Сөләйман солтан (дәвамы)
Нугай мирзалары Мамай белән Тиле Урак, Хаҗитархан тәхетенә утыртмаган өчен, Мөхәммәтгәрәй ханны суеп үтергәннәр!
13
Абыйсы Мөхәммәтгәрәй хан күрәзәче түгелдер, әмма белеп әйткән.
Сәхибгәрәй юлда сайлап алган өч йөз җайдагы белән Казан каршына килеп
туктауга ук, дивар сакчылары кала капкаларын улын сагынып көткән ана
кочагыдай ачып каршылады. Сәхибгәрәй өчен Казан дигән мәркәз күптән
таныш, әле ун-унбер яшьлек малай чагында ук әнкәсе Нурсолтан белән аның
бирегә кунакка килгәне бар. Әнә хәзер дә ул һаман элеккечә. Казансу елгасы
өстендә юан бүрәнәләрдән тезелгән агач кирмән, әнә аның Төмән, Алат, Ногай
атлы биек капкалары. Кирмән каршындагы Ташаяк базары да, Болак суының
ике яры буйлап тезелешкән бистәләр дә — һәммәсе шул көенчә.
Капкадан Сәхибгәрәйне каршыларга килгән Сәйди, Агиш, Түләк морзалар,
меңбашлары, дистәләгән сәүдәгәрләр тезелешеп чыкты. Иң сөенечлесе —
урталарында Коръән-Шәрифне күкрәгенә кыскан Боерган сәет белән ун-егерме
имам. Мәмләкәтнең дин башлыгы синең килүеңне хуплый икән, шәригатькә
адым ясамыйсың, син кадерле, димәк. Морзаларны, яубашларын,
сәүдәгәрләрне ярлык биреп йә янчык белән сатып алып була, дин башлыгын
орып-бәреп һәм юхаланып кына үз әләмең астына иңдерү бик кыен.
— Әссәламәгаләйкүм, Сәхибгәрәй туганыбыз һәм хан галиҗәнапләре! Сине
Казан тезенә чүккән көе каршы ала, — дип сәет сәлам сүзен ыргыткач, морза
белән сәүдәгәрләрнең һәрберсе, башларын тезләренә чаклы иеп, тугрылык
белдерергә җөрьәт итте.
Ияреннән төшеп Коръәнне үбүгә үк, Сәхибгәрәй эчен еландай тырнаган
сорау белән кырыс сүз башлады.
— Хан сараен Мәскәү колы Шаһгали белән орышканнан соң гына яулап
алырга туры киләчәкме?
— Юк, сарайга юл ачык, — дип бәлзәм төсле татлы җавап ташладылар. — Әмма
Шаһгали шунда. Сабый бала сыман, нәрсәгәдер өметләнеп, сине көтә әле.
Сәхибгәрәй тәхет залына ак-караны күрми бәреп керде. Тупсаны атлап үткән
чагында ук шәйләп өлгерде ул: аяклары яртылаш кисеп ташлангандай кыска, гәүдәсе
кыршауларын алып ташлаган мичкә төсле чик-чамасыз юан бер албасты тәхет
янындагы бер баскычта утыра, йөзе көл сипкән шикелле кара янган, карашлары
төссез, чыраенда нур юк. Аңлашыла, ул үзенең өстенә басып килгән Сәхибгәрәйне
тәхеткә утырган көенчә каршыларга да батырчылык кыла алмый инде.
— Син нишләп тагын Мәскәвеңә, урыс кенәзенең табанын яларга чыгып
качмадың соң әле? — дип таудагы шарлавык шикелле усал, вәкарь тавыш белән
кычкырды Сәхибгәрәй, дошманының йөзенә карчыгалар төсле кырыс багып. —
Сез, Казанныкылар, ихатада чынаяк ватсагыз да, Мәскәү кенәзенә барып эләкләргә
вә көндәшләрне урыс кулы белән буып бетерергә күптән күнеккән монафыйклар,
җебегәннәр ләбаса. Мин бит сине тотмыйм, бар, элеккечә Мәскәвеңә, урысларның
Василий кенәзеннән ярлыкау вә гаскәр сорарга дип чык та ычкын.
— Мин — хан бит, мине Мәскәү кенәзе раслады, аңа буйсынмыйча яшәсәм,
алып ата, — дип меҗ-меҗ итеп телгә килде Шаһгали. — Ә син, шул ук урыс
төсле, басымчаклык итеп басып кердең. Син кануни хан түгел. Сине Казан-
йортның тануы да бик икеле.
Сәхибгәрәй төкерекләрен чәчеп, үгез шикелле ярсып җавап бирде.
— Тәхетне ялварып сорамыйлар, талап алалар ул, ахмак Гали! Теләсә кайсы
ханлык — иярен вә йөгәннәрен җуйган айгыр төсле. Аңа иң беренче булып кем
бугалак ташлый йә йөгән кидерә, тик шул җайдак кына аны авызлыклый, ияренә
сикереп атлана, ахыр чиктә арткы аякларына күтәрелерлек итеп ярсыта да, биетә
дә ала. Йөгәнне, менә, бүген мин эләктердем, ә син, әллүр моннан, аттыр!
Шаһгалинең һаман каккан казык кебек селкенмәвен күргәч, янә җиргә типте.
— Мин сине, әлбәттә, дар агачына озата йә, бүкәнгә салып, сатлыкҗан башыңны
чаптыра алыр идем. Тик безнең үзара кан койганны күрсә, дошман сөенәчәк. Мин
егерме мәртәбә миһербанлык күрсәтмәм. Бүген тәхеткә менәчәкмен, шуңа кәефем
шәп. Шуннан файдаланып кал да яхшы чакта күз алдымнан югал!..
Беркавем арадан соң каравыл йөзбашлары хисап тотты.
— Шаһгали мөртәтне, хатыны вә балалары белән балыкчылар көймәсенә
төяп, Зөя ягына агызып җибәрдек без.
— Ә аны татарларга каршы котыртып ятучы бәдбәхет Карпов кайда? — дип
кычкырды Сәхибгәрәй, йокысыннан яңа уянгандай.
— Урыс илчесе Карпов әле син Казанга җиткәнче үк качып китәргә өлгерде
шул, каһәр.
— Нигә качырдыгыз? — дип кабынды янә Сәхибгәрәй, тешләрен боз кисәге
чәйнәгәндәй усал шыгырдатып.
Морза һәм меңбашларның ялкынсыз йә аумакай гына җавапларын ишеткәч,
яңа таҗ иясе ярсуын йодрыгына төйнәп кала алмады.
— Ләбиб, Кәрим! — дип кычкырды ул үзенең йөзбашларына. — Мин Казанда
Шаһгалине Мәскәүдән чакырып китерттергән Коләхмәт, Яуш, Җанкай атлы соран
морзалар посып ятуын беләм. Ул монафыйк җаннарны таракан шикелле качкан
ярыкларыннан көйдереп чыгарыгыз да кирмәндәге сарай мәйданына сөйрәп
китерегез! Госман! — дип эндәште ул аннары бер-ике адым алгарак чыгып баскан
пәһлевандай зур гәүдәле бер меңбашка. — Син үзеңне Сәхибгәрәй оныткан һәм
танымый, дип уйлыйсыңмы әллә? Нурсолтан анам белән сәфәр килгән чакта син
безне Нижгар каласыннан Казанга чаклы озата кайткан идең. Улчакта да анама
һәм шаһзадә буларак үземә бигать9 иткәнеңне һич онытмыйм. Әйдә, кабат расла.
Сарай мәйданына дар агачлары тезеп кую хәзер синең өстә. Аннары Касыйм
каласыннан карачкы Шаһгалигә ияреп килгән сатлык сәүдәгәрләрне дә дарга
озатыгыз. Урыс илчесе Карповны качыргансыз икән, калагызда Василий кенәз
Шаһгалигә тагып җибәргән баскын воевода Поджогин да бар иде бит әле. Ул
шымчының да урыны дар агачында, тизрәк котылыгыз!..
Шуннан ары атна-ун көн буена дар агачлары мәет-корбаннардан бушамады.
Тынган берсен соңыннан, салларга тутырып, Идел буйлап түбәнгә озаттылар.
Кирмән эчендә яңа ханга ант китерүләр дә, мәҗлес, күңел ачу кебек тантанасы
да булды, әмма Казан, эченә корт төшкән яфрак-үлән сыман шомланып, саргаеп
һәм тынып калган иде. Искә-аңга килерлек, яңа тәртипләргә ияләшерлек тә
ара бирмәделәр, Кырым тарафыннан гаярь чапкын килде.
— Мөхәммәтгәрәй хан Мәскәү өстенә зур яу белән бара. Нугай белән
ләһ яугирләре дә аңа кушылганнар. Мөхәммәтгәрәй хан хозурында энекәше
Сәхибгәрәй вә Казан яубашлары өчен дә аерым чатыр әзер.
Абыйсының «энекәш», дип кенә кимсеткеч оран ташлавы Сәхибгәрәй ханның
мин-минлеген итәгенә төшкән күмер кебек яндырып таласа да, яңа хаким кем алдында
бурычлы булуын бер генә мизгелгә дә исеннән чыгармады. Өстәвенә, абыйсының
хушлашканда әйткән сүзләре дә аның җанын тукран сыман гел-гел талый иде.
— «Элек Чыңгыз белән Бату җиһангирлар, Мүнкә белән Үзбәк кебек бөек
каһаннарыбыз булганын мәңге онытма син. Йөрәгемне нинди ут талавын
шуннан чамаларсың.»
— Мин аңладым, хәзер аңлыйм инде, — дип пышылдады Сәхибгәрәй
үзалдына гына. — Олыгайгач, акылың да, чәч-сакалың төсле, коела бара бугай.
Син үзеңне төшеңдә Чыңгыз яисә Бату хан итеп күрәсеңдер. Мәгәр кайсы
хаким генә андый хыял диңгезендә йөзми калгандыр да, аның ише шөһрәт
вә шәүкәткә ирешү синең генә хәлеңнән килер микән, туган абыкаем? Хәер,
син мине — үзеңнең калканың, ә үзеңне минем канатым, дип атадың бит әле.
Калкан икәнмен, синең янәшәңә бармыйча булмый инде.
— Яуга, Мәскәү өстенә кичекмәстән яуга! — дип оран салды Казан тәхетендә
калкып чыккан өр-яңа хан.
Әллә яңа таҗдарның күп дошманны кансыз юк итүен күреп шомландылар,
әллә яу сәфәреннән баеп кайту атлы яман корт талады — бер атна дигәндә
Сәхибгәрәй хан әләме астына кырык меңнән артык җайдак тезелешеп басты.
Нижгар каласына барып җиткәнче һичбер төрле дошман очрамагач, чынлап
сагайдылар. Сәбәбе баз төбенә күмгән чүлмәк түгел икән, бер-бер артлы
агылышып торган чапкыннар көн дә хәбәр итте.
— Мөхәммәтгәрәй хан явы турында белеп алуга ук Василий кенәз Кырым
чирүенә каршы олы гаскәр куган. Кырым татарларының Ука елгасын турсыкларда10
кичүләрен күреп, урыс алайлары, бүре талый башлаган эт өере сыман, төрле якка
качкан. Владимир Курбский белән Ширәмәт атлы чукынган бер татар туктатырга
тырышып каршыларына баскач, теге котырганнар ике кенәзне дә таптап үтергәннәр.
9 Бигать — тугрылык, басымчаклык турында ант.
10 Турсык — бурдюк.
Федор Оболенский атлы тагын бер кенәзләрен Мөхәммәтгәрәй ханның сәрбазлары
әсирлеккә алган. Хан ул кенәзне тәртә арасына җигеп, арбалар тарттырып чиләтә-
черетә, ди. Яллап китерелгән Ливон алманнары биргән әмерләрне тыңлаучы юк,
татар җайдаклары колакларына ут элгән ук яңгыры очыра башласа, урыс алайлары
«шайтан, шайтан», дип оран сала-сала качып китә икән...
Кырым белән Казан чирүләре Коломна шәһәре янында бергә кушылдылар.
Вәгъдә итүенчә, Мөхәммәтгәрәй яубашлары өчен дистәләгән чатыр корып
куйган, сый табыны әзер, ике як та шап-шоп килеп, кысып кочыштылар.
Мөхәммәтгәрәй, баш сәргаскәр сыйфатында, энекәшен үзенең ефәк-парча
чатырына дәште. Тыштан бик җиңелчә генә булып күренсә дә, чатыр эчендә
бәрхет белән киезгә төргән аулак бүлмәләр дә яшерелгән икән. Шундагы
ястыклар өстенә иңүгә үк, абзый кеше, мышный-мышный үзе сүз башлады.
— Моннан егерме ел чамасы элегрәк әткәй Сарай ханы Әхмәтне тар-мар итеп
кайткач, и-и, сөенгән идем! Әхмәт ханны Нугай бәге Ибәк мирза суеп үтерсә дә,
төп гаскәрне атай-мәрхүм җыеп барган Кырым татарлары тәшкил итте һәм иң
төп яуларда аның җайдаклары Сарай сәрбазларын пыран-заран китереп бетерде
ләбаса. Шуннан ары җанда өмет туды. Менә, Алтын Урда мәмләкәтеннән бушаган
бар җиргә, һәмишә байлыкка алга табан атай берүзе хуҗа булып ала, Ходай Тәгалә
Гәрәйләр нәселенә бетмәс-төкәнмәс хакимият, күк капусына таба олы баскыч бүләк
итте, имеш. Иллә мәгәр, Сәхиб туганкаем, барча хыяллар да томан гына булган.
Әхмәт вафатыннан соң Җаек аръягында, Җидесу буйларында кайсак татарлары,
Каф тау татарлары арасыннан Әбелмәмбәт, Низам, Шәйбан, Насретдин, Борак,
Булат атлы дистәләгән ялган шаһзадәләр, яңа ач-әрвахлар калкып чыкты. Шулар,
кан исеннән котырган чүл бүреләре сыман, Алтын Урданы үгез үләксәсе урынына
төрле якка тарткалый һәм өзгәли башладылар. Безнең атай өмет баглап торган бердәм
каһанлык урынына, Алтын Урда җәсәде өстендә, Ак Урда, Күк Урда дигән намьнәр
алган өр-яңа мәмләкәтләр хасил булды. Менә шулай итеп, Гәрәйләр нәселе үзе җиңү
яулап ирешкән нигъмәт-байлыклардан коры калды. Без мондый кимсетелүгә һәм
мәсхәрә калуларга лаек түгел идек, түгел идек, Сәхиб туганкаем!..
Мөхәммәтгәрәйнең ике күзеннән дә яшь тамчылары сытылып чыккан, ул
усал итеп йомарлаган йодрыклары белән әле тез башларын, әле түшәк читен
дөп-дөп төеп ала. Ачы яшь тамчыларын шәйләп өлгерүгә, Сәхибгәрәй аның
йөзенә күтәрелеп карарга да кыймый.
— Ходай Тәгалә Сарайдан калган җирләрне бер учка җыярга уңай форсат
бирде, ә без атай заманында шуны ычкындырдык. Әмма аның нигъмәтләре,
олыс-утарлары еракка таралмаган, аларны кабат Гәрәйләрнең түбә астына
тупларга һич соң түгел әле. Безгә Чыңгыз хан илә Бату хан җиһангирлар җыеп
калдырган татар каһанлыгын, татар солтанатын өр-яңадан торгызырга кирәк.
Коллар сурәтендә зынҗыр-читлек киеп, тышауланган сыман бәйле булып,
төрекләрнең Сәлим яки Сөләйман солтаннары каршында бил бөгүне туктатырга
вакыт. Сөләйманының арт саны тәхеткә дә күнегеп өлгермәде, ә шул селәгәй
дә әнә «урыс белән булышма, урыска таш атма», дип, инде алтынчы дистәсен
кырлаган Кырым ханын маңкалы урам малаена санап, миңа күрсәтмәләр биреп,
фәрман юллап ята. Юк, без, татарлар, үзебез аерым каһанлык төзи һәм, кирәк
була калса, урысларның Василий кенәзенә дә, төрекләрнең Сөләйман солтанына
да йөгән кидерә алырлык бөек халык. Безнең ата-баба Алтын Урда атлы шәүкәтле
һәм олы дәүләт тоткан, бугазга-бугаз килеп җәдәләшә торгач, үзләре үк аның
башын ашаган һәм каһанлык атлы бөек мәмләкәтне печән кибәнедәй таркатып
бетергән. Хәтта бүген дә Чыңгыз туруннары Таш Билбау аръягында, Каф тавында,
Кырымда, Казанда, Хаҗитархан илә Нугай даласында аерым-аерым ничә ханлык
тота. Ил төкерсә, күл була, ди халык. Безгә менә шушы вак-вак ханлыкларны
ерганаклар төсле, инеш төсле бер дәрьяга, бер әләм астына туплый белү кирәк.
Инешләрдән олы диңгез җыелмыйча калмас, ә диңгезне төрек җайдакларының
ятаганнары белән дә, урысның сасы чабатасы белән дә түгеп бетереп вә корытып
булмый. Мин шушы хакта сине Казан тәхетенә озаткан чакта ук орлык салган
идем, инде күзгә-күз карашып сөйләшергә дә вакыт җитте менә...
Мөхәммәтгәрәйнең күзләре төнге далада җил исеп уяткан учак күмерләре
сыман, торган саен көчәя барып, очкынланып яна. Аның хәтта борын тишекләре дә
беренче тапкыр сыртына җайдак сикереп менгән өчен ярсыган тайныкы шикелле
киерелгән, үзе еш-еш сулый. Кулларына чаклы, очарга әзерләнгән кыр казлары,
торналар канатыдай, вакыт-вакыт уйнаклап, күтәрелеп куя, Мөхәммәтгәрәй менә-
менә күккә калкыныр да иң биек кыя түрендә урын алыр сыман.
Сәхибгәрәй үзе дә бәйгегә кузгалырга әзерләнгән чабышкы ат шикелле
әсәренде. Аның да бит очлары учакка якын килеп кулларын җылыта башлаган
сәйяхныкы кебек алсуланып чыкты, ә ялкын телләре күкрәгенә күчеп көйдерергә
тотындылар сыман.
«Дөрес сөйлисең син, һәр сүзеңдә хаклык, — дип кабынып уйланды ул. —
Татар — бөек, ул да, төрекләр шикелле, бер йодрыкка, күмәк түбә астына укмашып
яши белсә, аны урыслар да, башкасы да сындыра алмас иде. Әмма һәр йорт-сарайның
ишеге дә, тәхете дә берәү генә була. Атның тезгене — бер. Олауның да дилбегәсе
фәкать сыңар кузла иясендә, арбакашта. Кабат аякка бастырырга җыенган Чыңгыз
каһанлыгының тезгенен син үз кулыңа эләктерергә җыенасың инде, моңа шик
юк. Ә мине, төпчек энекәшеңне, нигъмәт табынының кай турына утыртып куярга
ниятлисең икән? Түрдә, синең янәшәңдәме миңа урын, әллә ишек катында, кара
гавам, ит чабучы кассаплар белән бер рәттәме? Тик кая гына куйма, миңа син
кимергән сөякне ялап утырудан башка тәкъдир елмаймый шикеллерәк...»
— ...Без бит — ике туган, әмма беребез — Мәскәү тарафына, икенчебез
Истамбул эргәсенә карап каткан кара кол хәлендә. Әйдә, Василий кенәзне
җиргә тезләндерик тә, аннан ары Хаҗитарханын-Нугаен, Себерен һәм хәтта
Каф тауны, Җидесу буйларын, Ак вә Күк Урданы Гәрәйләр түбәсе астына
туплап, бөек татар солтанатын кабат аякка бастырырга берүк ашыгыйк без.
Ходай Тәгалә сынау-форсатларын гел җибәреп тормас. Безнең өчен, бәлки,
бүген соңгы сынау, соңгы талпынудыр. Без йокласак, иртәгә ханлыкларыбызны,
берәм-берәм, йә төрек солтаны, йә урыс кенәзләре үз итәкләре астына җыеп
ала. Син минем ниятләремне хуплыйсыңмы, энем, туганкаем? Син минем
янәшәмдәге калкан илә аркадашым икән, әйдә, бигать китер.
— Син искиткеч катлаулы, ләкин бөек юлда. Мин сиңа гомерем буе тугры
калырга ант китерәм, өлкән борадәрем! — дигән дулкынланган җавап ыргытты
Сәхибгәрәй, эчендәге утны сиздермичә.
— Син ике арада сөйләшенгән барча сүзләрне гел сер итеп сакла, — дип
йомгакларга ашыкты Мөхәммәтгәрәй хан. — Ә мин, күзләренә төтен җибәрү
өчен, Хаҗитархандагы Хөсәен ханны да, Нугайдагы олугбәк Мамай белән
Агышый, Урак мирзаларны да Мәскәү өстенә яуга чакырып карыйм әле.
Нугайныкылар күнәр, алар минем кулда. Ә Хөсәен хан баш тарта йә кәҗәләнә
икән, соңыннан аның өстенә барырга да бик шәп сәбәп булыр...
Мөхәммәтгәрәй канәгать елмаеп урыныннан купты, шап-шоп китереп
энекәшен кочагына состы. Кияү-кәләшләрен башлы-күзле итәргә, никах
укытырга вәгъдәләшкән ике кода сыман, ике төрле ут эчендә янган бертуганнар
кыска арага янә хушлаштылар...
Берләштерелгән татар гаскәре барча тирә-юньне тимер ташкын сыман
сытып-изеп барды. Василий кенәз камчылап юллаган дружиналар ул ташкынны
буарга маташып юл өстенә чыгып караса да, кыяга бәрелгән диңгез дулкыннары
урынына кире чәчелделәр. Ә берзаманны алар инде ут элдергән салам кибәне
астына кереп качкан кыр тычканнарыдай ак-караны күрми качарга тотынды.
Мәскәү диварлары, капка алдындагы күперләр өстендә, алар елгадагы язгы
боз ташкыны сыман бер-берсенең өстенә өелде. Бәрхет җилән киеп алган
йөзбашлары, капкага юл арчымакчы булып, аяк астына эләккән качакларны
кылыч белән чапкалый башлады. Күз ачып йомганчы күперләр һәм ерымнар
каршында дистәләгән мәет өемнәре калкып чыкты.
Мондый башбаштаклык һәм тәшвишне күреп, Мөхәммәтгәрәй хан һөҗүмне
туктатып торырга әмер бирде. Кайбер тарафларда, барыбер дә, ермак алай11 яугирләре
дивар өсләренә дә менеп җиткән, шулар бер-бер артлы хәбәр яудырдылар.
— Олуг кенәзләре, Мәскәүне кияве — чукынган татар сатлыгы Ходай Бирде
кулына калдырып, Волок каласына чыгып качкан.
«Әһә! — дип шаккатты Мөхәммәтгәрәй, башын кат-кат чайкап. — Ходай
Бирде — элек Казанда утырып бакыйлыкка күчкән Ибраһим хан угълы.
«Ибраһим вафатыннан соң тәхеткә нугайлылар күтәргән Илһам утырырга тиеш
түгел иде. Ибраһимның тол хатыны Кырымдагы Миңлегәрәйгә кияүгә чыкты,
әлеге хан Мәскәү белән яу йөрмәскә солых төзеп куйды. Казанда Кырымга
киткән Нурсолтанның малае Мөхәммәдәмин утырса, безгә дә хәвефсезрәк»,
— дигән сылтау белән, Иван кенәз Казан каласы өстенә зур яу белән килгән.
Тәхеткә Мөхәммәдәминне утыртып куйганнан соң Ибраһимның беренче хатыны
Фатыйма белән аның өч угылын да Мәскәүгә алып киткәннәр12. Илһам хан
бераздан Вологда зинданындагы газап-михнәтләргә түзә алмыйча җан тәслим
кылган. Чукынудан баш тарткач, Мәликтимерне Белозёр зинданында буып
үтергәннәр. Ә Пётр дигән өр-яңа ат һәм тәре тагуга килешкән Ходайбирдене,
Евдокия атлы картаеп беткән кызына өйләндереп, Иван кенәз үзенең кияве
ясап куйган. Мәскәүне менә шул кияве кулына ташлап качкан, димәк. Әйдә,
тугрылыгыңны күрсәт, дип сатлык татарны сынап караумы бу? Әллә татарны
кала башлыгы итеп калдыргач, яу белән килгән туганнары мәрхәмәт күрсәтмәс,
кызганмас микән, дигән яшерен бер өметме?»
Диварлардан хәбәр юллауларны бер дә соңартмыйлар.
— Мәскәү боярлары таш кирмән эченә кереп бикләнү өчен үзара сугышалар.
Кирмән яны мәет белән тулы, бала-чагалары, хатын-кызлар кая кереп посарга
белмичә, артларына ут капкандай йөгерешә һаман.
— Спас капкасы янында бер яубашларын әсирлеккә алдык. Мәскәү эчендә
Василий кенәз акчага яллап китергән бер алман тупчысы бар, ләкин ул безнең
өскә ут яудыра алмый, калада бер янчык та дары калмаган, ди...
Әмма Мөхәммәтгәрәйнең йөрәгенә пычак булып кадалачак хәбәр ханның
үз иленнән сәмум җиле сыман килеп җиткән икән.
— Азак кирмәненнән чапкын килде, яшен төсле ашыгыч хәбәре бар,
— диде бер төмәнбаш аңа, ханны тимер боҗрадай саклаган каравыл сафларын
камышларны ерган каек урынына аудара-сыта үткәч.
Төмәнбаш аңа мөһерләнгән төргәк сузуга ук Мөхәммәтгәрәй корбанының
муенына ташланган көзән елгырлыгы белән хат эченә чумды. Укып бетерүгә
йөзе агарынды, куллары утлы кисәү тоткан сыман дер-дер калтыранды.
— Азак кирмәнендә калдырып киткән Борһан паша яза, — дип телгә килде
ул, суга төшкән чебеш сыман, канатлары сынып. — Хаҗитархандагы Хөсәен
хан, хәсис, Мәскәүгә барырга дип җыйган чирүенә Кырым тарафына борылырга
әмер биргән икән. Тәхетне ташлап китүемне генә көткән дә сыртка пычак
кадарга чамалый бу соран. Аһ, мин ул сатлыкның эчен измәсәмме!..
Утлы таба сыман кыздырып торган кояш офык сызыгына таба авышкач, Мәскәү
эченнән дә олы кәгазь төргәген калкан урынына алга сузып, әмма киез кәпәчле
башларын билгә тикле бөгеп атлаучы арадашчы-илчеләр төркеме дә чыгып җитте.
11 Ермак алай — авангард полклар.
12 1487 елгы вакыйгалар.
— Олуг кенәзебез Василий Иоан улы Өченче буйсыну вә түбәнчелек илә
Мөхәммәтгәрәй хан һәм Сәхибгәрәй хан галиҗәнапләренә солых тәкъдим итә.
Кенәзебез ике хан галиҗәнапләренә дә элек Сарай ханнарына түләгән микъдарда
ясак озатып торырга ант китерә. Фәкать пайтәхетебезгә генә бәреп кермәгез дә, кенәз
сараена зәүрәт китермәгез. Кенәзебез Казан йортын да, нәкъ Кырым-йорт шикелле
үк, туганы дип саный. Моннан ары Мәскәү Казан-йорт эшләренә тыкшыначак түгел,
андагы халык вә морзалар кемне теләсә шуны тәхеткә хан итеп күтәрергә хаклы.
Барча хәбәрләрне бизмәннән кичергәч, Мөхәммәтгәрәй энекәшен янә үз
янына дәште. Ни галәмәт, Сәхибгәрәй Мәскәүне берьялгызы тезләндергән
сыман, ияр өстеннән төшәргә дә ашыкмыйча утыра бит һаман. Абыйсының
шәрә кыз күргәндәй акаюын шәйләп алгач кына, җиләненең якаларын ачып,
түшенә яшерелгән нәни төргәк сузды.
— Василий кенәз миңа аерым хат юллаган. «Син мең биш йөз дә унынчы ел
кышында13 әниең Нурсолтан ханбикә белән сараема килеп, айлар буе миһман
булган идең. Мин ул чакта сине мыскал да рәнҗетмәдем. Ашка таш атмыйлар,
минем илнең пайтәхетен кызган, вәйран итмә», имеш.
«Ишкән икән ишәк чумарын», — дип үзалдына гына уйланды да, Кырым
ханы, йөзенә елмаю чыгарып, тантаналы, бик тә горур төстә тезде.
— Син бу көнне гомер буеңа да онытма, катибларыңа да кат-кат тукып
яздыр, газиз туганкаем. Мең биш йөз дә егерме беренче елның егерме тугызынчы
июнь көнедер бу14. Туктамыш вә Олуг Мөхәммәд ханнардан соң бер генә татар
таҗдарының да Мәскәүне менә бу рәвештә тезгә куйганы юк. Без хәтта менә шушы
җиңү бәрабәренә дә тарихта калачакбыз, синең белән минем исемемне сабыйлар
ятлаячак. Шушы көннән башлап Казаның да ирекле, син үзең дә, һәр олуг
гамәлеңне кылу алдыннан рөхсәт сорап яисә баш иеп Мәскәү эргәсенә табыначак
ярымхан да, ярымкол да түгел. Син ирекле, син — мөстәкыйль хаким!
Илчеләрне солых кәгазьләренә мөһерләрен сугып озатуга, Мөхәммәтгәрәй
хан энекәшен култыгыннан алды.
— Яшереп азапланмыйм, Хаҗитархандагы Хөсәен атлы этҗан, Кырымга
барып, минем табан астына ут салырга әзерләнә икән, — дип нык ачулы кыяфәт
белән сүзен башлады ул. — Гәрчә Мәскәүгә кереп, аны тулысынча вәйран
китерергә бик уңайлы форсат булса да, гаскәремне җыеп, мин кичекмәстән
үз йортыма юнәлергә мәҗбүр. Без бүген Мәскәүнең билен сындырдык, аны
тулысынча аяк астына сузып салу да ерак качмас. Мин сиңа теге юлы да кат-
кат тәкрарладым, татарның иң зур дошманы урыс кенәзе дә, төрек солтаны
да түгел. Аның иң яман һәм иң беренче дошманы — татар үзе, аның каймак
яисә май урынына оеша-укмаша белмәгән эчке көнчеләре, янәшәдә йөргән
сатлыклары. Безгә, иң беренче нәүбәттә, үзебезнең дошманнардан, сатлык
җаннар, сораннардан арынырга кирәк. Мин төбенә чаклы чокынып ачыкларга
да өлгердем инде, туган. Икейөзле кабих Хөсәен хан, астан гына, еланнарча
итеп, Василий кенәз белән сүз беркетеп куйган. Минем монда яу сәфәрендә
йөрүдән файдаланып, ул Кырым-йортны кулына эләктерә дә минем тәхеткә
менеп оялаячак, имеш. Ә соңыннан синең тарафка бергә-бергә яу чапмакчылар
да, Казан-йортны урыс чабатасы астына сузып салмакчылар.
Сәхибгәрәйнең йөзе әрем капкан төсле кара янып чыкты, күзләрендә зәһәр
ут кабынды, кашларына тикле усал бөгәрләнде.
— Юк, юк, Казан-йортны саклап калу фарыз.
— Мин, Хөсәенне дә яу сәфәренә чакырган булып, бик нык хаталандым,
серне генә ачтым. Кайтуга ук Хаҗитархан өстенә зур яу белән чабам,
аны үземнең олысыма әйләндермичә тукталачак түгел! — дип ярсыды
13 Саннар Григориан календарена күчерелгән.
14 Григориан календаре белән.
Мөхәммәтгәрәй, үз тезгенен үз көенә селкеп. — Ә син Коломна янында бигать
китергән антларыңнан кире танмыйсынмы?
Сәхибгәрәй елан чаккандай куырылып калды.
— Юк, юк, танмыйм, танмыйм, абыйкаем, антым үз көчендә, — диде ул,
утка пешкән сыман кабаланып-янып.
— Антыңны онытмас өчен син шуны исеңнән чыгара күрмә тагын, — дип
ысылдады өлкән хаким. — Үзеңне Казанга илтеп утыртсам да, синең улың
Хәсәнгәрәй минем сараемда, минем кул астымда яшәп калды. Вәсвәсәгә бирелеп,
урыс яки солтан ягына сатылсаң, мин малаеңның гомерен кыярга мәҗбүр
булачакмын. Ул чагында мин түгел, ә син үзең аның башына җитәчәксең!
Сәхибгәрәй янә елан тиреседәй кисәк куырылды, тагын тәкрарлады.
— Мин синең яклы, һәр адымыңны хуплап кына гомер итәчәкмен, малаема
тимә.
— Синең антың Ходай Тәгалә колагына күптән ирешкәндер, минем
кисәтүемне генә түгел, ә сират күперендә очрашачагыбызны да онытмыйча
яшә, — диде дә Мөхәммәтгәрәй хан меңбашлары ярдәмендә ияренә менде.
Татарларның кайтып китүен белгәч, Мәскәүдәге халык атна буе күз ачмыйча
күңел ачты, шашты, канатланды. Шуннан ары еллар агышында әлеге ирек килгән
һәм «чукынган Пётр җиңгән» көнне «Питрау бәйрәме» дип йөртә башладылар.
14
Истамбул вәзирләре Сөләйман солтанга Кырым белән Казан түнтәрешләре
турында шактый соңлап һәм тәбикмәк-бәлеш урынына майлап җиткерделәр.
— Мөхәммәтгәрәй Казан тәхетенә үзенең төпчек энекәше, Нурсолтаннан
туган Сәхибгәрәйне кертеп утырткан. Сәхибне илткәнче Мөхәммәтгәрәй аннан,
Коръәнне үптереп, Кырымга тугрылыкка бигать китерттергән. Шулай икән,
моннан ары Казанны да төрек мәмләкәтенең аерылгысыз вилаяте дип санарга
мөмкин. Казан да хәзер, бәйдәге эт сыман, Истанбулдан беркая да китә алмый
инде. Сәхибне солтан галиҗәнапләренә бигать китерергә чакыртсак та була.
Ләкин ялагай вәзирләрдән тыш сарай тирәсендә алтын-көмешләрдән күзе
томалана торган сәрдәр-паша белән сәетләр дә буа буарлык бит. Шулар арткы
ишекләр аша гына Сөләйман хозурына урыс чапкыннарын да алып керә белде.
— Кырым белән Казан ханнары Мәскәү кенәзе өстенә тиктомалдан, бергәләп яу
чапты. Тула, Коломна, Нижгар, Рәзән калаларын вәйран китерделәр. Василий кенәз
Мөхәммәтгәрәй ханны, олау-олау алтын биреп кенә Кырымына кире куа алды, — дип
җирән сакалбай тезгән сүзләрне ул әүвәл колак яныннан гына үткәреп тик утырды.
«Менә, картлач Мөхәммәтгәрәйгә биргән, бер дә Казанның төпсез базына түгеп
әрәм итмәгән бит. Ә алтын-көмеш Кырымга кайта икән, иртәме-соңмы солтан
казнасына күчәчәк ул», — дигән хыяллар белән күңелен дә юаткан иде, хәтта. Ләкин
сакалбай чапкынның алдагы сүзләре сау тешне дә сызлатырдай булып тәэсир итте.
— Мөхәммәд үзенең төпчек энекәше Сәхибне аның сүзеннән чыкмаска, аның
рөхсәтеннән башка берни дә кылмаска ант иттергән. Кырым белән Казан моннан
ары — бер үк дәүләт, димәк. Бер көрәеп алса, араннарын җимереп качкан үгез
сыман, алар хәтта төрек солтанының тәртә арасына да һич керәчәк түгел.
«Дөрес сукалый бит бу сакалбай, — дип пошынып һәм салкын тиргә батып
уйланды ул. — Сарайдагы татар ханнарының һичберсе дә төрек солтаннарына
мәңге буйсынмады. Йоклап калсаң, Кара диңгез белән Каф тау аръягында
Алтын Урда шикелле үк өр-яңа бер татар каһанлыгы үсеп чыгуы бар. Әнә
шулай, ялкау хатын сымак йоклаганга күрә, Баязит Елдырым да Җаек аръягында
Аксак Тимер атлы яңа җиһангир симереп җитүен шәйләп өлгермәгән. Ә тегесе
Җидесу ярыннан Каф тау аша безгә сикергән дә Баязит Елдырымның башын
чабып аткан. Мин бу сакалбайның да миннән бигрәк урыс иминлеге хакына
җитмеш дала кичеп, яна-пешә килеп җитүен бик чамалыйм. Үзләренең ике
татар ханын берьюлы тукмап кайтарырдай куәтләре юк бит. Әмма Василий кенәз
мине дә урынлы кисәтә, бәйдән ычкындырсам, ул Мөхәммәтгәрәй соңыннан
мине килеп сөзәргә дә рөхсәт сорап тормас. Татар — хәтәр. Аның даласында
яңа Чыңгызхан үсеп чыгуга юл куярга ярамый, ярамый бит!»
Нугайлар да «Мөхәммәтгәрәй бездән гаскәр талый», дип тилмерә-зарлана
чапкын куган иде, Сөләйман солтан Кырым ханын тез чүктерергә барыбер соңга
калды. Мөхәммәднең Мәскәү сәфәреннән кайтуына җиде-сигез ай да вакыт
үтмәгәндер, Идел дәрьясы буеннан таралган дәһшәтле яңалык ярты җиһанны
гарасат урынына сискәндереп узды.
— Нугай мирзалары Мамай белән Уракны ияртеп, Мөхәммәтгәрәй
Хаҗитархан өстенә зур яу белән барган. Андагы татарлар Кырым ханын
кирмән капкаларын нигезенә яңа килен йә кодалар төшерүче бәхетле хуҗа
шикелле ачып каршылаган, Хөсәен хан, сыртына таяк эләккән йолкыш эт
урынына чиный-чиный, Мәскәү тарафына чыгып качкан. Мөхәммәтгәрәй нугай
мирзаларын Әстерхан тәхетен вәгъдә итә-итә ияртеп барган булган, иллә мәгәр
тегеләрнең берсенә дә таҗ кидереп рәхмәт кайтармаган. Ул Әстерхан тәхетенә
үзенең өлкән малае Баһадирны утыртып куйган икән.
— Бәрәкалла! — дип, баш түбәсенә күсәк белән органдай, урыныннан
сикереп торды Сөләйман солтан. — Болай булса, инде дүрт татар ханлыгын
тез астына салып куйды бит бу картлач. Әгәр үзен дүрт ханлыкның да уртак
бер таҗдары, дип игълан итсә, Мөхәммәтгәрәй хәтта өстенә йөз меңлек чирү
белән килсәң дә, авызлык-йөгәннәрне таныячак түгел. Аның әле бу баскычта
гына тукталмыйча, Җаек аръягына, Себер җирләренә дә сикерүе мөмкин.
Сөләйман солтан тынычлана алмыйча, читлеккә ябылган юлбарыстай ярсып,
тәхет залы буйлап әрле-бирле чапты, үзе ни кылырга белми изаланды.
— Пәйгамбәр исемен йөртүче ханга каршы кылыч күтәреп баруы да оят,
җанын кыйсаң, гомерлек кара тамга. Ничек тәртә арасына кертергә соң моны,
йә, нишләргә? — Әрле-бирле байтак суккалангач, элеккечә сүгенеп һәм ярсып
дәвам итте. — Элек Казан ханнары гына, куыш эзләп йә яклауларын сорап,
Мәскәү кенәзләренең ышыгына бара һәм урыс чабатасын ач эт шикелле ялый
торган иде. Башлап Касыйм хан, ялына-ялвара, кенәз Иванны Казандагы
Ибраһим хан өстенә алып килгән. Ибраһим урынына менгән Илһам ханны
Мөхәммәдәмин Мәскәү көче белән чәнчелдереп атты. Кырымнан соң
Василий кенәзнең култык астына күчкән Габделлатыйфны да, ахыр чиктә
татар үзе үк албасты һәм карачкы дип түбәнсетә торган Шаһгалине дә Мәскәү
каласыннан илтеп утырттылар. Инде менә Хаҗитархандагы Хөсәен дә Казанның
умырткасыз ханнары такырлатып бетергән юл буенча чапкан. Мөселман һәм
тәхет ияләре була торып, нишләп көфер урыс куенында сыену эзли болар?
Нигә, нигә Казанның бер ханы да аннан ярдәм сорап, сыену эзләп килми?
Нишләп боларның кыйблалары Мәккә ягында йә Истамбулда түгел, ниемә
дип гаребтагы, котыптагы урыс кенәзенә табыналар икән? Мин-минлек, иман,
горурлык атлы хисләр коргаксыган бит боларда, шуңадыр, ахрысы, һичберсе
кызганыч та түгел...
Читтән генә, гамьсез күзәтсә дә, Сөләйман солтан да дөрес чамалаган, кыш
беткәндә яңа хәбәр килде.
— Мөхәммәтгәрәй Каф тау өстенә, андагы татарларны үз канаты астына
җыю өчен яуга кузгалган, ди.
Монысы да суынып өлгермәде, кайнар күмер урынына көйдерердәй хәбәр:
— Нугай мирзалары Мамай белән Тиле Урак, Хаҗитархан тәхетенә
утыртмаган өчен, Мөхәммәтгәрәй ханны суеп үтергәннәр!
— Мөселман дөньясының кайсы почмагында да бер үк төрле сырхау, — дип
сыкрады Сөләйман. — Без бер-беребезнең башын ашаудан туктамабыз инде.
Көферләргә ярдәм, көферләргә бәйрәм...
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 10, 2015
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев