Логотип Казан Утлары
Повесть

ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)

– Нишләп соң ул миңа килеп терәлгәч кенә балаларым арасында көмешлеләре юк? Нишләп минем генә өлешем көмешсез? – Менә күрерсең, кияүләрең үз малайларыңа караганда да якынрак булыр әле…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Күптән инде, күптән яшәгән юк»

Кәрим Галимәрдән картның йорты каршысында үсеп утырган
өянке янына артсыз урындык күтәреп килде. Икенче кулында бау иде.
Шуның бер башына элмәк ясады, икенчесен өянке ботагына бәйләде дә, урындыкка менеп, шуннан җиргә сикереп төште. Тик бау бик
озын булып чыкты, бөгелеп-сыгылып асылынып калды, тартылмады.
Кәрим бауны өстәгерәк ботакка бәйләде, буен да киметте, тик
кәүсәнең агачтан чыккан урынына түгел, ә очына ук диярлек. Шуңа
күрә Кәрим икенче мәртәбә урындыктан сикергәч, ботак сыгылды
да, бау тагын тартылмый калды. Өченче юлы Кәрим бауны тагын да
кыскарак калдырып, ботакның уртасынарак бәйләде. Ул сикерәм генә
дигәндә, Галимәрдән капкасыннан Гөлшат килеп чыкты.
– Әстәгъфирулла! Кәрим! Нишлисең?!
Кәрим аңа җавап биреп тормады, чираттагы мәртәбә урындыктан
сикерде. Бу юлы ботак та бөгелмәде, бау да тартылды, кыскасы, Кәрим
асылынып калды, аяклары җиргә тими иде. Тыны кысыла башлагач,
Кәримнең яшисе килә башлады, ул тыпырчынды, куллары белән бауга
тотынып гәүдәсен күтәрмәкче булды, тик булдыра алмады. Ул арада
Гөлшат, йөгереп килеп, Кәрим астына дүрт аяклап басты, аркасын
аның аякларына терәде. Кәрим ашыга-ашыга муенындагы элмәкне
бушатты, тик салдыра алмады. Ир гел чайкалып торды, әледән-әле
аягы Гөлшатның аркасыннан таеп китә иде.
– Нишләвең бу, Кәрим?! Акылдан яздыңмы әллә?! – дип сорады
Гөлшат.
– Яшисем килми башлаган иде. Үлә башлагач, үләсе дә килми икән.
Шулвакыт өянке янына Иркә дә йөгереп килеп җитте. Кәрим
белән Гөлшатны күргәч, шып туктап калды, койма янына посыбрак
боларның сөйләшкәнен тыңлап тора башлады.
– Нишләп яшисең килми башлады кисәк кенә? – дип сораштыруын
дәвам итте Гөлшат. Аңа сыртында фил хәтле Кәримне бастырып тору
бер дә җиңел түгел иде, әлбәттә, әмма шыңшымады, түзде.
– Кисәк кенә түгел инде ул... Малаең да булмагач, ни дип яшәмәк
кирәк бу дөньяда? – дип җавап бирде моңсу гына Кәрим.
– Шуның өчен асылына димени кеше? Әйттем ич мин сиңа, кирәк
булса, биш малай апкайтып бирәм, дидем.
Иркә Гөлшат ягына талпынып куйган иде, тик Кәрим:
– Юк, Гөлшат, алай булмый, – дигәч, тагын туктап калды.
– Ник?
– Галимәрдән бабай әйтә, сөяркәне асрау бик кыйбатка төшә, ди.
– Миңа бер тиен дә кирәкми синнән.
– Аннары ул тагын әйтте, бала никахлы ата-анадан, шуларның
мәхәббәтеннән туарга тиеш, диде.
– Соң әйдә, күрше авыл мулласына барыйк та, никах укытыйк.
Монысына Иркә түзеп тора алмады инде.
– Нәрсә-ә-ә?! – дип йөгереп килде дә, Гөлшатның чәченә ябышты.
– Кеше ирләренә сикерә башладыңмы, сөйрәлчек?! Күрмәгәнеңне
күрсәтәм мин сиңа хәзер, себерке!

Иркә Гөлшатны чәченнән өстерәп, Кәрим астыннан тартып алгач,
ир тагын бауда асылынып калды.
– Зиначы хатын икәнеңне белә идем күптән, тик бу кадәр үк азгын
дип һич тә уйламаган идем, – диде Иркә, ярсып.
– Иркә, җибәр, зинһар! Тынычлан, Иркә! – дип ялварды Гөлшат.
– Кеше түгел икәнсең син, Гөлшат! Фахишә икәнсең! – дип дәвам
итте Иркә.
– Тынычлан, дим, Иркә! Кәрим тагын асылынып калды бит. Аны
коткарырга кирәк!
– Ә?
Иркә, ире исенә төшеп, аның ягына борылып карады. Шулвакыт
өянкенең ботагы сынып, Кәрим җиргә егылып төште.
– Аны асылынгач-асылынгач юанрак ботак табып булмый идеме?
Шушы хәтле гәүдәң белән кем шундый нечкә ботакка асылына инде? –
диде Иркә, мәсхәрәләп. – Ничек күтәрсен ул сине – ит бүкәнен? Сына
канишны! Ни малай ясый белмисең, ни асылына алмыйсың кешечә!
Асылынсаң, асылын агачның асылына, диләр безнең халыкта. Ә син
иң нечкә, иң хәлсез ботакка килеп тотынгансың.
Гөлшат Иркәдән ычкыну белән Кәрим янына йөгереп килде.
– Бар җирең дә исәнме, Кәрим? Аякларың авыртмыймы?
Сынмагандыр бит? – дип сораулар яудыра башлады.
– Син, кызый, һаман берни дә аңламадыңмыни соң? Бар, ычкын әле
моннан, яхшы чакта! – дип, Иркә Гөлшатны якасыннан тотып, читкәрәк
этеп җибәрде. Кәрим элмәкне бушатты, бик каты ютәлли башлады.
– Мин булмасам, ирсез кала идең бит! Мин генә коткарып калдым
Кәримне! – дип ярсыды Гөлшат.
– Әйе, шулайдыр! Шайтаным булсынмыни бу фил кадәр иргә?!
Монысы – беренчедән. Икенчедән, мин синең белән бер үк вакытта
килеп җиткән идем монда, юри качып тордым, мин әйтәм, ни дип
сайрарлар икән, дим. Күрше авыл мулласына барыйк дия башлагач,
түземем калмады, килеп, чәчеңә ябыштым. Сыптыр дигәннәр сиңа!
Торма монда саруымны кайнатып! – дип, Гөлшат ягына кизәнде.
– Әйе, Гөлшат. Син бар, кайт инде... Рәхмәт... – дип әйтә алды
Кәрим, ютәле тукталып торган бер арада.
Иркә иренең арт чүмеченә берне тондырды.
– Рәхмәт?! Нәрсәгә рәхмәт?! Сине гаиләңнән аерып алырга
йөргәнгәме?
– Ир белән хатын арасына кермә – кысылырсың, дип, белми генә
әйтмиләр икән шул, – дип, борын астына мыгырданып, Гөлшат
чыгып китте.
– Йә, Кәрим, нишләвең инде бу тагын? – диде Иркә, авыр сулап.
Ул бераз тынычлана төшкән иде инде.
– Белмим... Баш томаланды... Җен бутады бугай.

– Синең башыңны гына түгел, безнең бөтен тормышыбызны җен
бутады, ахрысы. Шагыйрь әйтмешли:
Күптән инде үксеп елаган юк,
Күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды безгә – белгән юк?
– Күптән инде, күптән яшәгән юк. Күптән инде, күптән үлгән юк1,
– дип дәвам итте шигырьне Кәрим.
– Ә бит сиңа кияүгә чыкканда дөньяда миннән дә бәхетле кеше
булмагандыр!
– Мин дә тормышыбыз мондыйга әйләнер дип күз алдына да
китерә алмаган идем.
– Ә кем гаепле соң?
– Кем?
– Син!
– Мин?! Ә нишләп мин?
– Ә кем котыра соң «малай кирәк миңа!» дип?
– Тик ул чыннан да кирәк бит безгә, Иркәм!
– Каян чыксын соң ул малай? – диде Иркә, тагын бер авыр сулап.
– Безнең бит синең белән тынычлап кына икебез генә калганыбыз
да юк! Йә кызлар йөгереп керәләр йокы бүлмәсенә. «Әни, минем су
эчәсем килә!» «Әти, йоклап булмый, әкият укы әле!» Йә әни килеп
керә күзен тондырып. «Бәттәч! Әле һаман йокламадыгызмыни?!» –
дип. Йә син цирк оештыра башлыйсың!
– Нинди цирк?
– Клоунада! Кем бүрек киеп йокламакчы иде? Мендәр астына кем
балта салып куйды? Караватны бүлмә уртасына кем күчермәкче иде?
Бер капчык кырмысканы урманнан өйгә кем күтәреп кайтты? Бәлки
миндер? Юк, син әйт, кем?
– Мин.
– Син шул, син!
– Ә ничек малай апкайтырга соң алайса?
– Бүген медицинага йөз процент гарантия бирә торган методика
билгеле түгел. Тик шулай да, мәсәлән, диета тотарга кушалар.
– Нинди диета? – Кәримнең күзләрендә өмет чаткылары пәйда
булды.
– Ну, менә боткалар, төрле-төрле җиләкләр күбрәк ашасаң, кыз
бала тууы ихтималы күбрәк, диләр инде.
– Ә ир бала тусынга нишләргә кирәк?
– Калийга бай ризык ашарга кирәк, диләр. Бәрәңге, кәбестә,


1 Нияз Акмал шигыре.

кабак, ташкабак, кыяр. С витамины күбрәк кирәк диләр инде,
алар цитрус җимешләрендә күп. Чикләвекләр дә бик файдалы,
пешкән күкәй дә.
– Аңладым! Болай булгач, бүгеннән башлап ботка белән җиләкләрне
иснәп тә карамыйсың, күкәйгә күчәсең!
– Кәрим! Син үзеңнең ни сөйләгәнеңне үзең ишетәсеңме ул? – дип
сорады Иркә, каш астыннан сөзеп карап.
– Ну, мин кыскартып әйттем бит инде, аңладың бит инде!
– Кыскартып әйттем, имеш! Яхшырагы, әйт әле син менә миңа,
без кайчан соңгы мәртәбә бергә булдык синең белән, ым?
– Ы-ы-ым, – дип сузды Кәрим һавага карап. Төгәл датаны искә
төшерә алмады, күрәсең, хатынына әйтеп куйды. – Син үзең бит!
– Нәрсә мин үзем? Хатын-кыз ни әйтмәс ул. Аның сүзен тыңлап
торсаң, әллә ни бик ерак китә алмассың! Яшьрәк чакта бер дә тыңлап
тормый идең, көн саен диярлек ала идең үзеңә кирәкне!
– Иркәм! Әйдә, яшьлеккә кайтып киләбез!
– Ә син юлын да беләсеңме?
– Әйе, беләм! Чишмә буеннан башлана.
– И-и-их, яшь чаклар, яшь чаклар! Синең белән очраша гына
башлаган мәлләрдә чишмә янында, аның назлы челтерәве, моңлы
җыры тавышын тыңлап, сәгатьләр буе үбешеп утыра торган идек
бит! Акылдан язарлык! Сәгатьләр буе! – дип, романтик истәлекләргә
бирелеп алды Иркә.
– Әйдә, Иркәм, киттек чишмә буена!
– Әйдә соң, барып карыйк.

«Ник минем өлешем көмешсез?»

Бу кыйссаның игътибарга лаеклы чираттагы вакыйгасы Кәрим
белән Иркә чишмәгә барып кайтканнан соң, ярты еллап чамасы узгач
булды. Кәрим, Нурибәк, Зәйтүнә өйләрендә һәрберсе үз эшләре белән
мәшгуль иде. Зәйтүнәнең кесә телефоны шалтырады.
– Алло?! Әү, кызым!
– Иркә шалтыратамы? Ни ди? Нишләп сиңа, нигә миңа түгел?
– Кияү, бер минут кына сабыр ит инде, зинһар! Авырлы хатын
белән аны нервынничайт иттермичә генә сөйләшергә ирек бир, ә?!
– диде Зәйтүнә трубкадан аерылып. Кәрим читкәрәк китте. – Әйе,
кызым, әйе, тыңлыйм сине... Ярар, бик әйбәт булган... Әйтермен,
әйтермен, борчылма... Әйе инде, җайлап кына әйтермен, – дип
Зәйтүнә телефонын сүндерде.
– Ни ди Иркә? Нәрсәне җайлап әйтергә кушты? Барганмы ул бүген
УЗИга? Ни дигәннәр? – дип Кәрим сораулар аттыра башлады.
– Кияү, кил әле, менә бабаң янына утыр әле.

– Син болай йомшак тавыш белән сөйләшә башласаң, куркам мин,
әби! Җүнлегә түгел бу!
– Утыр әле әйдә, утыр. Бернинди җүнсез әйбер дә булмады, барысы
да бик әйбәт, Аллаһка шөкер.
– Әйт инде тизрәк, зинһар! Әйтәсе сүзеңне тәртә буе сузма!
Барганмы Иркә УЗИга? – дип холыксызлана башлады Кәрим.
– Барган. Барысы да бик әйбәт, дигәннәр. Үзе дә сәламәт, бала да
сәламәт, бернинди патологияләре дә юк, дигәннәр. Тфү-тфү, Аллаһым
сакласын!
– Малаймы, кызмы икәнен караганнармы? Әйткәннәрме?
– Караганнар. Әйткәннәр.
– Малаймы?
– Аллаһы Тәгалә сезгә өченче бала итеп, – диде дә, Зәйтүнә, бераз
дәшми торгач, дәвам итте. – Тагын бер кыз биргән, бәбекәем. Исән-
сау булсын, бәхетле бала булып үссен, бирсен Ходай.
Кәрим бер ноктага төбәлеп катты, ул тамчы да селкенми иде.
– Ник бер сүз дә әйтмисең? Бабаң чире йоктымы әллә? – дип
сорады аннан Зәйтүнә. Кәрим дәшмәде. – Нәрсә дихлофос белән
агуланган чебен сыман утырасың? Нурибәк, карале, сиңа әйтәм!
Нишләде киявебез? Ни үле, ни тере түгел, ни исерек, ни айнык. Кем
әйткәндәй, тере дисәң, санда юк, үле дисәң, гүрдә юк.
– Булсын инде, Зәйтүнә, булсын! – диясе итте Нурибәк.
– Булсын инде, булсын! Буласы булган бугай инде монда! Кияү
дим! – Зәйтүнә, аптырагач, Кәримне җилтерәтеп карады.
– Ә?! Нәрсә?! – дип аңына килгәндәй булды Кәрим.
– Ни булды сиңа дим? Дөнья беткәнме әллә? Әйтеп торалар бит
сиңа, Иркә үзе дә сәламәт, бала да сәламәт, бернинди патологияләре дә
юк, дигәннәр. Шатланырга кирәк! Ә син монда өрәк кебек утырасың!
– Әллә нишләп тын җитми, башым әйләнә. Ятып торыйм әле мин
бераз.
– Ят, кияү, ят, тынычлан, – диде Зәйтүнә киявенә тыныч кына һәм
шундук иренә ырылдады. – Күтәр артыңны! Урын бир кешегә! Ятып
торсын әзрәк, башым әйләнә ди бит.
Кәрим диванга ятты, Нурибәк аның янына урындыкка утырды.
– Минем тавыкларым да каралмаган бит әле. Берсен-берсе ашый
башлаганчы, җим салып керим инде үзләренә, – дип сөйләнә-сөйләнә,
Зәйтүнә чыгып китте.
– Булсын инде, кияү, булсын!.. Язмыштан узмыш юк, – диде
Нурибәк. – Минем дә баштан үтте инде синеке кебеге... Аллаһы
Тәгаләнең биргәненә шөкер итеп яшәргә кирәк... Алма кебек
кызларың бар, яшь, чибәр, акыллы хатының бар, тормышың мул,
Аллаһының бирмешенә разый булып яшәргә кирәк... Кем әйтмешли,
нишлисең бит, өлешеңә тигән көмешең…

– Нишләп соң ул миңа килеп терәлгәч кенә балаларым арасында
көмешлеләре юк? Нишләп минем генә өлешем көмешсез?
– Менә күрерсең, кияүләрең үз малайларыңа караганда да якынрак
булыр әле…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2026

Фото: magnifik ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев