АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Салих Мәскәүдән дипломсыз кайтты. Иң якын дусларының халык дошманы дип хөкем ителүен ул бик авыр кабул итте. Бигрәк тә Шамил Усманов, Галимҗан Ибраһимов һәм Кәрим Тинчуринның төрмәгә утыртылуын авыр кичерде.
4
Салих Мәскәүдән дипломсыз кайтты. Иң якын дусларының халык дошманы дип хөкем ителүен ул бик авыр кабул итте. Бигрәк тә Шамил Усманов, Галимҗан Ибраһимов һәм Кәрим Тинчуринның төрмәгә утыртылуын авыр кичерде. Ничек инде, гражданнар сугышы фронтларында каһарманнарча сугышкан, армия хәтле армиянең комиссары булган ялкынлы большевик Шамил Усманов халык дошманы булсын?! Революционер, милли мәсьәләләрдә Сталинның уң кулы, Казанда революцион вакыйгаларның башында торган, Мөселман социалистлар комитетын оештыручыларның берсе булган, Татарстан Республикасын төзү өчен башлап йөргән Мулланур Вахитовның урынбасары Галимҗан Ибраһимов – халык дошманы! Бу акылга сыймый торган гаепләү. Ә Кәрим Тинчурин? Аны ничек итеп халык дошманы дип атарга була? Салих аны әле Әминә апасы Шиһап җизнәсенә кияүгә чыккан көннән үк белә. Ул аларның туенда катнашкан иде. Шул елларда «Сәйяр» труппасында уйнап йөргән артист, аның режиссёры, февраль инкыйлабыннан соң Мәскәүдә Гаяз Исхакый чыгарган «Ил» гәзитәсендә эшләгән журналист, октябрьдән соң яңадан Казанга кайтып, «Сәйяр»не җитәкләгән, шул еллардан бирле гомере буе театр эше белән шөгыльләнгән кеше, артист, режиссёр, драматург. Менә шул кешене халык дошманы дип хөкем иткәннәр. Салих Мәскәүдән кайткач, инде аларның берсен дә күрмәде. Исәннәрдерме алар, бәлки Шиһап җизнәсе шикелле хөкем ителгәннәрдер дә каядыр Соловкида, Колымада иза чигәләрдер.
Эштән куып чыгарылган Салих үзенең хәлен дә әнә шул кадерле кешеләренеке, иң якын дусларыныкы белән бердәй хис итте. Ул да бит бу көннәрдә алар кичергән хисләрне кичерә. Алар башыннан үткән авыр тойгылар аның да миен бораулый. Алар шикелле үк артык кеше булып чыга бит ул бу җәмгыять өчен. Беркемгә дә кирәк түгел икән бит аның да унҗиденче елдан бирле музыка дип, сәнгать дип ашкынып йөрүләре, ул иҗат иткән маршлар, музыкаль драмалар, җырлар...
Хәер, ялгыша бугай. Халыкка кирәк алар. Халык аларны ярата, җырлый, тыңлый. Салихны урамда очратсалар, аннан аерыласылары килми, аны кунакка дәшәләр, соңгы телемнәренә хәтле аның белән бүлешергә әзер торалар.
Ләкин Мәскәүдән кайтып төшкәч, Салих үзен дә «халык дошманы» дип игълан ителгән кеше кебек хис итте. Театр репертуарыннан аның Тинчурин белән бергә иҗат иткән бөтен спектакльләрен дә алып ташлаганнар иде. Театр гына да түгел, җырчыларның Тинчурин сүзләренә җырлана торган радио фондында булган язмаларын да эфирга бирүдән тыйганнар. Сәйдәшевнең Галия Кайбицкая, Рокыя Кушловская, Сара Садыйкова, Ситдыйк Айдаров башкара торган күпме җыры радиодан тапшырылмый башлады.
Радио – Салих өчен театр шикелле үк кадерле, радиокомитет аның өчен икенче туган йорты кебек. Радиодан беренче музыкаль тапшыруларны Салих Сәйдәшев башлады бит. Радиостудиягә аны Шамил Усманов чакырып китерде. Усманов белән аларның танышлыгы һәм дуслыгы 1919 елдан ук килә. Шул елда Мәскәүдә интервентларга каршы сугышыр өчен Карл Маркс исемендәге интернациональ батальон оештырыла башлый. Аның Мөселман бригадасын оештыру бурычы 1917 елдан ук большевиклар партиясендә булган, Октябрь инкыйлабын патша армиясендә хәрби хезмәттә каршылаган кызыл комиссар Шамил Усмановка йөкләнә. Бригаданы оештырырга Казанга килгән Усманов аның театраль секциясен оештыруны Кәрим Тинчуринга тапшыра. «Сәйяр» труппасының актив музыканты Салих Сәйдәшев әнә шулай итеп, Беренче Мөселман бригадасының театр төркеме музыканты вазифасында Кызыл Армия сугышчысы булып китә.
Сәйдәшевнең, 1922 елны Казанга әйләнеп кайтканчы, Төркестан фронтында, Оренбургтагы бөтен эшчәнлеге шушы бригада солдаты буларак, Шамил Усманов янәшәсендә узды. Казанга кайтып, Татар дәүләт театрында эшли башлагач та, Казанда радиостудия оештыру эше белән янып йөргән Усмановның чакыруы буенча ул бер үк вакытта радиода музыкаль тапшыруларны оештыручы сыйфатында оркестр оештырып җибәргән иде.
1930 елда Шамил Усманов кинәт кенә радиостудиядәге эшчәнлеген калдырып, тулысы белән язучылыкка чумды, хикәяләр, повесть һәм драмалар язуга күчте. Һәм менә шул кеше, халык дошманы дип аталып, 1937 елны кулга алынган.
Бу ни хәл соң бу?! Инкыйлаб өчен башларын салырга әзер торган большевиклар, егерме елдан соң инкыйлабның дошманнарына әверелгәннәр. Акылга сыймый торган хәл.
Барысы да 1936 елның августында Мәскәүдә Ленинның көрәштәшләре Зиновьев, Каменев, Бухариннарга каршы оештырылган ачык судтан соң башланды. Аларны хөкем иткәннән соң, шунда ук төбәкләрдә Сталинның революция дошманнарына каршы көрәшкә чакыруына җавап итеп, Татарстан Язучылар союзында да корткычларны фаш итүгә багышланган җыелыш булып узды.
– Без бөек Сталинның революцион уяулыкны ныгытырга чакырып ясаган чыгышына җавап итеп язучылар арасында «троцкийчы-зиновьевчы корткычларны» фаш итүдә үз өлешебезне кертергә тиешбез, – диде Кави Нәҗми үзенең чыгышында һәм үз араларында, имеш, яшертен эш алып баручыларның исемнәрен атады: – Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Мансур Крыймов, Исмәгыйль Рәмиев, Шамил Усманов кебек бәндәләрнең пролетар язучы дигән бөек исемне йөртергә хокуклары юк, – дип, чыгышын төгәлләде.
Ике көнгә сузылган җыелышта кабул ителгән карарда Шамил Усмановны «үзенең әсәрләрендә милли-буржуаз идеяләрне алга сөрә», «гражданнар сугышы тарихын бозып күрсәтә», «кызыл армиячеләрне томана итеп тасвирлый» дигән гаепләр тагылган иде.
Җыелыш, «Татар Совет язучылар союзын контрреволюцион элементлардан чистартырга», дигән катгый карар чыгарды.
Язучылар җыелышы карарын көтеп кенә торган диярсең, икенче көнне үк «Кызыл Татарстан» гәзитендә Фатыйх Мөсәгыйтнең әлеге язучыларны буржуаз милләтчелектә гаепләгән мәкаләсе басылып чыкты. Ул хәтта исемлекне тагын да зурайтып җибәргән, аңа яңа фамилияләр өстәгән иде. «Мин аның әсәрләрен марксизм-ленинизм күзлеген киеп укыдым. Коммунизм идеяләре белән чыныккан каләмем очына алып, бу әсәрләрне селкеп-селкеп укып чыктым. Алардан череп таркалган буржуазия исе килә. Аны укыганда укшый башлыйсың», – дип язган иде Мөсәгыйт мәкаләсенең Шамил Усмановка караган өлешендә. Мондый язмадан соң кемне генә иректә калдырсыннар үзенең алга таба да «антисоветчы әсәрләрен» иҗат итәр өчен? Дөрес, башта Фатыйх Сәйфи-Казанлыны кулга алдылар. Аннан соң алты-җиде ай узгач кына – башкаларны. Бер исәптән Кави Нәҗминең үзен дә ябып куйдылар. Ә Кавидан соң бер ай үтүгә – Шамил Усмановны.
Өлкә комитет секретаре Лепа рөхсәте белән кулга алынды Усманов. Совет властен урнаштыруда аеруча зур хезмәте кергән Усманов шикелле фигурага гаеп ягар өчен Лепа дәрәҗәсендәге кешедән алынган санкция кирәк иде, әлбәттә. Сигезенче апрельдә НКВД хезмәткәрләре «Казан» кунакханәсенең Шамил Усманов яшәгән бүлмәсенең ишеген шакыдылар.
Усмановның «Керегез» дигән рөхсәтен ишеткәч, бүлмәгә эчке эшләр хезмәткәре киемендәге биш кеше килеп керде.
– Язучы Шамил Усманов сез буласызмы? – дип сорады керүчеләрнең башлыгы.
– Мин булам, – диде өстәл янында язып утырган Шамил.
– Сез совет властена каршы эчтәлектәге әсәрләр язуда гаепләнәсез, – диде начальник.
– Менә сезне кулга алу турында нарком санкциясе. Киенегез. Санкция нигезендә барлык мөлкәтегез конфискацияләнә.
Икенче хатыны Асия Измайловадан аерылып, Мәскәүдән Казанга кайтып яши башлаган әдипнең әллә ни мөлкәте бар дип әйтеп булмый иде. Аның бүлмәсендә тентү ясаганнан соң булган әйберләрен бер капчыкка тутыра башладылар. Алар арасында кәгазьләр белән шыплап тутырылган егерме өч папка, утыз алты дәфтәр, китаплар һәм оборона комиссары исеме язылган револьвердан кала иске портфель белән чемоданнан башка берни дә юк иде. Кулга алучыларның берсе капчыкка озатылган һәр дәфтәрне, папканы берәмтекләп санап, актка теркәп барды.
– Мин язучы гына түгел, мин – 1917 елдан бирле большевиклар партиясе әгъзасы, революцияне шушы кулларым белән ясаган революционер,гражданнар сугышы каһарманы, Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге башлыгы, Төркестан фронты Хәрби-революцион советы әгъзасы, беренче татбригада комиссары, хәрби начальник булган кеше! – диде Шамил. – Бу ниндидер ялгышу. Сезнең миңа кагылырга хакыгыз юк!
– Анысын наркоматта тикшерерләр. Безнең эшебез наркомның карарын башкарып, сезне кулга алу һәм тиешле урынга илтеп тапшыру! – диде тентү үткәрүчеләрнең башлыгы.
Аны Черек күл изоляторына илтеп яптылар. Кулга алынган көнне үк сорау алулар башланды. Усмановтан Татарстан НКВДсы идарәсенең дүртенче сәяси бүлегеннән өченче бүлекчә башлыгы Лазарь Ефимович Марголин сорау алды.
– Гаепләнүче Усманов, үзеңнең ни өчен кулга алынуыңны беләсеңме? – диде Марголин.
– Юк, – диде Шамил.
– Минем партия һәм совет хөкүмәте каршында бернинди гаебем дә юк!
– Син Троцкий, Зиновьев, Каменев, Бухарин һәм аларның тарафдарлары алып барган совет хөкүмәтенә каршы корткычлык эшләрендә гаепләнәсең.
– Мин бернинди корткычлык эшләре дә алып барганым юк.
– «Легион юлы» дигән әсәрнең авторы синме?
– Әйе, мин. Гражданнар сугышы елларында басмачыларга каршы сугышларда кызыл армиячеләрнең героик көрәшен күрсәткән әсәр.
– Менә шул әсәрегездә троцкийчы хәрби начальник Блюхерның ролен артык зурайтып күрсәткәнсең.
– Матбугатта, киресенчә, Блюхерның гражданнар сугышындагы ролен түбәнәйтеп күрсәтүем турында язып чыкканнар иде.
Шамил Усмановтан сорау алуның беренче өлешендә Марголинның бары тик аның кулга алынуына карата фикерен белү өчен кылларын чирткәләп каравы гына иде. Ул бераздан тоткынга тәмәке тәкъдим итте. Шамил рәхмәт әйтеп, аннан бер сигара алып кабызды. Марголин үзе дә сигара кабызып, сорау алу бүлмәсендә үк тәмәке төтенләп алды. Икенче бүлектә Усмановка белдерелә торган гаепләр тагы да катгыйрак һәм куркынычрак иде. Тәмәкесен тартып бетергәч, ул камерага сержант дәрәҗәсендәге тагын бер хезмәткәрне чакырып кертте.
– Болар әле сиңа белдерелә торган гаепләрнең иң җиңеле генә, – дип башлады ул сорау алуның икенче өлешен. – Син күптән түгел генә Мәскәүдәге троцкийчы-зиновьевчылар оешмасының кушуы буенча аның Казан бүлеген оештырыр өчен җибәрелгәнсең. Оешмагызда тагын кемнәр бар?
Усманов мондый көтелмәгән сораудан аптырап һәм беркадәр югалып калды.
– Мин бернинди дә оешманы белмим. Мәскәүдә дә, Казанда да андый оешма турында ишеткәнем юк, – диде ул, бераздан үзен кулга алып.
– Алдыйсың, кабахәт! – дип акырды Марголин.
Аның бу акыруы кергән хезмәткәр өчен команда булып яңгырады булса кирәк, ул бар көче белән Усмановның касыгына китереп сукты. Кинәт сугудан тыны кысылган тоткын эчен тотып, идәнгә тәгәрәде. Сержант бераздан аны күтәреп торгызды, ләкин элеккеге кебек урындыкка утыртмады, Марголинның каршына китереп бастырды. Анысы элеккеге кебек үк усаллык белән сорау бирүен дәвам итте:
– Троцкий үзе Мексикада качып ята. Ә аның тарафдарлары Мәскәүдә хөкем ителделәр. Бу хакта да белмисеңме?
– Ишеттем. Ләкин аларны совет хөкүмәтенең дошманнарыдыр дип санамыйм.
– Ах, әле шулаймы?! Аларны яклап маташасыңмы?! Хәзер аңлатырбыз хатаңны!
Марголинның бу сүзләре янә сержант өчен команда булып яңгырадылар. Ул, элеккедән дә катырак кизәнеп, Усмановның эченә китереп сукты. Тоткын тагын идәнгә тәгәрәде.
Беренче көннәрдә Шамил Усмановны гел шул бер үк сорауларга җавап таптырып кыйнадылар. Ул, әлбәттә, үзенең хәрби эшчәнлегендә Троцкийның үзе белән дә очрашкан кеше, күп тапкырлар аның хәрби боерыкларын үтәгәне бар. Зиновьевны да, Каменев белән Бухаринны да яхшы белә, комиссар буларак та, язучы буларак та, алар белән еш аралашты, партия һәм хөкүмәт эшләрен хәл итүдә катнашты. Җитмәсә кайбер иптәшләр белән сөйләшүләрдә НКВД системасының эшчәнлеге куркыныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин дигән фикерне дә әйткәләде. Әле егерменче елларда ук Солтангалиев һәм аның тарафдарларына каршы башланган репрессив чараларга карата үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдереп тә чыгышлар ясаганы булды. Менә шулар барысы да хәзер үзенә карата ачылган эшнең сәбәпчесе булуын ул бик яхшы аңлый иде. Шулай да Шамил нык торды, беркемнең дә исемен атамады, берсен дә бу сазлыкка өстерәп кертмәде. Беренче сорау алулардан бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмаган Марголин бераздан аның Татарстан хөкүмәтендәге тамаша оешмалары белән җитәкчелек итү, радиостудия оештыру кебек эшчәнлеге белән бәйле сорауларга, яңа төр дошман эзләүгә күчте. Марголин алдына НКВД җитәкчелеге тарафыннан Татарстанда троцкийчылар оешмасын фаш итү, моны теләсә нинди юл белән башкарып чыгу бурычы куелган иде. Шуңа күрә ул кыйнаулардан, тоткынны гарип калдыру кебек вәхшилекләрдән дә чирканып тормады.
Бу вакытта башка камераларда Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчуриннардан да шундый ук яшерен троцкийчылар оешмасын фаш итү буенча рәхимсез җәзалар юлы белән сорау алулар барды. Әлбәттә инде, палачлар төзегән һәм сорау алынучы бары тик раслап кул гына куярга тиешле исемлекләрнең барысында да шул берүк исемнәр теркәлгән иде. Сигез ай буе беркемне дә сатмаган, бернинди дә исемне атамаган һәм бернинди дә яшерен оешма булуын да танымыган, бу вакыт эчендә кыйналып, имгәтелеп һәм ач тотудан шыр сөяккә калган Шамил Усманов, ниһаять, катгый бер карарга килде: «Оешма барлыгын расласам-расламасам да, бу палачлардан бер генә нәрсәгә өмет итәргә була – үлемгә! Гаделлек беркөн барыбер өскә чыгар. Бу палачлар җир өстеннән себереп түгелер. Ләкин минем халкым алдында тапланмаган исемем, башкарган эшләрем калачак!»
Өченче декабрь көнне иртән ул, Марголинны шатландырып, троцкийчылар оешмасында торучылар исемлегенә кул куярга риза булуын әйтте һәм исемлек белән бергә каләм һәм кара китерергә сорады.
– Менә бит, күптән куярга кирәк иде инде кулны. Кайчаннан бирле карышып маташасыз, – дип, палач сез дип сөйләшүгә күчте. Ләкин ул «дошман табу» өлкәсендәге бу эшенең үзенә карата да хөкем карары чыгаруы икәнен әле белми иде.
Палач өстәл тартмасыннан, тоткын исемнәрен әйтмәсә дә, инде күптән төзеп куелган исемлек язылган кәгазьне чыгарды һәм корыч каләмле ручка белән кара китереп куйды. Түземсезлек белән тоткынның исемлек астына кулын куйганын көтә башлады. Кәгазьдә кемнәрнең фамилияләре язылганын озаклап укуына эче пошып:
– Бар да таныш исемнәрме? – дип сорап куйды.
Бу минутларда Шамил Усмановның күз алдыннан утыз тугыз гына еллык, әмма бәхетле матур тормыш кору өчен аяусыз көрәш һәм фидакарь хезмәт белән үткән гомер юлы узды; аның башында шундый авыр көрәшләр белән яулап алынган җиңүләрне пыран-заран китереп, халыкның иң батыр улларын халык дошманнары дип атаган Сталинга һәм аның юк итү аппаратына әйләнгән НКВД хезмәткәрләренә карата нәфрәт хисләре кайный иде. Ләкин ул бу аппаратка каршы барырга көчсез иде инде.
– Бар да таныш исемнәр, – диде Шамил Усманов һәм каләмен карага манасы урынга, кинәт торып басты һәм кулын сузып җибәрде дә айканып, уң күзенә китереп кадады. Күзеннән чәчрәп, каны чыкты һәм таш идәнгә егылып җан бирде.
Аның бу хәрәкәтеннән коты алынып, агарынып калган палач, нәрсә эшләргә дә белмичә, идәндә яткан тоткынны күтәреп, урындыкка утыртты...
1898 елның 26 декабрендә туган, тагын егерме өч көннән 39 яше тулырга тиешле Шамил Усманов үлеме турында НКВДның санчасть начальнигы Л.И.Шелутко: «Йөрәк параличы нәтиҗәсендә кинәт вафат булган», дигән Акт тутырды.
НКВД хезмәткәрләре бөтен ерткычлыкларын яшереп калырга теләсәләр дә, төрмәдә кайсы тоткынның нинди хәлдә икәнен, кемнең нинди җәзага хөкем ителгәнен яисә палачлар кулыннан һәлак булганын белеп торалар иде. Усмановның да үз-үзенә кул салуын яшереп кала алмадылар.
Тагын бер елдан СССР НКВДсы башлыгы Ежов урынына билгеләнгән Берия, Дәүләт куркынычсызлыгы комитетындагы башбаштаклыкларны фаш итеп, оешмада гаеплеләрне җәзага тартулар башлагач, Казанда тоткыннарны кыйнап үтерү белән шөгыльләнгәне һәм уңай нәтиҗәләргә ирешмәгәне өчен Шамил Усмановның һәм тагын берничә кешенең гомерен өзгән Марголинга карата җинаять эше ачыла. 1939 елның 16 октябрендә, шулай ук кырык яшендә генә булган палач, хезмәттәшләренең сорау алулары вакытында «кинәт йөрәге туктау нәтиҗәсендә» вафат була.
(Романның ахырын журналның 09, 2023 ел санында укыгыз)
"КУ" 08, 2022
Фото: unsplash
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев