгъвам. Ул – улым... -
27 января 2021 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /9)
Икенче көнне иртәнге аштан соң Шульц Крюгерны ике надзиратель килеп, камерадан алып чыгып китте. Ни өчендер, аның кәефе күтәренке иде. – Прощайте, друзья! – диде ул, чыгып киткән чакта. – Үлемгә елмаеп китте, – дип калды аның артыннан Муса. -
26 января 2021 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /8)
Ишек өстендәге карточкада камера «хуҗалары»ның исемнәре язылган: Муса Гумеров, Фоат Булатов. Исемнәрнең кызыл карандаш белән каймаланып алынуы монда утыручыларның үлемгә хөкем ителгән булуларын аңлата иде. -
23 января 2021 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек/ 7)
Татарларны зурлау артык озакка китте. Бу Сталинга бер дә ошамый иде. Сөйләшүне дә түгәрәкләр вакыт җитте бугай. – Мин шулай уйлыйм, – диде Сталин һәм беркадәр пауза ясап дәвам итте: – Татарлар болай да таркау халык, алар болай да үз башларын үзләре ашый.