Логотип Казан Утлары
Роман

ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның дәвамы)

Дамир Исламов исемендәге батальонда Рәсимнең танышлары, аның белән бер училищеда укыган егетләр күп. Алар арасында «Батырлык» орденына гына түгел, Россия Герое исеменә лаек булучылар да бар хәтта. Россия Герое Раил Габдрахманов белән дә Рәсим бергә укыды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Танкистлар

Дамир Исламов исемендәге батальонда Рәсимнең танышлары, аның
белән бер училищеда укыган егетләр күп. Алар арасында «Батырлык»
орденына гына түгел, Россия Герое исеменә лаек булучылар да бар хәтта.
Россия Герое Раил Габдрахманов белән дә Рәсим бергә укыды.
Училищены берүк вакытта тәмамлап, Рәсим – Ерак Көнчыгышка, ә Раил
бераз якынгарак – Новосибирскида урнашкан хәрби частьларның берсенә
китте. Танк взводы командиры дәрәҗәсенә хәтле күтәрелеп, ул Кемерово
өлкәсендә һәм Алтай краенда хезмәт итте.
Рәсим Луганскига килгәндә, Раил Габдрахманов Россия Герое исеменә
лаек булган иде инде. Луганскида ул СВОның беренче көннәреннән үк
сугыша. Ә Герой исеме аңа Төньяк Дон елгасын кичкәндә күрсәткән
батырлыклары өчен бирелә. Елга аша күпер төзелгәндә, ул үзенең взводы
белән аны саклауда катнаша. Күпер төзелеп беткәч, беренче булып
взводындагы ике танк белән шуның аша икенче ярга чыга. Икенче көнне
дошман күперне җимерүгә ирешә, Раилләр икенче якта кала. Ләкин
командир дошманның ике танкын, 20 сугышчысын юк итә.

2022 елның 10 августында, Раил Габдрахманов белән бер үк көндә Россия
Герое исеме Казан танк училищесын тәмамлаган тагын бер танкистка – Иван
Додосовка бирелә. Алар өч танк белән Украинаның икенче бер төбәгендә –
Попасная шәһәре тирәсендә дошманның тулы бер танк ротасын юк итә-
ләр. Додосов взводы дошман оборонасын урман аша турыдан өзеп чыгарга
ниятли. Ләкин урман эчендә дошманның танк ротасы урнашкан урынга
килеп чыга. Дошман контратакага ташлана. Ләкин Додосов взводы, аяусыз
сугышып, җиде танкны юк итә, икесен трофей итеп алып чыга, тагын берсе
шунда янып кала. Шулай итеп, безнең гаскәрләргә Лисичанск шәһәрен азат
итәргә мөмкинлек туа.
Россия Герое исемен алган Казан танк училищесын тәмамлаган тагын
бер каһарман – генерал-полковник Александр Лапин. Бу исем генералга
Северодонецк һәм Лисичанск шәһәрләрен азат иткәндә, гаскәрләр белән
дөрес җитәкчелек иткәне өчен, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән
батырлык һәм героизм өчен» бирелә.
* * *
«Три танкиста» дигән җыр бар. Рәсимнең яраткан җыры. Ерак
Көнчыгышта хезмәт иткәндә, алар батальонының гимны иде ул. Бөек
Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта танкистларның батырлыгы
турындагы җыр. Чик бозып, Советлар Союзына басып керергә батырчы-
лык иткән япон самурайларына каршы көрәшкә баскан танк экипажы
турында. Көе дә, сүзләре дә күңелдә ватанпәрвәрлек хисләре, туган илгә
мәхәббәт, дошманга карата нәфрәт, үч уята торган җыр.
Ерак Көнчыгышта еш җырлыйлар иде алар ул җырны. Заманнар да
башка иде. Отставкага чыкканнан соң аны бер тапкыр да ишеткәне булмады
бугай. Әнисенә хат язганда, Рәсим әнә шул җырны исенә төшерде. Соңгы
җөмләләрен язып бетереп, конвертка салганда, үзалдына гына көйләп тә
алды әле хәтта.
На границе тучи ходят хмуро.
Край суровый тишиной объят.
У высоких берегов Амура
Часовые Родины стоят.
Амур дип түгел, Днепр дип җырларга кирәктер хәзер. Рус дәүләтенең
башында торган илдә Россиягә каршы көчләр яшәп яткан бит.
2014 елда ук башларга кирәк иде бу операцияне дип уйлый Рәсим.
Башында ук ныклы киртә куярга кирәк иде аларның эшчәнлегенә. Хәзер
шактый көчәйделәр алар. Американың максаты – Россиянең бөтен
байлыкларына хуҗа булу. Бу эшне нәкъ менә Россиянең борын төбендә
яшәп ятучы шул фашист калдыклары кулы белән башкару. Украина армиясе
баштанаяк Америка кораллары белән коралланган. Ләкин аңа карап,
Америка коралларының Россиянекеннән әлләни өстенлеге юк. Танклары да
безнең җирдә йөрер өчен уңайсыз, гусеницалары сазлы урыннарда танкны
төпкә өстери. Манёврлылыклары начар.
– Әйбәт җыр! – диде Леваков, Рәсимнең үзалдына гына җырлавын
ишетеп. – Кычкырыбрак җырла. Экипаж өчен гимн итеп алсак та буладыр аны. «Өч танкист» дигән җыр бугай бит. Без дүртәү. Булсын, хәзерге
танкларга дүрт солдат хезмәт күрсәтү дә аз әле.
Рәсим тавышын күтәребрәк җырлый башлады:
– Там врагу заслон поставлен прочный,
Там стоит, отважен и силён,
Вдоль границ земли дальневосточной
Боевой ударный батальон.
Җырга Александр да кушылды:
– Там живут – и песня в том порука –
Нерушимой, крепкою семьёй
Три танкиста – три весёлых друга –
Экипаж машины боевой.
Җырны башка егетләр дә белә икән. Александр артыннан калганнар да
күтәреп алдылар.
– На траву легла роса густая,
Полегли туманы широки.
В эту ночь решила вражья стая
Перейти границу у реки.
Но разведка доложила точно –
И пошёл, командою взметён,
По родной земле дальневосточной
Броневой ударный батальон.
Мчались танки, ветер подымая,
Наступала грозная броня.
И летела наземь вражья стая
Под напором стали и огня.
И добили – песня в том порука –
Всех врагов в атаке огневой
Три танкиста – три весёлых друга –
Экипаж машины боевой.
Җыр тавышын ишетеп, блиндажга башка экипаж егетләре җыйналды.
– Нинди бәйрәм сезнең монда?
– Нинди бәйрәм булсын, танкистлар маршын җырлыйбыз. Командага
«Батырлык» ордены биреләчәк диде бит полковник.
– Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә, безнең ротаның гимны иде ул, –
диде Рәсим. – Бөек Ватан сугышы елларында чыккан җыр.
– Әллә мин тагын концерт башланганмы, монда гына куярга булганнармы
концертны дип торам, – диде икенче взвод командиры «Буран».
– Нинди концерт? «Алёша» егетләре генә җырлый бит.
– Казаннан гуманитар ярдәм, филармония артистлары килгән, ди, анда.
Бүген Молодогвардейск мәдәният сараенда чын концерт куячаклар, ди. Тәк
што, татарча белгәннәр, концертка җыеныгыз.
127 нче мотоукчы дивизиянең яртысы Татарстаннан килгән егетләр
иде. Пехотачылар, БМП йөртүчеләр, танкистлар, артиллеристлар арасында
да татар егетләре күп. Менә бит нинди бәйрәм ясаганнар филармония
артистлары аларга!
– Татарлар, руслар дигән бүленеш юк СВОда. Хәзер артистлар татарча
гына түгел, русча да әйбәт сиптерә. Тәк што яраткан җырларыгызны
сорамыйча калмагыз, җырларлар, – диде «Буран».
– Шул хәбәргә өстәп, тагын бер яңалык: Казаннан Зиннур Әхмәтгалиев
атлы бер абзый мотоцикл җибәргән СВО сугышчыларына бүләк итеп.
– Командир, алайса, бүгенге батырлыгың өчен сиңа инде бу бүләк.

– Узган юлы якташлар квадроцикл да җибәргәннәр иде бит. Яу кырына
танклар өчен снаряд ташырга бер дигән транспорт булды. Ә бу матайны
миңа түгел, минем урыным – танкта, экипаж белән бергә, аны батальон
табибына бирергә кирәк, – диде Рәсим. – Яраланучылар булса, аның тизрәк
килеп җитүе, ярдәм күрсәтүе кирәк.
* * *
Луганск республикасына Татарстаннан фольклор ансамбле килгән булып
чыкты. Рәсимнең ул ансамбль концертында булганы бар. Казанда төзелештә
эшләп йөргәндә, ансамбльнең администраторы Хәйдәр Сафин атлы бер
абзый ниндидер бер бәйрәм уңаеннан аларның бригадасына билетлар
калдырып китте. Бушка түгел, әлбәттә. Түләүле. Концертлары ошады. Хәзер
дә шул составта диярлек килгәннәр. Ничек куркып тормаганнар. Монда
бит, уяу тормасаң, дроннар килеп, шартлатып та китәргә мөмкиннәр. Юлда
алай-болай төрле хәл килеп чыгарга мөмкин. Ә бүгенге концертта яшь кенә
бер кыз Рәсим өчен махсус җыр башкарды. Сәхнәгә чыгып, берничә җыр
җырлаганнан соң:
– Ә бу җырымны Казан егете, бүген генә күрсәткән батырлыгы өчен
«Батырлык» орденына лаек булган Рәсим Баксиковка багышлыйм, – диде.
Дивизия командирлары сораганнардыр инде. Үзләренчә бер бүләк ясарга
уйлаганнардыр. Ләкин Рәсимнең моменттан файдаланып каласы килде, үзе
яраткан җырны ишетәсе килүен әйтте.
– Ә мин теләгән җырны башкара аласызмы соң? – диде.
– Ә нинди җыр ишетергә телисез? – диде кыз.
– «Әниемә» дигән җырны яратам мин. Казакъ җырын. Аны татарлар
да белә.
– Белә генә түгел, яратабыз да! – дип кычкырды кайсыдыр солдатлар
арасыннан.
– Була ул, – диде дә җырчы, янында торган баянчыга борылып: – Әйдә,
Азат, башла. Ишетсеннәр егетләр үзләренең яраткан җырларын, – дип,
баянчыга кушылып җырларга да кереште:
Кадерләп үстергән
Мин – синең җимешең.
Куеның гөлбакча,
Назлы җил сулышың...
Әнисенең яраткан җыры ул. Таҗикстанда туса да, үзе чуваш булса
да, яшьлеге Казакъстанда, казакълар арасында үткәнгәме, ярата аның
әнисе бу җырны. Аның яшьлек елларында чыккан җыр бит ул. Җитмәсә,
татарларның да яраткан җыры.
Җыр тәмамлануга солдатлар гөрләтеп кул чаптылар. Татары да, русы
да, башка милләт егетләре дә. Алексей Неустроев белән Филипп Евсеев
та, җырны аңлагандай, алкышлаулар туктагач та, һаман кул чабалар иде.
– Әллә сез дә аңладыгызмы җырның нәрсә турында икәнен? – дип сорады
шунда алардан разведтөркемдә дроннар белән эшләүче элемтә операторы
Фирданис Абдуллин атлы егет.
– Беләбез без бу җырны. Әниләр турында бит ул. Казакъ-татар җыры.

Без бит якутлар, татарлар белән кардәшләр – төркиләр, – диде Алексей
Фирданиска. – Үзең дә әниеңне сагынгансың бугай. Күзләрең дымланган
әнә.
Тамашачылар арасында шахтёрлар да бар иде бугай. Шунда бер хатын
торып басып артистлардан «Шахта» җырын башкаруларын сорады.
– Заманында Донбасска шахтага эшкә килүчеләр дә утыра монда
сезне карап, – диде ул ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка. –
Татарстанның Казан арты дигән төбәгеннән, Дөбьяз, Әтнә якларыннан без.
Казаннан артистлар сирәк килә. Туган якларны бик сагынабыз. Безнең өчен
«Шахта» җырын җырласагыз иде.
– Бик теләп, – диде Фәйзрахманов. – Бу җырны сорарлар әле дип, алдан
ук программага керттек. Мин аны үзем башкарырга телим. Ләкин башта
сезнең игътибарга бер шагыйребезнең «Терәү» дигән шигырен сөйләп
китмәкче булам. – Айдар җырны баянда да үзе уйнап башкарырга җыенган
иде. Шигырь дә сөйләргә булгач, баянын концертны алып баручыга
тоттырды.
Терәү
Украина. Донбасс шахталары.
Кан коела кабат бу якта.
Ник бу хәтер шулай кыска икән?
Уйга сыймый күпме уйлап та.
Донбасс, Донбасс, сәйяр татарның да
Бәгыренә төшкән җир ласа!
Бәгырькәйләр өзелеп китмимени,
«Шахта» көен берсе җырласа?!
Бәхет эзләп киткән күпме татар
Аерылган туган иленнән.
Таш баскандыр анда күпме ирне!
Ә күпмесе язган теленнән!
Күбрәктер телен онытканнар!
Шундыйлары күбрәк уйлата!
Украина. Донбасс шахталары.
Кан коела кабат бу якта.
Кан коела. Мин сәбәбен эзлим.
Сәбәбе бер: сәбәп – терәүдә!
Терәү тузса, шахта җимерелә,
Исән кала алмый берәү дә!
Шахтамыни?.. Украина үзе
Калган бүген торып терәүсез.
Мин сәбәбен эзлим, серен... Шуңа
Кем табала тәңгәл төгәл сүз?!
Күңелемә килә шахта баскан,
Телен җуйган мәхлук татарым.
Украина, монда сугыш бара...
Канга баткан Донбасс яклары...
Айдар шигырен сөйләп бетерүен белдереп башын иде дә, алып баручы
ягына борылып, баянын сорап ым какты. Халык гөрләтеп кул чапты.
Шуннан соң ул, баян каешларын иңенә салып, салмак кына аккордларын
алып, «Шахта»ны җырлый башлады.
– Китә җаныем, китә җаныем,
Китә җаныем Донбасска.
Ул китә инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска.
Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең.
Әмма мине бик сагынсаң,
Бик саргайсаң, нишләрсең?..
Тагын гөрләтеп кул чаптылар.
– Рәхмәт! Татарлыгыгызны онытмагансыз икән. Җыр-моңнарыбызны
сагынып яшәп ятасыз. Безнең монда килүебезнең максаты – сезнең сугышчан
рухны күтәрү. Бу махсус хәрби операциядә Татарстаннан зур ярдәм күрсәтелүен әйтеп үтәргә телибез. Дамир Исламов исемендәге танк батальоны, «Алга»,
«Тимер», «Батыр» – барысы да Татарстанда оештырылган батальоннар. Алар
Луганск, Донецк халык республикаларын азат итү өчен көрәшәләр.
Айдар сүзен бетерергә өлгермәде, «Әниемә» җырыннан соң якут
егетләреннән шул җыр турында сораган Фирданис Абдуллин кулын күтәреп:
– Абый, миңа да сүз бирегез әле, – дип, аңа мөрәҗәгать итте: – Мин –
Фирданис Абдуллин, Татарстан егете. Минем әнием – Фирая Абдуллина,
укытучы. Шигырьләр яза. Минем сәхнәдән әниемнең миңа багышлап язган
шигырен укыйсым килә.
– Рәхим ит, Фирданис. Тыңлыйк әниеңнең шигъри сәламен.
Егет, рәхмәт әйтеп сәхнәгә күтәрелде дә, кесәсеннән блокнот чыгарып,
битен ачты һәм укый башлады:

Улыма
Синең һәрбер хәбәреңне
Зарыгып көтеп алам.
Бүген көнем озын булды –
Шалтыратмадың, балам.
Болай ук көтмәс идем дә,
Дөньялар тыныч түгел.
Җан тынычлыгына бигрәк
Сусады боек күңел.
Бер Аллаһка өмет белән
Сәҗдә кылып ялварам.
Фәрештәләр саклап йөртсен
Сине, и газиз балам!..
– Молодец, Фирданис! Әйбәт шагыйрә икән әниең. Кая, бир әле миңа
аның бу шигырен. Казанга кайткач, берәр гәзиттә бастырып чыгарып булыр,
бәлки, – дип, Айдар егеттән шигырен сорап алды.
– Бу гына түгел, аның шигырьләре әле тагын бар. Мин сезгә аның
адресын бирермен, абый, үзеннән тагын шигырьләрен сорап алырсыз, –
диде Фирданис.
Концерт шулай артистлар һәм тамашачылар белән үзара әңгәмә
рәвешендә шактый озак дәвам итте. Тамашачылар бар да канәгать калды.
Мондый очрашуны аларның моңа хәтле әле күргәне юк иде бугай.
Рәсимгә дә ошады концерт. Казан сагындырган. Әле СВОга киткәненә
күпме генә, сагынырга да өлгергән икән. Отставкага чыкканнан соң Казанда
өч ел яшәп, өч тапкыр барганы булдымы икән аның концертларга?! Их, бу
бандерачыларны дөмектереп, Казанга исән-сау әйләнеп кайта алса, ешрак
йөрер иде ул концерт-спектакльләргә. Шундый тамашалар, җырлар күтәрә
бит инде кешенең рухын. Тормышны ямьли, яшәүгә дәрт уята. Ә монда
дошманга нәфрәтне көчәйтә.
Әнә шулай, Рәсим Баксиков, Александр Леваков, Филип Евсеев һәм
Алексей Неустроев составындагы экипажның батырлыгы дивизия һәм
Молодогвардейск бистәсе халкы бәйрәменә әверелде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: wikipedia

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев