Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
13 февраль 2025 - 13:00
БҮРЕЛӘР (хикәя)
– Улым, без хәзер, атны бик нык чаптырып, алга китәрбез. Син дилбегәне тотарсың. Бүреләр ияреп, безнең арттан чаба башласалар, мин балта белән әзер торырмын. Син курыкма, дилбегәне нык тот, ат юлдан төшә күрмәсен. Аңладыңмы, улым? -
11 февраль 2025 - 13:00
«Шайтан бар ул, бар!..» (хикәя)
— Ә син миңа рәнҗемә, карчык,— диде Фәридун абзый хатынының агарган чәчләрен сыйпап. — Минем белән син бер рәхәт тә күрмәдең... Мин бит сине күрше авылларга да алып бара алмадым... Кунакка да йөрмәдек... Мин сиңа бер куаныч та, бер бүләк тә бирә алмадым бит үз гомеремдә... Балаларыбыз да булмады бит ичмасам... -
10 февраль 2025 - 13:00
Яңа машина (хикәя)
Өлгерә алмый калды Фәвис әтисенә әзерләгән әйтәсе сүзләрен әйтергә. Ул, елкылдап торган яңа, затлы, күршесе Наилнекеннән күпкә кыйбатрак машинасына утырып кайтып төшкәндә Сәви картны җирләп зираттан кайтканннар иде инде... -
9 февраль 2025 - 13:00
Җәй уртасы чәчәге (хикәя)
Үз-үзен, бар дөньясын онытып яшь егет белән шулай очраша торгач, кырык яшькә якынлашып килгән Чулпан авырга калды. Башта ни уйларга белмәгән хатын табибка күренеп хәле аныклангач, ни сөенергә, ни көенергә белмәде... Кыз бала... -
8 февраль 2025 - 13:00
Бәйрәмле тормыш (хикәя)
Салих, хатынына берни аңлатмыйча, бер чемодан кием-салымын машинасына салып, егерме елдан артык яшәгән өеннән чыгып китте... -
5 февраль 2025 - 13:00
Кисмәгез каеннарны! (хикәя)
Бергәләп уйлаштык та Халитка сатарга булдык йорт-нигезне. Тик бер шарт бар иде – каеннарга тимәскә! Кайтып, каеннарымны күреп килим дисәм, һушсыз калдым – Халит өч каенны да кисеп, аның урынына гараж салып куйган. Каеннарны кисә күрмә, зинһар, дип ялыныплар әйттем үзенә. Колак салмады. Күрәсең, минем ялваруымны да, аның «ант итәм, кисмим» дип ант бирүен дә Ходай ишетеп торгандыр. Халитка бәла өстенә бәла өелеп кенә тора. Өченче ел олы малае печән чапканда, йөрәк өянәге белән дөнья куйды... -
4 февраль 2025 - 13:00
Өстемдәге затлы җиләнем... (хикәя)
Казбек арт аякларына утырган хәлдә миңа төбәлгән. Утырып торуы ук килешле. «Ал мине, агай, ал! Мин сиңа тугры хезмәт итәрмен. Үкенмәссең!» – дия төсле. Авыз тутырып әйткән дә булыр иде, теле юк бит бичараның... -
3 февраль 2025 - 13:00
Нәфес җиңүе (хикәя)
Көтмәгәндә... Бер сүздән башланды һәммәсе дә... – Безгә аерылышырга кирәк, әтисе, – диде хатын күгәрчен гөрләведәй тавыш белән… Ир гәзит караштырып диванда ята иде. Гәзите идәнгә үк шуып төште. – Бу ни диюең? Ничек инде, тиктомалдан?.. -
2 февраль 2025 - 13:00
Тылсымлы калаклар (хикәя)
Зөһрә белән Алим, аерылышырга карар кылгач, ду килешеп, соңгы калак-чәшкегә хәтле мал бүлештеләр. Дөресрәге, Зөһрәнең яшь хатынга китәсе иреннән шул мал бүлешү аша булса да үч аласы килә иде... -
1 февраль 2025 - 17:00
Курчак өе кебек авылда
Өйнең бөтен ямен алып китте әниләре. Нихәл итәсең, гомер итеп бергә картайсалар да, анда җитәкләшеп бара торган җир түгел шул. Ярый бүген апасы монда әле. Ул да үзенең Нижникамына китеп баргач, ничекләр буш өйдә берьялгызың гомер итәрсең, Әминә!.. -
31 гыйнвар 2025 - 13:00
Татар әреме (хикәя)
Бөтен фаҗигабез бала шатлыгын татый алмауда булды шул. Кая гына барып төртелмәдек, нинди генә шифаханәләрдә дәваланмадык. Файдасы тимәде. «Ирлегең юктыр, күршеңне чакыр, булышсын», дип, үземнән ачыктан-ачык көлә башладылар... -
27 гыйнвар 2025 - 13:00
Күрешү (хикәя)
– Хак! Әйдәгез, шуның өчен, шушы минутта, ашка дога кылыйк! – диде изолятор начальнигы Әл-Хәсән. – Бисмиллаһир рахманир рахим!.. Күрешүебез никадәр мәгънәле булды. Юкка гынамы борынгыдан килгән әйтемдә «Төрмәдән һәм соранчы кумтасыннан йөзеңне борма, – диелгән. – Дөнья бу!» -
22 гыйнвар 2025 - 13:00
Җайдак мәче белән Тайфун (хикәя)
Ком, салам, кызыл балчык катыш измәгә тояклары тиюгә, сискәнеп киткән Тайфунның сырты күл өстендә дулкын йөгергәндәй, калтыранып куйды. Аны-моны күрмәгәч, аның нишләргә белми аптырап калуы ачык иде. Бу эштә аның беренче чирканчык алуы да. Мин бар көчемә акырган булам, чыбыркы шартлатам, юк – атым балчыкка кереп батты да, авыр сулап тик тора, баганадай. Хатыннар шауларга тотынды бермәлне. Аран янындагы бу мәрәкәне бригадир каян шәйләп өлгергәндер? Йөгереп тә килде. -
20 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Ә берәү гомере буе гарьләнеп яшәгән әнә: аңа китап ни пычагыма, ул биш былтыргы кара буяуны язучының каләме белән агартмакчы. Аны да кызганды Галишан. Ул үзе дә кызганыч иде. Бу буталчык дөньяга әллә алдан, әллә соңарып туды… -
19 гыйнвар 2025 - 09:00
Рәхмәт сиңа... (хикәя)
Ире төшендә хатынын түгел, ә икенче бер хатынны чакыра иде: “Нәзифә димен... Нәзифә...” Энҗе, яшен суккандай, баскан урынында тораташ булып торды да, әкрен генә урынына чүкте. Нәзифә... Димәк, чын бу...