Каһәр (дәвамы)
– Син тагын минем тормышны җимереп йөрисеңме? Радик исә, ярсып, анасына ташланды, Инга алдында үзенең батырлыгын, ир булуын күрсәтергә тырышты, янәсе, ул «маменькин сынок» түгел, ул көчле...
XI
Озак та үтми, Клара Радикның эшләгән җиренә барды. Эш сәгате бетеп килә иде, Радик начальнигыннан сорап чыкты да иртәрәк китте. Клара юл буе елады. Үзе бертуктаусыз: «Ничек син шулай эшли алдың?» – дип кабатлады. Радик бик ябыккан, яңаклары эчкә батып кергән, иякләренә каты төкләр чыга башлаган. Йа Хода, теге пәри кызы ничек суырган баланы! Менә бит ул ничек! Радик үзенең беткәнен мин рәхәтлек кичерәм, дип уйлый. Ә бит һәрнәрсәгә түләргә кирәк. Берни дә бушка гына бирелми. Шул рәхәтлек өчен Радик табигатьтән килгән интеллектын тәмам сарыф итү белән түли. Түлим дип уйламый ул. Алам гына дип исәпли. Шул ялган рәхәтлек аның аңын томалый, зиһенен саектыра. Физик яктан тәмам имгәтә.
Клара ипләп кенә аңлата барды, Радик исә бераз тыңлады да кинәт ачуланып кычкырып җибәрде. Ана кеше барысына да түзә инде, ул улын юмаларга кереште: «Син, Радик, нинди акыллы бала идең, ничек болай үзгәрдең соң? – диде. – Дөресен генә әйт әле, бу хәл бер сәбәпсез генә булмас. Немецлар нишләтте сине, кыйнадымы? Кыйнап үз якларына аудардымы?..» Радик озак кына дәшми барды. Анасының рәнҗүле тавышы, гозерләп соравы аны бераз йомшатты шикелле... «Беләсеңме, – диде ул, – без Петер дәдәйләргә кунакка барган идек. Кырыгынчы елның феврале иде бу. Петер дәдәйне шул төнне кулга алдылар. Ул: «Минем бер гаебем дә юк, антихристлар! Юк! Юк! Гаепсез кешеләр хакы бер килеп тотар, кеше каны җирдә ятмый! – дип карганды. – Хәтереңдәме?..» «Хәтеремдә, – диде Клара. – Апаның җан ачысы белән кычкыруы һаман да колагымда чыңлап тора...» «Менә шул чагында, – дип дәвам итте Радик, – эчемдә ниндидер җеп өзелде, һәм шул җеп аркасында гына бөтен булып торган нәрсәләр кинәт җимерелде дә төште. Шул вакытны нигәдер ачык хәтерлим. Миңа бик нык авыр булды. Петер дәдәйнең тамчы гаебе дә булмаган юкса».
Алар матур гына бер бинаның икенче катына күтәрелде. Радик ишекне ачты. Кечкенә генә ишек каты, аннан тар гына коридор, шунда бүлмәләр булса кирәк. Бернинди җиһаз-мазар юк, ниндидер ташландык квартирага кергән шикелле тәэсир кала.
Ишек тавышына, йокыдан яңа гына торып, өстенә бака ефәге төсле озын, ялтыравык халат кигән Инга чыкты. Күкрәкләре ярым ачык. Әнә шул иблис алмалары белән капкынга эләктерде дә инде ул Радикны. Чәчләре матур булып тузгыган, чынлап та пәри вәсвәсәсе бар бугай үзендә!
Радик өстен чишенде, бер бүлмәгә уздылар. Анда, стена буенда, хөрти генә диваннар тора иде. Дәшми-тынмый гына шунда утырдылар. Инганың күзләре сизгер җәнлек күзләре шикелле әле Радикка, әле Кларага сикереп йөрде. Ул нәрсәдер чамалап алды. Радикның йөзендәге икеләнү төсмере, хәрәкәтләрендәге салмаклык гаҗәпкә калдырды кебек аны. Ул Радикка, таный алмаган сыман, озак итеп карап торды. Аның янаулы карашы гүя әйтә иде: син миңа хыянәт иттеңме, син мине шулай бәяләдеңме? Кара аны, минем сине генә бөгәрлек көчем бар. Син – минеке!.. Радик аска карап бераз утырды да: «Уф, арыдым», – дип, иренеп кенә атлап, икенче бүлмәгә чыгып китте. Инга аны туктатмады. Ул, һөҗүм көткән үткен тешле бурсык кебек, бераз артка китебрәк утыра иде. Йөзе кайгыдан чытылган Клара исә, ничек сүз башларга белмичә, тезләре өстендә кул чукларын угалый иде.
– Инга, – диде Клара, бераз калтыранганрак тавыш белән. Аның, мескенләнеп, тегенең кызгану хисен кузгатасы килә иде, ләкин ул берничек тә икейөзләнә алмый иде шул. – Зинһар, аңла, мин – ана кеше. Синдә дә ана йөрәге булырга тиеш. Радикны калдыр, үзеңнән биздер, ә? Зинһар!
Инга шуны гына көткән диярсең, – ызгыш-талашны ярата, ахры, – битендәге җыерчыклары язылгандай булды, кыяфәтенә эрелек һәм бер карыш та чигенмәү төсмере чыкты. Ул башын як-якка чайкады:
– Мин Радикны беркемгә дә бирмим, – диде. – Ул – минеке. Сез үстергәнсез, җиткергәнсез, хәзер аңа сез түгел, мин кирәк. Моның нәрсәсе аңлашылмый, нәрсәсе табигый түгел?!
– Сезгә башка ир-ат беткәнмени? Әнә алар күпме! – диде Клара, инәлүле тавыш белән.
– Мин Радиктан башканы белмим. Ул да шулай...
– Аның сәламәтлеге шәптән түгел, йөгенеп бетәр. Аннары авырыр. Сез аны кайгыртмыйсыз ич...
– Аның зарланганы юк. Ә үз сәламәтлеген һәркем үзе кайгыртырга тиеш. Чөнки аны үзеннән башка берәү дә белми. Шулаймы?
– Радик үзен кайгырта белми шул, юк.
– Белсен, аны кем тота? Йә?
– Сез аның согын эчеп бетерерсез дә ташларсыз! Мондый бәйләнеш шулай тәмамлана...
– Ул минем согымны эчә, мин – аныкын. Бергә – бер. Нәрсәсе аңлашылмый моның?
– Юк, син аның согын икеләтә эчәсең, беләм мин. Эчәрсең дә туйгач ташларсың!
– Ул минем ирем, минем милкем, ни телим, шуны эшлим. Мин дә аның милке, минем белән ни тели, шуны эшли ала.
– Юк, Радик итагатьле, ни-нәрсә теләсә, шуны эшли алмый. Ул намусына ертлач түгел!
– Сез аны белмисез, Клара ханым, аңарда ирләр эгоизмы бик көчле.
– Юк, аңарда эгоизм тамчы да юк!
– Элек сез сизмәгәнсездер. Ирләр, хатын-кыз белән кушылгач, икенче төрле ачыла. Моны алдан үзләре башка да китермәгәнчә ачыла. Радикның миңа үзе әйткәне бар...
– Инга, син чибәр, яшь, нигә үзеңә башкаларны каратмыйсың? Нигә Радикны капкынга эләктердең, ә? Берәрсе күрсәтмә бирдеме?
– Киресенчә, ул мине капкынга эләктерде, беләсегез килсә. Аңардан башка бер ир-ат та күземә күренми.
– Дөрес түгел, юк. Дөресен сөйләмисең. Нигә сез минем Радикка каныктыгыз, ә? Йөрәгенә кан сауган ананы аңлый аласызмы сез? – Клара елап җибәрүдән көчкә тыелып калды. Ул бөгелеп төште, җилкәләре калтырана иде.
– Сез һәрнәрсәне фаҗигагә әйләндерә торган зат, ахрысы, – дип, Инга ярсудан урыныннан сикереп торды һәм идән буйлап йөрергә кереште. – Нәрсәсе нормаль түгел, йә? Ике яшь кеше очрашкан, бер-берсен ошатышып кушылган. Нигә моңардан фаҗига ясарга? Мин бит Радикны элегрәк тә белә идем... Гимназиянең соңгы курсында...
– Юк, сез – тәҗрибәле хатын, Радик сезнең чираттагы корбаныгыз гына... Калдыр баламны, зинһарлап сорыйм.
– Чираттагы корбан, имеш. Алай ачуландырсагыз, Радикны кимереп үк бетерермен, сезгә сөякләре генә калыр. Корбан, имеш. Без бер-беребезне үлеп яратабыз. Мин теләсәм дә, Радик миннән китмәячәк. Ул үзе минем согымны эчә. Беләсегез килсә, синнән башка тора алмыйм, дип, көн-төн тәкрарлый. Нәрсәсе начар моның, аңламыйм...
– Сез аның ата-анасын ташлаттырдыгыз...
– Мин көчләдемме әллә? Ул үзе бит. Ә монысы да гел кешеләрчә: кеше берсен ташламыйча, икенче тормыш башлый алмый. Радик икенче тормыш башлады. Табигать кушканча, билгеле бер яшькә җиткәч, ул сезне ташлап китәргә тиеш иде. Сез моны беләсез...
– Ләкин корбан булу рәвешендә түгел...
– Бәлки, мин аның корбаныдыр? Кем белгән аны? Хәзерге вакытта һәр адәм баласы корбан... Йә тегеләй, йә болай – барыбер корбан...
Инга, ашыга-ашыга, икенче бүлмәгә кереп китте. Бераздан йокыдан уянып җитмәгән Радикны эткәләп-төрткәләп алып чыкты.
– Әнә әниең сине алырга килгән, бар! – дип, аның аркасына учы белән бәргәләп алды.
Радик, озын керфекле күзләре белән әнисенең башыннан аягына кадәр үлчәгәндәй, ачулы карап торды, иреннәре кысылды.
– Син тагын минем тормышны җимереп йөрисеңме? – дип кычкырырга тотынды.
Улының кыяфәте үзгәрүдән Клараның коты алынды һәм ул, урыныннан торып, ишеккә таба атлады.
– Вон биредән, башка эзең булмасын!
– Әнә ул үзе сезне куа, мин түгел, мин түгел! – дия-дия, Инга Клараның колак төбендә быкылдый иде.
Радик исә, аның саен ярсып, анасына ташланды, Инга алдында үзенең батырлыгын, ир булуын күрсәтергә тырышты, янәсе, ул «маменькин сынок» түгел, ул көчле, Инга өчен дә тора алырлык...
Клара чыгып китте. Аяклары атлаганны да сизмәде. Дөньяның асты-өскә килде. Радикмы соң бу? Әллә бүтән затмы? Кем аны шулай алыштырды? Бер дә болай булыр төсле түгел иде. Әйе, Радикның нервылары тәртиптә түгел. Ул икенче категория неврастения белән авырды. Ул үзенең ни эшләгәнен, ни әйткәнен белми. Фәкать эшне эшләгәч, сүзне әйткәч кенә нишләгәнен аңлый. Ләкин эш узган була инде... Клара улын һаман гаепли алмый иде әле...
XII
Андрей беркөнне һич көтмәгәндә танышын очратты. Ул Зорис фамилияле теш технигы иде. Милләте буенча латышмы, эстонмы, белмәссең. Зорис бер сөйләшкәндә үзен эстон дип, икенче очрашканда латыш дип таныштыра иде. Тулы алсу йөзле, киң җилкәле, бик елгыр хәрәкәтле, кырыклар тирәсендәге бу кешегә бернинди кайгы-хәсрәт, бәла-каза килмәгәндер иде кебек. Һәрвакыт шат күңелле, балаң турында сөйләп зарлана башласаң, үзең гаепле, дип тәкрарларга ярата. «Кешенең үзеннән башка бүтән бер иблис тә аңа шултикле бәла китерә алмый» дигән мәкальне әйтеп, авызны яба. Ул, хәрби шәһәрчеккә атнага ике тапкыр килеп, санчастьта теш кую белән шөгыльләнә иде. Хосусый рәвештә эшләсә дә, ничектер рөхсәт иткәннәр. Шуңа күрә «ничек ышанганнар моңа» дигән уй да башка килми калмый иде. Хәер, хәрби шәһәрчектә кавалерия частьлары урнашкан, анда яшерен нәрсә юк иде шикелле. Әмма һәр кешедән шикләнү, бар кешегә таныш нәрсәләрне дә сер итеп тоту гаять нык куелган иде. Әйтик, ике катлы казармалар янында хәрби киемле таныш түгел берәү пәйда була да, бер кызылармиячедән, бәдрәф кайда, дип сорый. Тегесе кайда икәнен кулы белән күрсәтә. Бу хәлне политрук күзәтеп торган икән. Икенче көнне, саф алдына бастырып, бәдрәфне күрсәткән кызылармиячене бик каты «пешерәләр». Ул таныш түгел хәрби, бәлки, шпиондыр, ә син аңа серне ачкансың. Бәдрәфтә күзәтеп ятмас дисеңмени ул дошманны? Бәлки, аны халыкара империалистлар диверсия ясарга җибәргәндер? Каян беләсең, маңгаена язылмаган... Егетне үзенең иптәшләре, янәшә караватта ятучы, көне- төне бергә аралашып яшәүче дуслары тетепме-тетә генә.
Армиядә менә шундый вазгыять иде. Шундый шартларда да Зорис ничек ышаныч казанган икән соң? Бәлки, буржуаз Латвия вакытында ук русларга берәр яхшылык эшләгәндер. Зорис шикеллеләр теләсә нинди эшне булдыра ала. Латвия мөстәкыйль чагында ук, анда безнең агентура эшләгән булырга тиеш. Юкса мөстәкыйль ил икенче илгә ансат кына кушыла алмас иде. Зорис та әнә шундый кешеләр белән танышкандыр һәм, алар куйган шартларга күнеп, ярдәм иткәндер, боерганны үтәгәндер. Ләкин үз энтузиазмы белән яки Советларны яратудан түгел, ә ниндидер хак бәрабәренә генә. Ул дебет-кредитны гына белә. Акчасы булса, шайтанның үзе белән дә дуслашыр һәм аңа хезмәт итәр. Андрей аны нык белмәсә дә, кешеләр белән тиз аралаша, дуслаша алуын чамалап, аңа ышанып бетмичә карый иде. Зорис берничә тапкыр Андрей белән якынаерга да маташып карады кебек. Ләкин берни дә барып чыкмады. Андрей болай да кешеләр белән бик авыр аралаша, авыр табыша. Ул гына түгел, бүтән иҗтимагый сәбәпләр дә комачаулагандыр. Әмма хәзер Андрей Зориска ниндидер өмет белән карады. Егылсаң, еланга тотынырсың, диләр. Андрейның хәле мөшкел иде. Материаль яктан гына түгел, эш буенча да. Аны кайсы акылы сизерәгән, кайсы симулянт солдатлар лазаретына бер немец врачы кул астында эшкә куйдылар. Биредә медицина белеменнән бигрәк физик көч кирәк иде. Лазаретта акылдан язган дигән диагноз белән сугышка барудан качкан немец солдатларын кыйнар өчен махсус штат тоталар. Андрей ул штатта тормаса да, ара-тирә аны да мәҗбүр итәләр. Кайчак симулянт үзе килеп ябыша, бик каты итеп суга... Андрей паёк хисабына, бары ачтан үлмәс өчен генә шунда эшләргә мәҗбүр иде. Берничә ай эшсез йөреп, тәмам чиккә терәлгәч кенә, ул бу эшкә риза булган, ләкин биредәге хәлләрне һич тә күз алдына китерә алмаган иде. Кайбер симулянтларны тимер читлекләргә ябып куялар. Бик көчле тәэсир итә торган дарулар белән укол ясыйлар. Андрейны укол кадаучы сыйфатында тоталар. Әмма сөйләшүләренә караганда, биредә авырулар һич тә симулянтка охшамаган иде. Әмма һәр милләттә яхшысы, яманы бар шул. Нинди мактаулы, дөньяны тазартабыз дип лаф орган милләт тә начарлыктан, түбәнлектән азат түгел икән.
Ә шулай да Андрей баштарак Зориска өмет белән карады. Бу үткен кешедән берәр файда күреп булмасмы дип уйлады. Тик сөйләшә-сөйләшә Зорисның өенә таба барганда, Андрей сүз сөрешеннән чамалады: бу адәм үзе Андрейдан файда күрергә тели иде.
Аның квартирасы ике бүлмәле, ләкин өйдә берәү дә юк иде. Әллә ялгызы гына яши инде? Хатын-кыз кулы сизелә дә кебек, әмма тәгаен генә белерлек түгел. Өйдә ниндидер шыксызлык бар сыман. Шәрә өстәлгә Зорис мичкә тәгәрәткән бәрәңге, бер шешә көмешкә китереп куйды. Каяндыр бер кыерчык ипи дә табылды. Шулай да бу фатир ничектер күңелгә шом сала, биредә сине эләктерергә капкын куелгандыр шикелле тоела иде. Хәер, бүгенге көндә һәр төштә капкын куелган инде.
– Кызыллар мине төпсез кәвешкә утыртты, – диде Зорис, көмешкәле стаканын ирен арасына чөңкәйтеп куйгач, тамак кыра-кыра. –Ышанычсызлар!
– Ни булды, ни булды? – Андрей сыйлаган кешенең күңелен күрер өчен генә өтәләнгәндәй сорап куйды.
– Бар алтыннарымны акчага әйләндергән идем, хутор-җир сатып алырга иде исәп, шайтан алгыры! Хатын сүзен тыңлап, харап булдым. Кызылларга ышанып, капиталдан колак кактым. Бер капчык кәгазьне хәзер стенага обой итеп ябыштырырга гына калды. Тфү, шайтан, болай беркайчан да алданганым юк иде.
– Немецлар алыштыра ди түгелме соң?
– Баручылар булган, конфискацияләп алып калганнар! Германнан ни көтәсең инде. Тфү! Син әйт әле, кызыллар кабат кайтырмы?
– Белмим, белмим... – диде Андрей, бу сорауны ишетәсен белеп һәм шуңа уйчанланып. Чын фикере беленмәсен өчен, ул йөзенә кайгы-сагыш төсмере чыгарды. Зориска гына түгел, үз улыңа да ышанып булмый бит хәзер. Ә бу немецлар турында шактый тозлы сүзләр сөйли, ә үзе гел сине күзәтә. Бәлки, алай ук күзәтмидер дә, әмма җан тәмам куркып беткән, ихтыярсыздан гел сагая, шикләнә...
– Беләсең, ләкин әйтмисең, – диде Зорис, Андрейның ихласлыгына исәп тотып.
– Белмәгәнне ничек беләм дип әйтеп булсын? – диде Андрей, тегенең ышанмавын сындырырга теләп. Шундый хәл: үзләре, стакан чәкештереп, көмешкә эчеп утыра, әмма Андрей Зориска ышанмый, Зорис – Андрейга. Зорис авыр сулап уфылдап куйды, ул Андрейны өенә алып кайтканына үкенә иде кебек. Бигрәк тә Андрей үзенең кайда эшләп маташканын әйткәч, кулын селтәде, уйланып калды. Андрей исә хуҗага ярарга тырышты: – Син үзең кайда эшлисең соң, нигә частный практика ачмыйсың? – дип сорады. – Син – мастер, сине зурларлар, – дип тә тегенең салпы ягына салам кыстырмакчы булды. Бу Зорис үзе дә кызыксынган мәсьәлә икән. Ул берничә җиргә эшкә кереп караган, әмма берсе дә төшемле түгел, аны һаман үз һөнәре тарта икән.
– Билгеле, син зур мастер бит. Немецлар, һичшиксез, бәяләрләр...
– Миндә бер тамчы да материал юк, әйттем бит, барысын да кәгазьгә әйләндергән идем. Авызын корт чаккыры! Бер-ике йөз грамм алтын, көмеш тап, частный практика ачып җибәрәбез. Син дәвалыйсың, суырасың, ә мин куям, ә?
– Кем сиңа рөхсәт итсен? – Андрей, Зорисның бер-бер тозакка эләктерергә теләвен чамалап, юри шулай әйтте.
– Анысы минем кайгы. Ну? Ышанмасаң, алтын табып бир, ни теләсәң, шуны алырсың. Хатын-кыз алкалары, йөзекләр, беләзекләр... Ну без синең белән эшләр идек.
– Немецларга ничек ышанычка кердең? – дип, Андрей күңелен баядан бирле бимазалаган сорауны бирде.
– Ничек дип, без үз җиребездә яшибез бит, – диде Зорис, бераз икеләнебрәк. – Алар латышларны үзләренеке дип исәпли. Аннары мин политикага катнашмыйм. Политика фахишә кебек, бүген болай, иртәгә тегеләй... Кызыллар инде барысы да политиклар. Аларга ипи бирмә, политика бир. Тормыш политика белән генә бармый икән...
Аның сөйләгәннәрен Андрей игътибар белән тыңлады, Зорисны немецлар вербовать иткәнме, юкмы – шуны ачыкларга теләде. Менә нәрсәдер беленде түгелме, немецларга хезмәт итәргә теләмәгән кешегә частный практика ачарга рөхсәт бирмәячәкләр. Зорис исә, рөхсәт алам, ди. Бәлки, алгандыр да. Димәк, шулай булгач...
– Ничек ышаныч казанырга, ә? – диде Андрей. – Шуның механизмын өйрәт әле миңа...
– Чынын әйтергәме? – Зорисның ачуы килә башлады. Андрейдан бер фәтва да чыкмаслыгына ышанган саен, аның ачуы көчәя генә барган кебек иде.
– «Мин сезгә тугры хезмәт итәргә телим», дип бар, белдеңме? Немецлар шымчы булырга кушар, йөкләмә бирер. Аларын үтәсәң, тагын бирерләр. Менә шулай гына аларның ышанычын казана аласың. Бүтәнчә юл юк.
– Әгәр мин мондый эшне булдыра алмасам? – дип куйды Андрей.
– Ачка үлә башласаң, булдырырсың! – Зорис хихылдап куйды.
– Әгәр берәр иптәшем өстеннән күзәтчелек итәргә кушсалар?
– Сине саталар бит, син нигә башкаларны сатудан тайчанырга тиеш?! Синең яңагына сугалар икән, икенчесен куеп торыргамы? Кеше гел принцип белән генә яши алмый, юкса ул корбан була. Кешеләр корбан булырга теләми, ә яшәргә тели. Теләсә нинди чара-ысуллар белән, теләсә нинди эшләр башкарып. Иптәшең өстеннән күзәтчелек нәрсә ул! Һи-и! Яһүдне, коммунистны барып әйтәсең икән, шунда ук ышаныч казанасың. Исән каласың. Яки-яки! Бүтән юл юк...
Зорисның башына китеп өлгерде, бер минутка гына тормозы ычкынып торды. Шул арада авызыннан күңелендә яткан серләре дә ычкынды. Шулай да Андрей аның ялганмы, чынмы сөйләгәнен чамалый алмады. Сак булырга кирәк иде. Бу кешедән барын да көтәргә була, яки-яки – мәсьәлә әнә шулай куелган, анысын Андрей үз иңендә татып белә.
– Ә иптәшеңне ничек сатарга мөмкин? – диде Андрей, гаҗәпләнеп һәм үртәлеп.
– Син сатмыйсың икән, ул сине сата! Һаман бер балык башы! – дип куйды Зорис, кулын селтәп, элементар нәрсәне һаман аңламыйсың дигән төстә. Андрей тагын икеләнә калды: тел төбе кая таба бара бу денсезнең? Ул гамәлдә булган һәм булып торган хәлләр турында сөйли ич. Үзенең сүз сөреше белән Андрейны да бер базга илтеп батырмасмы, мәлгунь? Бу немецларда үзең кебек берәүне сатмыйча яшәп булмый микәнни? Һәркем власть органнарына яшерен хезмәт итәргә тиеш булып чыгамы? Яшерен хезмәт ул – үзең белән бергә эшләүчене, яшәүчене сату дигән сүз! Башкача мөмкин түгел микәнни? Әллә моны кешеләрне җәзалау өчен керткәннәрме? Немецлар һәр кешене җәзага тарта. Нишләп болай? Һәр кешене дошман саныйлар. Ә бит үзләре кешеләрдән башка бер эш тә эшли алмаслар иде! Фашизмның асылы шундадыр, ахрысы. Кеше дигән материалны бер тиенгә дә санамый торган.
– Син ничек ышаныч казандың соң? – диде Андрей, чираттагы стаканнан кинәт кайнарланып китеп.
– Анысы, иптәш, һәркемнең үз эше, – дип, Зорис тамак төбе белән кеткелдәп алды. – Сиңа берәү дә ул серне ачмас. Һәр кешенең үз язмышы, үз җае...
– Әйе, монысын хак әйтәсең, шайтан алгыры!
Бераз тынып, бәрәңге капкалаганнан соң, Зорис, үзенең төп максатына якынрак килергә тырышып, болай диде:
– Биредә кызыллардан подпольеда калдырылган кешеләр булырга тиеш, шулай бит? Бу беркемгә дә сер түгел. Немецларга да. Ә синең элеккеге берәр танышыңны очратканың юкмы?
– Мин подпольеда калдырылган кеше түгел микән дип уйлыйсың килә инде, ә?
Андрей шаярткан булып бармак янады. Бик хәйләкәр кеше син, Зорис, дигән төстә. Күзендә дә елмаю чаткылары күренде. Ә Зорис җитди төс-кыяфәт белән утыра. Ул да Андрейга ышанмый, аның кылларын тартып карый, серен белергә тели.
– Юк, Зорис, – диде Андрей, шик калдырмаска тырышып. – Сугыш чыкканда, мин биредә түгел, Добэледә баҗа янында идем. Гаиләм белән.
Без кайтканда, беркем дә калмаган иде. Аннары безне, хатынны да, мине дә хәрби частьтагы эшебездән чыгардылар. Эш мәсьәләсендә Клараның сеңлесе булышмакчы иде. Чөнки ул Советлар каршында яхшы исәптә йөри. Ләкин...
– Аңлыйм, аңлыйм, – дип, Зорис тагын да җитдиләнгән төсле булды, кинәт сәрхушлыгы бетеп китте, ахрысы. – Алайса, болай: мин сиңа ун мең бирәм, син миңа ике алтын балдак тап, эшне башлап җибәрергә.
– Туктале, ул кәгазьләр белән мин нишләрмен, мине дуракка саныйсың мәллә?..
– Рус акчасы белән рус нишләргә белер.
– Минем элемтәләрем бар дип уйлыйсыңмы, Зорис? Әмма мин беркемне дә белмим. Ышансаң ышан, ышанмасаң – юк...
– Бик бетерешкәнсең, бер элемтәң дә юктыр шул, – диде Зорис, уйчанланып. – Мин сиңа котылу юлын өйрәтәм, элеккеге таныш итеп. Телисеңме? – Зорис аңа тагын да кадалыбрак карады.
Андрей ияк какты.
– Двинск урманнарында Герман атлы немец җитәкчелегендә партизан отряды бар, ди. Әйе, әйе, совет немецы. Баскын немецларны бөтенләй күралмый икән. Менә шул: ике алтын балдак өчен миннән ун мең аласың да шул якка хәрәкәт итәсең. Куркынычсыз юлны өйрәтәм. Йә? – Зорисның сәрхушлыгы беткән, күзләр үз орбитасына утырган, бәбәкләре ниндидер хәйлә белән кысылган иде.
Андрейның зиһененә кинәт бер уй китереп сукты: әгәр Зорис тәкъдименә ризалыгын бирсә, мантыйк буенча ул биредә калдырылган булып чыга түгелме? Менә ничек була икән ул үз-үзеңне сату. Сизмичә дә каласың. Ә бит тәкъдиме бик ымсындыргыч, авызын корт чаккыры!
– Исән-сау чыгарга гарантия бирәм. – Зорис, Андрейның икеләнеп калуын сизеп, шулай дип өстәде.
Андрейның үз-үзенә ачуы килде. «Ничек сизде, шайтан, минем эчемдәгене, – дип уйлады. – Чыраем, төсем уйларымны тышка белгертеп кенә тора, күрәсең». – Нүжәли, немец немецны кырыр икән? – диде Андрей, ышанып җитмичә. – Нинди беркатлы син, Андрей? – дип төрттерде Зорис. – Хәзер мәхшәр:
немец – немецны, латыш – латышны, рус русны кыра.
– Кешеләр курчаклар урынына йөри, ә? Искитмәле хәл... – Андрей башын
як-якка чайкап торды.
– Юк, син минем тәкъдимгә җавап бирмәдең. – Зорис үз максатын бер минутка да онытмый иде.
– Нәрсә дим? Мин гаилә белән бит. Аларны калдырып...
– Гаиләң белән бергә китәсең... Әйткәнемне үтим мин.
– Юк, ышана алмыйм, Зорис, – диде Андрей. – Теләсә ни уйла, әмма сүзләргә...
– Димәк, теләмисең? Шулай аңларга кирәкме синең баш тартуыңны? – Зорис әңгәмәдәшен азакка хәтле кысарга булды.
Андрейның үз хәле хәл иде: «телим», дисәң – бер нәтиҗә, ә «теләмим», дисәң, икенче нәтиҗә чыгарырга була бит.
– Ул операциядән куркам мин, иптәш Зорис, – диде Андрей.
– Телисең, әмма куркасың, шулаймы?
– Андый тәвәккәл адым ясарга теләмим, – диде Андрей, кинәт күңелендә
үз-үзенә нәфрәт кузгалганын тоеп. Шушы адәм актыгына баш иеп, сүзен тыңлап утыр инде. Менә ул түбәнлек нинди була икән.
– Ә тәвәккәлләмичә берни отып булмый, Андрей! Бу – закон!
– Димәк, оттырышта җан асрарга туры килә.
– Оттырышта да ашамыйча торып булмый. Нигә аңлы рәвештә оттырасың?
Отарга омтылып карарга кирәк!
– Йә мин, йә җан, дипме?..
Андрейның бу сүзләренә Зорис җавап кайтармады. Зур гына бер бәрәңгене
алып әрчергә тотынды. Аннары бәрәңгесен, әрчеп, авызына капты да:
– Алайса, болай итәбез, – диде. – Минем дипломым юк. Немецлар бик формалист халык, аларны ышандыру кыен. Синең дипломың бар. Шул
документ нигезендә синең исемгә частный практикага рөхсәт алабыз. Йә?
– Әй, иптәш Зорис, – диде Андрей, үкенүле тавыш белән. – Без йөреп
карадык инде, әмма рөхсәт итмәделәр. Юк!
– Мин артыннан йөрсәм, рөхсәт алмый калмыйм. Ризамы?
– Ә материалны каян алабыз?
– Синең хатыныңның алтын балдаклары юкмыни? Булмыйча калмас...
– Жәл, беркөн генә базардан онга алыштырып кайтты. Юкса... Андрейның бу сүзләреннән Зорисның йөзенә җирәнү һәм читләшү галәмәте чыкты.
– Ни өчен сезне теге частьтан кудылар? – дип сорап куйды Зорис. Ул тагын
нидер гөман итте кебек.
– Нәрсәбездер ошап җитмәгәндер инде. Шайтан белсен...
– Советка да ярамагансыз, немецларга да. Сез нинди кешеләр соң?
– Яраша белми торган адәм затлары...
– Ә табигатьнең законы кырыс бит: яраша белмәгәннәр һәлак була...
– Әйе, һәлак була...
– Мин сине коткарырга телим, – диде Зорис. – Сине үз җаваплылыгыма алсам, синең исемгә частный практика эше ачарга мөмкин булачак. Материал эзләргә керешәм. Тапкач та сиңа әйтермен... Кызыллар кабат әйләнеп кайтырмы, юкмы, ә?
– Белмим, әйтә алмыйм.
– Кызыллар килсә, частный эш өчен сине гаепләячәкләр бит. Немецларга эшләгәнсең, дип...
– Әйтерләр, ябып та куярлар. Ләкин, ачка үлмәс өчен, ни дә булса эшләргә кирәк бит...
– Алар ул сәбәпне исәпкә алмаячак...
– Беләм, әмма башка чарам юк. Теләсә нишләтсеннәр...
– Димәк, син кызылларның кабат кайтуына ышанасың?..
– Белмим, дим бит, – диде Андрей, бераз тавышын күтәреп. Һәм чамалап
алды: кызылларның кабат кайту-кайтмавы Зорис өчен бик тә мөһим иде. Ул хәзер шуңа карап эш йөртәчәк. Үзендә тәгаен генә фикер юк кебек. Андрей исә кызылларның кайтуына аз гына да шикләнмәде. Хәтта «немецлар Мәскәүне алган икән» дигән хәбәр шәһәр буенча телдән-телгә йөргәндә дә. Ул төгәл исәп йөртте: әгәр немецлар Мәскәүне алса, сүзне болай астан гына таратмаслар, бар дөньяга шауларлар иде. Тончыкканчы кычкырырлар иде. Авантюристлар шулай сүз белән халыкны адаштыруга бик нык исәп тота, ялган хәбәрләрне оста файдалана.
– Яшермә, ышанасың, – диде Зорис, үзенең икеләнүләрен ничек тә булса бетерергә теләп. Әгәр Андрей ышанса, аңа да теге яки бу карарга килү өчен ориентир булыр иде. Ә хәзер күңелдә икеләнү дә шикләнү генә. Ә бит билгесезлектән дә яман нәрсә юк. Андрей ачылмый, Зорисның җанын билгесезлектә газапланырга калдыра.
– Күпме мөмкин? Белмим и всё! – дип куйды Андрей, ә үзе эчтән уйлады: бер ярты көмешкә хисабына нинди авыр газаптан котылмакчы була бу. Тот капчыгыңны! Әгәр ул үзенең ышанганын әйтсә, Зорис аны икенче көнне үк гестапога җиткерәчәк. Ул русларны болай да яратып бетерми.
– Нигә безне руслар бетермәкче була? – диде Зорис, сүзне икенчегә борып. – Руслар сезне бетерми, сез үзегезне үзегез бетерәсез, – дип куйды Андрей. – Ничек? Соң бит без шундый хәлгә куелган. Нишли аласың? Бар эшне экономика-политика хәл итә бит... Немецлар белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт түгел, руслар белән тагын да начаррак...
– Советлар белән сез бәхетле булачаксыз, – диде Андрей. – Чөнки бай ил кочагына керәчәксез. Ә Германия сездән бары суыруны гына белә. Аның ресурслары юк. Германия белән сез кытлыктан чыкмаячаксыз, Россия белән байларча яшәячәксез...
– Байлык бирү хисабына алар безнең телебезне бетерә, ассимиляцияләү юлы белән руслаштыра. Бу да әйбәт түгел бит. Димәк, латышлар милләт буларак юкка чыгачак. Россиядәге греклар кебек. Тел бетте – милләт бетте...
– Юкка кайгырасың, бетми ул.
– Русларга рәхәт сөйләшүе. Бөек милләт! Ә сез үзегезне безнең урынга куеп карагыз, ә?
Алар озак бәхәсләшеп утырды. Зорис үз милләте өчен ачынып яши икән. Бу сыйфаты аңа карата ниндидер хөрмәт тә уята иде. Ә нигә Зорис Андрей белән эшләргә тели? Кызыллар килсә, менә мин немецка түгел, русларга ярдәм иттем, дип әйтер өченме? Әгәр Зорис немецларның җиңүенә ышанса, әллә кайчан аларга эшкә ялланган булыр иде. Тик менә аны хәзерге көнгә кадәр сузган. Шикләнеп, икеләнеп яткан, димәк. Кызыллар килгәч, биредә хәлләр булачак әле. Нечкә иләк аша үткәрәчәкләр. Зорис әллә аңы, әллә интуициясе белән шуны алдан сизенә шикелле.
Немецлар зур төгәллек белән җәза эшләрен алып бара. Шәһәрдәге рус милләтеннән булган һәр кеше исәпкә алынган иде. Һәр рус гаиләсе, аның нәсел-ыруы, балалары гестапо бүлегендә исәптә тора. Әгәр гаилә башлыклары немецларга яшерен хезмәт итүдән баш тарткан икән, андыйларга җәзаның иң әшәкесен кулланалар. Туганнары, балалары аша төрле җәзалар бирәләр. Туган белән туганны сугыштыралар. Икесен дә бер-берсенә каршы котырталар. Әйбер-кара өчен, квартира-бүлмә өчен тартыш китереп чыгаралар. Шул нигездә дошманлаштыралар. Хәтта ир белән хатын арасына керәләр. Хатын артыннан йөрергә берәр ертлач иргә боерык бирәләр. Бусы эш урыннарында бик шәп оештырыла. Клара эшли торган больницаның баш врачы урта яшьләрдәге немец иде. Медицина буенча белеме дә рәтле түгел, чөнки авыру исемнәрен, рецептларны бутый иде. Ул, мөгаен, ветеринар булырга тиеш, дигән фикергә килә иде Клара, чөнки бар белгәне дару дозаларын киметү иде. Биредә кешеләрне дә хайваннарга бирелә торган дарулар белән дәвалыйлар, әмма кечкенә дозаларда. Немец моны аера белә, шуңа күрә дозаларны азайта. Башта моны Клара немец саранлыгы гына дип уйлаган иде. Тора-бара баш врачның медицина буенча юньле-рәтле мәгълүматы булмавы беленде. Билгеле, ул бирегә кешеләрне дәвалау өчен куелмаган. Кешене дәвалау немецлар өчен мөһим түгел. Алар һәр авыруга әз генә ярдәм күрсәтү белән бергә, аны сынау аша уздыралар. Һәр врачка авыруның немецларга ничек каравын белү бурычы куела. Баш врач конкрет сораулар куя, син авыруларга шул сорауларны бирәсең. Авыруын сөйләгән арада, һич көтмәгәндә, кешенең теленнән кинәт нәрсә уйлаганы ычкынуы мөмкин.
Ветеринарның бу боерыгын Клара төгәл үти, ләкин авыруларның карашларын билгеләгән графага «немецларга уңай карашта тора», дип язып бирә иде. Баш врач үз кабинетына чакырып кертә дә, Клара белән озаклап сөйләшә. Клара немецчаны ярыйсы гына белә. Балачагында немец кызлары белән уйнап үсте ул. Әмма күп нәрсәләр онытылган, шулай да аңлата да, аңлаша да ала. Ветеринар Кларага: «Әгәр немецлар кушканны төгәл үтәп барсаң, берникадәр вакыттан соң бу больницаны синең кулга тапшырам, – дип вәгъдә бирде. – Немецлар сүзләрендә нык тора. Безгә җирле кадрлар бик кирәк». Клара шунда ни әйтергә белмичә каушап калды. Ветеринар Клара тутырган карточкаларны күздән кичерде: «Нишләп барысына да «немецларга уңай карый» дип яздыгыз? – дип сорады. – Болай булуы мөмкин түгел. Уңай карамаганнар да булырга тиеш. Без моны беләбез...» «Юк, – диде Клара, – мин бары тик дөресен генә яздым, миңа каралырга килгән авырулар шундый карашта иде. Башка төрлеләре очрамады. Алайса, үземнән өстәп, «немецларга уңай карамый» дип языйммыни?..» Ветеринар кулларын селтәде, пенсне-күзлек артына яшеренгән бәбәкләре киңәебрәк китте, чиста кырылган алсу битенә җитдилек чалымнары чыкты. «Безгә өстәп язу кирәкмәс, – диде ул, һәм өстәп язуның ялгыш юлга кертүе һәм һәлакәткә китерү ихтималы булуын сурәтләргә кереште. Клара аңласын өчен, озын итеп мисаллар китереп сөйләде. Клара исә, чын уй-хисләрем йөземә чыкмасын дип, бөрешеп утырды, йөзенә ясалма елмаю чыгарды. Шулай итмичә мөмкин дә түгел. Өстәп язу кирәкми, имеш. Немецлар үзләрен «башка милләтләрдән югары» дип өстәп язган инде. Үзләрен-үзләре күтәргән, өстәп язып күтәргән. Үз-үзләрен югары күтәргән кешеләр тиранга әйләнә. Болар исә немец милләтен өстәп язып югары күтәргән дә фашистка әйләнгән. Менә бу немецның кай җире Клараныкыннан артык соң? Юк бит, юк! Бернәрсәсе дә артык түгел. Чынлап та, өстәп язу катастрофага китерүе ихтимал, дип сөйли үзе. Ә үзенең катастрофага ярдәм иткәнен белми, чөнки ул гаять көчле машинаның бер шөребе генә. Үзен югары санаган шушы «шөреп» Клараны еш кына «тәрбияли» башлады. Начар яхшыга сабак өйрәтә иде. Юк, бу хәл юньлегә илтә алмый иде. Начар яхшыга акыл өйрәтүгә корылган тормыш нинди генә җитеш булмасын, ул – гаделсез тормыш. Ә биредә әле ачлык хөкем сөрә. Нәрсә уйлап эшли бу немецлар? Әллә аларның миләрен кара пәрдә каплаганмы? Ниндидер бер хәтәр машина төзегәннәр дә шуны хәрәкәткә китергәннәр. Барысы да шул машинаның шөрепләренә әйләнеп беткән. Эшләрен механик рәвештә уйсыз гына башкаралар...
Радикны да шулай ук «эшкәртү» бара иде. Яшерен җитәкчесе аны көтмәгәндә үзенә чакырып алды.
– Без сине хөрмәт итәбез, син безгә бик кирәкле кадр, – диде ул, бик җитди төстә. – Без синең гаилә хәлеңә дә битараф кала алмыйбыз. Гаилә тормышыңны җайга салу чаралары күрәбез. Әгәр без кушканнарны төгәл үтәп барасың икән, сезгә, Инга белән икегезгә, аерым йорт бирәчәкбез. Ә теге атнада партизаннарны эзләү рейдына барудан ник баш тарттың? Менә бит безнең «һәр боерыкны үтим» дип куйган имзаң. Нәрсә бу? Немецлар сүздә тормауны, төгәлсезлекне өнәми. Ну, ни сәбәптән бармадың? Ә? Йә?..
Агент тишеп үтәрдәй очлы күзләрен Радикка төбәде. Радик ничек акланырга белмәде. Тегене сәбәп итте, моңа сылтады. Агент берсенә дә ышанмады. Алдыйсың, сукин сын, дип, пистолетын өстәл өстенә чыгарып куйды.
Пистолет белән өстәл сугып та кычкыргач, Радик чишелде: «Кеше каны коюдан курыктым, – диде. – Әти-әни шуңардан сакланырга кушты», – дип, туганнары артына сыенды... «Әһә, сез шулаймыни әле?! – диде агент, читкәрәк карап. Аның озынча ябык йөзе тартылды, бит мускуллары хәрәкәткә килде. – Әйдә, киттек», – диде ул, ияге белән ымлап.
Алар офицерлар өчен генә ачылган ресторан-казинога килеп керде. Зал шактый зур, кечкенә сәхнәсе дә бар, анда пианино тора иде. Шул арада сәхнәгә берничә артист чыкты. Берсе пианино янына утырды. Икенчесе скрипкасын ияге астына куеп, смычогын кыллар өстенә китерде. Ә калын иңнәре ялангач, аяк йөзеннән озын күлмәк кигән хатын-кыз кулы белән ым кагуга, музыкантлар уйнарга кереште. Кирәкле тактын көтеп торган калын тавыш аларга кушылды. Хатынның ялангач иңнәре сикерергә, футбол тубы кебек күкрәкләре әле бер, әле икенче якка тәгәрәргә тотынды.
Агент Радикны ашатты, эчертте. Һәм шул эчемлек астына үзенең катгый боерыкларын тукыды. «Адәм баласы намус белән туа, аның канында нәселдән килә торган ояла белү бацилласы да ага, – диде. – Ә намуслы кеше бернигә дә тормый, чөнки ул бернинди тәвәккәл эш башкара алмый, аңлыйсыңмы? Җанында намус дигән барьер тора аңа комачаулап. Аңлашыламы? Үзеңне чын кадр, уңышка ирешә ала торган кеше итәргә теләсәң, син ул намус барьерын җиңәргә тиеш. Җиңүче, уңышларга ирешүче чын ир булырга телисеңме? Әллә сиңа боламык булып калу ошыймы? Юк, син фәкать уңышларга ирешүче кеше булырсың. Без сиңа бик зур өметләр баглыйбыз. Латвиядә җитәкчелек итү өчен безгә бирелгән һәм теләсә нинди эшкә тәвәккәл кешеләр кирәк. Сине шундый зур җитәкче эшенә әзерлибез. Әгәр без кушканны төгәл үтәсәң, билгеле. Ишетәсеңме? Синең эшлеклелек сыйфатларың безгә ошый, ләкин эшлеклелекне тагын да үстерергә кирәк. Һәм без бергә-бергә үстерәчәкбез. Ышанычың нык булсын, без җиңәчәкбез. Әгәр без канлы эшләр башкарабыз икән, бу бары тик тормышны чистарту өчен, профилактика формасында эшләнә. Немецларга һәм аларга тугрылыклыларга бөек тарих тарафыннан дөньяны пычрактан арындыру вазифасы йөкләтелгән. Без, кешелек бәхетле булсын өчен, бар пычракны көрәп бетерергә тиешбез. Без – тарихи кешеләр. Тарихи кеше булу зур нәрсә ул. Намус, оялчанлык, кешелеклелек шул эштә бик нык комачаулый, тарихи вазифаны башкарырга сиңа киртә булып тора. Комачаулык итә торган сыйфатлардан, гадәтләрдән арынырга кирәк. Тагын бер нәрсә: кешеләргә яхшылык эшләү өчен кешелексез булу сорала. Әгәр син кешелекле булсаң, бары бер-ике кешегә генә яхшылык кыла аласың. Шулай бит? Ә бары кешелексез булып кына галәм халкына яхшылык эшләргә мөмкин. Дөньяны бәхетле итүнең башка юлы юк. Була да алмый...»
Агентның озынча йөзе кирпеч кебек кызарган иде, ул Радикка кан тутырылган юан колба булып күренә башлады. Аның үзенең дә каны бик нык кайнарланды, ул, аяклары белән идәнгә тибеп, тавыш чыгаруын да сизмәде. Шуның аркасында агентка сорау бирергә йөрәге җитте:
– Бар җирләр немецлар кулына күчсә, дөньяга бәхет киләчәк, шулаймы? Агент моңа сөенеп җавап кайтарырга ашыкты:
– Билгеле, шик булуы мөмкин түгел!
Радик бераз уйга калып торды да башында гел бимазалап торган шиген әйтеп салды:
– Ә бит большевикларның девизы да шундый: бар җирдә социализм җиңсә, дөньяга бәхет килә. Ә?
– Юк! Башыңнан чыгарып ташла бу хәсис уеңны! – диде агент, бик кискен итеп. – Ишетәсеңме? – Аның күз аклары хәтәр ялтырап китте. – Россиядә яшәп, рус социализмының нәрсә икәнен дә белмисеңме, ә? Син бик яшь шул әле. Рус социализмы дөньяны бәхетле итә алмый, юк! Чөнки рус социализмы эшчеләргә бик гуманлы карый, ә крестьяннарны кыса, изә. Ә безнең «национал- социализм» крестьяннарга барлык ирекне бирә. Аларны җиргә хуҗа итеп беркетә. Ул үз җиренә үзе хуҗа һәм шул җирдән хуҗаларча файдалана. Җирдә зур уңыш үстерә. Чөнки җиргә хуҗа кирәк, аны карау кирәк. Ә рус социализмында җирләр хуҗасыз. Аңлыйсыңмы? Җирнең хуҗасы булмаса, ул юньләп уңыш бирми. Моны үз җилкәңдә татыгансың. Россиядә беренче сортлы җирләр, ә ашарларына икмәк юк. Ни өчен? Чөнки җирнең хуҗасы юк. Россия ул табигый байлыклар хисабына гына яшәде. Дөньяда аңардан бай ил башка юктыр... Менә шуңа күрә немецлар рус халкын кытлыктан коткармакчы була. Ничек итеп? Тәртип, дисциплина урнаштырып. Җирләрне хуҗасына беркетеп...
– Алайса, нигә русларны бетерүне максат итеп куясыз?
– Юк! Чыгарып ат ул уеңны башыңнан! Менә сез руслар бит, бетерәбезме соң? Без тәрбиялибез. Әлбәттә, безнең яклы булмаганнарны эзәрлеклибез. Бу – закон. Русларда да большевиклар яклы булмаганнарны төрмәләргә япканнар. Әнә без басып алган җирләрдә күпме кеше төрмәдән котылды. Син белмисең, мин беләм... Безнең яклы русларны зур урыннарга билгеләячәкбез. Ләкин тәрбия эше алып бармыйча булмый. Руслар арасында намуслылар күп әле. Син шуны аңла: намуслы, кешелекле адәм җитәкчелек эшенә ярамый. Аңлыйсыңмы? Без немецларда гына түгел, русларда, башка халыкларда да шулай. Әйе, әйе! Чөнки җитәкче кеше политика аша эш итә. Төшенәсеңме? Бар эшләр, кешеләр фәкать политика аша гына идарә ителә. Әйтик, шул дәүләтнең политикасы хакимлек итә. Ә политикага намус, кешелеклелек, туганлык хисләре каршы килә. Шунлыктан политика ул хисләрне чыгарып ташлый, кирәксез итә... Инде бераз әлифбага төшенә башладыңмы?
– Башладым, – диде Радик.
– Әйдә, сал тагын! – дип, агент аны кыстарга кереште. Тәрбиясе үтемлерәк булсын, җанына үтсен өчен, Радикны тагын да йомшартырга кирәк дип уйлагандыр, ахрысы.
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 5, 2018
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев