АЛИШ (романның дәвамы)
Алар шулай саубуллашып аерылыштылар. Тагын бер атнадан, унберенче августта Алиш фронтка чыгып китте. Оркыя аны озатырга дип вокзалга төшкән иде, ләкин соңга калган булып чыкты – Алиш утырган эшелон кузгалган иде инде. Алиш аны ерактан күреп, исемен әйтеп кычкырып, кул изәсә дә, Оркыя ирен күрә алмыйча калды.
5
Полигонда занятиеләрнең иртәнге сәгатьләрдә башлануы Алишка,
редакциягә кереп, инде бер тапкыр хушлашып киткән хезмәттәшләре
белән кабат очрашып чыгарга да мөмкинлекләр бирде.
Полигоннан өйгә ул Бауман урамы аша кайта торган иде. Шулай
бер көнне, сугыш башланганнан бирле эш сәгате режимы бозылып,
журналистлар көнне төнгә ялгап эшли башлаганга күрә, кайтып
китмәсеннәр тагын дип ашыгырга кирәк булмаса да, Алиш урам
буйлап кызу-кызу атлап бара иде, чатта Университет урамыннан
төшеп килүче бер ир белән чак бәрелешми калдылар. Ул кеше
Минзәләдә аның беренче әкиятен тыңлаган китапханәче дусты
Абдулла Усманов булып чыкты. Солдат обмундированиесеннән ут
капкандай ашыгып баручы Алиштан:
– Адаш, синме соң? Танып та булмый үзеңне бу солдат
киемнәреннән. Кая болай ашыгасың? – дип сорады Усманов.
– Адаш! Сәлам! Мин шул. Өйгә кайтып барам. Фронтка китәргә
повестка алган идем. Менә, баштанаяк киендереп коралландырдылар,
чын солдат иттеләр дә танк училищесы полигонында хәрби хәзерлек
үткәрәләр, мылтык тотып атарга өйрәтәләр. Шуннан кайтып барыш.
Матбугат йортына кереп чыгыйм дип ашыга идем. Дусларны күрергә.
– Китәсең, алайса, мин дә повестка көтәм. Безнең эштәге ирләрне
дә алып бетерделәр дип әйтергә була.
– Ярый, алайса, исән-сау әйләнеп кайтып, тагын күрешергә язсын.
Гафу ит, мин ашыгам, – дип, Алиш, адашы белән саубуллашып,
бер тукталыш булса да барыйм, тизрәк булыр дип, туктап торган
трамвайга кереп утырды.
– Нәрсә булды, бронь бирделәрме әллә? – дигән сорау белән каршы
алды, пош-пош итеп авыр сулап ишектән килеп кергән Алишны
күргәч, редактор Гомәр Хәбибуллин.
«Яшь сталинчы» белән «Пионер каләме», Матбугат йортының икенче
катында бер-берсенә кара-каршы урнашып, икесенә бер редактор иде.
– Фронтка җибәрер алдыннан бер ай танк училищесы полигонында
хәрби хәзерлек үтәргә алып калдылар, – диде Алиш. – Менә, юл
уңаеннан сезне сагынып кердем әле.
– Бик әйбәт иткәнсең. Бездә дә үзгәрешләр булырга тора әле монда.
– Нәрсә, ябалармы әллә?
– Ябалар.
– Ничек инде?..
– Менә шулай. Ирләрне фронтка озатабыз бит. Бездән генә
түгел, башка гәзит-журналлардан да китәләр. «Кызыл Татарстан»га
күчерәләр безне. Башка редакцияләрне дә берләштерергә җыеналар.
«Кызыл яшьләр»дән баш редактор урынбасары Рәхим Саттар да
китеп барган кичә фронтка.
– Фронтка ук түгелдер, әзерлек курсларына гынадыр. Иртәгә бәлки
күрермен әле үзен.
– Киткән, ди, шул. Ул бит фин сугышында катнашкан кеше.
Мылтык тота белә, әзерлисе юк. Аны десантчылар әзерли торган
курсларга Куйбышевка җибәргәннәр, ди.
– Кызганыч, күрешеп хушлашмыйча калдык.
– Борчылма, Берлинга барып җиткәч, күрешерсез. Безгә
менә бүлмәләрне бушатырга куштылар, – дип уфтанып куйды
Хәбибуллин. – Мәскәүдән язучыларны, журналистларны Казанга
эвакуациялиләр, ди. Шуларга урын кирәк.
– Ничек инде?.. Безне фронтка, аларны тылга? Нәрсә була инде бу?
– Шулай инде менә. СССРның иң күренекле язучыларын
җибәрәләр. Киләчәк өчен саклап калырга телиләр булып чыга.
Леоновлар, Фадеевлар, Исаковский, Тренёв, Фединнар.
– Без бетсәк тә ярый икән...
– Йә, ярар, анда беләләрдер. Безгә менә көн саен яңа повестка
китереп торалар. Бүген, әнә, Арсланга килгән.
Арслан дигәне Нури Арсланов була инде.
– Арслан да китәмени?
– Китә шул. Бүген барыбыз да җыйналып, өенә озатырга барырга
җыена идек әле. Әйдә, син дә безнең белән, – диде редактор.
– Алайса, мин өйгә кайтып, Оркыяга әйтим әле. Югыйсә кайта
дип көтеп тора, озакласам, югалтыр, борчылып бетәр.
– Бар, йөгер, без дә бер ярты сәгатьтән чыгып китәргә тора идек.
Алиш, ике адымны бер итеп, Чернышевский урамына менеп, тиз
генә өенә йөгерде. Өйдә аны, чынлап та, түземсезләнеп, хатыны һәм
малайлары көтә иде.
– Оркыя, бәгърем, бер эш килеп чыкты. Иртәгә Нури Арслан китә
икән. Бүген редакциядән озатырга барырга сөйләшкәннәр. Мин дә
барып, күреп калыйм дустымны дигән идем, – диде Алиш.
– Бар, әлбәттә. Тик малайлар бик көттеләр инде үзеңне. «Әти
кайчан кайта? Әти кайтамы?» – дип аптыратып бетерделәр. Шуларга
аңлата алсаң, бер сүзем дә юк.
Алиш, хатынын кочып, битеннән үбеп алды да, малайларына борылып:
– Сагындыгызмыни? Мин дә бик сагындым! – диде дә башта –
Айвазны, аннары Алмазны ике куллап күтәреп күккә чөйде. – Аһ, сез,
наяннарым! Сездән башка нишләрмен инде мин?! Бик сагынырмын
инде. Сез бит минем илһамчыларым! Сез булмасагыз, әкиятче дә була
алмас идем! Беләсезме, минем хәзер бер абыйны озатырга барасым
бар, кайткач, әкият сөйләрмен үзегезгә, кичәге кебек урамнан әйләнеп
кайтырбыз. Черек Күл буйлап йөрербез. Җибәрегез инде мине?! –
дип ялварды.
– Җибәрикме, әни? – диде Алмаз, әнисенә борылып.
– Җибәрик, – диде Айваз, әнисе өчен җавап биреп.
– Рәхмәт, улларым! – дип, Алиш аларны тагын бер тапкыр өскә
алып чөйде дә, идәнгә бастырып, китәргә җыенды.
– Ашыйсың килгәндер бит, капкалап ал, – диде Оркыя һәм, Алиш
кайтса дип, инде күптән әзерләп, ашъяулык белән каплап куйган
табынын ачты.
Алиш, кулларын юып, өстәл янына килеп утырды да, әле суынырга
өлгермәгән йомры бәрәңгеләрне сөт белән капкалап, тамак ялгап алды.
...Алиш килеп кергәндә озату мәҗлесе башланган иде инде.
Озатырга килүчеләр барысы да аның да җан дуслары иде. Абдулла
Әхмәт, Гариф Галиев, «Кызыл Татарстан» гәзитенең җаваплы
секретаре Зариф Габитов, бөтен мәҗлесләрнең дә түрендә була торган
беренче егет Гадел Кутуй белән Әмирхан Еники дә бар иде хәтта.
Араларында кызлардан Мәрьям Дибаева белән Әминә Бикчәнтәева
да күренә. Мондый мәҗлесләрне, гадәттә, Кутуй алып бара. Бүген
дә табынның түрендә – ул! Әле берничә көн элек кенә, хәер, өч
атналап бар бугай инде, сугыш башланып бер атна узгач бугай,
Кутуй Тукай клубында Сталинның халыкка мөрәҗәгатен укыды.
Левитан үзе укыймыни! Тавышы шулкадәр тетрәндереп, йөрәкләргә
үтеп керерлек булып чыга. Укып бетергәч тә, халык, тын алырга
да кыймыйча, өнсез калып утырды. Сугышның никадәр дәһшәтле,
куркыныч икәнен җаннарга сеңдереп укыды Кутуй. Менә хәзер дә
бөтен кешене авызына каратып сөйли. Гипнозлый диярсең.
Алишны күргәч, йөзен хәсрәт баскан Әминәнең чырае яктырып
киткәндәй булды. Аның ирен читләренә елмаю кунды. Ул, утырган
җиреннән күтәрелеп, Алишны үз янына чакырып кул изәде. Аның
икенче ягында Арслан утыра иде. Ә янындагы урын буш, әйтерсең
лә Алиш өчен махсус калдырылган диярсең:
– Бире кил, Алиш абый, монда урын бар! – дип кычкырды кыз.
Арслан белән Алиш – күптәнге, әле «Техника» журналында эшләгән
чакларыннан ук бик якын дуслар. Ул Алиш җаваплы секретаре булып
эшләгән журналның рәссамы иде. Аннары «Пионер каләме» белән
«Яшь ленинчы»ны бизәде. «Чуар тавык» дигән хикәятнең идеясен
дә Алишка Нури сөйләгән иде. Ул сөйләгән вакыйгага, үзеннән дә
кызык эпизодлар кушып, «Пионер каләме» өчен бер дигән шаян
хикәят язды. Менә бүген шул дустын фронтка озаталар. Әминә белән
Арслан яратышалар иде. Озату кичәсенең ямен җибәреп, кара көеп
утыруы да шуннан – аерылышалар бит. Кем белә – күпмегә, бәлки
бөтенләйгәдер дә.
– Борчылып утырма, Арсланның да кәефен җибәрәсең юкса.
– Шатланып утырыйммыни?
– Шатланма, ләкин алай кара көеп тә утырма. Изге сугышка китә
бит ул, Ватан өчен сугышка. Фашистларга каршы сугышырга. Бөтен
кешегә дә үлеп калырга димәгән. Барыбыз да үлеп калсак, илебез дә
бетәр бит.
– Шулай инде анысы.
– Шулай булгач соң. Борчылма, кайтырбыз, Гитлерның башын
култык астына кыстырап, аяк астыгызга алып кайтып салырбыз.
Шуны теләп утыр.
– Телим дә бит.
– Гәзитегезне ябалар икән менә. «Кызыл Татарстан»га барасыңмы
инде?
– Юк, Алиш абый, укытырга барырга дигән уйга килдем. Мин
бит педагогика курсларын тәмамлап, Бишбалтада балалар укыттым.
Аннары пединститут бетердем.
– Тагын Бишбалтага барыргамы исәбең?
– Юк, авыл мәктәбендә укытып карарга уйлыйм.
– Хуплыйм. Бер генә теләгем бар: язуны ташлама. Шигырьләрең
бик матур чыга. Син балалар рухын, психологиясен яхшы сиземлисең.
Балаларга да өйрәт шигырь язу серләрен. Әдәбиятта буыннар алмашы
дәвам итәргә тиеш. Балалар әдәбиятына да талантлы, белемле яшьләр
килсен. Сугыш ул мәңгегә бармас, кайтырбыз җиңеп дошманны.
Шунда бер колагы белән – табын артындагыларны, икенчесе белән
Алиш һәм Әминә сөйләшкәнне тыңлап утырган Арслан телгә килде:
– Мин дә шулай дип әйтәм. Безне бит өтермәгә җибәрмиләр. Анда
киткән дуслар юкка чыктылар менә. Ә без кайтырбыз.
– Әйтмә дә. Нинди асыл егетләр юкка чыкты. Фатихның хат-хәбәре
юк. Туфан бетте. Мин үзем дә чак калдым ул мәхшәргә эләкмичә.
Утыз җиденче елда Галимҗан Ибраһимовка яшьләр исеменнән
язылган хатка кул куйган булсам, мин дә беткән идем, – дип, Алиш
шул елны үзе белән була язган аяныч вакыйганы искә төшерде.
– Йәле, йәле, сөйлә әле. Ни була язды ул чакта? – дип кызыксынды
Арслан.
– Сезнең колакка гына сөйлим. Башкалар ишетергә тиеш түгел, –
дип кисәтеп куйды Алиш.
– Нәрсә куркып калдың, бер башлагач сөйлә инде. Үтте бит инде
ул заман.
– Ай-һай, үтте микән?! Моннан бер ел элек кенә, инде бер
тапкыр хөкем ителеп, акланган Фәтхи абыйны ябып куйганнарын
оныттыңмы? Ә Туфанны...
– Йә, сөйлә инде, нәрсә булган иде?
– Утыз җиденче елны Ибраһим Салаховның Ялтага дәваланырга
барасын, яшь язучылар исеменнән Галимҗан Ибраһимовка котлау
хатын тапшырырга тиешлеген ишетеп, шул хатка кул куярга дип,
Язучылар союзына йөгердем. Барсам, соңга калганмын, Ибраһим инде
тулай торагына кайтып китте диделәр. Йөгереп, анда барсам, тулай
торак ишегеннән чемоданын күтәргән Ибраһим чыгып килә. Инде
вокзалга китеп барышы икән. Кызганыч, хатка кул куярга өлгермәдем:
«Галимҗан абыйга минем исемнән дә сәлам җиткерерсең», – дидем дә,
вокзалга хәтле чемоданын күтәреп, озатып куйдым. Хатка кул куючылар
белән ни булып беткәнен үзегез беләсез. Галим Мөхәмитшинны
хәтерлисеңдер. Менә шул хакта әйтмәкче идем.
– Ул чакта котылып калгансың, бу юлы да исән-сау әйләнеп
кайтырсың болай булгач, – диде Арслан.
– Кайтырга язсын инде. Син бәхетле, кайтмасаң да, Әминәң бер
утырып елар да башка егеткә кияүгә чыгар. Минем менә хатын, ике
малай кала. Алар нишләр? – диде Алиш, үзенчә шаярткан булып.
Шунда ук тупас шаярту икәнен аңлап, Әминәдән гафу үтенде. – Гафу
ит инде, тупас булды шаяртуым. Нури дуска да исән-имин кайтып,
икегезнең кавышкан көннәрегезне безгә дә күрергә язсын.
Шул вакыт мәҗлескә Муса Җәлил килеп керде.
– Исәнмесез! Соңга калуым өчен гафу үтенәм. Тоткарланырга
туры килде.
– Дөрес әйтәсең, нәчәлник соңга калмый ул, нәчәлник тоткарлана
гына! – дип раслап куйды аның сүзен Кутуй.
– Мәскәү кунакларын каршы алып йөрдем.
– Кунакка килгәннәрмени? Бирегә алып киләсең калган. Күңелле
булыр иде, татар шагыйрен сугышка озату мәҗлесе, – дип төрттереп
алды Кутуй.
– Егетләр, гаепләмәгез, безне дә тиздән, мылтык тоттырып, сугышка
җибәрмәячәкләр, һәр армия каршында фронт газеталары чыга башлаячак.
Язучыларны шуларны чыгарырга җибәрәчәкләр. Фадеев шулай диде.
– Фадеев та килдемени?
– Фадеев үзе озата килгән рус язучыларын. Һәрберсен урнаштырып,
эш белән тәэмин иткәч, кире кайтып китәчәк Мәскәүгә. Бүген
килүчеләрне Тукай клубына урнаштырдык. Бу атнада тагын бер төркем
киләчәк. Аларын Чистайга җибәрергә булдык өлкә комитетында.
Җәлил шуларны сөйләде дә, Арслан янына килеп, исәнләшергә
кулын сузды. Алишны күреп алып:
– Бәй, син дә мондамыни? Сине озаткан идек бит инде, – диде.
– Мин бит армиядә булган кеше түгел. Минем кебекләрне мылтык
тотарга өйрәтү өчен хәрби полигонда калдырып тордылар берәр
айга, – диде Алиш. – Өйгә кайтып кунып йөрим. Менә, ишеттем дә
Арсланны озатырга килдем. Бәлки әле аны да калдырырлар шулай.
– Мине калдырмаслар, мин бит фин сугышында булып кайткан
кеше, мылтык тота беләм, – диде Нури.
– Нишләптер бик күңелсез утырасыз әле, дуслар, балтасы суга
төшкән кеше шикелле, – дип куйды шунда Җәлил, дусларын сугышка
озату хәсрәтеннән моңаеп утыручы язучыларның кәефен күтәреп
җибәрергә берәр сәбәп эзләп. – Алиш дус, җырлап бирәсеңме әллә?
– Мондый чакта нинди җыр инде ул? Бу сезгә туй мәҗлесе түгел
ләбаса, – диде, кичә башындагы кәефсез халәтенә кайтып, кабат
күңелсез уйларга бирелеп утырган Әминә.
– Нишләп алай дисең, Әминәкәй? Җырның аның төрлесе була. Туй
мәҗлесендә җырлый торганы бар, эш белән мәшгуль вакытта җырлап
җибәрә торганы бар, читкә китүчеләрне, армиягә китүчеләрне озатканда
җырлап моңлана торганнары бар, – диде Алиш. – Менә хәзер мин сезгә
борынгы бер җырны җырлап бирергә телим. Бәлки ишеткәнегез дә
булмагандыр аны. Мәрхүм әткәй җырлый торган иде ул җырны.
Алиш торып басты да, тамагын кыргалап, җырның исемен атады:
– «Качак җыры».
– Ишеткән юк шул, – дип куйды Арслан.
– Менә, ишет инде, алайса, – дип, Алиш салмак кына җырлый башлады:
Каңгылдашып, киек казлар оча.
Мин кул изәп калам озатып.
Киек казлар, кая очасыз сез,
Качак күңелләрен кузгатып?
Киек казлар очып үткән чакта,
Кош теледәй хатка тилмереп,
Туган җирнең сәламнәрен көтеп,
Читтә үтә качак гомере.
Киек казлар оча, киек казлар.
Төнне ярып яна учаклар.
Туңган күңелләрне җылытырга
Учак яккан кырда качаклар.
Алиш җырлап бетерүгә Җәлил, кул чабып:
– Браво! – дип куйды. – Менә бит, борынгы булса да, бүгенге
заманга да туры килеп торган бер дигән җыр!
– Әткәй җыры. Каян отып калган булгандыр, сука сукалаганда да
шул җырны көйли торган иде мәрхүм әткәй.
Алиш үзенең әле кул арасына керә генә башлаган чакларында
әтисе белән сукага чыгуларын исенә төшерде. Әтисе ревматизм белән
интекте аның. Улының үсеп җитеп, хуҗалыкта булыша башлавын
бик өметләнеп көтте. Улы эшкә ярый башлагач, «Зур ярдәмчем үсә,
Аллага шөкер, малай өлгерде», – дип шатланып бетә алмый иде.
Габделбари белән Газизәнең беренче балалары кыз булып, аннан соң
туган балалар бер-бер артлы үлеп барганнар. Гаиләдә моның өчен
бик борчылганнар. Аеруча Габделбариның атасы Нурулла бабай бик
хафада булган. «Габделбариның ир баласы тормый, туган бере үлеп
бара, йорт нигезенә ия калмый, Алладан ир бала сорап, дога кылырга
кирәк», – дип, Коръән укыткан. Абдулла менә шуннан соң туган малай
була. Аны барысы да бик кадерләп, иркәләп, сәламәтлеге турында гел
кайгыртып торып, карап кына үстерәләр. Эшкә ярый башлагач та, әнә
шулай бик шатланып, малай булып туганы өчен Ходайга рәхмәтләр
укып яши Габделбари абзый. Ә улын, бәләкәйдән гел үзенә ияртеп,
эшкә өйрәтеп үстерә. Эш арасында әлеге шул «Качак җыры»н көйләп
моңлана торган иде.
– Шул качаклар кебек туган илләрне сагынып, күшеккән җаннарны
учак кызуында җылытып утырасы вакытлар алда әле, – дип куйды
шунда Арслан.
* * *
Бер көнне өйрәнүләрдән соң, Алиш, ниһаять, хәлен белешергә Гали
җизнәсе янына барырга вакыт тапты. Югыйсә Казанның бишенче
больницасында инде айга якын дәваланып ятучы җизнәсе белән
саубуллашмыйча да китәргә туры килгән булыр иде.
Җизнәсе белән апасы Казанга сугыш башланган көнне үк
килгәннәр иде. Сугыш башлануы турында хәбәрне алар юлда
ишеткәннәр. Борылып кайтып китик микән әллә дип тә уйлаган
булганнар. Ләкин авыруы бик җитди булгач, китмәскә карар
кылганнар. Әле Гражданнар сугышы михнәтләрен күргән, Махно,
Врангель отрядлары белән сугышып йөргәндә, үпкәсенә салкын
тидереп, төрле чирләрдән интегеп, сәламәтлеген нык какшаткан
Гали җизнәсе шулай еш авырый торган иде аның. Моннан ун ел
элек сәламәтлеген ныгыту өчен Кырымга хәтле барып дәваланып
йөрүләрен дә хәтерли әле Алиш.
Апасы Закирә белән олы кызлары Илсөяр әтиләрен больницага
салдылар да Казанда озак юанмадылар, кире авылга кайтып киттеләр.
Каенише килүгә шатланып бетә алмады Гали җизнәсе.
– Күрми дә калдым бугай каенишне дип хәсрәтләнеп ята идем
инде, рәхмәт килүеңә, – дип каршылады ул аны, шатлыгын яшермичә.
– Үзем дә шулай уйлап йөри идем. Менә җай чыкты, ниһаять.
Фронтка киткәнче хәрби хәзерлек үткәрергә калдырдылар. Бик әйбәт
булды әле, армиядә хезмәт итмәгәч, ничек керәсе булыр ул сугышка,
ничек атасы булыр ул мылтыктан дип борчылган идем.
– Кайчангарак җибәрергә тиешләр соң фронтка?
– Берәр ай булыр өйрәнүләр дигәннәр иде. Айга ук сузылмастыр,
ахры. Шулай сизелә. Бездән бер-ике көн алдан килгәннәрне дә җибәрә
башладылар инде. Дошман бик кызу килә, ди.
– Бик хәтәр сугыш булачак инде бу. Безнең, ат менеп, кылыч болгап,
Махно белән сугышып йөрү ише генә түгел. Авыр артиллерия, авиация,
танк – заман сугыш техникасы көчле бит хәзер. Җитмәсә, бөтен
Европаны буйсындырган илгә каршы сугышырга. Аның буйсынган
илләре дә сугышачак бит инде безгә каршы. Сугыш алдыннан гына
күпме хәрби командование юк ителде бит. Гражданнар сугышында җиңү
яулаган командармнар Тухачевский, Блюхер, Уборевич, Якир, Фельдман,
Примаков, Путналарны атып үтерделәр.
– Шулай шул. Мин хәрби кеше түгел, бу хәлләрдән ерак торам,
шулай да бер дә дөрес эш түгел дип беләм армияне башлыкларсыз
калдыруны, – дип килеште Алиш җизнәсе белән. – Өч ел эчендә яңа
командирлар әзерләп чыгара алдылар микән, ай-һай?! Авырга туры
киләчәк Кызыл Армиягә фашистларга каршы сугышу. Шунысы
куркыта да.
– «Наше дело правое! Мы победим!» – диләр бит җитәкчеләр.
Шулай була күрсен генә инде. Аллаһы Тәгалә көч бирсен инде
үзегезгә! Сез яшьләргә инде бөтен өмет! – диде Гали абзый.
– Анысы шулай. Үзеңнең хәлләр ничек, җизни? – дип, сөйләшүне
башка темага күчерде Алиш.
– Болай яхшыга таба бара. Озак булдым инде. Бу атнада
чыгармаслармы дип ятам. Авылда эш кайный анда. Печән өсте. Урак
өсте җитеп килә. Закирәгә җайсыздыр. Эш күп. Илсөяр, Ләлә, Марат
зурлар инде, әниләренә зур булышчылар. Илгиз белән Марс кечерәк
шул әле. Үзләренә караучы кирәк.
– Илсөяр бездә генә торсынмы әллә дигән идем. Салманга йөреп
укуы җиңел булмас. Бер авызга ашаучы да кимер. Оркыяга да ярдәмче
булмасмы дигән идек. Оркыя балаларны детдомга урнаштырам, ди.
– Илсөяр үсте инде, авылда әнисенә дә зур ярдәмче. Энеләрен,
сеңелләрен үстерешергә дә кирәк шул, – диде җизнәсе.
– Без дә шулай дидек шул. Ничек тә яшәрләр. Үзләре генә түгел,
ил белән бит. Бөтен илгә килгән афәт.
Алар шулай сөйләшеп, авыл хәлләрен, Алишның яшь чакларын
искә алып, җизнәсенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып биргән киңәшләрен тыңлап, шактый гына утырганнан соң, Алиш китәргә
дип кузгалды:
– Ярый, җизни, мин китим. Өйдә дә көтәләрдер. Тагын килеп
буламы, юкмы, саубуллашыйк. Әйбәт кенә терелеп чык. Исән-сау бул.
– Сау бул, Гаптул, исән-сау йөреп, дошманны җиңеп кайтканыңны
күрергә язсын!
Алар шулай саубуллашып аерылыштылар. Тагын бер атнадан,
унберенче августта Алиш фронтка чыгып китте. Оркыя аны озатырга
дип вокзалга төшкән иде, ләкин соңга калган булып чыкты – Алиш
утырган эшелон кузгалган иде инде. Алиш аны ерактан күреп, исемен
әйтеп кычкырып, кул изәсә дә, Оркыя ирен күрә алмыйча калды.
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев