Логотип Казан Утлары
Повесть

Көрәксез нефтьчеләр (дәвамы)

– Менә тоттым мин сезне, ха-ха. Нәрсә казыйсыз монда? Без инде хәзер казымыйбыз, дип әйтә алмыйбыз. Ул безне тотты.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Әби китә

Беркөнне кәҗәләргә су эчереп керсәк, әби китәргә җыенып йөри.

– Кая барасың, – дибез.

Әбинең башка авылдагы апасы авырып киткән. Ул шуны карарга бара икән.

– Мин сезгә өч көнлек ашарга пешереп китәм. Сез үзегез генә торасыз. Кәҗәләр, тавыклар сезнең өстә. Чүп утыйсыз. Эшлисе эшләрне язып калдырам. Өч көннән мин кайтам. Барысы да тәртиптә булсын, – ди.

Пикули кулны кыса:

– Йес, – ди.

Без нефть казырга бара алабыз.

Әби китә. Ул киткән көнне без беркая да бармыйбыз, ЗамлАны да алып кереп, караңгы төшкәнче чүп утыйбыз.

– Авыр эшне алдан эшләп куярга кирәк, – ди Пикули.

Караңгы төшкәч, без чүпне фонарь яндырып утыйбыз.

Икенче көнне иртән иртүк шалтырарлык итеп, будильникны куябыз. Салкын чәй эчәбез. Әби кичә пешереп калдырган бәрәңге белән итне пакетка салып алабыз. ЯирәС кәҗәләрне савуга, аларны болынга илтеп, бәйләп куябыз. Үзебез нефть казырга китәбез. Кукуруз арасына кереп югалганчы, Пикули замлА ягына таба борылып, кулын болгый:

– ЗамлА, ачуланма, без сине алмадык.

Үләннәргә салкын чык төшкән. Без барып җиткәнче юешләнеп бетәбез. Шул рәвешчә инде өч көн буе нефть казыйбыз. Ул зур чокырга әйләнә. Чокырга төшсә, Пикули күренми дә. Шулай казый торгач, чокырдан аткан балчык кире коела башлый. Теге йаблакаС машинасы баткан урыннан берән-сәрән машиналар уза. – Ул машинадагы кешеләр безне күрә микән? – ди Пикули. Без шул урынга барып карыйбыз. Чокырдан кызыл балчык чыга башлаган, безнең нефть урыны юлдан күренә.

Безнең тагын бер эш барлыкка килә. Казылган балчыкны чиләк белән тал төбенә ташыйбыз.

 Әби өч көннән соң да кайтмый. ЯирәС керә.

– Әбиегезнең апасы авыр хәлдә. Әбиегез миңа ашарга пешерергә кушты.

Күрше апасы көнгә бер тапкыр безгә ашарга пешерә. Без үзебез генә яшибез, әбиебез дә юк.

– Без хәзер үзебез генә, – ди Пикули.

– Әниләрегезне телевизордан күрсәттеләр, – ди яирәС. – Ниндидер бер шәһәрдә иде, анысын ишетми калдым. Аны бик мактадылар. Ул әле бик күп шәһәрләргә барабыз, диде.

Без шатланабыз. Ничек-ничек булганын Пикули яирәСтән кат-кат сөйләтә. Без шатлыктан ул көнне үзара сөйләшкәндә дә, яирәСне Сәрия апа дип әйтергә сүз куешабыз. Ул әнине күргән!

Безнең нефть казырга вакыт күп. Тавыклар белән кәҗәләрне карыйбыз. Көнгә бер тапкыр яирәС ашарга алып керә.

– Юынырга килегез, бүген мунча яктым, – ди.

Без аларның мунчасына керәбез. Сезне кем юындыра иде, дип сорый яирәС. Үзебез юына идек, дибез. ЯирәС ышанмыйча гына карап, мунчадагы чиләкләрдә су тигезли.

– Без инде зур, – дибез.

– Мин сезнең башларыгызны юам, калганын үзегез юыгыз. Карагыз аны, әйбәтләп юыныгыз, – ди.

Безнең аяклар яирәСләрнең кара сарыгының тәпие төсле.

– Нигә болай пычрак сез? – ди.

Ул киткәч, без үзебез юынабыз. Бездән чыккан пычрак мунча идәнендә кап-кара эзләр булып сузыла. Без көн саен ишегалдындагы су белән юынырга кирәк, дип сүз куешабыз.

Дуеш Серне ачыклый

Нефть казырга көн саен йөрибез. ЗамлА да безнең белән. Чокыр тирәнәя барган саен эш авырая. Ниндидер эш башкарып йөрүебезне кешеләр дә сизенә башлый. Чокыр казып кайтышка безне Дуеш каршы ала.

– Көн саен басуга кереп китәсез. Кая барасыз сез анда?

– Кәҗәләргә кукуруз арасыннан печән җыябыз.

– Юк, сез кукуруз җыясыз. Мин дурак түгел.

– Без кукуруз җыймыйбыз, – дибез һәм капчыкны күрсәтәбез.

Ул капчыкны актарып карый. Ышанмый.

– Ә нишләп йөрисез сез кукуруз арасында шул гомер? Мин беркөнне карап тордым. Сез анда көн буе булдыгыз.

– Безнең әби өйдә юк. Безгә күңелсез, – дибез.

Ул ышанмый. Текәлеп-текәлеп карый. Берни аңлый алмый китеп бара.

Таяк тартыш

Кичен таяк тартыш уенына төшәбез. Болынның уртасында чирәмне чокырлап казып, шакмаклап алынган урын, шул шакмак урталай бүленгән. Бу – таяк тартыш уены урыны. Ике командага бүленәләр. Пикули белән Пипип – бер командада. Уен мәйданының як-ягына таяк кагыла. Уенда малайлар да, кызлар да уйный. Әмма без бөтенебез дә бер-беребезне «малайлар» дип йөртәбез.

Каршы яктагы команда таякны талап алып, үзенә алып кайтырга тиеш. Уенның кагыйдәсе шундый – күрше якка чыкканнан соң аңа дошман командасы кешесе сукса, ул «ката» – кулларын ике якка сузып, катып кала. Аны «җебетер» өчен үз командашың сугарга тиеш. Әгәр кеше үз командасындагы кешегә тотынып торса, ул «катмый».

Уенда ике төрле җиңеп була. Беренчесе – малайлар бер-берсенә тотыналар да озын «җеп»кә әйләнәләр. Шулай һөҗүм итеп, таякны талап алып була. Әмма җепне дошман ягы җимерә – җептәгеләрне төрле якка тарткалап, кулларын аералар да «катыралар».

Тагын бер ысул – команданың бер өлеше җеп итеп тезелә дә дошманнарны котыртып тора. Бөтенесе җепне тарату белән мәшгуль булганда каты йөгерә торган малайлар дошман җиренә чабып керәләр дә таякны алып чабып чыгалар. Моның өчен шәп йөгерергә кирәк.

Зур малайлар каты уйный. Җепне җимергәндә, бер кулыңа биш малай, икенчесенә биш малай асылына да төрле якка тарткалыйлар. Уртадагы малай шыр акыра.

Пикули әкрен йөгерә. Ул әле зур түгел, шуңа да аны җепкә дә тезмибез. ЗамлА, Пикули кебекләрне дошманнан таяк алып кайтырга йөгертәләр. Таяк алып кайта алмаса да, дошманның ачуын китереп, вакытын алсын.

Пипипны җепкә куялар.

Каршы якта Исай уйный. Җыен зурлар – тараМ, тарйА, әнилА, яилА шул якта. Алар җеп булып тезелеп бәреп керәләр дә безнең таякны урлыйлар. Без аларны таратмакчы булабыз, көч җитми.

Рәттән өч тапкыр җиңелгәч, безнең малайларның кәефе төшә башлый. Талаш китә:

– А-а, сездә зур малайлар! Бездә җыен бала-чага, – дибез. Тегеләр каршы чыга. Сез тырышып уйнамыйсыз, диләр. Сезнең якта көчле малайлар, дип тавыш чыгаргач, безгә Баканы бирәләр. Аны бөтен кеше Бака дип йөртә. Хәтта зурлар да.

– Безгә Бака кирәкми, ул сугыша белми, – дип кычкырышабыз. Бака зур малайларга да кирәкми. Ул – зур, әкрен кыймылдый. Аның белән булуга караганда, булмавың яхшырак. Әмма зур малайлар, төрткәләп, Баканы безнең якка чыгаралар.

– Әйдә, аларны корыга кәҗә калдырабыз! – ди әнилА.

Корыга кәҗә калдыру – без бер тапкыр да җиңмибез, дигән сүз ул. Ун тапкыр рәттән җиңәләр икән, икенче тапкыр таяк тартыш уйнаганчы шул командадагы малайларны «кәҗә», дип үртәп йөртәләр.

Тагын уйнап карыйбыз. Тегеләр тагын-тагын безнең шакмакка бәреп керә. Без, җептәге малайларны аермакчы булып, кулларына асылынабыз. Аларны җиңеп булмый. Иң алдан әнилА бара. Безне төртеп кенә ега.

– Әйдә, тартып егыгыз Алинәне! – дип кычкыра Бака. ӘнилАга берьюлы ташланабыз да, ул кулын ычкындырып егыла. Без аның өстенә өелешеп егылабыз. ӘнилА катып кала. Тегеләр әнилАны азат итәргә тырыша башлый.

– А-ааа! Безнең котыбыз оча.

Әйтеп бетергесез каты тавыштан сискәнеп карасак, без маташкан арада Пикули тегеләрнең шакмагына йөгереп кереп, таякларын алып чыккан.

– Таяк миндә, таяк миндә! – дип кычкыра.

Пикули начар йөгерә дип, калганнар аңа игътибар да итмәгән. Ул шуннан файдаланып, таякны алып чыккан. Тегеләрнең бирешәсе килми.

– Син уен зонасыннан чыгып йөгереп кердең, – дип кычкырышалар.

Пикули: – Юк, мин моннан кердем, моннан чыктым, дип, кайдан чабып кереп, кайдан чыкканын күрсәтә.

Исай котырып китә:

– Кая, кил әле монда, – дип Пикулига таба йөгерә.

Пикули, таягын атып бәреп, чабып китә. Исай ике атлауга аны куып җитә.

– Аһ, бетерде бу моны! – ди кемдер.

Кызык, Исай Пикулига тими. Куып җитеп, җиргә егып сала да:

– Маладис икәнсең! Кая, бир бишне! – дип, кулын суза.

Аннары кулын каты итеп кыса.

– Ай-ай, авырта! – ди Пикули.

– Җибәр! – ди Пипип.

Исай тагын бер:

– Маладис икәнсең! – ди.

Пикулиның аркасыннан кагып, таякны алып килә.

Ахырда тегеләр бирешәләр. Исәп 9:1. Алар җиңде, әмма без коры кәҗәләр түгел. Юлда кайтканда, барысы да Пикулины мактый.

– Кара, хәтта Исай сезне мактады, – ди әнилА.

Без беләбез – ул Исайны ошата. Ул бервакыт Исайны үпкән, дип сөйлиләр. ЗамлА күргән. Ул бездән көнләшә. Шуңа күрә Исай мактаганны яратмый.

– Ул Пикулины гына мактады. Башкаларыгызны мактамады, – ди. Без барыбер шат.

ЗамлА да куана.

– Моннан соң Исай сезгә тимәс инде. Ул Пикулины маладис, диде. Аның әле беркайчан да кечкенә малайларга «маладис», дигәне юк иде, – ди.

– Исай сиңа тисә, без аңа әйтербез, – дибез.

Без ул көнне лапас бүрәнәсенә кадак белән язу язабыз. «Исай Пикулины маладис, диде. 31 июль».

Бөек Сер ачыла

Әби һаман кайтмый. Әмма буш вакыт азая. Әби, яирәСкә телефоннан шалтыратып, приказлар бирә. Ул керә дә безгә эш куша. Без чүп утыйбыз, су сибәбез.

Авылда сигез җан иясе безнең дусларыбыз: Эт. Мәче. Кәҗә. Сарык. Сыер. Тавык. Үрдәк. Каз.

Күркә, индоутка бик сирәк кешеләрдә генә бар.

Эшләр беткәч, чокырга барабыз. Чокыр әкрен казыла. Нефтьнең исе һаман килми. Өске якны казыганда, җир башта коры иде. Аска төшкәч, чокырдан ниндидер кызыл балчык чыга башлады, ул көрәккә нарат сагызы кебек ябыша.

Инде чокырга болай гына төшеп тә, менеп тә булмый. Чокыр стенасына агач чөйләр кагабыз, шуларга басып менеп-төшеп йөрибез. Беребез казый, икенчебез кечкенә чиләк белән балчыкны өскә ташлап тора.

Казыгач, чокыр төбенә утырып ял итәбез. Шунда әллә нинди тавыш ишетелә. 

– Вертолёт! – ди Пикули.

Икебез дә сикереп торып, күккә карыйбыз. Астан гына вертолёт очып үтә.

– Безне күрде бугай, – ди Пипип.

– Күрсә, кешеләргә әйтер микән инде? – ди Пикули.

Без борчыла башлыйбыз. Вертолёт безнең нефть казыганны кешеләргә әйтсә, безнең байлыкны тартып алачаклар. Чокырны яшерергә кирәк, дигән фикергә киләбез. Таллыкка барып таяклар сындырып, чокыр тирәсенә кадап куймакчы булабыз. Монда агач үсә икән дип уйласыннар. Тал ботакларын сындырып булмый. Алар бөгелә генә. Икенче килгәндә, пычкы алып килергә кирәк. Тагын чокырга төшеп казый башлыйбыз.

– Әй, нишләп ятасыз анда!

Тик эшләп ятканда, каты итеп кычкырган тавыш ишетәбез. Өнсез калып, чокыр төбенә посабыз. Чыгып чабып булмый. Чокырдан чыга башласаң, күрәчәкләр.

– Вертолёт кешеләре күрде безне, – ди Пипип.

– Нефтьне табарга да өлгермәдек. Казып бетерәбез, дигәндә генә, – ди Пикули.

– Җаныгызны алам, чыгыгыз чокырдан! Мин күрдем сезне, әбиегезгә әйтәм! – Теге кеше һаман кычкыра. Үзе күренми. Ул арада ул безнең чокырга балчык ата башлый.

– Безнең әби бар икәнен каян белә ул? – ди Пикули.

– Өчкә кадәр саныйм, чыкмасагыз, шул чокырны өстегезгә ишәм!

– Бер!

– Нишлибез? – дип сорый Пикули.

– Әйдә, чыгабыз да сугышабыз! – ди Пипип.

– Бер ярым!

Без көрәкләрне тотып, сугышырга әзерләнәбез. Чокыр безнеке, нефть тә безнеке. Без казып бетергәч кенә аны алмасыннар.

– Ике!

– Ике ярым! – тавыш инде бөтенләй якын ишетелә.

– Өч!

– Вертолёт йөртүче безнең чокыр янына килеп баса. Ул кояш ягында баскан, шуңа күрә йөзен күреп булмый. Без күзләрне кысып, аны күрмәкче булабыз.

– За то что сез яма казыгансыз, суд приговорил вас к расстрелу! – ди вертолёт хуҗасы.

Ул нәрсәдер атарга кулын күтәрә.

– Пикули, в атаку! – Без чокыр төбеннән балчык кисәкләрен атабыз. Теге кеше безгә кукуруз чәкәне ата. Ә без аңа чокыр төбеннән балчык атабыз. Ул безнең һөҗүмне көтмәгән икән, артка таба чигенә дә чүп үләннәренә сөртенеп егыла. Без чокырдан чыгабыз.

– Иса... – Исай диясе килсә дә, телне тешләп калабыз. Җир өстендә Исай ята. Егылганына исе дә китми, торырга да тырышмыйча үлән өстендә ята.

– Менә тоттым мин сезне, ха-ха. Нәрсә казыйсыз монда? Без инде хәзер казымыйбыз, дип әйтә алмыйбыз.

Ул безне тотты.

– Безгә сөйләшергә кирәк, – дибез аңа.

– Ха-ха. Мин сезгә ияреп бардым. Әйдә, сөйләгез, нәрсә казыйсыз монда? Штабмы?

– Без башта икебез сөйләшәбез, аннары сиңа сөйлибез. Шулай ярыймы?

– Ярар.

Гаҗәп, Исай үзен бик гади тота. Теге кукуруз басуында үзен екканны да искә төшерми. Монда бит басу, рәхәтләнеп икебезне дә кыйный ала. Ә ул чокырны карый.

– Фьюттүтүтү! Шушыны икегез генә казыдыгызмы?

– Әйе.

– Нәрсә казыйсыз соң сез?

– Без сөйләшеп килгәч, сиңа әйтәбез.

– Бу чокырдан казылган балчык кайда соң?

– Барысын да сөйләрбез.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2019

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев