Чәчмә әсәр тег белән яңалыклар
-
4 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Нияте аның ап-ачык, галиҗәнап, – диде княгиня, – үзең әйтмешли, беренчедән, көнчелек кортыннан интегә; икенчедән, тәхеткә борын төртмәкче. Бикбулатның колаклары үрә катты. Аннан соң: – Син инде бигрәк, княгиня, булмаганны. Тәхет?! Годунга?! – дип мыгырданды. -
3 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Иваннан «спасибо» ишетер өчен кылынган җинаять бу, – ди Шаһ-Солтан, – татар өстенә төшкән кара тап, хурлык. -
2 сентябрь 2024 - 15:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Илче әфәнде, Әстерхан якларында, кунак – хуҗаның ишәге, дигән әйтем бар, – диде, уенын-чынын кушып, – бездә сыйдан баш тарту дошманлыкка тиң. Ә үзең, дуслык, дип аһ орасың. Оч очка ялганмый бит. -
1 сентябрь 2024 - 17:00
Наратлык
Әнә-әнә! Әтисе шаян улының колагыннан эләктереп, үз урманына алып китте... -
1 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Мин бүгеннән, ягъни мең дә биш йөз җитмеш бишенче елның егерме өченче үктәбереннән, тәхетемнән ваз кичәм һәм вәкаләтләремне данлы ыру вәкиле, күренекле хан, олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка тапшырам. Вакытлычамы – анысын әйтә алмыйм, бәлкем, гомерлеккәдер. -
30 август 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Аңлашылды, Иоанн Васильевич, исәбең минем кул белән ут йөртү икән, ярар соң, без дә илгә калган имгәкле түгел, беләбез, сабыр соңында носрат4 бар, михнәт соңында рәхәт бар, кайгы соңында шатлык бар. -
28 август 2024 - 15:00
Тәхетсез патша (роман)
Хәлбуки, муенына тәре асуына ике ел үткән иде инде. Чукыну аның башына да кереп караган уй түгел иде, югыйсә. Шулай булмыйча, ул – татар ханы, кыйбласы – Ислам. -
30 июнь 2024 - 09:00
Адаштырма, буран... (ахыры)
– Йә, исемеңне әйт, кем син? – Каты куллы зат аның битләрен чәбәкләде. Малай исемен оныткан иде. -
29 июнь 2024 - 09:00
Адаштырма, буран... (дәвамы)
Шул мәлдә Марат артыннан атлап-йөгереп килгән ап-ак буран эченнән, тимер тәпиләрен рельсларга кыйный-кыйный, поезд үтеп китте. Малай аның вагоннарына язылган «Мәскәү – Казан» дигән язуны гына укый алды. Һәм үзенең чынлап та адашканын аңлады. -
27 июнь 2024 - 09:00
Адаштырма, буран... (дәвамы)
Малай янә торып атлап китте. Әле генә буран басылгандай тоелган иде, янә күбәләкләр төсле кар оча башлады. Янә җилнең көчәйгәне сизелде. Юк, ярамый болай бирешергә. -
26 июнь 2024 - 15:00
Адаштырма, буран... (дәвамы)
Биек-биек күкләргә караган саен, ул үзен кечерәя баргандай тойды. Әллә шуннан тәмам хәле китте. Исерткеч һава сулыш юлларын ярып керә, буыннарны йомшата, ул итекләре авырая башлаганны чамалады. Алай ук якын түгел икән шул газиз авылы. -
25 июнь 2024 - 09:00
Адаштырма, буран... (дәвамы)
...Баштарак, алдагы елларда, әтисе фатир алгач, барысы да җайланыр дип көткәннәр иде. Тик киресенчә килеп чыкты. Ызгыш-сугыш тынмады. Пыяласы кителеп төшкән тәрәзәгә әнисе ертык одеал элеп куйды. -
24 июнь 2024 - 15:00
Адаштырма, буран... (дәвамы)
– Улым, без бүген сәгать берләр тирәсендә китәрбез дә инде, син унбиш минутлап алданрак, сәгатьнең угы менә монда җиткәч, сәпитеңә утыр да Алмаз белән аргы якка табан сыптырт. Дустың янәшәңдә чакта алай ук кыен да булмас үзеңә, – ди. -
23 июнь 2024 - 09:00
Адаштырма, буран... (дәвамы)
Мәктәптә дә гел әнисе турында уйлап йөри ул. Берничек тә ярдәм итә алмаганына, көче җитмәгәненә үкенә. Үкенечле булды шул әнисенең гомере. -
21 июнь 2024 - 13:00
Килен капкасы
«Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул?» Күземә генә күрендеме янәсе... «Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә. Үзе генә күрми китте килен рәхәтен, мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләренә керсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек!