Логотип Казан Утлары
Роман

Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)

Абыйсы авылда калган иде. Баштарак аның авылга кайтып урнашмаганы өчен энесенә үпкәлисе килсә дә, ахырда ризалашты. Үпкәсе урынсыз түгел, чөнки Сәләхи хатларында гел авыл турында сораша, кайткач, туган ягында төпләнү хакында яза иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

3
Шулай тыныч кына гәпләшкәндә, Телеграмм Патый кинәт баскан
урынында биеп алгандай итте дә, Билалга таба төртеп күрсәтеп:
«Хи-хи! Галәветдин бит бу! Лампадагы Галәветдин!» – дип туктый
алмыйча көләргә тотынды. Аннары урыныннан ук сикереп торды
һәм, артына чигенә-чигенә: «Галәветдин! Галәветдин!» – дия-дия,
шаркылдап көлеп, үз йортына таба чигенде. Ара-тирә биегән рәвеш
китереп сикергәләп тә ала. Ләкин нишләптер барысы да капылт
сәерләнгән Патыйга түгел, Мылтык Сәләхигә төбәлделәр. Үзенә
текәлгән күз карашларыннан Мылтык «дерт» итеп куйды: ярый
инде, алайса, дигәндәй, чүгәләгән урыныннан ялкау гына күтәрелде
дә Патыйны өенә кадәр озата китте.
Телеграмм Патый иртәгә тыныч кына, берни булмагандай,
гәҗитләрен таратачак, аңа кадәр иртүк торып сөт җыячак иде...
Ай кан төсенә керергә нәкъ бер атна кала сәерләнде Фатыйма
диделәр Билалга. Ни өчен нәкъ менә аңа төбәп әйтүләре аңлашыла,
чөнки Патый да Билалга үлеп гашыйк иде. Хат килсә-килмәсә дә,
почта өләшкәндә ул барыбер берничә мәртәбә аның капкасына
ышкылып уза, кайтмады микән дип үрелеп, тәрәзәсенә карый, җиз
лампаның тыныч кына ялкынланып утырганын күргәч ары китә, ә
үзе эченнән генә: «Сихерле бу лампасы Билалетдин-Галәветдиннең!
Сихере бар аның!» – дип, иреннәрен көчкә кыймылдата иде.
Фатыйма Мылтык Сәләхине капкасыннан кертсә дә кертте,
кертмәсә дә кертте. Ул бит моңарчы бары Билалны гына яратам дип
уйлый иде. Кайнап торган яшь тол хатын бүген иртән мәгънәле төш
күрдеме, әллә өнендә булдымы бу хәл? Сыеры кайтмагач, төнлә
йокламады да бит. Күрәсең, күзләре эленеп алган чак булгандыр.
...Имеш, алар Билал белән икесе чәчәкле болын буйлап җитәкләшеп
баралар икән. Фатыйма башына чәчәкләрдән такыя үреп кигән,
бертуктаусыз елмая, оча-очына. Тик нигәдер Билал кысып тоткан сул
кулының уч төбе атлаган саен тирләп интектерә. Тирли дә Билалның
учыннан шуып чыга. Фатыйма уч төбен итәгенә сөрткәннән соң янә
тотынышалар. Кул тагын шуып чыга, тагын, тагын... Әмма икесе дә
моңа игътибар итмиләр, бәхетле көлешеп, болын буйлап баралар да
баралар, имеш, юллары урманга таба икән. Урманда быел котырып
җиләк үскән. Билал аны җиләк җыярга алып бара, үзе бертуктаусыз:

«Мин җиләкле урыннарны беләм, сыер көтүе таптап бетергәнче,
сине тәмле җиләк белән сыйлыйсым килә», – дип сөйләнә икән.
Ташаякта урманны болай да Фатыйма кебек яхшы белгән кеше юк.
Аның шәһәргә китеп олаккан иренең атасы ул кияүгә чыкканда
урманчы булып торган. Җиләк-гөмбәгә алар урманга еш йөрделәр.
Ә бүген, ни хикмәт, ул түгел, Билал яхшырак белә булып чыкты
җиләкле урынны... Менә урман авызына якынлаштылар. Шулчак
урманнан Чибәр Камәр килеп чыкмасынмы! Билал, Фатыйманың
кулын ычкындырып, Камәр янына китте. Кочаклаштылар да икесе
бергә бара башладылар. Фатыйма аптырап артларыннан иярде.
Урманга керәм дигәндә генә, Билал Камәрне дә калдырды, кочагына
капылт кына урман эченнән килеп чыккан сары башлы хатынны
алды. Әй үбешәләр болар, күрсәң, әй кочаклашалар! Фатыйма белән
Камәр читтә тик аптырап басып тора. Шуннан Камәр Фатыймага:
«Патый, әйдә, мин сиңа җиләкле урынны үзем күрсәтәм!» – ди
икән. Ә Фатыйма: «Мин яхшырак беләм, әйдә, үзем күрсәтәм,
ахирәткәем!» – дип, икенче якка тарта икән...
Шул урында төш өзелде: кемдер каты итеп капка дөбердәтә иде.
Хатын эчке күлмәк өстеннән шәлъяулык япты да, куркып, капкага
таба китте. Әүвәл, гадәттәгечә: «Кем бар?» – дип сорады, аңа җавап
итеп кичә көтүдән кайтмый калган мүкләк сыеры мөгердәп куйды.
Капканы ачса, гаепле сыман башын чайкап җиленнәре шартлардай
булып тулган сыеры, аның артында авызын ерып Мылтык Сәләхи
басып тора. Сәләхи телгә килде:
– Менә, Шайтан сазлыгына кереп баткан иде, – диде.
Сыерын күргәч, дөньясын онытты тол хатын. Сәләхигә рәхмәтен
дә әйтмәде. Капкадан малын кертте, саварга әзерләнергә кереште.
Чиләк алып сыер астына чүгәләгәч кенә исенә килде һәм ул,
кабалана-кабалана, капкага китте. Мылтык Сәләхидән җилләр
искән иде инде. Шул көнне ире качып киткәннән бирле хатынның
чуалып торган башына бер акыллы фикер килеп кунды: яшең
кырыкка җиткәндә, нинди мәхәббәт булсын инде ул! Тормыш
итәрлек, югалган сыерыңны табып алып кайтырлык булса да
төпле ир кирәк андый яшьтәге хатынга! Фатыйма, капка төбендәге
тапталган чирәмдә Сәләхи эзләрен күргәндәй булып, елмаеп куйды.
Алдына чиста су куеп, сыерын савып бетерде. Кигәвен Әрифнең
үгезләренә алып барырга кирәк дип уйлады ул. Мүкләк атна буе үгез
сорап тинтерәтә, көтүдә үгез булмаганлыктан, вакытында өйгә дә
кайтмый башлады. Шайтан күле аръягында элеккеге таш кәнүшни
бар, анда исә Кигәвен өч үгезен бикләп асрый иде. Сыеры шунда
сыртын кашырга бара, бахыр...
Икенче көнне аның капкасыннан Мылтык Сәләхи атлап керде.
Аны капкасыннан кертүе тиктомалдан гына түгел иде. Сәләхи аннан бер сыйныфка түбән укыды. Ул телеграмм баганасы кебек озын буйлы
яшүсмер, мәктәптә үк спорт белән шөгыльләнә, укуы да начар түгел,
кыскасы, кызларны кызыктырырлык авылдаш егет иде. Аннан соң күп
сулар акса да, яшь барган саен, киләчәк турында түгел, үткән турында
күбрәк уйлый башлый адәм баласы. Әлбәттә, хатын-кыз буларак,
Фатыйма алдагы көне өчен ешрак борчыла, бүгенге хәятеннән дә
бигүк канәгать түгел иде. Кичкырын, кача-поса, Билалларның капка
төбенә барып, кеше юкта озак итеп серле лампаның утына карап
торуы да юкка түгел. Ходайдан сораган кебек, әлеге уттан үзенә парлы
тормыш, капкасына бастырык булырлык ир-ат та сорамады түгел яшь
хатын. Әүвәлрәк көтмәгәндә кайтып төшкән Билал тарта дип уйлый
иде үзен. Баксаң, ул шунда басып торган килеш, үзе дә аңламыйча,
Сәләхи турында уйлаган булып чыкты. Серле лампага рәхмәт, ул аның
эчке халәтен, ни теләгәнен аңлап, аңа – гайрәте, көче ташып торган
хатынга Сәләхине капкадан уздырырлык тәвәккәллек бирде бугай.
Югыйсә, Ташаяк авылы хатыннары бик итагатьле, ялгыз булсалар да,
шул ялгызлыклары аларны төне буе түшәк чылаттырса да, алар очраган
һәр ир атның кочагына ташланырга тормый. Җае туры килгәндә дә,
андый чакларда хатын-кыз күңеленә Ходай Тәгалә салган әдәп-әхлак
өстенрәк чыга. Тагын бер кат рәхмәт ул серле лампага: Сәләхигә
карата күңелен йомшартып, моңарчы үзе дә белеп-аңлап бетермәгән
һәм туарылган хис җепләрен бер йомгакка җыярга ярдәм итте. Ахыры
хәерле булсын! Сәләхи үзе дә ялгыз ир-ат бит канә!
Моның тагын икенче сәбәбе бар иде: сыерын үгезләре янына алып
килгәне өчен Кигәвен Әриф, күзен дә йоммыйча, оятсыз рәвештә:
«Синнән акча сорамыйм, Патый! Үзең беләсең!» – дип мыскыллы
сүз әйтеп тә рәнҗеткән иде. Аңлый Фатыйма, хатыны бер җырчы
кисәгенә ияреп киткәннән бирле, бар кыз-хатынны бер чыбыкка тезә
хәзер Әриф. Аның фахишә хатынында Фатыйманың ни эше бар, ди?!
Тол булса да, теләсә кемгә барып асылынганы юк ич әле, Аллага
шөкер! Үзенең хатын-кыз дәрәҗәсен яхшы белә...
Мылтык Сәләхи белән Телеграмм Фатыйма икесе генә капкадан
кереп күздән югалсалар да, авыл бу юлы аларның гайбәтен чәйнәргә
кыенсынды... Бәхетле буласы килгән Патыйның монда ни гаебе
бар?! Шәһәргә хезмәт хакы эзләп киткән иренең дә гаебе юктыр әле,
уйласаң! Акча эшлим дип кенә китте ләбаса ул. Еш кайтып йөрү
чыгымлы булганлыктан, фатирга керде. Фатир хуҗасы ялгыз хатын
булып чыкты. Өстәвенә, сихерче дә икән әле. Сихере белән ирнең
күз-башын әйләндергән дә, тегесе шундук башын югалткан...
Сәләхи баш-аягы белән авыл малае иде. Крестьян булып, җирдә
яшәргә тиеш иде ул. Әтисе оста тимерче, данлыклы балта остасы
иде. Заманалар «җебеп» китеп, «пай җире» дигән канун чыккач та
ул күрше Сакмар өлкәсендә балта эшендә калды. Шуңа күрә, «туган ягына чыра хәтле дә файдасы тигәне булмады» дип, аңа җирне ташлы
урыннан бирделәр. Ул анда аяк та басмады, үзенең балта эшендә
булды. Сәләхинең бабасы исә Чиләбе якларында шахта эшендә йөргән
кеше иде. Ул аннан биш килолы кувалда күтәреп кайткан булган.
Мондый зур чүкеч тирә-юньдә юк иде. Күтәргәндә, җиңел булып
өскә менә дә, төшкәндә, зур көч белән китереп бәрә. Калын-калын
ташлар пыяла кебек чәлпәрәмә килә.
Бер көнне Сәләхи, әле яшүсмер малай, абыйсы белән, шул кувалданы
күтәреп, үзләренә бүленгән җиргә киттеләр. Көне буе таш актарды
ташбаш яшүсмерләр. Бу җирдә таудан тәгәрәп төшкән таш бетәрлек
түгел иде, икенче көнне дә килделәр, өченче көнне дә иренмәделәр.
Шулай атна буе җирне актара торгач, малайлар әйбәт таш яткан карьерга
туры килде. Астан гел каты яссы ташлар гына чыга башлады. Арада
ниндие генә юк иде! Ләкин әтиләренең моңа исе китмәде – ул балта
чабуын белде. Мәктәпне тәмамлагач, Сәләхине армиягә алдылар, ул
десантчылар гаскәренә эләкте. Шуннан авылга кире кайтып тормады.
Вокзалга кайтып төшкәч, аны ике милиционер туктатып, бүлеккә алып
китте. Гаебе юк иде югын, шулай да нигәдер үзләре артыннан барырга
чакырдылар. Тимер юл милициясе начальнигы – кырык яшьләрдәге
подполковник десантчы егетне, яшь болан кебек гайрәтле гәүдәле
Сәләхине, милициягә эшкә керергә кодалады.
Абыйсы авылда калган иде. Баштарак аның авылга кайтып
урнашмаганы өчен энесенә үпкәлисе килсә дә, ахырда ризалашты.
Үпкәсе урынсыз түгел, чөнки Сәләхи хатларында гел авыл турында
сораша, кайткач, туган ягында төпләнү хакында яза иде. Абыйсы
моңа бик сөенде, чөнки энесе хезмәт итеп кайтканчы дип, ул икесенә
уртакка теге ташлы җирдә карьер ачкан иде. Күпләп таш та чыгара
башлады. Кредитка техникасын алып, эшне шактый җайлап җибәрде,
таш үтемле товар булып чыкты. Тик ул чакта һәр эшмәкәрнең үзәгенә
үткән нәрсә илле чакрымдагы Кала шәһәре бандитлары иде. Үзен
күрәләтә талатырга риза булмагач, абыйсын карьерда атып киттеләр.
Сәләхи шуңа авылга кайтып тормады, милициягә эшкә урнашты.
Карьерны исә Кала бандитлары түгел, Кыланов дигән бер түрә кисәге
үзләштергән булып чыкты. Кылановка каршы бернинди милиция дә
сүз әйтә алмый, аның артында тагын да зуррак түрә тора иде. Кыскача
тарихлары әнә шулай иде аларның.
Фатыйманың капкасыннан чирәм баскан ишегалды буйлап өй
болдырына кадәр араны узганда, Сәләхи әнә шул үткәннәрне исенә
төшереп алды. «Әйткән нәзерем тартып алып кайтты авылга!» дип уйлады
ул үзалдына. Фатыйма исә бар хикмәтне Билалның тәрәзә төбендәге
лампасыннан күрә, аның көче бар ир-атны авылга кире тартыр дип уйлый,
тик үзенең элеккеге ире күренсә, аны капкадан аяк та бастырмаска дип
антлар эчкән иде. Рәнҗегән иде чибәр хатын ул сөйрәлчек ир кисәгенә…

«Бу кара тавыкны иртәгә чалып бирерсең әле, укытып
алырбыз», – диде ул, Сәләхине шаккатырып. Ирнең аптыравына әллә
ни исе китмәгәндәй генә: «Әйткән нәзерем өчен булыр. Нәзергә кара
тавык чалырга кирәк!» – дип, әлеге гамәлне шәрехләп тә куйды.
Кыя-тау башындагы йолдызларның барысы да авыл өстенә коелып
беткән кебек тоелды Сәләхигә... Юк, дөресрәге, аларның моннан соң
уртак булачак ишегалдына коелды ул йолдызлар…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев