Логотип Казан Утлары
Роман

АРЫШЛАРДА КӨЕК ИСЕ (романнан өзек)

Митинг бетүгә, Ләйләгөл өйләренә ашыкты, Суфия белән Булатның бергәләп үзе янына килүләрен, кешеләрнең аларның өчесен бергә күрүен теләмәде. Күп тә үтмәде, ул дөпе-дөпе баскан аяк тавышыннан Булатның якынлашканын сизде, борылып, аның йөзен күрәсе, күзләренә карыйсы килсә дә, тыелып калды. Артта Булатның: «Кич шунда кил», – дигән кайнар пышылдавы колагын өтеп алгандай итте.

***
Алар әти-әниләре белән тормыш хәлләрен, поездда ничек
кайтуларын сөйләшә-сөйләшә чәй эчкәч, су буеннан әйләнергә
булдылар. Фәрди әтисенең кармагын, җимнәрен алды, әниләре,
самавыр куярга су алып кайтырсыз дип, Хәмдиягә ак калай чиләк
тоттырды.
Ыкның сөзәк ярыннан аска атлаганда, сүз берләшкәндәй, икесе
берьюлы туктап калдылар. Фәрди сокланудан балачактагыча сызгырып
җибәрде. Аның сызгыруына сары төнбоек чәчәкләрен һәм яфракларын
аралап йөзеп барган казлар каңгылдап җавап бирде, үрдәкләрнең калын
тавыш белән «жит-жит» дип кушылуы ишетелде. Канатларын битләргә,
маңгайларга тигерә язып бөгәлчәннәр, төклетуралар, күбәләкләр, энә
караклары, бал кортлары безелди. Яр буендагы тал-тирәкләрдән,
өянкеләрдән, ак чәчәккә күмелеп утырган балан, шомырт куакларыннан
меңнәрчә кош сәлам биреп сайрый. Пыяладай шома су өстенә күкнең
зәңгәрлеге иңгән, шул зәңгәрлеккә агачларның ябалдашлары, камыш
сабаклары яшел бизәк булып яткан. Хәмдия белән Фәрди тагын берничә
адым атлауга су читенә үк килеп җиттеләр. Хатыны яшь үлән каплаган
ялгыз түмгәккә утырды. Фәрди бу төсләрдән, бу хуш исләрдән изрәп
калды. Күкрәгенә ширбәттәй салкынча һава тулды, гәүдәсе җиңеләеп
китте. Инде шактый җылынырга өлгергән һавадан әллә кайнар шишара
исе, әллә балык бәлеше исе килә иде... Шушы Ыкның күпме гомерләр
шахтёр Фәрдинең йөрәге аша тын гына акканын беркем дә белмәде,
ташкүмер тузаны белән какланып беткән җаны гына сулкылдады…

Караңгы шахта төпләреннән бүген исән-сау чыгармынмы, әллә күмер
басып җан бирерменме дип өзгәләнгән чакларны аңлатып буламы соң?!
Әле дә ярый күңелнең иң кадерле урынында менә шушы туган җиребез
бар. Без – җир, су, ут, һава, тән һәм җан – бөтенебез мәңгегә береккән.
Чү! Кошлар да, бөҗәкләр дә тып-тын калды. Фәрди үзеннән бер генә
адым алда торган ком ташына утырды. Табигать юкка тынмагандыр,
аның моңланган чагыдыр бу. Кем белә, бәлкем үзе белән сөйләшергә
чакыруыдыр... Без, кешеләр, сабырсызлар, төрле якка авабыз, төрле
гамәлләр кылабыз, ялгышлар ясыйбыз... Ә табигать тотрыклы, зирәк,
безне кебек тудыра һәм яшәргә өйрәтә...
Фәрди оеп китте. Тыкы-тыкы поезд чаба, дулкын-дулкын су
йөгерә... Тимер юл шпаллары күзгә чалынып уза, ташкүмер төягән
вагоннар чаба... Чү! Авылдан китеп барабыз түгелме?! Каяндыр килеп
кергән курку Фәрдинең черемен бүлде.
Күзләрен ачканда, хатыны аның каршына килеп баскан иде:
– Кармак салмыйсыңмыни?
Аның сүзләренә Фәрди керфеген дә селкетмәде. Шактый вакыт
дәшми торганнан соң Хәмдия:
– Әллә нинди син бүген, – диде үпкәләгән тавыш белән. –
Сөйләшмисең... Ниндидер уйга баткан шикелле...
Фәрди кинәт сикереп торды. Аның күзләре очкынланган иде:
– Сөйләшәм, карчык. Килгәннән бирле күземә ни чалына, һәрберсе
белән сөйләшәм.
– Нидер бар. Кичә йокларга яткач та яшерен генә елап алдың...
– Еламадым ла инде...
– Еладың, борын тартуыңнан сиздем. Дөрес әйтәмме?
Фәрди тирән сулыш алып, аның сүзен раслады:
– Дөрес әйтәсең. Кызгандым әнкәйләрне... Әткәйнең куллары
калтырап тора. Әнкәй бик ябыккан. Беләсеңме, Хәмдия... Күчеп
кайтыйк без авылга! Бик авырдыр аларга яшәүләре...
– Әллә мин каршы килдемме? Үзең суздың.
– Әйе, мин гаепле. Ике генә ай, өч кенә ай эшлә дип, дуслар
үгетләде, шахта җитәкчелеге акча белән кызыктырды. Айлар да, еллар
да үтте. – Фәрдинең йөзе яктырганнан-яктыра барды. – Әйдә, хәзер
кайтыйк та сөендерик әле үзләрен.
Хәмдия ярты чиләк су чумырып алып, җәһәт-җәһәт тыкрыкка
таба атлады. Фәрди кармак белән җимнәрен кулына тотып, аның
артыннан иярде. Хатыныннан калышмау өчен терек-терек атларга
туры килсә дә, еш-еш сулаганын сиздермәскә тырышты. Тыкрык
башыннан үзләре ягына борылуга, каршы як кибеттән дулкын-
дулкын чәчләрен җилфердәтеп, күрше кызы Ләйләгөл килеп чыкты.
Ул кичә кич, Хәмдия белән Фәрди авыл башында автобустан төшеп
калгач, рюкзак-букчаларын күтәрешеп кайтып, өйләренә үк кертеп куешкан иде. Менә бүген дә әллә тагын күктән очып төште: «Юл
мәшәкатьләре бик арытмаганмы, минем аякларым җиңел була торган
иде, әйбәт йокладыгызмы?» – дип сораштырган арада Хәмдиянең
сулы чиләге дә, Фәрдинең кармагы белән җиме дә аның кулларына
күчкән иде. Ләйләгөлгә рәхмәт әйтә-әйтә, артыннан иярүдән башка
чара калмады. Шул арада кыңгырау, гармун тавышлары ишетелде,
борылмадан арба җигелгән кара ат күренде. Иң алда дилбегә тотып,
озын гәүдәле, кара мыеклы егет баскан. Атның дугасы әллә нинди
елтыравык әйберләр белән бизәлгән, шөлдерләр асылган. Яшел
печән өстенә утырган ике кыз уртасына тезләнеп, бер таза гына егет
тальян гармун тарта. Арбаның арт ягына авыштырыбрак куелган
колга башына чуар сөлгеләр, чәчәкле ситсылар бәйләнгән. Арба алар
янына килеп җитүгә, озын егет атын туктатты да, сикереп төшеп, үзе
белән таныштырды:
– Мин Нәҗметдин белән Миңсылуның кече малае Зәйнетдин
булам, – диде, аларның хәл-әхвәлләрен сораштырырга кереште.
Ләйләгөл болай бәйрәмчә йөрүләренә ачыклык кертеп куйды:
– Без Сабантуйга бүләк җыярга чыктык әле менә.
– Без дә бүләк белән кайттык, хәзер алып киләбез, – дип, Фәрдиләр
дә кузгалмакчы булды.
Ләкин шулчак дөнья гүя шартлап ярылды:
– До-о-ң-ң-ң! До-о-ң-ң-ң!
Коточкыч көч белән китереп бәргән тавыш һаваны чыңлатып,
мең кисәккә чәрдәкләде. Бу йөрәк яргыч чыңның һәр яңгыравы баш
түбәсенә китереп орган кебек тәэсир итте:
– Доң! Доң ! Доң!
– Әллә янгын чыкканмы?! – дип, Зәйнетдин арбага менеп, тирә-
юньне күзәтергә кереште.
Шулчак урам башыннан җирән атка атланган басу каравылчысы Сафа
күренде. Аның зәңгәр күзләре акайган, авызы куркыныч ачылган иде:
– Барыгыз да кәнсә янына! – дип кычкырды ул чыбыркысын
шартлатып. – Сугыш! Сугыш чыккан!!!
Ул арада айгыр, дагалы тояклары белән дөпе-дөпе тузан туздырып,
үтеп тә китте.
– Сугыш?!
– Нинди сугыш?!
Берничә авыздан чыккан бу сорау һавада эленеп калды. Ләйләгөл
кунакларга:
– Сез ял итегез, миңа ашыгыч рәвештә идарәгә барырга кирәк, –
диде дә арбага утырды.
Зәйнетдин атын колхоз идарәсе ягына куалады. Фәрди белән
Хәмдия кармак-чиләкләрен кемнеңдер читәне янына ташладылар да
урамнан йөгерешеп килүче кешеләргә иярделәр…

Ләйләгөлләр барып җиткәндә, колхоз кәнсәсе каршына халык
шактый җыелган иде инде. Янгын каланчасына асылган тимергә
сугуны туктаттылар. Ләйләгөл кешеләрне томан аша гына күрде. Гүя
ул ниндидер ят дөньяда йөри, халыкның ник шушылай җыелганын
да аңламый иде кебек. Кемнәрдер елаша, өлкәнрәкләре Аллага
ялвара, кайсылары дошманнарны сүгә. Идарә баскычында колхоз
председателе Вагыйз Вәлиев үзенә урын табалмыйча әрле-бирле
йөренә, сорауларына җавап эзләгәндәй, әле халыкка төбәлә, әле
карашын читкә бора.
– Барыбер муеннарын сындырачакбыз! – дигән усал тавыш халык
арасыннан яңгырап ала.
Менә идарә ишегеннән колхозның партоешма секретаре Мирза
Кәлимуллин килеп чыкты. Ул уң кулына кәгазьләр тоткан, көрән
френчының күкрәк турында сугышчан ордены ялтырый. Аның артыннан
авыл Советы рәисе Рамазан Фәттахов, милиционер Сирай Акулов
күренде. Кәлимуллин колак турыннан иягенә кадәр төшкән тирән яра
эзен учы белән сыпырып алганнан соң, башын күтәреп, халыкка дәште:
– Иптәшләр! – аның тавышы кинәт кысылды, ул туктап, тирән итеп
сулыш алгач кына сүзен дәвам итә алды: – Бүген иртәнге сәгать дүрттә
немец фашистлары илебезгә һөҗүм итте. Бу минутларда дистәләрчә
шәһәрләребез, авылларыбыз бомбага тотыла, җимерелә, яндырыла,
кешеләребез үтерелә. Бүреләр өере озак еллар буе әзерләнде,
өйрәтелде. Европада алып барган канлы эшләрен бездә дәвам итәргә
ашкынып килеп керделәр. Бу канлы сугыш бик авыр булачак. Тик
белеп торыгыз, иптәшләр: алар безнең җирдә үлемнәрен табачак!
– Тизрәк дөмектерергә аларны! – дип кычкырды кемдер.
Кәлимуллин «тынычланыгыз» дигән мәгънәдә кулын халык ягына
селтәп куйды, аннары колхоз председателенә сүз бирде. Вагыйз
алгарак атлады, көмеш кунган чәчләрен бармаклары белән өскә
сыпырып куйгач, сөйли башлады:
– Финнарны бик тиз хәл иткән идек без. Бусы – булмас. Дошман
бер-бер артлы күп илләрне басып ала-ала якынлашты. Бу яшәү белән
үлем бәрелеше булачак. Хәзер һәркайсыбыз дошманны җиңүгә,
илебезне коткаруга басарга тиеш. Иң өлкән кешеләребездән алып,
балаларга кадәр күтәрелик, туганнар!
– Тагын әйтүче бармы? – дип мөрәҗәгать итте Кәлимуллин.
Баскычка җитез генә Зәйнетдин күтәрелде:
– Германия безне алдады! – диде ул дулкынланып. – Алар безнең
уяулыкны бетерү өчен генә килешү төзегән булганнар. Уйлары барып
чыкмас! Мин газиз җиребезне саклау өчен беренчеләрдән булып
китәргә әзер! Шушы сүзләремне гариза бирдем дип кабул итегез.
Зәйнетдиннән соң баскычка Фәрди күтәрелде.
– Исәнмесез, кадерле авылдашларым! – Аның тавышы каяндыр су төбеннән чыккандай тонык яңгырады. – Кичә кич кенә кайткан идек,
күрешергә дә өлгереп булмады. Без сугышын да, мохтаҗлыгын да
күп күрдек. Кирәк булса, күкрәгебез белән җирне сөреп барырбыз,
тик аның бер карышын да дошманга бирмәбез. Кемеровога кайту
белән хәрби комиссариатка барачакмын. Җиңү куанычларын бергә-
бергә бәйрәм итәргә язсын иде. – Ул калтыранып киткән кулларын
кабаланып, артка, биленә куйды, ялварулы карашын кешеләргә
төбәде. – Андый бәхет тәтемәсә, Гарифулланың олы малае Фәрдине
дә онытмассыз...
Ул яшь тулган күзләрен күрсәтмәс өчен башын иеп, Хәмдиясе
янына ашыкты... Аннан соң күтәрелгән авыл Советы председателе
Рамазан Фәттахов сүзен кисәтү белән йомгаклады:
– Мондый авыр сынауларны тарих моңа кадәр дә китереп торган.
Беренче чиратта, ирләр, сезгә әйтәм. Барыбызга да әзер булырга
кирәк. Иртәгәдән повесткалар килә башлаячак.
Рамазан сүзен бетергәндә, аның янына Вагыйз Вәлиев килеп басты:
– Иптәшләр, иртәгәдән печәнгә төшәбез. Ни хәл итәсең, Сабантуй
калып тора инде. Анысына җиңгәч тә өлгерербез. Бригадирлар,
барлык актив бер сәгатьтән нәрәткә җыелабыз.
Шуның белән митинг тәмамланды. Халык акрын гына таралыша
башлады. Әтисе белән әнисе артыннан Зәйнетдин дә кайтырга
кузгалды. Эссе һава тынга каплана, күлмәкләр тирләгән тәнгә
ябышкан иде. Кемнәрдер килеп исәнләшә, сугыш чыкканга уфтана,
эчне яндыручы бу кара кайгы эссе һаваны тагы да кайнарлата,
авырайта. Кайтып, капкадан кергәч, өчесе дә ишегалдының уң
ягындагы өр-яңа йорт каршына килеп туктадылар. Беркем бер сүз
дәшмәде. Ахырда Миңсылу авыр сулап, өчесенең дә күңелендә
кайнаганны әйтеп бирде:
– Ничекләр куанган идек! Ничекләр тырышкан идек! Илебез дә
тернәкләнеп килә иде. Бәхетебезне күпсенделәр...
Әле Беренче май бәйрәмендә генә Зәйнетдин белән Мәдинәнең
шушы былбыл оясы кебек җыйнак өйгә күчү шатлыгын кичергән
идек. Туган-тумачалардан алып, авылның ярлы-ябагайларына кадәр
хәер-сәдакалар, бүләкләр белән котлап чыкты.
Киленнәре Мәдинә тәрәзәне ачып, чәй эчәргә чакыргач, өйгә
керделәр. Агач өйнең һавасы бераз җиләсрәк иде. Бала бишегендә
изрәп йоклый, самавыр ишетелер-ишетелмәс кенә җырлап утыра.
Барысы да тыныч кебек, әмма Миңсылуның йөрәгендәге төер кадап,
тик тора. Әйтәсе сүзен әйтмичә, ул төер китмәячәк иде... Миңсылу
Зәйнетдингә озаклап карап торды да, һәр сүзенә басым ясап, хәлсез
тавыш белән дәште:
– Улым, шундый белдерү ясаганчы безнең хакта уйларга идең.
Зәйнетдиннең йөзенә аптырау шәүләсе чыкты:

– Соң... – Ул ни әйтергә белмичә торды. – Мин сезне сакларга
китәм бит, әнкәй...
– Син берүзең генә хәл итә алсаң иде дә безнең язмышларны...
Нәҗметдин урыныннан сикереп торып, аның фикерен өнәмәвен
әйтте:
– Әнисе, бала йөрәген яралама, зинһар! Без һәркайсыбыз – берәү
генә, һәркайсыбыз – олымы, бәләкәйме – көч! Фин сугышына
озаттыгыз – кайттык. Иншалла, бусы да шулай булыр.
– Соң, үзең дә военкоматка гариза яз алайса, – дип, үпкәсен
белдерде Миңсылу.
– Кирәк булса, язармын да. Тик кирегә сукалавың – бу син түгел.
Үзең әйткәндәй, шайтан котыртуы. Дөрес эшләдең, улым! Колхоз
булмаса, бу өйне без кайчан сала идек? Әнә шул безгә күрсәтелгән
кайгыртуга синең җавабың бик урынлы булды.
Миңсылу бирешергә теләмәде:
– Әллә без колхоз өчен аз тырышабызмы? Әллә безнең моңа
хакыбыз юкмы?
– Бар, карчык, бар! Тик безнеке генә түгел, һәрбер гаиләнең хакы
бар. Әнә, салына башлаган килеш Сәлмән белән Шәйхиләрнең
өйләре елдан артык эшләп бетерелмәгән килеш утыра. Алар да колхоз
ярдәмен көтә. Ә менә безне иң элек сайлаганнар. Әле дөньяны аңлап
бетермәгән, тормышта шәләй-вәләй йөрүчеләр өчен синең үрнәгең
тагын да кирәгрәк, улым.
Сүз шуның белән төгәлләнде. Тиз генә капкаладылар да, Зәйнетдин
әтисе белән иртәгә печәнгә бару өчен чалгыларын көйләргә,
чүкергә ишегалдына чыгып китте. Миңсылу тәһарәт алып намаз
укыды. Намаз аны гадәттә тынычландыра иде, тик бүген алай
булмады, башында һаман мең төрле уй бөтерелде. Нинди генә
уйлар бөтерелсә дә, сугышка, балаларына килеп кушылды. Олысы
Булат, күз генә тимәсен, эшкә дисәң дә, ашарга дисәң дә, җен кебек.
Ә менә Зәйнетдин туганда ук череш, йомшак булды, төрле чирдән
җәфаланды, иптәшләре белән уйнауга караганда, күбесенчә китап
укыды, рәсем ясады, моңлы итеп җырлады, концерт-спектакльләрдә
катнашты. Булат кыю, чырыш, баш бирмәс, үзсүзле булып үсте.
Аның белән чагыштырганда Зәйнетдине тәрәзә төбендәге нәфис
гөл кебегрәк. Ни генә димә, ул сугыш кешесе түгел иде. Исән-имин
йөреп кайтырмы ул бала? Күп уйлана торгач, барлык шомлануларын
читкә куып, Миңсылу балам исән кайтыр дигән нәтиҗәгә килде. Без
– борын-борыннан чиста, гөнаһсыз нәсел, Аллаһ иңдергән иманга
табынып яшәгән кавем. Без аның аерым хисабында торабыздыр.
Шулай булгач, Зәйнетдин Раббыбыз куйган сынауларны хәвеф-
хәтәрсез генә җиңеп, исән-имин кайтачак. Шушы өмет аны сәкедәге
мендәренә таянган хәлдә йокымсыратып җибәрде…

Мәдинәнең уйлары да ире Зәйнетдин, алты айлык балалары Әхмәт
тирәсендә әйләнде. Кич йокларга яткач, Зәйнетдин хатынын кайнар
кочып алды. Мәдинә иренең колагына пышылдады:
– Военкоматка ул гаризаңны бераз кичектереп булмыймы соң?
– Юк, Мәдинәкәем, – диде ире тыныч кына.
– Нигә булмый?
– Булмый, – диде Зәйнетдин, кискен генә итеп. – Югарыда хәл
ителгән.
Мәдинәнең кызыксынуы шулкадәр көчле иде, ул кинәт калкынып
терсәгенә таянды:
– Райкомдамыни?
Зәйнетдин бераз сүзсез торгач кына җавабын әйтте:
– Күкләрнең боерыгы бу...
Мәдинә моны бик үк аңлап бетермәсә дә, бүтән сорау бирмәде.

***
Идарә алдындагы халыкның йөзенә яткан кайгы сөреме Ләйләгөлне
ниндидер таныш булмаган дөньяга китереп бастыргандай итте. Әллә
җир, әллә күк, әллә Ләйләгөл үзе менә-менә авып китәр шикелле тоелды.
Аумас өчен таянырга карашы белән Булатны эзләде. Ниһаять ул аны
күреп алды. Булат читтә, кызлар янындарак иде. Аңа терәлә язып басып
торучы комсомол ячейкасы секретаре Суфияны абайлагач, гәүдәсеннән
ниндидер кайнар дулкын үткәндәй булды. Ләйләгөл чыгышларны
тыңларга тырышса да, игътибары гел Булат янәшәсендәге Суфияда
булды. Магнитка тимер кисәге ябышкандай, Суфияның нишләптер гел
аның янында күренүенә ул инде күнегеп килә иде бугай. Көйдерүче
кояш та баш очыннан китмәде, Суфия да Булат яныннан кузгалмады...
Митинг бетүгә, Ләйләгөл өйләренә ашыкты, Суфия белән
Булатның бергәләп үзе янына килүләрен, кешеләрнең аларның өчесен
бергә күрүен теләмәде. Күп тә үтмәде, ул дөпе-дөпе баскан аяк
тавышыннан Булатның якынлашканын сизде, борылып, аның йөзен
күрәсе, күзләренә карыйсы килсә дә, тыелып калды. Артта Булатның:
«Кич шунда кил», – дигән кайнар пышылдавы колагын өтеп алгандай
итте. Инде аңа карарга да ярар дип, башын артка борганда, Булат
юкка чыккан иде. Әллә саташып кына алдым инде дип уйлап куйды
Ләйләгөл. Беркайчан да болай җебегәне юк иде. Тәне ут яна. Куллары
белән битенә кагылуга учларына кайнар йөгерде. Бөтен барлыгына
тулган шушы кайнарлык зиһенен чуалтты, ахрысы. Ләйләгөл хәтта
кемнәр белән кайтканын, ниләр сөйләшкәнен дә хәтерендә барлый
алмады. Ул бит ялгыз гына кайтмаган иде. Әйтерсең лә дөньяны
биләп алган явыз көч аны да бутап йөртә иде...
Әнисе Ләйләгөлне караватында утырып каршы алды. Йөзе
зәңгәрләнгән, тын алганда, сулышы сызгырып чыга. Астма өянәге митинг башланганда ук кузгалганлыктан, әнисе кайтып китәргә
мәҗбүр булган. Ләйләгөл үлән төнәтмәләре эчереп, бераз вакыт узуга,
әнисенең ютәле куба, сулышы ачыла башлады. Кич мал-туарларны
карап, эшләрне бетергәндә, әтисе дә кайтып җитте. Өчәүләп ашап
алгач, Ләйләгөл савыт-сабаларны юды да нардумга1, дип чыгып китте.
Бераз баргач, капма-каршы якка борылып, басу капкасына таба атлады.


1 Нардум – «народный дом»нан ясалган кушма сүз. Октябрь революциясеннән соң бергәләп күңел ачу, төрле
җыелышлар, тамашалар үткәрү урыны. Моның өчен байлардан тартып алынган йортлар яисә манаралары
төшерелгән мәчет биналары яраклаштырылган. Үткән гасырның 50 нче елларыннан ул биналар урынына
яңалары салынгач, аларга «клуб» исеме бирелә. Соңрак алар урынына «культура йортлары», «мәдәният
сарайлары» үсеп чыга.

(Дәвамы бар)

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев