АЛИШ (романның дәвамы)
Седльце лагеренда татар, башкорт, чуваш егетләренең күплегенә ул беркадәр аптырап йөри иде. Димәк, аларны бер легион итеп тупларга җыеналар. Милли легион итеп оештырырга һәм үз ватаннарына каршы сугышка җибәрергә. Бу инде әсирлеккә төшү генә түгел. Бу инде аннан да хәтәррәк нәрсә. Бу инде илеңне, ата-анаңны сату дигән сүз!
10
Кыш бик салкын булды. Ашау – такы-токы. Арыш онына яртылаш
агач чүбе кушып пешерелгән 30 грамм ипи белән бер кружка су – бер
көнлек норма. Алиш нык ябыкты. Йөзен кап-кара булып куе сакал-мыек
басты. Калын кара каш астында чокырланып калган күзләреннән нур
качты. Көзге якта эш табалар иде әле әсирләргә. Кышка кергәч, бары
бер эш калды: мәет җирләү. Көн саен йөзәрләгән кеше үлә. Аягында
басып тора алган әсирләргә носилка тоттырып, шул мәетләрне лагерь
артындагы чокырга ташыталар. Яшьрәк, тазарак егетләрне кабер өчен
чокыр казырга алып китәләр. Алиш инде яшь булып саналмый, аны
кабер казырга йөртмәделәр, носилка белән үлекләрне ташыттылар.
Язга таба үлүчеләр кимеде. Хәер, үләрлек кеше дә калмады бугай инде.
Бушаган сәндерәләргә яңа тоткыннарны китереп урнаштыра тордылар.
Кыш буе Алитуста унбиш меңнән артык әсир үлгән икән диделәр. Март
башларында элекке тоткыннарны Польшага күчерәчәкләр икән дигән
хәбәрләр таралды. Ничек тә җәйгә хәтле үлмәскә иде, торырга иде дип
өметләнде Алиш. Җәй көне хет чирәм тишелеп чыга. Шул чирәмне
ашар иде. Кычыткан ашар иде. Яшисе иде бит әле. Туган илгә әйләнеп
кайтасы иде. Туганнарны, Оркыясын, улларын – Алмаз белән Айвазны
күрәсе иде. «Үскәннәрдер инде. Өйдән чыгып киткәнгә дә сигез ай.
Җәй, көз, кыш артта калды» дип уйлады ул. Сәндерәсеннән баш астына
салып йоклый торган юл биштәрен алып, авызын чиште. Капчыкның
бер почмагында кадерләп төреп куйган хатлар арасыннан әнисеннән
килгән хатны алды. Шигырь юллары белән язган иде әнисе хатын.
«Балаларым, сугышларга
Батыр булып керегез,
Безнең изге җиребездән
Дошманнарны сөрегез.
Булма куркак, бул гайрәтле,
Фронтларга кергәндә,
Үзеңне үзең аяма,
Дошманнарны күргәндә.
Әгәр дошман каршы килсә,
Рәхимсез мылтыктан ат.
Минем теләгем шул сиңа:
Батыр исеме алып кайт!»
Алишның күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Бугазына төер утырды.
Ул, менә-менә елап җибәрердәй булып, ике уч төбе белән күзләрендәге
яшьне сыпырып алды.
Алишның әнисе Газизә дә – Богырыслан якларындагы Шонталы
авылында Әхмәтсафа мулла гаиләсендә туган кыз. Бала чагында
ук ятим калып, ул әтисенең Яңа Чаллы авылында мулла булып
торучы энесе Әхмәтзәки гаиләсендә үскән. Малай чагында әнисенең
шигырьләр язган дәфтәрен укыганы бар иде Алишның. Менә тагын
шул шөгылен искә төшергән әнисе. Дошманнар белән сугышып
йөрүче өч улын сагынып, әнә нинди шигырь чыгарган. Габдрахман
белән Галимҗанга да язып җибәргәндер әле. Их, әни, әни. Батыр
булып кереп булмады шул сугышка. Батыр исеме алып кайтып булмас
инде. Әсир булып төште олы улың. Габдрахман белән Галимҗаның
кайларда йөриләрдер инде. Әле кайчан гына шук-шаян малайлар
булып йөри идек бит. Күп борчулар да салдык инде башларыгызга.
Алиш шунда малай чагында Актачыда су коенганда булган хәлне
искә төшерде. Берзаманны әтисе Ямбакты базарыннан улына камзул
алып кайткан иде. Ярата иде Габделбари Габдуллаҗан улын. Кая
барса, шуннан бүләк алып кайта иде. Бик сөекле, озак көттереп туган
ир бала булган шул ул. Менә шушы көтеп алган малайны ничек
кадерләмәсен инде әтисе?!
Ямбакты базарыннан алып кайткан камзулын киеп, урамга уйнарга
чыгып киткән малай көннәрнең берендә хәсрәткә калдырды бит әти-
әнисен. Габделбари капка төбендә басып тора икән, Актачы буеннан
кайтып килүче күрше Ильяс малаена күзе төшә моның. Өстендә нәкъ
Габдуллаҗанга алып биргән кебек өр-яңа камзул.
– Каян алдың бу камзулны? – дип сорый ул малайдан.
– Таптым, – ди малай.
– Ничек, каян таптың?
– Су буенда ята иде. Янында беркем дә юк. Алдым да кидем. Миңа
тап-таман гына!
Бәлки Габдуллаҗан онытып калдыргандыр. Өйдә түгел микән үзе
дип уйлап, Габделбари өйгә кереп, улын сорый.
– Ул өйдә юк, су коенырга төшеп киттеләр бит Актачы буена, –
дип җавап бирә Газизә.
– Камзулы өстендә идеме?
– Алып кайтканнан бирле салганы юк бит инде. Өстендә иде.
– Алайса, бәла! Суга баткан Гаптул. Камзулы гына калган, ярда
ятып, – дип, Габделбари ашыгып чыгып китә. Күршеләренә кереп,
малайларыннан камзулны тапкан урынны күрсәт дип сорый да
Актачы буена йөгерә.
И эзлиләр Габдуллаҗанны, и эзлиләр. Габделбари өч-дүрт мәртәбә
чумып карый Ильяс малае күрсәткән җирдән су төбенә. Бер җирдә юк.
Инде агып киткәндер дип кайгырып, өйгә кайтсалар, өстәл артында
утыра Габдуллаҗан. Камзулы турында бөтенләй оныткан.
Әти-әнисен хәсрәткә салган тагын бер хәлне исенә төшерде Алиш. Камзул вакыйгасында гаебе бар иде аның. Ә бу юлысында бөтенләй
уйламаган, көтмәгән җирдән килеп чыкты бәла. Әтисе бакчада
умарталардан бал суыртканда, шуның янында кайнаша иде. Балларын
алганга ачулары чыгып тузгыган бал кортлары өерләре белән аның
өстенә ябырылып, тәнендәге бөтен ялангач җирен чагып бетерделәр.
Бөтен бите, куллары шешеп чыкты. Атна буе ятты урын өстендә
сызланып. Үләме әллә дип котлары очты әти-әнисенең.
Җылы шинель эченә төренеп, бала чактагы шуклыкларын искә алып
ята торгач, тагын бер вакыйга исенә килеп төште. Бу юлысы – ул кылган
батырлык. Әйе, әйе, чын батырлык! Тагы да шул Актачы белән бәйле.
Бөтен бала чаклары шул Актачы буенда үтте инде аларның. Китапларда
Актай дип язалар ул суны. Ә Көектә нишләптер Актачы дип йөртәләр
иде. Җәен шунда су коеналар, балык тоталар; язын боз киткәнне карап,
боз өстенә утлар ягып, елга буеннан кайтып кермиләр; кыш көне боз
өстендә шартаяк сугалар. Менә шул кышкы беренче бозда булган иде
ул хәл. Хәер, көзге боз иде бугай әле ул. Актачы бозы да түгел, язгы
ташу вакытында Актачыдан чыккан судан ясала торган Мәчет күле
өстенә каткан беренче боз иде! Язгы бозга, ястык калынлыгы булса
да – ышанма, көзге бозга, көзге калынлыгы гына булса да – ышан диләр
бит. Менә шул көзге боз иде. Ноябрьнең суык бер көнендә авылда
малайлар, Мәчет күле каткан дигән хәбәрне ишетеп, кәшәкәләрен алып,
күл буена йөгерделәр. Таяклары белән бозга сугып-сугып карадылар да,
ватылмагач, әйдә, дәррәү күл өстенә кереп, шартаяк уйнарга тотындылар.
Арада кызлар да бар. Шуларның берсе Гаптулларның туганы – әтисенең
сеңлесе Гыйззелнәвал апайның кызы, күрше авылдан кунакка килгән
Гыйльменәвал – сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле, малайлардан да
уздырып сугыша торган чая кыз. Берзаман күлнең урта бер җирендә
боз ярылып, Гыйльменәвал суга чумган бит! Әллә нинди ачы тавышлар
чыгарып, ачыргаланып кычкырыпмы-кычкыра! Моны күреп малайлар
барысы да, уеннарын ташлап, ярга таба чабыша башлады. Күрәләтә
торып кешене боз астына җибәреп булмый бит, Гаптул бозга сузылып
ятты да, шуышып барып, шартаягын сеңлесенә сузды. Чая кыз
таякка чытырдатып ябышты. Малай акрынлап артка чигенә-чигенә,
Гыйльменәвалны боз өстенә тартып чыгарды. Салкын судан чыгуга
бишмәте шыкырдап каткан кызны, ике кулыннан култыклап, тиз генә
өйләренә йөгерделәр. Ә өйдә эләкте үзләренә. Ә бит нинди батырлык
кылган ул чагында Алиш-Гаптул! Хәзер менә уйлый да йөрәге сыкрап
куя. Менә хәзер фашистлар тырнагында килеш ясарга иде шундый
батырлыкны! Суык кышның рәхимсез тырнагыннан йолып калды бит
ул шул чакта үзе шикелле үк кечкенә баланы, әле кеп-кечкенә малай
чагында! Куркып тормады, юп-юка боз өстенә кереп китте, үлемнән
коткарып калды. Менә монда Баязит дусты да аны шундый ук үлем
тырнагыннан йолып алды лабаса. Шинельсез, бер гимнастёрка белән генә йөреп, ул да шул шинелен алып калган мескен әсир солдат кебек
туңудан өшеп үләргә мөмкин иде бит.
Зәмһәрир суыклары белән кыш артта калды. Май башында Алитус
әсирләрен эшелонга төяделәр. Язга кергәч, әсирләр арасында таралган
Германиягә җибәрәчәкләр икән дигән сүз хак булып чыкты. Германиядә
әсирләр асрала торган лагерьлар бихисап күп. Шуларның берсеннән-
берсенә йөртә торгач, Алиш йөз кешелек төркем белән Чехословакиянең
Сандау шәһәрендә урнашкан эшче лагерьга барып эләкте. Биредә аңа
шомартучы эшен йөкләделәр. Бер-ике ай да үтмәде, аларны, яңадан
вагоннарга төяп, Польшага алып киттеләр. Бу юлы Литвадан әллә
ни ерак булмаган Седльце дигән шәһәр янындагы концлагерьга
китереп бушаттылар. Лагерь шактый ук зур, исәпсез-хисапсыз вак
бараклардан торган бер шәһәрчекне хәтерләтә иде. Алар Баязит белән
төрле баракларга туры килделәр. Инде август килеп җиткән булса да,
көнбатыштан искән дымлы җил кышын ачлыктан нык ябыгып, тире
белән сөяктән генә торып калган Алишны шактый туңдыра иде. Баязит
ясаган бүләк шинельне ул бер тапкыр да өстеннән салмады, шуның
җылысы белән җан асрады. Җитмәсә әтисен интектергән ревматизм
дигән чир анда да үзен сиздерә башлады. Ул аксаклап кына атлауга
күчте. Ашау ягы монда тагын да начаррак. Алар торган барактагы
егерме биш кешегә җиде йөз граммлы бер буханка ипи бирелә. Анысы
да шул Алитустагы кебек үк, көрпәле арыш онына агач чүбе кушып
пешерелгән ипи иде. Седльцеда әсирләрне поляк паннарына хезмәтче
итеп эшкә йөрттеләр. Аягы авырту сәбәпле, Алиш бу эшкә яраксыз
дип табылды. Чөнки шәһәргә җәяү барып, җәяү кайтырга кирәк, аякта
агач башмаклар, агач башмак сөйрәп, аяклар суелып бетә. Лагерьда
калучыларга төрле кул эшләре ясарга бирәләр. Алиш, гадәттә, агачтан
юнып кашыклар, пычак ише нәрсәләр ясады. Аларны базарга чыгып,
азык-төлеккә алыштырып кайтырга рөхсәт ителә иде. Баракка кайткач,
Алиш биштәрен чишә дә, кәгазь-карандаш алып, шигырь язарга утыра.
Шулай бер көнне, барысы да күршедәге авылларга поляк паннарына
эшләргә китеп беткәч, эш юктан үзенә эш табып, сәндерәсендә кулына
кәгазь белән карандашын алып утырган гына иде, янына барак буенча
җаваплы полицай килеп басты.
– Steh auf2! – дип кычкырды бу.
2 Тор!
Алиш немецча яхшы белә иде. Сугыш алдыннан педагогика
институтына кичке бүлеккә укырга кергәч, немец телен ныклап
өйрәнгән иде. Шулай да ул немецлар алдында үзенең аларны аңлавын
бик белдерергә теләмәде. Кәгазь-карандашын кесәсенә яшерде дә
сәндерәсеннән төшеп басты. Бер сүз дә дәшмичә, немецка карап тора
башлады. Нишләргә җыена икән дип уйлады. Немец та русча белә
иде булса кирәк:
– Пошли! – диде һәм, барак ишеге ягына ымлап, авыз эченнән нидер
мыгырданды. Алиш, берни аңламаса да, аксаклый-титаклый аңа иярде.
Полицай аны лагерь администрациясе урнашкан бинага алып
килде. Ишек төбендә басып торган часовойга үз телендә нәрсәдер
әйтте дә әсирне эчкә алып кереп китте. «Лагерь башлыгына алып
килде микән?» дип уйларга да өлгермәде, якын гына бер бүлмәнең
ишеген шакыды. Эчтән җавап бирүче булмады. Шулай да ишекне
ачып, эчкә үтте һәм артыннан Алишны да чакырды:
– Кomm rein!3
Керсәләр, койкада бер офицер ята. Лыкыр исерек. Үзалдына нәрсәдер
сөйләнә. Үзе генә эчмәгәнгә охшаган – бүлмә уртасындагы бәләкәй
генә өстәлдә аракы шешәләре, рюмкалар, ашамлык калдыклары ауный.
Полицай офицерга нәрсәдер әйтте дә, Алишка карап:
– Es ist notwendig zu reinigen!4 – диде. Алиш җыештырырга кушканын
аңласа да, аңламаганга салышты. Теге тагын бер кабатлады да, әсир
тарафыннан реакция булмагач, русча әйтергә маташты: – Уборка!
– Аха, йа воль, йа воль, – диде Алиш. – Ярар, ярар.
Полицай әсиргә, ниһаять, аңлаттым дип уйлады бугай, «Арбайтен,
татариш», – диде дә бүлмәдән чыгып китте. Бүлмә, чынлап та, бик
пычрак иде. Немецлар урамда йөреп кергән итекләрен салып тормыйча
гына утырган булганнар, ахры, өстәл астында итек табаны эзләре ярылып
ята. Бүлмә хуҗасының койка астында аунап ятучы итеге дә урам пычрагы
белән каткан. Ничек итеп җыештырып чыгарырга икән бу пычракны дип
аптырап торганда, ишек ачылып, аннан швабра һәм сулы чиләк күтәреп,
әлеге полицай килеп керде. Күрәсең, бүлмәне җыештырырга аның үзенә
кушылган булгандыр да, ул бу эшне берәр әсирдән башкартырга хәл
иткән. Ә ул җыештыручы Алиш булып чыкты.
– Нier ist Wasser und ein Mopp für dich!5 – дип, чиләк белән швабраны
бүлмә уртасына китереп куйды да немец чыгып китте. Алиш, «Бүлмә
әллә ни зур түгел, ун-унике квадрат метр булса булыр, хәзер сөртеп
чыгарам мин моны» дип уйлап, эшкә керешкән иде, ятакта аунаган
немец торып утырды да, койка астыннан итекләрен тартып чыгарып,
кияргә азаплана башлады. Ахры, ул нык кысталган, бәдрәф урамда
булганлыктан, тизрәк аягына киенеп чыгып китәргә ашыга иде бугай.
Итеген кияргә ярдәм итүне сорап, Алишка:
– Нilf!6 – дип кычкырып җибәрде.
Көч-хәл белән итекләрен кигәч, немец ишектән урамга атылды. Алиш,
ул юк арада тиз генә юып чыгарыйм бүлмәсен дип, эшкә керешмәкче иде,
күзе өстәлдә яткан бәрәңге, ипи, ит кисәкләренә төште. Бу ризыкларны
аның ярты елдан артык ашаганы гына түгел, күргәне дә юк! Ул тәрәзәдән
тышка карап алды да өстәлгә ташланды. Тик ни өчендер иң элек ипигә
----------------------------
3 Кер!
4 Җыештырырга кирәк!
5 Менә сиңа су һәм швабра!
6 Ярдәм ит!
килеп ябышты. Поляк крестьяннары пешергән чып-чын кара ипи! Бер
телем ипине шундук кабып йотты да, калган телемнәрнең берничәсен
алып чалбар кесәсенә тыкты. Ит кисәкләрен дә кесәгә тутырды. Бер
кисәген авызына кабып чәйни генә башлаган иде, ишек ачылып китте
дә, фриц килеп керде. Ул әсирнең нәрсәдер чәйнәп маташканын күреп,
туп-туры аның янына килде һәм авызын ачарга боерды:
– Den Mund auftun!7
Алиш ит кисәген чәйнәмичә генә йотып җибәрде дә авызын
ачты. Ни өчендер немец авызын ерып көлә башлады. Аннары, койка
янындагы урындыкны өстәлгә якын китереп, утырырга кушты:
– Setzt euch!8
Алиш, нишләмәкче була инде бу дип аптырап, урындыкка утырды.
Фриц кесәсеннән портсигар чыгарып, ике сигара алды, берсен
авызына кабып, шырпы сызып кабызды да, тирән итеп суырып,
төтенен Алишның битенә өрде, аннары икенче сигаретны да кабызып,
тоткынга сузды.
– Я не курю, – дип, Алиш башын читкә борды.
Фриц, артык кыстап тормыйча, сигараны идән уртасында торган
сулы чиләккә тондырды. Аннары аның алдына чәркә куеп, шешәдә
әле яртылаш калган аракыны агызды. Икенче чәркәне үз алдына куеп,
аңа да эчемлек койды.
– Wir trinken für den Sieg der deutschen Nation!9 – диде дә, Алиш
алдында торган чәркәне алып, аның кулына тоттырды һәм, үзенекен
күтәреп, чәкештерергә сузды.
– Мин эчкече түгел, – диде Алиш.
Фриц аның нәрсә әйткәнен аңламады. Ишекне барып ачты да:
– Aufseher!10 – дип кычкырды.
Ишектә Алишны алып килгән немец күренде.
– Ich höre zu!11
– Übersetze, was er sagt.12
Надзиратель дигәне әллә рус булып чыкты инде шунда, Алиштан
русчалатып:
– Что ему сказал? – дип сорады.
– Мин аракы эчмим дип әйттем.
– Эчәргә тәкъдим иттемени?
– Әйе, немец милләтенең җиңүе өчен.
– Ә син ышанмыйсыңмы?
– Ышанмыйм да, эчмим дә. Шуның өстенә, мин, гомумән, эчкече
түгел.
----------------------------
7 Авызыңны ач!
8 Утыр!
9 Немец милләтенең җиңүе өчен эчәбез!
10 Надзиратель!
11 Тыңлыйм!
12 Нәрсә дип әйткәнен тәрҗемә ит.
Боларның, куйган сорауга җавап бирмичә, үзара сөйләшә
башлауларына ачуы чыккан немец, надзирательгә кычкырды:
– Was flüstern sie da?!13
– Er sagt, er sei kein Trinker.14
– Warum trinkt er nicht?15
– Ә нишләп эчмисең? – дип сорады надзиратель.
– Мин – мөселман. Ә мөселманнар эчми.
– Беләм.
– Белгәч, әйт шулай дип.
– Er ist Muslim. Und Muslime trinken nicht.16
Офицер шунда кулына чәркәсен алды да:
– Ich respektiere Muslime!17 – дип, үз чәркәсен бушатып куйды. –
Ә син юкка ышанмыйсың Германиянең җиңүенә. Тиздән бу җиңү
өчен сез дә үз өлешегезне кертә башлаячаксыз! Фюрер әсирлеккә
төшкән бөтен Россия нацменнарын18 сугышка җибәрү турында
карар кабул итте. Тиздән төрле милләтләрнең легионнарын оештыра
башлаячаклар. Туган илегездән коммунистларны себереп түгәсегез
килсә, легионга язылып, Кызыл Армиягә каршы сугышка барыгыз.
Сезне бит илегездә «халык дошманы» дип игълан иттеләр. Советлар
Союзы җиңгән очракта да, сезне илегездә үлем көтә.
Офицерның сөйләгәнен полицай русчага тәрҗемә итеп барды.
Шуларны сөйләде-сөйләде дә фриц тынып калды. Аннары, яңадан
чәркәсенә аракы салып эчәргә кыстый башлады. Алиш эчмәгәч, бер-
бер артлы тагын өч чәркәне бушатты да, тәмам исереп, караватына
барып ауды. Полицай аның аягыннан итекләрен салдырып, караваты
янына куйды да чыгып китте.
Алиш башта өстәлне җыештырып алды. Ашалмыйча калган
бәрәңгеләрне һәм ит кисәкләрен кесәсенә тутырды. Аракы шешәләрен
ишек төбендә торган чүп чиләгенә илтеп салды. Чәркәләрне өстәл
уртасына җыйнап, өсләренә бер читтә яткан газета каплап куйды.
Аннары швабра белән идәнне юып чыгарды да китәргә җыенды. Офицер
йоклап китмәгән иде. Әсирнең үз эшен бетерүен күреп, торып утырды
да аягына кияргә дип итекләренә үрелде. Ләкин итекләр дә исерек
хуҗасы кебек, төз генә тормыйча, авып китеп аптыраттылар. Аларның
төз генә тормавы офицерның эчен пошырды, ахрысы, ул Алишка:
«Stillgestanden!19 – дип әмер бирде. Аннары итекләренә карап: «Lass
die Stiefel still stehen!»20 – дип акырды. Алиш, нишләргә дә белмичә,
почмактагы мич алдында яткан утын өеменнән ике пүлән алып, итекләр
-----------------------------
13 Нәрсә пышылдашасыз анда?!
14 Ул мин эчмим дип әйтә.
15 Нишләп эчми?
16 Ул – мөселман. Ә мөселманнар эчми.
17 Мөселманнарны хөрмәт итәм!
18 Аз санлы милләт вәкилләрен.
19 Смирно!
20 Итекләр дә смирно басып торсын!
эченә тыгып куйды. Алар, фриц күрергә теләгәнчә, «смирно торып
бастылар». Моны күреп торган исерек офицер койкадан торып: Warum
beleidigst du mich?!21 – дип айканып, Алишның яңагына сугып җибәрде
һәм тигезлекне саклап кала алмыйча, әле кибәргә өлгермәгән юеш идәнгә
барып төште. Алишның аны типкәләп кыйныйсы килеп китте, ләкин
эчтән генә «Ул көн килер, яңагыңа да сугарбыз, типкәләп кыйнарбыз
да, дуңгыз!» дип уйлап, бүлмәдән чыгып китте.
Коридорда полицай аны көтеп тормый иде. Ул, офицерның милли
легионнар оештырылачак дигән сүзләре турында уйлап, барагына
кайтып ятты. Седльце лагеренда татар, башкорт, чуваш егетләренең
күплегенә ул беркадәр аптырап йөри иде. Димәк, аларны бер легион итеп
тупларга җыеналар. Милли легион итеп оештырырга һәм үз ватаннарына
каршы сугышка җибәрергә. Бу инде әсирлеккә төшү генә түгел. Бу инде
аннан да хәтәррәк нәрсә. Бу инде илеңне, ата-анаңны сату дигән сүз!
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев