Логотип Казан Утлары
Роман

АЛИШ (романның дәвамы)

Декабрь урталарында аларны аерым камерадан чыгардылар. Шул көнне үк, Кормаш яшерен төркем егетләрен барлап, кичен подвалда җыелыш үткәрергә сөйләштеләр. Башта сөйләшкәнчә, һәр лагерьда һичшиксез яшерен оешманың биш кешедән торган үзәген төзергә кирәк дип таралыштылар.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

13
Икенче көнне яшерен төркемдә торучыларны аптырашта
калдырып, Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал һәм Муса Җәлил серле
рәвештә юкка чыктылар. Иртәнге аштан соң әсирләр төрлесе төрле
яры эшкә таралышканда, аларның өчесен аерып, бер бүлмәгә ябып
бикләп куйдылар. Бу хәлгә алар үзләре дә аптырашта иде. Беркем
берни аңлатмады, сорау алулар да, гаепләүләр дә булмады. Әллә
араларыннан берәрсе сатлыкҗан булдымы? Төркемгә берләшүчеләрне
шулай бер-берсеннән аерырга уйладылармы? Өчесенә өч аерым
тимер карават, урындыклар һәм бер өстәл – тоткыннар өчен идеаль
дип саналырлык яшәү шартлары. Ашау, әлбәттә, башка әсирләр
белән бер казаннан – шалкан баландасы, чәй урынына яшел үлән
суы һәм агач чүбе кушып пешерелгән бер телем ипи. Баландада бер
кисәк бәрәңге һәм шалкан йөзеп йөри. Башка әсирләрдән аермалы буларак, үзләренә бер әсир хезмәт күрсәтә. Өйләне ашап бетергәч,
җамаякларын җыеп алырга кергән хезмәтчедән исемен сорашып
белделәр. Баязит исемле икән.
Муса да, Гайнан да кесәләрендә кәгазь белән карандаш йөртә иде.
Аларны башка әсирләрдән күпмегә аерганнардыр – билгесез, бәлки
бер көнгәдер, бәлки күбрәккә, шулай да бу аерылуны файдалы итеп
үткәрергә кирәк дип таптылар.
– Егетләр, яшерен оешма төзегәнсез, ләкин күреп торасыз, беркемгә
дә ышанырга ярамый. Безне башкалардан аерып бикләп куюлары да
тикмәдән генә түгелдер дип уйлыйм. Оешмага керүчеләр шактый
җыелыр, бәлки. Ләкин аның эшен оештыручы төп үзәге булырга
тиеш, – дип сүз башлады Муса. – Яшерен оешма легион солдатлары
булган барлык лагерьларда да таралсын. Ләкин аның төп үзәгенә
керүчеләр һәр лагерьда берничә кеше генә. Әйтик – бишәр.
Үзәктә кемнәр торганын калганнар берсе дә белергә тиеш түгел.
Демблинда шундый үзәкне Гайнан оештыра. Демблиндагы төркем,
кичә сөйләшкәнчә, легионерлар алдында концерт куеп йөрү белән
шөгыльләнәчәк. Шул арада безнең егетләр легионерларга листовка
таратып өлгерергә тиеш. Килешәсезме?
– Конспирация һичшиксез кирәк. Дөрес әйтәсез, Муса абый, –
диде Кормаш. – Аннары һәр үзәктә шул биш кеше арасыннан икенче
лагерьлардагы үзәкләр белән элемтәдә торыр өчен махсус кеше
билгеләргә кирәк. Безнең төркемнән бу эшне, Баттал, менә син алып
барсаң, әйбәт булыр. Син аралашучан да, кеше белән уртак телне дә
тиз табасың.
– Аннары безнең оешманың төп үзәге дә булырга тиеш. Ул,
һичшиксез, Берлинда, «Арадашчылык» комитетында урнашачак.
Башлык итеп «Идел-Урал» гәзитен чыгаручыларның берсен
билгеләргә кирәк. Гәзит инде чыга башлаган. Ләкин әлегә аны
чыгаручылар арасында безнең кеше юк кебек, – диде Муса. – Бу
кешене без Вустрауга баргач табарбыз дип ышанам.
– Без монда күпме ятарбыз, билгесез. Шулай да ничек тә җаен
табарга, легионерлар арасында агитация эшен туктатмаска иде, – диде
Гайнан. – Безнең монда һич югы листовка язып, хезмәтчебез Баязит
аркылы үзебезнең егетләргә тапшыртырга мөмкинлегебез бар.
– Егетләр, алайса, сез листовка язарга тырышып карагыз, мин
шигырь язарга дигән уйга килдем. Югыйсә казармада шигырь
турында әллә ни уйлап булмый. Мөмкинлектән файдаланып калырга
кирәк, – диде Муса.
Шулай итеп, барысы да үз эшенә кереште.
Мусаның башында төрле уйлар бөтерелде. Кайсын шигырьгә
төшерергә: сугыш, әсирлек, туган ил, гаиләсе, кызы. Соңгылары – аеруча
тынгылык бирми торган темалар. Әсирлеккә төшеп, өч хатынга тирән хәсрәт, борчу китерде бит ул. Өч хатын озатып калды аны сугышка,
зар елап. Казанда Мусадан малай белән кыз үстереп ятучы Рауза
белән Зәкия, Мәскәүдә яшәүче Әминә... Өчесе алдында да гаепле
итеп сизә Муса үзен. Ләкин берничек тә гаебен юа алмый инде хәзер
ул алар алдында. Шигырь багышласа да, аларга барып җитмәячәк
аның язганнары.
Ул, кайсына багышлап нәрсә язарга дип гасабиланудан тубал
булган башын тотып, озак газапланды. Шунда аның янына берни дә
язмыйча утыруын күргән Гайнан килеп:
– Нәрсә, Муса абый, язылмыймы? – дип сорады. – Мин үзем дә
кеше барында берни дә яза алмыйм. Шигырь ул, күрәсең, үзең генә
калганда, уйларың белән күзгә-күз торып сөйләшкәндә генә туа
торгандыр.
– Шулайдыр. Гайнан, шулайдыр. Бик катлаулы булды минем
тормыш. Күп булды гыйшыйк тоткан кызларым. Менә шуның
җәзасын күрәм хәзер. Сиңа рәхәт. Гаиләң юк. Сөйгән кызың бар
идеме соң? Үз исемен язып чиккән кулъяулыгын бүләк итеп, солдатка
озатып калдымы берәр чибәркәй?
– Калды да, Муса абый, юк шул инде аның кулъяулыгы. Югалттым
шул инде мин аның бүләген. Күңелемдә исеме генә саклана да, йөрәк
түремдә аның белән булган кадерле минутлар турында хатирәләр
генә яши.
– Шулайдыр. Исеме ничек иде соң? Матурмы?
– Исемдәмени хикмәт, Муса абый?! Үзен яратсаң, исеме дә газиз
була инде аның. Дания исемле иде. Мәгънәсе нәрсәне аңлаткандыр
инде, дан иясе дигәннеме, Дания дигән ил бар бит, шул ил исеменнән
алып куйганнардырмы? Минем үземнең сеңлемә дә әниләр Дания
дип исем кушканнар иде.
Гайнан Бәрәңге педагогика училищесының икенче курсында
укыган чакта таныша ул Дания исемле кыз белән. Ләкин аларга
озак очрашып йөрергә туры килми. 1936 елда, училищены
тәмамлап, ул Куян җидееллык мәктәбендә математика укытучысы
булып эшли башлый. Бер генә ел йөрешеп калалар да, Дания
белән саубуллашмыйча да, Актүбәсенә кайтып китәргә туры килә
аңа. Гайнан үзе Казакъстанның Актүбә шәһәрендә туса да, аның
әти-әнисе – әлеге дә баягы шул Куян авылыннан чыккан кешеләр.
Яшьлек мәхәббәте, училищеда уку еллары турында сүз чыккач,
Гайнан, яшьлек хатирәләре, гаилә хәлләре турында искә төшереп,
Җәлилгә үзенең тормыш юлы хакында сөйли башлады.
– Минем Кормаш бабам Нократ губернасының Уржум өязе Мари-
Төрек волостена кергән Куян авылында яшәүче Бикчәнтәй морза
нәселеннән булган. Менә шул Бикчәнтәй морза улларының берсенә
Кормаш исеме кушкан. Кормаш – «Корымас», нәселе бетмәс, имеш…

Кормаш бабайның ике улы була: Фәтхулла һәм Фазылбай. Фазылбайга
да хатыны Габделхәй һәм Муса атлы ике ул табып бүләк итә. Муса
байның улы Нурмөхәммәт яшь чагында, бәхет эзләп, Казакъстан
якларына чыгып китә. Шунда Актүбә шәһәренә барып урнаша.
Соңыннан, тормыш корыр вакыты җиткәч, туган авылы Куянга кайтып,
күршедәге Бәрәңге авылыннан Газизә исемле кызга өйләнә. Мин менә
шул мәхәббәттән 1919 елда дөньяга килгән малай булам. Кызганычка
каршы, әтием бик яшьли – миңа җиде генә яшь чагында үлеп китә.
– Ятимлектә үскәнсең икән алай булгач, Тукай кебек, – дип куйды
Муса.
– Аның ятимлеге куркыныч түгел, аннан да хәтәррәк хәлләр
булды минем өчен. Куян мәктәбендә укытканда, күршедәге Югары
Алашай авылында Нәҗип исемле дустым белән фатирда тордык.
Шул вакытта, унбиш яшьлек энем Әхмәт, унөч яшьлек Әсхәт һәм
ун яшьлек сеңлем Данияне алып, әнием Актүбәдән Куянга кайтып
төште. Тормыш авыр, ата-бабадан калган маллар таланып беткән,
мескен әнкәй тормышны алып бару өчен олы улы янына туган ягына
кайтырга уйлаган. Әмма монда да тормыш бал да май түгел. Җитмәсә,
Казандагы туганнарыбызны бай балалары дип каһәрли башлаганнар.
Әнием, безне дә эзәрлекләрләр дип куркып, өч-дүрт айдан, эне-
сеңелләремне алып, киредән Актүбәгә кайтып китте. Шулай килеп
чыкты да. Күп тә үтмәде, мине дә комсомол райкомына чакыртып,
«кулак малае булуыңны яшергәнсең» дигән гаепләү ташладылар.
Инде нишләргә? Мине дә «халык дошманы» дип утыртып куюлары
бик мөмкин. Үзегез беләсез, ул чакта күпме кеше юк ителде. Шуннан
соң Нәҗип дустым белән киңәштек тә, мин дә Актүбәгә кайтып
китәргә булдым. Бергә эшләүче укытучы Габдрахманнан: «Иртәгә
район үзәгенә больницага барасым бар иде, мине алмаштырып
тор әле», – дип үтендем. Мәктәп конюхы Нигъмәтҗан абыйдан
иртән Арчага стансага илтеп куюын сорадык. «Ни булды шулай,
иртә таңнан юлга чыгып китәрлек?» – дип кызыксына Нигъмәтҗан
абый. Мин берни дә әйтмәскә уйлаган идем дә Нәҗип әйтеп салды:
«Гайнанны, районга чакырып, кулак малае булуын яшергән дип
гаепләгәннәр», – диде.
«Каян килеп кулак малае булыйм, әтием миңа җиде яшь чагында
ук үлгән» – дигәч, башка сорашып тормады, рәхмәт яугыры, Арчага
илтеп куйды Нигъмәтҗан абый. Минем белән бергә Нәҗип тә юлга
чыкты. Ул Йошкар-Олада курсларда укый иде. Кышкы каникулга
җибәргәннәр иде. Без Арчадан Уральскига билетлар алдык. Анда
Нәҗипнең апасы яши икән. Без аннан, миңа эш белешеп, Чиләбе
өлкәсенең Кунашак районына барып чыктык. Бер ай көтәргә
куштылар. Кая ул, көтеп утырып буламы соң? Мин Актүбәгә кайтып
киттем әнкәй янына, Нәҗип – Бәрәңгегә. Менә шундый хәлләр.

– Анда эш таптыңмы соң?
– Анда әйтерсең мине көтеп торганнар – шунда ук дүртенче
мәктәпкә директор итеп билгеләделәр. Ел ярым гына эшләп калдым.
Анда да күп нәрсәләр эшләргә өлгердем. Укучыларның үзешчән
сәнгатен җәелдереп җибәрдек. Хәтта җәйге каникул вакытында
Актүбәдә бер клубта мөдир булып та эшләп алдым. Мин бит малай
чактан гармунда уйный идем. Җырлап йөрергә дә туры килде.
– Әйбәт! Менә синең алда бер козырь: әсирләр арасыннан
җырлаучы, музыка коралларында уйлаучы талантларны эзләп табып,
концерт төркеме оештырырга һәм агитация эшен җәелдерергә кирәк
дип сөйләшкән идек кичә. Бу эшне үз өстеңә алсаң, әйбәт булачак.
Белгән эшең...
1939 елда Кормашны армиягә алалар. Кече командирлар мәктәбен
тәмамлап, кече лейтенант дәрәҗәсен алырга өлгерми, Фин сугышы
башлана. Фашистлар сугыш башлаганда, ул Гомель өлкәсендә хезмәт
иткән була. Армиядә радио эшен өйрәнгән белгеч буларак, аны
сугышның беренче көннәрендә үк махсус задание белән дошман
тылына ташлыйлар. Шул заданиедән әйләнеп кайту насыйп булмый.
– Ярар, Муса абый, озак саттык ләчтитне, сез языгыз. Без дә Баттал
белән үз эшебезгә керешик, – диде Кормаш.
Гайнанның сөйләгәннәрен тыныч кына Баттал да тыңлап утырган,
ахрысы, ул, сүзгә кушылып:
– Мин монда бер текст әмәлләп куйдым инде, – диде.
– Йәле, йәле, ниләр яздың анда? – дип, Гайнан аның янына барырга
урыныннан торган гына иде, авыр тимер ишекнең биген шалтыр-
шолтыр китереп, кичке аш-баланда салынган миски һәм чәйнек
күтәргән Баязит килеп керде. Муса тәрәзәгә күз төшерде. Кышкы
көн кыска шул, ни арада көн үткән – тимер рәшәткәләр артында
караңгы төшкән иде.
Ике айга якын утырттылар аларны бу кысан камерада, бөтен
әсирләрдән аерып. Нишләп аларны гына шулай аердылар? Кем башына
килгән эш булды бу? Берсе дә бу сорауга җавап таба алмады. Җитмәсә,
кесәләрендә булган кәгазьләре дә бетеп китте. Баязит, күпме генә
ялынсалар да, кәгазь дә, карандаш та алып кермәде. Шактый ябыктылар.
Сакчы күзәтүе астында ишегалдына саф һавага чыгып керүләр дә әллә
ни кәефләрен күтәрмәде. Легион төзелеп, «Татар арадашчылыгы»
комитеты аны Кызыл Армиягә каршы сугышка әзерләгәндә, аерым
бүлмәдә бикләнеп яту аларның эчен нык пошырды. Әле ярый, Октябрь
бәйрәме уңаеннан җыелыш ясарга өлгереп калдылар. Яшерен төркемдә
торучы егетләр алар шикелле кул кушырып ятмыйлардыр дигән уй
беркадәр тынычландыра иде. Муса берничә шигырь яза алуына да
сөенде. Сугышка чыгып киткәндә салкын тидереп авырып калган кызы
Чулпан турында шигырь язды ул.

Дару
Кыз авырды, тәне ут шикелле,
Сулгып-сулгып тибә йөрәге.
Гаҗиз калды доктор, авыру кызга
Бер дару да файда бирмәде.
Яткан чакта авыру түшәгендә,
Авыр төшләр белән саташып,
Ачылды да ишек, юл киеменнән
Кайтып керде кызның атасы.
Маңгаенда – батыр яра эзе,
Һәм билендә – поход каешы.
Еллар буе кызны зарыктырды
Шул атаның йөрәк сагышы.
Таныш йөзне күреп, кыз елмайды:
«Әти!» – диеп, аңа үрелде.
Шул төнне үк йөздән тире чыкты,
Кызу кайтты, тәне сүрелде.
Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның
Дару эчми кинәт савыгуын.
Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән
Иң куәтле дәва барлыгын!
Декабрь урталарында аларны аерым камерадан чыгардылар. Шул
көнне үк, Кормаш яшерен төркем егетләрен барлап, кичен подвалда
җыелыш үткәрергә сөйләштеләр. Башта сөйләшкәнчә, һәр лагерьда
һичшиксез яшерен оешманың биш кешедән торган үзәген төзергә кирәк
дип таралыштылар. Төркем егетләренең күбесен – Зиннәт Хәсәнов,
Фоат Сәйфелмөлеков, Фоат Булатов, Фәрит Солтанбәковларны
Вустрау лагерена алып киткәннәр иде инде. Гайнан музыкаль капелла
оештырырга дип йөри башлады. Мусаны да Вустрауга җибәрделәр.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев