ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
– Без җәмгыятьне уятырга, зомбига әверелгән кешеләрне кичекмәстән дәваларга, азат итәргә, тулы канлы тормыш белән яшәтергә бурычлыбыз. Ә моның өчен җәмгыятьнең бер тетрәнеп алуы таләп ителә. Нык тетрәнеп, сискәнеп уянуы кирәк. Мондый хәл, әлбәттә, корбаннар сорый.
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
16
Юыну бүлмәсенә керүгә аны таныш түгел егет каршы алды. Көзге алдындагы өстәлгә тезеп куелган җайланмаларга күз салгач, Илнур аның парикмахер икәнен чамалады.
– Утыр, әйдә, – диде Парикмахер, өстәл артындагы урындыкка ымлап. – Хәзер сине матур егеткә әйләндерәбез.
Илнур утырды һәм көзгегә күзе төште. Йа Хода! Чәчләре керләнеп, тузып беткән, йөзен сакал-мыек баскан. Бу кыяфәттә күрсә, үз әнисе дә танымыйча узып китәр иде.
Парикмахер уйларга чумып торырга юл куймады. Аның башын нык итеп чылатты да хуш ис аңкытып торган шампунь белән ышкырга тотынды. Аннан сөлге белән корытты, бераздан идәнгә киселгән чәчләр төшә башлады. Сәер иде: менә шушылай утыру рәхәт тә, күңел төбендә ниндидер бик авыр тойгы да бар, шул ук вакытта үзеңнең өстенлегеңне тою да каядыр ашкындыра. Тик бу тойгыларның берсе дә өскә калкып чыкмый, бер-берсе белән көрәшәләр дә хәлсезләнеп тынып калалар.
Җылымса су шундый назлы иде. Ачы тир, кан, тузан катнашкан келәй сыман нәрсә белән капланган тәненә кагылуга, Илнурның күңелен рәхәтлек биләде. Ниндидер күзгә күренмәс кул аның бөтен тәнен назлыйдыр, рухын чистартадыр кебек тоелды. Талгын музыка астында бөтен булмышын назлаган судан да татлырак нәрсә дөньяда юктыр шикелле иде.
Ул ашыкмыйча гына бөтен тәнен сабынлап чыкты, стенада эленеп торган өр-яңа мунчаланы алып яхшылап юынды, коенды... Бөтен күзәнәкләре чистарынып, җиңеләеп калгач та, мондый рәхәтлектән аерылырга теләмичә су астында озак басып торды.
Юынып, киемнәрен алыштыргач, көзгегә карады. Анда инде бөтенләй бүтән егет иде. Яшь. Чибәр. Хәер, элекке кыяфәте белән чагыштырып карасаң, бөтен кеше дә чибәр булып тоеладыр инде. Ул елмайды. Тик ни өчендер елмаю килеп чыкмады, аруы, ачлыгы үзенекен итәдер, тик ул барыбер канәгать иде.
Джонның машинасына утыргач, башына кара бөркәнчекне кабат кидерделәр.
– Тәртипне үзең беләсең, – дип акланды Джон. – Барысын да аңларга тырыш.
Илнур аңлый иде. Ул нәрсәдер мыгырдады да башын утыргычка терәде. Бераздан йоклап та китте. Юынып чыкканнан соң тәне үзеннән-үзе йомшарып, изрәп калды. Бөтен гәүдәсе таралып төште, күзләре йомылды. Бернинди төш тә күрмәде, хәтта үзенең оеп китүен дә аңлый алмады. Аз гына йокымсыраган кебек иде, менә инде шәһәргә килеп тә җиткәннәр. Ул бары тик Джон аның башындагы япманы салдырганда гына уянды. Машинаны калдырып, бер парк эченә уздылар. Джон монда килүләренең сәбәбен аңлатты:
– Бу да безнең бер дәрес шикелле нәрсә, – диде ул, җитди итеп. – Игътибарлы бул, һәр нәрсәне күрергә тырыш.
Илнур баш какты. Тирә-ягына каранып алды. Һуш китәрлек әллә нәрсә юк иде. Сукмак буйлап бер исерек китеп бара. Ару гына җиппәргән, бер яктан икенче якка кыйшаеп атлый. Һә!.. Арырак ике полиция хезмәткәре бара. Күрәчәк инде алар бу абзыйны, бәйләнәчәкләр инде. Хәер... Бәйләнмәячәкләр. Чөнки аларның каршысына калашник автоматы күтәргән бер ир килә.
Джон да шуны ук күзәтә иде бугай.
– Полиция хәзер кемгә бәйләнәчәк? – дип куйды.
– Автомат тоткан кешегә, әлбәттә.
– Бәхәсме?
– Бәхәс!
– Нәрсәдән?
– Кафе. Кичке аш.
Юк!.. Зинһар өчен!... Юк, шайтан алгыры... Иңенә автомат салган ир тәртип сакчылары яныннан бер каршылыксыз узып китте. Тегеләр аның ягына борылып та карамадылар... Алар исерекне күреп, адымнарын тизләттеләр. Ничек шулай булырга мөмкин?! Хәер, шулай дөрестер дә. Уенчык автомат икәнен сизеп калганнардыр. Зыян салырга җыенган нинди кеше шулай итеп корал болгап йөрсен инде...
– Автомат күтәреп килүче – безнең егет, ә полицейскийлар – чын, барып тикшереп карый аласың, – дип аңлатты Джон.
– Син күрсен өчен бу күренешләрне без махсус оештырдык.
– Ник алар бәйләнмәде соң?
– Исерек – алар өчен гарантияле акча чыганагы. Алар өчен урамда берничә төрле генә җинаять бар, алар шуны гына күрә. Шуңа көйләнгәннәр.
– Ә кафе кызганыч, – дип, авыр сулады Илнур.
– Хәзер арырак китәбез.
Алар якындагы җир асты чыгышы алдына барып бастылар. Кеше күп иде. Кинәт бер егет чалыш-чолыш атлап килде дә егыла башлады. Кемнәрдер аны этеп җибәрде, кемдер читкә тайпылып, ары атлады.
– Зинһар, ярдәм итегез, – дигәне ишетелде егетнең. – Ярдәм...
Тик аңа берәү дә игътибар итмәде. Әле берсенә, әле икенчесенә эләгеп барды да төркем атлаган юл читенә чыгып егылды. Ниһаять, әнисе белән җитәкләшеп килүче бер кыз аны күреп алды һәм әнисен шуның янына сөйри башлады:
– Әни, ул ялдәм солый бит...
Анасы аны тупас кына итеп, үзенә тартты да адымын тизләтте. Ярдәм сорап кычкырып ятучыга беркем дә якын килеп карамады. Шактый вакыт узгач кына, ниндидер бер хатын килеп, хәлен белеште дә телефонын алды. Ашыгыч ярдәм чакыра иде бугай.
– Монысы да безнең егет, – диде Джон. – Аның җирдә аунап ятуына сәгатьтән артык вакыт узды. Чынлап та йөрәк чирле кеше булса, берсүзсез үләчәк иде.
– Ә мин боларны нигә күрергә тиеш?
– Синең алдыңда – зур максатлар, җитди эшләр. – Джон аңа беркадәр текәлеп торды.
– Күңелеңдә беркайчан да шик, икеләнү булмасын өчен син бүгенге җәмгыятьнең, кешеләрнең асылын үз күзләрең белән күрергә тиеш.
– Мондый күренешләрне минем болай да күзәткәнем бар, – диде Илнур гамьсез генә. – Үземнең дә теге егет урынында калганым бар. Шундый чакларның берсендә синең белән танышкан идек. Джон баш кагып куйды да дәвам итте:
– Ләкин менә бу очракта син бер нәрсәгә игътибар бирергә тиеш. Күзәт син, әнә, кешеләрне. Алар бер-берсен күрми. Барысы бер җирдән атлый һәм һәрберсе үз дөньясында яши. Алар ниндидер гипноз астында. Алар йокыда, үз иллюзияләре эчендә яшиләр. Илнур моны бераз чамалый иде. Бер мәлне институт алдында икеләнеп басып калды. Нәрсәдер уйланып, нидер хәл итәргә теләп, берничә минут басып торды. Шул арада аңа әллә ничә кеше килеп бәрелде. Кешеләр аны күрми иде: йә үз уйларына бирелеп, йә телефоннарына капланып атлыйлар. Бик гаҗәпләнгән иде ул чакта егет. Соңыннан да моны берничә тапкыр төрле урыннарда кабатлап карады әле – үзгәреш юк, кешеләр аңа бәреләләр иде.
– Барысы да үзен уникаль кеше, кабатланмас шәхес дип уйлый, – дип дәвам итте Джон. – Ә барысы да – джинсыдан, өстендә футболка. Барысының да тормыш максаты: мөлкәт туплау – затлы фатир, затлы машина һәм балаларын яшәү урыны белән тәэмин итү. Әгәр араларында башкача фикер йөртүче, башкача яшәүче кеше бар икән, алар аны сытып, изеп юл читенә чыгарып ташлыйлар. Болардан соң бернинди матурлык та, яктылык та калмый. Болардан мөлкәткә табына торган буш күңелле һәм таш бәгырьле балалар кала. Алар туганлыкның да, дуслыкның да, рухи кыйммәтләрнең дә кадерен белмәячәк. Чөнки болар – зомбилар.
Джон хаклы иде. Чынлап та кешеләрнең киенү рәвешләре дә, атлап йөрешләре дә охшаш иде. Барысы да каядыр ашыга... Бер-берсен күрмиләр дә, күрергә дә теләмиләр...
– Менә шушы кешеләрне без чынбарлыкка кайтарырга тиешбез, – дип нәтиҗә ясады Джон. – Алар тирән тетрәнү кичермичә айнымаячаклар. Алар уянырга һәм үз дөньяңда гына яшәп булмаганын, иңгә-иң терәшеп, бер-береңә ярдәмләшеп тормыш итәргә кирәклеген аңларга тиешләр. Син шуны тоясыңмы? Шәһәрдә эшләрен бетергәч, Джон бер кафе янына килеп туктады. – Хәзер кереп, бераз капкалап чыксак та, ярый, – дип елмайды.
Илнур ихлас баш какты. Ул шат, ул моны тели иде. Шатлыгыннан хәтта сүз дә әйтә алмады, баш кагып кына торды. Ә кафедан таралган тәмле ашсу исе буыннарын йомшартып җибәрде.
17
Икенче көнне кул сугышы буенча күнекмәләр булмады. Көн саен кем беләндер сугышып өйрәнгән Илнурга бу хәтта бераз сәер дә тоелды. Һәр мизгелдә куркыныч көтү, һәр урында сак кылану, уяулыкны югалтмау аның гадәтенә сеңә башлаган иде бугай. Ә кул сугышыннан ял итү әйбәт. Болай да бөтен тәне, мускуллары авыртып тора, ә хисләре ул авыртуларны тоймаслык дәрәҗәдә тупасланган. Сугышудан, ә бәлки кыйналудандыр, беркадәр ял итеп алу файдага гына булачак.
– Син үзеңне күрсәттең инде, – диде Джон, аның уйларын куәтләгәндәй. – Хәзер кул сугышы күнекмәләренә артык мохтаҗлык юк. Ял ит, кинолар кара.
Һәм ул кул сумкасыннан алып, бер флешка калдырды.
– Менә монда яхшы язмалар бар.
Язмалар чынлап та яхшы булып чыкты. Флешкадагы ике видеоның берсе җәнлекләр турында тапшыру, икенчесе нәфис фильм иде.
Талгын гына музыка астында барган тапшыру хайваннар тормышын сурәтли. Башта филләр турында сөйли. Аларның үз балаларын ничек тәрбияләүләре, хоботларын кулланырга өйрәтүләре, кояш көйдермәсен өчен гәүдәләрен лай белән каплаулары... Ниндидер куркыныч хәл килеп чыкса, филләр төркеме бөтен балаларны уртага ала икән – саклау өчен шулай кирәк. Әгәр балалары арыса, аларны күтәреп йөртәләр.
Һиндстанда шундый бер вакыйга була. Якындагы авылларның берсендә яшәүче браконьерлар филнең баласын дару биреп йоклаталар да, үзләре белән алып китәләр. Һәм шул ук төнне бер көтү фил авылга һөҗүм итә. Бары тик әлегә зоопарка озатылмаган фил баласын тапкач кына тынычланып, аны үзләре белән алып китәләр. Бу хакта сөйләгәндә, дикторның соклануы тавышына чыккан иде. Ул Илнурга да күчте.
Әлеге язма Илнур белән булган бер вакыйганы калкытып чыгарды. Ул чакта кечкенә иде әле, ничәнче сыйныфта укыгандыр, төгәл хәтерләми. Иптәш малайлары белән уйнап йөргәндә, бер тупыл башындагы оядан мәтәлеп төшкән карга баласын күреп калдылар. Әле кечкенә генә, шулай да усал – янына килә башлауга ук ямьсез тавыш белән кычкырырга тотына. Авызын зур ачып кычкыра, томшыгының эче карбыз төсендә икән. Бу аны отыры куркынычрак итә, янына якын барырга берәү дә тәвәккәлләми. Илнур барды, карга баласын күтәреп алды да томшыгын икенче кулы белән каплап агач башына карады. Оялары бик биектә иде, менгереп куя алырлык түгел. «Әйдә, ачыклыкка чыгарабыз, бәлки анасы килеп алыр», – диде кемдер.
Аланлыкка чыгуга, чынлап та анасы очып килде. Тик ул рәхмәт әйтергә дип килмәгән иде, ямьсез тавышлар белән каркылдый-каркылдый, малайлар өстендә әйләнә башлады. Кинәт кенә җиргә ташлана да, инде чукып алдым гына дигәндә, тагын күтәрелеп китә. Моннан шүрләгән малайлар төрлесе төрле якка сибелеп, хәвефсез урыннан күзәтергә тотындылар. Ә карга, баласы янына төште дә, аны күтәреп, үз оясына очып китте. Ләкин эш моның белән генә бетмәде. Илнур кая барса да, баш очында теге карга пәйда булды. Кайчагында ул бик якыннан, кул сузымы арадан очып узды, кайвакыт ерактанрак озатып барды. Бары тик бер-ике атнадан соң гына күзгә күренми башлады. Аңламассың инде, рәхмәт әйтергә теләгәндерме, әллә үч алыргамы?
Клинт Иствуд төшергән «Алыштыру» дигән триллер да бала, дөресрәге, улын югалткан ана турында булып чыкты. Бу режиссёрның һәр әсәре кызык, үзенчәлекле һәм Илнур аларны бик ярата иде. Ләкин бу фильмны караганы булмаган икән. Баласын югалткан ананың бу хәл белән килешергә теләмәве турында инде бу әсәр. Ана үз баласының исән икәненә ышана, өметен өзәргә теләми һәм аны табу өчен адәм акылы җитмәслек адымнарга бара, үзеннән мең тапкыр көчлерәк затлар белән көрәшкә чыга. Һәм үз өстенлеген исбат итә – улын табуга ирешә.
Иствудның бу фильмы да тетрәндергеч иде. Үз баласы өчен ата-ана нинди генә михнәтләргә бармый да, нинди генә хәтәр адымнар ясамый икән. Илнурның әти-әнисе дә әллә күпме хәтәр гамәлләр кылды инде аның өчен. Кылдылар. Егет моны әйбәт белә. Әмма нинди гамәлләр икәнен генә төгәл хәтерли алмый. Күңелендә бикле бүлмәләр шикеллерәк ниндидер урыннар да бар бугай аның. Берничек тә кереп булмый торган...
Уйларга бирелеп торырга мөмкинлек булмады. Ишек тавышы ишетелде. Илнур гаҗәпләнебрәк, шул якка төбәлде. Төшке ашка да, ату дәресләренә дә иртә иде әле. Джон килеп керде:
– Хәзер юынасың, киемнәреңне алыштырасың һәм киңәшмәгә барабыз, – диде ул керә-керүгә үк. – Остаз чакыра.
Киттек. Остаз янәшәдәге калкулык-подвалларның берсендә яши икән. Монысы яктырак та, уңайлырак та – әйбәт кенә оешманың офисы шикеллерәк, тәрәзәләре генә юк. Остазның бүлмәсе дә офис директорыныкы кебегрәк. Якты матур бүлмә, ян-яктагы стеналардагы алтынсу тоткычларда шәмнәр янып тора, алардан борынны иркәли торган хуш ис сибелә. Каршы як стенада – шкафлар, түрдә Т хәрефе рәвешендәрәк эшләнгән киң өстәл, өстәл янындагы тәхеткә тартым кәнәфидә Остаз утыра. Керүчеләрне күрүгә, ул урыныннан торып, каршы алды да, ике куллап күрешкәч, кәнәфиләргә ымлады:
– Утырышыгыз, туганнар, сүзем бар.
Үз урынына барып утыргач, бер тын Илнурга карап торды. Карашлары көчле иде аның, бөтен булмышыңны, һәр күзәнәгеңнең нинди хәрәкәт ясаганын күреп торадыр шикелле иде.
– Әзерлек ничек бара соң?
Илнур нидер әйтеп өлгергәнче, Джон телгә килде:
– Ул инде әзер.
– Бик яхшы, бик яхшы... – Остаз тагын Илнурга текәлде. – Син мине... Мине генә түгел, ә бөтенебезне дә сокландырган искиткеч шәкерт булдың...
Остаз тикле Остазның авызыннан мондый сүзләрне ишетү зур бәхет иде Илнурга. Димәк, ул барысын да дөрес эшләгән, димәк, ул сынауларны уңышлы уза.
Остаз өстәл читендә торган ком сәгатен бармаклары арасында әйләндерде дә үзенең алдына куйды.
– Син барлык сабакларны да тиз үзләштерәсең, аң-гыйлемгә, яңа эшчәнлеккә синең күңелең һәрвакыт ачык, чөнки әйткәнне тыңлыйсың, һәр сүзне үзеңә сеңдерәсең, гамәлдә кулланасың. Бу – синең өстенлегең.
Ягымлы матур тавыш белән талгын гына әйтелгән мондый сүзләрне ишетү дә, үзеңә сеңдерү дә, гамәлгә ашыру да рәхәт иде.
– Ничә көннәр буе ач торып та, син бүлмәңдә яшереп куйган ризыкларга тотынмадың. Түздең. Бу – соклангыч. Чөнки адәм балаларының күбесе ачлыкта гына түгел, ә иркенлектә дә үз нәфсесен тыя белми. Ә син үз-үзеңне тота алдың. Бу үзе үк синең гади кеше түгел, ә илаһи зат икәнеңне күрсәтеп тора. Илаһи зат... Илаһи зат ул Аллалар затыннан дигән сүз. Син гади генә кеше түгел, син урамдагы төркемнең бер өлеше түгел, син – илаһи зат. Һәм моны Остаз үзе әйтә.
– Гади адәм баласы булса, югалып калыр иде, ә син авырлыклардан, котылгысыз хәлләрдән чыгуның һич көтелмәгән юлларын эзләп таба белдең. Аллалар затыннан син.
Остаз алдында торган ком сәгатен кирегә әйләндереп куйды да дәвам итте:
– Шуңа күрә бик мөһим бер мәсьәләдә синең белән киңәшләшергә булдым.
Ул Илнурга төбәлде. Ялкынлы карашлар үзенә тарта, алардан берничек тә аерылып булмый иде. Егет шушы карашларга бәйләп куелган кешедәй бер хәрәкәтсез калды, ул хәтта сулыш та алмый иде бугай, һәрхәлдә моны үзе тоймады. Ул тулысынча Остаз иркендә, аның карашлары ихтыярында иде.
– Без җәмгыятьне уятырга, зомбига әверелгән кешеләрне кичекмәстән дәваларга, азат итәргә, тулы канлы тормыш белән яшәтергә бурычлыбыз. Ә моның өчен җәмгыятьнең бер тетрәнеп алуы таләп ителә. Нык тетрәнеп, сискәнеп уянуы кирәк. Мондый хәл, әлбәттә, корбаннар сорый. Һәм без кешеләрнең иң йомшак урынын табарга тиешбез. Һәркемгә кагыла, беркемне дә битараф калдыра алмый торган әрнү ноктасын табарга кирәк.
Илнур бар булмышы белән ләззәтле дулкында тибрәнеп утырса да, Остазның сүзләрен аермачык ишетә иде. Әле ул үз бүлмәсендә караган фильмнарны исенә төшерде. Кешеләрнең, гомумән, барлык җан ияләренең дә иң йомшак урынын ул белә иде.
– Бала, – дип пышылдады Илнур. – Балаларны кулланырга кирәк...
– Балаларны? – диде Остаз, бу сүзнең мәгънәсен үлчәп карагандай. – Яхшы. Бик яхшы. Ә син үзең моны ничек күз алдына китерәсең?
Илнур уйга калды һәм барысын да күз алдына бастырырга тырышты. Аның җаны гәүдәсеннән аерылып, югары күтәрелгәндәй булды. Югарыга менде дә балалар бакчалары, парклар, спорт мәйданчыклары, хастаханәләр аша очып узды. Һәм бер мәктәп өстенә килеп туктады. Бу аның үзе укып чыккан мәктәп иде. Иң уңышлы урын. Илнур аның төзелешен дә яхшы белә, укучы балалар да бик күп.
– Бу вазифа сиңа йөкләтелә, – дигән тавышы ишетелде Остазның. – Чөнки син – бердәнбер. Алла. Алла гел мәрхәмәтле генә була алмый. Кешеләр азынып, бозылып киткән чакларда ул җәза коралына әверелә һәм адәм балаларын һәртөрле вулканнар, җир тетрәүләр, су басулар аша җәзалый. Меңнәрчә корбаннар барлыкка китерә. Син дә – җәзалау алласы. Син кешеләрне утлы корал аша җәзалаячаксың. Дөньядагы бар тереклек өчен иң кадерле нәрсә – бала. Син аларның балаларын алып, барлык кешеләрне, хәтта үз балалары булмаганнарны да тетрәнергә мәҗбүр итәчәксең. Син берүзең... бөтен җәмгыятьнең астын-өскә китереп, кешелекне уятырга сәләтле зат. Син – алла! Дөньядагы бөтен җан иясе сиңа буйсына.
– Мин – алла, – дип кабатлады Илнур. – Мин алла һәм үз вазифамны үтәргә тиеш.
– Хыялдан чынбарлыкка тик бер адым. Үз гамәлләреңне күз алдына бастыр. – Остаз бер мизгелгә тынып торды да әмер бирде:
– Вакыт! – Вакыт... Вакыт... Вакыт... – дигән кайтаваз кабатланды Илнурның аңында. – Вакыт...
(Дәвамы бар)
"КУ" 12,2022
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев