АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Гаяз Исхакый әле берничә ел элек кенә Төркиядән Кәрим Тинчуринга хат салган иде. Хатның конверты ачык, тиешле органнар укыганы әллә каян күренеп тора. Исхакый ул хатта Тинчуринны советларга хезмәт итеп ятасың дип сүккән.
2
Студиядә дәресләр бер композиция буенча гына бармый, әлбәттә. Гармония, полифония, инструментовка кебек композиторлык хезмәтенең төп юнәлешләре буенча да дәресләрне калдырмаска кирәк. Ләкин Салих ул дәресләр буенча педагоглар белән Литинский шикелле үк уртак тел таба алды дип әйтүе кыен. Киресенчә, кайберләре белән ике арада эчке каршылык барлыкка килде. Шулай да холкы белән тыныч, һәр кешегә дә ихтирам белән карый торган Салих бу педагогларга карата тискәре мөнәсәбәтен белдермәскә тырышты. Ләкин алар арасындагы аңлашылмаучылык, бер-берләренә карата салкынлык үзен сиздермичә калмады. Бу, әлбәттә, акрынлап, еллар үтә-үтә сизелде. Беренче елларда дәресләргә теләп, кирәклеген аңлап йөргән композитор соңга табарак аларга йөрүдән бөтенләй туктады. Моның педагоглар белән ике арадагы мөнәсәбәтләргә бәйле булмаган, башка җитди сәбәпләре бар иде.
Мәскәүгә Опера студиясендә укыр өчен татар сәхнә сәнгатенең каймагын җыеп җибәргәннәр иде дияргә мөмкиндер. Драматург Фәтхи Бурнаш студиянең әдәби бүлек мөдире булды. Аның белән Мәскәүдә яшәүче Муса Җәлил актив аралашты. Алар алдына татар тарихына кагылышлы «Алтынчәч» операсына либретто язу бурычы куелды. Операның музыкасын язу Борис Владимирович Асафьевка йөкләнде.
Салих укытучысы Литинский белән булган сөйләшү хакында Кәрим Тинчуринга язып җибәрде. Аның алдына «Зәңгәр шәл» драмасын опера либреттосы итеп үзгәртеп язу бурычын куйды.
Тинчурин җавап хатында тиздән Мәскәүгә барырга җыенулары хакында язды. Казанда Татарстан Совет Язучылары союзы оештырылган икән. Август урталарында Мәскәүдә Бөтенсоюз язучылар съезды үтәчәк һәм СССР Язучылар союзы төзелергә тиеш, ди. Кәрим Тинчурин да шул съездга делегат итеп сайланган. Ул гына да түгел, хәтта Татарстан драматурглары иҗаты буенча доклад та ясарга йөкләгәннәр үзенә.
Союз – язучылар өстеннән идарә итә торган, аларның эшчәнлеген күзәтү астында тотарга тиешле оешма иде. Ләкин моның шундый булачагы хакында язучылар әле аңлап бетермиләр. Үзләренең мөстәкыйль союзлары булуга шатланалар, аңа иҗатларын үстерүдә, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда ярдәме булыр дип, зур өметләр багладылар. Хәер, нәрсә уйласалар да уйлаганнардыр, Салих Сәйдәшев өчен мәсьәләнең бу ягы караңгы иде. Ул Мәскәүгә үзенең дуслары киләсенә, алар арасында Кәрим Тинчуринның да буласына сөенде.
Тинчурин съездда сөйләр өчен шактый гына күләмле доклад әзерләгән иде. Салих аны һәм тагын берничә дустын – Фатих Сәйфи-Казанлы, Кави Нәҗми һәм Гомәр Галине съезд барган көннәрдә берничә мәртәбә үзенә кунакка алып кайтты. Тинчурин шул вакытта үзенең докладын Салихка да укытты.
– Шактый саллы булган бу, – диде Салих, докладны укып чыккач. – Ярты сәгать чамасы булыр, – диде Кәрим.
– Килешсәң – килеш, килешмәсәң – юк, докладыңның ахыргы өлеше миңа ошамады, Кәрим абый, – диде Салих.
– Ник алай?
– Үзең беләсең, мин үзем кешене тәнкыйтьләргә бик яратмыйм. Үземне тәнкыйтьләсәләр, әгәр дә ул гадел булса, кабул итәм. Ләкин соңгы вакытта мине дә, синең үзеңне дә вак буржуазия калдыгы дип, милләтчелектә күп гаепләделәр. Докладыңда син дә шул хакта сүз күтәрәсең. Гаяз Исхакый абзыйны нык типкәләгәнсең. «Гаяз Исхаков төсле эмигрант язучылар фашистларның аяклары астында, бакалар шикелле кабарып, сикереп торганда...» дип җиппәрәсең.
– Гаяз Исхакыйны мин дә тәнкыйтьләдем үз докладымда, – дип куйды Кави Нәҗми.
– Менә шул, берегездә булгач, җиткән бит инде. Нигә аның исеме белән тагын авыз чайкап торырга? Җитмәсә, Гаяз Исхакый эмиграциягә киткәнче синең дә яхшы дустың иде.
– Ләкин бит син дә, мин дә китмәдек эмиграциягә. Бу – сәясәт, Салих дускай.
– Шулайдыр инде. Мин сәясәтне бик аңлап бетермим. Аңа катышмаска тырышам.
– Ләкин без партия установкасына каршы килә алмыйбыз инде, гафу ит, дускай.
– Партия әгъзалары булмасак тамы?
– Партия әгъзалары булмасак та.
– Ярар, мин үз фикеремне әйттем. Бу минем шәхси фикерем. Гаеп итмәгез.
Гаяз Исхакый әле берничә ел элек кенә Төркиядән Кәрим Тинчуринга хат салган иде. Хатның конверты ачык, тиешле органнар укыганы әллә каян күренеп тора. Исхакый ул хатта Тинчуринны советларга хезмәт итеп ятасың дип сүккән.
«Кәрим әфәнде! Син бит бик талантлы үзең. Ничек түзеп яшисең син шул тизәк базында? Үз талантыңны әрәм итеп, сифилитик Ленинның артын ялап ятарга ничек гарьләнмисең?» – дигән бик әшәке сүзләр бар иде ул хатта. Шул хатны Кәрим уйлап бетермичә театрда Уразиковка укыткан иде. Менә хәзер, егерме тугызынчы елда «солтангалиевчелек»тә гаепләнеп, Шиһап Әхмәров, Вәли Шәфигуллин кебек дуслары хөкем ителгәч, Тинчурин форсаттан файдаланып, Гаяз Исхакыйны гаепләп, барлык совет язучылары алдында чыгыш ясарга җыенган. Ләкин мондый чыгышның гына аны киләчәктә исән калырга ярдәм итәсенә өметләнү, саламга ябышып котылып калырга теләгән суга батып баручы кырмыска кебегрәк кенә иде. Ләкин нишлисең, кешене шул өмет яшәтә. Бәлки өметләре нигезледер. Киләчәк күрсәтер. Хәер, 1928 елда ук Тинчуринның театрдан куып чыгарылуы һәм Әстерханнардан әйләнеп кайтуы шул хатның нәтиҗәсе булмады микән?
Язучылар съезды озак, ике атна чамасы барды. Аларны озаткач, студиядә Салих өчен шактый газаплы уку чоры башланды. Ул Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Фәрит Яруллиннар кебек булачак композитор өчен мөһим дәресләрдән полифония, инструментовка, музыкаль форма буенча педагогларының өметле шәкерте булып таныла алмады. Чөнки бу нәрсәләр аның өчен күптән таныш һәм бу профессорлар аңа ни дә булса яңалык әйтерләр дип өметләнмәде.
1935 елның җәендә студиянең беренче елын тәмамлап, Казанга кайткан Сәйдәшне партия өлкә комитетына чакырдылар. Ни өчен икән дип аптырап кына барып керде ул өлкә комитет секретаре кабинетына. Керсә, кабинетта секретарь Газыйм Касыймов янында Кызыл Армиянең Казан гарнизоны командиры Якуб Чанышев утыра. Салих кайсына мөрәҗәгать итәргә дә белмичә генә:
– Исәнмесез, – диде дә ишек төбендә басып калды.
Чанышев торып басты да:
– Түрдән үтегез. Казан гарнизонының почётлы кызыл армиячесе Салих Сәйдәшев үзе! – дип, честь биреп, Салих каршына килә башлады.
Үзенең чынлап та «почётлы кызыл армияче» икәнен искә төшереп, Салих беркадәр каушап калды.
– Исәнмесез, Салих Җамалетдинович! – диде Чанышев, аңа кулын биреп.
Бүлек җитәкчесе дә аның каршына килеп, кулын биреп исәнләште.
– Партиясез кешене партия өлкә комитетына нәрсәгә чакырдылар икән дигәнсездер инде?
– Аптырадым бераз, – диде Салих.
– Салих абый, киләсе ел башында Мәскәүдә Советларның җиденче Бөтенсоюз съезды булачак. Съезд делегатлары алдында һәр республика һәм крайдан үзешчән сәнгать коллективларының концертын әзерләргә кушылды. Бездән Идел буе хәрби округы кызылармеецларының хоры чыгыш ясарга тиеш. Әлбәттә инде, Сәйдәшнең «Кызыл Армия» маршыннан башка буламы?! Дивизиянең тынлы оркестры башкаруында марш та яңгырар Бөтенсоюз делегатлары хөрмәтенә. Оркестрга Сәйдәш үзе дирижёрлык итсә, тагын да яхшы булачак дип уйлыйбыз. Сез моңа ничек карыйсыз, Салих Җамалетдинович?
– Мондый зур эшкә каршы килеп буламы соң инде? Әлбәттә, итәрбез. Ә хор нинди җырлар башкарачак?
– Хорны да сез әзерләсәгез әйбәт булыр иде, Салих Җамалетдинович.
– Яхшы. Әзерләрбез. Әле ул көнгә хәтле ярты елдан артык вакыт бар түгелме соң?
– Вакыт бар. Ләкин ул бармак арасыннан аккан ком кебек узар да китәр. Сез каникулга кайтканнан файдаланып, репетицияләрне җәйдән үк үткәреп куйсагыз, дигән идек.
– Яхшы. Кайчан башларга кушасыз?
– Хет иртәгедән. Ләкин аңа хәтле репертуарны килештереп куйсак, әйбәт булыр иде.
– Анысын инде хор белән очрашкач хәл итәргәдер. Халык көйләре булса, ничек карыйсыз?
– Бик әйбәт булыр, – диде Касыймов.
Салих Казанга кайтканда, Татиздатта үзенең ноталар китабын чыгару турында сөйләшеп килергә дип ниятләгән иде. Бу эшне нәшриятта өлкә комитеты белән килештермичә генә эшләмиләр иде. Форсат чыгудан файдаланып ул бу хакта бүген үк сөйләшеп кайтырга дип уйлап куйды.
– Килгән-килгән үземнең дә мөһим бер гозеремне әйтим әле, – диде ул, батырлыгын җыеп.
– Нинди гозерегез бар, Салих абый? – диде Газыйм Касыймов.
– Мәскәүгә китәр алдыннан иҗади эшчәнлегемнең ун еллыгын билгеләп үттегез. Рәхмәт. Язган әсәрләремнең китап булып басылып чыкканын да күрәсе килә. Шул гозер белән килергә уйлап йөри идем алдыгызга.
– Ә нигә, мөмкин эш. Әсәрләрегезнең ноталарын әзерләп, Татиздатка илтегез. Без директор Самат Җамалетдинович Шәрәфетдинов белән сөйләшеп куярбыз.
– Китап нәшрияты яңа бинага күчеп йөри бит әле бу көннәрдә, Салих Җамалетдинович, – диде Якуб Чанышев.
– Камил Якуб исемендәге китап басу фабрикасы да үзе белән бер бинада урнаша. Бауман урамында.
– Шулаймыни? Бик әйбәт. Бер ел эчендә шундый бина төзеп куйдыгызмы? Әле былтыр гына төзелешне башлаганнар иде түгелме соң?
– Заман шулай куша. Тырыша егетләр. Нәшрият хезмәткәрләре үзләре төзеде бинаны. Ярый алайса, килештек, Салих Җамалетдинович, ноталарыгызны күтәреп, нәшриятка барыгыз.
– Юк, башта гарнизон оркестрына барырга кирәктер. Репетицияләрне озакка сузмыйча башларга кирәк. Җәй кыска, узар да китәр, – диде Салих.
– Сез дә хаклы. Килештек, – диде дә Якуб Чанышев Салихка кулын сузды.
– Сау булыгыз.
Салих икенче көнне гарнизонның тынлы оркестры һәм хор шөгыльләнә торган Кызыл Армия йортына китте. Күрәсең, Чанышев Салихның киләсен әйтеп куйган, хормейстр аны көтә иде инде. Алар өлкә комитетындагы сөйләшү буенча хор белән татар халык көйләрен әзерләргә сөйләштеләр. Хор репертуарындагы җырлардан «Төймә», «Әтнә» һәм «Ирәндек» җырларын сайлап алдылар. Репетиция көнен билгеләделәр дә, Салих бүген үк нәшриятка да барып килергә кирәк дип, өенә кайтып китте.
Салихның киләсен китап нәшриятында да беләләр булып чыкты. Директор Самат Шәрәфетдинов аны үзе музыкаль редактор бүлмәсенә алып керде. Редактор булып, Юрий Васильевич Виноградов эшли башлаган икән. Юрий Салих Сәйдәшевның яхшы дусты, композитор Василий Иванович Виноградовның улы, Ленинград консерваториясендә укыган, ләкин сәламәтлеге какшап китү аркасында укуын тәмамламыйча, Казанга әйләнеп кайткан иде. Салих узган елда аның белән соңгы тапкыр Мәскәүдә Опера студиясендә очрашкан иде. Студия директоры Хәмит Төхфәтуллин аны Мәскәүгә курсантларга өйрәнү материалы буларак файдалану өчен «Әпипә» бию көе темасына симфоник әсәр язарга заказ бирер өчен чакырган иде. Ә аның әтисе Василий Иванович Виноградовны Салих заманында радиостудиядән киткән вакытта үзе урынына оркестр белән җитәкчелек итәргә урнаштырып калдырган иде. Ә Мәскәүгә киткәндә, Василий Ивановичтан ул тагын үзен алмаштыруын, театрга дирижёр булып килүен үтенде. Юрий Васильевич берүк вакытта музыка училищесында да эшли торган булып чыкты.
Салих аның янына бер кочак нота күтәреп килгән иде. Самат Җамалетдинович Юрий Васильевичка Салихның ни эш бетереп йөрүе хакында әйтте дә шунда ук:
– Адаш, «Кызыл Армия маршы»ның да ноталарын алып килмәдегезме? – дип сорады.
Самат Шәрәфетдиновның да атасы Җамалетдин исемле булганга, ул Салихны адаш дип йөртә иде. Аннан соң яшьләре дә бер тирә булганга да шулай якын күрә иде бугай.
– Бар, ул да бар папкада. Минем бит беркайчан да китап чыгарганым юк. Нәрсә чыгарсагыз да разый, – диде Салих.
– Ярар, сез Юрий Васильевич белән үзегез карагыз, минем эшләр бар иде. Сау булыгыз, – дип, Шәрәфетдинов үз мәшәкатьләре белән китеп барды. Салих бүксәсе кабарып торган калын папкасын Юрий Васильевичка сузды.
– Охо, шактый калын күренә. Ниләр бар монда? – дип сорады ул. – Юрий Васильевич, маршлар да бар монда, җырлар да, инструменталь пьесалар да. Сез карап чыгыгыз әле башта. Аннан бергәләп утырып сайларбыз, – диде Салих.
– Бәлки берәр музыкаль драманы тулысынча бирергәдер?
– Ярый, карап чыгыйм. Уйлашырбыз, Салих Җамалетдинович, – диде Юрий Виноградов.
Ә берничә көннән керсә, Виноградов башын тоткан, аптырап утыра Салихның ноталарына карап.
– Салих Җамалетлинович, монда мин сездән башка берни дә эшли алмыйм, – ди.
– Шулайдыр, шулайдыр, Юра. Минем анда күп әсәрләрнең оркестр партитуралары юк. Мин бит эшне тизләтер өчен еш кына көйне хәтердә саклаган килеш, тавыш өчен генә оркестровка ясап бардым.
– Яңадан утырып эшләргә кирәк булачак болай булгач.
– Кирәк тә, вакыт юк бит, Юра. Тиздән яңадан Мәскәүгә китәсе. Без булганнарын гына сайлап алыйк та, партитуралары булмаганнарын соңыннан чыгарырбыз әле. Дөнья бит моның белән генә бетми.
– Яхшы, алайса «Кызыл Армия маршы»н кертәбез дә, берничә җыр кертәбез. Беренче җыентыкка шулар җитеп торыр. Риза булсагыз.
Берни эшләр хәл дә юк, Салихның яңа баштан әсәрләрен нотага салып утырырга вакыты да, теләге дә юк иде. Ул ризалашып, марш янына унлап җыр сайлап алгач, калган ноталарын күтәреп, кайтып китте.
Берничә тапкыр хәрби оркестр белән репетицияләр үткәргәннән соң Мәскәүгә китәр вакыт та килеп җитте.
Мәскәүгә барганда, Салихның урыны Латыйф Хәмиди белән бер купеда туры килде. Студиядә инде ел буе укып, икесе дә композициядән Генрих Ильич Литинскийга, гармониядән Владимир Васильевич Соколовскийга йөрсәләр дә, аларның аралашканы юк иде. «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә үзен вак буржуазиягә хезмәт итүдә гаепләп чыккан язмасыннан соң Салихның аны бик күрәсе дә килеп тормый, Хәмиди үзе дә аның алдында үзен уңайсыз сизә иде кебек, күзгә-күз очрашудан гел кача иде.
Купега килеп кергәч, Салих анда ниндидер таныш түгел ике кеше янында Латыйф Хәмидинең утырып торганын күрде. Әдәп буенча ул купедагыларга «Исәнмесез!» – дип сәлам бирде.
– Исәнмесез, Салих абый, – диде Латыйф уңайсызланып кына.
– Ә, исәнмесез, вак буржуазия хезмәтчеләрен тәнкыйтьләүче музыка белгече, – диде Салих, тегенең эченә тияр өчен юри төрттереп.
– Онытмагансыз икән, – диде Хәмиди.
– Үзегез дә онытмаганга охшаган. Оныткан булсагыз, әллә кайчан килеп исәнләшкән булыр идегез. Ел буе бер казанда кайнап ятабыз бит инде.
– Гафу итегез, зинһар өчен, Салих абый. Яшьлек максимализмы белән булган хатам.
– Безнең авылда «гафуыгыз белән сату итегез» дип әйтәләр, нәнә. Нинди буржуазиягә хезмәт иткән композитор булыйм, ди, мин?! Ике ел Кызыл Армиядә генә хезмәт иттем, гражданнар сугышында катнаштым. «Кызыл Армия маршы»н яздым. Сәвит тормышын мактаган күпме генә җырларым бар. Ә сез буржуазиягә хезмәт итүче дип язасыз. Татар музыкасын яңартуга каршы түгел мин. Ләкин татар җыры сүзләренең татарча булуы белән генә түгел, милли колоритны да саклап калуы белән татар җыры икәнлеген әйтеп тора. Сезнең Муса Җәлил сүзләренә язган «Күңелле яшьләр» дигән җырыгыз да шундый булганга күрә халык тарафыннан яратып кабул ителде.
Шушы сөйләшүдән соң алар бер-берсен кичереп, якынаеп, дуслашып киттеләр. Латыйф Хәмиди үзе дә җырларында да, инструменталь әсәрләрендә дә милли рухны саклап калырга тырышучы композитор иде.
Мәскәүнең Зур театр бинасында Советларның җиденче Бөтенсоюз съезды делегатлары өчен концертны карарга илнең бөтен җитәкчеләре дә килгән иде. Ложада партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре – Сталин, Калинин, Ворошилов, Молотов, Каганович... Илнең бөтен республикаларыннан килгән делегатларга рус, украин, белорус, казакъ, үзбәк, грузин һәм башка союздаш республикаларның хәрби үзешчән сәнгать коллективлары белән беррәттән Татарстаннан Идел буе хәрби округының Казан гарнизоны үзешчәннәре коллективы чыгыш ясаячак. Коллектив тулысынча хор һәм тынлы оркестр башкаручыларыннан тора. Коллективка Салих Сәйдәшев җитәкчелек итә. Башка коллективларның гөрләтеп чыгыш ясавы баштарак каушабрак торган Сәйдәшнең дә кәефен күтәреп җибәрде. Ул үзен кулга алып, әзерләп килгән программаны башыннан ахырына кадәр күтәренке рухта, тамашачыларның көчле алкышлары астында алып барып, уңышлы башкарып чыкты. Халыкка бигрәк тә Сәйдәшнең «Кызыл Армия маршы» ошады. Татарстан вәкилләре чыгышыннан соң Оборона халык комиссары Клим Ворошилов сәхнәгә күтәрелеп, оркестр һәм хорга дирижёрлык иткән Салих Сәйдәшевка үз исеме язылган көмеш сәгать бүләк итте.
(Дәвамы бар)
"КУ" 09, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев