Логотип Казан Утлары
Повесть

АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)

Инде урамга чыгып, нигезен дә җентекләп карасалар, отыры хәйран калдылар: турыдан-туры җир өстенә, фундамент-нидер казып мәшәкатьләнмичә, почмакларына гына зур валуннар салып һәм вак таш тутырып, утыртып кына куялар икән бураны. Кышын ничек яшиләр икән соң мондый йортта? Астан суык җилләр керми микәнни?

(Башыннан укыгыз)

3. Гафур исемен үзгәртмәскә булды

Ниһаять, поезд кичкырын романтик сәяхәтчеләрне Карел муентыгының үзәге – Выборг дигән искиткеч матур шәһәргә китереп җиткерде. Дөньяның һич башка җирендә булмый торган, фәкать биредәге «ак төннәр» дигән гаҗәеп табигать могҗизасын вагон тишегеннән аннан-моннан гына күреп калу бер хәл, ә менә аны ачык урында, киң мәйданда ашыкмый тамаша кылуы бөтенләй бүтәнчә икән ул. Һәрхәлдә, күпләр кичке эңгер-меңгердәге кебек гел караңгыланып торган вагон эченнән перронга чыгып басуга, әйле-шәйле көйгә, шәһәр өстендәге офыкка карап таң калдылар...

Ә анда кичке ал шәфәкъ бөтен күк йөзен камап, биләп алган. Менә-менә төнге караңгылык иңеп, җир өстен кап-кара пәрдә капларга тиеш иде кебек. Юк бит! Көн яктысы һаман сүнми, сүрелми генә! Шәфәкъ кызыллыгы дөрләп янмый, ул инде юашланган. Һавасы да эссе түгел, яндырып, көйдереп алмый. «Бу ак төн үзе кояшлы, якты көннең күләгәсе кебегрәк икән ул», дигән фикергә килде Гафур. Туган авылында җәйге челләдә кояш нурларыннан качып, бакчадагы сәрби куагы ышыгында китап укып ятулары келт итеп сагындырып искә төште дә. Кара, хәзер дә, төн булуга да карамастан, ак кәгазьдәге һәрбер хәрефне аермачык күрергә, танырга мөмкин икән ләбаса!

Гафур, бүтәннәр кебек үк, ак төннәр күренешен шулай гаҗәпсенә биреп, кәефләнеп тамаша кылган мәлдә, очкын күзле Шәриф перронда каршылаучы халыкның башлыча хәрби киемле кешеләрдән генә торуын эләктереп алган. «Ворошилов та монда микән, малай?» – дип, чын-чыннан дулкынланып пышылдаганда кайнар сулышы белән колагын пешерә язды ул дустының. Җитди чырайлы, кискен хәрәкәтле, нык адымлы гаскәриләрнең сынаулы, үткен карашлары әллә ничек кенә тәннәрне чемердәтеп, эчтән калтыратып куя иде. Әйтерсең лә күчеп килүчеләрне никрутлар кебек, биредәге ниндидер «ваенный чәсткә» чакыртып китерделәр. Мәгәр яңа гына инә-җептән төшкәндәй, үтүк эзләрен саклаган ыспай киемле бу кешеләр бик ерактан килгән кунакларга үзләре бик яхшы мөгамәләле кыланалар. Алай да кырыс итагатьлек белән эш итәләр.

Кызыл Таңнан һәм шуның шикелле Татарстанның бүтән авылларыннан килүчеләрне хәрби йөк машиналарына утырткач, станциядән биш-алты чакрымдагы зур гына утарга таба кузгалдылар. Кеше өстеннән командалык итмичә, боерык-әмер бирмичә бер генә минут та түзәлми, тынгы белми, ахрысы, бу хәрбиләр. Әллә нинди мөгез чыгармасалар, ашлары тамактан үтми, күрәсең... Иң алгы машинага ни өчендер яшьрәк ир-атны урнаштырды болар әүвәл. Аерылмас юлдашы гармунын иңенә аскан Галиуллага исә машина әрҗәсенең иң түренә менеп утырырга куштылар. Озата баручы көяз, кәттә яшь командир:

– Как фамилия?..

– Мухтаров.

– Ну-ка, Мухтаров, изобрази музыку! Песню «Если завтра война» знаешь? – диде дә, соравына җавап та көтмичә, көчле тавышы белән былтыр гына халык арасында киң таралган җырны башлап та җибәрде. Галиулла да сәләтле, задур1 егет икән: аның артыннан ул көйне чамалап, башын гармуны өстенә салып, аның белән киңәшләшкәндәй, күреген акрын гына тырт та пырт шыңгырдатып тартып торганнан соң, көйне бер мәлне ару гына уйнап алып китте! Шуңа кәефе килгән хәрби кеше гармунчыга, хуплагандай, елмаеп күз сирпеп алды да:

– Барыбыз да кушылабыз! – дип, җыр уңаена кулларын селтәштергәләп, янә әмер бирде. Ул көйне сирәк кенә радиодан-мазардан ишетеп кенә белгән сала кешеләре авыз эчләреннән генә мөңгерәшеп, күтәреп алгандай иттеләр. Аларга бүтән машинадагылар да кушылды. Бер генә тантаналы чара да җыр-музыкасыз узмый торган замана, нишләтәсең?! Биредәге гаскәриләр дә яңа җиргә күченеп килүчеләрнең җиңүгә омтылучан көчле рухын шулай алдан ук билгеле бер күтәренке, утлы-ялкынлы дулкынга көйләп, тигезләп куярга дигән мәгълүм күрсәтмәне үтәделәр булса кирәк.

1 Задур – диал. русларның задорный дигән сүзеннән. 

Ике катлы, галәмәт зур йорт янына (Финляндиягә качкан эре алпавытныкы, диделәр) килеп төшүгә, тирә-юньне күзләп, иснәп дигәндәй, танышып, озынозак юанырга ирек бирмәделәр мосафирларга. Хәер, кара урман эчендә күз карашы дивар булып күккә ашкан биек, төз, зифа агачлардан ары узалмый иде. Шулай тәшвишләнеп, зарыккан күк басып торганда, әлеге дә баягы, күпне күрүчән Шәриф кабат төртте Гафурның янтыгына. Күчеп килүчеләрдән дә, каршы алучылардан да читтәрәк куе сакал-мыекка чумган карт кешегә һәм үз яшьләрендәге малайга ымлап күрсәтүе иде Шәрифнең. Болар аталыуллы бугай. Шунысы сәер, икесе дә чабатадан. Өсләрендә туган якта чуваш авылындагыларныкы кебегрәк кызыллы-аклы бизәкләр белән чуарланган киндер күлмәкләр. Малайның җитүле саргылт чәчләре зәңгәр күзләренә үк төшеп аптырата. Кайдан икән соң болар?

Менә халык күче алдына гимнастёрка кигән, ялтыр-йолтыр күн итекләре баскан саен шыгырдап торган, искиткеч, эшлекле, һавалы гаскәриләр чыгып, өзек-өзек фәрманнар бирә дә башлады. Исемлек буенча гаилә башлыкларының исемнәрен атап, төркемнәргә бүлеп, хутор дигәннәренә билгеләп таратулары икән. Бер-берсеннән, апасы сеңлесеннән, кодасы кодасыннан, җизнисе кайнешеннән аерылып калмаска, бер үк командага эләгергә тырышып, өзгәләнеп каушаудан бәхәс, ыгы-зыгы, тавыш-гауга булып алды. Рамазан абзый белән тагын берничә гаилә өлешенә Выборгтан берничә чакрымдагы Марасельга дигән дүрт-биш йортлы авыл кәмәше туры килде. Шәриф дустын әти-әнисе белән башка хуторга аерып җибәрүләренә бик күңелсезләнде Гафур. Бүтәннәрдән исә кем кая эләккәндер: анысын хәтерләп, күңелгә бикләп өлгермәде. Хәер, эшелоннан төшүгә, өлкәннәрнең әңгәмәсен колак артларына гына озатты бала-чага. Почык борыннарның аларда эше юк, күңелләрен татлы төшләргә генә керә торган яңа җирләрне күрү тәэссораты, шатлыгы басып алган иде. Тоташ ак төннәр яктысында вакытны әрәм-шәрәм итеп, йокы-мокы белән әллә ни мәшәкатьләнеп торасы юк икән бит монда! Ура! Төне буе уйнарга, тагы әллә ниләр эшләргә була зурлар йоклап киткәч...

Марасельга дигән авылга махсус йөк машинасына салып җибәрмәгән вак-төяк букчаларын күтәреп, тирләп-пешеп барып җиткәннән соң, янә аталы-уллы теге икәүне очраткач, гаҗәпләнүеннән сызгырып куйды Гафур. Ничек алданрак килеп ирешкәннәр диген? Үзләренә генә мәгълүм урман сукмаклары белән, күрәсең. Шушында ук алачык сыман алама гына ызбада яшәп яталар, диме... Ә Рамазан абзый белән Садыйк абзыйларның, тагын кемнәрнең дә бәхетенә хуҗалары әле генә ташлап чыккандай төзек, һәйбәт йортлар насыйп булды. Каралты-курасына хәтле сугыш шаукымыннан ни могҗиза беләндер исән-имин калган. Абзарга Миләшне кертеп япкач, бер дә ятсынып тормады хайванкай, гүя бу шәп араннан беркая да китмәгәндәй, алдына куелган печәнне тәмләп кенә күши дә башлады.

Рамазан абзыйныкылар, шаулашып, өйгә үттеләр, әмма чит йортка бәреп кергән күк уңайсызланып, бусага төбендә үк кыяр-кыймас туктап калдылар. Чын хуҗалар менә-менә үзләре килеп керерләр кебек иде. Шулай булмыйни?! Зур өстәл, киң эскәмияләр, сандыклар анда-санда таралып ятмый, һәркайсы үз урынында, пөхтә килеш тора; киштәләрдәге пыяла савыт-саба чип-чиста, тузан да кунып өлгермәгән. Болын кадәр киң, биек түшәмле йорт иде бу... Ишекнең сул ягында зур мич, өстендә ике-өч кеше рәхәтләнеп йоклый ала. Бердәнбер бүлмәнең иркенлеге тагы!.. Бүлсәң, тагын шундый ике-өч бүлмә чыгарлык. Яңа хуторда, инде үзебезчә авылда дисәң дә була, Рамазан абзый, тәүге тәҗел эш итеп, шуның чарасын күрүдән башлады да.

– Сөбханалла, эх тә итми тагын йөз ел торырлык ызба бу! Нинди алтын куллар салган моны? – диештеләр авылдашлары, тел шартлатып.

– Тагын ике йөз ел диген! Венецларын карагыз сез аның, венецларын! – диде куанычтан авызын җыя алмыйча, бу мактаулардан күңеле булган Рамазан абзый.

– Колач җитмәс, түм-түгәрәк нарат бүрәнәләре бит!

Инде урамга чыгып, нигезен дә җентекләп карасалар, отыры хәйран калдылар: турыдан-туры җир өстенә, фундамент-нидер казып мәшәкатьләнмичә, почмакларына гына зур валуннар салып һәм вак таш тутырып, утыртып кына куялар икән бураны. Кышын ничек яшиләр икән соң мондый йортта? Астан суык җилләр керми микәнни?

Зур мичен ягып җибәргәч, өй эче май кебек җылы була, дип тынычландырдылар каршы алучылар. Баз капкачын ачып, идән такталарының калынлыгын юри шырпы кабын куеп үлчәгәннәр иде, алар шул тартмадан да ике тапкыр киңрәк булып чыкты. Һич тә җил-мазар үтәрлек түгел! Аннары инде качкын халыктан калган биналар канәгатьләндермәгән очракта, үзегез теләгәнчә яңасын төзеп керү мөмкинлеге бар; әнә, урман өстегезгә авып тора, дип тә өстәделәр җирле түрәләр.

Иң әүвәле эшне яңа җирдә яңа колхоз оештырып җибәрүдән башладылар. Беренче җыелышта олысы-кечесе катнашты. Балаларга да файдасы тисен, бөтенесен күреп-белеп үссеннәр, гыйбрәт, үрнәк алсыннар дигән изге максат белән эшләнде инде монысы. Рәисен, идарәсен сайлау шома гына үтте, каршылык-киртә булмады. Ә менә колхозга исем кушканда, һич көтмәгәндә, маңгайга-маңгай килүчеләр табылды. Берәүләре туган якларындагы колхозның элекке атамасын калдырыйк дип бара, икенчеләре бүтәнне тәкъдим итә, өченчеләре... Колхоз составына әүвәлге күрше авылныкылар да кергәч, фикер аермалыгы булмыймыни соң? Каты кызган бәхәсне, утка су сипкән күк, «пышт» итеп сүндерергә «Кырт» Нурулла абзыйның бер-ике кәлимә сүзе җитә калды:

– Күрегез әле, авылдашлар, якташлар, нинди матур көннәр, якты төннәр каршылады безне! – дип елмаеп, ерактан башлады ул сүзен, гаҗәеп якты ак төннәргә дә ишарәләп. – Безнең өчен үтереп биргән бит бу! Әгәренки, әйтик, эшеңне көндез, якты күздә төгәлләп бетермәсәң, кырт итеп төнлә очларга була, ә? Тирә-ягыбыз ничек балкып тора, тоташтан яктылык эчендә яшибез ләса. Шуның өчен, колхозыбызга «Балкыш» дигән исем кушыйк, дим!

Аның тәкъдимен бертавыштан кабул иттеләр. Дөрес, авыз еручылар да күренде. Алары Нурулла абзыйның сүз сөрешендә җае килгән саен «кырт итеп»не яратып, еш куллануын мәзәк итүләре инде. Күмәк хуҗалык оешып, турыдан-туры нәчәлникләр, җаваплы хезмәткәрләр ачыклангач, һәркем ныклап урнашу, тамыр җәю чарасына кереште.

Татар халкында шулай гадәтләнгән инде, китте шуннан соң өмәләр чакырып, бер-берсе белән ярыша-ярыша ызба күтәрүләр, каралты-кура салулар. Тегендә-монда өелә башлаган буралардан ап-ак йомычкалар очып кына тора да, тирә-юньгә нарат сагызының хуш исе тарала. Менә дигән таза йортлар өлгертте Татарстан тумалары. Авыл советы әлеге алпавыт сараенда, МТС идарәсе белән янәшә урнашты. Аның тирәсенә – колхоз идарәсе, клуб, кибет укмашты. Мәктәп биналарын яңабаштан төзеп куйдылар. Чөнки вакытлары җитәрлек, әлегә «Балкыш» исемле яңа колхозда әллә ни зур эш күренми. Язгы чәчү тәмамланган чакка тып итеп килеп төштеләр бит. Аның каравы, яшелчәчелектә, урманчылыкта эш ел әйләнәсе бетәсе түгел.

Мондый вакытлы «хөррият» ат арбасының бишенче тәгәрмәче булып Кызыл Таңнан ияреп килгән Халикъка җитә калды булса кирәк. Үз мәнфәгатен генә алга сөрүе килүгә әчегән камыр куәсе кебек кабарып бәреп чыкты ата ялкауның. Уртача гына, җыйнак йортка әзергә бәзер булып кереп утырдылар да хатыны белән, өненә яшеренгән әрлән төсле, кешегә күзенкашын күрсәтми генә өендә эшсез ята бирә бу, юл чыгымына бирелгән акчага кәеф-сафа корып. Ә бит нәрәт буенча, яңа ызба салучылар өчен өмәдә хәл кадәри һәркем катнашырга бурычлы. Халикъ исә: «Ник тыңкыш Гайфи өчен чиләним, ди, мин? Үзе соң авылда чакта миңа булыштымы?!» – дип тартыша, «Ничек ял итәргә – минем пырава!» – дип күкрәк кага... Идарә утырышында кара тиргә батырганчы пешерделәр үзен.

– Безнең йөзгә кызыллык китерүгә юл куймабыз! Монда син генә түгел, безнең, бөтен татарларның кем икәнлеге сынала. Кара аны, соңгысы булсын! – диделәр, эшсез селкенеп йөрүенә, «яшел елан» белән дуслыгына ишарәләп. Шуннан соң майланган кебек булды Халигың.

Бу күңелсез вакыйга биредәге ак төннәрдән тыш, тормышның караңгы, кара яклары барлыгын да искәртте колхоз җитәкчеләренә. Андыйлар белән итәк-чабуны җыебрак, катгыйрак сөйләшергә кирәк икән. Бала-чага түгел, аңламасалар – кискен чаралар күрергә. Ник дисәң, район җитәкчелеге дә, күрше хуҗалыклар да бер-берсен күз уңында тоталар, план-заданиеләрнең үтәлешенә җаваплылык көчле. Берәр чатаклык килеп туса, кайсы яктан, кайсы төбәктән килгәннәрен телгә алып, искә төшерәләр иң әүвәл.

Уңган, тырыш, булдыклы халыкны биредә дә хөрмәтли, ихтирам итә беләләр икән үзе. Андый кешеләрнең абруе зур. Әнә Гайфи абзыйның улы гармунчы Галиулла килеп төшкән көнне үк хәрбиләр каршында үзен шәп кенә күрсәтеп өлгерде. Шуңа күрә клубка мөдир итеп кемне куйсыннар инде? Үзе музыкант, үзе җырчы егетне, әлбәттә! Асылда ачык-уйнак йөзле егет инде сөйгәненнән аерылу хәсрәтеннән айный төшкән кебек күренә. Әллә инде үзенә тапшырылган мәдәни-агарту эшенә кайгыдан арыныйм бераз, онытып торыйм, дип чатыр ябышты?! Кай ара үзешчәннәрне табып, үз янына туплап өлгергән диген. Концерт-мазарын хәтта Выборгның үзенә барып та куйгаладылар. Һәвәскәр гармунчылар смотрында һич көтмәгәндә беренчелекне Гайфи улы Галиулла Мохтаров яулап куймасынмы! Бик мактадылар, күтәреп кенә йөртмәделәр үзен.

Көз җиткәч, кем әйтмешли, лаеклы егетнең армия сафларына алынуы күпләр өчен аяз көндә яшен суккандай булды. Түрә-караны да ике кулсыз калдырды ул. Хәер, Галиулла, шәхсән үзе, быел көзен армиягә китәчәген авылдан ук чамалап килгән булган икән. Ә нәрсәсе гаҗәп? Яше җиткән, буе-сыны белән гөрнадир! Дөньялар бозылып торганда, Ватанны Галиулла кебекләр дә якламагач, кем якласын?..

Шулай да Галиулла абыйсы гаскәри хезмәткә киткәч, күңеленең бер чите кителде сыман Гафурның. Ул бит аның вакыты бераз иркенәя төшкәч, үзен гармун уйнарга өйрәтүен үтенергә дип ниятләп кенә йөргән иде. Алданрак серен чишәргә базмады. Эх, туры килмәсә дә килми икән! Галиулла абый да китте, гармун да китте. Мактау нотыклары сөйләп, зурлап озаттылар шөһрәт казанган музыкантны! Якты эз калдырып, татарлар данын ишәйтеп китте бу ят җирдә. Гафур көләч, чибәр егетнең сынын-сурәтен, саубуллашканда, поезд тамбурында елмаеп басып торган, башына уртасында тимер төймәле, әллә ничә ялгаулы рус кипкәсе, аягына теш порошогы белән агартып торган брезент ботинкалар кигән, яшел гармунын иңенә аскан килеш кенә искә төшерә торган булды... Бүтән бала-чага да «Галиулла абый» дип өзелеп тора иде шул.

Балалар дигәннән, хәзергә иркенлектә, хозурлыкта, болын, урман итәгендә рәхәт чигә алар. Аякларына тышау салырга, яисә эш-хезмәт тәртәсенә кертергә иртәрәк иде әле... Гафур үзләре килеп урнашкан торак пунктының һәр почмагын беренче көнне үк айкап чыкты. Теге сәләмә ызбада гомер кичерүче кешеләрнең кемнәр икәне дә ачыкланды. Рамазан абзый сөйләп торды: карел дигән җирле халык кешеләре, ата белән аның улы икән болар. Өлкәне Блади исемле, русларның Владимирына тартым. Алар икесе дә әлеге фин баеның утарында батрак хөкемендә торганнар. Безнекеләр килә башлагач, җирле власть халыкны, кем булуына карамастан, Финляндиягә көчләп күчергәндә, урманда качып калганнар, ди. Чөнки Блади аганың олы улы кызылармеец икән. Шуны чишкән булсалар, финнар асып кына куялар иде үзләрен.

Беркөнне Гафур әлеге карел малаен урманнан кайтканда очратты. Кулында озын чыбык. Кармак таяклары?! Әллә инде балыкка хәстәрләнүе моның?.. Бу хәл юл сәфәрендә йокымсыраган балыкчы дәртен кыздырып, котыртып җибәрергә сәбәп булды. Гафур һич икеләнеп тормады, тегенең каршына ук килеп басты. Ул да барган җиреннән шып туктады. Бер дә йомыкыйга охшамаган озынча йөзле карел малае. Кызыксынулы, тере зәңгәрсу күзләре белән кирәгендә кешегә туп-туры карап торучан икән. Аларда ниндидер эчке көч-куәт, үҗәтлек талпынуы сиземләнә... Икесе дә, күзне-күзгә төбәп, көлемсерәгәндәй, тик басып тора бирәләр. Ә нишләргә ди тагын? Нинди телдә аңлашырга соң? Гафурның русчасы ипи-тозлык кына. Тегесе аны бөтенләй белмидер. Ярый әле, Блади абзый ярдәмгә ашыкты. Ул русча аз-маз гына сукалый иде.

– Как тебя зовут? – дип сорады ул. Малай «Гафур» диюгә, моңарчы ишетелмәгән татар исемен теле белән әйләндереп әйтергә кыенсынды, ахры, карт, шул исемнең руслардагы якынча аваздашын исенә төшерепме, «Гриша, значит?» – диде. Әйтергә җайсыз дигән булып, үзенең атын шул рәвешле бозып үзгәртүдән баш тартты Гафур. Тел сындырырлык түгел бит инде аның исеме алай да. Аннары «Гриша» дип кушарга аның хәтле үк бәләкәчмени Гафур?! «Нит!» – диде ул, – я – татар, я – Гафур! «Безнең татарча шулай», – дип тә өстәде. Моны ишеткәч, Блади абзый елмаеп килеште тагын. Улының атын исә сузып кына «Ваассила», – диде. Бу бит русларның Василий дигәненә охшап тора! Кызык икән!..

Малайлар икәүдән-икәү генә калгач, киеренкелек йомшарып, үзара мөнәсәбәттә җиңеллек тойгач, бер-берсенең күкрәгенә төртешеп, көлешәкөлешә исемнәрен кабатлап әйтештеләр. «Га-а-ф-фур,» – дип, авырлык белән генә ермачлады карел өммәте. «Ва-а-силы-ы,» – дип сузып әйтергә тырышты да Гафур, алай килеп чыкмагач, көтмәгәндә саф татарча: «Васыйл», – дип чатнатып әйтте. Монда һичнинди дә хилафлык юк: карелның Ваассила дигәне безнеңчә Васыйл кебегрәк яңгырый икән бит! «Васыйл», – дип, үзе дә сынап карагач, ризалыгын белдереп, елмаеп, баш какты ачык йөзле, эчкерсез табигатьле карел баласы.

Һәрхәлдә Гафур ничектер бик тиз ошатты, үз итте авыр исемле ул малайны. Исеме дә безнең «Васыйл»га аваздаш, тәңгәл килгәч, күңеленә аеруча якын булып китте ул. Үзе өчен генә Васыйл дип атарга күнекте хәтта. Ваассила-Васыйлларның тәбәнәк кенә өйләренә тартына-тартына гына кереп чыккач, инде кунак ашы – кара-каршы, дигәнне шартына китереп, «әйдә» дип кул изәп, үзләренә чакырды. Өйдә әнисе белән Фирая апасының тиктормас сөйкемле кызы Ләйлә генә иде. Биш-алты яшьлек кызчык таныш булмаган малай килеп кергәч, алдына килеп басты да, алсу күлмәк итәген бөтерә-бөтерә, ятсынмыйча, аңа текәлеп карап тора башлады.

– Кызым, кунакны табынга чакыр! Бергәләп чәй эчәрбез, – диде Өммегөлсем апа ачык йөз белән. Ләйлә малайның кулыннан тотып, өстәлгә таба тарта башлады. Тегесе карыша. Күмәкләшеп, кыстый-кыстый, көчкә утырттылар аны чәйгә. Элеккеге батрак баласы үткән тормыш кануннарыннан арынып бетмәгән иде әле. Аның белән таныштырганда, ана белән улы арасында җиңелчә генә аңлашылмаучанлык та булып алды.

– Улым, туктале, ник син аны Васыйл дип атыйсы-ы-ң ул? – дип гаҗәпсенде әнисе, җиңелчә шелтәләгәндәй.

– Әй, әни, исеме әйтү өчен авыррак бит аның. Аннары Васыйл исеменә үзе дә ризалашты... – дип котылмакчы булды Гафур.

Әмма Өммегөлсем апа Гафурның хатасын үзвакытында төзәтүне кирәк тапты һәм самавырдан чынаякларга хуш исле чәй агыза-агыза, кешеләр белән үзара мөгамәләдә тормышның язылмаган кагыйдәләрен телгә алды:

– Адәм баласының исеме-аты бер генә була ул, улым! Әйтергә җайсыз, миңа ошамый дип, үзең теләгәнчә боргалап, бозып атарга ярыймы соң кеше исемен?! Телең әйләнәме, юкмы, чын исеме белән әйтергә тырыш син аны... Әнәтерәк, безнең күрше Михайловка авылындагы ...әтиеңнең дусты – тегермәнченең исеме м-м... кем әле... әйе... Бронислав иде. Атаң аны бер дә телгә җиңел булсынга, татарча «Барый» дип йөртмәде. Ул да әтиеңнең исемен Роман, яисә Микулай димәде, үзгәртмичә «Рамазан» дип, авызын тутырып әйтә торган иде мәрхүм... Төрле халыкның бер-берсенә хөрмәте, ихтирамы шулай була ул ...

Бу вакытта Ваассила ана белән бала арасында ни турында сүз барганын аңлаган кебек, кирәге чыгар дигәндәй, чит телдә сөйләшүне күңел биреп тыңлап утырды, бер дә уңайсызлык кичермәде бугай. Шулай ук үзенә дикъкать йомшарудан файдаланып, мыштым гына ашамлыкларга да затсызланып үрелмәде, кагылмады. «Ятим бала икәнлеге әллә кайдан күренеп тора», – дип бәгыре киселде Өммегөлсем апаның, Ваассила әнисенең сугыш вакытында үлгәнен исенә төшереп. Аннары:

– Кара, балакаем, бигрәк арык. Әнисе булмагач, ашау ягы да рәтле түгелдер, – диде дә тиктомалдан гына бәреп чыккан күз яшьләрен, самавыр артына яшеренә төшеп, сиздерми генә, сөртеп алды. Үзе табын сыен әледәнәле кунак каршынарак күчереп куюдан бушамады...

– Син, улым, сорап кара әле, «әни» сүзе ничек була икән аларда? – дип, балаларча беркатлылык белән улына дәште ул утыра торгач. Әйтерсең лә Гафур күп тел белә дә, әйтерсең лә аңа, тылмач сыман үзебезчәгә аудару – ике акча – бер тиен. Үзе үк хатасын абайлап, өйне яңгыратып көлеп җибәрде Өммегөлсем апа. Аңа бәләкәй Ләйлә белән Гафур да кушылды. Ваассила да ихлас елмайды. Һәм һич көтмәгәндә, Өммегөлсем апа ягына борылып, үз телендә «моама» (безнеңчә «әни» була инде) диде дә тавышы калтыранып, җәтрәк башын түбән иде.

– И мескен, мама, диме? Газиз әнисен исенә төшерде бугай. Без дә инде... күңеленә тиеп, әллә ниләр сорап торабыз, – диде Өммегөлсем апа, уңайсызлануыннан нишләргә белмичә, кунакны янә кыстарга кереште.

Бераздан пырдымсыз Гафур, әле генә әнисе кисәткәнне исеннән чыгарып, «Сезнеңчә ничек була?» – дип, Ваассилага ипи телемен тотып күрсәтте. Ваассила, сорауның мәгънәсен шундук эләктереп алып: «Лейбэе» – дип җавап кайтарды.

– Әни, карале, ул сүз дә безнеңчә яңгырый икән ич! Лейбә! Безнең «Ләйлә» төсле ишетелә, – дип бик шатланды Гафур. Аннары, шуның шикелле яңалык ачу дәртенә бирешеп, кызулык белән:

– «Сәлам» ничек була? – диде. Аңлаешлы булсын өчен, сәламләгәндәй уң кулын күтәреп, болгап торды хәтта. Моны инде Мәнди анасы да аңларлык иде. Ваассила, киң елмаеп: «Сялам?!» – дип кайтарып сорады һәм аның карел телендәгесен: «Тербех!» – дип җаваплады. Күрәсең, татарча, интернациональ сәламләү сүзен каядыр ишетеп калган зиһенле малай. «Тербех»не исә ана белән ике татар баласы күңелләрендә бикләргә тырышып, үзалларына еш-еш кабатлап тордылар. «Тормыш»ның аларча «Эло» дигәне ятлауга аеруча ансат булып чыкты.

Үз өендәгедәй самими җылылыкны тоеп, бөтенләй үк үзләшеп, кыюлана төшкән кечкенә карел үз чиратында «Куибо он синун ними?» («Синең исемең ничек?») – дип, бәләкәй Ләйләгә иелә төшеп, аның аркасына кагылып алды. Бу сүзләрнең кызчыкның исеменә бәйләнешле булуы сизелә иде. Сабый, авызыннан тәмле кәнфитен алып торып, үз исемен шартлатып әйткәч, уртак сөенечтән тагы көлешеп алдылар.

Менә шулай гөрләшеп утырганда, Рамазан абзыйның да кайтып керүе табынны бөтенләй ямьләндереп җибәрде. Аның җыйнак мыек астыннан нидер әйтергә теләве сизелә, иреннәре читендә елмаю кунган иде. Чыннан да, кулларын юып килеп утыруга:

– Быел яңа мәктәп ачыла! Үзебезчә, татарча укыячаксыз. Җәй буена тырай тибеп ялыккансыздыр, – дип, берникадәр Гафурга төрттереп, куанычлы хәбәр җиткерде. Аны ишетүгә, яраткан абыйсыннан һич тә калышмаска тырышкан Ләйлә:

– Минем дә мәктәпкә барасым килә! – дип көйсезләнде, уртак игътибарны үзенә яулап. Рамазан абый аны итәгенә алды:

– Сиңа анда барырга иртәрәк шул әле. Әлегә балалар бакчасына йөрерсең, яме, кызым! Тагын биш-алты көннән ул да эшли башлый, – диде. 

Бу Ләйләнең кулларын чәбәкли-чәбәкли, шатланып-көлеп, идәндә тыпырдып биюенә сәбәп булды.

Шау-гөр килү, күңелле чыр-чу, уен-көлке моның белән генә бетмәде әле. Гафур Ваассила дустының гел чабатадан йөрүен әнисенең колагына пышылдап өлгергән икән. Әнисе сандыгыннан шундук ялтыр-йолтыр килеп торган, кызыл эчле өр-яңа галошлар тартып чыгарды һәм аларны, Ваассиланың ай-ваена карамыйча, чебиләнеп беткән аякларына үзе кидереп карады. Таман гына иде ул карел малаена. Бу табигать баласы, һәммәсеннән дә кадерлерәк әйбер тоткандай, бүләкне күкрәгенә кысты да, үзләренчә рәхмәт әйтеп, тизрәк өйләренә чапты. Әтисеннән сөенеч алу өчендер инде. Аның артыннан Гафур белән Ләйлә дә тышка атылдылар. Ата белән ана бәхетләре ташыган балаларга елмаешып карап калды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев