Логотип Казан Утлары
Повесть

ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)

Коба төстәге гитара чехолы аскан Илнур парк буйлап килә. Чехол эчендә – ул яраткан төрек винтовкасы. Паркны чыгып, беркадәр атлагач, мәктәп ихатасына керде. Ихатада кеше күп түгел, аның белән бер үк вакытта мәктәпкә кереп баручы кыз. Ашыга-ашыга атлый. Атарга! Юк, аны атарга ярамый иде... Бөтен эшне мәктәпкә үтеп кергәч башларга кирәк.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

18

Ул талгын гына музыка астында ләззәт диңгезендә йөзде. Урамнар буйлап атлады, кибетләргә керде, парклар аша үтте, өендә әти-әнисе янында булды, тагын әллә күпме гади һәм гадәти гамәлләр белән мәш килде.

Кинәт галәмнәр күкрәгеннән дәһшәтле тавыш ишетелде:

– Вакыт! «Вакыт!» – бу гади әмер генә түгел, ә аның бөтен язмышын билгели торган сүз иде. Хәзер аның бу тормыштагы иң мөһим мизгеле, яшәвенең мәгънәсе хәл ителә. Моңа кадәрге бөтен гомере – шушы мизгелгә әзерләнү иде. Ә хәзер – Вакыт!

Күңелендә тәвәккәллектән башка бернинди хис юк иде. Аның максаты изге, юлы дөрес, күңеле чиста. Кешелекне гафләт йокысыннан уяту өчен ул аларны тетрәнергә, сискәнергә мәҗбүр итәргә тиеш. Моның иң тәэсирле бердәнбер ысулы – аларны газиз балаларыннан мәхрүм итү.

Илнур автоматын болгый-болгый... Юк, автоматын иңенә асып, парк буйлап атлады. Каршысына ике полиция хезмәткәре килә иде... Юк, автоматын түгел... Теге вакытта коплар исереккә алданып калды калуын, әмма бу юлы башкача булуы да мөмкин иде. Шуңа саграк кыланырга, алдыңны-артыңны уйлап эшләргә кирәк.

Коба төстәге гитара чехолы аскан Илнур парк буйлап килә. Чехол эчендә – ул яраткан төрек винтовкасы. Паркны чыгып, беркадәр атлагач, мәктәп ихатасына керде. Ихатада кеше күп түгел, аның белән бер үк вакытта мәктәпкә кереп баручы кыз. Ашыга-ашыга атлый. Атарга! Юк, аны атарга ярамый иде... Бөтен эшне мәктәпкә үтеп кергәч башларга кирәк. Юк, атарга...
Илнурның иңендә гитара чехолы юк, ә мылтык аның кулында иде. Монда нәрсәдер дөрес түгел бугай. Күңеленеңме, баш миенеңме кайбер урыннарында ул үтеп керә алмый торган бүлмәләр бар бугай. Һәм ул нинди генә алла булмасын, кайбер нәрсәләр аның ихтыярына буйсынмый бугай. Әллә алай түгелме... Аң төпкеле дип сөйлиләр бит әле, монда да шул хәрәкәт итә һәм үзе дөрес дип тапкан нәрсәләргә өстенлек бирә, күрәсең.

Ләкин ул хаклы түгел, эшне мәктәп ихатасыннан ук башлау – акылсызлык. Башта эчкә узарга һәм кешеләр һушына килеп өлгергәнче мөмкин кадәр күбрәк кешене атарга кирәк. Мантыйк буенча шулай. Ләкин ниндидер көч аның болай эшләвен теләми, ахмакларча кылануын көтә иде. Болай итү өчен психик авыру булырга кирәк. Псих.

Яхшы...

Ул мәктәп ихатасына керә һәм андагы кызга ут ача. Бер, ике, өч... Өч тапкыр атып та тидерә алмый. Кыз качып өлгерә, мәктәп почмагына йөгерә дә күздән югала. Илнур үртәлүдән ыңгырашып куя. Болай булырга тиеш түгел, ул яхшы ата, үз ихтыярында булса, бу кызга ул йомык күз белән дә тидерә алачак иде. Тагын бер егет пәйда була... Анысын да чүкергә... Кыскасы, мәктәп ихатасында кемдер очрый икән, барысын да атарга. Берәү дә очрамаса, шым гына узарга...

Тик егет уйларга бирелеп тора алмый, кайдандыр килеп чыккан ягымлы җил сыман талгын музыка аны үзе белән ияртеп алып китә. Ә икенче мизгелгә аның аңындагы мантыйк буенча эшли ала торган бүлмәнең дә ишеге ябыла. Ул мәктәпкә уза. Монда кораллы сакчылар юк. Вахтада утырган карт аның юлына аркылы төшә:

– Кемгә киләсез? Документларыгыз?

Бу бабайны Илнур хәтерли әле. Элек ул ниндидер фәннән укыткан, хәзер пенсиягә чыккач, вахтёр булган. Кырыс карт, кирәген дә кирәкмәгәнен дә тикшерергә ярата.

– Нинди документ, – ди егет. – Мин бит бу, Илнур. Менә, мылтыкны китерәм, военруктан алып торган идем.

Вахтёр аңа текәлеп карап тора да танымый:

– Илнурлар бетмәс монда, – ди ул кипкән сөяк шикелле коры тавыш белән. – Документларыңны күрсәт, юкса, полиция чакырам.

«Зомби, – дип уйлый Илнур. – Юк итәргә кирәк!» Һәм атып җибәрә. Коридордан узып баручы ниндидер ир ишеккә килеп каплана, аны ябып куя да ачтырмаска итә. Илнур аңа бер тын аптырап карап тора. Олы гына яшьтәге кеше югыйсә, ә башы эшләми. Башы эшләсә, ул качар, яки телефоннан ярдәм чакырыр иде. Ә бу пыяла ишекне ачтырмаска итә... Әгәр алдыңда корал тоткан кеше тора икән, сине пыяла ишек саклый алмый. Ә бу ахмак шуны да аңламый. «Зомби», – дип уйлый Илнур һәм атып җибәрә. Һәм артык ашыкмый гына баскыч буйлап күтәрелә...

Өченче катка җитүгә класс бүлмәсеннән чыгып баручы укытучы пәйда була. Илнур аны атып ега һәм бүлмәгә кереп, ут ача... Бу тирда ату гына түгел икән... Класста мәхшәр куба, чыр-чу килгән коточкыч тавышлар яңгырый. Ул мылтыгын яңадан корган арада кемнәрдер парта астына яшеренә, кемнәрдер тәрәзәдән сикерә. Егет яңадан ут сиптерергә тотына...

Коридорга чыгып күршедәге сыйныф бүлмәсенә җитүгә, галәмнәр төпкеленнән таныш тавыш ишетелә. Илнур бер мәлгә берни аңламыйча аптырап кала, аннан сүзләрнең мәгънәсе аңына барып ирешә:

– Яхшы! Син үз вазифаңны үтәдең, – ди Остаз тавышы. – Хәзер китү юлларын хәстәрләргә вакыт.

Илнурның колагына сирена тавышлары ишетелеп кала, тик аны ниндидер ягымлы музыка өзә. Ягымлы гына булып, талгын гына агылса да, бу көй бөтен җаныңны, тәнеңнең бөтен күзәнәкләрен айкап чыгара, ул сине сүтеп җыядыр кебек тоела.

Бераздан Остаз үзе дә пәйда була. Ул һаман үз бүлмәсендә, түрдә тәхет сыман кәнәфиендә утыра икән. Джон күренми, кай арададыр ул чыгып киткән. Остазның йөзендә канәгать елмаю балкый.

– Син барысын да җиренә җиткереп башкардың, – ди ул, баласын мактаган әти ягымлылыгы белән. – Кайбер урыннарын төзәтербез.

Илнур аны үзенчә аңлый.

– Әйе, – ди ул, бераз кәефе кырылып. – Мин әйбәт ата алмадым. Аннан соң... башта мәктәпкә үтеп керергә, аннан соң гына эшне башларга кирәк иде...

Остаз серле елмаеп куя:

– Юк, син сайлаган юл бик дөрес.

– Тик бу бит ахмакларча...

– Әйе, синең һәрбер хәрәкәтең мантыйкка сыймаслык, адәм балалары аңлый алмаслык булырга тиеш.

– Ник?

– Чөнки син – алла.

Илнур нидер әйтеп өлгергәнче теге ләззәтле музыка яңгырый. Егет бөтен уй-фикерләрен, хис-тойгыларын оныта да моңда тибрәнүче кечкенә күзәнәкләргә әверелә. Беркадәр шул халәт сихерендә ләззәт чиккәч, сизелерсизелмәс аваз ишетелә:

– Вакыт!

Илнур мылтыгын болгый-болгый, парк буйлап килә, каршысына очраучыларга сәлам бирә. Парк аша узуга, мәктәп ихатасына керә, ишеккә атлый... Бу юлы ул бернәрсәгә дә карышып тормады. Нәрсәләр билгеләнгән – барысын да төгәл үтәде. Берни турында да уйламады. Уйланырга кирәкми дә иде. Алар кешене икеләнергә, үз-үзе белән көрәшергә мәҗбүр итә. Монда алай ярамый, үзең – икенче яссылыкта, иң мөһиме – вазифаңны үтәү иде.

Шул рәвешле берничә тапкыр кабатлап, һәр хәрәкәтне истә калдыргач, Илнур кабат чынбарлыкка кайтты. Бу юлы да Остаз аны мактап алды.

– Бик яхшы! Син, чынлап та, илаһи зат! – Һәм кабат Илнурга текәлде. – Хәзер син барысын да онытып торырга тиешсең. Вакыт җиткәч, сиңа хәбәр килер һәм нәрсә эшләргә тиешлегеңне исеңә төшерерсең. Хәзер син элекке Илнур түгел, син бүтән зат. Аллалар затыннан. Элекке тормышыңа күнегү авыррак булыр, тик син бирешмәскә тиеш. Бүтәннәрдән артык аерылырга тырышма. Озакламый синең дә вакыт килер. Син шуны сизәсеңме? Илнур баш какты. Остаздан соң авыз ачып, сүз әйтү затлы картинага тимер буявы сибү кебек иде.
– Син монда әзерлек үтүеңне дә, вазифаңның нинди булуын да онытырга тиеш. Хәтереңнең тиешле өлешләрен мин хәзер бикләп куярмын. Син бер ай буена эштә, төзелештә булдың, йөк ташыдың, цемент болгаттың...

Остаз шул рәвешле сөйли башлады. Талгын музыка астында изрәгән Илнур аның һәр сүзе саен үзенең кайда, нинди һөнәр буенча эшләвен, ничә сум хезмәт хакы алуын, кайда яшәвен күз алдына китерә барды.

– Син әлегә йокла, ял ит, – диде Остаз тавышы бераздан. – Будильник тавышына уянырсың. 

19

– О, безнең эшче улыбыз кайтты, – дип килеп кочаклады әнисе ишектән керүгә үк. – Бигрәк тартылып киткәнсең әле, ашатмадылармы әллә? Әйдә, уз, чит кеше кебек басып торма. Илнур рюкзагын бүлмәсенә кертеп куйды да әнисе янына кухняга чыкты. Әнисе бер дә үзгәрмәгән кебек иде. Гадәттәгечә, юка яулыгын чәчләрен җыярлык итеп чөеп бәйләгән, искереп, сурәтләре таркала башлаган зәңгәрсу халаттан, табын әзерләп йөри. Тиздән әтисе дә кайтачак. Улы кайткач, ул тагы да дәртләнебрәк китте, озак күрешмәделәр, сагынгандыр.

– Исән-сау гына тордыгызмы, әни?

– Бер көйгә генә, улым. – Ул өстәлгә тәлинкәләр тезде. – Бар, син кулыңны ю башта, аннан табынга утырырсың. Бар, ишек яңагына сөялеп торма.

Илнур кулын чайкап чыкты. Ул арада әтисе дә кайтып җитте. Ишектән кергәндә йончурак булып күренгән йөзе шунда ук яктырып китте.

– Һо, улым! Исән-сау кайттыңмы? Эшләрең уңдымы? – дип кочаклап алды ул. – Бераз ябыккансың, ә болай ничава гына күренәсең.

– Әйбәт, әти. Үзең ничек соң? Барамы эшләр?

– Ипләп кенә инде, балам, – дип, моңсу гына түргә узды әтисе. – Хәзерге заманда әллә ни мантып булмый бит инде. Тырышкан булабыз шунда кулдан килгәнчә. Үзең ничек соң?

Әнисе табынга чакырды. Утырдылар.

– Төзелештә, әти, – дип, әнисе пешергән бәрәңгегә үрелде Илнур. – Бу өлкәдә белем булмагач, кара эштә әлегә. Соңрак үрләү мөмкинлеге дә юк түгел.

Әтисе көлемсерәп куйды:

– Шулай алдап йөрттеләр инде мине дә гомер буена. Акчасы ничек соң?

Илнур чәй уртлап, авызындагы ризыгын чәйнәп бетерде дә җавап көтеп текәлгән әтисенең күзләренә бераз карап торды.

– Әйбәт, әти, – дип елмайды. – Эше бик авыр, тик акчасы әйбәт. Ул арада әнисе дә эшен бетереп, табынга утырды:

– Әйбәт дигән сүз ничә сум була ул?

– Әйе, – дип чынаягын куйды әтисе дә. – Аена күпме чыга?

– Йөз мең.

Чәй уртлап куйган әнисе кинәт тончыкты да ютәлли башлады, әтисе аның аркасына суккалады. Бераздан әтисе сорап куйды:

– Йөз мең сум дисеңме син?

Әнисе кулъяулык кебек чүпрәк кисәге алып, авыз-борынын сөртте дә улына төбәлде:
– Инде төзелешләрдә йөреп, ирләр эше эшләп кайтканнан соң, алдашуыңнан туктарсың дигән идем. Күрәсе көнем юк икән. Башка вакытлар булса, Илнур ярсып китәр иде. Әле елмаеп кына куйды.

– Алдашмыйм мин, әни, – дип аркасыннан сөйде дә ишеккә атлады. – Хәзер...

Бераздан меңлекләрдән торган ике пачка акчаны өстәлгә китереп салды. Әтисе белән әнисе бер мәлгә тынсыз калдылар, карашларын берчә акчага, берчә малайларына төбәп, әйтер сүз табалмыйча тордылар. Шуннан әтисе әйтеп куйды:

– Анаңны сатыйм!.. Мондый акчаны без бит ел әйләнәсенә дә җыя алмыйбыз.

Әнисе кулын акчага сузды да кинәт улына борылды:

– Берәр мафия-фәләнгә эләкмәдеңме син? Эше авыр булса да, мондый акчаны бирергә бер җирдә дә атлыгып тормыйлар бит. Менә әтиеңнең дә эше җиңел түгел...

Аңа әтисе дә кушылды:

– Әйе, миңа менә бер дә түләмиләр. Ә синеке нинди эш соң ул?

– Төзелеш, – дип елмайды Илнур. – Хәрби төзелеш.

– Ә-ә-ә!.. – дип эләктереп алды әтисе. – Хәрби булса булыр. Сугыш өчен бернәрсә дә кызганмыйлар бездә. Менә белем, тәрбия, сәламәтлек өлкәсендә генә тиененә кадәр кысып тоталар. Ә сугыш өчен...

Әнисенең йөзе кабат яктырып китте:

– Ярый инде алай булгач, хәрби булса да, – дип елмайды ул. – Әле мин ялгыш юлга кереп китмәдеңме дип курыккан идем. Нигә бер дә шалтыратмадың соң?

Илнур елмаеп куйды:

– Хәрби объект булгач, телефоннар рөхсәт ителми.

– Ә без борчылдык.

– Борчылмагыз. Беләсезме, анда безне ничә кеше саклап тора! Берәр җиреңне канатсаң да, шундук медикларга илтәләр. Ул яктан барысы да әйбәт.

Әтисе тамак кырып куйды:

– Ә безнең белән берәр хәл булса?

Илнур уйга калды.

– Менә анысы авыррак инде. Монысы – эшнең тискәре ягы.

– Ярый, – дип елмайды әтисе. – Һәрбер эшнең бер ошамаган ягы була инде. Барыбызга да исән-сау булырга язсын.

Сөйләшүдән туктап, капкалап алдылар. Әнисенең пешергән ризыклары сагындырган, алар һәрвакыт тәмле була. Илнур тимер юл вокзалында кафега кереп чыккан булса да, ару гына состырды. Чәйне дә кабат-кабат ясатып эчте.

– Акчаларыңны алып куй инде, улым, – диде әнисе, ирләр табыннан кузгалганда.

– Монда тормасыннар.

Илнур исем өчен генә биш-алты меңлекне санап алды да калганын әнисе ягына этәрде:

– Болары – гаилә чыгымнарына булыр, әни.

Әнисе акчаны кабат улына этәрде:
– Юк, улым, беренче хезмәт хакыңны үзең тот.

Илнур елмайды:

– Әни! Минем аны сезгә бирәсем килә. Интекмәгез бүтән, бераз ял итегез, дарулар алыгыз. Ә мин үземне үзем хәстәрләрмен. Әнисе бер акчага, бер улына карап торды да күз читләрен сөртеп куйды:

– И, аларны уйлый белгәч, бик рәхмәт инде, балакаем. – Аның тавышы бераз калтыранып чыкты. – Куанычкайларын күрергә язсын инде. Ә син акча кирәк булса, сорап алырсың. Туктале, монда бит ике йөз мең?..

Илнур аның аркасыннан сөйде:

– Әйе, әни. Мин бер ай эшлим, бер ай ял итәм. Ике ай да хезмәт көненә исәпләнә, шул рәвешле, аена бер йөз чыга.

– Хәрбилә-әр... – дип көрсенде әтисе.

– И балакаем, рәхмәтләр генә яусын сиңа! – дип кочаклап алды әнисе һәм сулкылдап елый башлады. – Үз игелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын! Бәхет-шатлык эчендә йөзеп яшәргә язсын.

Әти-әнисе янында күңеле күтәренке булса да, үз бүлмәсенә кергәч, Илнур изрәп киткәндәй булды. Хәрби төзелештә эш чынлап та авыр булды шул, йончыткандыр да инде. Көнне төнгә ялгап, тир түгүләрен исәпкә алсаң, арытырга тиеш тә шул. Бөтен буыннар хәлсезлектән интегә, бөтен тән авырта, хәтта баш та оеган кебек. Ниндидер уй уйлыйм дисәң, ул ярты юлда өзелеп кала... Илнур үзенең цемент болгатканын, кирпеч ташыганын, авыр йөкләр белән әллә ничәнче катка кадәр менгәнен хәтерли, ә бергә яшәгән, бергә эшләгән кешеләрне исенә төшерә алмый. Кемнәр иде алар? Нәрсә турында сөйләштеләр? Бер сүз әйтешмичә генә эшләмәгәннәрдер бит инде... Ә берсе дә хәтерендә түгел. Ярый, өенә кайтты инде. Беркадәр ял иткәч, барысы да урынына утырыр әле.

Ул рюкзагыннан иске эш киемнәрен алып, ваннага кертеп куйды. Чисталыкка чиста инде алар, тик барыбер юып куйсаң, яхшырак булыр. Аннан соң телефонын алып, зарядкага тоташтырды. Монысын да ай буена ачып караганы булмады. Иптәш егетләре аны югалткандыр инде. Иптәш егетләре... Кемнәр иде соң әле алар? Илнур аларның кем булуын тонык кына хәтерләгәндәй итә, тик төгәл генә күз алдына китерәлми. Шайтан алгыры! Адәм баласы шул кадәр үк арыса да арыр икән. Ә бәлки... Ул башын тоткалап карады – берәр җирдән егылып, йә бәрелеп зәгыйфьлек килмәгәнме, янәсе. Башында авырткан, күпкән урыннар бар иде. Тик болар гына әллә ни зыян китерә алмый бит инде. Ярый, ял итәргә кирәк. Соңгарак барысы да хәтеренә төшәр әле.

Ә әлегә... Коенып чыгарга да йокларга. Хәзергә аның йокысы килә иде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев