Яңа исемнәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
1 ноября 2024 - 12:00
Мең тамчы яңгырны кабаттан...
Мин калам мәңгегә бу кышта – Яңгырлы! Сөюле! Аһәңле! -
1 ноября 2024 - 10:00
Көзге этюд
Җитәкләшеп өлкән парлар атлый... -
31 октября 2024 - 16:00
Республикам
Татарстан – бөек татар иле! -
31 октября 2024 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Наилә, улларым алдында синең кулыңны сорарга килдем. Миңа карата әз генә мәхәббәтең сакланган булса, чык миңа кияүгә. Гомеребез күпме калгандыр, актык елларыбызны булса да, бергә уздырыйк. Шулчак Гөлшат чыркылдап көлеп җибәрде һәм үзе дә оялып, бүлмәгә кереп китте. Закир абый белән егетләр бернәрсә аңламыйча аның артыннан карап калдылар. -
30 октября 2024 - 16:00
Ә мин китәр идем җир читенә...
Могҗизалар көтми ятим күңел... -
30 октября 2024 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Хәзер мин дә ярдәм итәрмен. Гөлшат торып басмакчы булды. – Син эшлисен эшләгәнсең инде, артыгы белән, калганын без Фәимә апа белән эшләп бетерербез. Прокурорга нәрсә әйтәчәгең турында уйла, бар, – дип, Илдар Азатович коры кына әйтеп куйды. Гөлшат акрын гына, операцияләр бүлмәсеннән чыгып, үз бүлмәсендәге диванга кереп утырды. -
29 октября 2024 - 12:00
Халәт
Төпсез тирән, күгелҗем күк. Табигатьнең бу халәте, Минем шигьри күңелем күк. -
29 октября 2024 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Мәдинә тавында яшьләр вәгъдәләшсәләр, гомер буе бергә булалар, дигән идең бит. – Ул бит, кызым, халык уйлап чыгарган бер матур әкият кенә. Тормыш үзенчә бара. Менә бүген дә, хастаханәдән чыккач күрешербез, дип сөйләшкән идек тә, насыйп булмады, тагын китеп барган. – Син аны һаман яратасыңмы? – дип, Гөлшат Наилә апасының каршысына ук килеп утырды. – Әй, кызым, безнең яшьтә нинди ярату булсын? Ничә еллардан соң очрашкач, яшьлек искә төшеп китте. Тагын бер тапкыр күрешеп, сөйләшеп утырасы килгән иде, ләкин барып чыкмады. -
28 октября 2024 - 14:00
Яшәү барда
Яшем атлый көзгә, бер дә күңел күнми. Алҗыса да йөрәк, яшәү уты сүнми. -
27 октября 2024 - 11:00
Яздан – көзгә
Алтын көзнең соңгы җылы көне. Түбә кыегына посып, җил тынган. -
27 октября 2024 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
Чанада утырып кайткан Гөлшат йокыга киткәнен сизмичә дә калды. Ул битенә салкын кар бәрелгәннән уянып китте. Үзе карда ята, чанасы капланган, тирә-якта берни дә юк, котыра-котыра буран улый. Чананы әйләндереп куярга аның көче җитмәде. Ерак китте микән, юкмы, аңларлык түгел. Якын-тирәдә агачлар да күренми. Нишләргә? -
26 октября 2024 - 11:00
Көз мәллә?..
Әллә соң минем дә Көзләрем җитәме? Күңелем ник елый, Ютәлли-ютәлли? -
26 октября 2024 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Миңа карамагыз, авылыгызга карагыз. Нинди матурлык! Сез соңгы тапкыр Мәдинә тавына кайчан мендегез? Сез барлык эшләрегезне ташлап, азга гына булса да, тауга менеп, авылыгызны, аның табигатен күзәтегез, чишмә суыннан авыз итегез. Бәлки, шул чишмә сулары сезнең эчегездәге хатын-кызларга карата булган начар уйларыгызны юып чыгарыр? Сез кешеләрдә яхшылык күрә башларсыз. Тормышыгыз шулай узып та китәр бит. Сезнең үз балагызны сөясегез килмимени? Зуррак үскәч, Мәдинә тавына алып менеп, җиләкләр, тәмле чишмә сулары белән сыйлыйсыгыз килмимени? Сезгә тиздән кырык яшь тула, башыгызда чәчләр дә калмаган, сезгә кызлар карар дип беләсезме? Чынлап та, тавышыгыз искиткеч, матур җырлыйсыз, ләкин тавышыгызда җылылык юк, кешеләргә, хатын-кызларга мәхәббәтегез сизелми. Сезне бит бу дөньяга хатын-кыз тудырган. Табигатьне, авылыгызны, аның кешеләрен, хатын-кызларны яратыгыз, тормышыгызга мәгънә өстәлер. Менә шул минем даруларым, аңласагыз, кулланырсыз. -
25 октября 2024 - 14:00
Сөю орлыгы
Тыңла әле, кызым, мине бераз, Әбиеңнең әйтер сүзе бар! -
25 октября 2024 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Исәнмесез! Ә Нурия кайда? Әллә ялдамы? – Нуриябез, егете белән юл һәлакәтенә очрап вафат булды, – дигән коры гына җавап ишетелде. Даруханә кинәт караңгыланып китте. Гөлшатның тыны кысылып, йөрәге тибүдән туктагандай булды. – Кайчан, ничек булды бу фаҗига? – дип сорады Гөлшат әкрен генә аңына килеп. – Туйга әзерләнә иде. Туй урынына кырыгын уздыралар, – диде әлеге тавыш.