Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (повесть)

– Сабакка килдем. Тиз генә өйрәт тә, әби. Малайлар белән тау шуарга чыгасым бар. Кичәгенәк тә чыкмаган идем. – Малай инде киез каталарын мич янына сөяп куйган, йон бияләйләрен салып, тунын яхшылап буып торган путасын чишеп маташа иде.

Ул калтыранган куллары белән китапка үрелде дә, чормага сак кына
саркылган көн яктысында «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»
дигән сүзләрне искәреп, үрелгән кулы һавада асылып калды. Бер мәлгә
башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте, чигәсендә нидер сулык-
сулык суга башлады, йөзе кызышты. Ярдәм эзләгәндәй, тирә-ягына карады.
Торган саен куерган төтен арасыннан иптәшләренең сыннары шәүлә кебек
кенә шәйләнә, ул шәүләләр өй кыегыннан чорма түренә, чормадан кабат өй
кыегына туктаусыз кымырҗыйлар. Егет китап белән күзгә-күз иде.
– Вагизов, чего встал как истукан?! Шевелись, ... Не то самого выброшу...
Күзләрен йомды һәм йорт кыегына җитәрәк кенә бәбәкләрен көн
яктысына ачарга кыйды ул. Көн каралып, шәфәкъ томаланган, Богарыслан
өстенә эңгер-меңгер җәелгән. Ихтимал, эңгердән өстәрәк, бик күпкә өстәрәк
ай кабынгандыр, әмма егет күккә бакмады.
Китап, саргайган ак канатларын соңгы кат җилпеп, аска очты...
Китап арты китап битләрен ялмап үрсәләнгән учак өстән аермачык
күренә, уты йөзне пешерә иде хәтта. Ялкын телләре шашып бииләр. Менә
берсе «әлиф» булып күккә үрелде, икенчесе – «ләм», өченчесе «мим» сыман
боргаланып сузылды...
Егет, йөзен учактан яшереп, артка борылды да кабат чормага кереп
китте...
***
Шәмсехәят карчыкның үзе сыман торган саен туфракка сеңә барган иске
йортының ишеге шыгырдап ачылды, һәм ап-ак бу булып кыш суыгы килеп
керде. Шул иләс аклык арасыннан тәгәрәп кенә бер малай килеп чыкты.
– Әссәләмегаләйкем, әби! Иминлекме, саулыкмы? Инәй сиңа садакага
иртәнге сөт җибәрде. Мә! – Малай, өй эчен яңгыратып, борын тартып алды
һәм, җитди кыяфәт белән үрелеп, савытны өстәлгә куйды.
– Вәгаләйкемәссәлам, олан! Сөбханалла. Менә рәхмәт! Әле кайчан килер
дип көтеп утыруым иде. Бәрәкалла! Атаң-инәң ни хәлләрдә? Иртәнге чәеңне
эчтеңме? Яле, өс-башыңны сал да чәйләп алыйк...
– Сабакка килдем. Тиз генә өйрәт тә, әби. Малайлар белән тау шуарга
чыгасым бар. Кичәгенәк тә чыкмаган идем. – Малай инде киез каталарын
мич янына сөяп куйган, йон бияләйләрен салып, тунын яхшылап буып
торган путасын чишеп маташа иде.
– Һай, шулчаклым да кыбырсык булырсың икән. Тач атаң инде... –
Шәмсехәят карчык балага беравык сокланып карап торды, аннан, күз
тидермим дигәндәй борылып, чәй хәстәренә кереште.
Үз тезләрендә сөеп үстерәсе олан иде лә юкса, насыйп итмәгән шул...
Ярый инде авылында, күз уңында үсә. Теге чакта каты торып, дөрес
эшләгәндер, Ходай үзе кичерсен инде. Каты тормаса, хәзер бердәнбер
оныгын бер күрергә тилмереп яшәр иде ләбаса. Иии, килененең ул чактагы
елаулары исенә төшсә, әле дә йөрәге чемердәп куя. Тәгәри-тәгәри елады бит,
тезләнеп ялварды. Көч-хәл белән каерып, ат арбасына чыгарып салдылар
үзен, чак алып киттеләр. Өзелгәндер үзәккәйләре, Раббым кичерсен...
«Улымның бердәндер баласы шәригать буенча миңа тиеш. Баламның нәсел
дәвамчысы шушы нигездә үсәргә тиеш», – дип кистереп әйтте Шәмсехәят,
аяк терәп нык торды. Кайлардан гына көч тапкандыр. ...Тик оныгыңны үз
нигезеңдә үстерә алмадың шул, кортка. Үстерә алмадың, бирештең...
Кунак малай, карчыкны бимазалы уйларыннан бүлеп, тупырдап, өстәл
янына килеп утырды:
– Мин чәйне шикәр белән эчәргә яратам!
Малайның почык борын очына тир бәреп чыкканчы чәйләр эчкәч, амин
тотып, тәүге сабакка утырдылар.
– Бисмилләһи әр-рахман әр-рәхим. Менә бу таяк әлиф дигән хәреф,
балам. Аллаһ, әнкәй, әткәй сүзләре әлиф белән башлана...
Чана шуарга чыгасым бар дип бераз хәйләләде малай. Тау шуасы әллә
ни килми дә аның. Шууын шуа инде. Авылны икегә ярып төшкән Пыяла
юлдан малайлар белән узыша-узыша шуалар. Кышын нәкъ пыяла кебек
ялтырап торганга шулай атыйлар икән бу юлны – әнкәсе әйтте. Ат чанасы
эзеннән шулайга әйләнә диде. Алар шушы урамда яшиләр. Урамның иң биек
башыннан кузгалып китәсең дә Чуваш Байтуганы күперенә кадәр выжылдап
төшәсең. Менә шул күпер янында кайбер көннәрне теге матур апа очрый.
Ул апаны моңарчы бер дә күргәне юк иде, быел кышын гына таныштылар.
Малайның күпергә кадәр шуып, чанасын сөйрәп, кабат югары очка менеп
барышы иде:
– Сәләй, балам, кил әле яныма, – дигән ягымлы тавышка аптырап туктап
калды.
Кара калын шәл япкан таныш түгел бер апа кулларын сузып тора. Үзе
шундый матур. Сәләйнең аңа таба берничә адым атлавы булды, апа үзе
йөгереп диярлек килде дә шундый итеп кочаклады. Кысып-кысып! Нык
итеп! Малайны моңарчы берәүнең дә болай кочканы юк иде. Сәләй кара шәл
эченә керде дә бетте менә. Әллә ничек кенә бик рәхәт булып куйды. Җылы.
Үзе уңайсыз да. Бәби сыман кочактан чыга алмый тор инде. Малайлар күрсә,
көләрләр иде бугай. Шуннан теге апа аның кесәсенә ике прәннек белән бер
уч кәнфит салды. Сәләй рәхмәт әйтте дә авылга таба торып йөгерде.
Шуннан бирле апа ике көннең берендә аны күпер янында көтә. Шулай ук
кочаклый, хәлләрен сораша, үзе туктаусыз елмая. Ә күзләре һәрвакыт яшьле.
Шәмсехәят әбидән шуңа да тизрәк чыгып китү җаен карады малай. Апа
көтәдер, туңып та беткәндер инде. Үпкәләп кайтып китә күрмәсен генә.
Сәләйнең ул матур апаны бер дә үпкәләтәсе килми.
Югары оч малайлары Хәкимулла белән Галинур урамга чыкканнар
икән инде.
– Сәләй, Сәләй – тишек калай! – Галинур, авызын ерып, кар йомарламы
томырды.
– Галинур, Галинур, үзең карак, атаң бур! – Сәләй җавапсыз каламы!
Үчекләү сүзе белән бергә Галинурның битенә үк кар «гранатасы» барып
чәпәлде. Тегесе борынын тотып чәрелдәп җибәрде:
– Аааа, Сәләй-сәпәй! Әтәйгә әйтәм мин сине... Синең бит инәң дә
үзеңнеке түгел! Әтәң дә үзеңнеке түгел! Аааа...
– Яңгаллама! Үземнеке! Үземнеке! Әтәем дә үземнеке, инәем дә... –
Сәләй, нәни йодрыкларын төйнәп, һөҗүмгә ташланды...
...Өй ишеген кубарырдай ачып, керә-керешкә:
– Инәй, миннән урамда малайлар көлә. Әтәң дә, инәң дә үзеңнеке түгел,
диләр. Ник алай әйтәләр? Сез минеке түгелмени? – диде дә сызылып елап
та җибәрде.
Гайшә, йон эрләп утырган җиреннән кузгалмый гына, малайның тырналган,
кызарып беткән бит-йөзен, җиңе ертылган тунын, балагына кар тулган киез
каталарын күздән кичерде. Аннан карашын тәрәзәгә, күршедәге мәчет ишегенә
күчерде. Гататдине намазга кереп киткән иде, чыгып җитмидерме.
– Итекләреңне кагып кер, туныңны кибәргә эл. Өс-башыңны рәтлә дә
яныма кил.
Мыш-мыш борын тартып, әнкәсе янына килеп чүмәшкәндә, Сәләй
тынычлана төшкән иде. Гайшә малайның тирләп чуалган чәчләрен сыйпап
тарады, маңгаеннан үбеп алды. Улының елап шешенгән коңгырт күзләренә
туры карады. Кулындагы орчыгы шапылдап идәнгә төште, җебе өзелде.
– Кешедән ишеткәнче, үземнән бел, улым. Сине тудырган инәй – бүтән
хатын. Мин түгел. Атаең да башка. Ходай үзебезгә бала бирмәде. Бар
нәрсәбез җитеш, балабыз гына юк иде. Раббым елый-елый ялваруларымны
ишеткәндер: сине бүләк итте ул безгә. Асрамага алганда, алты гына айлык
бишек баласы идең, бәбкәм. Атаң Миңнегалим атлы кеше иде. Шушыннан,
үзебезнең Байтуганнан. Аны, башка берәү белән бутап, кыйнап үтергәннәр.
Атаең үлгәч, инәң Гайниҗамал, сине калдырып, үз авылына кайтып киткән.
Кирәксенмәгән ул сине, җирбит. Ташлап киткән, аңлыйсыңмы? Инәй түгел
ул сиңа! Тапкан – ана түгел, баккан – ана...
Сәләй ишетте дә, ишетмәде дә. Кинәт бөтен дөнья әйләнә башлады.
Зырылдап торган дөнья уртасында ул, идәндә яткан орчыкка күзен текәп,
тик утыра бирде. Каядыр эчтә, күкрәк читлегендә ниндидер бик кадерле
бер җеп шартлап өзелде. Кинәт дөньяның бик суык булуын сизеп алды
малай. Шулкадәр салкын: умыртка баганасы буйлап туң йөгерәмени. Их,
теге апаның калын шәле эченә керергә иде хәзер. Кереп югалырга иде дә
беркайчан да, беркайчан да чыкмаска иде...

***
– Бүген кәчтүм минеке, Сибгат!
Сәләйнең яңгыравык тавышы тулай торак бүлмәсенә генә сыймыйча,
тәрәзәдән ташып чыкты да, трамвайлар гөрелтесенә ияреп, Казан
урамнарына таралды. Сибгатнең, гадәтенчә, каләм тотып, кәгазь өстенә
иелгән чагы иде. Җыйнак гәүдәсен урындыктан кубаруны кирәк санамады
гына түгел, бүлмәдәшенең сүзенә бөтенләй илтифат итмәде. Кул гына
селтәде. Кәчтүм кайгысы түгел, янәсе, комачаулама.
Сәләй җил-җил килеп кергән уңайга, шкафтан аксыл-сары кәчтүмне
алып, әйләндереп-әйләндереп карады. Кичә Сибгат чираты иде,
пычратмаганмы. Бүлмәдәш дуслар кызлар белән очрашуларга кия торган
бердәнбер кәчтүмне кадерләп кенә тоталар анысы. Шулай да алдан барлап
куймый ярамас. Кызы соң нинди бит! Үтүк йөзе күрмәгән таплы кәчтүм-
чалбар белән свиданиега килерлек түгел.
Егет бәхетле елмайган хәлдә караватына сузылды.
...Ярый ла алмалар аласы иткән. Казакъ даласыннан, ерактан, җитмәсә
бераз акча эшләп тә, буш кул кайтып керү ярамас дип, биштәренә алма
тутырган иде. Тулай торак ишек төбендәге утыргычта ялгызы утырган
чибәркәйне күреп, юлдан шактый арган булса да, туктыйсы итте. Беренче
курска килгәндер, моңарчы бер дә күзгә чалынганы юк кебек.
– Сылу туташны алма белән сыйларга рөхсәтме? Тартынмагыз, сезгә
иң тәмле алма!
Кызый сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел икән:
– Үзе алма ди, үзе алма сузган була! – диде дә пырхылдап көлеп җибәрде.
Егет тә кушылды. Кыз алманы йөзенә якын китерде, ләкин авыз итәргә
ашыкмады. Яңагына терәде. Шул мизгелдә Сәләй кызның чәч бөдрәләре
белән уйнап искән җәйге җилдән көнләшеп куйды. Ә күзләре! Төпсез зәңгәр
икән. Керсәң, чыгармын димә бу күзләрдән.
– Сәләй Оренбурлы бу юлы кайсы итәк җиленнән исергән дип белик?
Һай, бу Сибгатнең теленә тилчә чыккыры!
– Карашыннан исердем, брамат! – Егетләр аерата кәефле чакларда
«такташча»лап сөйләшүне хуп күрәләр иде. – Кәгазь бимазалаудан тукта
инде син. Чынлап торып шагыйрь булып китүең бар, ләхәүлә!..
Сибгат, кыйгач кашларын җәеп, көләч күзләреннән яшь килгәнче
рәхәтләнеп көлде:
– Сиңа түзгән кәгазь миңа гына күнәр әле, һич кайгырма! Оренбурда
ук китап чыгарып килгән кеше бит син, карале. Әллә Казан шигырьдән
биздерде үзеңне, әллә кызлар...
– Оста барда телең тый ди, браматым. Шигырьне син яз инде аны, яме.
Минем мөһимрәк эшләрем дә бар. Бу юлы мин язмышымны язам, ахры... –
Сәләй дустына күз кысып, балкып елмайды.
Ә аның Рәмзиясе бик матур бии икән. Тулай торакның «кызыл
почмагы»нда үткән кичәләрнең берсендә берничә кыз белән татар халык
биюен башкардылар. Шул кичне Сәләй кызның исемен белде, шул кичне
тәү мәртәбә озатып куйды һәм зәңгәр күзләр чоңгылына үз теләге белән
әсир төшүен аңлады.
Яшь шомырт бөреләре салкын дөньялыкка чәчәк китергән бер кичтә,
алар гомерлеккә бергә булырга вәгъдә бирештеләр. Аңа кадәр кыз, егетнең
күкрәгенә башын салып, беркемгә дә сөйләмәгән серен чиште:
– Син минең хакта барысын да белергә тиеш. Шуннан соң да бергә
булырбызмы – анысын үзең хәл итәрсең, дустым – диде ул калтыранган
тавыш белән. – Мин Рәмзия Вәлитова түгел, чын фамилиям Баязитова минем.
Әткәем Гыйләҗетдин яклап алтын байлары Рәмиевләрнең туганы мин.
Аңлыйсыңмы?! – Кыз Сәләйнең күзләренә үтәли тишәрдәй туры текәлде.
Салкынча җил исеп куйды. Шомырт чәчкәләре үзара пышылдашып
тибрәлделәр. Егет сөйгәнен кочагына ныграк кысты да тирә-ягына
каранып алды. Дөнья тын иде. Дөнья шомырт исеннән исергән иде. Рәмзия
пышылдап кына сүзен дәвам итте:
– ...Әнкәем Зөһрә исемле иде. Аның әткәсе Галләметдин бабам да
хаҗи. Алай гына да түгел, унике авылда мәчет-мәдрәсә салдырган кеше.
Стәрлетамакта зур матур йортта, җитеш гаиләдә кадерле бала булып
туганмын мин. Ике абыем, энем бар иде. Ах, белсәң икән, Сәләй, ничек
бәхетле идек без! Бүгенгемдә ул рәхәт көннәр төш кебек кенә тоела... Дүрт
яшьлек чагымда энем, аннан газиз әткәем үлеп китте. Ике елдан әнкәем дә
өзелде. – Кыз тыенкы гына сулкылдап елый иде. – Олы абзыкаем Кадыйр
ул вакытта Казанда иде инде. Татар коммунистик университетында укый
иде. Әнкәебез җеназасына кайткач, кече абыем Кәрим белән икебез
ике ягына сарылып үкседек. Безне кая алып китәлсен инде ул бичара...
Детдомга урнаштырды. Детдомга илтер алдыннан, туган йортыбыздан
бөтенләйгә чыгып киткәнче, ишек-тәрәзәләрне бикләде дә болай диде:
«Сез Баязитовлар түгел, сез Вәлитовлар. Документта да шулай. Баязитов
дигән фамилияне онытыгыз, исегездән чыгарып ташлагыз. Кем сораса да,
сез – Вәлитовлар». Абый кат-кат әйтте. Детдомга барганчы юл буе эчемнән
генә «мин Рәмзия Вәлитова, мин Рәмзия Вәлитова» дип тәкрарлап бардым.
Яңа фамилиямне ялгыш онытып җибәрмәгәем дип курыктым.
– Абыйларың турында бер дә әйткәнең юк иде, Рәмзиям. Казандамы
алар?
– Әйе, Казанда. Казан зиратында, икесе дә... – Аның тавышыннан кабер
салкынлыгы бөркелгән кебек булды. Кыз инде еламый иде. Зәңгәр күзләре
каядыр бушлыкка, билгесез ноктага төбәлгән. Ничек таныш Сәләйгә бу
караш... «Бәгыренә боз урнашкан...» Сәләй үз уйларыннан үзе сагаеп
калды. Бәгырьгә боз урнаштыручы да, шул бозны эретергә сәләтлеләр
дә – кешеләр бит: замандашлар, дуслар, танышлар, туганнар, сөйгән һәм
сөймәгән ярлар... Кешеләр бер-берсенең бәгыренә боз атып уйныйлар да
шул уенны гади генә итеп «тормыш» дип атыйлар. Башка берәүнең кайнар
җанына туң йөгертергә тырышучылар гадәттә үзләре дә бәгырьләрендәге
боз салкыныннан интегүчеләр булмыймы икән. Алай дисәң, күкрәгендә
бер йомарлам боз йөртеп тә, гомере буе кешеләргә җылылык өләшүчеләр,
башкаларның күңелен җылытырга тырышучылар да бар бу дөньяда. Җир
җылылыгын, асылда, кояш түгел, әнә шундыйлар саклыйдыр. Шул рәвешле,
тамчылап-тамчылап, үз бәгырьләрендәге боз да эридер. Бәлки бердәнбер
җылыну чарасыдыр бу, дөнья туңыннан сакланып калуның бердәнбер
мөмкинлегедер. Сәләй дә бәгыренә боз урнашкан шушы ятим җанны
салкыннардан аралап, бәгыренә бөялгән бозны эретерлек итеп яшәргә
тиештер. Бәлки Рәмзия – аның коткаручысыдыр...
– ...Кадыйр абзыкаем берничә елдан Кәрим абзамны да Казанга алдырды,
Промэкономтехникумга укырга урнаштырды. Комсомол постында сакта
торганда атып үтерделәр минем Кәрим абзыкаемны, Сәләй... Аннан
Кадыйр... Аспирантура тәмамлады ул, Авыл хуҗалыгы институтында
эшли башлады. Миңа гел хатлар язып, җае булганда, Стәрлегә кайтып,
хәлләремне белешеп, ярдәм итеп яшәде. Утыз өченче елны «абыең үлде»
хәбәрен алгач, үзем ярым үлдем. Казанга җеназасына ничек килүемне дә
хәтерләмим. Туберкулез диделәр... Үләсен белгән, дусларына «сеңлемне
ташламагыз» дип әйтеп калдырган. Алар мине Казанда калырга, педагогика
институтына укырга керергә күндерделәр...
– Рәхмәт яусын аларга. – Егет кызның чәчләреннән үпте. – Алар миңа
бәхетемне юнәлткәннәр.
– Ә мин сине танышканчы ук белә идем. – Беркавым тын торгач,
күңелендә йөрткән йөктән котылгандай, күкрәк тутырып тирән сулыш алды
да егеткә ныграк сыенды кыз. – Институт коридоры стенасына билгеләрне
язып эләләр бит. Синең «бишле»ләрне кызлар белән шаккатып санап торган
идек. Кем икән бу «бишле»гә генә укучы Сәләй Вәгыйзов дип.
Егет елмаеп куйды:
– Их, бәгърем. Минем дә чын исемем алай түгел шул. Тугач та үз ата-
анам кушкан атым – Сөләйман Хәлиуллин...
Шомырт салкыны белән шомырт аклыгы тулышкан бу төндә, Рәмзиясен
озатып кайткач, Сәләй төш күрде.
...Ул калтыранган куллары белән китапка үрелде дә, чормага саран гына
саркылган көн яктысында «Мифтах әл-Коръән» дигән сүзләрне искәреп,
үрелгән кулы һавада асылынып калды. Бер мәлгә башы әйләнеп, күз аллары
караңгыланып китте, чигәсендә нидер сулык-сулык суга башлады, йөзе
кызышты. Ул, ярдәм эзләгәндәй, тирә-ягына карады. Торган саен куерган
төтен арасыннан иптәшләренең сыннары шәүлә сыман гына шәйләнә,
ул шәүләләр өй кыегыннан чорма түренә, чормадан кабат өй кыегына
туктаусыз кымырҗыйлар. Егет китап белән күзгә-күз иде.
Йорт кыегына җитәрәк кенә бәбәкләрен көн яктысына ачарга кыйды
ул. Көн каралып, шәфәкъ томаланган иде. Ихтимал, эңгердән өстәрәк, бик
күпкә өстәрәк ай кабынгандыр, әмма ул күккә бакмады.
Китап, саргайган ак канатларын соңгы кат җилпеп, аска очты.
Китап арты китап битләрен ялмап үрсәләнгән учак өстән аермачык
күренә иде, уты йөзне пешерә иде хәтта. Ялкын телләре шашып бииләр.
Менә берсе «әлиф» булып күккә үрелде, икенчесе – «ләм», өченчесе «мим»
сыман боргаланып сузылды...
Кинәт шул учак эчендә, китаплар өстендә һәм хәрефләр арасында
Рәмзиянең сыны күренде. Менә ул ялкын телләре белән бергә очынып-
очынып бии башлады. Китап битләрендәге хәрефләр, вак-вак көл
очкыннары булып, аның аксыл йөзенә, бөдрә чәчләренә куналар. Тик
Рәмзия аларны күрми, очынып-очынып бии, үзе Сәләйгә кулларын сузып
елмая, елмая... Сәләй аны учак эченнән тартып алмакчы булып үрелә, ләкин
хәрефләр, ялкын теле булып, Рәмзияне уратып алганнар. Алар, егетнең
кулларын өтә-өтә, күкрәгенә үрмәли иделәр...

(Дәвамы бар)

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев