Логотип Казан Утлары
Повесть

Көрәксез нефтьчеләр (дәвамы)

Хәзер безнең бөтен нәрсәбез дә бар. Хәзер нефть казырга барабыз.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Сугышу

Без менә шулай карталы булдык.

Аннары нефть табарга әзерләндек.

Хәзер безнең бөтен нәрсәбез дә бар. Хәзер нефть казырга барабыз.

Машина баткан урынның кайда икәнен якынча гына беләбез. Безне былтыр замлАның әтисе шул урынга каен суына алып барды. Лапас түбәсенә менеп, барасы юлыбызны карыйбыз. Өебез янында юл, юлдан соң кукуруз басуы башлана. Теге ягында каен полосасы, полоса уртасында Агу өе күренә. Без аның нәрсә икәнен белмибез, әби шулай дип йөртә. Без Агу өе тирәсенә барып чыгарга тиеш. Ә нефть урыны шуннан ерак түгел.

Иптәшкә замлАны да алабыз. Беренчедән, ул – безнең дус. Икенчедән, картаны аның әтисе ясады. Өченчедән, аның әтисе безнең әти белән дус булган, ди. Дүртенчедән, җир казышырга.

Өйдән чыгып китүе җиңел түгел. Без балыкка барабыз, дибез. Әбинең балыкка җибәрәсе килми, суга төшеп, батып үләрсез, дип курка. Безгә гаҗәп – анда батып үләрлек су юк кебек. Сазлыкка төшеп китсәң генә инде. Шуны озаклап аңлатабыз. Әби фәлән-фәлән эшләрне эшләсәгез, барырсыз, ди. Без фәлән-фәлән эшләрне эшлибез.

Көрәк сапларын кием эченә, көрәкләрне капчык астына яшереп, чиләк эченә чүкеч-кадакларны салып, нефть казырга китәбез. 

– Беренче барганда гына авыр булыр ул. Аннары көрәкләрне калдырып кайтырбыз, шунда яшереп, – ди замлА.

– Чынлап дөрес әйтәсең син, – ди Пикули.

– Дөрес әйтәм шул. Беләсеңме, мин ник дөрес әйтәм? Чөнки минем әти машина йөртә.

– Безнең әти дә машина йөртер иде, аның бит җырлыйсы бар...

– Машина йөртү әйбәтрәк инде, җырлауга караганда.

«Кемнең әтисе әйбәтрәк» дигән темага бәхәс башланса, Пикули белән замлАны дуслаштыруы кыен була. Елашу белән тәмамлана. Бу юлы да шулай буласы иде, каршыга Исай чыга. Исай ул – Илшат.

Нигә Исаймы? Чөнки ул исәр малай. Ул «Ну, погоди» фильмындагы бүре кебек. Үзенең кулыннан бөтен эш килә. Әллә ниләр ясый белә, теләсә нәрсәне – велосипедмы ул, өч көпчәкле сәпитме – ремонтлый. Теләсә нинди текә ярга менә. Инеш суына кереп, ялан кулы белән су күсесенә кадәр тота ала. Бер ел элек алар Түлик малае белән кем текә ярдан сәпит белән төшә ала, дип бәхәсләштеләр. Исайның текә ярдан сәпит белән төшкәнен карарга ярты авыл баласы җыелган иде. Төште! Егылмады да. Түлик малае җиңелгәч, бәхәстә килешкән буенча бейсболкасын да бирде, аннары Исай аның маңгаена ун тапкыр чиертте. Без Түлик малаен кызгандык.

Түлик малае, дип йөрибез без аны. Ул – мари малае. Әтисе Анатолий. Үзе Александр.

Исай бик җәберлекле малай. Әллә ниләр эшли белә, гел зыян сала. Рогатка ясап, һавада очып барган чыпчыкларны атып төшерә. Әллә нинди яңа уеннар уйнатам, дип, малайларны котыртып елата. Малайларга шырпы тотарга куша да «кайсысының сынганын күрсәтәм» дип, шырпыны сызып җибәреп, бармакларны пешерә. Аннары үзе шаркылдап көлә. Шуңа без аны яратмыйбыз. Сәпит ремонтлатасы булса гына барабыз. Ул аны ремонтлап бирә, әмма берәр «бик кызык» уенын уйнатып, елатып җибәрә.

Без нефть казырга Исайны да алмакчы идек. Ул булса, без тизрәк казый алачакбыз. Әмма бәйләнер, дип куркып, серне аңа әйтмәдек.

Менә хәзер каршыга чыккач та, без куркып калабыз.

– Исәнмесез, балалар! – Без авылда һәркем белән шулай күрешәбез. Исайга да шулай диябез. Ул исәнләшми. Шунда ук бәйләнә башлый.

– Кая барасыз балыкка?

– Инешкә, – дибез.

– Ә мин үләксә базына күсе тотарга барасыз, дип торам, ха-ха.

– Бик кызык.

– Нәрсә?!

– Кызык түгел.

– Нәрсә тыктыгыз капчык эченә? Күрсәтегез әле? ЗамлА куркудан артка чигенә башлый, күзләре яшьләнә. Ул шундый елаграк малай инде. Исай капчыкларны да тотмакчы була, без артка китеп калабыз.

– Кием астына нинди таяк тыктыгыз?

Бу Исайның бер күрмәгәне юк. Кием астындагы көрәк сабын да күреп алган. Моннан хәзер котылмасак, җанны алачак!

– Берни юк күлмәк астында, – ди Пикули.

– Ха-ха. Абзаңа әкият сөйләмә, әкиятне әбиеңә сөйлә. Әнә ыштан балагыннан күренеп тора. 

Көрәк сабын кием астына әйбәтләп яшергән кебек идек. Атлап бара торгач, аның бер кырые чыккан, күренеп тора икән.

– Безне әби җибәрде. Инештә чишмә дә ясап кайтабыз, – дибез.

– Ха-ха. Инештә чишмә ясарга әбиең кушкан булса, нигә яшердегез соң? Яшермәс идегез. Кая барасыз, дөресен әйтегез?! – Күрсәт әле капчыгыңны! – Исай ялт кына капчыкның бер читеннән эләктерә, без аны-моны абайлаганчы, тартып та ала. Җиргә тимер көрәкләр шалтырап төшә. Без җиргә ташланып, көрәкләрне алабыз. Хәзер ялганлап маташу файдасыз. Исай безнең ниндидер бөек сер белән йөргәнне аңлый. Хәзер аның максаты – шуны белү.

– Әһә! Көрәк чәлдереп чыктыгызмы? Динарга әйтеп, иманыңны өшкертәм!

ЗамлА атаңа әйтәм, дигәннән куркып, чырылдап елап өенә таба йөгерә. Ул куркак малай шул. Без андый түгел. Аннары без аның кебек гел «әтигә әйтәм», дия алмыйбыз. Хәзер җиңелсәк, бетәбез. Без хәйләгә күчәбез.

– Илшат, безнең сер бар. Син аны белә алырсыңмы икән, дип уйлаган идек. Белә алсаң, сиңа ун сум.

Ун сум һәм сер дигәч, моның колаклары тора. Шулай да ышанмый.

– Каян килсен сиңа ун сум?

– Әби бирде.

– Бирер әбиең! Сезнең әбиегездән кышын кар да алып булмый. Исайдан котылыр чара юк. Ни дип әйтергә дә белмибез. Шунда Пикули бер ялгыш җибәрә.

– Әти бирде!

Исай кычкырып көлеп җибәрә.

– Сезнең әтиегез юк! Әниегез җырлап йөргәч, ул аны ташлап чыгып киткән.

Бу сүздән соң безнең башка чара калмый. Сугышырга кирәк. Пикули белән безнең күптән килешеп куйган бар. Беребез чәнчә бармакны тырпайтып күрсәтсә, икенчебез дошманның артына чыгып, аяк астына ятарга тиеш. Беребез кесәдә казына башлый, Исай шунда текәлә, Пикулида эше юк. Ә ул кисәк кенә Исайның аяк артына сузылып ята. Аны-моны көтмәгәндә, Пипип Исайны төртеп җибәрә. Ул Пикулига сөртенеп, артка ава. Ул оешканчы без, капчыкларны күтәреп, басуга таба чабабыз. Исай торып арттан йөгерә, үзе акыра:

– Җаныгызны алам!

Исай бездән зуррак булса да, сугышу осталыгы юк. Ул куып тотам гына дигәндә, җиргә чүгәлибез. Ул тагын бер тапкыр шул ук капкынга эләгә – сөртенеп егыла. Исай торганчы, без кукуруз басуы эченә йөгерәбез. Биек кукурузларның яфраклары биткә бәрелә. Без кулга-кул тотышып чабабыз да җиргә тезләнәбез.

Пикули бераз шыңшый. Җиргә таянганда, пыялага эләккән булган, ахыры – кулы бераз канаган. Аңа төкерек сөртә. Исай пычранган киеменнән тузаннарны кага. Без кукуруз арасыннан аны карап торабыз. Исай тагын да катырак котырып, басу эченә кереп китә:

– Үтерәм икегезне дә!

Кулында көрәк сабы, болгап бара. Көрәк сабы тигән урында кукурузлар өзелеп оча. Әле ул җирдән иелеп кәзләр ала, шуларны кукуруз эченә ата. ЗамлАның эзе дә юк. Өенә качкан бугай. Без җиргә посабыз. Акырган тавышына караганда, Исай туп-туры безнең өскә килә. Пикули кулны нык итеп кыса. 

– Беттек! – ди.

– Тавышланма, алайса ишетә, – ди Пипип.

– Өскә килеп чыкса, нишлибез? – ди Пикули.

– Икебез ике якка качабыз. Кемнең артыннан йөгерә, шул кача, икенчебез артыннан куып, өстенә сикерә. Аннары икебез дә аңа ябышып, кыйныйбыз. Шулай дип әйтеп кенә бетерүгә, Исай өскә килеп чыга:

– Менә кайда ятасыз икән, сасы көзәннәр! Эләктегезме? Пикули, чыр итеп кычкырып йөгерә, Исай куян артыннан чапкан бүре кебек аның артыннан ташлана. Пипип тиз генә кукуруз сабагы сындырып ала, шуны кулына сөңге кебек итеп тотып Исай артыннан йөгерә. Исай Пикулины тотып ала, шул вакытта Пипип аның аркасына кукуруз белән кадый. Нәкъ индеецлар турындагы фильмнардагы кебек!

Кукуруз белән суккан булсак, авыртмас иде. Ә кадагач, бик авырттыра, Исай яраланган аждаһа кебек кычкыра. Пикулины җибәрә. Пикули кача. Пипип тә икенче якка йөгерә.

Әмма яраланган аждаһа да үз аңына кайта.

– Әй, малай актыклары! Нәрсә сугышып йөрисез анда?

Беттек дигәндә генә, безне рунмиР коткара. Исайның әтисе.

– Чүпне кем утап бетерә? Нәрсә дидем мин сиңа? Хәзер колагыңнан өстерәп алып киләм, малай актыгы! Атасы кычкыргач, Исай Пикулины оныта. РунмиР аны каеш белән яра, дип сөйлиләр. Курка. Без дә кыюланабыз. Тураеп басып, аның басудан чыкканын карап торабыз. Исай инде безне куа алмый. Курыкмыйбыз.

– Мин сезне эләктерәм әле, денегезне алам, – дип яный-яный, Исай әтисенә таба китеп бара. Без кукуруз арасына ыргытылган көрәкләрне эзлибез. Чиләк – бер, капчык икенче урында. Көрәкләр дә кукуруз арасында ята. Табып бетергәндә, замлА килә.

– Мин тыкрык янына качып карап тордым, – ди.

– Куркак икәнсең, – ди Пикули.

– Куркак түгел мин, яме! Куркак булсам, кайтып китәр идем. Минем киемнәр яңа иде, шуңа күрә сугышмадым мин аның белән. Алайса киемнәр буяла. Ә сезгә нәрсә, киемнәрегез иске. Ә сугышсам, берүзем җиңәм мин Исайны.

– Әйе, җиңәсең! – дибез без аңа.

Көрәкләрне, көрәк сапларын, чиләкләрне инде яшереп торасы юк. Без шат. Безнең бөек серне дошманнар да чишә алмады. Без җиңдек. Үзебезнең әйберләрне кулга тотып, кукуруз арасыннан полосага таба китәбез.

Кукуруз басуы

Кукуруз басуыннан йөрүе җайлы. Ул рәт-рәт итеп чәчелгән, арасыннан атлап барып була. Кукуруз бездән биек. Биткә яфраклары бәрелә. Яфрак асты йомшак, өске ягы кытыршы. Очында себерке кебек чугы бар.

Исай белән сугышуыбыз турында сөйләшеп барабыз. Аның ничек итеп җиңелгәнен кат-кат искә төшереп көләбез. Рәхәт. Без якын-тирәдәге малайларны куркытып торган Исайны да җиңә алдык.

Кукуруз арасыннан бераз барганнан соң, авыл күренми башлый. Кая барганыбыз да, кая барачагыбыз да күренми. Яфраклар гына. – Без адаштык бугай, – ди замлА.

– Юк, без адашмадык, – дибез.

– Мин куркам, – ди замлА.

– Юк, син курыкмыйсың, – дибез.

ЗамлА курыкмасын өчен тагын төрле кызык әйберләр сөйләшеп бара башлыйбыз. Исайның аркасына кукуруз сөңгесе кадау замлА белән Пикулига аеруча кызык тоела. Аны кат-кат искә төшерәбез. ЗамлАның сугышканда куркып качканын телгә алмыйбыз.

Көрәкләр авыр. Кулны баса. Без арып туктыйбыз. Туктагач, замлА тагын куркынып сөйләшә башлый.

– Без адашмадыкмы икән?

– Юк, без адашмадык. Кукуруз туп-туры чәчелгән. Без шул эздән барабыз.

– Ә монда бүреләр бар микән?

– Бүре кукуруз ашамый. Ул сарык ашый, – ди Пикули.

– Ә кукуруз ашыйсы килсә?

– Кукуруз ашыйсы килсә, ул аны кибеттән сатып алып ашый, – ди Пипип.

Без көләбез. ЗамлА да көлә. ЗамлА машина йөртүче әтисе белән мактанып үлә инде. Чөнки безнең машинабыз юк. Шуңа күрә аннан әтисенең машинасы турында сөйләтәбез. Шуны сөйләгәндә, ул дөньясын оныта. Ә без аны бик үк тыңлап та тормыйбыз. Чөнки гел бер әйберне тыңлау безгә кызык түгел.

Тагын торып китәбез. Без инде арып беттек. Кукуруз арасыннан барсак та, кояш җилкәләрне кыздыра. Кукуруз арасында ниндидер чүп үләне үсә, ул тигәнәк кебек киемгә ябыша. Шуны киемгә ябыштырып, уйнап барабыз. Арыйбыз. Тагын туктыйбыз.

– Коймакны ашыйбызмы әллә? – ди замлА.

Безнең ашарга алган коймакны әйтә. Пикули да кызыгып, ашарга салган чиләккә карый.

– Без бит әле казый да башламадык.

ЗамлА борынын төшереп, атлап китә. Алар Пикули белән дөньяда иң тәмле әйбер нәрсә, дигән темага сөйләшәләр.

– Пилау, – ди Пикули. Ул пылауны гел шулай әйтә.

– Юк, гөбәдия, – ди замлА.

– Гөбәдия ашаганда коела ул, – ди Пипип.

– Иң тәмлесе – бәрәңге боламыгы.

Бара торгач, иң тәмле әйберләрнең бик күп булуы ачыклана.

– Без адашмадыкмы? – ди замлА.

– Юлны сорарга кирәк, – ди Пикули.

– Кемнән? Тургайлардан сорасак кына...

– Тургайлар, без дөрес барабызмы? – дип кычкыра Пикули.

Без көләбез. Барып җитеп булмый.

– Монда бүреләр бар микән? – ди Пикули.

– Монда аюлар да бар! – ди Пипип.

ЗамлА курка.

– Чынлапмы? Алар безгә тимиме?

– Бүре кукуруз ашамый ул.

– Ә аю?

– Аю да ашамый.

– Аю нәрсә ашый?

– Җиләк.

– Ә-ә. Аннары бал ялый, име?

 – Әйе.

Без бал кортларын кызганабыз. Аю аларның балларын ялый. Ә бал кортларына нәрсә кала? Аю үзе бал җыйса да, була бит инде. Аю җиләк ашый, ди, ә ничек җыя икән ул аны? Беркем дә белми.

Пиратлар корабларда йөзеп йөргәндә, җир күргәч, «Җир!» дип кычкырганнар, ди. Пипип шул турыда сөйли. Телевизордан караган. Җирне беренче күргән пиратка бүләк биргәннәр икән. Кукуруз басуын чыгып, беренче булып җирне күргән кешегә нәрсә бирәбез, дип сөйләшәбез.

– Мин ул кешегә акча бирер идем, – ди замлА. Безнең акча юк. Әби безгә акча бирми.

– Юк, ул кеше маладис була, – дибез.

ЗамлА бәхәсләшә. Аның маладис кына булып каласы килми.

– Әйдә ул кешегә берәр тәмле әйбер бирәбез, – ди.

– Ярар, – дибез.

– Мин малаең җирне күрде, дип әнисенә әйтер идем, – ди Пикули. – Нигә?

– Әнисе мактасын өчен.

– Юк инде, акча әйбәтрәк, – ди замлА.

Ул әнисе белән яши. Аны әнисе гел мактап тора. Шуңа күрә ул безне аңламый. Шулай да һәркемнең җирне беренче булып күрәсе килә. Кукуруз арасыннан бик тырышып алга карап барабыз. Кукуруз яфраклары гына күренә.

– Әнә, әнә!!!

Пикули әче тавыш белән кычкыра. Без аңа карыйбыз. Ул кулын югарыга сузган. Алга таба күккә күрсәтеп тора.

– Нәрсә ул?

– Агач! Мин агач күрдем!

Без алга карап барганбыз. Пикули өскә караган да полоса каеннарының очын күргән икән. Без басуны узып бетергәнбез.

– Ура!!!

Без кукуруз арасыннан алга йөгерәбез. Басу беткән урында кеше биеклеге алабута үсә. Шулар аякларга чуала, битләргә бәрелә. Җир! Йөгерешеп чыгабыз. Басу бетте. Безнең каршыда – полоса! Ә полосада – нефть! Без җиңдек!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев