18 сентябрь 2022 яңалыклары
-
18 сентябрь 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Миндә ике Солтангәрәй яшәде. Берсе – шушы Аклык аланында караңгы төннәрдә көзге яңгыр астында адашып калган сөйгәнен бер күрергә тилмереп ашкынып торган яшь егет. Икенчесе – Габдрахман абзыйга, хәзер инде бабайга, «яклармын», «саклармын» дип вәгъдәләр биреп, антлар эчеп калсам да, сине зур газапларга дучар иткән Солтангәрәй.