Логотип Казан Утлары
Роман

АЛИШ (романның дәвамы)

– Йә, сөйләгез, егетләр, ниләр майтарып ята анда Галимҗан абыегыз? – диде. Карт язучының кайсы Галимҗан хакында соравын алар икесе дә шунда ук аңладылар, әлбәттә. Гафурины, чынлап та, Галимҗан Ибраһимов кызыксындыра иде. Син җавап бирәсеңме дигәндәй, Алиш Әхмәткә карап куйды. – Галимҗан ага егерме җиденче елдан бирле Кырымда яши, – диде Әхмәт.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

2
Эштән соң дус кызлары белән Бауман урамындагы «Унион»
кинотеатрына барып, аннан соң гына кайтып кергән Оркыяны әнисе:
– Сөенче! Сиңа бер егеттән хат бар! – дип каршы алды.
«Алиштан!» дигән шатлыклы уй яктыртып үтте аның күңелен.
Очрашып йөргән көннәрендә үзен әллә ни исе китмәгәндәй тотса
да, ун көн күрмичә торгач, ул аны юксына башлаган иде. Язучылар
союзын оештыру съездыннан соң әле союз әгъзалары итеп алынмаган
ике Абдулланы – Абдулла Алиш белән Абдулла Әхмәтне, Идрис
Туктар атлы язучыга ияртеп, Ютазы районына әдәби командировкага
чыгарып җибәргәннәр иде. Кызлар арасында Абдулла Алишның
яшьрәк чакта, әле Җир төзү техникумында укыган вакытларында
Кадрия исемле кызга гашыйк булып йөргәнлеге турында сөйләнәләр
иде. Чындырмы бу, ялгандырмы, Кадрия Ишукова атлы ул кыз бүген –
Алишның Агылый белән Тагылый кебек җан дусты Фатих Кәримнең
хатыны. Икесе бер кыз артыннан йөрмәгәннәрдер инде. Белмәссең
тагын, алар өчесе дә техникумда бергә укыганнар. Кайсы кайсын
яраткандыр, ә менә дуслыклары һаман дәвам итә.
Оркыя хатны алды да, үз бүлмәсенә кереп, киемнәрен дә
алыштырып тормыйча, конвертын ертып укырга да кереште.
«Кадерлем Оркыя!
Сиңа Татарстанның иң ерак көнчыгыш чикләреннән сагынычлы
кайнар сәламнәр җибәреп, дустың Алиш. Күрешмәгәнебезгә әле бер
атна гына вакыт узса да, өзелеп сагындым үзеңне. Шушы бер атна
гына вакыт та бер ел узган шикелле бик озак булып тоела. Аңлыйм, без
инде борыннарына мәхәббәт исе әле кичә генә керә башлагын унҗиде
яшьлек бала-чагалар түгел. Дөрес, синдә горурлык, зурлык бераз
бар, миндә, бәлки, татарлык бардыр. Ул бит, личность, кимчелексез
булмый. Шул кимчелекләр арасыннан сайлап алып, яхшы якларны
күрә белү зур эш... Минемчә, безнең характерлар арасында алай бик
нык аерымлык, каршы килүчелек юк. Һәрхәлдә, андый эшләр булса
да, бер якның ташлама ясавы белән, ул тигезләнәчәк...»
Алишның нәрсә әйтергә теләгәнен бигүк төшенеп бетмичә,
Оркыя хатны яңабаштан укый башлады. Съезд алдыннан гына
Алиш, ни өчендер торган урынын алыштырып, Достоевский
урамында бер бүлмәле фатир табып яши башлаган иде.
Хатының ахырында ул шул фатирын җиһазландыру турында
искә алган бугай, Союздан күрсәтелгән матди ярдәм хакында язган: «...Мин үзем 10-15 сентябрьләргә кадәр Татиздаттан иҗат
командировкасына Ютазыга җибәрелдем. 500 сум акча бирделәр,
100 сумлык көтепханә бүләк иттеләр. Аннан кала, съезд уңае
белән промтоварлар биргәннәр иде. Шулай итеп, кешене шактый
карадылар булып чыгадыр инде бу...»
Хатны кат-кат укып чыкты Оркыя. Укыган саен сагыну көче көчәя
барды. Аңа исе китмәгән кыяфәт чыгарып йөрүләре өчен үз-үзен тиргәп тә
куйды. Ә бит Алиш яратмаслык егет түгел: чибәр, бөтен кызларны үзенә
каратырлык. Тыйнак кына бераз. Анысы да начар түгел, бер караганда.
Оркыя хат укудан тәэсирләнеп, чишенергә дә онытып, уйга чумып
утырганда, алгы яктан әнисенең тавышы ишетелде:
– Кызым, тамагың ачкандыр бит, ашарга чык!
– Юк, әни, бер дә ашыйсым килми. Мин ятам, иртәгә иртүк
торасым бар, – дип, ул урынын җәеп, җылы юрган астына чумды.
Хатында язганча, Алишлар тагын берничә көн үтүгә,
командировкадан кайтып та төштеләр. Ләкин Алиш шул көнне үк
үзенең Абдулла Әхмәт белән Башкортстанга, Уфага барып кайтырга
җыенуларын әйтте. Анда Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит
Гафури нык авырып киткән икән. Язучылар союзыннан әлеге дә
баягы шул ике Абдулланы Татарстан язучылары исеменнән Гафури
абыйларының хәлен белешеп кайтырга сораганнар булып чыкты.
– Карагыз анда, башкорт язучылары белән тагын бер «Җидегән»
оешмасы төзеп кайта күрмәгез, – дип кисәтте Кави Нәҗми егетләрне
юлга чыгып китәргә җыенган көнне, үзенчә шаярткан булып.
Башкортстанга барып төшкәч, алар Язучылар союзын эзләп табып,
туп-туры Союзның рәисе Афзал Таһиров янына барып керделәр.
Кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге бу кеше бернинди дә башкорт
булмыйча, үзебезнең Бөгелмә өязендәге Габдрахман дигән авылда1
туып үскән татар абзые булып чыкты. Үзләренең каян килүләре,
нинди эшләр майтарып йөрүләре турында әйткәч, рәис абзый үз янына
урынбасарын чакырып кертте. Бу язучы да Габдулла исемле икән.
– Менә, Габдулла, таныш бул, Татарстаннан ике яшь язучы килгән.
Икесе дә синең адашларың – Абдуллалар, – диде.
Чама белән Казан кунаклары яшендәге бу егет, аларга кулын
биреп, үзен:
– Габдулла Амантаев, шагыйрь, – дип таныштырды. Алиштан бер
генә яшькә өлкән булса да, инде Союзга керергә һәм рәис урынбасары
булып сайланырга өлгергән.
– Егетләр изге эш белән йөриләр, Мәҗит аганың хәлен белешергә
килгәннәр, – диде Афзал агай. – Менә син, Габдулла, адашларың
белән үзең дә Мәҗит агайның хәлләрен белешеп кайт әле. Бүген
синең эшең шул булыр.


1 Хәзер Татарстанның Әлмәт районындагы авыл.

Аларны Мәҗит аганың хатыны Зөһрә ханым каршы алды. Ул
Габдулла Амантай белән яхшы таныш иде бугай, өйләренә килеп
кереп, сәламнәр алышкач та:
– Габделмәҗит абыегызның кәефе китебрәк тора бит әле, – диде.
– Бу егетләр Казан кунаклары иде. Язучылар. Мәҗит аганың хәлен
белешергә килгәннәр.
– Казаннан укмыни? Күрмичә китү дөрес булмас инде, алайса. Шулай
да мин әйтеп чыгыйм, – дип, ул Мәҗит ага яткан бүлмәгә кереп китте.
Зөһрә ханым шактый ук яшь күренә иде. «Яшь хатыны, ахры» дип
уйлап куйды Алиш. Гафури үзе илле дүрт яшьтә булырга тиеш, ә хатыны
туташлар кебек кенә иде. Ул ире яткан бүлмәгә кергәндә, ярымачык
калган ишектән аларга Гафуриның буылып йөткергәне ишетелде.
– Хәлләре бик әйбәт түгел бугай Мәҗит агайның, – диде Амантай. –
Авыруы бик җитди – чахотка.
– Тукайныкы шикелле икән. Ул да шул чирдән киткән бит, – дип
куйды Абдулла Әхмәт.
Ул арада бүлмәдән Зөһрә ханым чыкты.
– Сез керегез, таныша, сөйләшә торыгыз. Миңа чәй әзерләргә
кушты. Бераздан табын янында дәвам итәрсез әңгәмәгезне.
Егетләр Амантай артыннан авыру шагыйрь яткан бүлмәгә атладылар.
– Казан кунаклары бар икән. Ничек инде алар белән утырып чәй
эчмәскә, – дип каршылады аларны Гафури.
– Әйе, Мәҗит агай, Казаннан сезне күрергә дип яшь язучылар
килгән, – дип башлады сүзен Амантай.
Алиш та, Абдулла Әхмәт тә әле язучылар арасына яңарак кына
кереп бара торган яшь каләм әһелләреннән саналалар. Әхмәт
Алиштан берничә елга өлкәнрәк булгач, сүзне дә ул башлар дип
килешкәннәр иде. Җитмәсә, берничә ел төрле гәзитләрдә журналист
булып эшләп алган, хәзер педагогика институтында укып йөри,
язучылар белән ешрак аралаша. Мәскәүдә беренче китабын
чыгарырга да өлгергән. Ә Алиш үзенә әдәбият белән бәйләнеше
булмаган бөтенләй ят өлкәне сайлаган – Җир төзү техникумын
тәмамлап, башта Минзәләдә мелиоратор булып, Казанга әйләнеп
кайткач, КазГрэс һәм канализация төзелешләрендә эшләде. Хәзер
исә «Техника» дип аталган журнал чыгару белән мәшгуль. Әдәби
әсәрләр, бигрәк тә балалар өчен хикәяләр язып, Казан язучылары
арасында өметле яшь каләм иясе буларак танылу алган булса да,
Гафури хәтле Гафури алдында авыз тутырып сөйләрлек уңышлары
әлегә юк дәрәҗәсендә. Егетләр икесенең дә исемнәре Абдулла –
берсе Алиш, икенчесе Әхмәт икәнлекләрен әйтеп, Габделмәҗит
абзыйларын көлдереп алганнан соң, икесе дә, сүзне ни белән дәвам
итәргә икән дип, беркадәр югалып калдылар. Ләкин бу халәттән
аларны Гафури агайлары үзе чыгарды:

– Йә, сөйләгез, егетләр, ниләр майтарып ята анда Галимҗан
абыегыз? – диде.
Карт язучының кайсы Галимҗан хакында соравын алар икесе
дә шунда ук аңладылар, әлбәттә. Гафурины, чынлап та, Галимҗан
Ибраһимов кызыксындыра иде. Син җавап бирәсеңме дигәндәй,
Алиш Әхмәткә карап куйды.
– Галимҗан ага егерме җиденче елдан бирле Кырымда яши, – диде
Әхмәт.
– Беләм, беләм, аны да шул миндәге чир интектерә. Ул бәхетле,
Татарстан хөкүмәте аның хәленә керде, дәвалансын, сәламәтлеген
ныгытсын өчен Кара диңгез буйларына җибәрде үзен. Саф диңгез һавасын
сулап, таулар һавасының шифасын алып, рәхәтләнеп яшәп ята Ялтада.
Миңа менә андый бәхет тәтемәде. Хәлем елдан-ел, көннән-көн начарлана.
Озакка түзә алмам, ахры, – диде дә Мәҗит агай, сүзләрен раслагандай,
тыны кысылып йөткерергә тотынды. Аның ютәлләвен ишетеп, бүлмәгә
Зөһрә ханым килеп керде. Кулына тоткан чынаягында ютәлне йомшарту
өчен алдан махсус хәзерләп куйган үлән кайнатмасы салынган иде бугай.
– Эчеп җибәр әле, какырыгыңны ачмасмы, – дип, касәне иренең
иреннәренә китерде.
Кайнатманы эчкәч, сырхауның хәле бераз яхшырып киткәндәй
булды, ул тыныч тын ала башлады һәм сүзен дәвам итте:
– Шундый хәлдә дә ару-талуны белмичә эшли әнә. Минем кебек
өендә кырых-кырых килеп ятмый. Дөньяга чыккан һәр мәҗмуга белән
танышып, язганнарыбыздан хәбәрдар булып тора. Гади укучы булып
кына түгел, аларга матбугатта үз бәясен биреп бара. Укыгансыздыр,
бәлкем, «Совет әдәбияты»ның былтыргы икенче-өченче саннарында
минем өченче ел Татиздат бастырып чыгарган сайланмаларым
турында бик әтрафлы мәкалә белән чыкты.
– Укыдык, укыдык, Мәҗит агай, сайланмаларыгызны да укыдык.
Хәтерегез калмаса, шундый сорау бирәсем килә, Мәҗит агай: сез
ике телдә дә язасызмы ул? Татарча да, башкорт телендә дәме? – дип
сорап куйды шул вакыт Абдулла Әхмәт.
Гафури аңа карап елмайды да:
– Татарча гына язам, – диде кеткелдәп.
– Башкортчага тәрҗемә итәләрме?
– Нишләп итсеннәр. Татарчаны да йөгертеп укыйлар бездә, аның
бернинди авырлыгы да юк. Мин бит татар авылында туып үстем.
Үзебезнең авыл мәдрәсәсендә, аннары Троицкидагы «Рәсүлия»
мәдрәсәсендә, бишенче елны Казанга барып, «Мөхәммәдия»дә,
алтынчы елны янә Уфага кайтып, «Галия»дә укып, югары белем
алдым. Барысында да татарча гына укыттылар.
Әхмәтнең сорауларына җавап биргәннән соң, Гафури беркавым
тынып калды. Аннары кемнедер исенә төшерергә теләгәндәй:

– Карале, кем соң инде?.. Теге красноармеец формасында йөрүче...
– Кави Нәҗмине әйтәсезме?
– Шул, шул, үзе. Сезнең Союзның башлыгы... Ни эшләр
бетереп йөри соң? Һаман шул халык дошманнарын фаш итү белән
маташамы? Мулла малайларын талкыйлар. Шуннан сак булыгыз,
егетләр. Габдулла, син дә мулла малае бит әле? – диде ул, Амантайга
карап.
Гафури агайларының юрауларын өч Габдулла да җавапсыз
калдырды. Чөнки аларның өчесенең дә нәсел шәҗәрәләре муллалар
тамырына барып тоташа. Өчесе дә, утызынчы елларга кергәч, илдә
башланган репрессияләрнең башында зыян күрүчеләрнең мулла
малайлары икәнен яхшы беләләр иде. Алишның да бу елларда әти-
әнисенә «чит элемент» дигән ярлык тактылар. Дөрес, аның әтисе
Габделбари абзый – мулла малае. Ләкин ул беркайчан да муллалык
итмәгән, патша армиясендә хезмәт итеп кайткан. Мулла кызына
өйләнгән өйләнүен. Ләкин балаларының берсе дә бабалары юлыннан
китмәде. Шуңа карамастан, апасы Закирәгә өйләнгән Гали җизнәсен,
«чит элементлар белән туганлашкан» дип, партиядән чыгардылар.
Кантон партия оешмасына барып, хатынының атасы мулла булып
тормаган дип аңлатма язып, апелляциягә биргәннән соң гына,
яңадан партия сафына кайтардылар. Гали җизнәсе дә Габдуллаҗан
кайнишенә бу мәсьәләләрдә сак булырга, үзенең чыгышын бик
кычкырып йөрмәскә киңәш бирде ул вакытта. Шуңа күрә Алиш
Гафури агай соравын да җавапсыз калдырды.
Мәҗит Гафури агай белән шактый озак утырдылар алар
гәпләшеп. Чәй табыны артында да озаклап сөйләштеләр
язучыларның хәлләре турында. Алиш өчен бу сөйләшүләрдән алып
кайткан төп сабак алдагы тормышында үзенең нинди нәселдән
килеп чыгуы хакында сак эш итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килүе
булды. Гафури шулай ук Алишның балалар өчен язуын хуп күрде.
Үзенең дә балалар өчен шигырьләр һәм мәсәлләр язуы турында
сөйләде. Киләчәктә аңа иҗатын тулысынча балалар өчен язуга
багышларга киңәш бирде.
Уфага китәр алдыннан Алиш Оркыя белән Кырымга барып ял
итеп кайтырга дип килешкәннәр иде. Ә Кырымнан алар, әниләренә
сюрприз ясап, кияү белән кәләш булып кайттылар. Оркыяны ул, Яңа
бистәгә әниләре йортына илтмичә, командировкага китәр алдыннан
гына яши башлаган Достоевский урамындагы бер бүлмәле фатирына
алып кайтты. Аларга никахны, авылдан килеп, әтисе Габделбари
абзый үзе укыды. Никах мәҗлесенә бөтен туган-тумача җыйналган
иде. Көектән дә, Рәҗәп белән Салманнан да әтисенең бөтен туганнары
килде. Бары тик Гали җизнәсе генә килә алмый калды. Авыл советы
председателе булып эшләгәч, көзге кыр эшләрен ташлап китә алмаган.

Кыр эшләре төгәлләнгәч, соң булса да, барыбер килеп, яшь парларны
котлап китәргә җай тапты тагын үзе.
Туйдан соң берничә көн үткәч, Уфадан Мәҗит Гафуриның вафат
булуы хакында хәбәр килде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев