ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
– Алай түгел ул, Зәйтүнә! Аның хикмәте бар, – диде Галимәрдән бик гади әйберне аңламаган бала-чагага дәрес өйрәткән кебек. – Нинди хикмәте тагын? – диде Зәйтүнә, әмма дә ләкин, ул күршесе бирәсе җавапка, әле аны ишетмәсә дә, алдан ук ышанмый иде инде.
«Хакыгыз юк! Ишетәсезме?»
Кияве белән күршесе килеп кергәндә, Нурибәк, гадәтенчә, диванда
газета укып утыра иде.
– Әйдүк, Галимәрдән бабай, түргә уз! – диде Кәрим керә-керешкә.
– Ярар, түрләргә үк узып тормам. Ике сүз генә әйтәм дә, өемә
чыгам, эшләрем бик күп, – дип карышты карт.
– Әйдә, менә монда, бабай янына диванга үт инде.
– Кем ул – бабай? Нурибәкме? – дип сорады Галимәрдән. Ул
Нурибәкне бабай дип атауларына бик гаҗәпләнде бугай.
– Әйе, Нурибәк, – диде Кәрим, үз чиратында, Галимәрдәннең
соравына аптырап.
Ул арада аш бүлмәсеннән, кулларын кечкенә тастымалга сөртә-
сөртә Зәйтүнә килеп чыкты.
– Нишләп утырасың түмгәк кебек?! – диде ул иренә, аның яныннан
үтеп барышлый.
– Юк, анда диванга кадәр барып тормыйм инде, итекне саласы
була, – дип карышты һаман Галимәрдән.
– Килеп исәнләш кунак белән, түргә чакыр! – дип өйрәтте ирен
Зәйтүнә.
Нурибәк ишек төбенә килеп, күршесе белән кул биреп күреште.
– Әйдә инде, Галимәрдән бабай, уз инде. Кунакны ишек төбендә
тоту яхшы түгел бит, – диде ул күрешкәндә.
– Юк, юк! Менә шушында, ишек төбендә генә утырам. Мин озакка
түгел. Бер урындык бирсәгез...
Кәрим җәһәт кенә урындык алып килеп бирде, Галимәрдән ах-
ухлап, шуңа утырды.
– Иркә өйдә юкмы әллә? – дип сорады карт, як-ягына каранып.
– Юк, эштә. Төшке аш вакыты җитә инде, кайтырга тиеш тиздән,
– дип аңлатты Зәйтүнә.
– Ярар, җиткерерсез аңа да минем сүзләрне, кайтканын көтмибез
инде, – диде карт, һаман да каядыр ашыгып. Аннан Кәримнән сорады:
– Ә син нишләп эштә түгел?
– Отпускада мин.
– Ә-ә-ә, алай икән. Балалар укудамы?
– Әйе, укуда, – диде Кәрим.
– Ярар, алайса, – диде Галимәрдән, кулларын тезләренә куеп. – Сез
дә утырышыгыз әле, күршеләр. Бер бик җитди сүзем бар иде сезгә.
Тынычлап, утырып, сеңдереп, дигәндәй тыңласагыз, шәп булыр иде.
Барысы да утырыштылар.
– Менә шулай утырам бервакыт капка төбендә, кем әйтмешли,
беркемгә дә тимим, – дип, ашыкмыйча гына сөйли башлады карт. –
Карасам, урам буйлап ике ир-ат килә. Урта яшьләрдә болар. Шәһәрчә
киенгәннәр, безнеңчә түгел. Килделәр, хәл-әхвәл сораштылар. «Бабай,
син шушы авылныкымы?» – диләр. «Шушы авылныкы», – дим. «Без
Казаннан килдек, Тарих институтыннан», – диләр. «Эзләнүләр белән
мәшгульбез, төрле төбәктәге кешеләрнең ДНКларын тикшерәбез»,
– диләр. «Сезнең авылның берәр ир-атының ДНКсы кирәк иде. Риза
буласыңмы, бабай?» – диләр.
– ДНК дигәне нәрсә тагын? – дип сорады Зәйтүнә.
– Мин дә белми идем, теге Казан галимнәре аңлатты. Ул кешенең
шундый би-и-ик кечкенә молекуласы икән, тик нәкъ менә шул
ДНК буыннан-буынга организм турындагы бөтен информацияне,
яшерен кодларны тапшыра икән. Мәсәлән, малай ни өчен атасына,
йә бабасына охшап туа? Менә шул ДНК тапшыра инде бөтен кирәкле
нәрсәне, – дип, карт, түшәмгә каратып, имән бармагын күтәрде.
– Ничек алдылар соң синнән ул ДНКны? Операция ясадылармыни?
– диде Зәйтүнә, шикләнеп.
– Нишләп операция ясасыннар? Син, Зәйтүнә, белмәсәң, сөйләмә
инде! – диде Галимәрдән, ачуланып.
– Белмәгәнгә сорыйм бит!
– Теге ике ир-атның берсе портфеленнән башта резин перчаткалар
тартып чыгарды, кулларына киеп куйды. Аннары спирт белән шул
перчаткалы кулларын сөртте, – дип тәфсилләп дәвам итте Галимәрдән.
Аннары ул ир-ат портфеленнән бер конверт чыгарган. Теге без
хат яза торган бәләкәй конверт кына түгел инде! Аннан ике мәртәбә
зуррак! Юк, хәтта өч мәртәбә зуррактыр әле, дип аңлатты карт.
Конверт эченнән чыгарган полиэтилен пакет, өске ягы бик һәйбәтләп
ябыштырылган икән. Шул пакет эчендә мамыклы таяклар, ди.
– Теге без колак чистарта торган бәләкәй генә таякчыклар
түгел болар, утыз сантиметрлап бардыр, менә моның хәтле! – дип
Галимәрдән куллары белән бер метрлап араны күрсәтте. – «Ач, бабай
авызыңны!» – диләр. Бер папирос тартып алыйм инде башта, дигән
идем: «Юк, ярамый анализ алыр алдыннан», – диләр. Ачтым авызны.
Башта беренче таякчыкның бер башы белән Галимәрдәннең уң
яңагын эчтән сыпырып алганнар, аннары икенче башы белән – сул
яңагын. Аннары икенче мамыклы таяк белән дә шулай. Ике таякны
да пакетка кире салып, башын шәпләп ябып-ябыштырып куйганнар.
– Нәтиҗәләрен берничә айдан хәбәр итәрбез, диделәр, – дип карт,
кыйссасын тәмамлады.
– Нишләп алай бик озак? – дип кызыксынды Кәрим.
– Баксаң, шул ДНКны бездә тикшереп карый белүче юк икән! Түлке
Әмерикәдә генә! Әллә нинди зур акчалар түләп, шул таякчыкларны
АКШка җибәреп яталар икән. Бөтен дөнья шунда җибәрә! Ә анда
чират. Шуңа берничә ай көтәсе икән. Кит моннан! Бу татар бетми
нишләсен инде?! Авызыңнан алган селәгәйне тикшерергә дә
Әмерикәгә җибәреп яткач, бетәсең инде, бетми кая барасың! – дип
холыксызлана башлады карт.
– Җавап килдеме соң инде ахыр чиктә, Галимәрдән бабай? – диде
Кәрим, чын-чынлап кызыксынып китеп.
– Килде шул! Килмәсә, болай тәфсилләп сөйләр идемме сезгә?
Баксаң, Галимәрдән карт бик сирәк очрый торган I2a2 дигән
гаплогруппага керә икән. Бу тармак 7500 ел элек барлыкка килгән
дип фаразлана. Әлеге гаплогруппа румын, молдован, мадьяр,
көньяк литвалылар, албан, грек, Италиянең төньяк-көнчыгышында,
көнбатыш Төркия һәм төньяк Кавказда очрый икән. Ә иң кызыгы
шунда, әлеге гаплогруппага керүче ир-атларның уртача буе 185,6 см
тәшкил итә икән, ә бу – дөнья рекорды!
– Менә син дә фил хәтле бит, – диде карт Кәримгә. – Яшьрәк чакта
мин дә ничауа гына идем, хәзер бераз басылдым, җыйнаклана төштем.
Галимәрдән нәселенең борынгы бабалары сарматлар булган икән.
Бу төрки телле күчмә кабиләләрдән торган халык безнең эрага кадәр
VI-IV гасырларда Дунай елгасы белән Арал диңгезе арасындагы
далаларда яшәгән. Сарматларның борынгы ватаны көньяк Урал
булган. Алар барлык яуларда җиңү яулаганнар, чөнки беренче булып
атта чабып барган килеш уктан төз атарга өйрәнгәннәр. Бу башка
халыклар өчен коточкыч зур бәлагә әверелгән.
– Сарматларда коллык беркайчан да булмаган, һәркем иректә
яшәгән, ә юлбашчы итеп иң кыю һәм данлыклы сугышчыларны
сайлап куя торган булганнар. Аннары инде, тора-бара сарматлар
һуннарга һәм болгарга кушылып югалып беткән, – дип сөйләде
Галимәрдән.
– Менә бу өлешеңә тигән көмешең ичмаса-а-ам! – дип сузды
Нурибәк.
– И-и-и! Бик исең киткән икән! Шуннан ни? Әллә кайчан үлеп
беткән бит инде сарматлар! – дип кыстырды Зәйтүнә. – Син нәрсәгә
дип сөйләдең бу әкиятеңне безгә, Галимәрдән бабай?
– Беренчедән, Зәйтүнә, әкият түгел бу, хак сүзләр. Икенчедән, син
аңласын дип сөйләдем. Иң беренче чиратта, сиңа дип сөйләдем! –
диде Галимәрдән, «сиңа» сүзенә аеруча басым ясап.
– Ни аңларга тиеш соң мин, ни?
– Менә бит, Кәримгә әйткәнсең, безнең нәселдә хатыннар шундый
инде, гел кызлар гына алып кайталар. Малай кирәк дип йөдәтмә
минем кызымны, дигәнсең. Әйттеңме шул сүзне?
– Әйттем шул! Кыз сорарга килгәч үк әйттем. Дөресе шул булгач,
ни дип әйтим тагын?
– Кемнәр соң ул синең нәсел хатыннары? – дип усал итеп сорады
карт.
– Соң менә мин, минем кызларым, минем әни, әби, аның әнисе
һәм әбисе.
– Син, Зәйтүнә, тити баш икәнсең, ачуым да бер килмәгәе! Нәсел
алай хатын-кыз ягыннан чутланмый бит ул, ир ягыннан карыйлар!
– диде Галимәрдән, кашларын җыерып.
– Хара-а-ап икән! Кем чыгарган закон ул? Ничек телим, шулай
чутлыйм! Синнән сорап торырмын дисеңме әллә?
– Булсын инде, Зәйтүнә, булсын! – дигән булып, Нурибәк үзенчә
хатынын тынычландырырга тырышты.
– Булсын инде, әйе, булсын! Монда синең хатыныңны үз өендә
эттән алып эткә салып сүгәләр, ә син булсын инде, дип утырасың! –
дип, киресенчә, кызганнан-кыза гына барды Зәйтүнә.
– Беркем дә сүкми сине, Зәйтүнә! Аңлатмакчы гына булам, – диде
Галимәрдән, ягымлырак тавыш белән. – Менә әйт әле миңа, нишләп
шәҗәрәләрне малайдан – атага, атадан бабайга төзиләр?
– Мужиклар төзегәч, үзләрен өстен итеп калдыралар инде.
Хатын-кыз төзесә, башкача булыр иде, – дип шундук җавап тапты
Зәйтүнә.
– Алай түгел ул, Зәйтүнә! Аның хикмәте бар, – диде Галимәрдән
бик гади әйберне аңламаган бала-чагага дәрес өйрәткән кебек.
– Нинди хикмәте тагын? – диде Зәйтүнә, әмма дә ләкин, ул күршесе
бирәсе җавапка, әле аны ишетмәсә дә, алдан ук ышанмый иде инде.
– ДНК дип сөйләдемме? Менә шул молекула ата белән малайныкы
гына бертөрле була, башка берничек тә күчми ул, – дип, ликбезын
дәвам итте Галимәрдән.
– Ә син каян беләсең? – дип, сорау яудыруын дәвам итте Зәйтүнә.
– Тарих институты галимнәре аңлатты.
– Авызыңнан селәгәеңне сөртеп алганда, артык күп әйбер
аңлатырга җитешкәннәр алар сиңа, ә?
– Мин алар белән инде ничә ел хат алышам! Беләсең килсә, без
Кәрим белән туганнар дияргә дә була. Чөнки безнең моннан 450-500
ел элек уртак бабабыз булган! – дип кычкыруга күчте Галимәрдән.
– Анысын да Казан галимнәре әйттеме?
– Әйтмәде! Язып җибәрделәр! Алар безнең бөтен нәсел-нәсәбәне
өйрәнеп, шәҗәрә төзеделәр. Синең киявеңнең нәселе нигезендә
беләсеңме кем булган? Болгар ханының беренче ярдәмчесе, вәзире
Айдар! Берничә ел элек төшемә кергән иде бер борынгы ир-ат.
Башында – чалма, өстендә – чапан, озын кара сакаллы үзе. «Без
синең белән туганнар. Синең әле Айсуда тагын бер туганың бар,
тиздән белерсең кем икәнен», – дигән иде. Минем төшләр шулай
чынга ашып бара. Менә шулай! Сезнең мондый нәселне корытырга
хакыгыз юк! – диде дә, Галимәрдән Солтановларга, аннары борылып,
Кәримгә дәште. – Ишеттеңме син дә?
– Тыңлама аның әкиятләрен, кияү. Алдаша ул! – Зәйтүнәнең үз
туксаны туксан иде.
– Кем алдаша? Минме?
– Мин түгел бит инде.
– Ярар, Зәйтүнә! Мин монда сөйләгән һәрбер сүземә какшамас
дәлил күрсәтермен. Тик аңынчы сиңа бер генә нәрсә әйтәсем килә,
– диде Галимәрдән. Аннары бармагы белән Кәримгә күрсәтеп дәвам
итте. – Менә бу егетнең кушаматы Фил иде яшь чакта. Сез аны хәзер
черки хәленә төшереп бетердегез. Тик һәр фил озын борынлы булса
да, озынборын берничек тә фил булалмый. Ир-атка йортта хөрмәт
булмаса, аннан бәрәкәт китә. Шуңа күрә ирләр белән сөйләшкәндә,
кире сүз әйтергә теләсәң, башта тирән итеп бер тын ал, бишкә кадәр
булса да сана. Яхшырагы, унга кадәр, чыдамлыгың җитсә инде. Гел
әйтмичә түзәлмисең икән, шул чакта гына әйт. Сакла йортыңдагы
бәрәкәтне!
Зәйтүнә нидер җавап бирмәкче иде, ләкин тирән итеп сулыш алды
да дәшми калды.
– Әйдә, Кәрим, минем белән. Хатларны биреп чыгарам сиңа,
боларга да кычкырып укырсың, – дип, Галимәрдән Кәримне ияртеп
алып чыгып китте.
– Нәрсә ди? Итекне саласы була, диме? – дип сорап куйды Нурибәк
хатыныннан.
Зәйтүнә: «Тфү!» – диде дә дөп-дөп басып, кухняга юнәлде.
Нурибәк, берни булмагандай, янәдән кулына газета алып укый
башлады.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев