Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
– Әйтсен, миңа ошый Нәзифәнең безгә «сез» дип дәшүе, нишләп кыен булсын инде аңар, – диде. Әткәй кабат сүз кузгатмады, мин аларга «сез» дидем. Чөнки хөрмәтем зур иде. Белмим, әнкәйнең бу сүзгә нинди мәгънә саласы килгәндер, ләкин мин үземчә эшләдем.
Минзәлә
1966 ел безнең чыгарылыш өчен бәхетле булды. Чөнки ул елны
Татарстандагы һәрбер районның Мәдәният йортына «методист» дигән
штат берәмлеге өстәделәр. Шулай итеп, без авыл клубларында түгел,
район үзәкләрендә эшләргә тиеш идек. Бүгенгедәй хәтеремдә, практикага
бару урыны соңыннан эш урыны да булачак. Эш урыннарын билгелисе
комиссия директор кабинетында утырды. Өч кызны, алар арасында мин дә
бар идем, беренчеләрдән булып директор бүлмәсенә чакырдылар. Комиссия
составында Мәдәният министрлыгыннан килгән Асия ханым Һадиева да
бар иде. Стенага Татарстан картасы эленгән. Сайла, юллар ачык, җаның
кая теләсә, шунда бар! Мин тарихтан бик әйбәт укый идем. Ә инде тарих
укытучысы – училище директоры, эш урыннарын билгеләүче Габдрахман
Насыйбуллин! Кабинетка кереп, әле Татарстан картасына күз салганчы ук,
ул миңа болай диде:
– Мин сезгә Минзәләне тәкъдим итәр идем. Беренчедән анда беренче
категорияле мәдәният йорты, димәк, эш хакыгыз югары булачак, икенчедән,
ул безнең база, без анда ел да практикага студентлар җибәрәбез. Өченчесе –
үзебезнең яхшы укучыларыбыз белән базабызны ныгытырга кирәк дип
уйлыйм, – диде ул, Мәдәният министрлыгыннан килгән ханымга карап.
Аннан соң миңа борылды да: – Яшьләр шәһәре, анда училищелар да күп.
Иң мөһиме: анда данлыклы Минзәлә театры бар! – диде.
Шулай дип торганда, бәхәсләшәмме соң инде! Ул бит миңа яхшылык
тели. Бер дә икеләнмичә, юлламаны Минзәләгә алдым. Һәм бер тапкыр да
үкенмәдем.
Минзәлә Мәскәүгә укырга барыр өчен миңа бер старт та булды.
Мин анда тәҗрибә тупладым, талантлы кешеләр белән очраштым.
Минзәлә театры артистлары, педагогика училищесы укытучылары белән
аралаштым. Җәйләрен агитбригадалар белән йөрү, республика күләмендә
фестивальләр оештырып, Казанда чыгышлар ясау мине профессиональ
яктан үстерде. Минзәләдә концертлар алып барырга да, хәтта биергә дә
өйрәндем. Танылган хореограф Әхмәт Кәлимуллин, Минзәләгә килеп,
безнең Мәдәният йортында биюләр, хәтта сюиталар куйды. Ул биюләргә
данлыклы композитор Заһид Хәбибуллин көйләр язды. Без шундый даһилар
белән эшләдек. Минзәлә гөрли иде ул заманда! Казанда республика
күләмендәге фестивальдә беренче урынны алгач, безнең 50 кешелек бию
ансамбле Казанның опера һәм балет театры бинасында чыгыш ясаган иде.
Ул ансамбльдә мин дә биегән идем!
Мәскәүгә укырга юллама биргән конкурста җиңеп чыгуым белән мин
Минзәлә театрының баш режиссёры Сабир абый Өметбаевка, Минзәлә
театрына спектакль куярга килгән Хәким абый Сәлимҗанов, бик кирәкле
киңәшләр биргән Равил Шәрәфиев һәм Вера апа Минкинага рәхмәтле.
Сәхнә монологларын миңа алар куйган иде.
Хатлар
Тормышымда хатлар бик зур роль уйнагандыр дип уйлыйм хәзер. Әни
хатлары, укытучым хатлары, соңыннан инде каенатай белән каенанай
хатлары. Мин ул хатларны беркайчан да ташламадым. Чөнки алар минем
өчен изге язмалар иде. Ташласам, гөнаһысыннан курыктым. Алар һәрвакыт
янымда булды. Алабуга, Минзәлә, Мәскәү, авыл! Аның өстенә берничә
тапкыр күченү, ләкин хатларның берсе дә югалмады... Бигрәк тә әни хат-
лары...
...Ә менә хәзер, туган авылымны калдырып киткәнгә ярты гасырдан артык
вакыт узгач, туган төбәгемә яңадан кайттым. Гомер буе күпме юллар үтеп
югалмаган, саклап җыелган әнием хатлары белән тулган чемодан да минем
белән авылга кайтты. Мин әле берничә ел аларга кагылмадым. Истәлекләргә
кагыласы көннәр килеп җиткәч, ачылды ул чемодан! Мине әниемнең хат
өермәләре яңадан күтәреп алдылар да балачагыма, студент вакытларыма,
тормыш башлаган көннәремә алып киттеләр. Ярты гасырдан артык дәвердә
әнинең хатларда тамчылап җыелган моңнары, зарлары, ярату-сагынулары
ташкынлы бер дәрья булып, баштанаяк күмеп китте. Мин, бүгенге көн
хасиятеннән аерылып, башка бер дөньяга чумдым. Әни дөньясына, аның
карашы чагылып калган тарихка кереп югалдым. Әни хатлары сакланган,
ничә еллар ачып та карамаган чемоданны ачтым! Никадәр авыр буласын
белсәм, бәлки ачмас та идем. Әнинең бөтен дөньям булганын әле хәзер генә
аңлап утырган мәлем... Әйтерсең ул хатларны бер тапкыр да укымаганмын,
әйтерсең аларны беренче тапкыр гына күрәм! Шул дөньям кечкенә бер
чемоданга сыйган икән. Анда 1962 елдан башлап 2001 елга кадәр язылган
авыл хәбәрләре, гаилә, туганнар, һава торышы, күршеләр, халыкара хәлләр
тарихы да! Чөнки ул чемоданда шигъри күңелле, яшь ярымнан ятимлекне
татыган, сугышның авыр елларын үз җилкәсендә күтәргән, 8 бала табып, икесен җирләгән, алты бала үстереп, өч малаен армиягә озатып каршы алган,
кызларын өч якка очырган әнием хатлары.
Яшәргә, кеше танырга, ялгышмаска, ялгышсаң – еламаска, начарларны
күреп, яхшы булырга, ялганчыларны танып, алдашмаска, ялкауларга карап,
эшчән булырга мин үзлегемнән өйрәндем. Янымда акыл бирүче, өйрәтеп
торучылар юк, ялгышларымны күреп битәрләүчеләр дә, яхшы эшләремә
сөенеп мактаучылар да миннән ерак. Бары тик сагынуларга дәва булырлык
әни хатларында гына боларның барысын да табарга була иде. Алар өзелми
килеп тордылар. Мин аның хатларын беркайчан да ташламадым, шул хатлары
белән әни һәрвакыт янәшәмдә булды.
Әткәй дәресләре
Хатлар турында сүз киткәч, яшәү дәверемдә ул хатларны, әйткәнемчә,
әнидән генә түгел, каенатамнан да, башкалардан да алганым булды. Безнең
заман хатлар заманы иде бит. Менә хәзер шушы урында каенатам хатлары
турында да сөйлисем килә. Ул мине хат язарга гына түгел, туган телемә хөрмәт
күрсәтергә, телләрне бутамаска да өйрәтте. Ул хатның тарихы болай булды...
Бер елны, 1982 еллар тирәсе дип уйлыйм, җәй айлары иде, әткәй белән
әнкәй безне балалар белән бергә Мәскәүдән Уфага чакырдылар. Әткәй
болай диде:
– Без әнкәгез белән Пицундага язучыларның иҗат йортына барырга
планлаштырабыз, юлламалар кулда. Айгөл белән Тимербулатны да алабыз.
Ә менә сез – Нияз, Илгиз, Нәзифә – дачаны сакларга каласыз, – диде.
Әнкәй:
– Без кайтканчы, кыярлар өлгерер, өлгерә барганын тозлый торырсың, –
дип, үзенең киңәшләрен дә бирде. – Җиләктән кайнатма ясарсың, әрәм
булмасыннар.
Әткәй яшелчә-җимеш утыртма, базардан күпме кирәк алып кайтам дисә
дә, әнкәй ел саен утыртмый калмый. Аның кыярлары да, помидорлары да
бик уңа иде. Тозлау ысулы да үзенеке. Чолан 3 литрлы банкалар белән тулы.
Шулай итеп, мин көннәр буе кыяр тозлыйм, җиләк эшкәртәм, кайнатма
ясыйм. Банкаларны базга төшерәбез, берзаман баз да тулды!
Диңгез буеннан кайткач, әнкәй әйтә:
– Нигә шулхәтле күп тозладың, кая куябыз боларны? Үзегез белән
Мәскәүгә алып китәрсез инде! – ди.
– Юк инде, – мин әйтәм, – быелга күрәсем дә килми, теләсә нишләтегез!
Маемладым бу кыярдан, – дидем.
Бу сәяхәтне балалар да бик яхшы хәтерли икән. Кызым Айгөл сөйләгән
иде:
– Пицундага киткәнче, без байтак кына дачада яшәдек. Без, бала-чага,
икенче катта йоклый идек. Кемдер китапханәдә, кемдер картатайның
кабинетында. Шунысы бик истә калган: көн саен иртән, икенче каттан төшә
торган баскыч араталарында, юып, яфраклары белән аратага бәйләп куелган
кишерләр безне көтә иде. Аны картатай көн саен безгә дип әзерләп куя иде.
Без иртән иртүк, әле иртәнге ашка кадәр, кишер кетердәтә идек. Шундый
күңелле булып истә калган ул җәй!
...Алар ялга киттеләр. Дачада телефон юк. Ул вакытта хатлар языша идек.
Алардан исән-имин барып җитүләре, матур яллары турында хат килүгә, мин
дә җавап яздым. Инде кыярларны тозлый башлавымны да әйттем. Гомумән
алганда, әнкәйнең үз хатлары кебек, мин дә хисап тоттым. Үземне тәрбиясез
нәрсә димме, уйламыйча-нитмичә, хатларыма нәрсә телгә керә, шулай
язганмын. «Кыярларны посолила... Вареньеларны да кайнаттым... Әле Уфага
съездили...» Бәлки алай ук та булмагандыр инде... Ләкин Пицундадан килгән
җавап хатында әткәй биргән кирәкне! «Нәрсә син телләрне бутыйсың?! Бу
нинди әдәпсезлек! Үзен зыялы дип санаганның эшеме бу?» Әткәйнең бик
үткәреп биргән тагы бер дәресе иде ул. Шуннан бирле минем беркайчан
да телләрне бутаганым юк. Сөйләгәндә, башка милләт сүзләрен кушмыйча
сөйләргә, язганда да, бары тик үз телебездә генә язарга тырышам. Телемне
контрольдә тотам.
Әле кәгазьләрем арасыннан әткәйне 80 яшьлеге белән котлап язган
хатым килеп чыкты. Хат та түгел инде ул, котлау открыткасына язасы
сүзләр. Кызганычка каршы, ул елны аның юбилеенда була алмадым, Прагада
командировкада идем. Ике айга эшкә чакырып алдылар, мин чарасыз идем,
гафу үтендем. Прагадан котлау хаты:
«Хөрмәтле Әткәй! Туган көнең, юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
Алга таба да бәхет дип аталган тойгы Сезнең күңелдә еш кунак булсын. Җан
тынычлыгы, сәламәтлек телим.
Әткәй! 80 яшьлек дигән открытка таба алмадым, аннан соң күрсәм
дә. Мин инде Сезне иң элек 10 яшьлек Кендек буларак котлыйм. Калган
70 яшь шуңа гына кушылып киткән бит барыбер. Минем шаяртуны аңлатып
тормасам да, аңларсыз дип уйлыйм. Барыгызны да кочаклыйм, барыгызны
да котлыйм! Прагадан киленегез Нәзифә».
(Хаттагы Кендек – «Озын-озак балачак» китабындагы төп геройның
кушаматы.)
Прагадан кайткач, бүләк, күчтәнәчләремне алып, Уфага киттем. Әнкәй әле
исән, ләкин саулыгы чамалы, бик каты авырый иде. Креслода гына йөртәләр
үзен. Аңа мин кайтасын әйткәннәр. Ул көне буе, мин кайтып кергәнче минем
исемне кабатлап утырган.
– Нәзифә кайттымы әле? Нәзифә кайчан кайта инде? – дип, минут саен
сораган.
Мин кайткач, аның сөенүләрен күрсәгез иде. Бала кебек. Гел миңа карап
елмая, кырыннан җибәрми, аркамнан сөеп утырды. Бу аның минем белән
саубуллашып, үзе турында якты истәлек калдыруы булдымы? Төрле чаклар
булгандыр дип, бәхиллегемне алуы булдымы? Хәзер инде боларның барысын
да искә төшерәм дә йөрәкләрем чеметеп куя. Нигә ешрак кайтмадым икән
дип, үземне ачуланам. Ул көнне күз алдыма китерәм... Әткәйгә 80 яшь... Алар
инде бик үзгәргәннәр... Әткәйнең дә җанын борчыган, дәва табылмаслык ил
кайгысы иңнәренә басылганы сизелә. Әнкәйнең авыруы... Әткәйнең йөзендә
чарасызлык... Ә мин аңа элеккечә шаяртулы котлау язам, акылсыз да инде
үзем... Әлбәттә, бу хатта бер генә чит сүз дә юк. Барысы да үзебезчә, татарча.
Тик аның шушы халәтендә кирәк булдымы икән мондый сүзләр? Әткәй бу
котлау хакында миңа ни яхшыдан, ни яманнан бер сүз дә әйтмәде. Ул чын
зыялы кеше иде шул. Мин генә бигрәк бернәрсә дә аңламаганмын инде.
Мин аларны байтактан күргәнем юк иде ул вакытта. Бу кайту әнкәй белән
бәхилләшү иде. Әнкәйне соңгы юлга озатырга без барыбыз да Уфага кайттык.
«Килен кайнә туфрагыннан». Миндә дә әнкәйдә булган чалымнарны
күрәләр иде. Илгиз пәрәмәчең әнкәйнеке кебек тәмле булган дип әйтсә,
бу инде – иң югары бәя! Әнкәй ризыклары – эталон! Бервакыт Илгизнең
туганнан-туган энесе Марат минем катгый итеп әйткән сүзләремне тыңлап:
«Рауза абыстакай тавышы ишетелеп китте!» – дип көлдергән иде. Кая инде
миңа! Әткәйнең әнкәй турында: «Әгәр дә әнкәгезгә Европа белән Азия
киселешендә бер бәләкәй генә дәүләт бирсәләр, менә ул җитәкчелек итә
белүен күрсәтер иде, илне гөл итәр иде!» – дигәне бар.
Сүз каенанам турында киткәч, әткәйнең бер кызыклы итеп сөйләгән
истәлеген шушы урынга куясым килде.
Әткәй бер кичне соң гына бер төркем салмыш язучыларны ияртеп кайта.
«Бәйрәмне» өйдә дәвам итмәкче булалар. Мыштым гына чишенеп, кухняга
узарга торганда, әнкәй чыга да: «Бүгенгә булган, барыгыз өйләрегезгә,
хатыннарыгыз югалткандыр!» – ди ачулы тавыш белән.
Шунда бер язучы, Игебай дигән иде шикелле, элгечтән пәлтәсен ала да:
«Ну, Мостай, усал да инде безнең хатыннар!» – дип, барысын да ияртеп
чыгып китә. Әткәй шунда: «Синең хатын дип әйтергә теле бармады, безнең
хатыннар диде. Раузаны бик хөрмәт итәләр иде шул», – дигән иде.
Инде үземнән өстим. Хатынны ире хөрмәт итсә, башкалар да хөрмәт итә!
Ир какканны ил кага.
Мин әткәй белән әнкәйгә гомер буе «сез» дип эндәштем. Әткәй бервакытны
бу турыда сүз дә кузгаткан иде.
– Без – бер гаилә, әткәй-әнкәй дисең, «син» дип әйт безгә. Үзеңә дә
кыендыр «сез» дип әйтүе, – дигән иде. Ләкин әнкәй бу сүзләрне ишеткәннән
соң:
– Әйтсен, миңа ошый Нәзифәнең безгә «сез» дип дәшүе, нишләп кыен
булсын инде аңар, – диде.
Әткәй кабат сүз кузгатмады, мин аларга «сез» дидем. Чөнки хөрмәтем
зур иде. Белмим, әнкәйнең бу сүзгә нинди мәгънә саласы килгәндер, ләкин
мин үземчә эшләдем.
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: документаль повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев