Логотип Казан Утлары
Роман

АЛИШ (роман)

– Алишның «Ике улым бар» шигырендәге батыр малайлар менә нинди икән! – дип, аларның башларыннан сыйпады һәм, кесәсеннән ике шакмак шикәр чыгарып, учларына салды. – Йә, сөйләгез инде, исәнме безнең әтиебез? – диде Оркыя, малайлар янына килеп утырган кешедән ире хакында яңалыкны тизрәк ишетергә теләп.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
1


Урамда яз. Сугыштан соңгы беренче яз. Кояшлы, аяз матур көн. Карлар да инде эреп бетеп бара. Гөрләвекләр дә агудан туктады югыйсә, бөтен киеме манма булырлык суны каян тапкандыр, урамнан чалбар балаклары, пәлтә итәкләре юешләнеп беткән Алмаз кайтып керде.
– Кайда йөрдең? Каян гына таптың шундый суны? Бер коры җебе дә калмаган бит чалбарыңның, улым, кайда киптерәбез инде хәзер боларны? – диде Оркыя, улының пәлтәсен өстеннән салдыра-салдыра.
– Черек күлгә кергән идем, әни, мин әле аның бозы каты дип торам, ул инде эреп беткән икән, ике адым атлауга бот төбеннән юеш карга төшеп баттым.
– Әй җүләрем, бу вакытта боз була димени инде? Әле ярый, бөтенләй батмагансың. Әйдә, тиз чишен, сыгып элеп куярга кирәк чалбарыңны. Әле ярый, казан астына яккан идем, сиңа кыстыбый пешерергә.
– Кыстыбый?! Каян алдың бәрәңгесен, әни? Үткән атнада ашка турап салырга да калмады бәрәңге дигән идең бит.
– Калмаган иде. Атна арасында авылдан Закирә апаң белән Илсөяр килеп киттеләр. Күп итеп бәрәңге, балык алып килгәннәр. Гали җизни Актачыда бәке астыннан тоткан балык, ди. Сиңа да калды, иртәгә уха пешерербез, – диде Оркыя.
Улының өстеннән киемнәрен салдырып, мич артына кертеп, кер киптерер өчен әтиләре махсус тарттырып калдырган чыбыкка элеп куйды. Чыбыкта инде абыйсы шикелле үк суга батып кайткан
Айвазның чалбары да кибә иде. Анысы кайда юешләнеп йөргәндер
инде, абыйсы кайтып кергәнне күргәч, күрше бүлмәдә ни беләндер
шөгыльләнеп утыручы малай алар ягына чыкты да абыйсын килеп
кочаклап алды.
– Сагындыңмы абыеңны? – диде Оркыя, улларының башларыннан
сыйпап.
– Әни, минем дә ашыйсым килде, – диде Айваз, әнисенең итәгенә
сыенып.
– Хәзер, хәзер, барыгыз, кулларыгызны юыгыз башта, – диде
Оркыя һәм, учак алдында табак белән каплап куелган бәләкәй табаны
тартып чыгарып, өстәл өстенә китереп куйды. Коридор башындагы
юынгычта кулларын юып алган малайлар өстәл янына килеп утырырга
да өлгермәделәр, ишеккә шакыдылар. Барысы да куркып, ишеккә
борылып карады. «Кем булыр икән бу?» дип уйлады Оркыя, шомланып.
– Әни, әти кайтты микән әллә? – диде Алмаз һәм сикереп торып
ишеккә таба йөгерде. Айваз да абыйсы артыннан барырга дип
урыныннан торып басты.
– Улым, тукта, ашыкма әле. Сорыйк башта. Кем йөри икән бу
вакытта? – дип, Оркыя тәрәзәгә карап куйды. Кич булып килсә дә,
урамда якты иде әле. Ул барып тәрәзә өленгесен ябып килде. Тагын
шакыдылар.
Оркыя батырлыгын җыеп:
– Кем бар? – дип сорады.
– Ачыгыз әле, ирегез турында хәбәр белән килдем, – диде тавышы
таныш булмаган ниндидер ир кеше.
Сугышның беренче елында ук хәбәрсез югалган, инде сугыш
беткәнгә дә бер ел булып килгәндә дә кайтып күренмәгән ире турында
нинди хәбәр алып килергә мөмкиннәр дип, Оркыя куркып калды.
«Теге оешмадан килделәр микән әллә?» дип уйлап куйды, ишек янына
барып баскач та, ачаргамы, юкмы дип икеләнеп торганда, тагын
шакыдылар. Ул урыннарына барып утырган малайларына карап алды
да, кабаланып, ишекне ачты. Ишек төбендә кыршылып беткән иске
генә пәлтә, аягына кирза итекләр кигән, гәүдәгә болай ярау гына, киң
җилкәле булса да, гаҗәеп ябык, утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге
кара чәчле бер кеше басып тора иде.
– Сез кем? Иремне каян беләсез? Исәнме ул? Исәнме? Әйтегез
тизрәк! – дип, Оркыя ирнең пәлтә җиңенә барып ябышты.
Ир хатыннан мондый кыюлык көтмәгән иде, нәрсә дип әйтергә дә
белмичә, беркавым басып торгач:
– Өйгә керергә рөхсәтме? – дип сорады.
Оркыя аны ишектән эчкә үткәрде. Ир, кереп, өстәл янында аптырап
утырган малайлар янына килде.

– Алишның «Ике улым бар» шигырендәге батыр малайлар менә
нинди икән! – дип, аларның башларыннан сыйпады һәм, кесәсеннән
ике шакмак шикәр чыгарып, учларына салды.
– Йә, сөйләгез инде, исәнме безнең әтиебез? – диде Оркыя,
малайлар янына килеп утырган кешедән ире хакында яңалыкны
тизрәк ишетергә теләп.
Кунак Алиш турында турысын әйтергә уңайсызланды бугай:
– Үлми торган әсәрләр язып калдырган Алиш, – диде һәм
кесәсеннән бәләкәй генә ике дәфтәр чыгарды. – Менә бу дәфтәрләрдә
Муса Җәлил белән Алишның үлмәс әсәрләре.
Оркыя дәфтәрләрне кунакның кулыннан йолкып диярлек тартып
алды да, дөньясын онытып, аларны актара башлады. Кунак үзенең
кем булуы, бу дәфтәрләрнең аның кулына ничек килеп керүе хакында
сөйләде. Һушы киткән хатын аның бер сүзен дә ишетмәде. Ишетсә
дә, хәтерендә калдырырлык хәлдә түгел иде.
– Нигъмәт исемле кеше мин. Нигъмәт Терегулов. Алиш, Җәлилләр
белән бергә пленда булдым. Легионда бергә фашистларга каршы
көрәш алып бардык. Җәлилне, Алишны, әле тагын бик күп егетләрне
фашистлар җәзалап үтерде. Алла саклап, мин исән калдым. Җәлил
һәм Алиш белән бер төрмәдә утырган Габбас Шәрипов дигән
кеше гаепсез дип табылып, төрмәдән чыгарылганда, аларның
шигырьләрен яшереп, үзе белән алып чыккан. Безгә аның белән
Франциядә очрашырга туры килде. Алишның шигырьләрен берничә
дәфтәргә күчереп, кайсыбыз исән-сау илгә кайта алсак, алып кайтып
тапшырырга дип, бер-беребезгә бүлештек. Башкалар кайта алмаган,
күрәсең, менә мин алып кайтып җиткердем, сезгә тапшырам.
Җәлилнекен дә сезгә калдырам. Аның гаиләсе Казанда түгел икән.
Мәскәүгә үк барып эзләп йөри алмыйм. Язучылар союзына илтеп
бирерсез инде. Васыятендә шулай язган Муса.
Кунак шуларны сөйләде дә тагын бер тапкыр тын гына тыңлап
утырган малайларның башларыннан сыйпап алды.
– Менә бит, үз эшен дәвам итәргә ике батыр калдырган Алиш.
Үзләре белән горурланып шигырь дә язган, – диде дә: – Ике улым
бар, – дип, күңеленә бикләп куйган шигырьне укырга тотынды: –
Һәрбер эшне җитез эшли торган
Корыч кебек ике улым бар.
Ике кулым кебек үсеп килгән
Булышчым бар, ике улым бар.
Ике күзем минем үткен күрә,
Кай тирәгә дошман посканын.
Ике күзем кебек ике улым
Сизгер саклар илнең постларын!
Шуышмасын дошман тирә-якта,
Колакларым яхшы ишетә.
Мин үлсәм дә, ике улым кала,
Алар ишетер икесе ничек тә.
Ике аягым минем чыдам булды,
Ерак походларга чыкканда.
Аякларым кебек ике улым да
Сынатмаслар әле ятларга!

Әтиегезнең шигыре бу. Сезгә багышлап язган. Әтиегез кебек батыр
булып үсегез!
Шулай диде дә кунак китәргә җыенды.
– Чәй дә эчмәдегез, – диде Оркыя. – Кыстыбый пешергән идем,
улым кайта дип. Суворов мәктәбендә укый Алмазыбыз. Әтисе кебек
туган илне саклаучы булырга җыена. Ялларга өйгә кайтып йөри.
– Бик әйбәт. Илгә батыр солдатлар кирәк, – дип, кунак торып басты.
– Гафу итегез инде, югалып калдым. Исемегезне дә оныттым
хәтта, – диде Оркыя, уңайсызланып.
– Нигъмәт атлы мин, Нигъмәт Терегулов. Уфадан килдем. Әле
тагын берничә көн булам Казанда. Бәлки тагын килеп китәрмен.
Кирәгем чыга калса дип, Казанда тукталган адресымны язып
калдырам, – дигәч, ул Алмаздан кәгазь белән карандаш сорап алды.
Алмаз, нишләргә икән дигәндәй аптырап, әнисенә карады. Оркыя,
үзе ашыгып барып, түрдә торган шкафтан кәгазь белән каләм алып
килде дә:
– Менә, языгыз, – дип, кунакка сузды. Ир, Казанда тукталган
җиренең адресын язганнан соң, кәгазьне Оркыяның кулына тоттырып:
– Хәзергә сау булып торыгыз, – дип, ишеккә юнәлде.
Оркыя кунак артыннан ишекне ябып, ачкычны борып бикләде дә,
уллары янына килеп, өстәлдә яткан дәфтәрләрне кулына алды. Болар,
берсе шактый калынрак, икенчесе юка кына, бәләкәй ике дәфтәрчек
иде. Калын дигәне Җәлилнеке булып чыкты. Төрле кәгазьләрдән
төпләнгән блокнот кебегрәк бу дәфтәр тышлыгына латин хәрефләре
белән язылган «Taschenbuch» дигән сүзне укыды.
– «Сүзлек» дип язганнар! – дип куйды Алмаз. – Әни, немецча
язганнар монда, «немецча, төрекчә, урысча сүзлек» дигәннәр! Гарәп
хәрефләре белән Муса Җәлил дип тә язылган. Өстә «1943» дигән.
– Кырык өченче елда исән булганнар икән әле, бәгырькәйләр.
Кырык беренче елда ук хатлары килми башлады бит инде әтиегезнең.
Шулай дигәч, Оркыя Җәлилнең дәфтәрен улына биреп, Алишныкын
үзе укырга җыенды. Дәфтәр уч төбе хәтле генә, юка һәм нибары унлап
шигырь язылган иде. Берсе дә Алиш кулы түгел, кемнеңдер күчереп
язганы күренеп тора. Кунак та шулай диде бугай шул.
– «Ике улым бар»... Монысы Терегулов укыган шигырь икән...
Яттан сөйләде...
Икенче шигырь «Өченче көз» дип атала иде.


Өченче көз
Саргаешып, каен яфраклары
Өченче кат җиргә коела.

Шулвакыт Оркыяның тавышы калтыранып китте. Күзләрен яшь
томалады. Ул, укудан туктап, дәфтәрне улына бирде. Шигырь укуны
Алмаз дәвам итте:
Ил бәйрәмен инде өченче кат
Тоткынлыкта, читтә үткәрәм.
Бер файдасыз, дуслар, үтә гомер,
Бушка үтә – үтә, әй, әрәм!
Алмаз туктап әнисенә карады. Ул мышык-мышык елый иде.
– Әни, елама. Син елагач, минем дә елыйсы килә, – диде Алмаз.
Ул арада боларны шыпырт кына тыңлап утырган бәләкәй Айваз
үкереп үк еларга тотынды. Оркыя, улын тынычландырырга теләп,
янына барып кочаклап алды.
– Ник елыйсың, улым. Ни булды? – дип, Айвазны сөя башлады.
Малай аның саен катырак үкседе.
– Ник елыйсың, дим, улым, елама.
– Сез дә елыйсыз бит. Сез елаганга елыйм, – диде малай.
– Кая, Муса абыегыз ниләр язган икән? – дип, Оркыя, Алмаздан
Җәлил дәфтәрен алып, аның шигырьләрен карарга кереште. Беренче
битен ачып, укырга да тотынды:
Буран
Күз ачкысыз каты буран чыкты.
Юл табалмый, атлар туктады.
Кар пәрдәсе аша күренеп кала
Ерак түгел авыл утлары...
Ул, кычкырып укудан туктап, пышылдап кына укуга күчте.
Дулкынланудан аның тавышы калтырый башлаган иде. Шулай да
шактый озын гына шигырьне ашыгып, йөгертеп укып чыкты да:
«Кара син аны, пленда да гашыйк булу турында язган, мутлыгын
анда да ташламаган бу җүнсез», – дип куйды.
Шунда Оркыя торды да ишек катына барып, шунда эленеп торган
пәлтәсен барып кия башлады.
– Әни, кая барасың? – диде Алмаз.
– Сезнең белән елашып утырып булмый, мин Кадрия апаңнарга
барып кайтам әле, – диде Оркыя.
– Мин дә барам. Минем дә Ләйлә белән Аданы күрәсем килә! –
диде малай.
– Юк, сез йөрмисез, өйдә генә утырыгыз. Караңгы, кичке суык
төшкән инде. Мин озак тормыйм, тиз әйләнермен. Сез, әнә, кыстыбый
ашый торыгыз. Суынгандыр инде, – диде дә Оркыя, дәфтәрләрне
алып, түрдәге шкаф эченә тыгып куйды, аннары башына шәлен
бөркәнеп, өйдән чыгып, тышкы яктан ишекне бикләп алды.
Өч кенә ел үтте микәнни соң?
Ун ел үткән кебек тоела…

Малайлар, керогазда чәй кайнатып, әниләре табынга куеп калдырган
кыстыбый белән сыйландылар. Аннары Алмаз училищедан бирелгән
өй эшләрен әзерләргә утырды. Ул менә ике ел инде Суворов исемендәге
хәрби училищеда укып йөри. Ялларда аларны өйгә кайтарып җибәрәләр.
Шулай да өйгә эш бирергә онытмыйлар. Ә бу юлы яллары озын –
аларны мартның соңгы көннәре булгач, язгы каникулга җибәрделәр.
Алмаз, җиде яше тулгач, Черек күл буендагы алтынчы мәктәпкә
укырга кергән иде. Ул вакытта сугыш бара иде әле. 1943 ел. Беренче
класстан соң, икенче елны укырга барыр алдыннан аларга урамда
аның белән бер яшьләрдә генә булсалар да, чын солдат киемендәге
ике малай очрады.
– Әни, карале, малайлар гына булсалар да, солдат гимнастёркасы
кигәннәр, – дип аптырады Алмаз.
– Хәрби училищеда укыйлардыр алар, – диде әнисе.
– Минем дә хәрби буласым килә! Училищеда укып, фронтка китеп,
фашистларны дөмектереп кайтасы килә. Ничә ел бара инде, һаман
бетми шул сугыш!
– Бетәр, улым. Фашистларны үз өннәрендә кыйный башладылар
инде безнең солдатлар.
– Сугыш бетсә дә, илне дошманнардан сакларга кирәк булачак
бит. Мин дә ил чигендә хезмәт итәргә телим.
Әнисенең бер дә училищеда укытасы килмәде Алмазны. Бигрәк
тә дәү әнисе теләмәде. Училищега керү җиңел генә түгел икән.
Малайларны бик җентекләп тикшерәләр. Мәктәптә алган белемен
генә түгел, әти-әнисенең кем булуын да карыйлар. Җитмәсә, әтисенең
пленга төшүен дә искә алдылар дип сөйләде әнисе.
Ләкин малай үз дигәнендә торды. Нәтиҗәдә икенче класска
Суворов училищесына барды. Инде менә икенче уку елын бетереп
килә. Тагын ике айдан өченче курс курсанты булачак.
Ада белән Алмаз бәләкәй чакларыннан ук дус булдылар. Мәктәпкә алар
икесе бер класска барганнар иде. Училищега күчкәч кенә, сирәк күрешә
башладылар. Сугыш алдыннан аларның әтиләре Фатих абыйны халык
дошманы дип төрмәгә утыртканнар иде. Төрмәдән ул сугыш башланган
елны, Яңа елны каршылаганда гына кайтты да икенче көнне үк үз теләге
белән сугышка китеп барды. Аларның әниләре – Кадрия апа белән
Оркыя бик дуслар, гел очрашып торалар. Шуңа күрә дә әтиләре турында
яңалыкны иң беренче Кадрия апа белән уртаклашасы килде бугай аның.
Алмазга тыныч кына дәрес хәзерләп утырырга туры килмәде.
Башта абыйсының китаплар алып, үз эше белән утырганын күргән
Айваз тынгылык бирмәде. Аңа әтисенең «Ана әкиятләре» дигән
китабын алып, «Койрыклар» әкиятен укый гына башлаган иде,
өч-дүрт хатын ияртеп, әниләре кайтып керде. Ул хатыннарның
икесе – алар белән Мергасов йорты дип атала торган берүк йортта яшәүче Кави Нәҗми белән Ибраһим Гази исемле язучыларның
хатыннары. Өченчесе Аданың әнисе Кадрия апа. Ә дүртенчесен
Алмаз танып белми. Ул да берәр язучының хатыныдыр инде.
– Менә, кызлар, нишләргә дә белмим – шатлык та, елата да, – дип,
Оркыя шкафтан барып теге дәфтәрләрне алды да, берсенә дә бирергә
теләмичә, күкрәгенә кысып тотты һәм: – Алишымның шигырьләре
кайтты, – дип елап җибәрде.
– Йә, балавыз сыкма әле! Кая, бир әле, күрсәт инде безгә дә, – дип,
Сәрвәр аның кулыннан дәфтәрләрне алып карый башлады. – Монысы
Муса Җәлилнеке микәнни?
– Берсе – Алишныкы, берсе – Җәлилнеке.
– Икесе бергә булганнар микәнни пленда? – дип сорады Кадрия.
– Бергә булганнар икән шул. Шигырьләрен дә бер кеше алып
чыккан төрмәдән.
– Бу дәфтәрләрне алып килгән кешеме? Кем дидең әле исемен?
– Ул түгел. Габбас Шәрипов исемле кеше, ди. Бу дәфтәрләрне
китерүче – Нигъмәт Терегулов. Габбас Шәриповны, төрмәдән чыккач,
Франциягә җибәргәннәр. Франциядә Алишның шигырьләрен берничә
кеше үзенә күчереп алган, ди. Терегулов шуларның берсе икән.
– Мусаның дәфтәре калынрак.
– Алиш аз яза иде бит шигырьләрне. Күбрәк балаларга әкиятләр
язды бит.
– Классик иде инде! Немецларның бөек әкиятчеләре – бертуган
Якоб белән Вильгельм Гриммнар кебек! Их, белделәр микән ул
фашистлар нинди бөек әкиятчене харап иткәннәрен?! – дип куйды
Сәрвәр, Оркыяның сүзен куәтләп.
– Дания әкиятчесе Андерсен белән бер дәрәҗәдә иде Алиш! – диде
Кадрия, аларга кушылып. Аннары ул Алишның дәфтәрен алды да,
беренче битен ачып, шигырен укырга кереште.

Үзем турында җыр
Әйтсәләр дә: барып тор син дип
Дөньяның иң рәхәт җиренә,
Әйтер идем, кирәк түгел дип,
Кайтам мин дип туган илемә.
Әйтсәләр дә, алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын дип,
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын дип…

Кадрия бер-бер артлы берничә шигырен укыды Алишның. Аны
тыңлап торган Оркыяның күзеннән тыелгысыз яшь акты да акты.
– Җитәр, Кадрия, укыма бүтән. Җәлил шигырьләрен укыгыз
әле, – диде ул, яшьләренә тыгылып.
Кадрия Алиш шигырьләрен укыганда, Сәрвәр Мусаның дәфтәрен
карап утырды.
– Кызлар, карагыз әле, соңгы битендә Муса үзе белән бергә төрмәдә утырган татар егетләренең исемнәрен язган. Монда унике исем.
Уникенчесен хыянәтче дигән. Хыянәтчесен дә утыртканнар микәнни?
– Алиш блокнотында да бар ул исемлек, – диде шунда Кадрия. –
Менә, соңгы биттәге «Тормыштан хроникалар» дигән язмасында. Шул
ук кешеләр. Ахырдан «Тагын башка байтак егетләр, фамилияләрен
белмим» дип бетергән. Сатлыкҗанның да исемен күрсәтмәгән. Унике
шигыре бар Алишның. Язарга кәгазе булмаганмы инде?..
– Аның каравы, Мусаның шигырьләре күп. «115 шигырем бар. Бу
дәфтәргә алтмышын гына күчерәм» дигән. Дәфтәрендә 128 бит. –
Сәрвәр тоткыннарның исемнәрен укып чыкты да, – Оркыя, дустым,
монда Алишка багышлап язган шигыре дә бар бугай Мусаның, –
дип, дәфтәрнең артыннан берничә битне актарып, бер шигырьгә
тукталды. – Менә, «Дуска» дигән дә, «А.А.» дип куйган. Исемлектә
А.А. хәрефләренә башланган кеше бер генә – Абдулла Алиш.
Сәрвәр шигырьне укый да башлады. Бар да, тын калып, аны
тыңлады.

Дуска
А.А.
Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,
Без алмадык сатып гомерне.
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?

Сәрвәр шактый озын гына шигырьне бер тында укып чыкты.
– Гениально! – дип куйды Кадрия.
Хатыннарның барысының да күзләрендә яшь иде.
Хатыннар Мусаның шигырьләрен берсен икенчесе алмаштырып
укыдылар. Һәр шигырь саен әлеге шул «Гениально!» сүзен кабатладылар.
Һәр шигырь саен сыктап алдылар. Шактый озак утырдылар алар бу кичне.
Күптән болай утырышканнары юк иде. Һәркайсы яше белән үзенең
хәсрәтен агызды. Арада Оркыя шикелле үк кайгырган хатын Кадрия иде.
Фатих Кәрим хатыны. Сугыш менә бетә, менә бетә, шатлыклы очрашу
минутлары якынлаша дип яшәгәндә, Кёнигсбергны азат иткәндә һәлак
булды бит аның Фатихы. Ул да ике бала белән торып калды.
– Кызлар, озак утырдык, таралышырга вакыт, – диде шунда Кадрия,
стенада эленеп торган күкеле сәгатьнең күкесе тәрәзәсеннән чыгып,
ун тапкыр күкелдәп алгач. – Нишләтәсең инде син бу шигырьләрне?
– Нишләтсен, Язучылар союзына илтеп бирергә кирәк, – диде Сәрвәр.
– Акласыннар исемнәрен. Нинди халык дошманнары булсын, ди, алар?!
Нинди шигырьләр язганнар! Җәлилнекеләр аеруча көчле! Туган илне сөю,
дошманга каршы нәфрәт белән язылганнар. Иртәгә үк тот та илтеп бир.
Хатыннарны озатканнан соң да, Оркыя тиз генә йокларга ятмады.
Улларына урын җәеп бирде дә, икенче бүлмәгә чыгып, сукыр лампа яктысында шигырь укып утырды. Ул төнне, гомумән дә, йоклый
алмады хатын. Шигырь укыганда туган уйлар аны еракта калган яшьлек
елларына, Алиш белән танышып, яратышып, тормыш корып җибәргән,
уллары туган, гомерләренең иң бәхетле чорларына алып кайтты.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев