Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
8 февраль 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Детдом шундый кайтмый торган җир була микәнни? Минем кечкенә, әле башланып кына килгән тормышымда моңа кадәр «ранный, артиллерия, бомба, госпиталь, фронт, алгы сызык, наступление» һәм башка шундый таныш булмаган сүз-атамаларны күп тапкырлар ишеткәнем булса да, «детдом» дигән сәер, көпчәкле трактор кебек урынында дырылдап утырган сүзне ишеткәнем юк иде. -
7 февраль 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
– Халимов, телеграмма! – дигән өндәү ишетәм. Кулыма кунган кәгазьгә ашыгыч рәвештә күз йөгертәм: «Мать умерла. Срочно приезжай». -
6 февраль 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Әнием мине озатырга килә алмады. Гомер буе авылдан чыкмаган ятимә хатынның ялгызын гына Миякәдән Туймазы кебек ерак җиргә юлга чыгару җиңел түгел иде. Хәер, военкоматтан чакыру алганнан соң, мин бер генә көнгә авылга кайтып, әнкәм белән хушлашып килгән идем. -
2 февраль 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Без бу баллы йортка карап, хәтта кышкы карларда да куанабыз. Һәм бер кашык балдан мәңге баллы, мәңге маллы булып, дөньяга таралабыз. Бисмиллаһ әйтсәң, җитә ул! -
1 февраль 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Моңа кадәр минем авылдан чыкканым юк иде әле. Күкрәгемә ачык изүем аша ярсу җил бәрде. Барабыз! Җилдерәбез! Очабыз! Мине малайлар күрә микән? Әле башланып кына килгән гомерендә «Дәүләт йомышы»н үтәгән баланың беренче тапкыр машина хуҗасы булып, Әкчингә алып бару шатлыгын күз алдына китерәсездер. -
31 гыйнвар 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Гомерләр үтте. Мин авылым зиратында Нияз абыемның каберен таба алмадым. Аны белүчеләр һәм тикшеренүчеләр бөтенләй дә калмаган иде. -
30 гыйнвар 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Мин 1942 елның башында туганмын. Әнием сөйләгәннәрдән хәтердә калуынча, әтием мин туганнан соң – өч көннән фронтка китә. Бер атнадан соң, ун көннән соң киткән дигән мәгълүматлар да бар. Кайсы дөрестер, әниемнең яшьли үлеп китүе аркасында мин моны ачыклый алмыйм. -
29 гыйнвар 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Әйе, мин әнкәмнең сабый бала хәтерендә калган истәлекләре белән генә уртаклаша алам. Алар, әлбәттә, хәтер дәрьясыннан өзек-өзек, өлеш-өлеш булып калкып чыгалар. Балачак хатирәләре күпмедер күләмдә күңелдә яхшы сакланса, «олы чак» истәлекләре бөтенләй дә юк дәрәҗәдә яки бик аз күләмдәләр. Алар еш кына берсе икенчесе белән бәйләнмәгән дә кебек, әмма «инәй» дигән бердәнбер сүз аларның барысын бербөтен итеп ялгый да куя... -
26 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Без күргәннәрне сөйләсәң – суган ачысы пүчтәк ул, – дип куйды. Барлыгы йөзгә якын роль, өч әкият-пьесасы, алты китабы, җиде тәрҗемәсе. Күпме шигырь ятланган, хикәя сөйләнгән концертларда, тантаналарда! Кайларда гына булмаган, утлар-сулар кичелмәгән! Никадәр кеше холкына кереп, театр уйнап кара әле син! Акылдан язарсың... Ә менә үзең булып калу авыррак, чын кеше булып, диюем. Кыйблаңа тугры булып. Сине халкың, тамашачың күтәргән идеалыңа туры килеп. -
25 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Беләсеңме, Алмаз дус! Җан әрни. Авылларны бетерәләр... Милләтебезнең тамырын корыталар... Мин шуның өчен яшәдеммени? Мин шуның өчен артистлык миссиясен үтиммени? Менә кара. Күптән түгел кайттым мин авылга. Үзем сәясәттән ерак торам кебек, рольләрне дә үзем өчен генә уйныйм сыман хәзер. – Ләкин син җәмгыятьнең кая таба барганын әле генә ачынып әйттең – авыл бетә, дип. Элегрәк миңа мәктәбегездә күпме бала калганын өзгәләнеп сөйләгәнең бар иде. -
24 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
Менә мин сиңа хәзер бөтенесен сөйлим, яме. Тик синең колак очлы, берүк яза күрмә, яме! – Ярар, ярар, Хәлим абый, син әйткәч – закон! Телне тешлим, кулга сугам... ...Ничек язмыйсың инде? Боларның кәттә егет чаклары. Кем ялгышмаган да, кем әтәчләнмәгән. Хәлим абый үзе әйтеп тора: «Ялгышмыйча йөргән кеше – чын шәхес була алмый», – дип. -
23 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
...Әни шунда бара, 41 нче елның кышында. Күрше авыл хатыны белән. Килеп төшкәч, әти шаккатты, ди. Ачуланган. 40 градус салкын бит әле, 41 нче ел – шундый була. Өй тулы бала, ничек, ни йөрәгең белән чыгып киттең, ди. Мин моны әнинең каһарманлыгы дип атыйм. -
22 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Теге... элекке вакытларда бар да гадел иде дип әйтеп бетереп булмый иде, кәнишне. Әле шул, Сабан туенда булган хәлләрне сөйлисем килә. Ләкин «без менә шулай тәрбияләндек, менә шулай чыныктык, менә шулай Кеше булып формалаштык. -
21 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Хәлим абый, мин сиңа бер хатирәне сөйлим, әллә ни шаккатма! 65 нче еллар булды микән, Университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагына дустым, авылдашым Разил Вәлиевне эзләп килдем. Ул чакта минем әле шагыйрь Зөлфәтне дә, Мөдәррис Әгъләмовны да ишеткәнем юк иде. -
20 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (бәян)
– Менә син, маладис, дустым, бакчаңны саттың да котылдың. Ә без, бакча дигән булып кайгырып ятабыз. Бер уйласаң, нәрсәгә инде ул иҗат кешесенә бакча? Җәфа, билләһи. Бара алганыбыз да юк шунда. Җәй үтеп китә инде. Бармасаң, чүп баса, барсаң – алып кайтырлык уңышы булмый. Шул һавасы дигән булып йөрибез инде.