Логотип Казан Утлары
Повесть

ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)

Ләкин Илнурны сискәндергән нәрсә бүтән иде. Тир! Тирда ул берни уйламыйча, ничектер автоматик рәвештә бөтен мишеньнәрне кыйратып чыкты. Ул әйбәт ата иде. Әмма башта төзәп тора, сулышын тәртипкә китерә... Ә бу юлы ул ату өчен махсус эшләнгән робот шикелле кыланды.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

22

Ләйләне гаепләп тә булмый инде, бер карасаң. Чынлап та, акча кытлыгы кичерми яшәү бик рәхәт: ул тамак туклыгы, өс бөтенлеге генә түгел, ә күңел хөрлеге дә икән. Кесәңдә җил уйнаганда, син үзеңне мескен итеп тоясың, офыкларың тарайганнан-тарая барып, газап зинданына әверелә, тормышыңның нурын томалый. Ә акчаң барда син хаким – ни теләсәң шуны уйлый, әйтә, эшли аласың. Ни генә дисәң дә, акчалы кеше иреклерәк була.

Илнур да шушы җитеш тормышының бөтен уңайлыгын файдаланырга тырышты. Монда чарасызлыкның да өлеше бар иде бугай. Кечкенәдән килгән мәхәббәт ул тиз генә күңелеңнән йолкып ата торган нәрсә түгел бит инде. Паркта очрашып сөйләштең, барысын да ачыкладың һәм онытып, җиңеләеп калдың, дигән сүз түгел. Күпме генә җиңәргә, аек акыллы булырга тырышсаң да, әрнүләре барыбер тынгы бирми, бергә үткәргән мизгелләр, парлашып корган хыяллар кабат-кабат искә төшә, уйланырга, сызланырга мәҗбүр итә.

Илнур башта кәгазьгә төшерелгән фотоларны бер папкага җыеп, балкондагы шкаф почмагына яшереп куйды. Тиз генә ачылмасын өчен ул аны скотч белән чорнап бетерде. Ташларга иде дә боларны, тик нигәдер көче җитмәде. Аннан соң телефонында, компьютерында булган фотоларны җуйдырды. Берсен дә калдырмаска тырышты. Онытырга кирәк. Онытырга.

Әмма Ләйләнең йөзе, сыны күз алдыннан китмәде. Ул аны бернинди фотосурәтсез дә күрә, юксына иде. Тора-бара онытылыр әле. Әлегә ул бергә үткәргән мизгелләренең һәммәсен хәтерли, онытырга теләсә дә, оныта алмый иде. Шулай җәфалана торгач, ул үзенә шөгыльләр эзләргә тотынды. Бу халәттән ничек тә котылырга, игътибарны читкә юнәлтергә кирәк иде.

Иң беренче эш итеп, ул деканга шалтыратты. «Мин сиңа иң мөһим темаларның исемлеген табып бирермен. Кыскача язылган конспектлар рәвешендә...» – дигән иде ул теге вакытта. Әле шул хакта исенә төшерү белән:

– Хәзер үк килсәң дә ярый, биреп җибәрермен, – диде.

Илнур аны барып алды. Декан үзе юк иде, кинәт кенә каядыр чакырып алганнар. Кәгазьләрне сәркатип кызга калдырган. Өенә кайткач, Илнур аларга күз йөгертеп чыкты. Чынлап та яхшы нәрсә иде бу. Лекцияләрнең кыскача конспектлары, укырга тиешле китапларның кыскартылган вариантларын кайдан табарга икәне. Болары интернетта бар икән. Тагын әллә нәрсәләр... Вакыт табып өйрәнергә генә кирәк. Ә өйрәнергә кирәк иде. Вакыт ул болай да, тегеләй дә үтә. Файдалырак үткәрсәң, күпкә әйбәтрәк.

Илнур театрларга йөрде. Элек бик кызыкса да, акчасын жәлли торган иде. Әйтик, дәресләрдә Кәрим Тинчуринны үтәләр икән, театрга барып, аның әсәрен карап кайту үзе бер өстенлек. Ләкин кесәңдә җил уйнаганда, алай итеп булмый иде. Ә хәзер – хөррият. Татар спектакльләренең барысы да диярлек мәхәббәт турында икән. Аларны караганда, күзгә яшьләр килә, үз хәлләреңне искә төшереп, күңелең айкала да, чистарынып каласың.

Концертларга йөрде. Монда да кызык иде. Тере җырчыны сәхнәдән күрү әллә нинди тылсымлы күренеш икән. Аның халыкка мөнәсәбәте бөтен залга тарала да тамашачыларны урап ала. Дөнья мәшәкатьләрен, күңел яраларын оныттырып тора. Концерт тәмамланып, урамга чыккач, үзеңне бөтенләй башка тормышка аяк баскандай тоясың. Әмма концертларның тәэсир көче Илнурга җитеп бетми иде. Илнурга ниндидер көй, ниндидер моң җитми иде.

Һәртөрле паркларда, аттракционнарда йөрде. Һич югында кибетләргә кереп, үзенә бер кирәге булмаган нәрсәләрне карап, гомер уздырды. Монысы да кызык иде. Соңгы елларда әллә күпме яңа төр товарлар сатуга чыккан икән. Моңа кадәр бер дә игътибар иткәне юк иде. Кайберләренең хәтта нәрсә икәнен дә белерлек түгел.

Бер азык кибетенә кергәч, килька балыгы консервасы янында тукталып калды. Элекке танышын очраткандай, бер тын карап торды. Бу балык консервасы аңа чынлап та таныш, якын, кадерле сыман тоелды. Тик Илнур ник шулай икәнен генә аңлый алмады. Һәм консерваны кәрзиненә салды. Касса янына җиткәч тә, аны кулына тотып әйләндерә-әйләндерә карап торды.

– Нәрсә шулкадәр әйләндерәсең, – дип көлде кассир хатын. – Кием-салым түгел бит инде ул, җебе чыкмый, җөе күренми.

Илнур дәшмәде. Подъезд алдына кайткач та, эскәмиягә утырып, килька балыгын өйрәнде. Бу гади консерва түгел, ә ниндидер тылсымлы әйбердер, ул үзе аңлап җиткермәгән нәрсәләрнең ачкычы нәкъ шушында ятадыр шикелле иде. Озак утырды. Тик балык консервасы да, дөнья да үзгәрешсез калды.

Өйгә кергәч, ваннага кереп, кулларын юды. Аннан туалетка кереп, унитаз бачогына балык консервасын яшерде. Ул үзенең ник болай эшләве турында уйлап та карамады. Тагын ваннага кереп, баштанаяк коенып чыкты да кофе кайнатып эчте. Өйдә кеше юк иде. Фикерен читкә тарткалаучы булмагач, уйлары тагын Ләйләгә әйләнеп кайтты. Ул бергә чакларының һәр мизгелен хәтерли иде. Истәлекләргә бирелеп... Дөресрәге, ул истәлекләрне хәтереннән җуярга тырышып, диванда беркадәр аунагач, көтелмәгән уйдан дертләп китте.

Моңа охшаш уй элек тә вакыт-вакыт калкып ала торган иде. Тик ул чакларда кыска вакытка гына ялтырап китә дә шундук юкка чыга. Эзе дә калмый. Ә бу юлы Илнур ул уйны җилкәсеннән песине эләктергәндәй тотып алды һәм гаҗәпкә калды.

Ул бу уйны кем белән уртаклашырга да белмәде. Элекке дуслары белән күптән инде аралашканы юк, аның тормышы белән хәбәрдар булмагач, бу халәтне аларга аңлатып та булмыйдыр. Ләйлә белән аралары өзелде. Карале, Илнурның эч серләрен уртага салып сөйләшер кешесе дә юк икән ләбаса. Элегрәк, мәктәптә укыганда да, институтка кергәч тә, ул йомык кеше кебек түгел иде, иркен аралаша, дуслары да күп кебек тоела. Эч серләрен бүлешәм, дисә... Күңеленең иң төпкелендә яткан серләрне дә ул Ләйлә белән уртаклаша ала, шуңа күрә җан дусларына кытлыгы юк шикелле иде. Әле менә барысы да бүтән төсмер алды. Аның бер чын дусты да булмаган икән. Хәзер дә юк. Джоннан башка, әлбәттә.

Илнур тагын шуңа шалтыратты:

– Джон... – дулкынлануы аның тавышына ук чыккан иде: – Мин... Мин бөтен нәрсәне дә хәтерлим.

– Нәрсә? Бөтен нәрсәне дә? – Джонның тавышында да дулкынлану, хәтта бераз курку ишетелгәндәй тоелды. – Төгәлрәк әйт әле. Син нәрсәләрне хәтерлисең?

– Бөтен нәрсәне дә!

– Моның булуы мөмкин түгел... – диде Джон һәм кинәт тукталып калды. Бераз тын торды, аннан дулкынлануы бетмәгән тавыш белән дәвам итте:

– Аңлатып сөйлә әле.

Илнур сулышын тәртипкә китерде, уйларын бер җепкә тезәргә тырышты, шуннан соң гына сүз башлады:

– Мин бөтен нәрсәне дә хәтерлим, – диде ул һәм үзенең һаман шул бер сүзне кабатлавын сизеп, тезеп китте: – Ләйлә белән йөргән вакытларның һәр мизгелен, бөтен нечкәлекләре белән. Мәктәптә укыган чакларны, институтта үткәргән мизгелләрне... Паркта кыйналып аунап ятканда, синең ничек килеп җитүеңне, коллекторлардан коткарган вакытыңны... Барысын хәтерлим.

– Шуннан? – дип түземсезләнде Джон. – Кыскарак сөйлә инде.

– Мин төзелештә эшләгән вакытымны гына төгәл хәтерли алмыйм. Нәрсә төзедек, кемнәр белән эшләдек, нинди киемдә идек, кайларда нәрсә ашадык... Кыскасы, мин боларның берсен дә искә төшерә алмыйм.

Джон ничектер җиңеләеп калды бугай, кычкырып көлеп җибәрде. Тавышы да күтәренке иде:

– Һәй, сантый... Һаман шуның белән баш катырасыңмыни әле... Үтәчәк бөтенесе дә.

Тик Илнурның тавышы шомлы иде:

– Син аңламадың, Джон, – диде ул, авыр сулап. – Әгәр барысына да талчыгу сәбәпче булса, мин бернәрсәне дә төгәл хәтерләмәскә тиеш булыр идем. Мәктәп елларын да, сине дә... Ә монда алай түгел. Теге кинодагы шикелле... Хәтерлисеңме? «Тут помню, а тут не помню».

– Шулай шул... Анысы бик дөрес... – Джонның тирән уйда икәне тавышыннан ук сизелә иде, ул озак кына дәшми торды да кинәт нәрсәнедер исенә төшерде. – Карале, безнең бер егет белән дә шундый хәл булган иде бит... Нык яшерен объектта эшләгәнлектән, ниндидер чаралар белән аның хәтерен вакытлыча томалап торган булганнар. Бер айдан узды.

– Бер айдан?

– Әйе. Син борчылма, үтә торган нәрсә бу. – Джонның көлгәне ишетелде. – Яшәргә бик комачауламый торгандыр бит?

Илнур да елмайды:

– Юк, анысы... Тик кайвакыт гаҗәпкә генә калдыра... – Илнур бер мәлгә икеләнеп торды да әйтергә булды: – Без Ләйлә белән очраштык...

– Шуннан? – Денис моны сизеп калды да мине кыйнау өчен биш егетне җибәрде. Әзмәверләр. Һәм мин аларның барысын да мизгел эчендә җиргә сыладым.

Джонның көлгәне ишетелде:

– Маладис!

– Шулай анысы... Тик мин бу дәрәҗәдә сугыша белми идем... Әллә нинди үзем белмәгән алымнар кулландым...

– Нәрсә? – Джонның тавышы бераз сәеррәк ишетелде, ул бер мәлгә тынып торды. – Үзең белмәгән алымнар? Бала-чага булма инде, Илнур. Бу «үз-үзеңне саклау инстинкты» дип атала. Йөзә белмәгән кешене суга ыргытсаң, ул чәбәләнә-чәбәләнә дә иң кирәкле хәрәкәтләрне үзе уйлап таба һәм йөзеп китә. Монда да шул ук хәл бит инде. Әзмәвердәй биш егеттән кыйналасың килмәгәч, син дә нәрсәдер маташтыргансың.

Илнур үзен бер дә юкка чәбәләнүче бала сыманрак тоеп, гарьләнеп куйды. Башыңда ниндидер таракан уянган саен болай кылана башласаң, акылдан язуың да бар.

– Борчылма, бар да яхшы булачак!

– Рәхмәт, Джон, тынычландырдың, – дип елмайды Илнур. – Кайчагында мин сабый бала кебек инде... Гафу ит...

– Ярый. – Джон да елмайды бугай. – Син дә тынычландырдың. Әле мин җитди проблема бармы әллә дип борчылган идем. Ярый... Ә-ә-ә... Бүген өеңдә кун әле син. Иртән бәлки күрешербез. 

23

Джон белән сөйләшкәч, тынычлангандай булса да, бу халәте озакка җитмәде. Паркка барып, тирга керү белән күңелен тагын шик биләп алды. Илнур мылтык күргән кеше иде, әлбәттә, яхшы гына ата иде. Ләкин бу дәрәҗәдә үк түгел.

Башта күнегелгән җиңеллек белән бер-бер артлы хәрәкәтсез торган мишеньнәрне кыйратып чыкты. Аннан соң каядыр йөгерә торган кечкенә калай җәнлекләрне пыр туздырды. Моңа хәтта тирда эшләүче абзый да гаҗәпләнде:

– Ай-һай, егет... – дип, тел шартлатты ул. – Син хәтта төзәп тә тормыйсың бугай. Кайда остардың шул хәтле?

Илнур иңнәрен генә җыерып куйды. Үзенең мәргәнлеге, тир хуҗасының сүзләре аңа горурлык өстәде. Тагын бераз атты да кочак тулы бүләк күтәреп, ары китте. Парк буйлап болай бару уңайсыз, ә бу уенчыкларның берсе дә аңа кирәк түгел иде. Карусель янына җыелган бала-чага янына җиткәч, ул аларны өләшеп чыкты. Мондый көтелмәгән бүләктән сабыйларның түбәсе күккә тиде:

– Зур рәхмәт сезгә, абый!

– Рәхмәт!

Сүзләрдән бигрәк, аларның самими, саф тавышлары, күзләрендә балкыган ихлас шатлык нурлары җанга ләззәт булып ягылды. Сабыйларны сөендерә алуына үзе дә шатланып, озак кына атлады Илнур. Кешеләрне шатландыра алу зур бәхет инде, бер карасаң. Әнә бит, Ходай күпме куаныч бирә адәм баласына... Кешеләр шатланган саен ул да сөенәдер, аңа да рәхәт буладыр, шуңа күрә ул мәңге яшидер дә.

Парк капкасын узып, тукталышка атлаганда гына күңелендә нәрсәдер «кылт» итеп куйды. Илнур хәтта тукталып калды. Аптыраулы карашларын тирә-якка йөгертте. Өнме соң бу? Төш кенә түгелме?

Өн иде. Тротуар буйлап кешеләр каядыр ашыга, кемнәрдер үз уйларына чумган, кемнәрдер телефонга төбәлгән, берсенең дә тирә-якта гаме юк – күзеңә карый-карый килсәләр дә, күрмичә узып китәләр. Моннан да чынрак өннең булуы мөмкин түгел иде.

Ләкин Илнурны сискәндергән нәрсә бүтән иде. Тир! Тирда ул берни уйламыйча, ничектер автоматик рәвештә бөтен мишеньнәрне кыйратып чыкты. Ул әйбәт ата иде. Әмма башта төзәп тора, сулышын тәртипкә китерә... Ә бу юлы ул ату өчен махсус эшләнгән робот шикелле кыланды. Ату аның канына сеңгән, ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кергән шөгыль кебек иде.

Һәм шундук Ләйлә белән күрешкәннәреннән соң, акылга утыртырга килгән егетләрне мизгел эчендә сузып салганын искә төшерде. Бу ике күренешне янәшә куйгач, хәтта куркыныч булып китте. Мактану теләге ничек кенә борын чөяргә тырышмасын, бу бик сәер күренеш – Илнур бу дәрәҗәдә сугыша да, ата да белгән кеше түгел иде. Шундый җиңел генә эшләнә торган сугыш алымнарын аның үзләштергәне юк, хәтта барлыгын да белми иде. Мылтыктан ату серләренә дә бу тиклем тирән керә алганы юк.

Төзелештән кайткач, ул беркадәр үзгәрүен үзе дә сизә иде. Сабыррак булып калдымы соң шунда, уй-фикерләре талгынракка әйләндеме... Тормышка карашы да бераз аруланды бугай. Моны ул ярлылыктан котылу белән бәйли иде. Акчаң җитәрлек булып, теләгәнеңне эшли алгач, бик зарланып йөрмисең бит инде. Иркенлектә яшәгәч, үзең дә киң күңеллерәк буласың.

Тик хикмәт анда гына түгел бугай. Сугышканда һәм атканда, ул бөтенләй башка кешегә әверелә, аның һәр хәрәкәте җиренә җиткерелгән була. Тагын нәрсәләр белә икән ул? Нинди өлкәләрдә югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтә ала икән? Боларны тик торганнан гына тикшереп карау мөмкинлеге юк, һәркайсы үз вакыты белән ачылачак иде. Вакыт... «Вакыт» дигәндә, күңеленең бер почмагында нәрсәдер ачылып-ябылгандай булды. Тик бу төнге яшен яктысында күренеп калган кара шәүләләр сыман гына иде. Берни аңларлык түгел. Хәтерләргә кирәк иде.

Төзелеш...

Джон аны перронда озатып калдым, ди. Нинди поезд иде ул? Кайсы якка бара? Нинди купега утырды? Анда кемнәр бар иде? Кайсы станциядә төштеләр? Кемнәр каршы алды? Эшкә урнашу барышы ничек булды? Кайда яшәде? Шайтан алгыры! Сораулар шул тиклем күп, ә берсенә бер төгәл җавап юк.

Хәтер ишекләре бикле иде. Илнур үзен чынлап та бер бүлмәдән икенчесенә ишек шакып йөргән кеше кебек тойды. Тик ишекләр хәрәкәтсез калды, эчке яктан да җавап бирүче булмады. Аптырагач, ул тибәргә, бөтен авырлыгын салып этәргә тырышты. Файда юк. Бу ишекләрне нәрсә беләндер ватарга, яки ниндидер хәйлә уйлап табарга кирәк иде. Тик ул бер чара да таба алмады.

Джонга кабат шалтыратырга кыенсынды. Бәлки, ул берәр чара таба алыр иде, чөнки аның башы да йомры, тәҗрибәсе дә зур. Һәрбер катлаулы хәлдән чыга белә. Тик адым саен аны борчып, эшеннән бүлү дөрес тоелмады. Әйтте бит инде, сабыр ит, борчылма, беркадәр вакыттан соң бар да узачак дип. Шулай булгач, аңа шалтыратудан да файда булмаячактыр. Тагын шул ук сүзләрен кабатлар да тынычландырырга тырышыр.

Бәлки, чынлап та тынычланырга кирәктер? Әгәр Илнур белән үзгәреш булган икән, начар якка үзгәрмәгән бит. Ир-егет өчен иң кирәкле һөнәрләрне үзләштергән. Шулай булгач, әллә ниләр уйламыйча гына үз тормышың белән яшәргә кирәк. Тыныч кына. Ә бераздан барысы да хәл ителер.

Ул урам буйлап озак кына йөрде дә күз бәйләнә башлагач кына кайтып керде. Әтисе гәзит укып утыра. Әнисе өй җыештырып йөри, уены-чыны белән кемнедер тирги.

– Нәрсә булды? – дип сорады Илнур. – Тавышың әллә каян ишетелеп тора.

Әнисе алъяпкычына кулын сөртеп алды да бәдрәфкә ымлады:

– Бар әле, бачогын ачып кара... – диде ул, шелтәле елмаеп. – Әтиең консерва банкасы яшереп куйган. Аракысы да булгандыр инде аның, анысын алып эчкән дә монысын оныткан.

Әтисе гәзитен ташламыйча гына әйтеп куйды:

– Мин куймадым аны. Үзең беләсең, эчмәгәнгә дә хәтсез була. Илнур туалетка кереп, унитаз бачогын ачып карады. Аның төбендә яткан килька консервасын күреп катып калды. Күзләрен алалмыйча озак торды. Әнисе өчен аның бу кыяфәте сәер булып тоелды бугай, ул тавыш-тынсыз гына улын күзәтте.

– Әллә синең эшеңме бу, Илнур? – дип куйды соңыннан.

Илнур баш какты. Әнисе башын чайкап куйды:

– Ник алай иттең соң, улым?

Илнур иңнәрен генә сикертте дә тавышланмаска кушып, учын югары күтәрде. Һәм бачок төбендәге консерва банкасына текәлеп торуында булды. Бераздан бачок бөтенләй икенче төрлегә әйләнде. Аның чит-читләре бераз тутыккан, төбенә юшкын утырган, ә шул юшкын өстендә торган консерва банкасы нәкъ шул килеш иде. Илнур аны күтәреп алды. Ашыйсы килә иде. Моны ачарлык мөмкинлеге дә бар аның, буш гильза башын яньчеп, үзенчә җайланма ясаган иде. Тик моны ашарга кирәкми инде, түзәргә кирәк...

– Нишләп торасың инде һаман, – дип җилтерәтте аны әнисе. – Килька күргәнең юкмы әллә? Бар, юын, тамагыңны туйдыр. Монда миңа җыештырырга кирәк.

Илнур дәшми генә үз бүлмәсенә узды. Әле генә күз алдына килгән күренешне дәвам итәргә тырышты, тик бернәрсә дә кабатланмады. Ул караватка утырды да бар гәүдәсен йомшартып тынып калды, күзләрен йомды, сулышын иркенгә җибәрде. Су өстендә йөзгән мамык хәлендә шулай беркадәр утыргач, нәрсәдер исенә төшкәндәй сикереп торды да шкаф өстен сыпырып карады, анда бернәрсә дә тапмагач, элгечтә асылынып торган киемнәренең кесәләрен актарырга кереште, тик анда да ул эзләгән нәрсә юк иде. Һәм иң кызыгы: ул үзенең нәрсә эзләгәнен белми иде.
 

(Әсәрнең ахырын журналның 12,2022 санында укыгыз)

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев