Чәчмә әсәр тег белән яңалыклар
-
17 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Беренче бүлек / 1)
Муса күзләрен ачты. Озак ятканмы шушы хәлдә – һич аңлый алмады. -
9 гыйнвар 2026 - 09:00
Мөһер (дәвамы)
Менә яз да җитте. Яшел үлән баш төртте. Халык ашау җитмәүдән лагерь кырыендагы үләнне кырып ашады. Якындагы ашарга яраклы агач кайрыларын кыштан ук каезлап кимереп бетерделәр. Сөргендәгеләр хәзер тау битеннән, урманнан эчтәрәк урыннан үлән җыя. Урман эчендә аның үләне дә юньләп үсми. Күптән Зәкигә күз салып йөргән һәм дә туры килгәндә, аның белән тапкан ризыгын бүлешкән бер чуваш агае серен ачты. -
31 декабрь 2025 - 09:00
Чыршы бәйрәмендә (дәвамы)
Монда минем күңел ташуларым ташкан, саташуларым башымнан ашкан, кайнар яшьләрем тамган иде! -
30 декабрь 2025 - 09:00
Чыршы бәйрәмендә
– Иртәгә Яңа ел – Чыршы бәйрәме! Бик теләсәң, барырсың. Иртүк, таң тишегеннән! – дип ярып салмасынмы! -
19 октябрь 2025 - 09:00
Җилкәнсез диңгезче (ахыры)
Диңгезчеләрнең йөзендә елмаю күренми. Үзләре әлегә ач булмасалар да, ничек итеп гаиләне асрарга дигән кайгылары бар. Биш-алты ай түләнмәгән хезмәт хакын, Мәскәүгә барып, капчыклар белән алып кайталар. -
18 октябрь 2025 - 09:00
Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)
Рәфикъларның шәһәрдә җиңел машиналарның күплегенә исе китте. Урамнарның ике ягына да тоташ машиналар тезелгән. Шәһәрдә трамвай-троллейбуслар бөтенләй юк. Сирәк-мирәк кенә автобуслар күренгәли үзе. Халык күбесенчә җәяү йөри. -
17 октябрь 2025 - 09:00
Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)
Туган як басулары исенә килеп төште. Комбайннар бар куәтенә сугалардыр инде. 8-9нчы классларны бетергәч, ул ике ел рәттән комбайнёр ярдәмчесе булып эшләгән иде. Бигрәк тә 1967 елгы урак өсте истә калган. Икмәк бик уңды. -
22 июль 2025 - 13:00
Җиләк тәме (хикәя)
Табигать кешегә сөю хисе биргән... Аннан башка яшәүнең яме, тормышның мәгънәсе дә булмас иде. Мәхәббәтнең гүзәл мизгелләрен, сөю назын һәм газабын үз башыннан кичермәгән кеше аңламыйдыр мөгаен... -
8 июль 2025 - 11:00
Рәнҗеш
– Җәмәгать, Миңкамал әби рәнҗеше бу! Валлаһи, шулай! Рәнҗеш дигәнең җиде буыныңа кадәр җитә, ди бит! Хатынның сүзләренә каршы әйтергә берәү дә базмады. Бу мәлдә Миңкамал әби язмышын күңелдән кичерделәр булса кирәк. Унынчы дистәне ваклый башлаган кортканың терлек абзарында вафат булуын, аны шунда юып кәфенләүләрен һәркем белә... -
2 май 2025 - 13:00
Умарта (дәвамы)
– Сезне ничектер, ә мине Нәфисәнең язмышы борчый, – диде ул, Камилнең соравына җавап итеп әйтсә дә, Илсур белән Илнурның күзләренә карап. – Каракүлдә сеңлебез өчен борчылып торучы булуына без шат. Димәк, аны кайгыртучы бар. Анысы өчен рәхмәт. Тик син ни хикмәт белән безне җыйдың соң? – дип, сабыррак булырга тырышып сүз башлады агай-эненең өлкәне. -
1 май 2025 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Әхмәт үзендә таулар күчерердәй көч артуын да тоя иде әле җитмәсә! Менә шунысы куркыта да инде Әхмәтне: көнгә күренмәс Көмешсылуны коткарырга килгән пәһлеван егетнең аждаһага гашыйк булуы кебегрәк килеп чыга түгелме соң? -
25 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Бераздан әни дә кайтып керде. Кәефсез, хәтта күзләре кызарып тора. Ул минем янга ук килде дә нәкъ элекке кебек алдына алып утырды. «Миңнегали бабай атына атланып кайтып, өендә җан биргән, – диде ул тыныч кына, гүя көндәлек хәбәрне җиткерә. – Соңгы сүзе «Нәфисә» булган. Нәрсә әйтергә теләде икән?» -
23 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: «Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын», – диде. -
22 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
– Зарифә апа, хәзер үк тынычланмасаң, гипнозлыйм да бөтен эч сереңне алып бетерәм, – дип, бер генә җөмлә әйтте ул хатынга. Тегесе тишек шар кебек шиңеп кенә төште. Яшерер нәрсәләре күп булмаса да, Энҗебикә малае белмәскә тиешле сере бар аның... -
19 апрель 2025 - 17:00
Умарта (повесть)
Ул арада Баязитның ак яулыгына исе китмәгән кортларның биш күче дә берьюлы һавага күтәрелде дә берара болыт кебек куерып торгач, корт яңгыры булып, ишегалдында авызларын чөйгә элеп торган чекистларга килеп сарылды.