Чәчмә әсәр тег белән яңалыклар
-
3 сентябрь 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
... Аллаһы Тәгалә безне пар итеп яраткан, һәм бербөтен булыр өчен Себердә күрешергә насыйп иткән. Ә бу котып салкыннары, ачлы-туклы, кигәвенле-черкиле, үзәкләрне өзәрдәй авыр хезмәт – Аллаһының безгә җибәргән сынавы. -
2 сентябрь 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Камил Госманның гәүдәсен кулларына күтәрде. Егет әле суынып та җитмәгән иде. Авызы ачылып, зәп-зәңгәр күзләрен күккә төбәгән. Әйтерсең, Камилгә нидер әйтәсе килә. -
1 сентябрь 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
–Габдрахман, күңелем сизә: Зәйнәпбану бу эшендә калса, кышны чыга алмаячак. Аны ничек тә коткарырга кирәк. -
31 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Юк икән бит. Алансу да юк. Җырлый-җырлый агып яткан Ялантау чишмәсе дә, Ялантауга кунган ай да юк икән. -
30 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Шул чибәр кыз белән танышу өчен, Красноярскига кадәр килеп, шушы җәһәннәм утын үтү кирәк булган. -
12 май 2022 - 15:00
Генерал (дәвамы)
Менә, Әмир, аның улы, бүген илгә хезмәт итәргә ант бирде, кем ул хәзер: баламы, солдатмы? -
10 май 2022 - 13:00
Генерал
Гаҗәп, армиянең мәгънәсез, әмма тәртипле тормышы аңа ошады. Ул бер әйберне ныгытып аңлады: монда буйсынырга һәм буйсындырырга кирәк икән. -
17 февраль 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Сәгыйдулла өстенә гадирәк киемнәрен киде, аннан-моннан капкалап, кибетенә йөгерде. Купшы киенмәве дөрес карар булган икән – аның кибетен талап маташалар иде. -
14 март 2021 - 13:00
Мин – Абрек (дәвамы)
– Улым, әлегә бу турыда беркем дә белергә тиеш түгел. Вакыты җитмәгән. Әмма сиңа сөйлим. Дөнья хәлен белеп булмый.Сугышта алган яралар көннәнкөн күкрәкне кыса.Күпме яшисе калганны бер Аллаһ кына белә.Шуңа сөйлим дә инде сиңа, – ди. -
3 март 2021 - 13:00
Хирург (дәвамы)
– Хәзер туп-туры безгә кайтабыз, – диде ул, машинаны кабызгач. Илзирәнең йөрәге дерт итеп куйды: – Ничек инде? – Менә шулай. Анда әни мәш килеп өстәл әзерли. Туган көнеңне бездә үткәрәбез. -
28 февраль 2021 - 11:00
Хирург (дәвамы)
Ул җан тынгысызлыгыннан сулыгып киткән әнкәсенә карап елмайды. – Ә операция уңышлы узасына минем иманым камил. – Тыңла сүземне! – диде Мәҗит, өзгәләнеп. – Башка хирург ясасын! -
26 февраль 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
– Тукта. Тыңла әле мине. Мин бик куркам. Операциянең үзеннән курку гына түгел бу... Мин бер яман эш кылдым... Кылдым дип... дөресрәге, күзләремне йомдым, күрмәмешкә, белмәмешкә салындым. Сиксән сигезенче елны Васил исемле егет белән кооперативта эшләдек, йөк машинасы белән икәүләп, сату-алу оешмасына Мәскәүдән чүпрәк-чапрак, кием-салым ташыдык. Васил «Жигули» машинасы алган иде, шуның белән бәрелеп үлде. Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда. Минем аркада харап булды ул, мин гаепле. -
16 февраль 2021 - 09:00
Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)
Әйе, ул әллә кайда еракта түгел, ул һәрвакыт якында, янда гына, ләкин Мөхлис тә, Мөхлиснең атасы Гаян да бу дөньяда шайтанны, иблисне җиңәрлек көч барлыгын яхшы беләләр, ул – бердәнбер илаһи көч – иман. -
15 февраль 2021 - 16:20
Дәва (өзекләр)
Аның дошманы – Пистолет Тоткан Егет иде. Кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле... Ул әле дә Зифаның күз алдында һәм ул аны меңнәр арасыннан таный алырлык дәрәҗәдә иде. Тик ничек кенә эзләмәсен, таба алмады. -
12 февраль 2021 - 09:00
Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)
– Тормышмыни соң бу? Тә-муг. Бердәнбер улы атасына мылтыктан ата, ә яраткан хатыны ире каршында зина кыла. Нәрсә соң бу? Ахырзаманмы? Кемнең каргышы төште соң миңа? Әйт, Тәңрем, аңлат, мин синнән җавап көтәм, җа-а-а-вап...» Балкон артында кемдер ямьсез итеп кычкырып көлде.