Бисмилласызлар (роман-фантасмагория)
...Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә – капкач, күккә – баскыч, мәхәббәткә – дару ди торган иде Камәрнең әнисе Әнисә. Игезәк кызлары, бер-бер артлы үсеп җитеп, моңарчы дус-тату яшәгән яшүсмерләр арасында гыйшык-мыйшык хәлләре төрле низаг-гаугалар тудыра башлагач әйткән ул моны. Көнчелек моңарчы нәселдә күрелмәгән нәрсә бит югыйсә!
«1721 елда казна каракларына бик каты ачуы килгән
Пётр I Сенат утырышында бау бәясе кадәр урлаган
түрәләрнең һәммәсен дар агачына асарга тәкъдим
итә. Аның сүзләреннән соң генерал-прокурор
Ягужинский: «Алайса, ялгыз башың каласың икән,
галиҗәнап!» – дип әйтеп куя...»
Ачык чыганаклардан
I кисәк
1
Чибәр булып тумасын икән ул хатын-кыз дөньяга.
Чибәрләргә чит-ят кызыгучан була.
Чибәрләр хыянәт итәрләр дигәне дә бар әле тагын.
Үзен өтермәнгә утыртыр алдыннан Камәрнең әтисе Фазыл шулай
дигән, имеш. Бер кашык су белән кабып йотарлык чибәр хатынына
күршесенең күз кыздырганын сизгәч әйткәнме ул моны, әллә чәчәк
кебек матур игезәк кызлары Камәр һәм Кәримәнең киләчәге өчен
шулай борчылганмы әти кеше?
Беренче нәүбәттә, хатыныннан көнләшүе булгандыр. Тикмәгә
алай димәгәндер, бәгыреннән саркылып чыккандыр бу сүзләр ирнең.
Хәер, чибәрлек – ул кыз-хатынның бәхете дә. Бигрәк тә сөю-
сәгадәт һәм мәхәббәт ялкыннары дөрләгән яшьтә.
...Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә – капкач, күккә – баскыч,
мәхәббәткә – дару ди торган иде Камәрнең әнисе Әнисә. Игезәк
кызлары, бер-бер артлы үсеп җитеп, моңарчы дус-тату яшәгән яшүсмерләр арасында гыйшык-мыйшык хәлләре төрле низаг-гаугалар
тудыра башлагач әйткән ул моны. Көнчелек моңарчы нәселдә
күрелмәгән нәрсә бит югыйсә! Күрше малае Гаделне бүлә алмыйча,
Камәре белән Кәримәсе бер-берсенең чәченә ябыша язган. Аннары
теге юньсез малай, кызларны бер-бер артлы ике көн рәттән чираттан
озата баргач, кочаклашып, кич буе дөнья беткәндәй кайнар күз яше
түккәннәр.
«Тый ул кызларыңны!» – диде беркөнне эштән кайтып кергән
Әнисәгә ире Фазыл. Ничекләр итеп тыясың, ди, аларны! Әнисә күптән
күзәтеп-күзләп килә: бер-берсенең иннек-кершән ише нәрсәләрен
эләктереп-чәлдереп, һәркайсы үзе генә матуррак булырга тырышкан
«курчаклары» алма кебек булып үсеп җитте ләбаса!
Гауга әтиләренә ишетелгәч кенә, ялкын беркавым сүрелеп торды:
талканы коры завод директоры булып эшләгән Фазылның. «Ул малайны
капка төбендә бүтән күрмим! Алма алмагач төбенә төшәр!» – диде.
«И Аллам, һаман көнләшә икән әле бу!» дип уйлап куйды Әнисә
үзалдына шул чагында. Әллә кайчангы Гарифтан көнләшә. Гөнаһ
шомлыгына каршы, «күрше егете» дигәннәре дә Гариф малае бит... Һе,
«әллә кайчангы» булса да, Гариф гаиләсе белән хәзер үч иткәндәй янәшә
коттеджда яши. Кызык бу тормыш дигәнең. Кем уйлаган болай буласын?
Кайчак язмыш күсәге көтелмәгән яктан китереп ора икән шул...
Әллә кайчангы?.. Бу фикер Әнисәне аеруча шомландыра. Мәгәр
үз җанындагы сүнгән учак та кабат янып китсә?! Көл астында утлы
күмере калган булса?! Йа Хода, үзең сакла бәндәләреңне гөнаһлы
мәхәббәттән!..
Ә Фазыл нәкъ менә хатынының артык чибәр булуы аркасында
башы өтермәнгә киткәнен белми иде... Әллә белдеме икән?
Артык чибәр булмасын икән ул хатының…
2
Ишегалды бакчасындагы алмагачтан алма җыйган Камәр, шул
чактагы хәлләрне исенә төшереп, авыр итеп көрсенеп алды. Аннары,
бер ботакның очында ук атна буе кызыктырып торган иң дәү алманы
өзәргә дип, агач кәүсәсенә баскыч сөяп куйды. Өскә менгәч, койма
аша әүвәл урамга, аннары күршесе Билалның капка төбенә карады.
Андагы кич утырган халыкка күзе төште. «Кайткан!» – дип, чак
кычкырып җибәрмәде яшь бичә һәм, алмасын да онытып, тиз-тиз
төшә башлады. «Билал кайткан!»
«...Үгез булмагае, чурт булсын, балаларга сөт булсын!» Әти-әнисеннән
мирас булып калган пай кәгазьләренә Шайтан күле яныннан җир
эләккәч, шулай дигән, ди, «Бисмилласыз» кушаматлы Билал. Аңа тиешле
пай җирен, юри мыскыл итеп, күл димәсәң хәтере калырлык урын – инде
сасы ләмле сазлыкка әйләнеп беткән җирдән бүлеп биргәннәр.
Моңарчы телгә дә кермәгән Шайтан күле, Билал кулына килеп
эләгүгә, Ташаяк авылының күз өстендәге кашына әйләнде. Бәлки
моның сәбәпчесе күл дә түгел, бәлки Бисмилласызларның кече малае
Билал үзедер?! Шәһәрдәге болын чаклы фатирын ташлап кайткан
бит ул инде таралып бара торган авылга!.. Лаеклы ялдагы диңгезче,
үзе әйткәнчә, зур корабларда штурман булып йөзгән Билал абзаң үзе
яшәргә җыена авылда! Әлбәттә, Билал булып. Әлбәттә, «Бисмилласыз
Билал» дигән кушаматы белән бергә.
Ни генә әйтсәң дә, диңгезченең шулай кинәт пәйда булуы Камәрнең
генә түгел, авылның да тынычлыгын югалтты. Бабасыннан калган җиз
лампаның филтәсенә ут элдереп, аны тәрәзә төбенә менгереп куйгач,
ул янә бер тапкыр Ташаяк авылы халкын шаккатырды. Шайтан күле
яныннан бушка гына бик зур кишәрлекләр алуы исә, дөресрәге, шул
мыскылга ризалашуы иш өстенә куш булды, аның йорты яныннан
берәү дә тыныч кына узып китә алмады. Урап үтүчеләр дә, капкасына
ышкылып китүчеләр дә табылды.
Тәрәзә төбенә менеп кунаклаган лампа гади генә булмыйча, аның
эчендә теге әкияттәге Гыйфрит бар, имеш. Теләсә, ул хуҗасыннан иң
бай кеше ясый, теләсә, соңгы ыштанын салдырып, урамга куып чыгара
ала, ди. Шундый тылсымы бар икән! Билалның үзен генә түгел, барлык
кланын – туган-тумачасын да, дус-ишләрен һәм кода-кодачасын олигарх
ясарга сәләтле Җен әфәнде анда Билалдан әмер генә көтеп утыра, ди.
Билал кайтып төшкәч, Камәр әтисенең туган авылы Ташаякка
күченеп килгәннән бирле буяу әсәре күрмәгән капка-коймасын буятты.
Телеграмм Патый әле сөт кенә җыя иде, бар кешене шаккатырып, хат
ташучы булып та урнашты һәм койма аша лампаның зәңгәр утына
тукталып, бик озаклап карап торырга гадәтләнде. Гәүдәсе зифа, буе
озын булса да, шул буе аркасында «Телеграмм» кушаматы алган
Фатыйма риясыз, беркатлы кеше иде.
Ә бер көнне шәһәрдән килгән «Ашыгыч ярдәм» машинасын
Шайтан күле янында тиктомалдан җир йотты! Бәлки болар барысы
да Шайтан күле сихередер? Андагы шайтаннар уянып чыккандыр
да үзләренең хасталарын шунда төяп озатырга теләгәндер? Шайтан
халкының да чирлеләре була торгандыр, күрәсең...
Хастаханә машинасы чынлап торып юкка чыкты. Ташаяк
авылыннан бер юләрне, аяк-кулын бәйләп, Сары йортка илтеп тыгарга
барганда. Эчендә шофёры, әзмәвердәй ике санитар булуы да билгеле.
Әлбәттә, әлеге машина һәм эчендәге «санитарлар» белән булган
коточкыч фаҗига хакында ишеткән кеше булса да, үз күзләре белән
күрүче юк, шуңа күрә хәбәр авыл теленә керергә өлгермәде. Ә Билал
исә, бәлки табылырлар дип, әлегә бу турыда бер кешегә чишми торды.
Хәтта: «Билал!» – дип авыз суын корыткан яшь тол хатын Камәр да
белми калды.
Тагын бер шомлы хәбәр – унсигез елга бер тапкыр Ай кан кебек
кызыл төскә керә, ди, имеш. Һәм Ташаяк авылын гына түгел, Җир
шарындагы бар кешене бик каты өркетә, ди. Түземсезләнеп көтәләр
бу көнне. Кызыл Айдан теләгәнеңне сорасаң, ул кабул булачак, имеш.
Ай кызарасы төнгә ике атна кала Билал тагын авылга кайтты.
Кузгалыр алдыннан, авылга китәсен әйтеп, башкала хастаханәсендә
табиб булып эшләүче улы Галикәйгә шалтыратып алды.
Шайтан күленә кереп тончыккан машина «Ашыгыч ярдәм» түгел
икәнлеген алар – аталы-уллы икесе генә беләләр иде. Шундый төскә
буялган «Технология» заводы машинасы иде ул. Төне буе Билал капка
төбендә торды, андагы «санитарлар» диңгезченең ишегалдында
таңга кадәр ниндидер чыбыклар сөйрәп йөрделәр. Күрәсең, зур
корабта штурман булып эшләгән диңгезче Билал һаман техника белән
кызыксына иде әле.
Мурманск якларында яшәп, яртышар ел буе диңгездән кайтмыйча,
шул рәвешле тормыш көтә-көтә, гомеренең шактый өлеше узып та
киткән. Соңгы ике елда яр буендагы базага склад мөдире булып
урнашу да аны ул якларда тотып кала алмады – туган як үзенә тартты.
Хәер, туган як тарттымы икән? Әтисен җирләргә дә кайта алмады,
хәбәр килгәндә, ярдан бик еракта, корабларының алты айлык диңгез
сәфәренә чыгып киткән чагы иде.
Хуш, ни язылган булса, шул булгандыр, кыскасы, Билал, яше «шырык»
ягына китә башласа да, әле типсә тимер өзәрлек ир авылда фермер
хуҗалыгы оештырып җибәрергә планлаштырды. Әүвәл алар – Кала
шәһәрендә зур урыннарда эшләгән туганнар – бу эшне элеккеге көтүче
Лотфыйдан башларга уйладылар. Билалның туганнан туганы Чыбыркы
Лотфый, гыйлеме булмаса да, бик ертлач, комсыз, өстәвенә ялкау да, аның
бар хыялы – эшләмичә генә баю иде. Чыбыркы Лотфый исеменә Кала
янындагы оҗмах кебек урыннарны шәхси милек итә алсалар, монда тулы
бер яңа шәһәрчек салу иде хыяллары. Рәхәтләнеп ят аннан соң фатир-
коттедж сатып. Буш җирен генә шудыру да күп табышлар китерәчәк иде.
...Камәр Билалның бу атнада тагын кайтып төшәсен җаны-тәне
белән сизде һәм түземсезләнеп көтте. Ай кызарасы төндә аның
ничәмә-ничә еллар күкрәк турысында йөрткән яшерен хыялы
тормышка ашарга тиеш...
Ул, авылның әле керфеге генә ачылып килгәндә, Билалның ялгыз
йортына китте. Хуҗасы өйдә юк иде.
Камәр өй эченә кергәч, аптырашта калды: кемдер олы якны
бүлмәләргә бүлгән иде. Хуҗа үзе шулай кушып киткәндер, чөнки
артык зур иде олы як. Тик менә икесе дә йокы бүлмәсенә охшап тора!
Нигә монда ике йокы бүлмәсе? Берсен аерып алган юлы кухня итсә
соң? Бәлки монысы кунак бүлмәсе буларак уйлангандыр? Хәер, нигә
баш катырып тора соң әле ул? Кайткач, Билалның үзеннән сорар.
Ул янә ишегалдына чыкты. Аны күрүгә, җим сорап, аяк астына
ташланган тавыкларга баз өстендәге алюминий кисмәктәге өсте
каплаулы бодайны сибеп, өй эченә узды, итәген ыштанына кыстырып,
хуҗа кайтасы өйнең идәннәрен юып чыгарды, гөлләренә су сипте,
тәрәзә төбен сөртте. Өйалды баскычларын ялт иттереп куйды.
Хатын кабат өйгә керде. Тәрәзә төбендә утырган лампаның тузанын
сөртергәме-юкмы дигәндәй, аңа карап байтак уйланып торды. Лампа
пыяласы тузанланган, ләкин ул аңа кагылырга курыкты. Беркайчан да
керосины бетмичә, атналар буе сүнми-сүрелми балкып торган ошбу
лампа гади генә түгел дип сөйли авыл халкы. Гади булса, ягулыгы
бетүгә, сүнәр иде ләбаса! Узган килүендә, Самали Саниясе киңәше
белән лампа өстен бик сакланып сөртте сөртүен. Чытырдаган ак
кулъяулык белән, кагылыр-кагылмас кына. Аннары шул кулъяулыкны,
Самали өйрәткәнчә, түшенә кыстырып куйды. Ул чакта Билал икенче
көнне үк кайтып төште һәм, тозы беткәнне сылтау итеп, беренче
мәртәбә Камәрнең тәрәзәсен шакыды. Башка вакытта «теге кирәкмиме,
бу кирәк түгелме?» дигән булып, кырыкмаса кырык төрле сәбәп белән
аның капкасын яшь хатын үзе кага иде. Менә бит, кем уйлаган кәтүк
буйлы Самали ырым-сихер ише нәрсәләр белә дип?! Юкка гына әлеге
матур хатынны җенле дип сөйләми торганнардыр.
Карлыгандай җете кара күзле, кара тутлы гүзәл бер хатын иде
Сания. «Самали» кушаматы да шул «сумала» сүзеннән килеп
чыккандыр дип уйлый авыл халкының бер ишесе. Әмма кушамат
тарихы бүтән хәлләр белән бәйләнгән иде. Хәер, монысы да чат
ябышкан икән тагы үзенә: башына берәр фикер килсә, шуңа чәер
кебек ябыша да аннан соң кара дегет сыман сыланып кала ул. Үҗәт,
үз дигәнен итә торган кыю хатын.
Билал тиздән тәгаен кайтачак! Камәр тырнак очы белән генә лампа
пыяласына чиртеп алды. Тегесе, «Кайта! Кайта!» дигәндәй, күңелле
зеңгелдәде. Нигә кайтмасын, ди, алар авылы өстендә йөзеп йөргән
Ай аннан башка гына кызыл ут төсенә керсен дә, бу манзараны авыл
Билалдан башка гына ничекләр итеп күзәтсен, ди! Дөньяда булмаслык
хәл бит! Билал үз телләре белән әйтте – Ай кан төсенә манчыласы
төндә кем нәрсә турында хыяллана, шул хыялы тормышка ашачак!
Бары Айдан шул хакта сорый белеп сорарга гына кирәк... Ә Камәр
алдан ук сорарга өйрәнеп куйды. Сүзләрен дә ятлады.
Әле бик яшь булуына карамастан, Камәрнең бер мәртәбә авызы
пешеп өлгерде инде... Билалны күрүгә, аның күкрәк читлегендә нәни
генә булса да ут кабынды. Шуңа күрә ул лапас түбәсе ишелеп килсә дә,
Айдан аны яңартуны сорамаячак. Капка баганасы, авышып, машина
юлына аркылы сузылып ятарга әзерләнсә дә, яңасы хакында уйлап та
карамаячак. Яшь бичәгә менә шушы өйдәге, әнә теге караватта йоклап
китәр алдыннан медер-медер серләшеп ятулар, ишегалдындагы тавыкларга таң белән торып җим сибү, Билал йокысыннан уянганчы,
чәйнеген газ плитәсе өстенә утыртып, күкәй кыздырып бирү бәхете
кирәк. Күп тә сорамый бит, Алла кушып, ник кабул булмасын икән
бу яшерен теләге? Ә йокы бүлмәсе итеп, мөгаен, караңгысын сайлар
ул. Ул бүлмәгә Ай яктысы да төшми!
Бүген шулай дип уйлый Камәр. Әмма башка нәрсә сорамыйм дип
ялгыша ул. Тиздән сорыйсы нәрсәсе булачак әле аның. Үзенә түгел,
иң кадерле кешесенә...
Нахак яла яккан күрше малае Гаделгә дә җәза сорар, бәлки?
Камәр ул турыда уйламаска тырышты.
Ул, эше беткәч, үз-үзенә ышанмыйча, караваттагы матрасны тагын
бер кат күтәреп карады – кичә яшерелгән каз каурыйлары урынында
иде. Әлеге каурыйларны тол хатын әүвәл үз караватына салып тотты,
төгәл җиде көн шулар өстендә йоклады, аннары менә монда алып
килеп яшерде. Билал бу ырым турында моннан бер айлап чамасы
элек үз телләре белән капка төбендә кич утырганда әйткән иде: «Һәр
нәрсәдә бабайлардан калган ырым-име бар. Аларга көлеп карарга
ярамый, бик үтемле ул ырымнар», – диде.
Камәр үзе кайчан да булса авылга кайтып торырмын дип башына да
китереп карамаган, утыз яшьлек, курчак кебек чибәр, матур коңгырт
күзле, коңгырт карасу озын чәчле, урта буйлы, бар җире килешле,
зифа сынлы, һәркемне кызыктырырлык хатын иде. Шәһәр янындагы
Китмән дип аталган зур авыл кызы иде ул. Кала исемле шәһәрдә завод
директоры, шәһәр Думасында алыштыргысыз депутат булып торган
тынгысыз җанлы Фазыл Кәримовның игезәк кызларының берсе.
Фазыл Кәримов – тумышы белән Көмеш Ташаяк кешесе, хатыны
Әнисә исә күрше Зирекле кызы. Балалары яшь чакта авылдагы
әбиләренә кайтып йөрделәр. Игезәкләр мәктәптә яхшы укыды,
мәктәптән соң ук медицина институтына барып керделәр.
Камәр, мәктәптә яхшы укыса да, китапка артык хирыслыгы юк,
Әнисә апа әйтмешли, итәк тутырып балалар табып, йорт хуҗабикәсе
булырга яратылган иде. Аннан соң Ташаяктагы әбисе янында да
иң күп вакытын Камәр уздырды. Авыл аны үзенә тартудан бигрәк,
бала вакытында ниндидер авыру белән (төшендә гел оча торган иде
кыз, кайчак төннәрен дә йокылы килеш торып басарга мөмкин иде)
чирләп алган кызчыкка иң яхшы дәва – бал кортларыннан чактыру
дигәч, Ташаякта яшәде ул. Шул чакта ук урманны яратырга өлгерде,
чәчәкләрне, дару үләннәренең һәркайсын исеме белән белә иде,
өстәвенә, җиләк җыярга да хирыс булды. Артыш урманының һәр
сукмагын таптады алар бабасы белән. Бабасы, гомер буе урман
каравылчысы булып эшләп, пенсиягә чыкса да, йортлары урманда
да бар, ул шунда күпләп бал кортлары тотты.
Мәктәптә укыганда ук егетләр белән йөри башлады Камәр. Тик гайбәт итеп сөйләрлек маҗараларга тарымады, Әнисә апаның йөзенә
кызыллык китермәде.
Хәзер менә ул тол хатын булып Ташаяк авылында ялгыз башы яшәп
ята. Укуын да ташлады, чөнки язмыш хәлләре шулайрак булды шул.
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ИИ
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев