Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

БАСЫНКЫ БАСТАМ (дәвамы)

Бастамның моңлы тавышын ишеткәч тә, фермер калькуляторын онытты... Гади бер җыр гына түгел иде шул бу башкаручы өчен, җырга кушылып аның чарасызлыктан сыктаган күңеле дә елады, бушанды бугай.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

5

Кулы бик күп эшләргә ятса да, Бастам даими хезмәт урынын бик озак эзләде. Дөрес, көнлекче булсаң, авылда эш муеннан. Кемнеңдер өй түбәсен ябарга, кемгәдер тәрәзә куярга кирәк, кемдер су насосы куярга кеше эзли. Түләү хакы да яхшы, рәхим итеп килеш кенә. Тик хезмәт укытучысы шәкертләреннән оялды. Әйтерләр, син абый дәресләрдә бик матур сүзләр сөйләдең, ә үзең «акчаны бик яратасың икән ләбаса! Көнлекчеләрне халык, гадәттә, «шабашник» дип атый. Бастамның мондый адәм кыяфәтенә керәсе килмәде. Теләге колхозга, яисә башка берәр кооператив хуҗалыкка, дәүләт учреждениесенә эшкә урнашып, авыл халкы, җәмәгатьчелек белән бергә яшәү ягында булды.

Эш эзлим дип, теге сертотмас үрдәк кебек ниятеңне гавамга таратмассың бит! Беркем белән дә киңәш-фәлән тотмады, моны балалары Наил белән Гөләндәмгә дә белдермәде, башта хәтта хатыныннан да чын максатын яшереп, авыл хәлләрен белешеп, урап кайтыйм әле, дип кенә чыгып китә иде ул. Үзләренең «Бүләк» колхозы өлгергән социализм чорында гына гөрләп яшәп яткан икән. Ир иң элек әрәмәлек ягында, аулакта урнашкан техника паркына килсә, анда элек малайлар күзен кыздырып торган «тимер атлар шәһәрчеген түгел, комбайн, трактор хәрабәләрен, ташландык сабан, чәчкечләр тезмәсен генә күрде ул. Монда соң җир сөреп, ашлык чәчүче кеше калмаганмы әллә дип аптырады Бастам. Шулвакыт янына мотоциклга атланган яшь ир заты килеп туктады:

– Саумысыз, Бастам Сираевич, сезгә дә тимер-томыр кирәк булдымы?

– Техника паркы хәзер шулай металлолом базына әйләнеп киттемени, энекәш? Төзек трактор, комбайн калмадымы?

– Әй, аптыратмагыз, Бастам абый. Хәзер бит һәркем үзенә бирелгән техниканы ызбасы кырында тота. Урлашалар.

– Приватизация ясаганнармыни?

– Әллә тагы... Моны сезгә механик Сөләйман абыйдан сорарга кирәк инде.

«Тимер атлар» тирәсендә гәп корудан файда юк иде, бүленәсе бүленгәндер. Югыйсә элеккеге хезмәт укытучысының комбайнда эшләргә дә, тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларны йөртергә дә хокукы, ягъни таныклыгы бар бит.

Бастам ферма ягына борылды. Әмма күперне үтеп, калкулыкка күтәрелә башлагач та, аның күңеленә шик төште. Ферма ягы һәрчак сазлы, чокыр-чакырлы була иде. Ә хәзер тап-такыр, күптән йөрмиләр, димәк. Инде заманында Ямәл тавы ташыннан әрмән ирләре корып киткән галәмәт озын абзар янына якынлашкач, ир араннарның буш икәнен шәйләде. Җилләр генә сызгыра. «Хезмәткә дан» исемле район гәзитенең сводкаларында һәрчак савым буенча алдынгы урыннарда торган ферма юкка чыккан булып чыкты. Күрмәсәң – күр, Бастам, авылыңдагы хәлләрне! Мәктәпне япмасалар, башка укытучылар белән син дә, Зиреклене «Потёмкин авылы» ясап мактар идең, мөгаен.

Ир йөрәге чәнчеп куйды. Басу-кырларга да күз саласы килде аның. Йөзен кыр җиле сыйпап узды, борынына яшь үлән, чәчәк исләре килеп керде. Бодай, борчак та чәчәк ата... Игеннәр өлгереп, урып-җыю эшләре барган фасылда кырлар ямен тасвирлап бетереп булмыйдыр ул. Тик китаплардагы сокландырган Нәфисәләр, Сөмбелләр, Айсылулар бармы бүген?

Элек елга, чишмә буйлары, тау битләре бала-чага тавышы белән чыңлап тора иде. Ә хәзер табигатьнең бу почмагында да үле тынлык. Хәтта элеккечә янчык тотып, дару үләннәре җыеп йөрүче карчык-корчык та юк. Арба тартып, кәҗәсенә үлән-печән алып кайтучы бабай сыңары да күренми.

Авылның хәлен белешергә чыккан ир тәмам бетәшеп кайтып егылды:

– Зирекле беткән бит!

Мәгәр иренең уфтануына Розалия дәшми кала алмады:

– Һе, яңа белдеңме, авыл бетмәсә, мәктәбегезне япмаслар иде. Монастырьдагы монахлар сыман йомылып яттыгыз ласа. Авылны коткаручы ир табылмады. «Ашау – байдан, үлем – Ходайдан» – син яраткан әйтем түгелме, җанкисәк? Тик байларыгыз кайда соң хәзер?

Берничә көн үтеп, ис-аңга кигәч, Бастам үзләренә алты чакрым ераклыктагы башкорт авылы Ишлегә юл тотты. Монда элек мактаулы җиләк-җимеш питомнигы бар иде. Озак еллар башлык булып торган Илморза Каюмовны Зирекледә «Җәннәт бакчасы»ның хуҗасы итеп хөрмәт итәләр һәм бигрәк тә яшьләр, ул чакыргач, эшкә бик теләп баралар иде. Бакчада җимеш-җиләк белән сыйланасың, учка акча дигәне дә тама... Җиләк-җимеш пешкән чакта эшче кешегә һәрчак кытлык, эш бирсәләр, машина белән йөрермен, дип уйлады ир.

Шөкер, питомник исән-сау булып чыкты... Тик ул элек дәүләт карамагында булса, хәзер эшмәкәр кулына калган икән... Юантык кына ир уртасы кеше Бастамны ачык йөз белән каршы алды:

– Эш эзлисезме, агай? Бар бездә эш, тик башта һөнәрегезне әйтегез. Таныклыкфәлән бардыр бит? – Әмма хуҗа кеше хезмәт кенәгәсен алып, аның битләрен актарып карагач, ачык йөзе кинәт сүрелде: – Алай икән... Шофёр, экспедитор, исәп-хисап кешесе булсагыз, берсүзсез алыр идем. Укытучы кирәкми, мәктәптә дә вәгазьләреннән туйдым.

Кантурда эш кәгазьләренә кул куйдыртып, бер кыз бөтерелә иде, шуның көмештәй чыңлаган тавышы колакларны иркәләде:

– Һай, Идият Гәрәевич, шундый чибәр абыйны кире борасызмы? Ал, ал, безгә бригадир ясап куй! Укытучы кеше тәртип ярата ул! Гаделлек тә булыр...

Ир кызның бу сүзләрен ничек бәяләргә белми тора иде, нәчәльник кинәт теш аркылы сыгып чыгарды:

– Ш-шут-ка!

Эш эзләүче ир Ишле питомнигыннан да китек күңел белән кайтты. Мәгәр нияткә кул селтәү урынсыз иде. Яңа көн тугач, Бастам машинасын яхшылап карады да урман эчендәге Күтәрмә авылына юл тотты. Монда зур гына леспромхоз бар, бәлки эш дигәнең шунда табылыр?

Озын юл үтеп, Күтәрмә җиренә килеп кергәч, Бастам шаккатты, элек кечерәк бер заводныкы кебек гөрләп торган корылмалар, пилорамнар, төрле агрегатлар, механизмнар тынлыкка чумган. Чыш та юк, пыш та... Капкасыз койма янында эт оясы бар икән. Бастам килеп: «Һәй, кеше бармы?» – дип сөрән салгач, аннан чылбырын сөйрәп, аюдай зур, йонлач маэмай килеп чыкты да өрә башлады. Ниһаять, әллә каян мылтык тоткан бер карт пәйда булды:

– Полкан, тукта! Күрмисеңмени, бүре түгел, кеше! – Бастамны ул баштан-аяк күздән кичергәч, кырыс кына әйтеп куйды: – Нишләп монда йөреш? Запрет зона бу!

– Адаштым, юл күрсәтүче кирәк! – дип, теленә тәү килгән сүзне әйтте ир.

– Булыр-булыр, арт яктан килгәнсеңдер. Анда үземнең дә юлдан язган бар.

– Карт озын торбалы бинага төртеп күрсәтте: – Әнә Уфа юлы, шунда чык, күрсәткечләр юнәлешеңне тиз таптырыр.

– Рәхмәт, абзый, монда берәр нейтрон яисә газ бомбасы ташлаганнармы югыйсә, дип шүрләп калдым. Кеше заты беркайда күренми. Ни булды?

– Ни булсын, банкротлык галәмәте. Хәзер шулай бит, өстәгеләр үзләренә кулай булмаган предприятиене финанс көрчегенә китереп териләр дә корбан итен бүлешә башлыйлар.

Карт ялгызлыктан туйган булса кирәк, тыңлар кеше тапканга сөенеп, эчен бушатты:

– Әле без, Алланың рәхмәте, байтак яшәдек. Күрше-тирә леспромхозлар исә 10-15 ел элек җан тәслим кылдылар бит. Иван Сергеевич дилбегәне тартып тотмаса, без дә беткән идек. Урыны оҗмахта булгыры... Башы эшләде. Польшага такта озаттык, аннан алма җибәрделәр. Ә без аны калада сатып, акча эшләдек. Бартер шулай коткарды.

– Ә соң, абзый, бу хәрабәләр эчендә ялгызың гына дөнья көтмисеңдер бит? Этең бар-барын...

– Эт минем шәп, самый урманныкы! Тирә-якта бүреләр ишәйде бит, өерләре белән килә. Вак-төяк этне буалар да сыртларына салып алып китәләр. Ә бу көчле, йөрәкле. Бүренең үзен чинатып баса. Килергә куркалар. Син дөрес әйтәсең, Полкан миңа чын иптәш.

Заманында Күтәрмәдә халык күп иде, тик эшсез калгач, калага сыптырды. Мин генә, юләр, бүрәнә була торып, урманга кирпеч ташыдым, өй салдым. Хәзер сатып та булмый, сүтә дә алмыйм үзен. Ятам каравыл акчасына алданып.

– Алай икән... Абзый, монда нинди эш башкардыгыз соң?

– Экономист идем. Дипломым да зурдан, башкаланыкы... Нишлисең, югарыдагылар бәхет дигәнен кызгандылар бугай, яудырмадылар...

– Абзый, түз, кеше башына нинди генә афәтләр килми... – Бастам, картның хәленә кергәндәй, кулына кагылып алды: – Бирелгәне түгел, яуланганы мәртәбәлерәк! Шагыйрь әйтмешли, яшәргә тик яшәп өйрәнәбез!

Ир күрсәтелгән олы юлга төшеп куалый башлагач, машина гөрелтесен баса төшеп әйтеп куйды:

– Педагог, менә сиңа проблемалы ситуация, хәл-әхвәл. Рәхим итеп чиш! Без, беркатлы зыялы, ил-көндә берәр ЧП килеп чыкса, халыкны гаепләдек, адәмнәр тегенди, адәмнәр мондый, тәрбия җитми, янәсе. Аннан үзебезгә ябыштык, дәрвиш сыман үзебезне кыйнадык, камчы белән генә түгел, аркан белән ярдык – кешеләргә тәрбия бирә белмибез, имеш. Юк, ак эт бәласен кара эткә ташлау гадәте бу. Ә балык башыннан чери... Өстән череп төшә. Шул хакыйкатьне аңламый торып, проблемаларны хәл итәргә була дип хыялланма да син, педагог!

Өйдә берничә көн балтасы суга төшкән кебек йөргәч, Розалия дә иренең хәлен аңлады булса кирәк:

– Куянлыдагы Илфир кырына барып кара. Фермер ул, эшләре әйбәт кенә бара, диләр, бәлки эшкә алыр. Безнең авылныкы бит ул, мөгаен, укыткансыңдыр да. Хәтерләмисеңме?

– Фамилиясе ничек?

– Ялалов булса кирәк.

Заманында шундый фамилияле ир авыл советында секретарь булып эшләгән иде. Илфир шуның улы булып чыга, күрәмсең...

Укучы буларак, ул аны хәтерендә җанландыра алмаса да, Бастамның күңелендә чаткы кабынды: «Барырга кирәк, авылдаш та булгач, бәлки мәсьәләне хәл итәр фермер».

Әйе, юраган юш килде, Илфир шул секретарьнең улы икән. Хуҗалык та мирас булып, әтисеннән калган аңа. Тик атасы чандыр гына гәүдәле булса, улы ифрат озын буйлы икән. Колгадай укучы укытучының хәтерендә калмый булмас иде, әмма танышкач аңлашылды. Бастам укытуга керешкән елны Илфир сигезьеллыкны инде тәмамлаган булган.

– Бастам Сираевич, хәлегезгә керәм, бик кыен хәлдә калгансыз. Тик кая, ничек урнаштырыйм соң? Безнең эш сезгә ят өлкә, ят һөнәрләр дөньясы бит. Шуның өстенә эшче көчләр белән штат тулы, берсеннән дә зарланмыйм, Ходайга шөкер!

– Ярый алайса, Илфир, алда да эшләрең уңайлы барсын, – дип, Бастам авылдашына кул сузган иде, күңеле кителеп китмәсен өчен генә әйтим дигәндәй, фермер салкын гына әвәләп куйды:

– Дипломлы укытучы була торып, көтү көтмәссең бит инде...

– Сыер көтүеме?

– Әйе!

Көтүчеләре олы юлда машинасы белән авариягә эләгеп, хәзер больницада ята икән. Аяклары сынган, ди. – Көтүче булырга җиңнәрен сызганып торучылар бар-барын, әмма куярдайлары юк. Бер тәкъва мәчет картына малларны ышандырган идем, куыш ясап яткан бу, намазга оедым, ди. Бу оеган, ә бандитлар бик затлы нәсел сыерын суеп алып киткәннәр. Каен посадкасында башы, тояклары, карыны гына торып калган. Акырып елыйсылар килде. Трудовой договор тутырмаган идек, теге оятсыз үзе миңа бәйләнә башлады: «Мәчеткә фитр сәдакасы бирмәгәнсең, биргән булсаң, Аллаһу сиңа җәза җибәрмәгән булыр иде», – ди юньсез.

Сыерларны әлегә савымчылар чиратлашып көтәләр икән. Илфир бу хакта әйткәч, нишләптер Бастамга текәлеп торды:

– Көтүче табылса, хакыннан тормас идем...

Әмма укытучы затының моңа исе дә китмәде:

– Һай, дускай, борчылма, сыерларың булгач, көтүчесе генә табылыр... Әле менә бер мал-мөлкәтсез калып та, өметне өзгән юк Гудбай!

Һәм ул, машинасын кабызып, кайтыр юлга төште.

«Бу Ялаловлар сарык тиресе ябынган бүреләр ләбаса! Атабаш сәвит милкен, халыкныкын имеп, фермерга әйләнгән. Ә улы авылда чын алпавытка әверелмәкче. Ил-көнгә игелек күрсәтелмәгәч, тешләрен ыржайтып, явызлык баш калкыта, каракныкын бур урлый», дип ярсып уйланды ул.

Ярый, эш тәтемәде... Күңелдә генә ниндидер юшкын калды. «Авылдаш уйлагандыр инде, бу да укытучы, дигәндер... Нишләп барысы да кире килә соң аңа? Кемдер эштән кача, ә ул аны эзләп тә табалмый. Нишләп?»

Ир күңелендәге бу сорау өргән шар сыман бүселде, машина эче кысан булып китте. Ул машинасын сүндерде дә төшеп, җиргә басты. Үргә менеп җиткән икән, тирә-юнь уч төбендәге кебек ап-ачык булып күренеп ята. Әнә бу төбәкнең горурлыгы булган Агыйдел елгасы, әнә тау битендә урман-кырлар тезмәсе; әнә машиналар, автобуслар һәм тагын әллә нинди көпчәкләрне тәгәрәтеп, бер офыктан икенче офыкка йөгергән олы юл... Бу – аның төяге!

«Әйт миңа, туган җир, мин сиңа читме, үгиме? Әйе, ишетәм, җилләрең колакка пышылдый... Мин – синең туфрагыңнан яралган, чишмәң суларын эчеп үскән газиз улың... Алайса, әйт миңа сәбәп нидә соң? Ник чәчелгән иген бөртеге, кодрәтле чыршы, карагай, асыл каен агачы, яисә хуш исле болын чәчәге сыман туган җиремә берегеп, тернәкләнеп үсеп китә алмыйм мин? Әллә баш очымда ниндидер явыз рух торамы?.. Кара кош козгын кыяфәтенә кереп, мине күзәтәме, яисә җирдәге иблис, албасты булып, ихлас ниятләремә аркылы төшәме? Аның миңа билгеле булмаган мәкерле планы бармы?»

Бастам күккә текәлде, ихтыярсыздан куллары йодрыкланды. Безнең хәят белән янәшә башка үлчәмдәге дөнья яшәве хак булса, ишетсеннәр:

«Юк, көчәнмә, Явыз рух! Ничек кенә ниятемә, максатларыма аркылы  төшмә, мин үземнең кендек каным тамган газиз туфрагымны ташламыйм... Көтмә, син белмәгән җирсенү тойгысын иман иткән кеше мин!»

Ир кайнарланып, машинасына утырды һәм янәдән Куянлыга сыпырды.
Илфир конторында, калькуляторына баса-баса, исәп-хисап ясап ята иде. Бер киткән кешенең янәдән пәйда булуын шәйләп, сүз әйтә алмый торды.

– Мин сыерларыңны көтәргә булдым. Таңнан киләм, чыбыркыңны әзерлә!

Бастам бераз уйланып торгач:

– Бу хакта хәтта җыр да бар бит, – диде: –

...Әнкәй таңда мине уят әле,

Киң даланы томан сарганда,

Чөйгә элгән ияремне алып,

Ат көтәргә барам тагын да..

Бастамның моңлы тавышын ишеткәч тә, фермер калькуляторын онытты... Гади бер җыр гына түгел иде шул бу башкаручы өчен, җырга кушылып аның чарасызлыктан сыктаган күңеле дә елады, бушанды бугай.

– Җырда ат көтсәк, тормышта менә сыер көтәргә туры килә, дустым, – дип көлемсерәде Бастам, җырын тәмамлагач.

– Тавышыгыз моңлы,  җыры да шәп, – диде Илфир, – тик ишеткәнем юк. Ниһаять, Куянлы фермеры белән элеккеге укытучы кул сугыштылар:

– Хәерле сәгатьтә! 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев