АЛИШ (романның дәвамы)
Барысы да шигырьне тын да алмыйча тыңладылар. Укылып беткәч тә, озак кына сүзсез тордылар. Барысының да уртак хисләрен язган иде Муса шигырендә. Алар шулай саубуллашты. Башта берсе, подвалдан чыгып, шикләнерлек нәрсәләр юкмы дип, тирә-юньне күзәтеп төште. Аннары, берәмләп кенә чыгып, үз баракларына таралыштылар.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
12
Демблин лагере, Екатерина II патшалык иткәндә, Россияне
Европа тарафларындагы дошманнарыннан саклау өчен терәк булып
торыр дип төзелгән, тирә-ягы Висла суы белән әйләндереп алынган
ныгытма-крепостьта урнашкан иде. Биек диварлар белән уратып
алынган кирмән эчендәге каземат-казармалар – фашистларга әсир
төшкән совет солдатларын асрау өчен бик уңайлы урын. Көзгә таба
лагерьга соңгы сугышларда пленга төшкәннәрне җыеп китерделәр.
Алар арасында 1942 елның 24 июне иртәсендә Волхов фронтында
камалышта калып әсиргә төшкәннән соң, Ленинград өлкәсендәге
Рождественский, Латвиянең Двинск, Каунас янындагы лагерьларында
ачлыктан, кыйналу-сугылулардан имгәтелеп, ябыгып, шыр сөяккә
калып, тәмам кешелектән чыккан тоткын Муса Җәлил дә бар иде.
Монда ул үзенең танышлары Абдулла Баттал белән Фоат
Булатовны һәм Гайнан Кормашны очратты. Сул як кулбашындагы
ярасы төзәлеп бетмәгән, ачлыктан тәмам ябыгып, хәлсезләнеп калган
әсирне үлемнән шушы дуслары белән очрашу коткарып калды да
инде ул чакта. Аларның өчесен дә Муса сугышка чаклы ук белә
иде. Абдулла – шагыйрь Салих Батталның энесе. Фоат – якташы,
Оренбург егете. Гайнан исә үзе шагыйрь, Мари АССРның Бәрәңге
районындагы Куян авылында укытучы булып эшләгәндә, Мәскәүдә
чыга торган «Октябрь баласы» журналы редакциясенә Муса Җәлилгә
шигырьләрен җибәргәли иде. 1939 елда Фин сугышына киткәндә,
Казанга килеп, Язучылар союзына Муса Җәлил янына кереп
хушлашып чыкты. Менә хәзер өч елдан соң әсир хәлендә яңадан
очрашырга язган булып чыкты аларга.
Көзге салкын көн иде. Мусаның өстендә җылыны аз саклый торган иске шинель. Бараклар салкын. Тышта ун-унбиш градуска җиткән
суык. Кайбер көннәрдә карлы-бозлы яңгыр ява. Әсирләр туңып та,
ачлыктан да күпләп үлә. Гайнаннарның капут командасы кайбер
көннәрдә өч йөздән артык мәетне чыгарып күмә. Шундый салкын бер
көнне Муса янына Гайнан килде дә, сүз бар иде дип, казармасыннан
алып чыгып, бер читкәрәк алып китте.
– Муса абый, иртәгә Октябрь бәйрәме бит. Без монда иптәшләр
белән тантаналы җыелыш үткәреп алырга сөйләшкән идек, – диде.
– Лагерьда нинди җыелыш үткәреп булсын, кем рөхсәт итәр икән
соң? – диде Муса.
– Рөхсәт сорап тормыйча, сиздермичә генә.
– Алай буламы? Әсирләр арасында төрле кеше бар бит.
– Булсын. Без монда үзебезнең яшерен төркемебезне булдырган
идек. Иң ышанычлы кешеләрне генә җыябыз да сөйләшәбез. Сез
шигырь укымассызмы дигән идек.
– Укырмын рәхәтләнеп. Син үзең дә шагыйрь бит. Бергәләп
укырбыз. Яшерен төркем оештырдык дигәнең кызык булып китте
әле. Нинди төркем инде ул?
– Әсирләр арасындагы коммунистлар үзебезнең партия оешмасын
төзедек.
– Курыкмадыгызмы? Коммунист икәнеңне белсәләр, урыныңда
аталар бит.
– Белдермәскә инде. Сезгә генә әйтүем. Болай сыналган, яхшы
белгән кешеләр генә берләштек.
– Алга нинди планнар кордыгыз инде?
– План бер генә – качарга. Мөмкинлек чыгуга, качарга.
– Качып, кая барасың? Баштарак мин дә шулай уйлый идем. Йөри
торгач, икенче уй килде башка.
– Нинди уй инде ул, сер булмаса?
– Сер түгел. Менә хәзер синең белән сөйләшә торгач, тагын да
ныгыды ул уем. Ишеткәнсеңдер, милли легион төзергә йөриләр, ди,
бит немецлар.
– Ишеттек тә... Легионга кереп, Ватанга каршы сугышка
барыйкмыни?
– Ә нигә Ватанга каршы? Кулыңдагы коралны немецларның
үзләренә каршы төбәргә була бит, сугышка кергәч. Йә, ярар, салкын,
туңдыра башлады. Керик. Кайда була җыелыш? – диде Муса, тәненә
суык үтә башлаганнан калтыранып. – Сөйләшүне шул җыелышта
дәвам иттерергә кирәк.
– Кичке аштан соң үзебезнең казарма астындагы подвалда
җыйналырга килештек.
– Надзиратель бардыр бит. Курыкмыйсызмы?
– Надзиратель – үзебезнең кеше. Немец коммунисты. Германия Польшага каршы сугыш башлар алдыннан, немец заводларының
берсендә эшчеләр забастовкасын оештыруда катнашканы өчен
унбиш елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Советлар Союзына
каршы сугыш башлангач, имеш, Гитлер алдында гаебемне таныйм
дип, сугышка җибәрүләрен сорап, төрмә башлыгына хат язган да
азат иткәннәр. Ләкин сугышка җибәрмичә, совет әсирләре асрала
торган лагерьга надзиратель итеп куйганнар. Әсирләргә карата яхшы
мөгамәләдә. Лазаретта эшли торган бер фельдшердан сорашып,
әсирләр арасындагы коммунистларны белешкән. Үзе, безгә чыгып,
коммунист икәнлеген белгертте. Җыелышларны шул каравыл
торганда үткәрәбез.
Кичке аштан соң Кормаш, Җәлил янына килеп, үзе артыннан
барырга дәште. Каравылчы үз кеше булса да, нишләгәнеңне беркемгә
дә сиздерергә ярамый иде. Әсирләр арасында төрле кеше бар. Муса
Демблинга китерелгәч тә, һаман да төзәлеп бетмичә аптыраткан
ярасын лагерь фельдшерына күрсәтергә барган иде. Ул медпункттан
чыгып киткәч тә, фельдшер янына бер әсир кереп: «Кемнең ярасын
бәйләгәнеңне беләсеңме?» – дип сораган. Тегесе: «Юк», – дигәч,
«Бик куркыныч кеше, коммунист, политрук, татар шагыйре, аның
мондалыгын лазарет башлыгына әйтергә кирәк», – дигән. Шуннан соң
фельдшер бу хакта Гайнанга әйтеп, Гайнан коммунист надзиратель
аркылы ул әсирне башка лагерьга җибәрүне оештырган иде.
Подвалга унбишләп әсир төшкән иде. Муса шулар арасында үзенең
якташы Фоат Булатовны таныды. Төгәлрәге, Муса абыйсын башта
Фоат үзе таныды.
Унөченче елда Мусаның әтисе Мостафа агай, эшләренең көе китеп,
ничектер берничә ай төрмәдә утырып чыккан иде. Әтисе төрмәдән
әйләнеп кайткач, алар авылдан Оренбургка күченеп, анда «Хөсәения»
мәдрәсәсе ишегалдындагы бер йортның подвалында яшәп алдылар.
Фоат – әнә шул чакта аларның күршеләре булып яшәгән малай. Ул
Мусадан җиде яшькә кечерәк. Ул әле яңа туган нарасый гына булган.
Үскәч, үзләренең Муса Җәлил белән бер ишегалдында яшәп, бер
мәдрәсәдә укыган булуларын искә төшерә Фоат. Мусаның шагыйрь
булып китүен, Казанда яшәвен белсә дә, аның белән шулай күзгә-күз
беренче очрашулары иде әле бу. Боларны аңа Фоат үзе сөйләп исенә
төшерде.
– Исәнмесез, Муса абый, – диде Фоат, Мусаны аптырашта
калдырып.
– Исәнмесез. Ә син мине каян беләсең?
– Сез дә мине беләсез, Муса абый, күптән күргәнегез юк, шуңа
күрә генә танымыйсыз. Сез үскән ишегалдында уйнап үстем мин. Сез
балыкка йөргән Җаек елгасында мин дә балык тоттым малай чагымда.
Мин сездән бераз кечерәк идем. Без бит Оренбургта, «Хөсәения» мәдрәсәсенең ишегалдында күршеләр булып яшәдек. Сез ул чакта
мәдрәсәдә укый идегез инде, мин малай гына идем әле. Фоат исемле
мин, Фоат Булатов, Зыятдин малае.
– Искә төште, гафу, күптән күрешкән юк шул. Малай гына идең
бит әле, спорт белән шөгыльләнә идең бугай. ФЗӨ мәктәбендә укып
йөргән чагыңда очрашкан идек, Казанда. Искә төште.
– Аннан соң да очрашкан булды. Онытылгандыр инде.
Фоат, ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, Казанда коммуналь төзелеш
институтында укый. Кырымда юллар төзү эшендә була. Өйләнә,
кызлары туа. Армиягә алынып, Белоруссиядә хезмәт итә башлауга,
сугыш башлана. Сугышның беренче көннәрендә үк әсирлеккә төшеп,
төрле лагерьларда күп михнәтләр чигәргә туры килә.
Җыелыш анда катнашырга дип килгән әсирләрнең Муса белән
танышуына әйләнеп китте дисәң дә буладыр.
Көндез Кормаш, үз төркеменә кергән әсирләрнең берсе Рушат
Хисаметдиновны кичен буласы җыелышка чакырганда, Муса Җәлил
белән таныштырырга сүз биргән иде. Подвалга төшкәч, ул җыелган
халыкка:
– Иптәшләр, бүген безнең арада яңа кеше бар, – диде һәм өстенә иске
генә шинель, башына төсе уңып, саргаеп калган пилотка кигән, ябык
кына әсир янына килде: – Иптәшләр, таныш булыгыз, Муса Җәлил.
Рушат, беренче булып танышырга дип, Мусага кулын сузды:
– Рушат Хисаметдинов.
– Муса Гомәров, – дип, кулын бирде Җәлил, кинаяле елмаеп.
– Сез шагыйрь Мусадыр бит инде? – диде беркайчан да Муса
Җәлилне күргәне булмаган Рушат.
– Шул, ләкин немецлар мине документларымнан Гомәров дип
белә. Сез дә шулай дип йөртегез, – диде Җәлил һәм, сүзне төп
мәсьәләгә борып: – Ярый, дуслар, безнең бирегә җыйналуның
төп сәбәбе – ул Октябрь бәйрәме дип беләм. Барыгызны да шушы
олы бәйрәм белән тәбрик итәм! – диде. – Әсирләр тормышында
зур үзгәрешләр булырга тора, иптәшләр. Фашистлар әсирләрне
сугышта үз максатларында файдаланырга булганнар. Әхмәт Тимер,
Шәфи Алмас кебек эмигрантлар килеп, әсирләр алдында «Идел-
Урал» легионы төзелү хакында чыгышлар ясап йөри. Безне шул
легионга кертеп, өстебезгә фашист солдаты киемнәрен киендереп,
кулларыбызга корал тоттырып, Кызыл Армия солдатларына каршы
сугышка барырга өндиләр. Легионга керсәк, ашау-эчү ягы да
яхшырачак, надзирательләр, сакчылар, полицайлар тик торганнан
безне дөмбәсләүдән туктаячаклар дип ышандыралар. Шулай да
булсын, ди. Йөрик тә, ди, ул фашист обмундированиесендә. Ләкин
үз Ватаныбызга каршы сугышка барырга без акылдан шашкан
җүләрләр түгел әле. Фашист та түгелбез. Безгә сугышка кергәч, коралларыбызны фашистларның үзләренә каршы борырга, Кызыл
Армия ягына чыгарга, партизаннарга кушылырга кирәк. Ә сезнең
төркемнән, бүгеннән башлап мине дә үзегезнең арада дип уйлагыз,
бездән легион солдатларына шушы идеяне агитлап йөрү сорала. Без
солдатлар арасында аларга шул хакта сөйләп йөрергә тиешбез. Мин
бу хакта инде егетләр белән сөйләшкәләп йөрим. Берәүләр хуплый,
каршы килүчеләр дә очрый. Берәүләр немец байларына барып,
хуҗалык эшләрен башкарып йөрүне хуп күрә. Кемдер килеп аларны
азат итәр дә, матур гына туган илгә, хатыннары, балалары янына
кайтып утырыр дип өметләнәләр. Алай булмаячак. Алма пеш, авызга
төш дигән сүз ул әкияттә генә! – диде Муса һәм бермәлгә тынып
калды. Әсирләр үзара шаулашып алды. – Йә, нәрсә, дөрес әйтмимме?
Кемдә нинди фикерләр, нинди тәкъдимнәр бар?
– Без үзебез дә уйлыйбыз бу хакта, – диде Мусага әле таныш
булмаган бер егет. Гарәф Фәхретдинов исемле егет икән. Үзбәкстан
якларыннан, төзүче. – Мин, концерт бригадасы төзеп, легионерлар
алдында концертлар куеп йөрергә кирәк дип уйлыйм. Мин үзем
җырлыйм. Үзешчән сәнгатьтә катнаша идем.
– Безнең монда андый сәләтлеләр җитәрлек. Менә Абдулла Баттал,
сугышка хәтле авыл клубында эшләгән, җырлый да, гармунда да
уйный. Абыйсына охшаган, шигырьләр дә сөйли. Үзе дә язмыйдырмы
әле, – диде Гайнан, Абдулланы күрсәтеп.
– Син дә мондамыни? – диде Муса, Абдуллага кулын сузып. –
Танымый да торам. Абыеңа охшасаң, анысын да булдырасыңдыр шул.
– Сезнең шигырьләрне сөйләп йөрермен, – диде Абдулла.
Гайнан Кормаш төркемендә Зиннәт Хәсәнов, Фоат Сәйфелмөлеков,
Фәрит Солтанбәков кебек җәмгысе унбишләп әсир бар икән.
Егетләр белән берәм-берәм танышып чыкканнан соң, Җәлил тагын
сүз алды:
– Егетләр, тиздән әсирләрне Едлинога җыячаклар. Татар әсирләреннән
«Идел-Урал» легионы шунда оештырыла. Барыбыз да анда барып
эләкмәвебез дә мөмкин. Легионны оештыру белән «Татар арадашчылыгы»
комитеты шөгыльләнәчәк. Язучылар, журналистлар арасыннан сайлап,
шул Комитетта эшләргә тиешле кешеләрне махсус әзерлек үткәрү өчен
Вустрау лагерена җыячаклар. Менә шуңа күрә безнең төркемдәгеләрнең
бер өлешенә ничек тә Вустрау лагерена эләгергә кирәк. Шуны белеп
торыгыз: без барыбыз да күзәтү астында. Кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен
анкета кәгазьләребез буенча белеп торалар. Ләкин комитетка керергә
ашкынуыгызны берегез дә сиздермәскә тиеш. Артык ашкынып теләк
белдермәскә кирәк. Югыйсә, комитетка махсус керергә телиләр, каршы
эш алып барырга җыеналар дип шикләнүләре бар.
Ярар, егетләр, шуның белән бетерик бүгенгә, – дип, Муса чыгышын
түгәрәкләп куйды.
– Берәр шигырь укып китмисезмени, Муса абый? – диде шунда
Гарәф Фәхретдинов.
– Синең өчен берәр җыр шигыре укысам гына инде. Дөрес,
көе юк әлегә. Шулай да укып китим инде, бәйрәм булгач, бәйрәм
булсын! – Муса шулай диде дә, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь
бите чыгарып: – Яңарак кына язган бер шигырем бар иде, – дип укый
башлады: –
Карлыгач булса идем...
Карлыгач булса идем,
Канат кагынса идем,
Җидегән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, нечкә билем,
Очып сиңа кайтыр идем,
Сызылып таңнар атканда.
Йә булсам алтын балык,
Ак дулкыннарын кагып,
Ярсып дәрья акканда,
Ташып ярдан ашканда,
Таң сөмбелем, нечкә билем,
Йөзеп сиңа кайтыр идем,
Күлне томан япканда.
Булсам җитез аргамак,
Көмеш ялымны тарап,
Таң җилләре искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Чулпан кызым, таң йолдызым,
Чабып сиңа кайтыр идем,
Гөлләр хуш ис сипкәндә.
Юк, барыннан да элек
Тик булса иде ирек,
Кылычым булса кулымда,
Карабиным – кулымда,
Сине саклап, туган җирем,
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.
Барысы да шигырьне тын да алмыйча тыңладылар. Укылып беткәч
тә, озак кына сүзсез тордылар. Барысының да уртак хисләрен язган
иде Муса шигырендә.
Алар шулай саубуллашты. Башта берсе, подвалдан чыгып,
шикләнерлек нәрсәләр юкмы дип, тирә-юньне күзәтеп төште.
Аннары, берәмләп кенә чыгып, үз баракларына таралыштылар.
(Дәвамы бар)
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев