Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
7 март 2025 - 09:00
Кеше булып калырга (бәян)
Әнием сөйләве буенча, әти үлеп киткән. Мин аның вафатыннан соң туганмын. Шунлыктан гомерем буе «әти» сүзен әйтергә тилмереп яшәдем... -
28 февраль 2025 - 15:00
Камилә (ахыры)
Гомер бик тиз уза, диләр. Һәм ул, чынлап та, шулай икән. Аны күпмедер яшәгәч, олыгайгач кына аңлыйсың. Камиләне бүтән беркайчан да эзләмәдем, эзләүнең мәгънәсе юклыгын күптән аңладым. Шулай да язмыш безне бер мәртәбә кабат очраштырды. -
27 февраль 2025 - 15:00
Камилә (дәвамы)
Ә ул мине көткән, эзләгән, ападан да белешкән. Ә мин юк, мин авылда, әти дә бер сүз әйтми, әни дә, минем өйләнергә теләмәгәнемне күргәч, сөенеченнән кош тоткан кебек йөри. Өч-дүрт көн узгач, бардым мин ул ЗАГСка! Янәдән язылышу көнен билгеләр өчен түгел, билгеле. Нигәдер (үзем дә аңламыйм!) акланыр өчен... -
26 февраль 2025 - 09:00
Камилә (дәвамы)
Икебез дә нәрсәдер сизенгән сыман озак кына аерылыша алмыйча, бер-беребезгә сыенышып тордык. Ах, алда нинди бәлаләр киләсен белсәм икән шулчак! -
25 февраль 2025 - 09:00
Камилә (дәвамы)
Шул өч сәгать эчендә безгә йокы дигән нәрсә кереп тә карамады, без юл буе бер-беребез белән сөйләшеп, серләшеп кайттык. Миңа карата үзгәргәнен, йомшарганын сиздем. Мин акрын гына аның ягына авыштым һәм бик нык тәэсирләнеп аны кочагыма алдым. Карышмады, янтаеп китеп, башын тын гына җилкәмә салды. -
23 февраль 2025 - 09:00
Камилә (дәвамы)
Минутлык хисләргә алданып, табыныр Кояшымнан ераклаштым. Гомерем буе мине әнә шундый бәхетсезлек эзәрлекләде һәм ул гел шулай кабатлана килде. Яратканнан читләштем, яратмаган белән яттым. Ә кем гаепле соң моңа? Кем булсын, мин үзем! Бары тик үзем генә! Нишләп шундый соң мин? Нишләп? Гомерем буе шуны аңларга теләдем, тик аңлый гына алмадым, гел шул вак хисләр белән чуалдым, ә зурны югалттым... -
22 февраль 2025 - 17:00
Камилә (дәвамы)
Гомер авышкан саен мин шушы яшенле яңгырны ниндидер бер илаһи вакыйга кебек искә алам. Әйе, гомер буена бәхетле була алмыйсың, бәхет ул – бер мизгел генә. Әнә шул бәхетле мизгелләрне бергә җыйнап, җан түрендә саклый алсаң, бу дөньяда юкка яшәмәгәнлегеңә ихластан инана аласың. Шул бәхетле мизгелләрне бер генә мәртәбә булса да кичерер өчен яши дә инде кеше бу дөньяда! «Кешеләр! – дип эндәшәсем килә шулчак. – Саклагыз, бөртекләп саклагыз, хәтерегездән сызмагыз сез ул мизгелләрне!» -
30 декабрь 2024 - 13:00
Кышлар үткәч кайтырмын... (бәян)
– И бәбкәм, әниеңне район бүлнисенә озаттылар бит. Ярый әле, вакытында кереп-күреп өлгердем. Ярый әле, чүпрәм беткән иде. Чүпрә алырга дип, сезгә сугылган идем... Керсәм, әниең идәндә тәгәрәп ята... -
22 декабрь 2024 - 09:00
Моңнар булып кайтырмын (документаль бәян)
Кара еллар, куркыныч чорлар… Ил өстендә ач үлем уйный, кызарып баеган офыклардан ерткыч тиран үзенең чираттагы корбанын эзләп җир өстен күзли сыман… Коръән Кәримнең мәрхәмәтлелек принципларында тәрбияләнгән Гайнелгыйлем исемле бер татар баласы кешелексез режимның чираттагы корбаны булып төрмәгә утыртыла. Хатыны Шәмсия берсеннән-берсе кечкенәрәк дүрт бала белән өйдә кала... -
26 февраль 2024 - 09:00
Син һаман шул сандугач (повесть)
– Сәвия апа, Дулкыния суга батты! Төшке ашны әзерләп йөргән Сәвия кулындагы пычагын куярга да онытып күрше кызы Ләйсәнгә ияреп елга буена чапты. Кызчыкны инде яр буена чыгарып салганнар, тирә-яктан кешеләр сырып алган... -
17 февраль 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Шофёр миңа ярдәмгә йөгерүче егетләремне күреп, бәладән – башаяк дип, мине эзәрлекләүдән туктады һәм һаман да сүгенә-сүгенә, кабинасына кереп чумды һәм китеп барды. Мин шул арада машинадан сикереп төшеп калдым. -
15 февраль 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Хәзер инде бу вакыйгаларны хәтерләгән кешеләр да тормыштан китеп барган. Гаепсезгә атылган иренең кешелек горурлыгын саклаган Гайнияттәйне бары зират капкасы, андагы үлән баскан кабере генә хәтерлидер кебек... Аһ, ничек кенәләр дә үкенечле вә кызганыч!.. -
14 февраль 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Бу 1949 елның сентябрь азакларында булган булырга тиеш. Җылы көзге көн. Мин кызгылт киндер ыштанда, берни булмагандай, болдырыбызга утырып, кишер кимерәм. Безгә бер таныш булмаган, үзен бик тә тыныч тоткан апа килде. Алар инәй белән икәүләп сөйләшә-сөйләшә, безнең бакча башларын, ишегалларын урап йөрделәр. Сүз мине мәктәпкә укырга йөртү турында, әмма «мине читләтебрәк» барган икән. -
12 февраль 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Аптыраган халык ышаныргамы-юкмы дип, нишләргә дә белми аптырап кала. Кайсыбер Барый, Сабирҗан кебек аксакаллар, әби-сәби, бабайсабайлар, берсе – уклау, икенчесе – җәмкә, өченчесе мич арасындагы кисәү агачы белән коралланып, без чапкан якка чабарга тотына да абынып егылып, тукталып кала... -
9 февраль 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Бәлки мин абыйларымнан шушы кечкенә яшемдә алган сабакларымны гомерем буе да үтәп бетерә – үтәп җиткерә алмаганмындыр. Әмма мин аларны сәгать аныклыгы белән үтәргә тырыштым. Шушы сабакларым яктысында гомерем буе шигърияткә тугры хезмәттә булдым.