ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (повесть)
Ханым ике сүзнең берендә «аңладыңмы?» дия-дия, имән бармагын селки-селки дәвам итте. – Аю баласын да циркта биергә өйрәтәләр. Син дә юл эшенә өйрәнерсең. Борчылма, сеңлем! Барысы да җайланыр. Бездә эшләүчеләрнең күбесе оргнабор белән килгән татарлар, башкортлар. Бәлки әле якташларыңны да очратырсың...
Бәхет эзләп юлга чыккан Гөлфияне Бөгелмәдә үк якташларыннан аердылар. Кемнедер – урман кисәргә Урал якларына, кайберләрен тагын да ераккарак, ташкүмер чабарга Кузбасс шахталарына озаттылар. Таза гәүдәле, илле яшьләр тирәсендәге вербовщик, япа-ялгыз калган, борчылуы йөзенә чыккан Гөлфиянең күңелен күтәрергә теләпме, елмайгандай итеп, аңа дәште:
– Шатлан, кызый, сиңа бәхет елмайды. Сине җылы якка – Үзбәкстанга җибәрәбез. Син анда алма җыючы комбайнда утырып кына йөрерсең, – дип, кулына Договор кәгазе һәм, кул куйдырып, билет алырга акча тоттырды. Аннары: – Ташкентта менә шушы Килешү кәгазендә күрсәтелгән оешмада сиңа подъёмный бирерләр, эшкә дә урнаштырырлар, – диде.
Ул тагын нидер әйтте.
Гөлфия, иптәшләреннән аерылып, ялгыз калуына көенсә дә, вербовщик агайның, «алма җыючы комбайнда утырып кына йөрерсең» дигән сүзләре аның күңелен җылытып җибәрде. Ни дисәң дә, урман кисү, караңгы җир астына төшеп, ташкүмер чабу кебек авыр эш түгел бит әле дип тынычлангандай булды. «Подъёмный» гыйбарәсенең ни аңлатканын белмәсә дә, нәрсәгәдер өметләндерә торган сүз икәнен чамалады.
Чишмә, Кинәле кебек юллар тармакланган станцияләрдә поезддан-поездга күчеп утыру русчасы такы-токы булган кызга җиңел булмады. Ярый әле, миһербанлы бәндәләр булышты. Ниһаять, Куйбышевта (Самараның ул чактагы атамасы) «Мәскәү – Ташкент» поезды аны, җилдереп, күз күрмәгән якларга алып китте. Сугыштан соңгы елларда «җилдереп» сүзен шул көлеп әйтсәң генә инде. Паровозлар, станция саен туктап, чаннарына су тутыралар, ташкүмер төйиләр. Семафорлар кузгалырга рөхсәт биргәч тә әле,«пуф-пуф!», «уф-уф!» килеп, зарлана-зарлана гына кыймшаналар. Кызып киткәч кенә, зарлы «уф-уф!»лар «пуф-пуф!»ка әйләнә. Паровозларның тавышы вагон тәгәрмәчләренең текелдәгәне белән бер ритмга көйләнә.
Ырынбур каласын үтеп, Казакъстан җиренә чыккач, хәтфә үлән каплаган болыннарда тәгәрәп үскән Гөлфиягә күз күреме җиргә сузылган дала шыксыз күренде. Җире дә әллә нинди, көлсыман соры туфрак. Бер карыш чамасы гына үскән үләннәр дә соргылт төскә кергән. Кайсы гына якка карасаң да, күңелгә моңсулык өсти торган шул ук соры төс! Әллә нигә бер күзгә чалынган кыйшык өйле казакъ авылларын да соргылт төс сарып алган. Сәмән кирпечтән әвәләнгән, кашагасыз тәрәзәле ул алачык кебек йортларда ничек көн күрә торганнардыр, шайтан белсен!
Күзләрне иркәли торган яшеллек үзәнлекләрдә генә шәйләнә. Тик алар биредә күп түгел. Очсыз-кырыйсыз дала белән чагыштырганда, кулъяулык кадәр генә.
«Мәскәү – Ташкент» пассажир поезды менә ничә тәүлек инде уфылдый-уфылдый юлын дәвам итә.
Гөлфия Актүбә станциясендә беренче мәртәбә тире капчык-бурдюкка тутырган кымыз сатучы казакъларны күрде. Алар кымызларын «җаксы кымыз!» дип мактый-мактый тәкъдим итә. Бәләкәй генә пиалага салып «дәмләп карарга» – авыз итәргә дә бирәләр иде. Марҗа түтиләр, кысык күзле казакъ әкәләренең кыяфәтләренә карап, чырайларын сытсалар да, ир-атларда кызыксыну көчле. Бер җамаякны каплап куйгач, тагын сорап алалар. Казакъ агайларының кайберләре тире чалбар кигәннәр иде. Җәйге челләдә нигә шулай пышлыгып йөри торганнардыр? (Аларның малбагар-көтүчеләр икәнен, төнге далага салкын төшкәнен татар кызы каян белсен инде?)
Поезд Арал диңгезе буйлап барганда, Гөлфия өнсез калды. Диңгез өстендә давыл купкан иде. Эскерт кебек дулкыннар бер-бер артлы ярга килеп бәреләләр, әйтерсең пассажир вагоннарын юып алып китәргә телиләр. Кызның күңелен курку басты. Берөзлексез такылдаган марҗа түтиләр дә «телләрен тешләп» шомланып калдылар. Поезд юлын нишләп шулай диңгезгә якын салганнардыр? Аңламассың! Ул берара күрмәгән, белмәгән чит җирләргә чыгып китүенә үкенеп тә куйды. Бик китмәс иде, ике аягының берсен дә атламас иде. Әгәр колхозда иртә таң белән кояш батканчы эшләгәнеңә адәм рәтле түләсәләр. Юк бит, юк! Коры таякка эшләп мантый алмыйсың шул инде. Сугыштан агач аяк белән кайткан, шулай булса да, колхозда хисапчы эшен тел-теш тидермәслек төгәл башкарган әтисен дә эшеннән алдылар. Райком җибәргән председательнең хатынына урын кирәк булды. Өйдә берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала. Өстәвенә, яңарак кына унсигез яше тулган Гөлфиядән «бездетность» дигән салым түләтә башладылар. Унсигез яше тулганда, кыз баланың кулында каян килеп сабые булсын инде? Закон буенча унсигезе тулмаган кызларга кияүгә чыгарга рөхсәт тә юк бит әле! Бик чыгар иде дә, егетләрнең күбесе яу кырында ятып калды. Исән кайтканнарның да кайсы аяксыз, кайсы кулсыз...
Гөлфия менә шулай, ничарадан бичара, гаиләдә бер кашык булса да кимрәк булыр дип, туган-үскән иленнән китеп бара...
Диңгез буендагы станциядә перрон тулы кысык күзле, карсак буйлы, төптән юан чыккан казакълар, кычкыра-кычкыра, ысланган эре-эре балыклар сатып утыралар иде. Станция буе ысланган балык исе белән тулган. Тәмле ис юлаучыларны ихтыярсыз үзенә тартып тора. Сатучыларның тәвәккәлләре бер вагоннан икенчесенә күчеп сәүдә итә. Проводницаларның сукрануларына исләре дә китми. Поезд кузгалгач кына сикереп төшеп кала. Төшә алмасалар да, кайгырмыйлар. Аларга каршы яктан килгән поездга утырып кайту берни түгел! Балыклары гына сатылсын.
* * *
Ташкентка сәфәр озын да, озак та, ялыктыргыч бертөрле дә иде. Кая карама, һаман шул очсыз-кырыйсыз дала... Тәрәзәләре кашагасыз булгач, кашсыз-керфексез күзләр шикелле тәрәзәле шыксыз йортлар...
Тынга каплана торган эссе һава вагон эченә дә үтеп керә. Авызны киптерә. Проводницаларның биргән чәе генә җитми. Ир-атлар, тәҗрибәле пассажирлар зуррак станцияләрдә поезд туктау белән чәйнек, бидоннар күтәреп, «кипяток» дип язылган краннан кайнаган су алырга йөгерә.
Гөлфиянең урыны плацкарт вагонның өске сәндерәсендә иде. Өйдә калган әти-әнисен, сеңелләрен, энеләрен уйлап алды. Ул аларны сагына башлаган иде инде. Стена ягына борылып ятты да, башкаларга сиздермәскә тырышып, «балавыз сыгып» алды. Саубуллашканда, дүрт яшьлек Шамилнең:
– Апа, миңа пәке алып кайт! Ялыймы? – дип «заказ» биргәнен исенә төшереп, үзалдына елмаеп куйды.
Гөлфия үзе дә аңа «заказ» бирергә онытмады.
– «Р» хәрефен әйтергә өйрәнсәң, алып кайтырмын, ярыймы? – дип, яратып кына башыннан сыйпап алды.
Сабый, башын ия-ия, берничә мәртәбә:
– Ялал! Ялал! – дип кабатлады.
Туганнары исенә төшкәч, юк, мин анда озак тора алмам, юллык акча эшләсәм, алма сезоны беткәч тә кайтырмын дип, күңеленә беркетеп куйды.
Гөлфия алма җыя торган комбайнны күз алдына китерергә тырышты. Ул «НАТИ» тракторына тагып иген ура торган «коммунар» комбайнына охшаган микән? Алмагачлар анда Сәет урманындагы агачлар кебек тоташ үсәләр микән дип баш ватты. Юктыр! Алай булса, анда комбайн ничек керсен? Мөгаен, аларны рәт-рәт итеп утыртканнардыр дип фаразлады.
* * *
Очсыз-кырыйсыз дисәләр дә, шыксыз даланың да чиге бар икән. Ничәдер тәүлектән соң, юллар тармакланып төрле юнәлешкә китә торган Арысь станциясен үтеп, күпмедер баргач, табигать алыштырып куйгандай үзгәрде. Яшеллеккә төренгән кышлаклар, кипарислар кебек биеккә үрләгән тупыллар күренә башлады. Пассажирлар арасында җанлану башланды. Телләренә «Ташкент» сүзе килеп керде.
Гөлфиянең йөрәге дөп-дөп тибә башлады, урыныннан купты! Ходаем! Ничек кабул итәрләр? Буең бәләкәй дип кире бормасалар гына ярар иде дип борчылды. Поезд, «гыжт»1 кирпечтән салынган, алардан соң калыккан
1 Гыжт – үзбәкчә үзле балчыкка салам кушып болгаткан измәдән сугылган кирпеч.
дүртәр-бишәр катлы йортларны «ерып», сигналын сызгырта-сызгырта барды да вокзал каршына килеп туктады. Пассажирлар арасында ашыгу, кабалану, ыгы-зыгы башланды. Кемнәрдер туганнарын каршы ала, шундук чупылдатып үбеп ала. Пырдымсызлары, каударланып, чемоданы белән кемнеңдер аягына бәрелеп үтә. Авырткан тезен угалап калганы артыннан куа китмәсә дә:
– Итәгеңә ут каптымы әллә? Кая ашыгасың! – дип ачуын баса. Тегесе борылып та карамый. Ишетсә дә, ишетмәмешкә салыша. Аңа тизрәк вокзал каршына килеп туктаган троллейбуска өлгерергә кирәк. Адәм баласы һәрчак каядыр ашыга, кабалана... Бала чакта тизрәк үсәсе, юлга чыкса, тизрәк барып җитәсе килә... Мөгаен, ул аның канына сеңгәндер... Ашыгуларның ялгышуга китерү ихтималын ул уйлап та карамый...
Гөлфия, җыйнак кына фанер чемоданын тотып, перронга төште. Кайсы якка китәргә белмичә, тирә-якка күз төшереп алды. Вагоннар сөйрәп килгән паровоз тынычланып калган. Юлаучыларын исән-имин китереп җиткергәненә сөенгәндәй, җиңелчә генә пар чыгарып, «пошкырып» тора иде.
Вокзал түбәсенә ат башы кадәр хәрефләр белән «Тошкент» дип язганнар. Бина, бер катлы гына булса да, үзбәкләрнең милли бизәкләре белән бизәлгән иде. Янәшәдә генә ачык һавада яшеллеккә төренгән «Шестой зал» дигәне дә бар. Биредә, кая карама, яшеллек. Киң ябалдашлы агачлар асфальт юл буенда да үсәләр, йортлар тирәсендә дә күләгә ясап утыралар иде. Гөлфия урам тулы халык йөргәнгә гаҗәпсенеп калды. Көпә-көндез нишләп шулай эшсез йөриләр болар? Үзләре бертуктаусыз сөйләшәләр, көлешеп тә алалар әле, җитмәсә!
Бәхетенә, аңа кирәк оешма вокзал янында гына булып чыкты. Гөлфия курка-курка гына аның ишеген ачты. Кулына килешү кәгазе тотып, коридор буйлап тезелгән ишекләрнең кайсына керергә белми аптырап торган кызны:
– Вам кого? – дип айныттылар.
Ул:
– Мне… комбайн… яблоко… – дип, үзенең хәлен, кем икәнен аңлатырга тырышкан иде, кырыс тавыш аны ярты сүздә бүлде:
– Откуда приехала?
– Тарлаудан, – диде ул татарча. Аннары рәсми кәгазьләрдәгечә, – Дөмәй Тарлау, – дип «төзәтте». Кызга туган авылы җирнең кендеге сыман булса да, Ташкент кешесе Дөмәй Тарлауны каян белсен инде.
– А где это находится?
– Татарстанда! Юан гәүдәле ханым, Татарстан сүзен ишеткәч, Гөлфиянең кем икәнен чамалап алды.
– Пошли со мной! – Һәм үзенә иярергә кирәген аңлатып, җиңелчә генә кул изәп алды. Ханым коридор буйлап тезелгән ишекләрнең «Отдел кадров» дигән язулысын ачып:
– Исламия Каримовна, принимайте! Вам пополнение! – дип китеп барды.
Өстәл янында ниндидер кәгазьләр актарып утырган урта яшьләрдәге ханым, башын күтәреп, кызны күздән кичереп алды. Аннары:
– Керегез, кер! – диде ул Гөлфиягә саф татарча.
Үзбәкстан булгач, гел үзбәкләр генә яши торгандыр дип уйлаган кыз, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, бер мәлгә югалып калды. Ханым каушап калган, чемодан күтәргән килеш ишек катында басып торган кызга тагын:
– Курыкмагыз, сеңлем! Керегез, кер! – дип кабатлады.
Гөлфия, ханымның ярыйсы гына ягымлы тавышын ишеткәч, тынычлангандай булды. Ул күрсәткән урынга барып утырды.
Ханым алдында яткан кәгазьләрен өстәлнең бер читенә этәреп куйды. Тагын бер кат кызны күздән кичерде.
– Йә, сөйләп җибәр, сеңлем. Ничек килеп җиттең? Юл газабы – гүр газабы дигәннәр бит борынгылар.
Ханымның үз итеп сөйләшүе кызга кыюлык өстәде.
– Әйбәт, – диде ул. – Тәгәрмәчләр текелдәгән тавыш кына әле һаман колак төбендә тора. Ханым җиңелчә генә елмаеп куйды.
– Сеңлем, монда сиңа ул тәгәрмәчләр тавышына күнегергә туры килер инде, – диде ул тыныч кына. – Кая, кәгазьләреңне бир әле! Карыйк!
Гөлфия кулындагы кәгазьләрен аңа сузды. Ханым сүзсез генә кызның документларын тикшерә башлады.
Юл буе алма җыючы комбайн башыннан чыкмаган кыз тәвәккәлләп сорарга булды.
– Апа, ул алма җыючы комбайнның утыргычы кайда була? Алдамы, арттамы?
Сүзсез генә кызның документлары белән танышкан ханым башын күтәрде.
– Аңламадым. Нинди комбайн турында сорыйсың син, сеңлем?
– Алма җыючы комбайн турында, – диде кыз, шуны да белмисезмени дигән кыяфәттә гаҗәпсенеп. – Миңа вербовщик абзый: «Алма җыючы комбайнда утырып кына йөрерсең», – диде бит.
Һәм ул ихлас күзләре белән ыспай киемле ханымга текәлде.
Ханым җиңелчә генә башын селкеп алды.
– И беркатлы бала! Син бу килешү кәгазьләренә кул куйганда укымадыңмыни? Сине таныштырмадылармыни? – Ул бармагы белән кәгазь битенә төртеп күрсәтте. – Менә бит монда акка кара белән «путевая рабочая сроком на два года» дип язылган. Тимер юлда эшләячәксең. Монда мамык җыючы комбайннар гына бар. Алма җыючы комбайнны конструкторлар уйлап тапмаган әле.
Әйтерсең, көтмәгәндә Гөлфиянең башына күсәк белән ордылар. Күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Чалт аяз күкне гүя болытлар каплады. Кыз, ни әйтергә белмичә, телсез калды. Ул бит вербовщик абыйның сүзенә ышанып юлга чыкты. Өлкәннәр дә шулай алдакчы булалар микәнни? Олы кеше – солы төше дигән булалар тагын. Алай булгач, бу дөньяда кемгә ышанырга соң? Кемгә?! Анда җылы... Йөзем җимешләре бушлай... Алмалар җирдә тәгәрәп ята... Тик менә шуларны җыеп кына өлгерә алмыйлар, имеш. Тасма тел тагын әллә нәрсәләр әйтеп кызыктырды...
Гөлфия берара, бүлмәдән чыгып, кире вокзалга йөгермәкче дә булган иде. Әмма «кара сакалы» аны чабудан тартып туктатты. Хәзер бит аның кулында юллык акчасы да юк! Ярдәм кулын сузарлык кешесе дә юк! Хәзер аңа нишләргә? Кая барырга? Кемгә ялынырга? Кызның йөрәген үкенечле уйлар ташкыны чеметтереп алды. Тыны кысылгандай булды. Эх!.. Э-эх!.. Ташкын күкрәк читлегеннән чәчрәп чыкты да күз яшьләре булып тәгәрәде... Кыз үкереп еларга тотынды... Кулъяулыгы күз яшьләреннән сыгып алырлык булды...
Кабинет хуҗасы, әкрен генә урыныннан торып, кызның иңбашына кулын куйды. Тынычландырырга теләп, җиңелчә генә аркасыннан кагып, «бәпләп» алды.
– Сеңлем, тормышта гел генә ал да гөл булмый. Гомер иткәндә, әллә нинди көтелмәгән хәлләргә дучар буласың. Яшәү белән үлем арасында калган чаклар була. Тынычлан. Үзеңне кулга ал. Син яшь бит әле. Сиңа яшисе дә яшисе. Ә яшәр өчен кайда булса да эшләргә кирәк.
Ниһаять, Гөлфия, күз яшьләрен сөртә-сөртә, башын күтәрде. Янында басып торган ханымга төбәлде.
– Ике ел дидегез. Апа, мин монда шулай ике ел буе тоткын кебек беркая да китә алмыйча яшәргә тиеш буламмыни инде?
– Юк, сеңлем, юк! Син – ирекле кеше. Эштән соң, ял көннәрендә теләсәң кая бара аласың. Унбер ай эшләгәч без сиңа отпуск бирербез. Советлар Союзының теләсә кайсы төбәгенә бушлай барырга билет бирербез.
– Бөгелмәгә кадәр дә бушлай кайтып буламы?
– Була, була! Әйтәм бит, СССРның любой точкасына. Хет Мәскәүгә, хет Владивостокка! Мондый мөмкинлек тимер юлда эшләгән кешеләргә генә бирелә. Бүтән җирдә андый өлгүтә юк әле ул.
Гөлфия, ниһаять, елавыннан туктады. Күңеленнән генә, күрәсеңне күрми гүргә кереп булмый дигәннәре хак икән дип куйды.
Ханым үз урынына барып утырды. Кызның кәгазьләрен кулына алды.
– Сеңлем, мин бүген үк синең кәгазьләреңнең эшен бетереп, бухгалтериягә тапшырырга тырышырмын. Сиңа йөз илле сум подъёмный акча бирерләр. Ул сиңа получка алганчы җитәргә тиеш. Саграк тотсаң, калыр да әле. Кассир бүлмәсеннән чыккач, кабат минем янга кер. Безнең эшчеләр әлегә Мирзачүл станциясендә эшлиләр. Шунда вагоннарда яшиләр. Әлегә дим, чөнки анда эшләре төгәлләнсә, икенче станциягә күчәләр. Шуңа бәйле оешманың исеме дә «күчмә колонна» дип атала.
Балтасы суга төшкән кешедәй пошаманда утырган Гөлфия аның әйткәннәрен дәшми генә тыңлады. Ханымның сүзләренә шатланырга да, хафаланырга да белмәде. Ул инде чарасыз, язмышы белән килешергә мәҗбүр. Бүгенге көндә сайланып торырга бүтән юл юк. Кайда булса да эшләргә кирәк. «Чегән тормышы икән» дип кенә уйлап куйды.
Гөлфия кадрлар бүлегенә кабат кергәч, ханым аңа берьюлы берничә кәгазь сузды.
– Менә бу кәгазь белән вокзалда сиңа Мирза-чүл станциясенә барырга билет бирерләр. Акча түлисе түгел. Бушлай. Аңладыңмы? Син инде безнең штаттагы кеше саналасың. Менә монысы завхоз Николай Недоедкога. Ул сине урнаштырыр, урын-җир бирер. Ә менә монысын колонна начальнигы Василий Таракановка күрсәтерсең. Ул сине бригадага билгеләр. Аңладыңмы?
Гөлфия «таракан» сүзен ишеткәч, ихтыярсыз, чирканып куйды. Начальник кеше оялмыйча ничек хәшәрәт исемен фамилия итеп йөртә икән? Сорокин, Зайцев булса, бер хәл иде әле.
Ханым ике сүзнең берендә «аңладыңмы?» дия-дия, имән бармагын селки-селки дәвам итте.
– Аю баласын да циркта биергә өйрәтәләр. Син дә юл эшенә өйрәнерсең. Борчылма, сеңлем! Барысы да җайланыр. Бездә эшләүчеләрнең күбесе оргнабор белән килгән татарлар, башкортлар. Бәлки әле якташларыңны да очратырсың...
(Дәвамы бар)
"КУ" 06,2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев