Чәчмә әсәр тег белән яңалыклар
-
5 октябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Димәк, Нәгыймә апаның улыннан ишеткән соңгы сүзләре, соңгы җыр-моңы – татарныкы булган... Казанның мамык шәлен, татар бүләген күкрәгенә кысып, мәңгегә күзләрен йомган... Улының үз милләте белән тоташуына барыбер сөенгәндер ул, риза-бәхил булгандыр... -
4 октябрь 2023 - 09:00
Ана ( романның дәвамы)
Үлгәндә дә, сандык төбендә Коръәнне һәм милли киемнәрен саклаган татар хатыны Нәгыймә апа... Бүген бу залда, безнең арада, гүя ул да бар иде, аның рухы да шатлана иде... -
3 октябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Сүземнең бераз файдасы тиде, ахрысы, без Кыргызстаннан кайтып киткәч, интернетта хәбәр булды – Караколда Нәгыймә Айтматованың 110 еллык юбилеен уздырганнар бит! -
2 октябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Әйе, әнисенең эзләнүләренә Чыңгыз да кушыла, ул да төрле оешмаларга әтисенең язмышын ачыклауны сорап, хатлар яза. -
1 октябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Болай да авыру Нәгыймә мондый шартларда ничек терелсен дә, ничек сау-сәламәт калсын? Юк, әлбәттә, менә шул җир идәннәрдә ул гомерлек, инде төзәлмәслек чирләр ала да инде – 45 яшьтә инвалидка әйләнә. -
30 сентябрь 2023 - 09:00
Ана ( романның дәвамы)
Ә кайгы поезды артыннан, газиз хатынын һәм балаларын соңгы тапкыр күргәнен сизенеп, ата кеше йөгерәчәк... Гасырларга тиң кайгылы көннәр буйлап йөгерәчәк әле ул алар артыннан... -
29 сентябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Нәгыймә белән Түрәкол Караколда 1926 елның мартыннан 1927 елның февраленә кадәр яшиләр һәм эшлиләр, аннан Түрәколны иң авыр урыннарның берсенә – өлкәнең көньягындагы Җәләләбад каласына җибәрәләр. -
28 сентябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
«Синең исемең ничек, исеңә төшер, исемеңне исеңә төшер! Синең исемең Маңкорт түгел, син – Юламан! Бу мин – синең анаң! Юламан улым, син кайда?!» -
27 сентябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Әмма язмыш, тарих, чор Хәмзә бай гаиләсе өчен дә, аның нәселе, балалары һәм үзләре өчен дә түзә алмаслык, үзгәртә алмаслык сынаулар әзерләп куйган була... -
26 сентябрь 2023 - 09:00
Ана (роман)
Чыңгыз Айтматов Татарстанга, татарларга йөз белән бу гасыр башында борыла башлый, берничә тапкыр Казанга килә, милләтне күзәтә, чагыштыра, өйрәнә... -
19 август 2023 - 17:00
Тегермән
– Артык борчылмагыз, абзый! Тегермән бикле, ачкычы үзегездә. Беркем дә керә алмаячак. Бурычны түләсәләр, янә эшли башлаячак, – дип, үз эшен җиренә җиткереп башкаруына бик тә канәгать булып, тәрәзәләре карайтылган «Волга»га кереп утырды егет. -
17 июнь 2023 - 09:00
Таҗлы мәхәббәт (дәвамы)
–Менә син чагыштырмалылык теориясе, дисең, Эйнштейн кисәге... Үзең ничурта белмисең аның ни икәнен! Менә чагыштырып кара үзең белән мине... Син җирдән сөйрәлүче суалчан, ә мин бөркет, мин очам, син шуышасың. -
10 апрель 2023 - 09:00
Мур кырылышы (ахыры)
– Тумыштан гарип мин, сеньор. Мине монахлар Бөкре Шайтан, дип йөртә. Мин аларга ачуланмыйм. Шайтан булгач, мин шайтан вазифаларын үтәргә тиеш. Ул каяндыр хәнҗәр чыгарып, Бонифаций ягына кискен хәрәкәт ясады, Бонифаций эчен тотып бөгелеп төште. -
9 апрель 2023 - 09:00
Мур кырылышы (дәвамы)
– Нинди шарт ул, король? – Син минем илчем белән Сәмәркандка шаһ Тимер янына кайтып, аның яхшы мөнәсәбәтен яулыйсың. Аның белән яуга бергә йөрисең: мин синнән аерым тора алмыйм, синнән калмыйм дип, ант итәсең һәм җае чыкканнан соң ашына, шәрабына менә шушы агуны саласың. Шулай итеп, син янып һәлак булган атаң, анаң, башка туганнарың, Бөек Болгарның үчен алачаксың. -
8 апрель 2023 - 09:00
Мур кырылышы (дәвамы)
– Мин сине нинди дәрәҗәгә күтәрим дә, сиңа нинди бүләк бирим икән? – Татарларны җиңү, Педро Бургосны фаш итү минем өчен иң зур бүләк булыр, королем.