Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (дәвамы)

Кызның кире җавабы Зиннурның «казанын кайнатып» җибәргән иде. Ул хатын-кызларның холкын белә. Сүзгә дә кесәгә кереп тормый. «Сандугач тел» кушаматы аңа юкка гына бирелмәгән. Ул бу кызны барыбер «сындырачак».

(Башыннан укыгыз)

* * *

Гөлфия, Мирза-чүл станциясенең бер читендәге тупикка ике рәт булып тезелгән торак вагоннарны күргәч, гаҗәпсенеп калды. Болар ул утырып килгән пассажир вагоны шикелле дүрт күчәрле дә, озынча да түгел, ат арбасы кебек көтек, ике күчәрле генә такта вагоннар иде. Шулай да арада яшелгә буялган, дүрт күчәрле берничә вагон башкаларыннан аерылып тора. Якынлашкач, аларның берсе – «столовая», икенчесе – «клуб», өченчесе «душевая» икәне ачыкланды. Ә «магазин», «начальник участка» дигән язуларны ике күчәрле вагоннарга «чәпәгәннәр». Күрәсең, аларга шулар да җиткәндер.

Көн кичкә авышып барганда, Гөлфиягә, беренче чиратта, урын-җирне кайгыртырга кирәк иде.

Аның каршына, нәрсә турындадыр бәхәсләшә-бәхәсләшә, бер хатын-кыз белән бер ир-ат килгәне күренде. Ир-ат, бер кулын үзенең башы биеклеге күтәреп селки-селки, нәрсәдер исбатламакчы иде бугай. Ә хатын-кыз «сөйләмә юкны!» дигән шикелле ир-атка таба кулын селтәп-селтәп ала иде.

– Миңа Николай Недоедко дигән кеше кирәк иде, – диде кыз гаепле кеше сыман әкрен генә.

– Ә-ә, «камбала»мы? – диде ир-ат хатыны белән бәхәсләшкәндәге кайнарлык белән. – Әле генә шушы тирәдә йөри иде. Кибеттә түгел микән?

Завхоз Недоедко, чыннан да, кибеттә булып чыкты. Ул берничә хатын-кызны авызына караткан да, артистларча кыланып, нәрсәдер сөйли иде. Тегеләре дә мөкиббән китеп, аның авызына карап «катканнар»: дөньяларын онытып, аның «әкият»ен тыңлыйлар иде. Бер күзен фронтта югалткан «камбала», сыңар күзле генә булса да, яңа килгән яшь кызларны бик тиз күреп ала икән. Ул, күзләрен майландырып, Гөлфиянең кәгазен озак кына кулында әйләндергәләп торды. Ниндидер мактау сүзләре әйтте. Кыз тулысынча аңламаса да, «шундый чибәр кызны иң әйбәт, иң йомшак вагонга урнаштырмасаң, гөнаһ булыр» кебек сүзләр икәнен чамалады. Спецовка сайлаганда, ул тагын да әрсезрәк кыланды.

– Монысы сиңа зуррак икән. Монысы сиңа таррак икән, – дигән булып, Гөлфиянең әле бер егет тә кул тидерергә базмаган күкрәкләренә «ялгыш кына» кулларын тидереп-тидереп алды. Кыз, ояла-ояла, чиктә тайпылды.

Хуҗалык мөдире аны патша заманыннан калган, искергән ике күчәрле вагонның бер як яртысына өч кыз янына урнаштырды. Вагонның икенче яртысында да кызлар яши иде булса кирәк, бүленгән такта аша аларның көлешкән тывышлары ишетелде. Ярый әле, вагонның баш-башларында аерым ишекләре бар иде. Гөлфия, завхоз абзыйның «иң шәп, иң әйбәт вагон» дигәне шушы микәнни дип, үзалдына көлемсерәп куйды.

* * *

Гөлфия икенче көнне, энәдән-җептән төшкән өр-яңа спецовка киеп, эшкә барырга чыкты. Хәзер аңа колонна начальнигын күрәсе гына калган иде. Ул кая җибәрер? Иртәнге сәгать белән ике рәт итеп тезелгән торак вагоннар арасы умарта күче кебек «гөжләп» тора. Ул, кабалана-кабалана, кешеләр төркеменә таба йөгерде. Аңа кигән кителенең җиңнәренә дә, якаларына да ачкыч-чүкеч төшкән, янәшәсенә бәләкәй генә өч йолдыз «кунаклаган» эмблемалы кешене күрсәттеләр. Ни хикмәттер, җирән чәчле ул кешенең бите-күзе дә, муены да, хәтта китель җиңеннән чыгып торган куллары да кызгылт иде. Юк, бу кояшта «пешкән» тән төсендәге кызыллык түгел, гайре табигый кызыллык иде. Шулай булса да, якаларында берәр йолдызлы мастерлар да, шпаллар төшкән бригадирлар да аның авызына карап торалар, әйткәннәренә баш иеп ризалашалар иде.

Гөлфия, тәвәккәлләп, аңа кадрлар бүлегеннән биргән кәгазьне сузды.

– Дядя Вася... вәт... менә...

Тараканов каушавыннан ык-мык килеп торган кызга төксе генә: – Дядя Вася на базаре семечками торгует, – дип кырт кисте дә, сүзем бетте дигәндәй борылып, кемгәдер дәште. Кызып-кызып нәрсәдер аңлатырга кереште.

Гөлфия кәгазен тоткан килеш тораташ катып калды. Нәрсә бу? Аны кабул итмәделәрме? Кире бордылармы? Абый дип зурлап мөрәҗәгать итте бит югыйсә...

Кемдер, бияләен учына кысып, нишләргә белми торган кызның иңбашына җиңелчә генә кагылып алды.

– Сеңлем, чүтеки ул начальник кеше бит. Аңа Василий Степанович дип мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гомумән, руслар әтисенең исемен кушып әйткәнне яраталар. Аңладыңмы?

Гөлфия «аңладыңмы?» сүзен биредә еш ишетергә туры киләчәген аңлаган иде инде. Тел белмәүнең кыенлыгын поезддан-поездга күчеп утырганда ук кичергән иде.

Ниһаять, барысы да җайланды шикелле. Аны Җәүдәт Галимуллин бригадасына билгеләделәр. Җәүдәт Гөлфиядән күп булса өч-дүрт яшькә өлкәнрәк булгандыр, баскан җирендә ут чыгара торган егеткә охшаган иде. Ул шундук аңа инструментлар алып, вокзал каршына килергә кушты. Кыз: – Инструментлар... – дип авыз ачкан иде, Җәүдәт аның сүзләрен ахырынача тыңлап тормады, маңгаена «инструментальная» дип язылган вагонга төртеп күрсәтте дә:

– Әнә, күрәсеңме? Кирка белән көрәк ал! – дип, җәһәт кенә китеп тә барды.

Инструмент алуның да тәртибе бар икән. Кызга, фамилиясен журналга теркәп, калай номер бирделәр. Син, көн саен иртән номерыңны биреп, кирәкле инструмент аласың һәм, эштән соң чистартып, кире тапшырырга тиеш буласың икән.

* * *

Дрезина ачык платформага төялгән эшчеләрне күпмедер баргач төшереп калдырды да үз юлына китеп барды.

Бүген бригадага поезд юлының ничәнчедер километрында черегән, ярылган шпалларны яңасына алыштыру бурычы йөкләнгән иде. Мастерлары Сәүбәнов – илле яшьләр тирәсендәге агай – яраксызга әйләнгән шпалларга акбур белән тамга салып бара. Эшчеләр шуларны алып ташларга, алар урынына яңаларын урнаштырырга тиеш. «Тиеш» сүзен әйтү генә җиңел. Вагон күчәрләрен майлаган мазут, дистә еллар буе тама-тама, шпал өстенә дә, шпаллар тирәсендә дә сыланып каткан. Ян-якларындагы мазутлы комташны кәйләң белән чокып чистартмасаң, рельс астындагы шпалны, никадәр генә көчәнсәң дә, тартып ала торган түгел.

Яңасын урнаштыргач та, рельска беркеттең дә киттең түгел әле. Шпал астын буш калдырырга ярамый. Ком-таш салып, ян-якларыннан төяргә кирәк. Әйтәсе дә юк, авыр хезмәт. Кояш кыздырганга чыдар әмәл юк. Тәннән берөзлексез тир ага. Тамак кибә. Инструктаж үткәргәндә үк кайнамаган су эчмәскә дип кисәттеләр. Гөлфия күңелленнән генә «И-их, үзебезнең «Шифа чишмәсе» булса!» дип уйлап алды. Аның тау башыннан агып төшкән суы, тешеңне сындырырдай салкын булса да, тамакны да авырттырмый, сусауны да баса.

Ашханә дигәннәре иртәле-кичле генә эшли икән. Төшке ашка куенына кем нәрсә кыстырып килә – шуның белән тамак ялгый. Зур титан белән чәй кайнаталар. Анысы бушлай. Күпме кирәк – эч!

Юлның бер ягында мамык плантациясе. Сабаклары биек түгел – билдән генә. Яфраклары тач бәрәңге яфрагы инде. Юл буенда үскән тут агачлары да элмә биеклеге генә. Ефәк корты, шуның яфракларын ашап, ефәк җебе үрә.

Поезд килә башласа, сары фуражка кигән сигналчы кызлар быргы кычкырта башлый. Алар «сөрән салмасалар» да, паровозның ухылдавы әллә каян, ерактан ук ишетелә. Эшчеләр поезд якынлаша башласа, тизрәк юл өеменнән төшәләр дә күләгә эзли башлыйлар. Әз булса да, ял итеп алырга форсат туа.

Эшчеләрнең дә, бригадирларның да күбесе – татарлар. Берән-сәрән генә чувашлар, марилар да бар. Барысы да теттереп татарча сөйләшә. Кайбер сүзләрне әйткәндә генә, телләре «салулап» киткәли иде.

Бригадада чылгый мыеклы Киртай исемле казакъ әкәсе дә бар. Ул тәнәфес вакытында башкалар шикелле агач күләгәсенә барырга уйламый да, бияләен астына салып, кояшта кызган рельска утыра да «насвай» тарта. Тарта дигәч тә, аның тәмәкесе авыл абзыйларныкы шикелле түгел, үзгәрәк. Ниндидер үләнне киптереп, он кебек төелгән ямь-яшел төстәге порошок. Ул шуны, ярым түгәрәк савытының бөкесен ачып, бер чеметем генә учына агыза да башын артка ташлап тел астына сала. Пенсия яшенә җитеп килсә дә, өйләнмәгән. Бик өйләнер иде дә, фашист ядрәсе ул мескеннең... җан җирен өзеп алып киткән, каһәр. Шуңа күрә, кешеләрдән уңайсызланып, бүлмәсендә генә юына. Бу кадәресен Гөлфия түгел, күпләр белмәгәндер дә әле.

Эшчеләр арасында тагын бер сәеррәк, нәрсәсе беләндер башкалардан аерылып тора торган үсмер егет тә бар. Нишләптер аңа гел «шагыйрь» дип эндәшәләр. Гөлфия баштарак ул аның исеме дип уйлаган иде дә, соңрак кушаматы икәненә төшенде (шагыйрь кеше черегән шпал сөйрәп йөрмәс бит инде!). Бүген аның кәефе юк идеме, үзе башлап сүз кушмый, эндәшсәләр, «әйе», «юк», «ярар» дип җавап бирә дә тынып кала иде.

«Шагыйрь» төш вакытында да үзалдына бикләнеп утыра бирде. Сохари кимергәне дә күренмәде, хатын-кызлар тәкъдим иткән ипи кыерчыгына да үрелмәде. Ахыр чиктә егетнең күңел түрендә кайнаган хисләре ташкын булып урылды. Ул, уфтанып, кискен генә тезенә сугып алды:

– И-их! Булмады, егетләр, булмады!

Эшчеләр аның сәерлегенә күнеккәннәр иде, игътибар итмәделәр.

Башкалар ял итү ягын караса, Зиннур хатын-кызлар тирәсендә кайнаша. Нәрсәдер сөйләп көлдереп ала. Ахыр чиктә ул, ашъяулык җәеп, үзенә аерым табын ясап утырган Сания янында тукталды. Яңарак кына утыз яшен тутырган тол хатын чәен туган Туймазы якларында – Ык буенда үсә торган үләннәр салып пешерә. Исе дә, тәме дә үзгәрәк була.

Зиннур – тел бистәсе – тота-каба гына сүз башламады.

Сания апа суга бара –

Алма-алма чиләге.

Чиләгенә караганда

Үзе – кура җиләге, – дип такмаклап алды. Шуннан соң гына, анда да әле йомшак кына итеп сүз кушты:

– Сания апа, җаным, тамагым кипте. Зинһар, бер генә чәшке чәй бир әле.

– Әле генә Җәмилә кайнаткан чәйне эчтең бит.

– Һи-и, Сезнең чәйгә җитәме соң, Сания апа, җаным! Тәме, валлаһи менә, бер атнага җитә!

Бу кадәр мактагач, ничек күңеле эремәсен инде? Ханым мизгел эчендә балкып ала.

– И шушы Казан татарлары хәтле хәйләкәр дөньяда юктыр. Җаныем, җаныем дип кенә торалар. Авызыңны ачыбрак торсаң, сум итеңне кисеп алып китәрләр, билләһи! Мә инде. Эч! Суынгандыр түлке.

Зиннур биргән чәйне тәмләп кенә бер йотып куйды да сүзен ялгап китте.

– Хәйләкәрлеккә Уфа татарлары да калышмый, җаным. Норлатка кайтканда, Уфага да барып җитә алмадым. Чишмәдә үк чемоданымны чәлделәр.

Аларның әңгәмәсенә агач күләгәсендә утырганнар да кушылды.

– Әйтәм җирле бик тиз әйләнеп килде.

– Рәмзияне сагынудан саргая башладым да сарыга сабышканчы тизрәк килдем ди бит әле.

– Һе, Зиннур әйтер ул. Сандугач тел дип юкка гына даны чыкмаган инде аның.

– Менә, ышан син аңа, ышан.

Хатын-кызлар җиңелчә генә көлешеп алдылар. Гөлфия эченнән генә татарларны Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан да чүпләгәннәр икән дип уйлап алды. Хыял диңгезендә йөзгән «Шагыйрь» тагын уфтанып куйды.

– И-их, булмады, егетләр, булмады! Үкенечкә калды.

Чәйләп алганнар иде инде. Бу юлы берән-сәрән генә кызыксынучылар табылды.

– Нәрсә булды?

– Нәрсә үкенечкә калды? «Шагыйрь» кабат телгә килде.

– Тагын бер ел көтәргә кирәк бит әле! Бер ел! Җәүдәт, бригадир буларак, эшчеләрнең барысын да бертигез күрергә тиеш булса да, моннан бер ел элек үз теләге белән килеп урнашкан Таһирны ни өчендер якын күрә иде. Оялчан, гәүдәсе дә кәтүк буе гына, тәне дә кояшта янмаган Таһирга «ак малай» кушаматы тактылар. Тиресен текмәгәннәр, бер ел эчендә ул гәүдәгә калкынды. Аяусыз кыздырган кояш астында эшләгәч, тәне дә туткылга әйләнде. Кызыксынучан егет үзбәкчә дә ярыйсы «чәперә» башлады. Шигырь язарга маһирлыгын күреп аңа «Шагыйрь» кушаматы тактылар. «Ак малай» дигәне үзеннән-үзе онытылды.

Җәүдәт әле һаман пошаманда утырган егет янына килде.

– Таһир, син, нәрсә, иртәдән бирле сөмсерең коелган килеш йөрисең? Авырыйсыңмы? Бер-бер хәл булдымы?

– Юк әле, булмады. Менә бүген була!

– Нәрсә була?

– Сабантуй була!

«Сабантуй була» сүзе колакларына кергәч, тәмәке пыскытып утырган татарлар, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, бер-берсенә карашып алдылар.

Хатын-кызлар арасында да кызыксынучылар табылды.

– Кайда була?

– Кайчан була?

– Безнең авылда! – диде Таһир горур гына. Аннары үкенгән кыяфәттә җиңелчә генә башын селкеп алды. – Кайтып булмады... Үкенечкә калды...

Таһир башына төшкән хәсрәт: аның отпуск сорап язган гаризасына җитәкчеләр кул куймаганнар. Ял вакытын көзгә күчергәннәр иде. «Сабантуй була» сүзе колакларына кергәч, дәррәү купканнарның «авылда» сүзен ишетүгә (җете кызыл тиз уңа) «кикрикләре» бик тиз шиңде.

– Һи-и, монда буламы әллә дип торам тагын...

– Каян булсын инде ул монда?

– Аны кем оештырсын?..

Кайберләре, кул селтәп, читкә үк китеп утырды. Җәүдәт, ризасызлыгын белдереп, башын чайкап алды.

– Егетләр, кул селтәп китү җиңел ул. Үзебез тотынмасак, аны безгә кем оештырсын? Әйдәгез, быел башлыйбыз! Көрәшкә чыгарсыңмы, Таһир?

«Шагыйрь»не әйтерсең алыштырып куйдылар. Көлсәң көл! Ул урыныннан сикереп тә торды.

– Кирәк булса, хәзер үк чыгам! Ул, көндәш эзләп, як-ягына каранып алды. – Зиннур абый, әйдә, көрәшәбез!

Зиннур Таһирга карап көлемсерәп торды да кискен генә кулын селтәп куйды.

– Мин синең ише малай-шалай белән вакланып тормыйм инде. Батырга гына чыгам!

 Аның сүзләре утка керосин сипкәндәй тәэсир итте. Таһир инде аның кулларына барып тотынды. – Әйдә әле, әйдә! Көрәшеп карыйк әле! – диде ул, кызып. Башкалар да җанланып киттеләр. Көтмәгәндә булачак тамаша битарафларның да «казанын кайнатып» җибәрде.

– Зиннур, әйдә, чык инде! Чык! – Куркып калдыңмы әллә?

Җәүдәт сәгатенә карап алды. Вакыт бар иде әле.

– Әйдә, Зиннур, осталыгыңны күрсәт инде, алайса, яшьләргә, – диде ул, елмаеп.

Зиннурны төрле яктан төрткәли үк башлаганнар иде инде. Ул теләмичәрәк кенә уртага чыгып басты.

– Сөлге бирегез! Сөлге! – диде ул вәкарь генә.

Чәйханщик Җәмилә шундук икесенә ике сөлге тоттырды. Эшчеләр, ярымтүгәрәк ясап, уйламаганда-көтмәгәндә башланган көрәшне дөньяларын онытып тамаша кыла башладылар. Бил алышкан егетләрне дәртләндереп кычкырдылар, киңәшләр бирделәр. Әйтерсең туган авылларында Сабантуй карап утыралар иде.

– Бирешмә, Таһир, бирешмә!

– Һе, Зиннур, сазаган егет, остарак шул.

– Яшь булса да, Таһир да төшеп калганнардан түгел. Әнә, күрәсеңме...

Зиннур Таһирны бик җиңел генә чөеп ыргытмакчы булган иде дә, ел буе рельслар, шпаллар сөйрәп, сеңерләре ныгыган егетнең дә тиз генә бирешәсе килмәде. Зиннурның, уйлаганы барып чыкмагач, егетнең аягын чалып булса да, җиңү иде исәбе. Бу юлы да егет сизгерлек күрсәтеп өлгерде. Аның хәйләсен башкалар да күреп алганнар икән, таләпчән хөкемдарлар шикелле, аңа шундук кисәтү ясадылар.

– Зиннур, хәрәмләшә! Күтәреп ал!

Бил алышкан егетләрнең берсенең дә җиңеләсе, бригада алдында хур буласы килми иде, байтак кына тартыштылар. Ахыр чиктә Таһир Зиннурны, күтәреп, сыртына салды! Эшчеләр күңелле генә шаулап алдылар. Тормышның борчу-мәшәкатьләре, авыр хезмәт беразга онытылды. Әйтерсең, алар туган якларына кайтып килделәр.

– Һе, менә сиңа мә!

– Уйламаган идем...

– Карама беләккә, кара йөрәккә ди!

– Молодец, энем, егет икәнсең! Зиннурның аркасыннан тузаннарын кагып торган хатын гына зарланып алды.

– Ә-әй, Сабантуй дигән булып... Имгәнмәдегезме? Безнең энебез, үткән ел көрәшеп, умрау сөяген сындырган әле. Бик кирәге барые... Хатынның зарын тыңлаучы да, хуплаучы да күренмәде. Сания урыныннан кузгалган Җәүдәтне җиңеннән тартып туктатты. – Сабантуй Сабантуй инде ул. Елына бер килә дә үтә. Җәүдәт, син, чүтеки ФЗУ бетергән кеше, язып җибәр әле. Зифа Басыйрова җә Рәшит Ваһапов килсен әле бер. Үлеп яратам шуларның җырлаганнарын. – Язгач-язгач, күмәк хат итеп, тимер юлда эшләүче татарлар исеменнән икесен дә чакырып язарга кирәк инде, Сания апа. – И, баш та бар инде үзеңдә, ә! Сания тагын нидер әйтмәкче иде, Җәмилә килеп кысылды: – Карале, Сания, теге Әюпов бригадасында эшләгән Зәлифә апаның хәле ничек микән анда? – Әлмира белән Мәэнүнә барып кайтканнар. Хәле начар ди, «Ык буенда үскән үләннәрнең шифасы тияр иде, кайтарып куймаслар микән?» – дип әйтә ди. – Вербовщикларның тасма теленә алданып килгән кеше гомерлек гарип булып калды инде, мескенкәй. – Поезд кадәр поезд китереп бәрсен дә сиңа. Ярый әле, исән калды. – Һи-и, ярты ягың йөрмәгәч, исән калуда ни мәгънә? – Әйт әле, ахирәт, син ул алтын таулары вәгъдә иткән вербовщикны очратсаң, чыраена төкерер идеңме, нишләтер идең? – Нишләтер идемме? ...тешләтер идем! Йә, ... өзеп авызына каптырыр идем! Әңгәмәдәш хатыннар бер-берсенең беләкләренә сарылып көлешеп алдылар. Көрәшкәндә сулуы капкан Зиннур үз хәленә кайткан иде. Ул, Гөлфиягә ымлап, егетләргә сүз катты. – Егетләр, үпкәләштән булмасын, яңа килгән чибәркәйне яңа җирләр, бу якларның әрәмә-тугайлары белән таныштыруны мин үз өстемә алам. – Рәмзияң ишетмәсен. Башыңда бер бөртек чәчең калмас. – Рәмзия ялгызы йөрергә өйрәнде инде ул. Татарга тылмач кирәкми дип кенә җибәрә. Ә менә бу чибәр кызга минем кебек тел белгече кирәк. Мин үзбәкчәсен дә, казакъчасын да... Сания аңа җәелеп китәргә ирек бирмәде. – И мактанмасана ла. Үзбәк теленең нәрсәсе бар соң аның? Сүз саен бер иҗек өстисең дә куясың инде. Була диясе урынга булады дисең. Булды урынына булыпты дисең. Аларның әңгәмәсен сигналын сызгырта-сызгырта якынлашкан составның гөрелтесе күмеп китте. Поезддан коелып калганнар диярсең, көтмәгәндә каяндыр дүрт почмаклы кәләпүшләренә зур гына өтер төшкән, буй-буй сырган чапан кигән ике үзбәк егете пәйда булды. Нәрсә кыдырып йөргәннәрдер, шайтан белсен! Алар, әрсезләнеп, ял итеп утырган эшчеләр янына якын ук килделәр. Игътибар белән тыңласаң, аларның үзара сөйләшкәннәрен аңларга була иде. – И-ия, нугай кызлары килепте – ю! – диде берсе, икенчесенә карап. – Эргәш әнә, әнә, кара кызны күрәсеңме? Җөдә һәм чырайлы икән, ә! Һәм ул тартынусыз-нисез Гөлфиягә төртеп күрсәтте. Икенчесе, иптәше белән килешкәнен белдереп, баш какты. – Һә-ә расгәперәсән. – Аннары Гөлфиягә дәште. – Һай, күзеңдән... Атың ни? Әлфияме, Зөлфияме? Төшке аш вакыты төгәлләнеп килә иде. Җәүдәт, ике телне кушып, егетләрне куарга тотынды. – Һәй, сез, әкәләр, үкәләр! Комачаулап йөрмәгез монда! Барыгыз, бар! Җәүдәтнең вазифасы буенча өлкән икәнен чамалап алган үзбәк егетләре аңа сырпаланырга тотындылар. – Яхшы егет, безләргә биттә кыз табып бирсәңче...

– Һә-ә, таныштырсаңчы, бездә кәттә миһман булырсың.

Үзбәк егетләренең бездә кадерле кунак булырсың дигәннәренә Җәүдәтнең исе китмәде.

– Тимер юл буенда буталып йөрергә ярамый. Күрәсезме, поездлар йөреп тора. Барыгыз, бар! – дип куып җибәрде.

Алар ризасызлыкларын белдереп:

– И-и, и-я! Бу ни бу? – дия-дия, күздән югалдылар.

Гөлфиянең биленә кадәр төшкән толымнарын күргәч тә, Зиннурның күңелендә вәсвәсәле уйлар туган иде. Бүтәннәр күз салганчы кызның кылларын тартып карарга кирәк. Ниндирәк кош икән, янәсе.

– Чибәрләр чибәре Гөлфия туташ, бүген безнең вагон-клубта индийский кино күрсәтәләр. Кил! Курыкма! Үзем озатып куярмын. Юкса, күрдең бит, үзбәк егетләре татар кызларына бәйләнергә генә торалар.

– Мин клубыгызны күрдем инде, – диде Гөлфия тыйнак кына.

– Барасым килсә, үзем дә юлны табармын. Рәхмәт!

– Әттә-тә, әйттеме үзеңә. Урал яклары шулай алар. Җырлаганда да безнең сыман: «саргаям синең өчен... оныта алмасам нишләрмен...» дип, балавыз сыкмыйлар. «Агыйдел, Чәрмәсән, исемем Бибкәй булмасын, шул егеткә бармасам», – дип кенә җибәрәләр.

– Юк, апа, мин Сарман якларыннан, – диде Гөлфия тыныч кына. Җәмилә ихтыярсыз куллары белән үзенең янбашларына шапылдатып алды.

– Шулаймыни? Ә мин сине Урал якларыннан дип торам тагын.

Кызның кире җавабы Зиннурның «казанын кайнатып» җибәргән иде. Ул хатын-кызларның холкын белә. Сүзгә дә кесәгә кереп тормый. «Сандугач тел» кушаматы аңа юкка гына бирелмәгән. Ул бу кызны барыбер «сындырачак». Башкалар кул сузганчы кисәтеп куярга кирәк.

– Егетләр! Шушы кызны үземә каратмасам, исемем Зиннур булмасын! Ул, кызып китеп, хәтта баш киемен җиргә бәрде.

– Булдыра алмасаң, Зиннур түгел, Синбур диярбез инде, алайса.

– Һәй, егет, фуражкаңны ки, башыңа эссе капмасын. Кояш иңкүллеккә төшмәгән бит әле. Зиннурның кыланышына баядан бирле саруы кайнаган Сания түзмәде:

– Очраган бер хатын-кызга сикерергә, син, нәрсә, нәсел айгырымы әллә? Алай бик азынсаң, хәзер печтерербез без сине! Эшчеләр рәхәтләнеп көләргә тотындылар.

– Ну, малакаем, синең телең, ә! Пычаксыз суясың, билләһи!

– Бәй, артыгын кыланмасын. Кайтып, авылда калган баласын карасын. Шулай бит, Җәүдәт? Ул аны, култыклап, читкәрәк алып китте. Бая әйтергә кыҗраган, Җәмилә аркасында бүленгән сүзе бар иде.

– Бригадир булсаң, бригадир бул инде син, Җәүдәт. Атнага бер булса да кереп, «хәл белеп» чык инде. – Ул, кыбырсып, Җәүдәтнең култыклаган кулын әкрен генә кысып-кысып алды. – Нәрсә, кызлар клубка киткәч, киләсеңме? Берәр кызылны да әзерләп куярмын. Тол хатын бер күзен мут кына кысып елмайды. Күзләре көйдереп алырдай булып яна. Ә иреннәре... иреннәре... пешкән чия төсле ымсындырып торалар.

Сугыштан соң килгән кырыс еллар да аның яшьлек гүзәллеген юып китмәгән иде. Җәүдәт Санияның култыгыннан кулын алды.

– Сиңа берәр үзбәк табып бирмичә булмый инде, Сания апа.

– Үзбәк?! Гомергә ир чырае күрмәсәм дә, чыкмыйм мин аңа!

– Ник алай дисең? Әнә бит әле генә ике егет килгән иде. Димәк, татар кызлары монда да почётта.

– Беләм мин аларны, беләм. Калым түләргә акчасы юкка килгәннәр алар.

– Ну елгыр да инде, син, Сания апа! Барысын да беләсең!

– И-и, «апа» дигән булып, картайтма әле син мине. Әнә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә беренче хатыны Хәдичә үзеннән унбиш яшькә өлкән булган. Мин дә бит әле кырыкка җитмәгән. Синең белән нибары сигез яшь аерма.

Сания ялгыз калган минутларда яу кырында ятып калган Сәетҗанны искә ала. Өзелеп сагына. Юксына. Гитлерны каһәрли. Аның сөеклесе дә Җәүдәт кебек тәвәккәл иде. Сугышта да шулай, тәвәккәләп, ут эченә барып кергәндер. Алай дисәң, «хәбәрсез югалды» дигән хәбәр җибәрмәсләр, «батырларча һәлак булды» дип язарлар иде. Аяксыз-кулсыз кайтса да, ул аны читкә типмәс иде. Сәетҗанкае исән булса, ул, болай мәсхәрәгә калып, кулдан кулга да йөрмәс иде... И-их, гомерләр, гомерләр... Кайчан да булса аңа тугыз ай карынында йөрткән сабыеның исенә исереп, күкрәгенә кысып сөюләр насыйп булыр микән?

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев